Хәл бу ки (дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

Унынчы кыйтга

(Ноябрь-декабрь, 2012)

 

...Узып баручы ел нәрсәсе белән истә калды?

Иң әүвәл – бик күп илләр парламент яисә илбашы сайлады. Җәен Лондонда

Олимпия уеннары үтте. Төньяк Корея үзен атом-төш коралына ия дәүләт итеп

таныды.

Көзен АКШта гарасат хөкем сөреп алды.

Индонезия, Мексика, Япония, Чили, Италиядә җир тетрәде.

Сүриядә гражданнар сугышы, Малида чуалышлар башланды, Гвинея-Бисауда – түнтәрелеш, ике Судан уртак чик сызыгында «бугазлашты», Кения

белән Сомали территорияләренең бер өлешен «радикаль исламчылардан

тазартты», Израиль белән Газа Секторы арасында мартта кабынган бәрелешләр

ел азагына кабат яңарды...

Бездә исә беркая да китмәгән Тозкүз кире кайтты. Шуннан соң Төмән

янында очкыч мәтәлеп төште, Краснодар краен су басты, Себер һәм Ерак

Көнчыгышны ут ялмады.

Ләкин, мөгаен, Татарстан һәм татар халкы өчен иң куркынычы, иң

тетрәндергече – июль уртасында, Рамазан-шәриф алдыннан, Илдус хәзрәт

Фәизнең машинасын шартлату һәм күренекле Вәлиулла хәзрәт Ягъкупның

җанын кыю булгандыр. Күпме гомер чиркәү чаңыннан катырак тавыш

ишетмәгән Казанда шулкадәр тыйнак, басынкы дин әһелен атып үтерсеннәр

әле! Аһ иттек: нәрсә бу? Кая барабыз?

Аннары китте контртеррористик чаралар: Яшел Үзән юлында ниндидер

машинаның көле күккә очты, шунда ук почмагы да көймәгән дини китаплар

табылды; Татарстанның нәмәгълүм «Мөхәммәт әмир»е дөньяга килде һәм,

июль терактларын үз өстенә алуга, серле рәвештә дөньядан китеп тә барды;

Корбан гаете алдыннан Вәлиулла хәзрәтне үтерүчеләр үтерелде...

Кирәк вакытта каты эшлибез дә инде. Йомычкаларны җыеп кына өлгер.

 

Унберенче кыйтга

(Декабрь, 2012)

 

...Бу ай азагында, майя календаре ялгышмаса, ахырзаман көтәбез. Димәк,

исәпсез афәтләр китергән Аждаһа елы безнең белән гаять югары аккордта

бәхилләшмәкче.

Дөресен әйткәндә, дөнья бетү – әйбәт инде ул. Гомумән, һәр бетү – әйбәт.

Чөнки аннан соң нәрсәнеңдер башлангычы булырга тиеш. Ә башлангыч – ул

яңа өмет, яңа ышанычлар.

Мин аны бик рәхәт күз алдыма китерәм: «шарт!» һәм... караңгылык,

бушлык, беркем-бернәрсә дә юк. Аннары Җир шары безнең цивилизация

калдырган нәҗестән арынырга тотыначак. Арыначак, арыначак. Ниһаять,

матур бер мәлдә җансыз салкын ташларда вак кына куе яшел мүк төрткеләре

күренә башлаячак. Әкренләп, дистә еллардан соң, ул мүк ташларны бөтенләй

каплап алачак. Тагын бераздан мүкле таш арасыннан кыюсыз гына тәүге

үсенте баш төртеп маташачак. Мескен, көчсез, һич яклаучысыз үзе. Ләкин аңа

һични янамый әле. Чөнки ул нинди генә мескен, көчсез, яклаучысыз булмасын

– бердәнбер! Ул – бердәнбер! Ул дөньяның хуҗасы! Бераздан алар артачак.

Үсемлекләр үпкәсеннән чыккан һава парга әверелеп, садә туфракка коелачак.

Бер тамчы, ике тамчы... аһ, нинди зу-ур күл җыелган! Анда берән-сәрән генә,

ана карынындагы сабый кебек матур, җанлы, өр-яңа организмнар күренәчәк.

Аннан, тагын исәпсез-хисапсыз еллар үткәннән соң, табигатьне тулгак тота

башлаячак, ул шабыр тиргә батып көчәнәчәк, һушын җуярдай булып тешләрен

кысачак, һәм әлегәчә Җир йөзе күрмәгән, белмәгән җан иясе бар дөньяны

яңгыратып: «Әни-и!» – дип аваз салачак...

Борынгы календарь ялгышса да, моңсуланырга кирәкми. Бездән, һич югы,

иске ел китә. Искелек китә. Хәере белән китсен, бетсен ул! Һәр бетү – әйбәт,

дидек бит. Чөнки аннан соң нәрсәнеңдер башлангычы булырга тиеш, дидек.

Ә башлангыч – ул яңа өмет, яңа ышанычлар да әле...

 

Уникенче кыйтга

(Датасыз)

 

...Киресенчә булырга тиеш ләбаса.

Әмма телисеңме-юкмы, барлык кануннарга каршы килеп, яшәеш дисбесе

иң нечкә, иң нәзек түгел, ә иң нык, иң ышанычлы тоелган урыннан өзелә.

Гәрәбәләр чәчелеп китә... Бер тирәгә җыйналган да алар, әмма – ни кызганыч!

– берләштереп торучы җеп юк инде...

Барысы да шул ук та кебек, шул ук түгел дә. Әйе, Туфан абый хәзер эшкә

йөрми башлады. Коридорда тавышының да күптәннән ишетелгәне юк. Әмма

театрда һаман аның спектакльләрен уйныйлар, китап киштәләрендә – аның

әсәрләре, интернетта, газета-журналларда, телләрдә – ул элеккечә һәммә җиргә

өлгерә ләбаса! Шуңа күрә, бәлки, китмәгәндер дә ул? Бәлки, без алданабыз

гынадыр? Чөнки яшәү – аяк-кулларны селкеп, сикереп йөрү дигән сүз генә

түгел әле! Алай икән, димәк, Туфан абый һаман исән, мәңге исән! Моңа чын

күңелдән ышанырга гына кирәк.

Мин ышанам.

 

Унөченче кыйтга

(Июнь, 2012)

 

...Тормыш – гаҗәп нәрсә ул. Искитмәле нәрсә!

Вак-төяк кимчелекләренә карамастан, тормыш – матур ул!

Кешенең табигате шулай корылган инде – тегене яисә моны югалткач кына

аны сагына, кадерен белә башлыйбыз. Әмма ни кызганыч, гомеребезне бер-ике

тапкыр югалтып карау мөмкинлеге бирелмәгән шул. Киттең икән – мәңгегә

киттең. Кире кайтып, һичнәрсәне үзгәртә дә, яхшырта да алмыйсың.

Шуңадырмы, һәрбер үлем-китем әледән-әле күктән җиргә төшәргә, күп

әйберләр турында тагын бер кат уйланырга мәҗбүр итә: мин дә берәр кайчан

шулай ятачакмын бит, дисең...

Минем иңемдә кемнәрнеңдер рәнҗеше йөрмиме?

Күккә омтылганда, бу рәнҗешләр, авыр йөк булып, мине аска – упкынга

тартмаячакмы?

Бурычлы калмыйммы? Үкенерлек яшәмимме?

Үлемнән соң мине ни көтә?

...Дисең.

Чын ир-ат йорт салырга, агач утыртырга, ир-угыл үстерергә тиеш. Бу,

чыннан да, шулайдыр. Мондый тәгълимат юк урында барлыкка килмәс. Уйлап

карасаң, йорт – нәсел-нәсәбеңне яңгырдан-кардан ышыклап тотачак; агач –

тир тамчыңны, түккән көчеңне үзенә сеңдереп, синең төсең булып шаулый-шаулый һәр яз саен яфрак ярачак; ә улыңа тапшырган каның әле күп, бик күп

оныкларыңның йөрәгендә тибәчәк! Димәк, озак, бик озак яшәячәксең әле син!

Офыкта күренмәгән ерак киләчәктә дә кемдәдер, һич югы, бер генә тамчы

булса да, синең кан агачак. Димәк, аның тамырлары буйлап син агачаксың!

Бу – үлемсезлек ләбаса!

Яшәешнең һәр күзәнәгенә, һәр пәрәвезенә, һәр чәчәгенә гашыйк Хәсән

Туфанның сөргеннән кайтыр алдыннан Габдрахман Минскийга язган хатында

мондый юллар бар:

«О, матур да соң тормыш! О, нинди бөек эш бу – яшәү! Яратам, үлеп яратам

тормышны! Миңа расстрелның ун ел белән алмаштырылганын укыганда...

минем аша гүя яшәү-тормыш үзе кычкырды:

– Хет йөз ел! Бары яшим генә!»

Тормыш – гаҗәп нәрсә ул. Искитмәле нәрсә!

Вак-төяк кимчелекләренә карамастан, тормыш – матур ул! Гаҗәп матур!

Шуңа күрә мин дә, һичшиксез, аның яклы...

 

Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 12, 2019

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: