Хәл бу ки (дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

 

Сигезенче кыйтга

(Ноябрь, 2011)

...Быелгы көзнең искитмәле матур чагында авылга кайттым мин. Отпускага.

Беренче вакыт ияләнә алмый йөрдем: һичкем ашыкмый, автобуслар узышмый,

машиналар чинашмый. Урам буш. Тыныч. Маңгаена «Вамин» тамгасы

сугылган тракторлар гына әллә нигә бер капка төбеннән узып китә. Монда

көннәр шундый озы-ын! Монда тормыш конвейерга салынмаган әле.

Мин сеңелкәш йогынтысында гөмбә җыярга ушландым. Алар да кешеләргә

охшаган икән. Менә, кәпрәеп тора бәгъзесе, үзе юан, майлы. Әмма орынасың

– эче тулы корт. Яисә киресенчә: үзгәсе кәкрәйгән, боеккан була; юан, майлы

күршесе янында мескенләнеп башын игән; өстенә, тыйнакланып, чирәм япкан.

Әмма орынасың – үзәге чип-чиста.

Әйтеп бетергесез ләззәт: акрын гына (юкса, таба алмаячаксың), аяк

астына карап кына (таптап китүең бар), артыңа борыла-борыла (качып

калмаганнармы?), сабырлык белән һәр чыршы төбен капшап алга атлыйсың...

Менә бер гөмбә, менә ике, менә янчыгың тулды да...

Бәй, тормышның бөтен асылы шунда түгелме?

Уйлап карасаң, тормышта да, дөнья куучы булудан бигрәк... гөмбә җыючы

булырга кирәк икән ләбаса! Тормыш чытырманыннан узганда да, ашыкмыйча

гына, артыңа, үткән көннәреңә борыла-борыла атларга кирәк икән! Һәммәсен

дә дөрес эшләдеңме, үкенмәячәксеңме аннары? Борыныңны күккә чөймичә,

аяк астына карап йөрергә кирәк икән: берәр яхшылыкны (кешене, вакыйганы,

сүзне) таптап узмадыңмы?

Күк дигәннән...

Авылда күк беркайчан да кап-кара булмый. Иң караңгы чагы да – куе зәңгәр

аның. Һәм шул зәңгәрлек тулы җем-җем йолдызлар! Шәһәрдә йолдызлар юк

бит! Ялгыш берәрсен күреп алыр өчен дә күкнең нинди сәмави мизгеленә

тарырга кирәктер? Алар шәһәр сулап чыгарган сөремдә тончыга. Димәк, шәһәр

мәңге йолдызларсыз яшәргә хөкем ителгән!

Авылны бетерү белән без инде күпме чәйнәлгән милли рухны, телне, гореф

гадәтләрне генә түгел, йолдызларны да югалтачакбыз икән. Хәер, нәрсәгә кирәк

алар, диярсез? Хактан да: хәзер күптән күккә карап сокланмыйлар, мәхәббәт

аңлатмыйлар, хыялланмыйлар. Бәлки, берәрсе атылганга куанып, ашык-пошык

теләк телиләрдер дә... мал-милек соранудан артамы икән ул?..

 

Тугызынчы кыйтга

(Датасыз)

...Герберт Уэлсның «Вакыт машинасы» әсәрендә төп герой ерак киләчәктә

Җирдәге тормышның бетүенә шаһит була. Тирә-юнь чүл һәм кечкенә бер күлләвектә

соңгы җан иясе (краб, дип хәтерлим) кымшана. Соңгы җан иясе! Ул үлсә (ә ул,

һичшиксез, үләчәк!) – бетте, тәмам. Инкыйраз. Күз алдына китерү дә куркыныч.

Шул ук вакытта, мондый күрәчәкнең үсентеләрен мин бүген тәрәзәдән

күзәтәм: подъезд төпләрендә, балалар мәйданчыгында биле ачык, бер кат

челтәрле колготкидан, яланбаш үсмер кызлар тәмләп төтен суыра, сыра эчә...

Кешелек дөньясының пыскып сүнгән тәмәкедәй юкка чыга баруы: бу кызлар

нәселен дәвам итә алган очракта сау-сәламәт бала табармы?

Аллаһ Тәгалә хатын-кызны яратканда, шулкадәр киң күңелле булган. Ул

аны нәфис, чибәр, камил гәүдәле итү белән генә чикләнмәгән; кимсенмичә,

кызганмыйча, аңа үз көченең бер өлешен (димәк ки, үзенең дә бер өлешен!)

– тормыш тудыра алу сәләтен биргән.

Хатын-кыз – Аллаһның дәвамчысы.

Хатын-кыз «Тормыш мәгънәсе нидә?» дип уйланырга тиеш түгел. Аның

өчен ул мәгънә – кайчандыр, бик борынгы заманда яралган Дөньяны саклауда,

үстерүдә, яңартуда чөнки.

Хатын-кызның тормыш мәгънәсе – Ана булуда!

Шагыйрь дә шулайрак язып калдырган бит.

Интуитив рәвештә моны кешелек дөньясы аңлый да: ул гомер-бакый ҖирАнага табынган, Табигать-Анадан хәтәр-хәвефсез көннәр сораган, ВатанАнаны яклап кылыч күтәргән...

Буталды дөнья. Асты-өскә килде җиһанның. Аллаһ Тәгалә Ир-ат белән

Хатын-кызны бар иткәч, икесе ике котып, ике башлангыч булсын, дигән.

Бүген, Җир шарының да Төньяк һәм Көньяк котыплары калтыраган чорда,

Кешелекне тотып торган Ир-ат белән Хатын-кыз котыплары да күчәреннән

кузгалды, үзара сыйфатын алмашырга кереште.

Хәер, киресенчә, Хатын-кыз белән Ир-ат котыплары кузгалганга, бүген Җир

шарының котыплары шулай калтырыйдыр ул: тетрәүләр, цунами, су басулар,

янгыннар, глобаль җылылык...

Хатын-кыз тәүге кат чалбар кигән, тәүге кат сүгенгән, тәүге кат чәчен

кыркыган көннән башлангандыр бу тәшвиш.

Хатын-кызның ирдәүкәгә әверелүе гомосексуализмга этәргеч биргәндер.

Табигый бушлыкны ничек тә тутырырга кирәк булганга, хатын-кыз характерлы

ир-атлар үрчергә тотынгандыр...

Аллаһ дәвамчысының үз кадерен белмичә, үз миссиясенең зурлыгын

аңламыйча түбән тәгәрәве, урам чатына чыгып басуы – аяныч. Иң зур сер

булырга тиешле могҗиза белән шуның өчен бүләкләнгәнмени син?

Аллаһ дәвамчысының товарга әйләнүе – һәлакәт.

Хатын-кыз – изге, бөек, якты, кояш кебек кешелек дөньясын балкытучы

һәм җылытучы зат ул! Һич югы – шулай булырга тиеш!

Хатын-кыз – тормыш чыганагы.

Хатын-кыз – яшәешнең нигезе.

Нигез какшады икән – көт тә тор, күпме еллар буе төзелгән, мәгълүм,

мәгърур булган, күпме еллар буе зилзиләләрдә селкенмичә нык торган

цивилизация гөрселдәп ишеләчәк... һәм... тузаны да калмаячак...

 

Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 12, 2019

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: