Хәл бу ки (дәвамы)

Тинтәк

 

Илнурның буш фәлсәфәсе башка капты. Кулындагы китабын йолкып,

чыраена сылыйсы килде хәтта. Бөтен тулай торакны яңгыратырлык итеп!

Элгәре матур гына әйтеп карадык. Аннары шул ук фикерне тупас, әмма тыгыз,

тирән мәгънәле сүзләр аша җиткердек. Барыбер файдасы тимәде.

Нәтиҗәдә авыр язмышыбызга күндек кенә.

– Ир-ат – аучы, сунарчы, – дип тезде ул үз чиратында. – Җиңүче холкы аңа

табигатьтән салынган. Ир-ат корбан яуларга тиеш! Корбанны үзенеке итәргә

тиеш! Такташ исә Гөлчирәне...

– Кайсын? – дип кысылдым мин, күлмәкне төймәли-төймәли.

– Беренчесен, – диде Илнур. Канәгатьсез рәвештә тынып торды. Һәм дәвам

итте: – Такташ исә Гөлчирәне буйсындыра алмаган!

– Алай ук түгел инде, – дип килешмәде Рәзил, мут елмаеп.

– Тинтәк, – дип ычкындырды Илнур. – Шигырьләрдәге Такташ белән

хатлардагы Такташ – икесе ике кеше. Ул дөнья алдында күкрәк төеп яңа чорга

дан җырлый, алга, яктылыкка барабыз, дип ышана һәм ышандыра. Куәт иясе!

Бунтарь! Ә ак кәгазь алдында үзе генә калгач... елый... Ачыргаланып, ачуланып,

хәтта кимсенеп елый!

– Бәлки, хатынын бик нык сөйгәндер? Шул гына?

– Сөйгәндер анысы. Без гомер буе кемнәрне генә сөймибез! Гөлчирәне дә...

– Кайсын? – дип ачыклык кертергә теләдем мин, кәчтүмне җилкәгә

шудырып.

– Бу юлы икенчесен, – диде. – Ләкин аңарга ул җаннарны өтәрлек кайнар

хатлар багышламаган. Экспрессия юк! Нерв юк! Фәкать дежур сүзләр: яратам,

сагынам. Чөнки монда Такташ – җиңүче. Иманым камил, үлем түшәгендә дә

Гөлчирәсен...

Ул яшен тизлегендә миңа борылды. Өн чыгармыйча чалбар каптыруымны

күргәч, сабыр гына фикерен тәмамлады:

– ...Беренче Гөлчирәсен сагынып, җиңелү ачысыннан әрнеп, дөньядан

саташулы хатирәләр кочагында узгандыр.

– Нишләтәсең инде, – дип көрсендем, каеш тагышлый. – Үзгә очракта без

эчкерсез хатлардан һәм «Алсу»лардан мәхрүм калыр идек.

– Әлбәттә, – диде, килешеп, Илнур.

Әмма:

– Уралның галстугын бәйлә, – диде, килешмичә, Рәзил.

– Нигә тагы?

– Безнең хакта акыллы кешеләр сиңа карап фикер йөртәчәк. Адәм хурлыгына

каласыбыз юк. Кроссовкаңны сал.

– Нигә тагы? – дип, ихлас аптырадым. – Уралның галстугына төстәш бит ул.

– Тинтәк, – дип кабатлады Илнур, бу юлы миңа карап.

– Мә, ботинка ки.

Өстемдә – Илнурның семестр буе сохари кимереп алган кәчтүм-чалбары.

Рәзилнең күн ботинкасы. Уралның галстугы, күлмәге. Кәттә демисезон

пәлтәнең каян килгәнен, гомумән, аңламыйча калдым. Ә менә трусик белән

оек үземнеке иде.

Рәзил кызлардан ялтыравыклы журнал табып китерде. Аның кайбер

сәхифәләренә кыйммәтле хушбуй исе сеңдерелгән. Журналны муеныма

ышкыдым.

– Бу көнне календарьга тамгалап куярга кирәк, – диде Илнур, ямьсез көлеп.

– Кешене беренче тапкыр махмыр урынына иман сукты.

– Әле күрерсең, җиңеп тә кайтачак, – диде тегесе.

– Юарбыз, – дип шаулаштылар.

– Ул вакытка сезне туфан басып китәчәк, Аллаһ боерса.

Мин, чыннан да, Мәрҗани мәчетенә юл тоттым.

Анда бүген «Таян Аллага» әдәби конкурсына йомгак ясала иде.

Бу ярышта катнашырга һич теләгем булмады. Илнур әйткәндәй, үземне

яхшы беләм бит инде. Хәер, беребез дә күктән төшмәгән. Барыбыз бер иш.

Шуңа күрә килешеп яшибез дә.

Вакыт күп. Акча аз. Күп кергән чакта да тиз бетә.

Илнур берсендә автомәктәптә укырга ниятләде. Туган ягыннан аңа шактый

зур сумма җибәрделәр. Укуының яртысын түләп куярга. Ләкин көтмәгәндә,

уку хакы күтәрелде. Авылдан башка акча килмәде. Үзеннән өстәрлеге юк та

юк иде инде. Нәтиҗәдә без берәр атна бик рәхәт яшәп алдык.

Рәзилнең бер кызган килеш әйткән сүзләре әле дә колагымда:

– Миңа әни ашау-эчүгә акча кызганмаска куша!

Без эчүгә беркайчан да акча кызганмадык. Ашау дигәнебез, гадәттә,

кабымлыкка кайтып кала иде.

Бер елны мин ноутбуклы булдым. Атна саен үзебезнең катта кино

күрсәтермен дип, факультеттан проектор сорап алдым. Бирделәр. Башта

барысы да сөйләшенгәнчә барды. Кинозал вазифасын кухня үтәде. Чәй

кайнаган, аш ташыган вакытта, билгеле, фильмдагы тавыш эффектлары

бермә-бер баеп китә иде. Кызларның бәрәңге әрчи-әрчи, Хатиконы кызганып

елаулары һаман күз алдымда.

Аннары кинозал үзеннән-үзе безнең бүлмәгә күчте. Бер генә кичкә дигән

шарт белән диварга Уралның ап-ак җәймәсе эленде. Һәм бүтән беркайчан

да салынмады. Читкә чыгып йөрү сирәгәйде. Хәзер мәдәни программа үз

кулыбызда иде. Бүлмәдә кинәт буш шешәләр артты.

Без Кустурицаны тулаем өйрәнеп чыктык. Тарковскийны да.

Рәзил, фон Триерның «Антихрист»ын карагач:

– Мин бүтән эчмим, – диде. – Гомеремдә дә!

Күрәсең, аңарчы барыбызның да күңеле йомшарып өлгергән: ничектер,

бертавыштан иптәшебезгә теләктәшлек белдердек.

Ләкин шомлы хәбәр, төнге Казанга таралып, «Субконтинент» кибетенең

котын очырган иде. (Ул тулай торакның каршысында гына.) Һәм икенче көнне

үк анда акция игълан ителде: дүрт шешә сыра алучыга бишенчесе – бушка...

Шулай итеп, тәртәгә керми калдык. Киресенчә, җитми башлады.

Ә төнгә тулай торак ишекләрен бикләп куялар...

Безнең бүлмә икенче катта. Җайлаштык тагы: җәймәләрне тоташтырып,

тәрәзәдән генә аска төшәбез. Аласын алабыз. Аннары берәрсе тартып менгезә.

Артык илһамланып киткән бер кичтә Илнур, партия кушуы буенча шулай

кибеткә чыгышлый, җырлап җибәрде:

– Земля в иллюминаторе видна!..

Хәер, шактый читкә салуланды бугай.

Сүзем әдәби ярыш турында иде бит.

Минем, чынлап, катнашырга һич теләгем юк иде.

Барысы да Шигърият бәйрәмендә башланды.

Тукай эргәсендә чыгыш ясаганнан соң, алкышлар тынуын да көтмичә,

сәхнәдән төштем. Халык арасына кереп югалмакчы идем. Мине озын чабулы

плащ кигән, баш өстенә татар кәләпүше батырган, сакаллы, бик пөхтә кеше

туктатты. Борынгыча исәнләште. Үзен Вәлиулла хәзрәт дип таныштырды. Ул

татарча беркадәр үзгәрәк сөйләшә иде.

– Вәгаләйкемәссәлам, – дидем мин.

Башта шигырьләремне мактады. Соңыннан Диния нәзарәтенең әдәби

конкурс игълан итүен әйтте. Катнашырга кыстады. Әлбәттә, бу тәкъдимне

җитдигә алмадым. Мин кайда да дин кайда? Без, кылый күзләр кебек, икебез

ике якка карап торабыз.

– Бәлки, – дидем. Һәм ни әйткәнемне шунда ук оныттым.

Көзлектә үзе шалтыратты ул. Җәй көне тәүге җыентыгым чыккан иде. Бик

начар җыентык. Исеме генә яхшы. Шуның турында сорашты:

– Бармы әле?

Нәшрият миңа гонорарның яртысын китаплата түләгән иде. Бер өлешен

авыл кибетенә кайтарып куйдым. Бер өлешен очрашуларда төрттем.

Таныш-белешләргә тараттым. Дошманнардан урлаттым. Болардан соң да карават

астында шактый тираж калган иде әле.

– Әлбәттә, бар, – дидем.

Гәрчә төбенә тоз салып карасаң, булмаска да мөмкин иде.

Әйтик, октябрьдә генә Илнур егерме бер яшен тутырды. Ләкин бәйрәм

хәстәрен алдан ук күрә башлады: атна уртасы җитүгә берничә тартма сыра

юнәтеп, нәкъ минем сыман, карават астына тыгып куйды. Менә ул тираж тиз

бетте, мәсәлән. Туган көнне көтмәде дә. Нәтиҗәдә ике тапкыр сыйландык.

– Безгә сатмыйсыңмы соң?

– Ничәне?

Хәзрәт бик күп сорады.

– Ничәдән?

Хәзрәт бик күп тәкъдим итте.

– Кибет куйган бәясе арзанрак ич аның, – дидем, каушап.

– Булсын, – диде хәзрәт.

Мин дөньяны болай да аңлап бетерми идем, шушы мизгелдән бөтенләй

аңлаудан өметемне җуйдым.

Рәзил яраткан киноларда кырку герой төргәк-төргәк доллар ташлаган кебек,

юл сумкасын китап белән тутырдым. Аннары нәзарәткә киттем. Лобачевский

урамы тулай торакка якын булса да, юлда җиде тапкыр туктап ял иттем. Хәзрәт

ишек катында каршылады. Без аның бүлмәсенә күтәрелдек – ул китап-кәгазь

белән шыплап тулган иде. Алыш-бирешне өзгәннән соң, һич уйламаганда:

– Барыбер шигырьләреңне җибәрмәдең, әйеме? – дип сорады.

Мин дөресен әйттем:

– Калебем конкурс нигезләмәсенә туры килми.

– Синдә Аллаһ бардыр бит?

Кинәт мине диварлар кыса башлады. Учым тирләп чыкты. Үземне этлектә

эләккән шпанадай хис иттем.

Нинди җавап кирәк иде аңа?

Нәрсә көтә иде?

– Шигырьләреңдә син гел Аның белән сөйләшәсең...

– Аның исеме кергәннәре дә, асылда, кеше хакын хаклап язылган.

– Ул үзе дә һәрдаим кеше хакын хаклый.

– Без нигә бу турыда сөйләшәбез соң? Сезгә бик иманлы әсәрләр килгәндер.

Мәдехләр. Зикерләр. Дөрес яшәү инструкциясе...

– Син, шулай да, шигырьләреңне җибәр әле.

– Нигә соң?

– Катнашучылар исемлеген баетыр өчен. Конкурска абруй өстәр.

Без шулай хушлаштык.

Китап саткан акчага мин тәүге мәртәбә сенсорлы телефон алдым. Үзем

белеп түгел инде. Миңа кешенеке шикеллесе дә ярар иде. Ләкин салонда Илнур

фикеремне тиз үзгәртте. Артык кыстамады да югыйсә:

– Тинтәк, – дип кенә әйтте.

Сөенечтән шул кичне үк конкурска шигырьләр юлладым.

Ләкин...

Юдыра алмадым мин ул телефонны. Күңелем тартмады нигәдер.

Моны Илнур белән Рәзил бик авыр кичерде.

Өч көн сөйләшмәделәр.

Мәчеткә барып җиткәч тә, эчкә узарга базмыйча, ишегалдында таптандым.

Бу юлы да Вәлиулла хәзрәт чыгып алды. Үзе шунда ук эзен суытты.

Бер залда байларча табын корылган иде. Урнаштым. Кайнар аш чыгардылар,

тавык ите, пылау... Ач студентның шулпа иснәсә дә, кәефе яхшыра. Ә монда –

җәннәт, диярсең: җиләк-җимеш, тәм-том, җитмәсә. Түр почмакта мөнәҗәтләр

җырлана, шигырьләр укыла.

– Нинди ямьле кич, – дип уйладым. – Болай да утыру мөмкин икән...

Әмма шулвакыт, иң якын җене кинәт Иблискә әверелеп куйган кебек,

сәламәт кешенең һичкайчан башына килә дә, сыя да алмаслык куркыныч,

тетрәндергеч хәл булды: миңа Гран-при бирделәр.

Тантанадан соң исәнгерәп урамга чыктым.

Күл ярыннан театр ягына атладым.

Салкынайткан иде. Йолдызлар чекрәеп тора. Көзге җил, назга туенмас

җилбәзәк кыздай, изүне чишеп, куенга кермәкче була. Шаяргандай итеп,

колакны тешли. Ә күкрәк эчендә – песиләр тырмалана.

Мин Вәлиулла хәзрәтне җыйдым.

– Котлыйм, – диде ул яңа телефоным аша.

Сүзне нидән башларга белмәдем:

– Конвертка бик күп салгансыз, дип шалтырату иде.

– Кая күп булсын инде.

– Нигә мин соң?..

Ахыргы җөмлә тел очында эленеп калды, әйтелмәде. Аннары, сәер хискә

әйләнеп, йөрәккә төшеп утырды. Шулай яшәдем. Көннәрдән бер көнне

Вәлиулла хәзрәтнең интервьюсына юлыкканчы. Газета аның сүзләрен акка

кара белән күчергән иде: «Безнең өчен бу конкурста төп критерий – ихласлык

булды»...

Театр мәйданы буш иде. Берән-сәрән ялгыз-ябагадан кала һичкем юк.

Берзаман каршымда хур кызы калыкты. Дөресрәге, ай сукмагы буйлап

ашыкмыйча гына җиргә төште. Әллә күземә ялгыш күрендеме? Ул миңа

шулкадәр таныш тоелды. Каян беләм соң үзен? Иңемә терәлеп узганда, сүз

катып өлгердем:

– Без Фатих Әмирханның берәр хикәясендә очрашмадыкмы?

– Юк, – диде гүзәл зат. – Мин Әмирхан Еникидән.

– Гел бутыйм шуларны.

Кыз туктап калды. Борылды. Йөзендә ай нурлары балкый иде...

Безнең карашлар очрашты. Сабырсызланып, ялкын дөрләвен көттем. Һай,

тәкәбберлегем! Иблис көнләшерлек. Әмма каршымдагы күзләрдә капыл ут

сүнде. Шуннан соң...

Шуннан соң ирене читеннән минем исем төшеп китте.

Әллә колагыма ялгыш ишетелдеме?

Аптыравымны яшермичә, текәлебрәк бактым.

Һәм, ниһаять, таныдым аны.

Мин бик матур якларда туып үстем.

Безнең авылның бер ягын зур су юып уза.

Бер ягы – урман. Бер ягы – тау.

Урман – чик. Аннан Мамадыш районы башлана.

Тау да чик. Аннан – Киров өлкәсе.

Без шактый аулакта яшибез. Безне район эчендә дә белеп бетермиләр.

Бездә беренче канал гына күрсәтә. Татарстан радиосы гына сөйли. Почта

даталарда бутала. Күрше Нәби абый, мәсәлән, яңа 2000 ел иртәсендә котлау

открыткасы алды. Анда Казан Универсиадасы сурәтләнгән иде.

Кукмара юллаган автобусның тау башыннан кире борылып китмәве дә –

безнең өчен бик зур вакыйга...

Яңа гасырның тәүге җәендә авылга яшь гаилә кайтып төште. Сапура апаның

улы, килене, оныгы. Без аларның барлыгын ишетеп белә идек. Сирәк-мирәк

күзгә чалынганнары да булды. Бу юлы озагракка тәвәккәлләгәннәр. Гелгә үк.

Идрис абый машина-трактор паркына эшкә керде. Зилбәр апа бухгалтериягә

урнашты. Кызлары Лия әбисе белән өйдә калды. Әйе, Лия шул. Танышкан

чакта, аңышмыйча:

– Нишләп сиңа исемне яртылаш кына кушканнар? – дигән идем.

Алар түбән очта торды. Без тагын да түбән очтарак. Җәй буе бергә җил

кудык. Бик тере иде ул. Малайлар кебек. Кыргый иде. Итәктән килеш агач

башына үрмәләвен мин, әйтик, сокланмыйча күзәтә алмадым...

Көзен ул безнең сыйныфка укырга керде. Алтынчыга. Икебезне бер парта

артына утырттылар. Гарьләндем, билгеле: кыз-кыркын белән утыргыч бүлеш

инде! Укытучы һәммә дус-ишемне шул рәвешле мыскыллап чыккач кына

тынычландым.

Башта барысы да ипле барды. Иртән күрешәбез. Көне буе аңа түзәм. Дәрес

беткәч таралышабыз. Әмма отыры мәктәпкә шомлы сүзләр үтте:

– Ул физкультурада да Лия янына баса...

– Ул тәнәфестә дә Лиядән калмый...

– Ул, сиңа исем кушканда, мулла тотлыккан, дип, Лияне үчекли...

Мин үземдә һичнинди үзгәреш сизмәдем.

Бары тик шигырьләр яза башладым.

Элгәре алар якты, чиста иде:

Син минем йөрәк ягында –

Бер карыш ара.

Сөйләр сүзләрем күп сиңа!

Тик – дәрес бара.

Тактада – формула, Ньютон.

Китап киштәсе.

Һәм син тырышып-тырышып

Мисал чишәсең.

Ә минем күзләрем – синдә,

Һәм синдә күңел.

Тик мин сиңа классташ кына –

Артыгы түгел.

Тора-бара шигъри юллар арасына куерак төсләр тамды. Лирик герой

аңлаешсыз халәт кичерүгә күчте. Янәшәсендәге гүзәл затны сагынудан

нишләргә белмәде. Лирик герой аңа авыр караш ташларга да курка иде. Шул ук

вакытта тәнәфес саен толымыннан тартты. Ачуланса да, рәхәт булып китә иде...

Ул тереләй утка керде. Ул ут йотты.

Дәреслек тышлыгында сыйныф саннары үзгәрде.

Ул һаман ут йотты.

Һәм, ниһаять, кичергән хисләренең соң чигенә барып җитте:

Без туган көннән алып ук

Китәбез бу дөньядан...

Бәхил бул, яр! –

Мин бүгеннән

Мәңгелеккә югалам.

Күз яшемдә кояш эри,

Ни әйтим шуңа өстәп? –

Каркылдап шәмәхә таңда

Каргалар мине көтә.

Ул көненә өчешәр тапкыр шулай бәхилләшә иде.

Шигырь саен.

Бераздан математика кабинетында сәер мисаллар барлыкка килде: минем

исем + Лия = йөрәк. Бу, тәгаен, дәрес программасы буенча түгел иде. Язулар

тиз арада башка бүлмәләрдәге парталарга да күчте.

Дус-ишем, мине юатып, йодрыгын уды:

– Табабыз ул этне!..

Без бик үҗәтләнеп, бу үртәгеч гамәлнең иясен эзләргә керештек. Кайбер

сыйныфларга дәрес вакытында килеп кердек. Тәнәфестә шикле укучыларны

күзәттек. Берничәсе белән ишегалдында егетләрчә сөйләштек тә. Ләкин

тырышлыгыбыз барыбер нәтиҗә бирмәде. Дус-иш, сөмсере коелып, ахырдан:

– Булмады, – дип яман сулады.

– Рәхмәт, – дидем кәефсез генә.

Алар, бик тырышса да, ул кешене исәпләп чыгара алмас иде.

Чөнки ул кеше... мин үзем идем.

Озакламый Лиягә унөч яшь тулды. Форсаттан файдаланып, җанымны

ачарга җыендым. Каян акча тапканмындыр – шоколад юнәттем. Йөрәк сурәте

ябыштырдым. Үзәгенә имзамны сырладым. Аңламаслыкмыни? Бүләгемне

тәнәфестә Лиянең сумкасына тыгып куйдым. Үзем спортзалга йөгердем.

Мин ул вакытта хатын-кызга карата политтехнологияләр куллану серен

белми идем әле. Мин бары тик яраттым гына. Бик каты яраттым. Ихластан.

Шул җитә кебек иде.

Кызык бит: нәрсә генә өмет иттем икән?

– Әйдә, өйләнешик! – дигән сүз көтмәдем бит инде.

Белмим. Бер елмаю, бәлки? Рәхмәт сүзе? Иң татлы төшләремдәгечә,

битемнән үбүен? Белмим. Минем хыяллар шунда төкәнә иде.

– Моннан соң якын киләсе булма! – дип ысылдады Лия, спортзалдан каршы

алышлый. Шоколадны идәнгә атып бәрде. Шоколад шырт итте. Умырткамны

сугып сындырдылар гүя. Бу тамашаны күреп өлгергән сыйныфташлар авыз

ерды. Башкаларының авызы соңрак, күңелле хәбәр телдән-телгә таралып,

мәзәк рәвешенә кергәч ерылачак иде.

Мин бүләгемне җыеп алырга иелдем.

...Яңадан турайсам, каршымда кичке Казан, Кабан күле, театр мәйданы һәм

ай нурларын тулаем үзенә күчергән Лия басып тора иде...

Без кочаклашып күрештек. Аһ-ваһ килештек. Көлештек.

Җай табуга ул мине баштанаяк өйрәнеп чыкты.

– Юка киенгәнсең, – дидем, үз чиратымда.

– Болай матур бит, – диде. – Матур бит?

– Сиңа бүрек белән унта да килешер иде.

Аның ирене кысылды – иннеге сыгылып чыкты.

– Матурлыгыңны бернинди чүпрәк тә бозарлык түгел, диюем.

– Син тыйнаграк булып истә калгансың...

Казан төнгә кереп маташа иде. Караңгылык, авыр капкач сыман, шәһәр

өстенә төшкән. Алай да якты әле. Монда һәрвакыт якты. Урамның ике ягына

тезелгән баганалар муен бөгеп, таңга кадәр күз нуры түгә. Кәефләнеп алган мең

тавыш, сыеныр куыш тапмыйча, диварларга бәрелә, йорт саен ишек шакый,

тәрәзә кага. Йә машиналар үкерүен, йә күтәренке музыка, йә яшь-җилкенчәкнең

кычкырып көлүен хәтерләтә...

Казанның бишек җыры да мажорда башкарыла шул.

Кинәт кесәм тулы акча искә төште.

– Син ашыгасыңмы? – дип сорадым.

– Сәгать ничә соң?

Вакытны карар өчен телефонга үрелдем.

– Тугызынчы ярты.

Ул минем телефонны исем-фамилиясенә кадәр атап бирде.

– Шәп, – диде аннары, соклануын яшермичә. – Ашыкмыйм.

– Әйдә, җылынып чыгабыз?

– Кайда?

– Монда чат саен ресторан лабаса.

Үземнең, әлбәттә, әлегәчә андый җиргә аяк басканым юк иде. Кая ул?!

Нинди ресторан?! Дөге боткасын ай буе кайнар суда бутап ашыйбыз. Аш

итәбез, янәсе. Дөгесе беткәч, тәлинкәгә коры су гына салына. Ягъни, кысыр

шулпага калабыз.

Хәзер миңа консерваториядә укып йөргән бер дустымның сөйләгәннәре

ярдәм иде. Ул сөйгәненә бүләк ясар өчен ГУМ бетереп уенчык куян эзләгән.

Тырышкан – табар: тапкан. Шул шатлыктан тамак ныгытырга уйлаган.

Сәүдә үзәгенең соңгы катына менгән. Тегендә – хозурлык, ди! Күз камаша,

ди! Чыдарлык түгел! Менюдагы бәяләрне күргәч кенә, күз аллары, ниһаять,

караңгыланып киткән. Нашатырь иснәтеп айнытканнар. Аннары табан

ялтыратырга кыенсынган инде. Нәтиҗәдә, бер айлык стипендиясенә ике салат

яфрагы ашап чыккан.

Һәрхәлдә, үзе шулай сөйләде.

Хәзер минем өчен гаять кулай урын иде бу.

Тукай паркын кичкәндә, Фәрит абый белән очраштык.

– Что-то театрда күренми башладың, – дип шелтә белдерде ул.

– Премьераңа, һичшиксез, киләм, – дидем.

Аңарчы тартынып куярга өлгергән идем: нигә саграк бәрелмәде инде,

берьялгызым булмаганны күрде бит... хур итте...

Әмма очрашу Лиягә һич көтелмәгәнчә тәэсир ясады:

– Бу әллә Бикчәнтәевме? – диде ул, гаҗәпләнеп.

– Әйе, – дидем.

– Режиссёр Бикчәнтәевме?

– Әйе.

– Вау!

Ресторан безне җирдән кубарды. Монда түбә итеп күкне генә япканнар.

Чын күкне! Берән-сәрән йолдызлар чамалана.

– Кассиопея, – дидем, «дабл ю» хәрефенә төртеп.

Без өстәл янына урнашкан идек инде.

Бу йолдызлык миңа күп тапкыр ярдәм итте. Кызларга романтика кирәк

бит. Хәтта иң тупас, коры сыман тоелганнары да, асылда, барыбер, балачакта

укыган әкиятләренә ышанып яши. Һәм гомер буе шуларның тормышка

ашуын көтә. Байтак егетләр баш очында пар чүмечтән гайре нидер булуын

чамаламый да. Ә мин иксез-чиксез, исемле-исемсез төрткеләрне Кассиопея

итеп тоташтыра алам...

– Казан бүген синең аяк астыңда, – дидем.

Ул җавап бирмәде. Елмайды гына. Тоташ пыяладан эшләнгән дивар-түшәм

буйлап күзен йөгертте. Мин дә тышка бактым: шәһәр, гыйнвар чыршысы кебек,

мең утларда җем-җем килеп тора иде.

– Официант!

Биредә җылы һәм хуш иде. Кеше аз. Тыныч. Җиңелчә музыка уйный.

Лия сыр салып пешерелгән креветка ашына заказ бирде. Бөҗәк-мазарны

өнәмәсәм дә, ул кыстагач, үземә дә алдым. Тәмен басар өчен кыздырылган

ит китерергә куштым. Лия кус-кус сорады. Минем андый ризык турында

ишеткәнем дә юк иде. «Нәрсәгә аңа уксус?» – дип уйлап куйдым әле.

Буш өстәл күз алдында натюрмортка әйләнде.

– Аш тәмлеме? – дип кызыксынды Лия, ирен читен сөртеп.

– Тәмле, – дидем мин. – Дөге шулпасы кебек.

Сүз ара сүз ялганып, үземнең «Идел» яшьләр журналына урнашуымны

әйттем. Һич мәкерсез гамәл түгел иде бу. Безнең буын Бразилия сериаллары

карап үсте. Лия шуларның берсендә уйнаган журналист Шику Мотага гашыйк

иде.

Һаман шигырьләр язуымны белгерттем.

– Әле менә конкурста җиңдем, – дип өстәдем.

Мин андагы бүләкләрне күтәреп йөрергә иренгән идем. Бер сугылырмын

дип, артыгын Вәлиулла хәзрәттә калдырдым. Түш кесәгә конверт белән үз

китабым гына шуды. Ярышта катнашучылар өчен сатып алынган һәм әйләнгеч

юллар аша яңадан иясенә кайткан бу китап, ахыр чиктә, Лиягә насыйп булды.

Ул исә медицина училищесын тәмамлаган икән. Хәзер хастаханәдә эшли.

Идел буе районында бугай. Шәфкать туташы. Торуы да шунда ук, ди. Берничә

иптәше белән фатирга кергән.

– Биибезме?

Сәер тәкъдимнән аптырап калдым.

Ә аның йөзе балкый иде.

Ә үзе гаять чибәр.

– Мин һаман да бии белмим әле, – дидем. – Сиңа ияреп йөрсәм генә.

Урыныбыздан торгач кына, миемне сорау өтте:

– Син болай киенеп-ясанып кая бара идең соң?

– Хәзер мөһим түгел инде, – диде ул.

Иңемнән этте.

Артка чигендем.

Гаҗәп нәрсә бу – хәтер: әллә кайда калган вакыйгаларга кайтып, аларны

кабат яшәп, яңадан чынбарлыкта айнып-уянып китәр өчен күз сирпеп алган

вакыт җитә...

Лиянең туган көненнән соң мин, кирәксез хисемне сугып чыгарырга

теләп, таңгача күкрәгемне төйдем. Ләкин ул йөрәккә шактый тирән тамыр

җәйгән булып чыкты: кабырга сөякләрен он итсәң дә, аннан арыну мөмкин

түгел иде.

Мин үземдә сөюне буарга тотындым. Мин аны үтерергә теләдем. Әмма

аның үләсе килмәде. Ул зар елады. Ул тыпырчынды. Тешләште.

Ул, һичшиксез, көчлерәк иде...

Һәм мин башкача итәргә булдым: аны күрмичә, сизмичә, тоймыйча яшәргә

өйрәндем.

Борын астында мыек күренә башлауга без, малайлар, кызларга карата

үзгәрдек. Толымнарын тарту һич кызыксыз шөгыльгә әйләнде. Аларның

хәзер күз кыздырырлык башка яклары бар иде: түшләре калыкты, билләре

нәфисләнде, итәкләре тыгызланды...

Ниһаять, тугызынчыны тәмамладык, зур булдык. Җәй азагында мин

ындырга эшкә урнаштым. Төнге сменада ашлык киптердем. Монда Лия дә

еш күренгәли иде.

Берсендә икебезне АВМга1

 куйдылар. Бу агрегатта эшләүнең артык

мәшәкате юк: машина-тракторлар чалыш бушаткан тонна-тонна арпа-бодайны

чокырга этеп төшерәсе генә. Ял иткән арада әллә ничек уйнап киттек. Ул минем

өр-яңа бейсболкамны тартып алды. Үзенә киде.

– Сал, – дидем. – Сиңа килешми.

– Миңа һәммә кепка килешә.

Мин аны куып киттем. Ул качты.

Мин аны куып җиттем. Баш киемен кайтаргач кына җибәрдем.

Ләкин АВМ эчендә Нәби абыйга каптым. Ул монда төп кеше иде. Ындырның

күз-колагы, диик. Шул менә бейсболкамны йолкып, Лиягә ташлады:

– Солы тутыр! Аңарчы җибәрмим!

Җен кызы үшәннәрдән түгел иде – җебеп тормады.

– Нишләвең бу?! – дип җикерендем. – Күрше башың белән! Сатлыкҗан!

Нәби абый акыллырак иде шул.

– Хәзер аны кыскаларга җитди сылтавың бар!.. – дип пышылдады.

Шулай итеп, мин тәүге мәртәбә хатын-кызга орындым.

Тәүге мәртәбә учымда илаһи камиллекнең калтырануын тойдым.

Хатын-кызны тулаем татып карауга ерак иде әле.

Шулай да...

– Аны хет кешечә у идең инде, рәхәт итеп, пешмәгән, – дип сукранды Лия.

– Нәрсә бәбәк акайтасың, көрәгеңне ал!

Агу сеңгән сүзләре йөрәккә үтте, билгеле.

Үземне юатыр өчен генә булса да, искәртеп узыйм: бу – капма-каршы

җенеснең миннән беренче һәм соңгы кабат ризасыз калуы иде.

Хәер...

Йә.

Ул елны Лиянең әти-әнисе аерылышты. Идрис абый, исерекләр санына

зыян-зәүрәт салмыйча, авылда калды. Зилбәр апа Кукмарага китте.

Лия сентябрьдә укырга килмәде.

Һәм мин аны бүтән күрмәдем.

Бүгенгәчә.

Бүген исә тирә-юнь – җемелдәшеп янган якты утлар, баш өстебез – чигүле

зәңгәр күк, ә без – меңъеллык Казан эчендә идек.

Башта каушап беттем. Аягына басмаска тырышып, сак кына хәрәкәтләндем.

Тиргә баттым. Ләкин, бәхеткә, киеренкелек озакламый үзеннән-үзе язылды.

Ресторанда бездән башка хатирәләр генә биеде.

Лиянең борын очы минем колак яфрагын сыпырып үтте:

– Блю де Шанель?

Соравын аңламаганга күрә:

– Татарча гына сөйләшмибезме? – дидем.

Ул кычкырып көлде.

Мин аны кочакладым. Тән җылысын үз күкрәгемдә тоюга каным кызды.

Чигә тамырларым бүртте. Бәхеткә, ул берни сизмәде.

Яңадан өстәлгә якынлашканда гына, күккә моңлы караш ташлап:

– Бигрәк караңгы, шомлы төн, – дип көрсенде. – Җитмәсә, бүген кызлар

да өйдә юк әле...

Аны шәфкать туташы киеменнән күзаллауга башым әйләнеп китте.

Мин, бик күп еллар элек яшергән хисемне табарга теләп, ашыга-кабалана

җанымда актарындым. Качып калмаганмы, чыкмасмы дип, күкрәгемә суктым.

Йөрәгемнең эчен-тышын кактым. Ләкин берни тапмадым.

Мин – буш идем...

Бу хәл бераз уйга салды.

Монда кергәнче, минем алда ике юл бар иде. Алар икесе дә дөрес иде.

Берсен сайладым. Шушы мизгелдә генә каршымда янә ике юл барлыкка килде.

Ләкин боларның икесе дә ялгыш иде инде. Һәм элеккечә арадан кайсындыр

сайларга кирәк иде.

Без исәп-хисапны өздек. Такси чакырттык.

Машина каршыбызга ук килеп туктады.

Шулвакыт мин тилердем.

Лия артыннан ишекне ябарга үрелеп:

– Ачуланма, зинһар, – дидем. – Мин... калыйм әле...

– Сау бул, – диде ул, ишеген үзе ябып.

Аның күзендәге җылылыкны котып җилләре алыштырган иде.

Тулай торакка ничек кайтып җитүемне начар хәтерлим. Бары гомум гүләүдә

вакыт-вакыт кайбер авазларның ачыграк ишетелүе истә калган. Машиналар

кычкыртуы, мәсәлән. Тагын... фаралар яктысы күз алдымда. Кулларымны

ян-якка җәеп, юл уртасында басып торуым.

Бүлмәгә мине Илнур тартып менгезде:

– Рәхим итегез!

Ул шактый гына «төшереп» алган иде. Бераз тынып торганнан соң:

– Мин үземне Пётр Первый итеп тоям, – диде.

– Нигә?

– Без икебез дә тәрәзә ачучы.

– Рәзил кайда?

– Өстә, кызлар этажында бугай.

– Урал?

Илнурның аңлаешсыз авазлары миңа «белмим» булып ишетелде.

Алардан кала барысы да үз урынында иде: дүрт карават, дүрт тумбочка,

диварга беркетелгән шыксыз агач шкаф. Көзге. Минем анда карыйсы

килмәде. Кальян күмере үтәли тишкән чуар келәм. Буш шешәләр. Бик күп

шешәләр.

– Җиңдеңме соң?

– Җиңдем.

– Кайчан юабыз?

– Ат бугы бөреләнеп чәчәк аткач.

– Образ бар, – диде Илнур. – Ә намус юк.

Мин өс-башымны алыштырып, ятакка аудым. Түшәмдәге чуар таплар

арасыннан Кассиопеяне эзләдем. Таба да яздым. Ләкин күз җиткән соңгы йолдыз

булырга тиешле чебен әллә кая очып китте. Җаным гәүдә эченә сыймый башлады.

Аның, баягы чебенгә әверелеп, йолдызлыктагы буш урынга кунасы килде.

Илнур исә, шешә төбен төеп, тамчыдан күл җыймакчы иде.

– Без нигә шулкадәр күп эчәбез ул?

– Без нормально эчәбез, – дигән җавап ишеттем. – Дөньяны бизәп

җибәрерлек кенә.

– Берәр кайчан айнырбыз бит?

– Айнырбыз.

– Һәм дөньяның чын йөзен күреп, исебез китәр.

Илнур канәгатьсез рәвештә тамак кырды:

– Миңа бу диалектика ошамый әле, – диде. Аннары сынап бакты: – Син,

чыннан да, җиңдеңме?

Бертын онытылып алганнан соң:

– Җиңдем, – дип расладым. Шул сүздә үк ятагымнан сикереп тордым.

Тумбочкадагы бүлмә ачкычын учыма себереп төшердем. Телефонны кесәмә

шудырып, ярым ачык ишек катына юнәлдем.

– Кая киттең тагы?

– Өскә, җиңеп бетерергә.

– Һай бу татар теленең нечкәлекләре! – дип калды Илнур.

Иртәгәсен яңа көн җитте.

Берсекөнгә – аннан да яңарагы.

Искә төшкәч, мин Вәлиулла хәзрәттән бүләкләрне барып алдым. Алар,

нигездә, китаплар иде. Кайткач, Илнурга «Һәфтияк шәриф» тоттырдым.

Рәзилгә «Җен вә шайтаннан саклану догалары» эләкте.

Үзем «Тәмуг газабы»на ирештем.

Баштан кичкәнне, нишләптер, егетләрнең берсенә дә сөйләргә базмадым.

Кыенсынганмындыр инде. Нидән югыйсә? Шуннан ни? Алар мине нинди

хәлдә генә күрмәгән дә нинди хәлдә генә белмәгән.

Ну, күп дигәндә, Илнур, бәлки:

– Тинтәк, – дип куяр иде.

Һәм, бәлки, хаклы булыр иде.

Шулай бит?

 

 

Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 12, 2019

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: