Хәл бу ки (дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

Автограф

Машина безне башта узып китте. Аннары артка чигеп туктады. Ярар, мин,

Аллаһның рәхмәте төшкән чакта гына тукланып-туенып йөрүчән студент,

үтә күренмәле булыйм да, ди. Әмма Ркаил абыйны ничек абайламый калырга

мөмкин соң? Ул зур. Ул Казанның теләсә кайсы почмагыннан күренеп тора.

Бүген Аксубайда Хәсән Туфанның юбилеен уздыралар.

Без шунда кайтмакчы.

Атна уртасы булганга, баш мөхәррир мине әүвәл җибәрергә теләмәде.

Үземнең «Идел»гә урнашкан чагым гына. Артык әрсезләнә алмыйм. Уңайсыз.

Аңа Ркаил абый шалтыратты. Нәрсә дип сөйләшкәннәрдер, белмим. Озакламый

мине төп кабинетка чакырдылар.

– Синең анда барасың киләме соң?

– Килә.

– Белмим инде...

Мин мәсьәләнең төбенә төштем. Баш мөхәррир минем авыздан Ркаил

абыйга «юк» дип әйттерергә тели иде: әнә, үзе бит, янәсе...

– Бик барасың киләме?

Кабинетта авыр тынлык урнашты.

Хәсән Туфан бит ул! Мин бүген шигырь язу серләрен аннан өйрәнәм.

Иҗатындагы адәмидән алып галәмигә кадәр үстерелгән фәлсәфәгә төшенергә

тырышам. Аның гади дә, шул ук вакытта, яңа да, көтелмәгәнчә тирән дә

образларына, тел-сурәтләү чараларына сокланам. Миңа аның әбизмнар

 белән

саташуына кадәр якын! Мин шундый ук абруй казанырга, шундый ук зур

шагыйрь, шундый ук ап-ак чәчле, ап-ак җанлы ил карты булырга хыялланам.

Уртадагы уналты еллык сөргенен сикертеп кенә, билгеле...

– Ярар, алайса, – диде баш мөхәррир, авыр сулап.

Ркаил абый утыруга тау кадәр машина чүгеп куйды. Бәй, монда миңа урын

юк икән бит! Рульдә – Миргалим абый, янәшәсендә – хатыны Роза апа. Артка

туфанчы-галим Мәсгуд абый белән ниндидер юлаучы хатын урнашкан.

– Багажникка утырсаң гына инде, – диде йөртүче. – Анда утыргыч бар.

Миңа ул вакытта һич нигезсез тәкәбберлек хас иде. Мин һаман да

тәкәббермен, билгеле. Әмма хәзер аның нигезе бар бит.

Багажникка? Үзем теләп? Булачак зур шагыйрь килеш?

– Утыр, – диде Ркаил абый коры гына. – Хәсән Туфан ай буе смертниклар

камерасында да утырган әле.

Шулай итеп, күндерде ул мине.

Ул, гомумән, кешене тиз күндерү сәләтенә ия.

Аның белән танышуыбыз да сәер булды.

Казанда тәүге елым иде. «Идел» журналына берничә шигырь китердем.

Берәр кайчан бу басмада эшләрмен дигән уем да юк әле! Кая! Монда – зубрлар

гына. Якын килерлек түгел. Редакция тулай торактан кул сузымында булганга,

һич югы ишекнең кайсы якка ачылганын белеп кайтырмын, дип тәвәккәлләдем.

Җәйгә узмакчы айның җомга киче иде бу.

Мөштәри урамындагы борынгы бинада минем «Исәнмесез!»гә кайтаваз

гына җавап бирде. Бүлмә саен шакып киттем. Һәркайда бушлык, тынлык.

Мур кырганмыни?! Биек түшәмнәр. Таш идән. Акшарланган дивар буйлап,

кан тамырлары сыман зәп-зәңгәр ярыклар сузылган.

Мин үземне бер мәлгә Дию сараенда дип хис иттем. Җир астында.

Коридорда кабер салкынлыгы иде. Артымнан шыпырт кына килгән шомлы

җил мине ялап узды. Почмактагы бүлмәдә урындык күчкән тавыш ишетелде.

Иленнән тартып алынган гүзәл патша кызы шунда качырылса гына...

Гүзәл патша кызы Искәндәр Сираҗи булып чыкты.

Гозеремне аңа аңлаттым. Чалбар кесәсеннән дүрткә бөкләнгән дәфтәр

битләрен чыгарып салдым. Ул, күз йөгерткәннән соң:

– Бара бу! – диде. – Икенче юлы машинкада җыеп китер.

Шулай итеп, редакция халкының график дигән нәрсә белән санлашмыйча

яшәвен белдем. Алар ял көннәреннән чәршәмбедә генә чыгып җитә, ә

пәнҗешәмбедән янә ял көннәренә керә башлый икән. Сираҗи, озаграк җыена

торгач, бу юлы җомгага гына килеп өлгергән.

Икенче баруымда алар арткан иде инде. Искәндәр абыйның каршысына,

кояшны каплап, зур гына, төксе чырайлы, бик тырышып карасаң, таныш

чалымнары чамаланган җитди зат урнашкан иде. Аның астындагы кәнәфинең

мөшкел хәлен күреп, мин гомеремдә беренче тапкыр җансыз предметны

кызганып куйдым.

– Кукмара районыннан, – дидем танышканда. – Безнең авыл Киров өлкәсенә

терәлеп тора...

Искәндәр абый минем бая калдырган кәгазьләрне теге затка сонды.

Болай да бетәшкән кулъязмалар аның симез бармаклары арасында бөтенләй

кызганыч иде. Ул кашларын җыера төште. Әле бер күзен, әле икенчесен кысып,

шигырьләргә караш ташлаганнан соң:

– Син ритмны ишетмисеңме әллә? – диде.

– Ишетәм.

– Алайса, мин ишетмим инде.

– Махсус шулай... ике төрле үлчәмдә яздым. Строфа саен берсе кабатлана.

– Строфаны беләсең? – диде ул, мине бүлдереп. Аның кашлары, маңгай

җыерчыкларын узып, өскә менеп алды. Бу җөмләнең асылына шактый соңрак

төшендем әле: ул мыскыллауны да мактау сүзенә охшатып әйтә белә икән.

Билгесез зат икенче битне алды:

– Чәнечкеле чия буламы?

Моңарчы дәшми торган Искәндәр абый түзмәде:

– Чәнечкелесе дә була инде, – диде, мине яклап.

Шикле адәм янә кәгазьгә күз ташлады:

– Һәм шул, кулыңны сузсаң, тәнне ертамы?

– Чәнечкеле булгач, ерта инде, – диде Искәндәр абый.

Теге кеше миңа текәлде. Аның күзенә боз утырган иде. Кәнәфидә

урынлашканга, үзе миннән тәбәнәгрәк. Шул килеш тә өстән аска карап

сөйләшә. Оятсыз затның шәхесен ачыкларга теләп кенә:

– Абзый, син кем соң? – дип сорадым.

Шулвакыт миңа саңгыраулык сукты гүя: дөнья кинәт телдән язды. Күрше

бүлмәдә бертуктаусыз шакы-шокы компьютерга баскалаган корректор апа да

тынып калды. Тораташтай каткан кулда минем дәфтәр битләренең тыпырчынуы

гына ишетелә иде. Бераздан, түзмичә, кәнәфи ыңгырашты. Искәндәр абый

шул мизгелдә үк, тынлыкны төбе-тамырыннан ватышлый, миннән ваз кичте:

– Ркаилне белмәгәч, бу, чыннан да, Киров урманыннан чыккан инде!

Берәр айдан соң мин Изге Болгар җыенына бардым. Анда, барча матур

сыйфатларына өстәп, якташым да булган Газинур абый белән таныштым. Бер

сәхнәдә чыгыш ясадык. Алкышлар алдык. Шунда ул үсендерергә теләпме:

– Син бу шигырьләреңне Ркаил абыеңа күрсәт, – диде.

– Күрсәттем инде, – дидем мин, авыр көрсенеп.

Дөресен әйткәндә, ул кешене башка һичкайчан күрмәсәм дә, риза идем.

Әмма озакламый бергә «Исхакый укулары»на кайтырга туры килде.

Барганда, күрешеп үттем. Яуширмәдә бер-ике сүз алыштык.

Табигатьнең иң ямьле чагында ачык һавада уздырылган чын бәйрәм иде бу.

Казаннан килгән кунаклар ат уйнатты. Без, яшьләр, чара тәмамланыр алдыннан

гына сәхнәгә мендек. Таралыша башлаган халыкны үзебез язган югары поэзия

үрнәкләре укып озаттык. Шигырьнең яртысына җиткәндә, минем микрофонны

сүндереп куйдылар. Үзалдыма сөйләнеп бетерәсе булды.

Казанга кайтканда, Ркаил абый автобусны тиз арада иярләп алды. Һичкем

аңа каршы әйтергә, аның гегемониясенә дәгъва белдерергә базмады. Без,

яшьләр, мохтарият хокукында, арткы утыргычларга – чик сызыгына сыендык.

Бераздан Ркаил абый, бөтен биләмәсен сискәндереп, бар куәткә минем исемне

кычкырды:

– Кил әле!

Янәшәмдә утырган яшьтиләрне шом басты:

– Барма.

Әмма чакыручының тавышы гайрәтлерәк иде:

– Кил, дим!

Ул һич уйламаганда-көтмәгәндә... иңемнән кочып алды.

– Менә, – диде, – күрегез, өр-яңа шагыйрь... Чын шагыйрь!

– Яшьләрне бозма, – диде аксакалларның берсе.

Ләкин җавап һичнинди бәхәскә урын калдырмады:

– Мактау-сүгүне күтәрмәслек булгач, безгә нигә ул? Димәк, чын шагыйрьлеге

шуның кадәр генә. Аяк астында буталып йөргәнче, тизрәк бозылуы яхшы.

Соңыннан белдем: вакытында Туфан Миңнуллин бу сүзләрне аның үзенә

карата әйткән икән.

Әллә кайдан гына пластик шешә барлыкка килде.

– Мә, су эч, – диде Ркаил абый. – Син боз ялау яшеннән узган инде.

Әүвәл икеләнеп калдым.

Ул, бер күзен кысып, серле генә елмайды:

– Яуширмә суы!

Аннары уртлап куйдым.

Су җылынган иде. Шуңа күрә авыр китте.

– Әйдә, шигырь сөйлә!

– Сөйләмим, – дип кырт кистем. Һәм үз урыныма барып утырдым.

Шигырь сөйләү теләге һәрвакыт бар миндә югыйсә. Нигә күнмәдем соң?

Белмим. Һич сәбәпсезгә бик каты карышасы килгәндер, мөгаен...

Казанда автобустан төшкәндә:

– Беләсеңме, – диде Ркаил абый, зур сер әйткәндәй. – Чәнечкеле чия дә

була икән. Ниндие генә әле...

Бу сәфәрдән соң без аның белән башка күрешмәгән идек бугай.

Хәер, бер-ике тапкыр театрда юлыбыз кисеште.

Аларына аерым тукталып тормыйм.

Көз иде ул.

Ә хәзер кыш.

Һәм без, ниһаять, Аксубай районына кайтып җиттек.

Хәсән Туфанның музей-йорты Иске Кармәт авылында урнашкан.

Машина капка төбенә үк килеп туктады. Өстән явып тора иде. Безнең

делегацияне зурлап каршы алдылар. Миргалим абый белән Роза апа чәкчәктән

җитешкәндә, мин, ничек котылырга белмичә, ике запас тәгәрмәч арасында

бәргәләндем. Биктә! Берүзем! Утыргычларны этеп тә, төртеп тә карадым:

ян ишекләргә буй җитәрлек түгел иде. Аптырагач, багажникны каерып кына

ачарга туры килде. Якты дөньяга чыктым. Юк җирдән шулай бар булуымны

күргәч, урам себерүче картның авызыннан тәмәкесе төшеп китте.

Өстән кар ява иде...

Ркаил абый чуваш хатыннары белән биеде.

Мин кул чабып тордым.

Ә өскә кар ява иде...

Ап-ак кар...

Вак-вак кар...

Бөтерелеп-бөтерелеп. Йөгерә-йөгерә. Күктә качыш уйнаган кебек...

Кар минем маңгайга кунды.

Югалды.

Кар минем битемә яуды, чеметкәләп алды.

Аннары югалды.

Карашымны Тәңре катына күтәрдем. Югарыдан ишелеп-ишелеп аклык иңә

иде... Ул ачык тәнемә, ян-якка җәелгән учыма кагылып, миндә югала, юк, алай

түгел, миңа сеңеп бара иде. И Тәңрем! Аклыкка шулкадәр мохтаҗмыни мин?

Аклык кирпеч постамент артыннан башын гына күрсәтеп торган Хәсән

Туфанга да яуды. Әмма ул бу аклыкны алмады. Аңа үз аклыгы да артыгы

белән җитә иде, күрәсең.

Кар минем керфегемә тамды. Эреп, күз алмасы турына җыелды.

Анысын үзем сөртеп төшердем.

Безне эчкә дәштеләр.

Шәхесләргә багышланган музейлар, гадәттә, бер-берсеннән аерылмый.

Игезәк фотографияләрдә кешеләрнең йөзе генә алышына. Өч яшь шагыйрь

бергә төшкән бу сурәтне, мәсәлән, минем моңарчы Казанда, Җәлилнең

музей-фатирында күргән бар иде. Инде Иске Кармәттә очрады. Тәңре язып,

Сыркыдыга юлым ятса, иманым камил, анда да бусага катында ук шушы

фотография каршы алачак. Ә безнең әдәбиятыбыз бай, әдипләребез күп!

Һәркайсының бер-берсе белән төшкән рәсемнәрен җыйган очракта да авыл

саен музей ачарлык.

Мин биредә бабамның сурәтенә юлыгырга гына әзер түгел идем...

Алдан төшкән.

Яннан төшкән.

Чәче кыркылган. Яңагы эчкә баткан. Карашында – туфан басып узганнан

бирле җыела килгән татар сагышы...

Бу кеше шуңа да якынмы әллә миңа?

Ул монда туган! Монда үскән!..

Ркаил абый куеныннан яшел тышлы китап чыгарды:

– Туфанның сайланма әсәрләре, – диде. – Казанга тәүге килүемдә матур

теләкләр язып бүләк иткән иде.

Бу мизгелнең, шулай ук, фотосурәттә сакланган нөсхәсе искә төште: чал

Хәсән ага яшь Ркаилгә шигъри әманәтен тапшыра... Араларында яшь Газинур

ихлас елмаеп тора... Әйе, бөек шагыйрьгә алмаш берәү генә була алмый.

– Бу җыентыкны мин бүген аның үзенә кайтарам...

Музей җитәкчелеге куанычыннан нишләргә белмичә бибаһә ядкяргә кул

сузганда, минем йөрәк бугазыма менеп тыгылды. Туфан китабы! Автографлы!

Тере шигырьләрне җансыз музейга олактыралар! Гербарий сыман, пыяла

астына тыгып куяргамы? Яңа буынга тапшырсын өчен генә Ак шагыйрь аны

Ркаил абыйга биреп тормаганмыни? Бу китап миңа насыйп түгелмени? Ничек

соң... остазлык традицияләре? Аксакаллык? Дәвам? Тьфү!

Берничә тапкыр, җай табып, рәнҗүле сүзләремне адресатына ирештерергә

омтылдым. Ишетмәде дә. Ул дөньяның кендегенә әверелеп өлгергән иде

инде. Җитмәсә, яшьлегендә Иске Татар Адәм Суы дигән сәер исемле авылда

нәрсәдер укыткан да икән. Кайсы якка борылма, берәр укучысының аягына

басасың.

Төшке ашта аңа бәлешнең иң зур кисәген суздылар. Миңа ямаулык камыры

калды. Чәй пакетының да Ркаил абый сыгып биргәне генә эләкте.

Бөтен кеше әдәбиятның бүгенгесе белән мәшгуль.

Киләчәкне уйлау да юк!

Агайларын, авырлыгы азрак булса, күтәреп кенә йөрерләр иде.

Район үзәгендә кичкырын бик матур концерт куелды.

Гадәттә, елыйсы җирдә көлеп, көләсе җирдә елап, бәйрәмнең ямен,

бәйрәм итүчеләрнең кәефен җибәрүчән Ркаил абый үзен бу юлы гаять

ипле, сабыр, тыйнак тотты. Бер поэмасыннан өзек укып төште. Озаклап

алкышладылар. Кәминә бәндәгез дә ымсынып карады, билгеле. Әмма усал

кешеләр:

– Син банкетта сөйләрсең, – дип, мине урыныма утыртты.

Сәхнәгә чибәр хатын менде. Залга моңлы халык җыры агылды:

– Мин сагынсам, тәрәз ачам,

Син җил булып исәрсең...

Гаять ипле, сабыр, тыйнак Ркаил абый түзмәде – сынатты. Карашы белән

җырчының һәммә калку төшен капшап чыкты да:

– Аннары китә җилдән туган балалар, – дип куйды.

Хәер, аны мин генә ишеттем бугай.

Хәсән Туфаннан да шигырь укыттылар. Ак шагыйрьнең ышанычлы ораны,

әллә кай чорларда адашып йөри торгач, ниһаять, Аксубай мәдәният йортын

эзләп тапты:

– Җир барыбер әйләнә, инквизитор,

Коммунизм ягына әйләнә!

Мин бу урында концертның тәмамланганын аңладым.

Моңа өстәп нәрсә әйтәсең инде?

Соңрак табын корылды. Галстуклар бушады. Телләр чишелде.

Күпмедер вакыттан мин Ркаил абыйның иңбашына кулымны куйдым. Көне

буе җыелган сүзләремне түкми-чәчми әйтеп салырга исәпләдем. Ләкин ул бу

юлы да вазгыятьне гел икенче якка борып җибәрә белде:

– Юк сүз сөйләгәнче, шигырь укы.

Минем чигенми чарам калмады. Чөнки бу – һәрвакыт, диярлек, күңелемә

хуш килә торган тәкъдим. Урынымнан тордым. Ләззәтле киерелеп алдым.

Аннары бик тырышып, бүртенеп бер әсәремдәге бүренең авыр уйларын бәян

иттем. Үземчә, искиткеч килеп чыкты. Сыек кына алкышлар да ишетелде хәтта.

Шулвакыт көтелмәгән хәл булды. Моңарчы почмакта шым гына утырган

Мәсгуд абый:

– Сиңа классикларны күбрәк укырга кирәк, – дип ташлады. – Бәлки, соң

түгелдер әле. Язарга да өйрәнерсең.

Чак артыма авып китмәдем:

– Ничек?

Ул кәчтүменең өске төймәсен ычкындырды. Астагы төймәсе болай да юк

иде. Бизәкле свитеры шәрәләнеп калды.

– Менә монда яшьлек тә бар, дәрт тә бар, шигырь дә бар! – диде галим. – Ә

синдә һавалану белән агрессия генә. – Һәм, үрнәк итеп, Хәсән аганың егерменче

еллар сәламен тапшырды.

Шигырь, чыннан да, шәп иде.

Ләкин чәркәне өч тапкыр үбеп куйганнан соң мине һичничек рәнҗетергә

мөмкин түгел. Үзем зәһәрләнәм. Бу юлы да алны-артны, уңны-сулны аерудан

яздым. Куллар җил тегермәне сыман бертуктаусыз әйләнергә тотынды.

Авыздан кайнар-кайнар сүзләр чәчрәде. Аларны, әдәби калыпка салып

гомумиләштерсәң, ихтимал, мондый җөмлә оешыр иде:

– Мәсгуд абый, мин сезнең белән һич килешмим.

Нәтиҗәдә без икәү чәкештермичә эчә башладык.

Озакламый Казанга кайтыр вакыт җитте. Җыелышып урамга чыктык. Баягы

юлаучы хатын Иске Кармәттә калганга, миңа машинаның арткы утыргычында

урын бушады.

Өстән һаман явып тора иде.

Бистә ап-ак иде...

Җиһан ап-ак иде...

Кайтканда, һәрвакыт тизрәк кайтасың.

Казанда барыбыз бергә Миргалим абыйларга кунакка кердек. Анда да

сыйландык. Бер уңайдан йортларын күрдек.

– Ркаил, менә, күз төшерче...

– Ркаил, моңа ни диярсең?..

– Ә бусы, Ркаил?..

Иманым камил: хуҗа бу хансарайны Ркаил абыйга күрсәтер өчен генә

төзегән иде.

Алга таба, мөгаен, сәгать уклары кызулангандыр. Кинәт кенә тулай торакка

соңаруым ачыклангандыр. Күңеле киң әдип мине үз фатирына кунарга

чакыргандыр. Шулайдыр.

Белмим.

Минем зиһенемне тоташ аклык биләп алган иде.

...Тукран чигәне бер чукыды.

Аннары тагын бер.

Аннары аның тукран булмавы аңлашылды.

Чөнки тукранның томшыгы мондый тупас түгел.

Үрдәк бу.

Бик зур үрдәк.

Бик көчле үрдәк.

– Тор, бөек!

Бүлмәдәшем Илнур каяндыр сөйләшә торган үрдәк алып кайткан. Мин

«көш» дип карадым.

– Тор!

Бигрәк әрсез үрдәк.

Көч-хәл күземне ачтым. Ркаил абый каршыма баскан көе имән бармагы

белән чигәмә төртә иде. Иртәнге җиде. Бу вакытта әле «Время» тапшыруына

кадәр ятып йоклаганнар да уянмый.

Торып утырырга туры килде.

Ваннада битемә салкын су сиптем. Пастаны бармакка сылап кына авызымны

чистарттым. Баш тонган. Ләкин авыртмый. Ярты бәхет. Ркаил абый, аһ-уһ

килеп, кухняда актарына иде.

Мин киендем. Рәхмәт әйтеп, ботинкама үрелдем.

– Кая барасың?

– Эшкә.

– Кит әле... бу вакыттамы?

– Ие.

Ачуым һаман басылмаган иде әле. Шуңа күрә, уңайлы форсат тууга:

– Син нишләп Туфанның китабын миңа бирмәдең? – дидем, үртәлеп.

– Миндә яхшырак бүләк бар...

– Нинди?

– Башта чәй эчик.

Минем, чынлап, эшкә барасым бар иде. Лекцияләрне тозлыйм да тозлыйм

инде. Анысы хәерлегә булсын. Ни дисәң дә, карт студентмын. Ләкин редакциягә

урнашкан чагым гына лабаса. Һай, уңайсыз!

Кухняда без дөнья әдәбияты турында гәпләштек. Хәер, дөресен әйткәндә,

мин күбрәк тыңлап утырдым. Тагын да дөресрәк әйткәндә, гомумән, сыңар сүз

кушмадым. Ул Уолт Уитменның шигърияттә революция ясавы турында сөйләде.

Лопе де Веганың тарихи пьесаларда романсеро традицияләрен саклавына басым

ясады. Огюст Макеның, асылда, начар язучы булуын икърар итте:

– Берүзе ул пычагым да кырмас иде...

Аны һушым китеп тыңладым. Болар барысы да шулкадәр тансык, яңа,

кызык иде миңа. Кичкә кадәр рәхәтләнеп тыңларга да риза идем. Даими

рәвештә, күзен акайтып:

– Шуны да белмисеңме? – димәсә.

Аның алдында беркадәр реабилитацияләнер өчен генә:

– Син Купринга охшагансың, – дидем.

Ркаил абый әдипне һәрьяктан сүтеп җыярга кереште:

– Аның әнисе Колынчакова. Затлы нәсел. Тамырлары – Олуг Олыстан.

Үзем «Гранат беләзеге» белән «Олеся»ны гына укыган!

– Утлап йөрүче колын сурәтле яшел әләме дә булган, диләр...

– Нигә – колын?

– Ничек инде?

– Нигә, мәсәлән, бүре сурәтле әләм түгел?

– Колын-чаков-лар нәселе, дим!

– Ә-ә.

– Шуны да белмисеңме?

– Хуш. Киттем мин.

– Ә бүләгем?

– Бир, алайса.

Ул авырсынып кына табын түреннән торды. Авырсынып кына балконга

юнәлде. Башта аптырадым. Аннары аңлашылды: абзый һәр фатирның чүплегеннән

гыйбарәт иң шыксыз бүлмәне җылытып-эчләп, эш кабинеты иткән икән. Биредә

агач өстәл, агач урындык. Агач диварлар буйлап агач киштәләр сузылган.

Ркаил абый арадан бер китапны тартып чыгарды. Үзенекен. «Мәгарә»не.

Монда аның иң яхшы шигырьләре тупланган. Пар канатын ике якка каерып,

җыентыкны җиңелчә кагып алды. Бер кәгазь бите очып төште.

– Бу – Туфанның миңа язган автографы, – диде ул, идәнгә үрелеп.

Кан тамырларымнан җылы йөгерде.

– Менә болай эшлик без...

Абзый, кулъязмадагы үз исемен минекенә алыштырып, кәгазь битендәге

яшел хәрефләрне берәм-берәм «Мәгарә»нең форзацына күчерергә кереште:

«...мин котлаган киләчәгеңә хәерле юллар теләп...»

Туфан «киләчәгеңә» сүзендә ялгышкан иде. «Киләчә...ңә» дип җибәргән.

Аннары, мәктәптәгечә ыргап ясап, «ге» иҗеген кире кайтарган. Онытылган

иҗек, кануни урынына ничек кысылырга белмичә, иптәшләре арасында

тырпаебрак тора иде.

Ркаил абый Хәсән аганың хатасын кабатлый башлагач:

– Дөресләп яз инде, – дидем. Шагыйрь:

– Аның бөтен хикмәте шунда, – дип каршы төште. Һәм оригиналдагыча

язып бетерде.

Минем башыма куанычтан кан саугандай булды.

Ркаил абый үзеннән «P.S.» тамгасы өстәде. Беркавым дөньядан китеп торды.

Аннары: «Бу постскриптумда ни әйтергә дә белмим», – дип, каләмен куйды.

Күңел чак кына кителеп алды, билгеле.

Ул шунда ук икенче җыентыгына үрелде. Чәчмә әсәрләренә. Анысына:

«Менә мине кем алмаштырыр!» – дип язды.

Күңелнең китек урыны яңадан ямалды.

Ләкин Ркаил абый уйда иде. Кашларын җыерган, җитди. «Идел»

редакциясендә танышкан чактагы кебек. Башта кәкре-кыек юлларга караш

ташлады. Аннары миңа бакты. Өндәүгә ияләнеп тә өлгермәдем, ул, әле бер

күзен, әле икенчесен кысып караганнан соң, баягы җөмлә азагына ышанычлы

сорау билгесе өстәде: «Менә мине кем алмаштырыр!?» Җитмәсә, акырып

көлде дә әле.

Бу вакытта күңелнең нишләгәнен әйтмим.

Тагын берничә тапкыр китәргә омтылыш ясадым. Барып чыкмады.

– Шигырьләр укы, – диде.

Ну... Монда бернишләтеп булмый инде... Укыдым. Хәтта күп укыдым. Яттан

белгәннең барысын да. Шуннан соң китмәкче идем.

– Ә мин? – дип еламсырады ул. – Мин укымыйммыни?!

Аны да тыңларга туры килде. Бик озак итеп. Китабы беткәнче.

Кыскасы, котылып урамга чыкканда, караңгы төшкән иде инде. Дөнья

үзгәрмәгән. Кичәгечә. Өстәвенә, кичәгечә кар ява...

Ап-ак кар...

Вак-вак кар...

Ниһаять, тулай торакка кайтып аудым. Бүлмә буш. Егетләр биләмдә йөри иде.

«Мәгарә»не ачтым. Автографка күз ташлыйсы килде.

«...Мин котлаган киләчәгеңә...» Ничек? «Киләчәгеңә...» Алай түгел бит...

Ишләре өстенә менгән «гә» белән бергә иҗекләп укырга керештем: «ки... лә...

ге... ңә...» «Килә... геңә!..»

Киләгеңә!..

Ркаил абый, Туфанның хатасын кабатлаудан тыш, үзе дә тагын бер иҗекне

төшереп калдырган иде.

Аннан соң шактый еллар узды. Бүген без бик якын дуслар. Уртак казанда

кайнап, уртак Казанда яшәп ятабыз. Мин һаман зирәкләнәм. Ул һаман киңәя.

Каламбур: юанлыгы – аның нечкә җире. Шуңа күрә дә кәминә бәндәгез бу хикәя

дәвамында, аерым бер ләззәт белән, яраткан персонажының гәүдә төзелешенә

басым ясарга тырышты.

Дөрес, соңгы елларда абзый (яисә әзи, диик) сәламәтлеген кайгыртуга күчте.

Кем әйтмешли, томау төшсә дә, хастаханәгә чаба. Аны еш кына:

– Аракы эчсәң, үләсең, – дип, кире озаталар.

Шуңа ышанып, ул шау-шулы мәҗлесләрдә катнашмау ягын карый.

Кайвакыт кына үзенә кайтып килә. Берничә дустын чакырып...

Ул зур әдип. Ул зур кеше (хәзер конституциясенә ишарәләвем түгел). Аның

китаплары чыгып тора. Ул аларны миңа да бүләк итә. Автограф белән, билгеле.

Нәүбәттәгесе, мәсәлән: «Шешәдәш! Диндәш!..» – дип башлана.

Соңгысы булмасын...

 

Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 12, 2019

Фото: "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: