Җиңү язы килгәндә... (хикәянең ахыры)

Хикәяне башыннан монда укыгыз.

Шомырт чәчәге

Язгы чәчү эшләре дә килеп җитте. Бөтен Кызыл-Сарай халкының: хатын-кызларның, яшүсмер, карт-корыларның көне-төне кыр эшенә җигелгән чагы. Ничек

эшлисең – шулай ашыйсың бит. Кечкенә һәм тату яшәгән авыл моны яхшы белә иде.

Нәрхәят тә тик тормады. Атын җигеп, сабанга чыкты, иген чәчте – бер сүз белән

әйткәндә, басудан кайтып та кермәде диярлек. Үз эшен бетерсә, тизрәк башкасын

эзләде.

 – Кызым, җитәр, талчыккансыңдыр, ял ит, – дигән әнкәсенә:

 – Юк, әни, мин армадым, – дип кенә җавап кайтарды.

Менә бүген дә кичен арып-талып кайтканнан соң, күз ачарга да көче калмагач, ул

сәкегә ауды һәм шундук йокыга китте.

Нәрхәят үзенә артык буш вакыт калдырырга тырышмады. Уй-хисләргә бирелеп китүдән

курыкты. ...Теге очрашудан соң өч ел вакыт узса да, Газинурны оныта алмады. Егетне ул

кызганды... һәм шул ук чакта йөрәгенең бер өлешендә сокланды да.

Кичен энесенә күлмәк тегеп утырганда, ачык тәрәзәдән сизелер-сизелмәс кенә хуш

ис килеп кергәндәй булды. Нәрхәят кинәт торды, тәрәзә янына килеп катып калды.

Күзен йомды. Тирән сулады. Ачыгып сусагандай, агачтан бөркелгән татлы истән

бер мизгел эчендә ниндидер әйтеп бетерә алмаслык җиңеллек, рәхәтлек тулган хуш

исне йотарга тырышты. Шулчак йөрәге дерт итте. Тәненә кайнар дулкын таралды.

Яшеренеп яткан хисләр ташкын булып ташый башлады.

Нигә, шомыртны ул моңарчы күрмәгән идемени? Нигә игътибар итмәгән?

Дүрт ел элек ачы салкыннарда өшеп корыган шомырт, яңадан яшь ботаклар җибәреп,

аның күз алдында янә гүзәллеккә күмелергә тора. Яңадан туу түгелме бу?!

Әмма Нәрхәятнең уйлары бүленде. Кечкенә энесе янына йөгереп килде дә озын

кара толымыннан тартты:

– Апа, апа, күлмәгем әзерме? – дип сабырсызланды малай.

– Әй, җанашым, онытылып торам. Хәзер. Җиңнәрен генә утыртасы калды, – дип

кенә әйтә алды ул.

Гаҗәп... Бу минутларда Нәрхәятнең йөзендә серле елмаю иде.

Зәйтүнәнең үз теләге белән ире артыннан фронтка киткәнен Нәрхәят белә иде.

Ахирәтеннән аңа ике хат килде. Берсендә ул хәләл җефетеннән башка яши алмавы

турында язды һәм икенчесендә, шул сәбәпле, сугышка шәфкать туташы булып баруын

хәбәр итте.

Соңгы хатта Газинурны һәм улы Илдарны ташламаска, аларны кайгыртуын үтенеп

язган иде.

Нәрхәятнең ахирәтенә язган актык хаты җавапсыз калды.

 «Зәйтүнә, Зәйтүнә, син ничек шулай уйлый аласың? Алла бирсә, сугыш бетәр,

син фронттан исән-сау кайтырсың һәм иптәшең Хәлил белән бергәләшеп кечкенә

Илдарны үстерерсез. Әгәр дә... Юк, алай һич тә булалмый, булалмый, – салкын тир

кызның маңгаена бәреп чыкты. Йөрәген шомлы уйлар биләде. Нәрсәнедер инкарь

иткән төсле, күңеленә кергән хәвефле шомны юкка чыгарырга теләгәндәй, борчудан

кыбырсынып, кызу-кызу кулларын селкеде. Ләкин... Әгәр дә... Йә Хода, тагын шул

сүзгә төртелеп тукталды бит. Мин вәгъдә бирәм, сиңа Зәйтүнә, Илдарны кайгыртырга.

Вәгъдә бирәм, вәгъдә бирәм...»

* * *

 Мәңгегә тарихта хәтер булып калган, үзе белән тынычлык, ямь, мәхәббәт алып

килгән 1945 елның май ае иде бу.

Колхозда чәчү эшләре тәмамланды. Чиратта – бәрәңге утырту. Кыр эшләрен ярата Нәрхәят. Басуда эшләүгә ни җитә! Тирә-юньдә иркенлек,

киңлек һәм җиңүгә якынлашкан.

Бүген Нәрхәят төшке аш вакытында өйгә кайтырга булды. Күп чакта ул монда –

басуда гына, әнисе салган ризыктан гына авыз итә иде.

Авыл урамына кергәч, ерактарак, үзенең йорты турысында, ниндидер бер чит

кеше йөргәләгәнен абайлап алды ул.

 – Кем булыр бу? – дип, Нәрхәят кулын каш өстенә куеп, таный алмыйча карап

торды.

Әйе шул, ара якынлашкан саен, әлеге кешенең хәрби икәнен дә хәзер ап-ачык

күрә ул. Ир аңа аркасы белән басып тора, үзе бала күтәргән. Төз, озын буйлы, өстендә

гимнастёрка. Аксыл чәчле сабые ирнең җилкәсе аша күренә.

– Исәнмесез? – диде Нәрхәят.

Ир кеше борылды.

Юк, мөмкин түгел!.. Юк...

Йөзгә-йөз, күзгә-күз очраштылар.

Исәнме, Нәрхәят...

Кыз аның күзләренә тутырып карады. Ә анда... Чиксез моң катыш назлы җылылык иде.

– Газинур...

– Илдар, улым, бу синең... – Әмма хәрби сүзен әйтеп бетерә алмады.

– Әни! – сабый, шул сүзләрне генә көтеп торгандай, кулларын сузды, кыбырсынып,

алга ашкынды. Хәрби баланы кулыннан төшерде. Сабый, шатланып, әнисенә таба

чапты.

Нәрхәят чүгәләде, кочагын киң җәйде.

Газинурның аңлатуы да Нәрхәяткә кирәкми иде. Ул барысын да сүзсез аңлады.

 – Улым...

Кайнар яшьләр сабыйның битенә тамды. Менә ул нинди кечкенә Илдар! Анда

Зәйтүнәнең күзләре, Зәйтүнәнең елмаюы иде.

Нәрхәят кенә сизмәде... Газинур шушы минутта күз чите белән генә Нәрхәятне

күзәтте, аның уй-хисләрен барлады.

Газинур баскан урынында бераз таптанып торды:

 – Нәрхәят, минем сиңа әйтер мөһим сүзем бар, – дип, яраланган аягын авырдан

атлап, кызга якынрак килеп басты.

Бәлки, ул дөрес аңламаган? Бәлки, Зәйтүнә белән Хәлил исәндер? Шуңа да Нәрхәят

әлеге сорауны бирергә кыйды:

 – Зәйтүнә...

Әмма сүзен тәмамлый алмады.

 – Кырык өченче елда Курск янындагы сугышта яраланып, госпитальгә эләктем,

– дип башлап җибәрде Газинур. Зәйтүнәне очраклы рәвештә шунда күрдем. Ул авыр

хәлдә иде. Хәләл җефете Хәлил турында сорадым.

 – Хәлилем... Хәлилемне... бәгыремне... коткара... алмадым, – диде ул, күкрәгеннән

атылып чыккан тартышулы тавыш белән сулкылдап. Егет читкә борылды. Бер минутка

тынлык урнашты.

 – Сугыш вакытында алган тирән яралары Зәйтүнәнең гомерен өзде. Госпитальдә ятканда,

бу якты дөньядан китәсен, ахрысы, сизенгән: улының ятим каласына бик борчылды. Шул

вакытта мин ант иттем Зәйтүнәгә – сабыеңа әти булырмын, дидем. Ә бит Зәйтүнәнең йөрәк

тибүе туктарга санаулы минутлар гына калып барган икән... Рәхмәт, дип пышылдады да

Зәйтүнә күзен йомды... мәңгегә.

 – Зәйтүнәнең авырту-газапларга чумган йөзе соңгы сулышын алганда, бер мизгелгә

газаплардан арынып, агарып, яктырып киткәндәй булды. Аны югалтуыма ышанмадым.

Өнсез, катып калдым. Вакытны да, киңлекне дә югалткан сыман булдым. Белмим,

никадәр утырганмындыр Зәйтүнә янында, әмма шунысы истә калган: шәфкать туташы

миңа нәрсәдер әйтә, җилкәмә төртә, мин берни дә ишетмим, берни дә тоймас булдым,

сөйгәнемнең кулын кысып тотам. Кинәт кенә кемдер көч белән минем беләктән тартты,

Зәйтүнәнең кулы ычкынып китте һәм, җиңел мамык сыман, ак түшәккә төште. Калганын

хәтерләмим дә бугай...

 – Мин дә вәгъдә бирдем, – диде Нәрхәят, мөлдерәмә яшь белән тулган күзләрен

уйнап йөргән нарасыйга төбәп.

 – Бу дөньяда без кечкенә Илдарга ышанычлы терәк тә, таяныч та булырга тиеш.

Кыз берни дәшмәде. Тик, шатлана-шатлана йөгереп йөргән Илдарны үз янына

чакырып:

 – Улым, кил монда. Ачыккансыңдыр. Үз кулымнан ашатырмын, бәгърем, – диде,

сабыйның битләреннән үбеп. – Әйдәгез, Газинур, өйгә керик, – дип, егетне дә чакырды.

 – Нәрхәят, ашыкма әле... – дип, егет кызны беләгеннән тотты.

 – Зәйтүнә... Ул икенчене яратты...

 – Беләм, сезгә авыр булган.

 – Авыр?! Беләсең?!

Тавышыннан салкынлык катыш ачы әрнү бәрелде.

Кинәт егетнең йөзе агарды, төсе китте. Ә күзләр... Ничек үзгәрде! Бер мизгелдә

алар куырылып төште һәм сүнеп калды. Кичергән газап күзләрдә яңадан калыкты.

Алардагы чиксез газап, галәмдәй чиксез булып тоелды кызга.

Нәрхәят сискәнеп китте. Сизмәстән, артка чигенде. Учлары белән битен япты.

– Яраланган җанвар идем. Тәмугка эләккәндәй булдым...

– Гафу итегез, – дип пышылдады кыз.

– Юк, кирәкми. Гафу үтенмә. Сине куркыттым. Түздем. Актык чиккә кадәр... – диде

Газинур. – Әмма Зәйтүнә килде. Ул көнне ап-ачык хәтерлим. Сөйгәнемнең әйткән сүзләре

бик нык тәэсир итте. Ул сөйләшү тормышымда яңа борылыш ясады. Сөйгәнеңне газапка

салып, күз яшьләрен күрү бар нәрсәдән дә авыр икән. Дөрләп янган янартау чыдый алмый

атылгандай, ә аннан, суынып, тынып калгандай, минем мәхәббәтем дә үзгәрде: куырып

алырдай ут урынына талгын җылылык килде, шашып янган ялкынлы дәртне әкрен искән

моң алмаштырды. Мәхәббәтем сүрелмәде, бары тик сөйгәнемә бәхет теләп яшәдем. Сәер,

тик бу җавапсыз мәхәббәт миңа көч бирде, – дип сөйләде Газинур.

Егет көрсенеп куйды:

– Күптән, бик күптән, балачакта, төшләремә, хыялларыма серле сылу кыз кереп

йөрәгемне борчыды. Сылу кызның йөзен һәрвакыттагыча, үтә күренмәле өрфия

пәрәнҗәдәй, сихри томан каплаган. Әмма томан аша да кызның матурлыгын күңелем

белән тойдым. Аннан сине очраттым. Ул очрашу, төшемдәге төсле, томанда иде. Сине

очратканнан бирле, өрфия сылу күренеш янә барлыкка килде дә минем башымнан чыгарга

теләмәде. Төшләремә кереп йөдәтте. Йөдәтте дә татлы балдай исертте. Хәзер инде томан

төште һәм синең йөзең балкып чыкты. Синең йөзең, Нәрхәят... – Егетнең күзләреннән,

тавышыннан, бар җаныннан чиксез моң белән бергә җылылык агылды. – Вакыт һәм

аралар аша сине эзләдем. Сине таптым, Нәрхәят. Кулга-кул тотышып, бергә яңа тормыш

башлыйк. Сез ризамы? – дип, кыздан җавап алырга ашкынды.

Өй каршында үскән шомыртның хуш исе тәрәзәдән, башны әйләндерә кебек.

Нәрхәят сизмәстән агачка күз салды.

41 нче елның үзәккә үткән салкын кышында тамырлары өшегән агач бит бу. Нәрхәят

урман кисәргә киткәндә, алтынсу сары яфракларын коеп, Нәрхәятне озатып калган иде

түгелме? 43 нче елның язында Нәрхәят туган өенә кайткач, шомырт агачын ул бөтенләй

танымады: кибеп беткән тигезсез кәкре «кулларын» һәм бармакларын тупас итеп тирә-юньгә сузган, ямьсез шәрә ботакларын җәеп утырган шомырт башка агачлар янында

үзенең шыксызлыгы белән йөрәкне телгәли торган бер гарип сыман иде. Караңгы чырай

белән каршылады кызны шомырт. Нәрхәят агачны кызганды. Юк! Кызганды гына түгел,

ә күңелгә ятышсыз шушы кыяфәтендә дә Нәрхәят агачны йөрәге аша тойды, аның белән

сөйләште. Кисәргә дә уйлады, әммә никтер бу эшкә кулы бармады.

Ә хәзер... Шомырт чәчәк аткан, һәр тәлгәше дә күпереп ачылган, хәтта яфракларын да

ошбу нурлы аклык каплаган; гүзәл энҗе таҗларын сусылланып тәлгәш-тәлгәш аска игән.

Киң чатырдай җәелеп яткан зөмрәд яшеллек эчендә изрәп, акрын гына тирбәлеп утыра.

Иртәнге кояш нурларында ачык төстәге якты яшеллек елкылдап китә. «Мин сулыйм, мин

исән, исән!» ди шомырт, бөтен барлыгы белән.

Кем уйлаган дүрт ел элек үлеп беткән агач яңадан туар дип? Туа. Яңа гомер бирер

өчен. Яңадан дөньяның матурлыгын күрер өчен. Әйе, ул рух һәрбер тереклектә,

табигать-хәяттә көчледер.

– Нәрхәят, сез ризамы? – дип кабатлады соравын Газинур.

Аның соравында өмет һәм...

Нәрхәятнең уйлары бүленеп калды.

 – Риза...

Кечкенә Илдар әнисе янына йөгереп килде.

 – Әни, бу нинди сәсәк? – диде ул, нәни кулларын нурлы аклыкка сузып.

 – Улым, бу – шомырт чәчәге, – диде Нәрхәят, елмаеп.

Әнисенең елмаюыннан шомырт чәчәгенең илаһи нуры сабыйга бөркелде.

 ...Өмет һәм... Әйе, шомырт чәчәге иде.

 

Тәмам.


"КУ" 6, 2018

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: