Хәл бу ки (ахыры)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

Ундүртенче кыйтга

(Ноябрь, 2013)

...Һәр язучы, һәр композитор, һәр актёр аерым бер чор өчен туа. Ул

үз чорында яшәргә һәм иҗат итәргә бурычлы. Ләкин монда, иманыңны

алыштырырга яисә кыен ашарга туры килмәсен өчен вакыт чикләрен бозмавың

яхшы. Нәкъ шулай: кирәк вакытта туып, кирәгенчә яшәү генә түгел, кирәк

вакытта кирәгенчә үлә дә белергә кирәк әле.

Әйтик, Сибгат Хәким бу мәсьәләдә дә бик төгәл кеше булган. Шәйхи

Маннур – шулай ук. Мирсәй Әмир. Хәсән Туфан. Габдрахман Әпсәләмов. Алар

совет чынбарлыгында яшәп, ул чынбарлыкның беркайчан да юкка чыкмавына

инанып үлгәннәр.

Аңарчы күп ел алдан Габдулла Тукай җиһан ишеген дөбердәтеп ябарга

дөрес вакыт сайлаган. Ә Фатих Әмирхан, Дәрдемәндләр – ялгышкан.

Узган гасырның соңгы дистәсендә бакыйлыкка күчкән зыялыларыбыз, мөгаен,

бәхетле саналырга хаклыдыр. Алар мөстәкыйль Татарстанның барлыгына, һич

югы, булачагына өмет баглап киткәннәр: Аяз Гыйләҗев, Әмирхан Еники, Нәкый

Исәнбәт, Бакый Урманче, Рәшит Әхмәтҗан, Кадыйр Сибгат...

Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләм, Нияз Акмал, Роберт Әхмәтҗаннар исә,

киресенчә, өметләрнең акланмавыннан ачыргаланып, йөрәк авыртуына түзә

алмыйча дөньядан ваз кичкән кебек.

Әлбәттә, күпсенеп әйтүем түгел, ләкин Мостай Кәрим дә беркадәр өлгеррәк

булса, «Россиянмын» шигыре өчен яңа чор алдында җавап тотмас иде. Аның

бер интервьюсы истә калган.

Журналист:

– Сез һаман да үзегезне русияле дип саныйсызмы?

Шагыйрь:

– Әйе, мин үземне һаман да русияле, россиянмын, дип саныйм. Чөнки

туган илеңне яратмас өчен йә шыр надан, йә бик явыз кеше булырга кирәк...

Цитатаны хәтерләгәнчә китердем.

Эш шунда гына: кайсы территорияне туган илең дип саныйсың бит...

 

Унбишенче кыйтга

(Датасыз)

...Туксанынчы елларда хакимият-милләтчеләр-халык коалициясе көчле иде.

Бу төшенчәләр бербөтен, бер сүз, бер күренеш булып яңгырый иде.

«Татар!» булып яңгырый иде...

Бүген мәсьәлә тулысы белән үзгә: хакимият – биектә, еракта; халык – төптә;

милләтчеләрнең кая икәнлеген беркем дә тәгаен әйтә алмый.

Җитмәсә, рух та элекке түгел – сынды. Дәрт тә сүнде.

Хәвеф кенә шул ук калды.

Борис Гребенщиков җырлаганча: «И люди, стрелявшие в наших отцов,

строят планы на наших детей...»

 

Уналтынчы кыйтга

(Июль, 2013)

...Куркыныч, соры, салкын бина. Түбәләрендәге шифер соңгы тапкыр

кайчан алышынгандыр... Авыр тимер ишекләр аша эчкә үтсәң, идәндәге

линолеумда ямау өсте ямау – калайдан, җитмәсә; котсыз таш баскычлар;

бүлмә арасындагы ишекләре ничә кат буялып, аннары кубып, аннары яңадан

буялып, тәмам ямьсезләнеп, шадраланып беткән. Әлбәттә, буяу аяк астына

да тамгалаган (аккалаган хәтта): рам буйлап түзем, тын гына үтәргә тиешле

пумала, исерек йөртүче утырган йөк машинасы кебек, шуышып, юл кырыена

– пыялага чыккалаган. Беренче каттагы тәрәзәләрдә – тимер рәшәткә.

Мин хәзер бәби табу йортын сурәтләдем.

Минем улым шундый шартларда дөньяга килде.

Баланың биредә кычкырып елап җибәрүе тагын да шөбһәләндерә, барлы-юклы,

кирәкле-кирәкмәс уйларга этәрә: әллә иң-иң әүвәл күргән тирә-юненең

шыксызлыгыннан ризасызланып «кая килеп чыктым мин?» дип ачыргалануы,

«нинди котсыз җир!» дип куркып үксүеме бу?..

 

Унҗиденче кыйтга

(Июнь, 2014)

...Салават күперендәге җете буяулардан тыш, җиһанда тагын меңәрләгән

кара-караңгы төсләр һәм төсмерләр булуын чамаламаган нарасый эчпошыргыч,

елмая да белмәгән дөньяны сискәндереп көлә-көлә, Җир шарының кыл

уртасында чүгәләп, чуар күбәләкне сыйпарга үрелә...

Шулвакыт минем йөрәк, сугып төшерелгән бәллүр ваза сыман, таш

диварга оча һәм авыр уй кыйпылчыклары булып, бөтен тирә-юньгә чәчри,

җанның һәрбер күзәнәгенә барып кадала. Йа Раббым! Дию пәриләре илендә

бу фәрештә валчыгын ни көтәр соң? Кем булыр ул? Нәрсә күреп үсәр? Мохите

– пычрак, шыксыз, соры йортлар; әдәпсез, әхлаксыз, намуссыз, ялганчы,

оятсыз, вәгъдәсез, ямьсез, куркыныч кешеләр; зәвыксыз, имансыз, буш, ялган

«мәдәният», «әдәбият»... Уңыш казанырлык кеше булыйм дигән һәркемгә яңа

дәвер нибары бер шарт куя, аңардан бер генә сыйфат таләп итә – шомалык.

Шуңа ирешү кирәк.

Бик күңелсез заманаларда яшибез... дип өзәргә тел кычытты да икеләнеп

калдым. Үзгә еллар бәйләмендә гомер кичереп, аларны үз чорың белән

чагыштырып карадыңмы әллә? Замананың кайчан җиңел булганы бар?

Инкыйлабка кадәр, инкыйлабта, инкыйлабтан соң? Сугышка кадәр, сугышта,

сугыштан соң? Ләкин... ул еллардан аермалы буларак, безгә (миңа?) хәзер

кечкенә, бүгенге көн кыйммәтләре белән янәшә куйганда, тәмам пүчтәк кенә

бер нәрсә җитми: өмет. Киләчәккә өмет. Иртәгәгә.

 

Эңгер

Бүген минем отпусканың соңгы көне.

Бүген мин тагын бер җәем белән хушлашам.

Кояш, тәкъдиренә карышмыйча, салкын билгесезлеккә тәгәри.

Яшьлегеннән яшьнәп торган ямь-яшел агачка багам. Талгын җилдә аның

яфрак-яфрак җетелеге куба. Ул күз алдында фәкыйрьләнә, зәгыйфьләнә.

Ул, җәһәннәмнән туфракны ертып чыккан чандыр шәрә кул шикелле, кәкре

бармакларын тырпайтып, болай да соң сулуын алган кояшка үрелә, аны

йолкымакчы була...

Яшел келәмгә салынган ямаулык сыман брезент өстендә ни-нәрсәләрдер

эзләп (һәм, күренгәнчә, тапмыйча), мәш килгәннән соң, хатын-кыз,

икәүләшеп:

– Кибетне урап кайт инде, – дип ялварды. Дөньяларын онытып җил куган

оланнар, мин җавап биреп өлгергәнче, куанычларыннан чәрелдәп, ике ботыма

чат ябышты:

– Мин дә барам, мин дә барам, мин дә барам!

Сабыйлыкка карышып буламы соң? Үземнеке шунда ук машинага сикереп

менде. Кечесе, сеңелкәшнеке, аның артыннан калышмаска тырышты.

Озакламый без урманнан чыгу юлына борылдык.

Һичничек тынычлана алмаган оланнар телендә «әти» һәм «абый» сүзләре

ешаеп киткәч кенә, аларның баядан бирле минем белән «сөйләшеп баруы»

ачыкланды:

– Нигә Җир түгәрәк?

– Су нигә юеш?

– Карурманда кар бармыни?

– Нигә мин күзләремне күрмим?

– Нигә ташбака әкрен йөри, ул әллә бабаймы?

Еларга җыенган җиреңнән елмаерсың.

Футбол буенча дөнья чемпионатын хәерле-имин генә уздырып җибәргән

башкала, ниһаять, бушанып, тынычланып, сабырланып калган. Киеренкелек

кими төшкән.

Югыйсә бер атна элек сыңар шырпы чыгарып, ике бармак арасына

кыстыр – шул мизгелдә үк аңа дөрләп ут кабар төсле иде. Полицейскийлар

үз дөньяларына таралышкан. Шуңамы, юл читендәге куаклар да сирәгәеп

калган шикелле.

Тавышлар басылган. Төсләр уңа төшкән. Күк гөмбәзе кабаттан үз урынына

кайтып утырган.

Бәйрәм тәмам. Күн туптай шыгырдап торган тыгыз фикерләр генә баш

эчендә һаман капка таба алмыйча бәргәләнә...

Кибет ишегенә үрелүгә кесә телефоны тамак кырды. Хезмәттәшем Мәскәү

депутатларының каникулга җыенуы турында мәкалә җибәргән иде. Ахырдан:

«Алар быелга үз эшен эшләде», – дип тә өстәгән.

– Бертавыштан, – дип яздым мин, язганымны телдән дә кабатлап.

– Икәү каршы. Син ни хәлдә?

– Җәй бетте.

– Кыл уртасындамы?

– Иртәгәдән эшкә кадәр һәм эштән соң гына күренеп алачак кысмыр кояшлы

көннәр башлана.

– Иртәгәнең нинди булуы синнән генә тора.

Хатын тоттырган исемлеккә ябышып, кая сугылырга, нәрсәгә үрелергә

белмичә, Кытай диварыдай озын һәм киң товар киштәләре арасында адашып

йөргәндә, оланның олысы җиңемнән тартты:

– Әти, чүпләвек ал әле.

Ул чикләвекне шулай атый. Аның күзаллавында бу сүз чүп, чүпләү

мәгънәсеннән ясалган. Дәшми генә бер пакет алып әрҗәгә салдым.

– Әти, зурысын ал инде.

– Безгә кечкенәсе дә җитә, – дидем.

– Ну, безгә зурысы да җитә бит, – диде ул.

Янәшәдә нәрсәнеңдер челпәрәмә килүен ишеттем. Иреккә чыккан тозлы

помидор малайлары рәхәтләнеп таш идән буйлап йөгерешә иде...

– Ватылдырдым, – дип, үз гаебен танып, ихлас күңелдән баш иде кече

олан.

Авыл ризыклары яныннан үткәндә, абыйлык, өлкәнлек (димәк –

гыйлемлелек тә) хисләрен күрсәтергә теләп, мөгаен:

– Тавык йомырка сала, – диде оланның зурысы.

– Ә сыер молоко сала, – диде кечесе. Мин шунда ук аны төзәттем:

– «Сөт», диген. Әллә син урысмы?

Ул бу сүзнең ни аңлатканын белми иде, ахры. Алай да, ачуланып әйткәч:

– Юк, – дип кырт кисте. – Мин әйбәт.

Елмаеп куйдым. Хәер, елмаюым озакка җитмәде.

Шушы нарасыйлар кемгә нинди зыян-зәүрәт салган соң әле? Нигә кара

җаннар калтырана-калтырана аларның авызына үрелә?..

Үзләре күрәләтә күзгә төтен җибәрә бит. Кәрт уенындагы кебек,

төшенчәләрнең мәгънәсен алыштырып уйный. Һичнинди сайлау мөмкинлеге

булмауны иң гадел сайлау мөмкинлеге дип ышандырырга тели. Капкынга

салынган бармак очы кадәр сыр кисәгенә ишарәләп:

– Юкса, ачтан үләчәксең, – дип куркыта.

Борылышта катырак каердыммы, күрше утыргычта барган язу-сызулар аяк

астына ишелеп төште. Машинаны туктатып, аларны җыештырырга керештем.

Мин биш ел матбугатта эшләдем. Ул арада ярыйсы гына язу язылган –

шуларны беркадәр игә китереп, китап итеп чыгарырга җыенам.

Хәзер мин үзгә җирдә эшлим. Бик җитди урын ул. Иҗаттан бик ерак

та.

Хәзер миңа уйлаганымны әйтергә, әйткәнемне язарга, ә язганымны

бастырырга ярамый. Ләкин мин бу хәлнең вакытлыча булуына өметләнәм...

һәм үземне, элеккечә, фәкать язучы итеп күрәм.

Мин бу китапны бик тырышып, вакланып эшлим.

Алай да, күңелдән корт китми: галәм киңлегеннән берәмтекләп сайлаган-чүпләгән

сүзләремнең кадер-кыйммәтен тоючы булырмы? Ун елдан? Егерме

елдан?

Оланның кечесе йоклап киткән иде. Өлкәне алга үрелеп:

– Әти, ә мин беләм Тукай нишләгән, – диде.

Олан шигъри әкиятләрдән озын-озын өзекләрне яттан сөйли. Бүреләрнең

Кәҗә-Сарык белән уртак тел таба алмавына үртәлә: ботка барысына да җитәр

иде бит, имеш. Кыскасы, белә ул Тукайны.

– Нишләгән?

– Үлгән, – диде олан.

Мин аны башыннан сөйдем.

Игътибарым кул арасына кергән кәгазьләрнең берсенә төште: «...кайчак

тешләреңне кыса-кыса, җаныңны ерткаларга теләгәндәй, күлмәк изүеңне

умырган чаклар була: барысы начар, үзең дөм сукыр, ә тирә-юнең дөм караңгы

кебек тоела башлый; бүгенгеңдә генә түгел, киләчәгеңдә дә яктылык шәйләнми

һәм мәңге шәйләнмәячәк сыман; егыл да үл менә... Ләкин чынлап еласа, сукыр

күздән дә яшь чыга, диләр бит, ә без бүген кызарынып-бүртенгәнче рәхәтләнеп

еларга сәләтле әле...»

Бу язманы укып чыккач, җанга беркадәр сабырлык иңде. Китапны тәмамлар

өчен яхшы кыйтга икән, дип уйладым. Ул булмаса, әлеге хезмәтемнең дә

мәгънәсе булмас иде. Алай гынамы? Ул булмаса, гомумән, яшәгән гомеремнең

дә мәгънәсе булмас иде. Төзәтмәләр белән чуарланып беткән кәгазь битен

читкәрәк алып куйдым.

Бүген егерме бише.

Үзем теләгәнчә яшәгән соңгы көнем.

Бүген мин җәй белән хушлашам. Хәер, нәрсә ул җәй? Юкә чәчәге исеннән

исереп айну арасы гына... Бүген мин тарихымдагы тулы бер чор белән

мәңгелеккә хушлашам.

Коры-сары өметләр һәм ышанычлар кебек чатнап-сынып, учак яна. Әле соң

түгел. Ләкин шунысы шиксез: тимер тартмада уйнаклаган тыйнак куз дулкыны

озакламый, хәзер менә, якты күздә, офык буйлап йөгерәчәк һәм гамьсезлектән

исәнгерәп утырган дөнья тоташ ут эчендә калачак...

Кем белә, бәлки, алай хәерлерәктер дә?

Кем белә, бәлки, ул очракта төн җитмәс?

Без кызган иттән авыз иттек. Хатын-кыз ду килеп мактанышса да, миңа

ул коры һәм тәмсез тоелды. Кибеттән җыйган тәм-том да һушымны алмады.

– Әти, морожный тәмлеме?

– Татарча туңдырма була ул.

– Тәмлеме соң?

Анысы һәркемгә берешәр тигән иде. Олан үзенекен юк итеп, хәзер өметле

күзләрен минем өлешкә төбәп тора иде.

– Тәмле.

Бу сүзләрдән соң нарасый, эче пошкан кешедәй, әрле-бирле йөренергә

тотынды. Үзенә урын тапмады. Аннары йөрәгендәгесен ачты:

– Әти, делиться татарча ничек була әле?

Мин туңдырманы аңа суздым.

Бала рәхмәт йөзеннән иренемә гаять сусыл, татлы йөзем җимеше тигерде.

Муеныма сарылып:

– Күзеңне йом, авызыңны ач, – дип башлады ул сүзен. Ризык тел өстенә

тәгәрәгәч: – Ә хәзер күзеңне ач, авызыңны йом, – дип тәмамлады.

Ул арада, урман читеннән дөбердәп узган поезд тавышы уятканмы, күз

төпләрен уа-уа кече олан торып чыкты:

– Мин йоклап бетердем.

Без ял итә торган урман читенең бер ягында – бүзәргән басу, икенче ягында

– бакчалар: яңгырдан соң шыткан төп гөмбәләре сыман, анда-монда калын

эшләпәле чуар йортлар таралып ята. Мин еш кына, оланнарны да ияртеп,

авылга охшаш шул тарафка юл тотам.

Бүген дә шулай иттем.

Кече олан карга санап барган җиреннән тамырга абынмакчы иде, беләгеннән

тотып алырга өлгердем:

– Егыла күрмә.

Бу гамәлем өлкәненә сәер тоелды, ул, энекәшен яклап, әллә аның өчен

горурланып хәтта:

– Соң, ул бит егыла белә, – диде. Аннары, иксез-чиксез кырга ишарәләде:

– Бу нинди чәчәкләр?

– Карабодай басуы.

Олан әле очсыз-кырыйсыз киңлеккә, әле миңа сынап караганнан соң,

барыбер килешмәскә булды:

– Ап-ак бодай басуы бит.

Мин бирегә шактый киң булып кергән юлның кинәт тар сукмакка әверелеп

калганын абайладым. Ул тагын да тараеп, аркылы яткан тимер юлдан соң

гына янә киңәя төшә һәм, ниһаять, офыкларга барып тоташа иде. Оланның

кечесе бер урында таптана-таптана мәгърип белән мәшрикъны барлаганнан

соң, ихлас борчылып:

– Адаштык, – диде.

– Юл бар бит әле, – дип, аңа каршы төште өлкән олан. – Димәк,

адашмадык.

Мин тынып калдым.

Ишеткән сүзләремне кат-кат күңелемнән кичердем.

– Елмай, әти, – диде олан.

Сабыйлыкка карышып буламы соң? Әллә ничек хәл-халәтем җиңеләеп

киткәндәй тоелды. Әйтерсең, күкрәк турыма бертуктаусыз тибеп юанган авыр

албасты җилкәмнән төште. Күңел төбенә җыелган терекөмеш хисләр таралды.

Мин ерак офыкка төбәлдем.

Без, әлбәттә, шлагбаум каплаган юл аша исән чыгачакбыз.

 

Соңгы кыйтга

(Датасыз)

...Милләтемә карата беркайчан да ышанычымны җуймадым мин. Хәзер дә

җуймыйм. Киләчәктә дә, Аллаһ боерып, зиһенемдә калсам, җуярга җыенмыйм.

Әлбәттә, кайчак тешләреңне кыса-кыса, җаныңны ерткаларга теләгәндәй,

күлмәк изүеңне умырган чаклар була: барысы начар, үзең дөм сукыр, ә тирә-юнең

дөм караңгы кебек тоела башлый; бүгенгеңдә генә түгел, киләчәгеңдә дә

яктылык шәйләнми һәм мәңге шәйләнмәячәк сыман; егыл да үл менә... Ләкин

чынлап еласа, сукыр күздән дә яшь чыга, диләр бит, ә без бүген

кызарынып-бүртенгәнче рәхәтләнеп еларга сәләтле әле...

Димәк, барысы да ул кадәр үк начар түгел.

Бетәбез, дип, вакыт-вакыт артыгын хафаланабыз кебек. Безгә кадәр дә

шулай килгән. Инде, чираты җитеп, ниһаять, без дә шуны кабатлыйбыз.

Инерция буенча. Бу барлык халыклар, һәрбер кеше өчен табигый хис, әлбәттә:

курку. Киләчәгең, нәселең өчен курку. Әле дә ярый ул бар. Чөнки моңарчы

шул хис безне исән-имин яшәтеп килде, җырларыбызны, әкиятләребезне,

бөтен халык авыз иҗатын, гомумән, сәнгатьнең һәр төрен – сөлге чигүдән

алып шигырь язуга кадәр – югалттырмыйча, саклап, гасырдан-гасырга

тапшырттырды. Безгә аннан һәрьяклап файда гына: курку булганда, күзгә йокы

керми, тынгысызланып, борчылып, уйланып ятасың. Алдан баручыга карап

үз хәлеңнән елыйсың, артка карап юанасың. Бездә, татарда, бу хиснең әлегәчә

сакланып килүе – куаныч! Бу – авызлыгыңны кимереп, өзәргә тырышырга,

алга тартылырга, үрелергә, тешең-тырнагың белән тормышка ябышып, өскә

күтәрелергә өстәмә стимул, мотиватор бит! Тук кеше ризык турында уйламый

ул. Шулай ук ирекле кеше богау турында уйламый. Шулай ук сау кеше,

хастадан аермалы буларак, чир турында, бигрәк тә – үлем турында уйламый...

Татарга, кызганычка каршымы, бәхеткәме, рәхәткә омтылу да хас шул.

Иртәгә рәхәт чигәр өчен ул бүген тәмугка керергә риза: шахтага да төшә,

Себергә дә китә, япан кырда заводлар да кора. Шушы хис харап итә дә инде

безне. (Бу хисне икенче төрле тырышлык та, диләр әле.) Тир түгеп, дәүләтләр

төзибез, кан-яшь түгеп, аны дошманнардан саклыйбыз, аннары, һәммә теш

кайраучының барлык тешләрен бәреп төшергәннән соң, иркен сулап,

көбәшишәкне салып, кулыбызга сука яисә без-шөшле алабаз; тагын бераздан,

иген белән читек тә җитәрлек булгач, түшәккә менеп ятабыз. Шулай йокыга

китәбез. Уяулык югала. Дошманның коелган тешләре урынына яңалары үсеп

чыкканын сизмибез дә. Шулай түгелмени? Ни диярсең, Болгар? Җитмәсә,

бер-беребез белән талаша, тарткалаша да башлыйбыз әле. Алтын Урда, аның

кыйпылчыклары – Казан, Кырым, Нугай... Ни диярсез?

Ул яктан, мәсәлән, урыс халкы бәхетлерәк: алар беркайчан да рәхәт

яшәмәгән.

Безнең соңгы ләззәт кичүдән соң биш гасыр айныган юк инде. Нишләтәсең?

Иң мөһиме – курку хисе югалмасын.

Күңел тынычлыгы һич ярамый безгә!

Күңеле тыныч татар бүген маңкортка әверелә...

Иманым камил: бу милләттән Илаһ йөзен чөермәде әле. Ул торымнан-торымга

безгә мөмкинлек биреп кенә тора. Нигә еракка китәргә? Узган йөзнең

егерменче, туксанынчы елларын искә төшерик. Бер гасырга – ике, ягъни илле

елга бер тапкыр азатлыкка тиенү форсаты туган! Моңарчы ниятебезгә ирешү

насыйп булмады. Әйе, кызганыч. Ләкин тарих спираль буенча әйләнә, дибез

бит. Димәк, киләчәктә тагын бер мөмкинлек, ә анысыннан да коры калсак,

тагын бер мөмкинлек булачак әле! Шуңа әзер торырга һәм... шуңарчы исән

калырга гына кирәк.

Шәхсән мине барлык күңелсез уйлардан ныклы ышанычым яклый:

һәрвакыт болай бара алмый, барысы да берәр кайчан үзгәрергә, һичшиксез,

уңай якка үзгәрергә тиеш! Аллаһ Тәгалә кешене дөньяга яратты икән, тиккә

генә яратмагандыр бит? Мин (яки миллионлаган башка берәү) дөньяга татар

өммәтеннән булып туганмын икән – юкка түгелдер! Димәк, минем татарлыгым,

татарчалылыгым кешелек, дөньялык өчен кирәкле булган. Мин үземнең бөек

ханнар, бөек шагыйрьләр, бөек галимнәр телендә аралашуымны, алар телендә

– дөньяның иң камил телләренең берсендә! – язуымны беләм. Гәүдәмне

ураган тамырларда аларның кан җылысын, җан җылысын тоям. Үткәнемнең

шанлылыгын, данлылыгын, мәгърурлыгын исемдә тотам, бүгенгемнең

сорылыгын, күңелсезлеген таныйм, ләкин иртәгәмнең бүгенгедән генә түгел,

кичәгедән дә төслерәк, матуррак, шанлырак, данлырак, мәгъруррак булачагына

ышанам. Ә торыннарым миңа карап төкеренмәсен өчен, алар алдында хурлыкка

калмас өчен – тыйнаксыз тоелсам, кичерегез! – бүгенге сорылыгымда гадел

һәм дөрес яшәргә, булган егәремне, көчемне халкым, аның әдәбияты, аның

мәдәнияте өчен сарыф итәргә тырышам.

Бәгъзеләр хәтерли булыр (хәтерләмәсә дә зарар юк): суверенлык кояшы

астында үсеп, шул кояшның баеп барышында буйга җиткән чакта мин

әдәбият мәйданына «Ышанам халкыма!» дигән бисмиллам белән аяк бастым.

Әлегәчә ул шигыремә дә, үз шигаремә дә хыянәт иткәнем юк. Ышанам! Мәңге

ышаначакмын! Сөембикә үле бала табып, үзе вафат булса да, Болгар манарасы

ишелеп, Җәгъфәрне таш басса да, минем ышанычым барыбер чеметем дә

кимемәячәк. Мин милләтемнең сау калачагына, тернәкләнеп китәчәгенә

ышанам. Авыр туфрагының җиңел булуын теләп, каберенә кемсәләрдер

йомарлам-йомарлам балчык ыргытканда да, аның, кәфенлеген ертып, «Яшим!»

дип оран салачагына ышанам.

Мин шуның белән бәхетле.

Мин ул бәхетне сезгә дә телим.

2010 – 2019

 

Тәмам.

 

"КУ" 12, 2019

Фото: "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: