Кеше күңеле – кара урман... (хикәянең ахыры)

ХИКӘЯНЕҢ БАШЫН МОНДА УКЫГЫЗ.

Ә көннәрдән беркөнне безнең урамда бер яңалык булды: Гөлсинур апаларга ерак Себер тарафларыннан энесенең улы кайтып төште.

Шәмдәй төз гәүдәле, зәп-зәңгәр күзле бу егет хәрби киемнән иде. Озын шинеле дә, башына кигән фуражкасы да төс-буена шулкадәрле килешә ки, аның янәшәсенә безнең авылның бер генә егетен дә якын да бастырырлык түгел иде. Хәрбиләр генә кия торган, аякларына сыланып торган итекләре көзгедәй ялтырый, төбәлеп карасаң, мөгаен, үзеңне дә күреп буладыр әле...

Егет кайтуга, авыл өстенә сүз китте: өйләнергә кайткан икән, диделәр. Бик еракларга, чит илләргә җибәрәселәр икән аны. Тик ялгызына гына андый ерак якларга бару рөхсәт ителми икән. Гөлсинур апача әйтсәк, «бик перспективалы егет» ди бу хәрби кеше.

Әлбәттә, моңа туры килерлек кандидатура безнең авылда берәү генә, ул – Гүзәлия апа иде. Саф күңеле аның күзләреннән үк күренеп тора! Сөйләшүеннән үк сизелә. Якты күңелле кешеләрне эзләп килүчеләр дә була икән, аларны кайдан да бер эзләп табалар икән шул...

Икесе дә тиң икәнлекләрен сизенеп микән, алар үзләре дә бер-берсен бик тиз күреп алганнар. «Күңел ят булмаса, кеше ят түгел», – ди минем әби. Дөрес әйтәдер ул. Бер дә ят дип тормаган Гүзәлия апа, кияүгә чыгарга да ризалык биргән.

Аларның ап-ак туй күлмәкләре киеп, язылышып кайтуларын да бөтен авыл хәтерлидер кебек әле. Ак болытка тиң иде Гүзәлия апаның күлмәге. Җиңнәре дә тавис кошы канатларыдай кабартып тегелгән, җитмәсә, муен тирәләре энҗе-мәрҗәннәр белән каелган. Туфлиләре исә кытай чынаягы кебек ап-аклар иде...

Әйе, хәтерлиләрдер, чөнки бу кадәр дә матур парны авылның моңарчы күргәне дә булмагандыр сыман.

Тик... матурлык ул бәхет түгел икән әле...

Икенче көнне «Гүзәлия киткән» дигән хәбәр бөтен авылны сискәндереп җибәрде.

Туй күлмәкләрен карават башына элеп калдырган да таң алдыннан Гүзәлия апа кай тарафларгадыр китеп тә барган...

Әле дә аларның туй балдаклары Гөлсинур апаларның сервантында, чынаяк тәлинкәсендә тора... Тузан утырган саен, ничектер тоныклана баралар сыман тоела алар миңа...

Авыл өстеннән башкалардан биектәрәк оча торган кош сыман иде ул Гүзәлия апа, шуңа аның бәхетсез язмышына тел белән түгел, күңел белән дә кагылучы булмады кебек...

Бу хәлдән соң Хәмидә әбиләргә башка укытучылар фатир төште. Яшьлекләре гүзәл, үзләре горур иделәр. Аларны да Пәттери озаткалады. Тик Пәттери дә элеккеге Пәттери түгел иде инде. Ул, клубтан кайтканда, кызлар белән һаман бертөрле сөйләште. Сөйләшүе сулышыдай җиңел иде.

–Гүзәлия миңа елап-елап хатлар яза, – дип башлый иде ул сүзен.

– Елаганын каян беләсең соң? – дип сорап куйды бер тапкыр укытучы Дания апа.

– Дәфтәр битендәге карасы агы-ы-ып-агы-ы-ып төшкән, – диде Пәттери.

Дания апа да хәйләкәр. Монысын уйлый белә микән дип бирә инде ул шундый катлаулы сорауны. Гүзәлия апа дигәндә, белмәс сиңа!

Әңгәмә тынып калган арада, борынга кычыткан исе бәрелә. Юл буендагы куаклар уйчан гына шаулашалар. Койма буйларындагы үлән арасында чикерткәләр сайрый. Күңелле булып китә...

– Алайса, нишләп барып алмыйсың соң аны? – Монысын Дания апа ихласлык аша сорап куя.

– Сине озатырга куштылар бит әле менә, – ди Пәттери, бик зур эш башкарган кыяфәт чыгарып.

Исәрләрдә дә мәхәббәт була икән ул. Гүзәлия апа авылдан чыгып киткән атнада ук, Пәттери өстенә солдат шинеле табып киде. Итекләрен дә

кемнәрдәндер эзләп алган бит. Фуражка юллап бирүче генә булмагандыр, ахрысы. Ул, төп-төз басып, Гүзәлия апа яраткан теге хәрби кешегә охшатып йөрергә дә өйрәнгән иде...

Вакытлар үтте. Инде кызлар, кайсыдыр егетнең озатуын теләмәсәләр, үзләре үк Пәттерине култыклап алалар да: «Әйдә, бүген мине озатып куй әле», – диләр. Әлбәттә, ризалаша Пәттери. Ул Гүзәлия апа турында шулай өзгәләнеп тагын кемгә, кайда сөйли алсын соң?!

 

Инде буыннар алмашынды. Пәттери элек бездән күпкә олылар белән клубка йөрсә, хәзер инде ул безнең арада да үз кеше. Уртада һаман Пәттери биеде.

– Пәттери, сальто! – дип кычкырдылар аңа армиядә хезмәт итеп кайткан егетләр. Армия хезмәтендә булмаса да, сәнгать мәсьәләсендә ул теләсә нинди сүзне аңлый, шинелен тиз-тиз салып бер читкәрәк ташлый да һавада мәтәлчек ата башлый иде.

Җырла дисәләр дә ялындырып тормый:

Ай югары, ай югары,

Айга менәсем килә.

Айга менеп, түбән карап,

Сине күрәсем килә, –

дип, кысаларга һич буйсындырмыйча, җыр суза. Гармунын алып килгәндә, кычкыртып уйнап та җибәрә. Җыр һәм моң әллә ни чалымланмаса да, Пәттери уйнап җырлаганда, күтәренке рух өскәрәк калкып чыга иде...

Җанында мәхәббәт бар иде шул аның...

* * *

Язмышларыбыз читтә язылган булып чыкты, без барыбыз да авылдан аерылдык. Чит якларга китеп тормыш кордык.

Авылда хәзер кеше дә юк дисәң, дөрес була микән инде? Бәлки, дөрестер дә. Чөнки авылны урам саен берничә карчык, шул исәптән минем әни һәм Пәттери тотып тора. Хәер, әз-мәз картлар да бар әле барын.

Пәттери булганда, авылда күңелле. Ул, без кайтканны күрсә, каршыга йөгереп чыга:

– Сәлам, күрше, – ди. – Кайттыгызмы? – ди.

Күрше үк булмасак та, авылда кеше калмагач, бар да күрше инде аңа.

Ир-егетләрне күрсә, ихлас сөенә:

– Кая үсәсеңдер, кайткан саен үсәсең син, әй, – дип, аларның башларыннан сыйпый.

Бер тапкыр мин аның шулай дия-дия түбә чәчләре коелган Гамир абыйның башыннан сыйпаганын да күрдем...

Без бу юлы кайткач та Пәттери өйгә килеп җитте. Телевизоры ватылган икән.

– Миннән качтылар кешеләре. Сөйләшмиләр дә, мине ишетмиләр дә, – диде.

– Алып кайтып бирегез шуңа бер телевизор, – диде әни. – Бөтен йомышыбызны тыңлый бит ул, бичара. Телевизор бик кирәк аңа. Теге Хәмидә әбидә торган иде бит әле Гүзәлия исемле кыз. Шул күренмәсме дип карый инде ул аны...

Кичтән без шкафларны күчердек. Шулай аш үткәрергә урын әзерләдек. Күтәрешергә Пәттери йөгереп килеп җитте. Җен урынына эшли ул.

Әни шул тикмәгә генә:

–  Ярый әле Пәттери бар, бөтен эшебезне кырып сала,  –  димидер.

Авылда яшьләр булса, Пәттери һаман җырлап-биеп күңел дә ачар иде әле, һаман кызлар озатыр иде. Нишләтәсең авылның язмышы башка яккарак юнәлеш алгач?..  Язмышны үзебез язабыз дисәләр дә, үзебез генә язмыйбыз бугай шул аны...

Ярый әле Пәттери бар... Югыйсә, көннәр көзгә авышу белән, ялгыз карчыкларны да, кыш чыгарга дип, балалары бәрәңге, кәбестәләре, ярты хуҗалыклары белән бергә шәһәргә төяп китәләр... Ә Пәттери кала. Аның кебек тотрыклы һәм туган җиргә тугрылыклы бер генә җан иясе дә юк бугай безнең авылда...

 

* * *

Ашка ике-өч сәгатькә алданрак, иртүк килеп керде ул.

– Иртә бит әле, көтә-көтә арырсың инде, Фәтхерахман, кешеләрне сәгать тугызга гына чакырган идек, – диде әни аңа.

– Миндә сәгать юк бит, – дип җавап бирде ул, беләзегенә бармагы белән төртеп.

Аның сәгатьне белмәве бөтенләй истән дә чыккан.

– Ашка соңга каласым килми минем... – диде һәм, шинелен салып, алгы бүлмәгә табын артына ук кереп утырды.

Миңа аның чын исемен ишетү бераз сәеррәк тә тоелып китте. Чөнки ул биш яшьлекләр өчен дә, унбиш яшьлекләр өчен дә, туксан биш яшьлекләр өчен дә бары тик Пәттери иде. Аның башкача беркем дә буласы килмәде кебек.

Хәер, минем яшьтәшләрнең дә инде күбесе әби-бабай, итәкләренә оныклары кунаклады. Кайсының чәченә тузганак мамыгыдай чал төште, кемнеңдер авыз-күз тирәләрен җыерчыклар ергалады. Ярты авыл зиратка күченеп бетте. Һәммәсенә мәңгелек йортны Пәттери әзерләште. Кабер казу аның өчен берни дә түгел: көче ташып тора чөнки, ә калганын ул уйлый белми иде... Пәттери генә картаймады. Минем әби: «Җүләр картаймый ул», – ди торган иде. Әбием хаклы булгандыр инде, мәрхүмә.

 

Хәер, Пәттери картаймавы белән дә авылның хәтерен саклый, үзе дә белмичә, бай тарихын, рухын тотып тора кебек тоела...

Ә аштан соң без, районга барып, аңа зур телевизор алып кайттык. Моңа язга чыккандагы кебек куанды, бичара. Гармуны тузмаса, бәлки, күрекләрен кубара-кубара тартып, сөенечен уртаклашырга урамга ук чыгар иде. Бәлки, күрше авылларга ук төшеп китәр иде... Хәер, теге ерак еллар ышыгында калган язларда да күрше авыллардан Гүзәлия апаны эзләп йөрмәде микән әле ул?! Кеше күңеле – кара урман, диләр бит, кемнәр генә белеп бетерсен соң аны?!

...Пәттеринең телевизорлы булуына үзебез дә сөендек. Чөнки безнең авылда әле мәхәббәт яши... Кем белгән, бәлки, яңа экраннан Гүзәлия апага охшаган гүзәл бер кыз сыны да чалымланып китәр әле...

фото: pixabay.com

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: