Хәл бу ки (дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

 

Лулу

Редакция хатын-кызлары безне бәйрәм уңаеннан котлады.

Без, үз чиратыбызда, ул котлауларны кабул иттек.

Граммнарда.

Аннары мин өйгә кайтырга кузгалдым. Ләкин кайтып җитә алмадым.

Ишек төбендә алар очрады. Икесе. Хөрмәткә лаек затлар: Газинур абый,

Марат абый.

Безнең арада Ватанны саклаучылар көнен җитди нәрсәгә санаучы юк. Ләкин

хөрмәткә лаек затлар белән табын уртаклашырга яратучы бар.

Ул кеше – өчебез дә.

Кыскасы, без әллә ничек кенә яңадан «Лулу»га барып чыктык.

«Лулу» – куркыныч урын. Анда тәбәнәк түшәм. Плитәсе чәрдәкләнеп

купкан идән. Андагы диварларны таралып төшүдән кат-кат ябыштырылган

обойлар гына саклап тора кебек. Анда караңгы, шомлы, шыксыз. Андагы

эрегән сумала һәм май исе күңелне болгата. Анда урыс әчесенең иң арзанлысы

сатыла. Аны йотып куюга күзләр чалшая, борыннан төтен чыга. Кабымлык

урынына алган томат суына озаграк карап торсаң, ул күз алдында терелә һәм

синең белән сөйләшә башлый. Анда өстәл артына урнашып, йомшак келәмгә

аягыңны салып ләззәтләнергә өлгермисең, келәм могҗизалы рәвештә исерек

бомжга әверелеп ыңгыраша. Дөрес, бер-бер артлы өч чәркәне сугып куйгач,

һәрвакыттагыча, бу урынның да сөйкемле сөяге табыла. Күз язылып китә.

Шау-шу эчендәге тынлыкны ишетергә өйрәнәсең. Сатучының күз төбендәге

«фонаре» бүлмәгә сихри ямь өсти.

«Лулу» – Казанның һәммә нерв җепләре төенләнгән урын.

Барлык юллар «Лулу»га илтә.

Мин бу ышыкны җенем-җаным белән сөймим. Аңа да карамастан, иң авыр

көннәр һәрдаим монда тәмамлана.

Хәер, аның истән чыгарырга ярамаган гүзәл бер сыйфаты бар. Нинди хәлгә

җитсәң дә, «Лулу» мәрхәмәтле, ышанычлы: моннан метроның «Кәҗә бистәсе»

станциясенә шуып кына төшмәле.

Бераздан безнең утырыш шактый җитди төс алды:

– Нәрсә соң ул ватанпәрвәрлек? Коры гына әйткәндә, ватаныңа мәхәббәт

булсын, ди. Ә ватанга мәхәббәт ничек туа?

Газинур абыйның бу сорауларына җавап бирү мәҗбүри түгел иде.

Бездән вакыт-вакыт: «Шулай», – дип хуплау гына таләп ителде.

– Әлбәттә, аның да сине яратуыннан, синең дә аңа кирәклегеңне тоеп торудан

туа ул. Ватаныңның изге гамәлләреннән, үз халкына карата ихтирамыннан һәм

игътибарыннан туа. Мәхәббәт бер яклы гына була алмый! Булган очракта да,

җавапсыз хисләр берәр кайчан барыбер сүреләчәк. Иң яхшы дигәндә. Әмма

ул хисләрнең нәфрәткә әверелүе дә бар...

Газинур абый уналтынчы гасырдан башлап әлегәчә алып барылган исәпсез-сансыз орыш-канкоеш өчен империянең иманын киерде. Сөйләгәндә, чырае

кызарды, күзләре шарланды, авызы бөреште, күккә кизәнгән уң кулы, бизгәк

тоткандай, әледән-әле тартылып куйгалады.

Ул үзе армия хезмәтендә булмаган, хәрби кафедрада ыштан туздырып

котылган. Шуңа күрә аңа гаскәрне сүгү гаять җиңел һәм рәхәт, ә сугышчыларны

«империя этләре» дип атау берни тормый иде.

Марат абый, «шулай» дип кушылуын санамаганда, аны шыпырт кына,

карышмыйча тыңлады. Болай да сагышлы күзләре, чәркә арты чәркә күтәреп

куюга карамастан, ныграк сагышлана төште. Күрәсең, Газинур абый әйткән

сүзләрнең градусы катырак иде.

Марат абый – «шурави». Ике ел буе әфган җирен уттан уздырган кеше.

Унсигез яшьлек егет килеш сугышның ач бугазына кергән ул. Сөяк булып

тыгылган, ләкин йотылмаган. Тәмугтан алып кайтканы: янган бэтээрлар,

КамАЗлар фонында төшкән өч-дүрт фото, биш-алты хикәя, бер повесть.

Калдырганы: ике ел гомер. Хәер, алай түгел. Ике ел – искә алып, тел әрәм

итәрлек вакытмыни? Соңыннан тормыш күрсәткәнчә, Марат абый якты

киләчәген дә әфган ялкынында яндырып, көлен күккә очырган икән. Җөмләдән,

ул кырык яшенә тәмам чаларган иде инде.

Мин, һичшиксез, Газинур абыйны хупладым.

Әмма, ничектер, Марат абый да кызганыч булды. Кыскасы, бик аңлаешсыз,

таркау хисләр кичердем.

Бәхеткә, шулчак үрә катып, Газинур абый:

– Нах-хауз! – дип кычкырды.

Бу – таралышырга тәкъдим иде.

Метрога төшкәч, аны алыштырып куйдылармыни – шунда ук басылды,

сабырланды, күз ачып йомганчы мулла песиенә әверелде. Арттан шапылдап

ябылган ишек җиленнән чайкалмаска тырышып, туп-туры турникет аша

чыгып та китте. Мин, кашларны җыерып, аңа иярдем. Юл йөрү картасын

пассажирларны үткәрү аппаратының маңгаена чәпеп, һәйбәт кенә эчкә

(дөресрәге, аска) уздым. Марат абый исә һич сәбәпсезгә артык озаклый тоелды.

Артка борылып карасам, ни күрим: гаярь егетләр аны бөтенләй тоткарлап

маташа иде.

«Лулу»да рәнҗү булып оешкан хисләрем кинәт ачу булып кайнап чыкты.

Мин нигәдер Марат абый алдында үземне бик җаваплы, хәтта бурычлы итеп

сиздем. Шуңа күрә төптән күтәрелгән тавыш белән:

– Җегетләр, – дип сөрән ташладым, – бәйрәм көнне карт әфганчыны ник

 борчыйсыз инде? Сез чупылдый-чупылдый ими суырсын өчен заманында кан

койган кеше ул! (Чынлыкта мин алай дип уйламый идем, билгеле.)

Полиция колагын тырпайтты. Берсе, күзлеклесе, аптыраганнан баш чүмечен

кашып алды. Алар мондый оятсызлыкка әзер түгел иде кебек. Ләкин үзләре

дә ярыйсы ук ушлы икән. Игътибарын тулаем миңа күчереп:

– Ник киртә аша сөйләшәсең? Бу якка чык, – диде икенчесе, каракучкыл

чырайлысы.

Шунда мин кичермәслек хата эшләдем.

Исем китмичә, яңадан турникетның ары ягына уздым. Егетләр, хәерле

юл теләп, Марат абыйны поездга озатты. Мине исә, кулларны артка каерып,

станция эчендәге читлеккә ташладылар.

Кыз килеш зөфаф төненә кергән кәләш халәтендә калдым.

Зәңгәрсу тар куыш. Өстәл. Компьютер. Бер-ике папка. Үрелеп ясалган

тимер рәшәткәнең ныклыгын тикшергән арада сизгер хуҗалар яңадан бүлмә

уртасында үсеп чыкты.

– Бу ни бу? – дидем мин, карадан киенгән пар күгәрченнәргә багып.

– Тәртип бозасыз, – диде каракучкыл чырайлысы. Аның йөзендә иман,

күзендә нур юк иде. Тегесе, сыңары, күзлеклесе, минем кебек үк үзенең кая

килеп эләккәнен аңламый иде сыман.

– Ничек? – дидем мин, аптыравымны яшермичә.

– Хезмәт бурычын үтәгәндә, каршылык күрсәтәсез...

– Син что, с..., – дип ычкынды ялгыш.

– Һоу-у, – дип сузды каракучкыл чырайлысы.

– Документыңны күрсәт, – дидем мин, һөҗүмгә күчеп.

– Күрсәттем инде, – диде ул.

– Погонлы убырдыр син, бәлки?

Бу сүзләрдән каракучкыл чырайлысын тимгел басты. Тегесе, сыңары,

күзлеклесе, куырылып куйды.

– Менә, – дигән сүзгә ияреп, борын төбемә катыргы сузылды.

Урыс имласының утыз хәрефе, цифрлар белән җитәкләшеп, күз алдымда

татарча бии башлагач, мин үземнең ярыйсы ук салмыш булуыма төшендем.

Шулай да, җил уйнатып юкка чыкканчы, катыргыдагы кайбер хәрефләрне

чүпләп алырга һәм алардан саңгыраурак фамилия оештырырга өлгердем.

– Иптәш Ипатов, син татарча беләсеңме? – дидем, астыртын елмаеп.

– Юк, – диде Ипатов. Татарча.

Шулвакыт мин яңадан ялгыштым.

Астыртын елмаюымны бөтен чыраема җәя төшеп, тирән сулыш алдым да:

– Алайса-а... – дип бая гына Газинур абый кузгаткан теманы актарып

чыгардым һәм, шуңа үзем аңлаган ачы хакыйкатьне дә кушып, боларның баш

чүмечләренә кадак-кадак тезислар сугып кертә башладым. Шулкадәр күңелгә

сеңеп калган икән: аерым бер ләззәт белән ике-өч тапкыр «империя этләре»

дип ычкындырдым. Дөрес, хәзер бу сүзләр полиция хезмәткәрләренә карата

әйтелде.

Мин бүртенә-бүртенә һава ярганда, Ипатов кымшанмады да. Ул ихлас

күңелдән бирелеп, хәтта, тирән инануымча, сүзләремә тәмам ышанып,

килешеп тыңлады. Аның үз-үзен тотышыннан разыйланып-эреп, төп фикер

арасына ничектер: «Агайне, мин сине яратам», – дип тә кыстырдым бугай.

Аннан аермалы тегесе, сыңары, күзлеклесе, икенче җөмләдән үк мәет төсенә

керде Сәгать буе дәвам иткән штурмнан соң мин, рейхстагка әләм кадагач, эше

беткән батырдай исәрләнеп, рухланып, бер тында аяктан яздым.

Ипатов бәбәкләрен акайтып, әле миңа, әле тегеңә, сыңарына, күзлеклесенә

карап торды да сагышлы көрсенеп:

– Патруль чакыртырга кирәк, – диде.

Ике пүнәтәй каршында сумканың эчен чыгардылар: каләм, куен дәфтәре,

«Идел»нең яңа саны, каралама язмалар бүселеп төште... Бер-берсен узып,

барлык кәгазьләргә имза сырлаган шаһитләрнең Кафтау артыннан качып килүе

күзгә бәрелеп тора иде. Яшь килендәй тел яшергәч, кайсының кем булуын

үзем ачыкларга керештем. Аз гына чамалап бетермәгәнмен. Әзәри дигәнем –

әрмән, төрек дигәнем – көрд булып чыкты. Алар миңа икесе дә рәнҗеп калды.

Патруль килгән арада Ипатов бертуктаусыз чүбек чәйнәде:

– Бәйрәм алды икәнен аңламыйбызмы? Кешенең атынып-чайпалып

торганын күрмибезме? Ник күкрәк төяргә? Ник телеңә салынырга? Артыңны

кысып кына йөр югыйсә... Шулаймы? – дип, фамилиямне атап сорагач кына,

бу сүзләрнең тәгаен миңа юнәлтелгәнен аңладым. – Иртәгә үзеңә оят булачак

бит.

Бераздан метро станциясе каршына чатан бака сыман аксый-туксый

«УАЗ» килеп туктады. Полицейскийлар миңа дүртәү булып күренә башлады.

Күземне кат-кат уып карагач кына, аларның, чыннан да, кинәт үрчеп китүенә

инандым. Үзара чыш-пыш килешеп, макулатура алышканнан соң, яңалары

мине машинага алып китте.

Арткы ишекне ачып керәм дигәндә, машинаның тоткасын ваттым.

– Сиңа кем анда тыгылырга кушты әле? – дип җикеренде йомры сержант. Ул

маена чыдый алмыйча мыймылдап тора иде. Ачуланып, ристанын багажникка,

алмаш тәгәрмәч өстенә томырганнан соң, мырлый-мырлый ватык ишеккә

ябышты. Бер дөбердәтте, ике сукты, әмма тимерчыбык белән чорнап куюдан

да юньлерәк әмәл тапмады.

Озакламый «УАЗ», чатан бака сыман аксый-туксый, яңадан кузгалды.

Багажникта кысан иде.

– Үзең кебек нечкә билле хулиганнарны ничек йөртәсең? Арба тагып

киләсеңме? – дип, бүгенгә соңгы тапкыр теш шыгырдаттым.

Мин бу көннән гарык идем. Кинәт бөтен барлыгымны күңелсезлек,

моңсулык басты. Айнуга китте, ахры, дип борчылдым.

Айныгач, мин танымаслык булып үзгәрүчән шул...

Җәһәннәм тишегендәге полиция бүлегенең тимер ишеге авыр ыңгырашып

ябылды. Мин башта алып гәүдәле, киң җилкәле ир уртасы белән бергә-бер

калдым. Иңендә – әфисәр погоннары. Көл сибелгән тыгыз, куе чәче артка

каерып таралган. Уң кашын урталайга ярып, җөй яткан.

– Нәрсә булды?

Мин дөресен сөйләп бирдем.

Тыңлаган чагында ул миннән дә сагышлырак тоелды.

Аннары үзен җир йотты.

Документларым яшь һәм, чамалавымча, тәҗрибәсез егет белән кызга күчте.

Алар, намуслы биографларым, елъязмачыларым сыман, һичбер хата-ялгыш

җибәрмәскә тырышып, исем-фамилиямне, туган елымны, туган урынымны

«дело» папкасына күчереп язды. Аерым пункт итеп нинди гамәлем аркасында

тарихта каласымны теркәделәр. Бу шомлы, кургашындай авыр тынлыкны

үзем бозарга булдым:

– Энекәш, чыгышың кайдан?

– Теләче, – диде, тартынып кына.

– Әйбәт яклар, – дип хупладым.

Көтмәгәндә, егетнең хезмәттәше телгә килде:

– Мин сезне таныдым, – диде ул, ярчыкланып, теткәләнеп-канап беткән

җанымны ефәк тавышы белән сыйпап. – Телевизордан күргәнем бар.

Мин шунда гына бу кичәнең мәгънәсенә төшендем.

Тырышып караганда, гестапо киемен бермә-бер хәтерләткән җитди чүпрәк

эчендә оялчан, сылу гәүдәле татар кызы барлыгын абайладым. Күкрәгенә

кадәр көдрәләнеп аккан чем-кара чәчләре, карлыгач канатыдай сызылып

киткән кашлары, таң нурының салкынча сафлыгын сеңдергән яңаклары... Ул

бизәнмәгән иде диярлек. Аңа бизәнергә кирәк тә түгел иде. Чык тамчысы тисә

дә, өзелеп төшәрлек чиядәй тулышкан иреннәре генә кып-кызылга буялган.

Шушы бердәнбер күрешүебездән соң күпме вакыт узды, күпме кадерсез

гомеремне кичке шәфәкъ утына ташлап яндырдым. Әмма ул туташ тормышым

юлында янә очрый калса, мин аны, һичшиксез, кайнар мәхәббәткә манылган

иреннәреннән танып алыр идем.

Бу вакыйганы баштан кичерүгә үк мин Боттичелли картинасы белән чын

Венера арасында бернинди уртаклык тапмый башладым.

Йә.

Мин бугазга бөялгән чарасызлык авазын кире йоттым һәм, сүземне хисси

баетмыйча:

– Хәзер болай да күрдегез инде, – дидем. Аннары дәшми торгач: – Танышып

бетәрбез, бәлки? Исемегез ничек соң? – дип өстәдем.

– Луиза.

– Луиза, – дип кабатладым мин. – Лулу...

Ул арада баягы әфисәр яңадан калыкты. Каршыма берничә кәгазь таратып

салды:

– Без сине эш көне башланганчы ябып тотарга тиеш. Менә монда, менә

монда имза сал да... – Юан бармаклар имза саласы төшне күрсәтер урынга

аны каплап, өстенә басып тора иде. – Өеңә кайт, җитәр. Иртәгә штраф түләгәч,

квитанцияңне кертеп чыгарсың.

Штраф – якынча ике ярты бәясе...

Тимер ишекләрнең авыр ыңгырашып ябылуын ишетергә әзерләнгәндә, чал

әфисәрнең тавышы колак читемә орынды:

– Бүген метрода күренеп йөрмә!

Шәһәрнең чырае тагын да караңгылана төшкән иде. Төнге җил кочагында

бераз сафланып алгач, автобуска кереп утырдым. Ул мине үзебезнең якка алып

китте. Башта билгесез урамнардан уздык, соры йортлар неон утлардан тагын

да ямьсезләнеп, авыру кешедәй саргаеп калгандай күренде.

Тын алырга тукталган автобустан Кәҗә бистәсендә чыктым мин. Һәм... туп-туры метрога юнәлдем. Таш баскычлар буйлап шакы-шокы атлаган адымнарга

катлы-катлы булып кайтаваз кушылды. Ул тавышлар бер-берсен бүлдерергә,

бер-берсен кабатларга тырышып, һаман саен катырак, куәтлерәк яңгырады.

Гүя төнге станциягә мин япа-ялгызым түгел, ә дистәгә якын дус-ишем белән

берьюлы төшеп бара идем.

Аста Ипатов күренмәде. Тегесе, сыңары, күзлеклесе исә мине тануга ук

очкылык тота башлады. Аякларын гайре табигый рәвештә әле кушып, әле

аерып баскангамы, ул миңа төбе төшкән кешене хәтерләтте.

– Ипатов кайда? – дидем, ачуланмаска тырышып.

– Җир өстен урый.

– Аның миңа бурычы калды. Тоткарланганчы, мин юл хакын түләгән идем

инде. Нишлибез?

Ул муенына тагылган картасы белән калтырана-калтырана турникет

аппаратының маңгаен сыпырды. Ялт итеп яшел ут янды. Тәкәбберлек тозы

утырган карашымны полицейскийның күзеннән аермыйча, вәкарь генә эчкә

уздым:

– Ипатовка ялкынлы кайнар сәлам. С.., дияргә кушты, диярсең.

Яңадан җир өстенә күтәрелгәч кенә, өшеп киткәнемне сиздем. Капюшонны

баш очына шудырдым. Төймәләндем. Тирә-юнем коточкыч караңгылык иде.

Кая карама – дивар-дивар булып баскан караңгылык. Яктылыкның әсәре дә, исе

дә юк. Бу хәлдә ничек адашмый атларга соң? Ничек абынып башны ярмаска?

Ничек яшәргә? Мин күкрәк турысын капшый-капшый, аннары төя-төя, җан

авазын чыгарырга тырыштым. Бармы әле ул? Исәнме? Юлдан яздырмыйча

кыйблама җиткерәчәкме?

Каяндыр төптән, тамырдан зәгыйфь кенә тавыш килде.

Мин аны ишеттем.

Аннары эчке кесәдән телефонны алып, соңгы җыелган номерлардан күз

йөгерттем. Берсендә тукталып «чакыру» төймәсенә бастым:

– Нихәл, Марат абый?

Сүзләре карлыгып чыкты:

– Бер килеш. – Тавышы йокылы-уяулы иде. – Син исәнме?

– Исән.

– Самый главный.

– Тыныч йокы.

– Уһу.

Шундый сабыр, сәмави төндә, аның да шылт иткән аваздан челпәрәмә

килерлек бәллүр, садә мизгелендә кем дә кем юк-бар сүз белән борчып, кешенең

татлы халәтенә кизәнә инде? Үкенеп туймадым.

 

Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 12, 2019

Фото: "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: