Җиңү язы килгәндә... (хикәянең дәвамы)

Хикәяне башыннан монда укыгыз.

Хатирә
Мәрьям апа ялгыз карчык иде. Бердәнбер улы сугыш кырларында югалган.

Оныклар белән ташып торган бала-чага тавышлары да ишетелми аның җиргә иңгән

йортында. Тик йонлач мәче генә, ямь-яшел дәү күзләрен кешегә текәп, үзенең барлыгын

белдереп йөри.

Мәрьям апаның өе урман кырыендарак, башка йортлардан читтәрәк урнашкан.

Аның каралты-курасы янында гына колхозның ат абзары салынган.

Холкы буенча бик тә сабыр хатын, улыннан хәтсез вакыт хат килмәгәч, еш әйткәли

иде: «Ни язган – шул булыр. Язмыштан узмыш юк».

Кызлар килеп кергәндә, Мәрьям апа мичтән ипи ала иде. Ишекне ачуга, өйдәге

җылы ямь Нәрхәятнең йөрәгенә май булып ятты:

 – Әйдәгез, балалар, утырышыгыз, – дип, табын янында кайнаша торды.

Әмма кызлар башта үзләре ашамый. Алар Мәрьям апа әзерләп куйган башакны

атларына бирәләр. Дөньядагы барлык хайваннардан да Нәрхәят атларны бик жәлли.

Ник дигәндә, адәм баласының башына төшкән күп авырлыкларны ат кеше белән

бергә тарта.

Бүген кызлар өчен чын бәйрәм иде, чөнки өстәлдә ипи ята. Мондый вакытларда

Нәрхәят Ак Колагына да өлеш чыгара. Кыз абзарга кергәч, ат һәрвакыттагыча кешнәп

ала, колакларын тырпайта һәм, акыллы күзләрен тутырып, Нәрхәяткә карый. Бу кич тә

ул атын сыйларга булды. Нәрхәят Ак Колак каршына килеп басты, йомарлаган уч төбен

ачты һәм атның иреннәренә китерде. Кызның битенә җылы сулыш бәрелде. Ризыкның

тәменнән ләззәт табарга тырышкандай, Ак Колак ипине әкрен генә, ашыкмыйча гына

чәйни башлады. Рәхмәтле күзләрен кызга күтәрде. Нәрхәят шундук атның муенына

сарылды, башын дустының ал сынына салды.

Төн дә җитте. Өй эчен яктыртып торган керосин лампасының соңгы яктылыгы да

сүнде. Мәрьям апаның йорты караңгылыкка күмелде. Ләкин кызлар озак кына йоклап

китә алмадылар. Нәрхәят янында яткан алтынсу җирән чәчле, кара кашлы, яшел күзле

Гөлчәчәк әкрен генә сулкылдап елый иде.

 – Гөлчәчәк, бәгърем, ни булды?

 – Зөлфәт, сөйгән ярым, исән-имин генә булсын иде, – диде Гөлчәчәк, елавыннан

туктый алмыйча. – Ярәшергә өлгермәдек, бер-беребезгә сүз бирдек: ул – кайтырга,

мин – көтәргә.

 – Җаныем, елама, тукта. Алдан күз яшьләреңне түкмә. Ышан, Алла боерса, кайтыр

сөеклең. Яхшыга өметлән, бәгърем.

Нәрхәят ничек тә булса юатырга тырышты хезмәттәшен.

Тәмам изрәгән, дулкынланган дусты тәмле төшләр дөньясын гизгән чакта төн уртасы

иде. Нәрхәят үзе дә борчылды, борчылуданмы йокысы качты. Хәйран гына ачкан күзләрен

караңгылыкка текәп ятты. Аны да бит сөеп-көеп йөргән кеше бар иде. Озын буйлы, зур

колаклы, кара мыеклы, кайчан карама һаман авызы ерык – Гаяз. Авылда беренче гармунчы

саналган Гаяз бит ул. Хәзер дә кайдадыр еракларда аның йөзе гел елмаядыр кебек... Әмма

көчләп сөеп булмый шул. Егетнең ата-анасы да Нәрхәятне сорарга дип килгәннәр иде.

Йөрәктә мәхәббәт булмаса, күктән йолдызлар алып бирсәләр дә, бу хис тумый. Фронтка

киткәндә дә озата килмәде Нәрхәят. Ә Гаяз, һичшиксез, Нәрхәятне көткән.

Гаяздан ике хат килде. Берсе ата-анасына, ә икенчесе – Нәрхәяткә иде. Госпитальдән

язылган хат. Кыз күпме үкенде соңыннан, егетне кызганды. Үзен битәрләде, каты

бәгырьлелектә гаепләде. Ә бәлки Гаяз шушы вакытларда карлы кырларда соңгы

сулышын бирәдер. Кыз кинәт кенә сискәнеп китте, тәненә калтырау йөгерде.

 – Юк, юк, ул исән, исән! – курку һәм шул ук минутта өмет белән чыккан тавыш

караңгылыкка каршы яңгырады.

Менә ул Кызыл-Сарай болынында йөри. Болын зәңгәр чәчәкләргә күмелгән. Якында

көлеп-челтерәп чишмә ага. Ә ерактарак урман каралып утыра. Нәрхәяткә рәхәт, күңелле.

Зәңгәр чәчәкләргә карый, чәчәкләр – аңа. Бу бит чәчәкләр дә түгел икән, бу бит күзләр

һәм нинди таныш! Челтерәп аккан җырлы чишмә энҗедәй тигез тешләрен күрсәтеп

елмаймыймы соң аңа? Әйе, елмая, ләкин әлеге елмаю да шундый таныш Нәрхәяткә. Юк,

бу болын түгел, бу Гаяз аңа карый, аңа елмая...

Ниһаять, өмет чаткылары белән тулы күзләр авыраеп йомылды, карлыгачтай кара каш

астындагы йомшак керфекләр дулкын булып сирпелеп ятты. Гүзәл йөзле төн күперде,

куерды, назик канатларын тынгысыз җир өстенә җәйде, айлы карашын авылга төшерде.

Шулчак, күкне яктыртып, йолдыз атылды, мизгел – очкынланып зәңгәр биеклектә янар таш

бөртекләре коелды, аның балкышын Нәрхәят тә, башкалар да күрмәде. Бу бәхет йолдызы

иде. Мәрьям апаның йорты тынлык эченә чумды. Зәңгәр күкнең салкын кургашын итәгендә

шытып, бөртек-бөртек булып, энҗе-мәрҗәндәй, вак-вак кояшлар сибелде.

Сихри төн асыл йолдызлы таҗын киде.

 

Очрашу

1942 елның март ае. Кыш әлегә хөкем сөрә, үзенең өстенлеген бер дә бирергә

җыенмый кебек. Әмма яз карлы әсирлектән иреккә чыгарга ашыга. Һавада вакыт-вакыт

яз исе биткә бәрелә. Кар элеккеге сыман йомшак булып күпереп тормый.

 – Кызлар, сизәсезме, һавага яз исе кергән! – диде каракучкыл йөзле Зәйнәп һәм

рәхәтләнеп көлеп тә җибәрде.

Кояш нурлары аның битендә уйнап, әле бер кызга, әле икенчесенә күчеп

шаяргандай итте.

 – Кызлар, бу ботаклар миңа берәүнең мыегын хәтерләтә, – диде Гөлчәчәк, ауган

агач өстендә җитез генә кулындагы балтаны йөртеп.

 – Мыек дигәннән, үзем белән булган бер вакыйга исемә төште, – диде Минзифа.

– Моннан биш-алты ел элек безгә ерак туган тиешле ир кеше килде. Ул миңа һаман:

«Килен, булачак килен», – дип әйткәли иде. Ух! Шушы сүзләре ачуымны чыгарды!

Аның мыегы бар иде. Озын, куе. Күренеп тора: кадерләп кенә үстерә. Теге абзый

йоклап киткәч, аяк очына гына басып бүлмәгә кердем дә, озын йөзле кайчы белән –

кырт – хуш мыек. Әлвидаг.

Иртән торса – мыек юк. Гаҗәпләнүеннән яңагын сыпыргалады, мескен, борын

астын кармалады.

– Кызык булган бу хәл, – диде Гөлсем.

 – Кызыгы кызык та, ләкин ахырдан оятымнан кая керергә белмәдем.

 Гөлчәчәк бер сүз дә эндәшмәгән Нәрхәяткә күз төшерде:

 – Син нишләп моңсу бүген?

 – Йөрәгем еш-еш тибә, белмим, ни өчендер. Нидер көтә кебек.

 – Озакламый яз, яз килә. Шуңа йөрәккәең ашкынадыр, – дип куйды Гөлсем.

Авыр, саллы бүрәнәләрне чанага төяп бетергәч, бит-яңаклары кызарган Зәйнәп түзмәде:

– Уф, арыдым, кызлар, – дип, «Авыл көе»н каты итеп, көчле тавыш белән кычкырып

җырлый-җырлый чанага утырды.

Бездә биек таулар бар ла,

Тау астында таллар бар...

Урман әлегә тып-тын. Бәлки, шул тынлыктадыр аның тылсымы? Кайвакытта

куркыта торган, кирәк чакта күңелгә тынычлык иңдерә торган тынлык. Тавыш нинди

генә көчле булмасын, ничек кенә кычкырып җырлама, гасырлар буе үскән куе урман,

һичшиксез, үз эченә йотып калачак синең сагынуыңны, йөрәктән чыккан өзгәләнүеңне,

газиз кешеләрең турында юксынуыңны. Алар, синең якыннарың, күңелеңнән агылган

диңгездәй моңны ишетмәсләр кебек, ләкин урман һәр кечкенә генә сабагы, һәр бөртек

күзәнәге белән синең җырыңны үз эченә алыр, үз туфрагына салыр, шул туфрак

төпкелендә җәелеп яткан үз йөрәк тамырына сеңдерер.

 – Әй, кызлар, гөлкәйләр, сагындым мин туган авылымны, – дип куйды Зәйнәп,

җырын тәмамлап.

Урманда Зәйнәп җыры әле һаман да ишетелә кебек.

Талда – яфрак, миндә – сагыну,

Сездә нинди хәлләр бар?

Мәрьям апаның йортына җиткәндә, һәрвакыттагыча караңгы төшкән иде. Ак

Колакның бәкәл сөяге авыртканга күрә, Нәрхәят дустының хәлен белеп һәм Мәрьям

апа биргән май белән атның сызлаган сөяк турысын бәйләп чыгарга булды.

Мәрьям апаның йортыннан ат абзарына кадәр биш минутлык юл. Кызуырак

атласаң, ике минут эчендә барып җитәргә була.

Төн салкынча. Аяк астындагы кар атлаган саен шыгырдый. Нәрхәят туктады. Тирән

итеп сулыш алды. Кыз башын күтәрде, һәм карашы ай белән очрашты... Тиздән, бик

тиздән ул әнкәсенең җылы куенына сарылачак. Җылы туган өенә кайтачак. Берсеннән-берсе кечкенә, тиктормас энеләрен дә бик сагынды ул. Хәер, алтынчы ай бит инде.

Тирә-юньдә тып-тын. Әйтерсең лә шундый зур чиксез-кырыйсыз дөньяда ул

берүзе генә...

 – Чү! Бу нинди тавыш.

Нәрхәят каушап калды. Тынлык эченә колак салды. Әйе, әлеге тавыш чыннан да

ишетелә. Кеше ыңгыраша түгелме? Нәрхәят, сак кына басып, тавыш ягына атлады.

Ат абзары янына килеп җитәрәк, күләгәләнеп яткан кеше гәүдәсенә тап булды ул.

Нәрхәят, каушавын яшерергә теләгәндәй, ныграк тавыш белән дәште:

 – Кем монда?

 – Мин хәрби... – дигән җавап ишетелде.

Нәрхәят якынлашты. Ай яктысында кыз аны яхшылап күрде. Әлеге кеше чыннан да

хәрби иде. Госпитальдә дәваланганы да беленә: бүрек эченнән башына уралган марлясы

беленеп тора. Кара озын шинель, аркасында солдат капчыгы.

 – Мин хәзер, хәзер... – диде кыз, пышылдап. – Таяныгыз җилкәмә.

Хәрби кеше авырдан гына торды. Нәрсәдер әйтмәкче булды, әмма әйтә алмады,

кипкән иреннәрен ялап, салкын төкереген йотты.

Алар кергәндә, өйдәгеләр йокы хәстәре күрәләр иде. Караңгы кичтә билгесез ир

заты белән кайткан Нәрхәятне Мәрьям апа да бераз аптырап каршы алды.

Солдатның яраланган башыннан кан саркый башлады.

– Исемегезне әйтсәгезче, – дип сорады Гөлсем.

– Газинур...

– Газинур, түзегез, сезнең ярагыз ачылган. Хәзер мин повязканы алмаштырам, –

диде Нәрхәят, кулына чиста ак чүпрәк алып.

– Сез монда ничек эләктегез?

 Ир сөйли башлады:

– Мин үзем белән бергә иңгә-иң сугышкан дустымның... (тавышында калтырану

сизелде) авылын эзләп килдем, мари егете Байбадырны. Дустымның үләр алдыннан

әйтеп калдырган соңгы үтенечен тыңлап, әманәтен үтәргә дип килдем. Госпитальдән...

Ул күтәрелергә талпынды, ләкин арыган, авырткан гәүдәсе аякка нык баса алмады,

чайкалды һәм кире сәкегә ауды.

Нәрхәятнең йомшак кулы ирнең җилкәсенә орынды.

 – Сезгә торырга ярамый. Тынычланыгыз, – диде кыз.

 Хәрби кеше сүзен дә әйтеп бетерә алмады бугай. Шул арада аңын югалтты.

 Мәрьям апа үләннәрдән кайнатылган төнәтмәсен эчерергә ашыкты.

 – Хәзер йокыга китәчәк.

 – Иртәгесен мин аны район больницасына илтәм, – диде Нәрхәят. – Сузарга һич

тә ярамый.

 – Өзлегә генә күрмәсен, – дип куйды Мәрьям апа.

 Газинур саташты.

 – Яшәү нурым, асыл ярым, – дип, кемнедер чакырды.

Төн борчулы үтте. Кызлар чиратлашып авыруны карадылар. Берзаман сугышчыны

бизгәк тотты. Ул үз-үзен белештермәде: кочакка алгандай, кулларын җәйде, дерелди

башлады.

Нәрхәят авыруга салкын суда юешләткән сөлге куйды. Шулчак ир кеше кызның

кулын тотты. Нәрхәяткә кызу кайнарлык бәрде.

 – Үтенәм, китмә, китмә...

 – Юк, мин һичкая китмәм, – диде Нәрхәят. Утырган урыныннан йокыга талганын

да сизмәде ул.

Сугышчының өс киемен салдырганда, шинеленең эчке кесәсеннән очраклы

рәвештә кечкенә фото идәнгә төште, һәм бу кәгазь кисәгенә һичкем дә игътибар итмәде.

Нәрхәят әлеге фотоны икенче көн кич кенә күрде. Анда аның ахирәте Зәйтүнә иде...

 

Хикәянең ахырын сайтыбызда иртәгә укыгыз.

"КУ" 6, 2018

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: