Җиңү язы килгәндә... (хикәя)

Урман

– У-у-ууу!..

Җелекләргә үтеп керердәй ачы җил томырыла. Чатнаган салкын, борынга ябыша

да, өзәрдәй итеп, чеметә-чеметә тәмам кызартып бетерә, зәһәрлегеннән куллар, аяклар

үзләренең сиземләвен югалткандай була.

Нәрхәятнең күз алдына әнисе килеп басты, аның назлы карашы, йомшак куллары

кызны җылыта кебек. Хәзер ул берни дә күрми, ишетми, тоймый төсле. Уйлары белән

еракта, туган өйдә: мичтә гөрелдәп янган салам тавышына кадәр ишетә; түгәрәк табын

янында, ә анда – әнкәсе әле генә мичтән алган татлы ипи, хәтта ул аның хуш исен

сизгәндәй, борынын тартып куйды.

– Агач! Саклан!

Яңгыравык тавыш кызның колак төбеннән чыңлап үтте. Нәрхәят кинәт сискәнеп китте.

Бу матур төш, күз ачып йомганчы, чүлләрдәге чалым шикелле югалды.

Кыз бөтен җитезлеге белән кырыйга тайпылды. Бер мизгел эчендә озын, таза нарат,

гәүдәсен тоталмыйча, шаңгырдап карга ауды.

Кыш. 1941 елның соңгы тәүлеге. Бусагада 1942 елның гыйнвар ае ишек кага.

Кышкы урман моңсу, боек. Кая карама – һәркайда ап-ак кәфенлек – кәбек кар...

Тирә-юньне биләгән. Кәүсәләрнең аскы өлешен көрт ураган, әйтерсең, шуңадыр

да күңелсез һәм төшенке булып тоеладыр бу кышкы урман.

Кышкы урман тып-тын.

– Чаж-чож! Чаж-чож!

Әлегә кыш тарафыннан озакка дип салынган тынлыкны бертуктаусыз пычкы белән

балта тавышлары гына яра.

Алар – алты кыз. Зәйнәп, Гөлчәчәк, Гөлсем, Минзифа, Катя һәм Нәрхәят. Күптән

түгел Нәрхәят егерме яшен тутырды. Аның янәшәсендә эшләгән Катяга – егерме бер.

Калганнары да шул яшьтә, ә Гөлсемгә унсигез генә әле.

Мари урманы бигрәк куе. Ярты гасырлык чыршылар күкне тишәрләр сыман. Монда

икенче дөнья – баһадир агачлар дөньясы – һавасы да, урыны да икенче төсле. Кешеләр

яшәгән җирдән аерыла. Шул алып сыман дәү агачлар арасында адәм заты үзен кечкенә,

яклаусыз бер җан ияседәй хис итәдер. Менә Нәрхәят тә шушы минутларда табигать ана тудырган иң таза, иң зифа яшел тереклек янында үзен көчсез сабый итеп тойды.

Бераз хәл җыйды. Бу зәмһәрир салкында йөрмәс булган бармакларын угалады,

бер-берсенә ышкып алды. Катя да, аңа карап, эшеннән туктады, урынында сикергәли

башлады.

 Катя – рус авылыннан, ятимә кыз. Әби-бабай кулында гына тәрбияләнгән, ата-анасын да тонык кына хәтерли иде. Кулдашына караган саен, Нәрхәят аны кызгана.

Ничек инде кызганмыйсың ди? Өстендә гәүдәсенә күрә хәтсез зур булган, тузган толып.

Тыгызлап кына тарттырып бәйләнгән киң каешы биленең нечкәлеген күрсәтеп тора.

Башында да искерәк кенә шәл. Аягында бигрәк тупас җәлпәк чабата, җитмәсә, иске

чүпрәк-чапрак белән уралып беткән. Шул чабата эченнән озын балтырлы оекбашы

чалына. Берничә урында ертылган калын, катлы-катлы ыштаныннан сыйраклары

беленеп тора.

 Ә беркөнне Нәрхәят түзмәде: кирәге чыгар дип, әнисе юлга тыккан мамык шәлен

Катяның иңенә салды.

 – Бераз җылырак булыр, дустым, – диде кыз.

 – Юк, кирәкми..., – дип, сүрән генә әйтеп маташкан Катяга Нәрхәят, туры карап,

кискен дәште: – Бүләк әйберне кире алмыйлар.

 Катя кызарды, уңайсызланды һәм һавадай зәп-зәңгәр күз карашын яшерде.

 Нәрхәят белән Катя аркаларын терәштеләр. Алар янына башкалар да килеп

елышты. Ләкин рәхимсез җилдән һичнәрсә дә сакламады. Тешең-тырнагың белән

эшкә тотынасы. Норманы үтәргә! Һичнәрсәгә карамый!

 – Чаж-чож! Чаж-чож! – тагын шул тавыш хакимлек итә.

 Зәмһәрир җил, томырылып, алар белән сугыша кебек. Күзләргә чәнечкеле

бөртекләрен бәрә, керфекләргә сыкы ябыштыра, өздереп бит тиресен йолкый,

буыннарга үтәрдәй бозлы сулышын өрә.

 Агачларны чанага төягәндә, җил бөтенләй котырынды. Карны туздырып себертте,

шайтан туедай, бөтерелеп-бөтерелеп күтәрелде. Нәрхәятнең Ак Колагы әкрен генә кешнәп

алды. Кыз аның башын сыйпады, назлы сүзләр пышылдады. Ак Колак күкрәгеннән тагын

бер тапкыр аваз чыгарды да башын аска иеп кузгалды.

 Нәрхәятнең аты артыннан, калган алашалар да, көрткә бата-бата, тар сукмактан

авылга юнәлделәр.

 

Зәйтүнә

 1939 ел. Подольски шәһәренең күпсанлы коммуналь йортларының берсенә урта

буйлы, озын калын толымлы, кулына кечерәк чемодан тоткан яшь кенә туташ, кыю

гына килеп, кыңгырау төймәсенә басты. Кыңгырау үзен озак көттермәде: шундук бөтен

йорт яңгырады. Кызның йөзендә дулкынлану чаткылары чагылды. Бу Нәрхәят иде.

 Әнисе Асия ягыннан якын туганы Әминә түти гаиләсенә сыенды ул. Ишле гаиләгә

карамастан, Нәрхәяткә дә башын куеп алырлык урын табылды.

 Кечкенә авылдан шәһәргә килеп төшкәч, кызның эшкә урнашу турында баш

ватасы булмады. Кич белән үк Фаяз җизнәсе үзе хезмәт иткән танк заводына керергә

тәкъдим итте.

 Нәрхәят танк заводының тимер шомарту цехында эшли башлады. Двигатель

детальләрен тигезләү авыр булса да ул тырышты. Якындагы станокта поршень

шомарткан Зәйтүнә бер ел эчендә Нәрхәятнең дус кызына әверелде. Беренче карашка

усал чырайлы күренсә дә, якынрак танышкач, аның ярдәмчел һәм туры кеше булуын

аңлады Нәрхәят. Зәйтүнә дә кайчандыр кечкенә генә татар авылыннан килгән. Әмма,

Нәрхәяттән аермалы буларак, кияүгә чыккан ханым. Тормыш иптәше Хәлил дә шушы

завод цехында тимер борысларны эшкәртә. Станогында туп көпшәләренең эчен

сырлый-ергалый кисә.

 Нарасыйлары да юк иде әлегә аларның. Зәйтүнә Нәрхәят белән күп аралашты:

кичке театрларга да, концертларга да бергәләп йөрделәр, кибетләргә чыктылар.

Зәйтүнә, ике яшькә олырак буларак, Нәрхәят белән үзен олыларча тотты. Ә ул, олы

ахирәте белән серләрен уртаклашты. Хәер, унтугыз яшенә җитсә дә, Нәрхәятнең әлегә мәхәббәт серләре юк иде. Сер дә түгел, гадәти теләкләр генә бугай... Ә менә Зәйтүнә

ханымның сере бар кебек тоелды кызга.

 – Ахирәтем, – дип сүз башлап җибәрде Зәйтүнә төшке аш вакытында, – иптәшем

Хәлилне цех бригадиры бер айга укырга җибәрә. Үзем генә ялгыз яшисем килми, әйдә,

дустым, минем янга күчен. Икәү күңеллерәк булыр, – диде.

 Нәрхәят икеләнеп тормады, ризалашты.

 – Хәлилем эшкә оста, – дип горурланды хатын. – Менә, кара, – дип сузды ул

кулын, бүлмә ягына ымлап, – мондагы бөтен җиһазларны да үз куллары белән ясады,

бәгърем минем, – диде ахирәте әле генә кергән Нәрхәяткә. – Алтын куллы, чын ир!

– дип мактануын дәвам итте.

 Тиз арада чәйнек тә шаулап кайнап чыкты.

 – Гафу ит бу соравым өчен, – диде Нәрхәят, – дустым, хәләл җефетеңне яратасыңмы?

 – Сорап торасың инде, җаный. Яратам, бик яратам үзен. Борчылма, сеңлем, сиңа

да килер матур мәхәббәт, килер дә кочагына алыр, йөрәк йөрәккә кушылыр һәм

гомерлеккә әсир итәр шул кочагында. Күрәм, синең йөрәгең әлегә буш.

 – Әйе. Кайвакытларда ярата алырмын микән дигән уй килә. Йөрәгем таш кебек

каты, мәхәббәткә ачылмас шикелле, – кыз көрсенеп куйды. – Мәхәббәтнең дә төрлесе була бит, Зәйтүнә апа.

 – Була, җаный, була, җавапсыз мәхәббәт..., – дип, авыр сулап алды хатын. – Безнең

авылда бер егет миңа шашып гашыйк иде. Башкага чыксаң, үз-үземә кул салам, диде.

Туй алдыннан атна калгач килдем янына. Кара, күр, әнкәң-әткәң картлар, кем кулына

калырлар син үлсәң? Ә? Уйла, уйла! – дидем. – Баласын югалткан ананың йөрәге мең

кисәккә ярылыр һәм һәрбер кисәгеннән дә мең тамчы кан саркып торыр. Ата-анаңны да,

мине дә бәхетсезлеккә дучар итәрсең. Син шулай булуын телисеңме? Әйт? И Тәңрем,

шушы минутларда, үтенәм, ошбу ахмак бәндәгә тиң ярын эзләп табарга ярдәм ит, дип

Ходайдан ялвардым. Минем әйткән сүзләр тәэсир иттеме, белмим, ике көнләп узгач,

ул калага китте. Без дә Мәскәүгә юл тоттык. Менә шулай, – дип бетерде Зәйтүнә.

– Җавапсыз мәхәббәт бигрәк тә газаплы буладыр шул.

– Шашып сөясең икән, димәк, киң күңелле, олы йөрәкле бул!

– Тик, бик кызганам теге егетне.

– Нигә әле без ямансулап утырырга тиеш. Әйдә, бәлеш пешерик, бүлмәдәшләрне

дә сыйларбыз, чөкердәшеп чәйләп алырбыз, – дип тәкъдим итте ахирәте.

Бер ел сизелмичә үтеп тә китте. Яңа ел башланырга да атна-ун көн калып бара.

Нәрхәят заводтагы эшен бик яратты, алдынгы эшчеләр рәтенә дә керде, мактау кәгазе

белән дә бүләкләнде. Тик... Шәһәр тормышына кызның күңеле ятмады. Кысынкы, тар

бүлмәләрдә яшәүне үз итмәде.

Кая инде авылдагы киң болыннар, диңгез сыман басулар! Кая ул иркенлек?! Җырлап

аккан шифа сулары, яшеллеккә күмелгән хуш исле урманнары. Кая ул җанга-тәнгә

сихәт бирердәй матурлык?

Кызыл-Сарай урманы эченә кереп, йөрәкләрдән ташып чыккан көчле тавыш белән

җыр сузарга ничек ярата Нәрхәят! – Ау-у! Кәккүк! – дип, кайтаваз яңгыравын шаяртып

үртәргә. Кая ул табигый балалык?

 Уй-фикерләрне дә барлап булмый ич бу шәһәр дигән җирдә, башың әйләнә дә

тубал була.

 – Йә, Хода! Мин бүтән монда кала алмыйм, алмыйм! – дип, кинәт кенә, үзе дә

сизмәстән, кычкырып җибәрде Нәрхәят. Хәтта узып баручы егет тә аңа борылып

карады.

 Әминә апасы белән Фаяз җизнәсенә, киңәшләшү йөзеннән генә, китү турында

әйткәч:

 – Ничек телисең, шулай булсын, – диде Фаяз ага.

 Зәйтүнә дустын калырга үгетләп караган иде дә, әмма Нәрхәят үз сүзендә нык

торды.

 Зәйтүнә авырлы иде. Туачак нарасыена җан да кергән. Сөенечле хәбәрне булачак ана ахирәтенә әйтәсе килде. Менә беркөнне Зәйтүнә Нәрхәятнең кулын түгәрәкләнә

башлаган корсагына салды.

 Әйе, монда сүзләр артык иде. Анасы карынында яткан сабыйның бәргәләнеп

тибенүен тойды Нәрхәят. Менә берәү, икәү... Нәрхәятнең күз алдында дөнья нурланды,

түгәрәкләнде. Менә бит ул бәхет кая ята! Тормышның чын мәгънәсе Ходай тарафыннан

яңа җан өрүдә яшеренгәндер...

 – Ахрысы, малай булыр, – диде ахирәте.

 – Исем сайладыгызмы? – дип кызыксынды Нәрхәят.

 – Әгәр дә улым туса – Илдар! Нәрхәят, син Илдарның барлыгын белгән өченче

кеше, – дип елмайды булачак ана.

 Кулына хезмәт хакы алгач, кыз кибетләрне әйләнде. Гаиләсенә, авылдашларына

тәм-томнар, бүләкләр сайлады. Әнисенә аяз күк йөзе төсендә күлмәклек, кечкенә

энеләренең өс-башына киемнәр карады.

* * *

 Тимер җәйран Нәрхәятне туган якка илтергә ашыккан саен, аның өчен якын

булган кешеләр дә артта кала барды. Поезд күздән югалганчы, ике пар хәйран гына

басып торды.

– Берсе олырак яшьтәге, чал кергән Әминә апай һәм Фаяз ага булса, икенчесе –

яшьлек вә мәхәббәт тулы Хәлил белән Зәйтүнә иде...

 

Хикәянең дәвамын сайтыбызда алдагы көннәрдә укыгыз.

"КУ" 6, 2018

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: