Хәл бу ки (дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

Алтынчы кыйтга

(Датасыз)

...Әдәби әсәр тулы канлы булып бары тик бер телдә – оригиналда гына яши

ала. Чын җәүһәрләр тәрҗемә ителми. Аңа беркадәр охшаш күчермә (копия)

тудырырга мөмкин, билгеле. Әмма һичбер валчыгын, кәеф-халәт төсмерчеген

җуймыйча, һәр җөмләнең эчке моңын, тынын саклап, җиген җиккә китерү –

мөмкин түгел.

Димәк, һәр иҗат җимеше бары тик шул телне аңлаган халыклар йә аерым

кешеләр өчен генә языла.

Юкмыни?

Ә Еникинең сыгылмалы, нәзакәтле җөмләләрен, әйтик, урысча ничек биреп

була соң?

Ә Зөлфәт шигъриятен? Зөлфәтнең һәр строфасына мул рәвештә салынган

моңны («моң» сүзе дә тәрҗемә ителмәгән килеш) ничек урысча бирәсең?

Ә Дәрдемәндне?

Иҗатындагы борынгы сүзләрне яңарак сыңарларына алыштырсаң да

Дәрдемәнд фәкыйрьләнеп кала лабаса! Ничек шундый иҗатны авторның

образларына, чагыштыруларына бөтенләй чит, ят телгә күчерәсең? «Тәнкәен

ак, түшкәйләрен киң яраткан, биткәенең иң очында миң яраткан»ны чукынсаң

да, нәкъ шундый килеш тәрҗемә итеп булмый, булмый!

Ә Бабичны?

Ә Тукайны?

«И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!»

Ишетәсезме?

Никадәр җылылык, якынлык, мәхәббәт, шул ук вакытта – борчылу да бар

әлеге шигырь юлында! Юл башындагы «и» генә дә ни тора бит! Ошбу кечкенә,

бәлки, күп вакытта игътибар да бирелми торган кисәкчә нинди бай, гаҗәеп

тирән мәгънә белдерә.

Дөнья мәшәкатьләрен онытып, күзләрегезне йомыгыз да яңадан кабатлап

карагыз әле: «И туган тел! И матур тел!..» Буыннарыгыз буйлап ләззәтле

дулкын үтмимени? Рәхәт булып китмимени?!

Ә Туфан?

«И минем җандай кадерле, и җылы, тере телем!»

Шулай ук күзләрегезне йомып кабатлап карагыз. Әкрен генә, сулышка ияреп

кенә. Биредәге өндәү дә – тойгы билгесе. Тукайдагы кебек. Әйтик, урысча ул

кычкыру сыман яңгырар иде.

Ә Такташ?

Аны ике төрле тәрҗемә итәргә мөмкин. Беренче очракта – кып-кызыл

шагыйрь килеп чыгачак. Икенче очракта – чын Такташка пародия.

Ә бүгенгеләр? Марсель Галиев? Ркаил Зәйдулла? Газинур Морат?

Әлбәттә, бу теория – чын әдәбият, чын әсәрләр һәм чын иҗатчыларга гына

карый. Урта кул авторны рәхәтләнеп телдән-телгә күчерсәң була, һәм ул, бәлки,

оригиналга караганда яхшырак та чыгар әле...

Кыскасы, милли әдәбият милли укучылар бар чакта гына яши, яшәячәк.

Тискәре очракта Һади Такташ түгел, ә Северцевка, Мартыновка охшарга

тырышып язган «какой-то» татар шагыйре, Муса Җәлил түгел, ә Моранга яисә

Тарковскийга коточкыч ияреп язган «какой-то» татар шагыйре, Хәсән Туфан

түгел, ә Штейнберг, Хаустова шигырьләрен хәтерләтеп язган «какой-то»...

татар шагыйрьләре генә калачак.

 

Җиденче кыйтга

(Октябрь, 2011)

...Мин тәрәзәдән вакыт агышын күзәтәм: көн артыннан көн, атна артыннан

атна уза...

Сәгать уклары, тилереп, кызулана, кызулана...

Майя календаре ялгышып, дөнья бетми калса, озакламый олуг юбилей

җитәчәк. Коллыгыбызның биш йөз еллыгы. Әйе, мескен адәм баласы өчен

кырык ел гомер – бик күп вакыт. Ләкин тарих өчен – чүп кенә...

Безнең исә Универсиада дип шашкан көнебез. Бөтен дөньядан кунаклар

көтәбез. Һәм уйламыйбыз да: аларны кабул итәргә әзербезме соң? Казанны

татар башкаласы итеп күрсәтергә әзербезме? Татарлыгы бармы аның? Без,

гомумән, матди һәм рухи көчебезне дөрес эшләргә түгәбезме?

Пайтәхетне, илне яклап шәһит киткән бабаларыбыз да истәлек билгесеннән

мәхрүм бит! Башка сыймаслык! Ә мең сыналган хакыйкать бар: үзен хөрмәт

итмәгән милләтне башка беркем дә хөрмәт итмәячәк.

Нигә шундый хәлгә тарыдык соң әле?

Ничек мәмләкәтләр тоткан бөек милләттән бүгенге хурлыкка калдык?

Мин бу сорауларга җавап таба алмый изаланам. Җитмәсә, соңгы арада әллә

ниләр белән саташа башладым: күз алдымда Болгар терелә, Алтын Урданы,

Казан алынуын искә төшерәм, аннан соңгы көрәшләрне... Ахырдан: «Ярый

әле саташу гына», – дип юанам. Юкса, Батыршалар якалап: «Сез ничек анда?»

– дип сораса? Башны иеп: «Гафу итегез», – диярсеңме?..

Илләр тоткан, яулар чапкан асыл татар халкы исәнме соң әле ул?

Күптән мәрхүм түгелме?

Без – шул бөек милләтнең күләгәсе генә ләбаса.

Болай барса, илле икенче елны да, исән-имин һәм тук килеш, ләкин

татарваның урыска үз иреге белән кушылу көне буларак каршыларбыз. Урысча

тостлар күтәрелер. Әйбәт бара бит: меңьеллык, туплы хоккей буенча дөнья

чемпионаты, су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты... Хәзер Универсиада

менә.

Шулай итеп, илле икенче елга да җитәрбез, Аллаһ боерса.

Ә боермаса... җитмәбез дә.

 

Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 12, 2019

Фото: "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: