Кадер (хикәя)

Тагын шушы коридор. Ярым караңгы, дистәләрчә еллар ремонт күрмичә,

һавасына, стеналарына төрле исләр сеңдергән бер өметсез бушлык. Монда

бәхетле кеше кермәс: бары тик чарасы калмаган, тормыш тарафыннан авыр

сынауларга дучар ителгән үксезләр булыр. Аларның кыяфәтләре дә шундыйрак

– төксе чырайлы, төссез киемле, күзләрендә рух юк... Мине дә монда шатлык

китермәде, түземлегем бетеп, өметем өзелеп, бар нәрсәгә дә «бигайбә» дигән

халәтемдә узган-кичергәннәремә нокта куяр өчен килдем...

Нәрсәдән башланды бу бәхетсезлек? Аның башы да булмады кебек. Ике

сукмак бергә кушылмады, бары тик шул гына... Шуңа аларны аерырга да күп

көч кирәк түгелдер дип, мин дә беркөнне монда аяк бастым.

Ләкин ялгышканмын, эшнең бу ягы шактый авыр булып чыкты: яхшымы,

яманмы, ләкин көйләнеп, бер калыпка салынган тормышны җимерү җиңел

түгеллеге көн кебек ачык иде...

Кәгазь тутыру, гариза язу эшләре белән матавыкланып, ике-өч тапкыр киләсе

булды. Узган-барганга сораулар биреп, аптырап ишек шакып йөрүләр, көтеп

торулар... Бу караңгы озын коридорларда тәҗрибәле кешеләр табылып торды,

аңламаган әйберләр җае белән аңлашыла барды... Үз башыннан кичергән

кешеләр, яисә шушында сәгатьләр буе суд утырышын көткәндә ишеткәннәрен,

белгәннәрен сөйләүчеләр, тәҗрибә уртаклашучылар табылып торды.

Араларыннан берсе белән еш очраштык – ул миңа караңгы тарлыкка иректән

ялгыш кына килеп кергән кош кебек күренде. Бу мохит кешесе түгел иде – ап-ак

киемнән, озын кара чәчләрен күпертеп өскә җыйган, хуш ис бөркелеп торган

затлы бер хатын. Кабат очрашканда, нәрсәдер сорадым, ул бик тәфсилләп

җавап бирде һәм без сөйләшеп киттек.

Адвокат булып эшләгәнен әйтте, шуңа күрә шөгыле аны суд бинасында

йөртә, ләкин – холкы яисә һөнәр үзенчәлегеме – бу гомум бәхетсезлек,

төшенкелек арасында да аның йөзендә һәрвакыт елмаю, күзләреннән нур

агыла иде.

Яшебез чама белән бер тирәдә булганлыктан, без тиз генә уртаклык та таптык:

бер чорда бер үк югары уку йортын тәмамлаганбыз, бер үк елларда студент

тормышы белән яшәгәнбез, икебез дә алтын бишектән төшкән шәһәр кызлары...

Ике җөмлә белән генә мин монда китергән максатымны әйттем дә авызымны

артык ачмадым – яктылык, бәхет бөркеп торган хатын янында үземне өшеп

күшеккән кош кебек тоясым килмәде. Ә әңгәмәдәшемнең сөйлисе килә иде,

ул сөйләде дә сөйләде.

– ...Әле генә ялдан кайттым, диңгез буенда ике атна яшәдем, яшәүнең

ләззәтен татыйм... Кояш, ком, фирүзә диңгез. Су чаңгысында йөрергә өйрәндем,

шундый кызык икән ул, башта тозлы су йотып рәхәтләндем!.. Җәннәттә бөтен

дөнья онытылып тора, андагы матур манзаралар, саф һава, искиткеч җылы,

хуш исле төннәр...

(Беләм, беләм мин ул җәннәтне... Әти безне гаилә белән ике-өч елга бер

диңгезгә алып бара иде. Ул вакытта, кечкенә булгангадыр инде, анда уздырган

атналар бик озын тоелды, диңгезе дә, кояшы да туйдыра, өйгә кайтасы

килә башлый иде. Әти: «Шушы көннәрнең никадәр зур бәхет булганын

үскәч аңларсың әле, кызым», – дип әйтә иде. Хәзер аңладым инде: әти

һәрвакыттагыча хаклы булган. Ничә ел ял күрмәдем, диңгез турында сүз дә

юк: балалар кечкенә, артык акча да юк, өйне дә ташлап китеп булмый, ләкин

иң мөһиме – арабыз ахыр чиккә җитеп бозылды, андый халәттә диңгездә ял

итү турында уйлап буламыни?..)

– ...Ләкин андагы ирләр артыгы белән актив, ялгыз килгәнемне аңлагач,

һич тә ирек бирмәделәр. Дорфалык юк, әлбәттә, танышырга телиләр, матур

сөйләшәләр... Ләкин мине алар кызыксындырмый, күңелем ятмый, чит кеше

чит инде... Мине Казанда якын кешем көтә, ялга бергә килә алмадык, гаиләсе

бар, шуңа күрә минем дә ялым ял булмады, тизрәк кайтып җиттем менә...

Без аның белән рәсми бер чарада таныштык, ничектер очраклы рәвештә

урыннарыбыз янәшә туры килде. Кайчакта чит кешегә эчеңне ачып сөйләве

җиңелрәк, сөйләшеп киттек. Мин иремнән күптән аерылдым, хыянәтен гафу

итә алмадым. Йөрәгемне җәрәхәтләде, ничәмә-ничә ел ирләрдән читләшеп

яшәдем, һәрберсендә хыянәтче, коры кулланучы күрдем. Ә бу кеше белән

аралашканнан соң эчемдәге боз эри башлаганын сиздем. Ул да тормышын

сөйләде. Хатыны, ике баласы, яраткан эше, дуслары, һәммәсе бар... Ләкин

гаиләсендә тынычлык юк, көн дә гауга, көн дә тавыш, ди. Өйләнгәндә дә,

кызны бик үк яратып бетермәгән, ләкин юньле, акыллы хатын булып чыккан,

өйне, балаларны карый, үз эшендә дә дәрәҗәсе бар, тик... Арада мәхәббәт

булмаса, бернәрсәнең дә тәме булмый икән, ди.

(Аңлыйм, аңлыйм мин сине, чибәр хатын, ни әйткәнеңне һәр күзәнәгем

белән тоям...)

– ...Мине мондый итеп сөюче тормышымда булганы юк. Ул шундый ягымлы,

аның һәр хәрәкәте йомшак, сак, әйтерсең, мин бер нәфис бәллүр ваза, ялгыш

кагылсаң, ватылырмын кебек. Йа Алла, кайлардан насыйп булды мондый яр?..

Хатынның күзләрендә яшь күренде, ул чын күңеленнән хисләнеп сөйли

иде. Чит кешегә йөрәген ачуы да аңлашыла – ташыган фикер-тоемлауларын

бераз тышка чыгарып, бәлки, анализлап карыйсы килгәндер.

Эчемнән янып, күзгә күренмәс яшьләр белән елап тыңладым – гомер буе аз гына

булса да, наз тоеп яшисем, сөю-мәхәббәт эчендә йөзәсем килде, ләкин ирем миңа карата гел коры булды, холкы шундый: ягымлы сүз әйтмәс, хисләнеп кочакламас...

Күңеле чиста, юньле кеше, ләкин һич андый хәрәкәт-сүзләргә һәвәс түгел.

– ...Бүләкләре дә бик зәвыклы, нәкъ минем өчен сайлап алынган әйберләр.

Аларга аеруча зур игътибар бирә, күптән түгел мине көчләп диярлек эчке кием

кибетенә алып керде: «Бергә сайлыйбыз, матур гәүдәңне тагын да матуррак

итеп күрәсем килә», – диде.

(Минем «кылт» итеп исемә төште: бер-ике ел элек матур эчке кием киясе

килеп (балалар үсте, имезәсе юк, гәүдәм дә элекке кыяфәтенә кайткан иде),

шундый кибетләргә кергәләп йөри башладым. Хатын-кыз челтәр-фәләнгә

мөкиббән китә бит инде ул... Ләкин теләгемә ирешә алмадым. «Нәрсәгә кирәк

ул сиңа, син болай да нормальный» дип, ирем туктатты. Чыннан да, ул әйткәч,

булды бит инде, аның өчен тырышмакчы идем...)

Суд залыннан бер төркем кешеләр чыкты, әңгәмәдәшем кузгалды: аның

мөштәрие килеп җитәргә тиеш иде. Минем дә саклап утырган бүлмәмә хуҗасы

төшке аштан кайтты. Саубуллаштык.

...Урамда караңгы төшкән иде. Салкын җил, шыксыз яңгыр сибәли.

Кайтышлый кибеттән ипи алырга кирәк, балаларга берәр тәмле ризык та

онытмаска иде. Кичәдән пешергән шулпа бар, аш өлгертергә җиңел булыр

бүген. Барыбыз да сәламәт, шөкер, өебез бар, эшебез бар... Ләкин... Сулап

булмаслык дәрәҗәдә елыйсы килә иде. Беркайчан да кешедән көнләшмәдем,

чөнки аңлыйм: һәр кеше үз юлын үзе сайлый, үз тормышын үзе яши. Мин дә

кеше тормышын яши алмыйм, нигә көнләшергә?.. Ләкин... Ничекләр итеп

Ходай бер кешегә шундый хисләр, җылылык бирә, ничек аның юлына шундый

нечкә, сизгер, кайнар йөрәкле кешене чыгара да нигә миңа юк? Элек мондый

түгел идем, мин дә яндым, дөньямны онытып яраттым, ләкин язмыш салкын,

коры, игътибарсыз бер кешене бүләк итте...

...Бер ай чамасы вакыт үткәндер, инде кыш та килде, дөнья агарды, үзем

дә бераз тынычландым, буласы эшләр булыр, дидем, минем язмышым – бала

үстерүдер, дидем... Көннәрнең берсендә дус кызларым белән кафеда очрашу

билгеләдек. Күптән беркая барганым булмаганлыктан, кием шкафыннан озак

кына кием сайладым, ниһаять, очрагына туры килерлек киемем юклыгына

инанып, һәрвакыттагыча карадан киенеп («нәрсә кияргә белмәсәң, карадан

киен» дигән акыллы фикерне истә тотып), балаларны әни карамагына

калдырып, кафега юл тоттым. Ирем ул көнне соңрак кайтырга тиеш иде,

шунлыктан ул да каршы килмәде.

Тышкы караңгылык, салкын шыгырдавык кардан якты, җылы залга кергәч,

башка шәһәргә эләккән кебек булдым, бераз саташып киттем. Дус кызларым

утырган өстәлне күреп алдым да, тиз генә чишенеп, яннарына сыендым. Биш

минут уздымы-юкмы, инде мин башка бер халәттә идем – студент чакларым

искә төште, ике-өч айга бер «Ял» кафесына кереп, туңдырма ашап, әз генә

шампанский эчеп, чикылдашып көлеп утыра идек. Ул вакытта безне өметле

һәм әйтеп бетергесез матур хыяллар тулы тормыш көтеп тора сыман иде.

Әмма ул вакыттагы үземә бүген кызыкмадым. Буш хыяллар, фильмнардан

күреп, китаплардан укып, киләчәк тормышымның булмаслык моделен төзеп,

алданып яшәгәнче, хәзерге мин күп тапкыр кызыграк һәм тулы җанлы шәхес

бит... Яшәвемнең һәр якты мизгелен, куанычын йөрәгем, тәнем белән тоеп,

аңлап яшим, ичмаса! Дусларымны яратам, инде дистәдән артык ел таныш без,

алар алдында үземне акыллырак та, матуррак та күрсәтәсе юк, мин ирекле,

бер-беребезне ничек бар, шулай кабул итәбез, шулай яратабыз. Мин иркенәеп, арткарак ташланып утырдым, кызыл шәраб бераз зиһенемне

бутаган иде, күңелсезлекләр каядыр китте, уйлап куйдым: йә Алла, мин

шундый бәхетле – сәламәт балаларым бар, җылы өем, ашарыма ризыгым бар

һәм... әле дә якты өметләрем үлмәгән. Барысы да көенә килер, Алла боерса...

Залда да минем кебек бәхетле кешеләр утыра кебек иде, ярым караңгылык,

хуш исләр, тонык кына сөйләшүләр, йомшак музыка... Кинәт залның иң

ерактагы бер почмагында мин теге суд бинасында танышкан хатынны күрдем.

Каршында миңа аркасы белән бер ир утыра. Ярым караңгы булса да, хатынның

нәрсәдәндер рәхәтләнеп көлгәнен абайлап алдым. Бүген ул тагы да матуррак

күренде: утыруында, үз-үзен тотышында үз бәясен белгән кешедә була торган

зәвыклы иркенлек. Каршындагы ир нәрсәдер әйтте, хатынны кулыннан тотты,

тегесе дә тынып калды. Сөйләшүләре җитдиләнде кебек...

Мин эчемнән уйлап куйдым: йә Алла, бу хатын да бәхетен көтеп алган, аны

насыйп ярыннан мәхрүм итмә...

...Уйларымны ишеткәндәй, ир ашыкмыйча гына башын борды да минем

якка карады...

Дөньяда бәхетнең күләме чикледер, барыбыз да берьюлы бәхетле була

алмабыз... Бер кешегә килсә, икенчесеннән китәдер ул бәхет... Залның теге

башыннан инде күптән китеп, кайлардадыр адашып йөреп һәм, ниһаять, бәлки,

насыйбын табып, сызлаулы, яралы мәхәббәтем миңа төбәлеп тора иде...

 

Тәмам.

 

"КУ" 9, 2019

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: