Хәл бу ки (дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

Тәүге кыйтга

(Февраль, 2011)

...Ничәнче сыйныф булгандыр... Солдат хезмәте турында инша яздырдылар.

Тугызынчы май уңаеннанмы, егерме өченче февральме? Истә калмаган. Ләкин

мин ул биремне бик самими, саф күңелем белән башкарып чыктым. Төп

фикерем: хезмәт итү – изге эш, намус эше; һәрбер ир-егет, һичшиксез, сөекле

илебезне явыз дошманнардан сакларга тиеш. Иншаны кемнәргәдер җикеренеп

тәмамлаганым хәтердә: «Ватаныбыз хакына баш салган каһарманнарыбыз

алдында оят түгелме сезгә? Бабаларыгызның күзенә ничек карыйсыз?»

Нишләтәсең...

Беренчедән, ул вакытта үз бабам исән әле. Ветеран! Җиңүче! Горурлыгым!

Икенчедән, әтинең дембель альбомы: гаярь фотолар, мактау кәгазьләре.

Ниһаять, сугыш турында кинофильмнар. Һәммәсе йогынты ясагандыр.

Җитмәсә, чечен кампаниясе барган вакыт: анда да бит, хәтерләсәгез,

«бандитлар» «без»гә каршы яу чапты. Телевизор хакыйкатьне түкми-чәчми

җиткереп торды: тегендә шартлау, монда янгын һәм – үлем, үлем... Оятсызлар!

Бәйсезлек кирәк икән аларга! Боек («о» урынына «ө» басарга телим, басылмый,

каһәр) дәүләтнең нигезен какшатмакчы, гайрәтен туздырмакчы булалар! Хәтта

имля алышу да үт куыгына китереп суга аның, ә монда – танклар, боргалаклар,

исәпсез-сансыз корал...

Нәрсә соң ул Ватан?

Шул сорауга җавап эзлим хәзер.

Минем өчен Ватан – әти-әни, сеңелләрем, сөйгәнем һәм иң якын

туганнарым, мөгаен. Бетте! Ярар, күп дигәндә – республикам булсын. Ләкин

аны бу исемлеккә гаять зур ташлама ясап кына кертергә мөмкин. Чөнки минем

якларлык-сакларлык чын республикам юк.

Бетте!

Нишләп әле мин үземнең аман-имин кайтасымны төгәл белмәгән килеш

милләтемне, халкымны буып, җай чыктымы – хач-тәресен күтәреп, өстемә

килгән, әледән-әле шакшы кулын авызыма, телемә сузган ватан өчен (гафу

итегез, хәзер менә баш «в» хәрефе басылмый башлады) бер ел гомеремне харап

итәргә тиеш? Адәм рәтле стипендия түләсен идеме соң... Яшәргә куыш бирсен

идеме... Алайса, ачлы-туклы җан асра, җитмәсә, шул җаныңны чыгарып салыр

почмагың булмасын, иртә таңнан кичкә кадәр бил бөк, өстәвенә, ике көннең

берендә газга-утка-суга бәяләр күтәрелеп торсын – алай да илең алдында

нәмәгълүм мифик бурычың калсын икән. Һәм син аны, телисеңме-юкмы,

кайтарырга тиешсең. Тарих күрсәткәнчә, еш кына баш бәрабәренә дә.

Минем бүгенге уйлар шул тирәдә бөтерелә.

Инде самими чагым кире кайтып, иншасында яктырткан мәсьәләләрне

күтәреп килсә, алай гына да түгел – оялтырга, иманыма күндерергә теләсә,

нишләрмен? Аклана башлармынмы? Әллә, киресенчә, булмаган ялкынлы

хисләремне бар итеп күрсәтергә омтылырмынмы?

Бер әтәч конфет тоттырырмын да башыннан сыйпап:

– Үс әле, аннары сөйләшербез, – диярмен, мөгаен.

 

Икенче кыйтга

(Март, 2011)

...Милиция кабыгын алыштырырга җыена. «Полиция» турындагы канун

март башыннан гамәлдә. Хезмәткәрләргә яңа форма тегеләчәк, жетон

тапшырылачак. Хәзер алар, кемне дә тоткарлаган очракта, бичараның гаебен

һәм хокукларын аңлатып узарга тиеш булачак. Сафларны сирәкләндерү дә

көтелә. Бусын, кем әйтмешли, бишкуллап хупларлык.

Кыскасы, тышча үзгәрә. Эчтәлеге нишләр?..

Әлегә мин белгән тәртип саклаучыларның төп эше гражданнар артыннан

иснәнеп йөрү һәм: «Ярамаган урында пес итте», – дип, штраф чәпүдән артмый

иде...

 

Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 12, 2019

Фото: "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: