Гафу ит, Иванова… (хикәя)

Эш сәгатебез җидедә башланса да, иртәрәк килергә сөйләштек. Ыгы-зыгы

башланганчы иркенләп отчётларны теркәргә, эш кәгазьләрен тәртипкә салырга

иде исәп. Ә бер ир бездән уңганрак булып чыкты. Таң беленер-беленмәс килеп,

директор бүлмәсендә гауга куптарып маташа иде.

— Сез — карак, бур, алдакчы! Әнидән гафу үтенмәсәгез, судка хәтле

барып җитәм! Белегез, болай гына калдырмыйм, гәҗиткә язып чыгам! — дип

җикеренгәне урамга хәтле ишетелә.

— Гагарин урамы кайсыгызда? — диде җитәкчебез безне күрүгә.

— Безнеке түгел...

— Алайса, бүген Гагарин урамының фәлән йорты өчен сез җаваплы. Хәзер

үк Ивановның әнисенә барып гафу үтенергә кирәк. Җайлап кына аңлатып

кайтыгыз, — дип боерды боеруын...

Директорыбыз ике сөйләп тормый, кабат кайтарып сораганны да яратмый,

аның нәрсә теләгәнен бер күз карашыннан аңлау зарур... Аңламасак та,

«аңладык» дип баш кактык та хезмәттәшем белән «задание» үтәргә керештек.

Иванова яши торган урам да, йорт та безнең карамакта түгел. Җитмәсә шушы

йортлар өчен җаваплы кыз авырып эшкә чыкмады, үч иткәндәй, телефонын

да алмый.

Нишлисең, компьютерда кирәкле программаны ачып, Иванованың 75нче

фатирда яшәгәнен ачыкладык та абына-сөртенә гафу үтенергә киттек. Өч ел

эшләү дәверендә ярты шәһәрне аркылыга-буйга узсак та, кирәкле йортны башта

— табалмый, тапкач, подъездга керә алмыйча җәфаландык. Ә керү бәхетенә

ирешкәч, ишек белән генә исәнләшергә насыйп булды. Күрше-күләннәрен

йөреп чыктык, очраган һәрбер кешене туктатып төпчендек, тик Иванованың

кайдалыгын тәгаен әйтүче булмады. Кәефләр кырылып, соңгы өметебезне

югалтып, башларны түбән иеп кайтып бара идек... Каршыбызга салмак кына

атлап бер хатын килә. Икебез берьюлы:

— Сез алай-болай Иванова түгелме? — дигәнне сизми дә калдык.

— Әйе, мин Иванова булам. Ни йомыш? — диде ул гаҗәпләнеп. Ә безнең

шатлыктан башыбыз күккә тиде.

— Беләсезме, без инде сезгә дүрт тапкыр килдек! Гафу үтенәсебез бар иде...

— дип сүзебезне ялгый алмый аптырап беттек.

— И-и, мескенкәйләрем! Минем бит бөтенләй өйдә торганым юк. Авыру

сеңлемне карыйм. Өс-башымны алыштырырга гына кайтуым иде.

— Сез гафу итегез инде, теге су торбалары белән ялгышлык килеп чыккан бит...

— И-и, юкны сөйләп тормагыз. Оныттым инде ул хакта, гаеп үземдә булган бит.

— Шулаймы? Ә менә улыгыз онытмаган, бик нык хәтерли.

— Улым дисезме? Булмас! Аның бит бер генә дә вакыты юк.

— Кирәк булгач, тапкан инде. Иртүк безнең оешмага килеп тавыш куптарды.

Безнең килгәнне, гафу үтенгәнне аңа әйтерсез инде, яме?!

— Вәт, җәфа! Анасының хәлен белергә вакыты юк... — диеп зарлана башлады

Иванова. Сүзне тизрәк башка якка борып:

— Ул бит сезнең хакта борчылып килгән. Шундый олы гәүдәле, чибәр абый,

— дип куштанландык без.

— Минем бөтен балаларым да шәп, акыллы, тынычлар. Алай да, җиләк

кебек кызларның эчен пошырып ник талашып йөрде икән? Әй, игътибарга

алмагыз ла, исерек булгандыр ул.

— Ярый, алайса сау булыгыз! Улыгызга без килгәнне әйтергә онытмагыз

инде, — дип кат-кат искәртеп, без кабат эшебезгә киттек.

Җилкәбездән авыр җик төште, иртәнге алтыда ниятләгән эшебезгә, ниһаять,

кичке алтыда керештек, тик өлгерми калдык, бүлмәбезгә хуҗабыз атылып керде.

Ә артыннан... артыннан... помидор шикелле кызарынган-бүртенгән ир килә.

Әлеге дә баягы теге Иванов. Директорның: «Кызлар!» — диюе булды, солдатлар

кебек сикереп торып та бастык.

— Кызлар, әй кызлар, сез миңа бер дә ошамыйсыз әле. Ник иптәш

Ивановның әнисеннән гафу үтенмәдегез?

— Үтендек! Әле ничек кенә үтендек! — дип аклана башлаган идек, кая анда

безне тыңлау, күгәргән тимер тавышы белән бездән алда Иванов кычкыра:

— Юк, килмәделәр! Алдакчылар! Әни сезне көне буе көтеп, ипигә дә

чыкмыйча ач утырды! Судка барам, гәҗиткә язам! — дип дулапмы дулый.

— Ничек инде алай? Бардык, бөтен көнебез аны эзләп үтте. Әле генә гафу

үтенеп кайттык. Әниегез өйдә юк иде ич, яңа гына авыру сеңлесеннән кайтып

калды, — дигән идек, Иванов болай да шар күзләрен тагын да акайтты:

— Нинди сеңел? Аның миннән башка беркеме дә юк! Кара әле, ялганлап

та маташалар, оятсызлар!

Хуҗабызның да ут чәчкән күзләре, хәзер үк яндырып үтерердәй булып,

безгә кадалды:

— Көн буе кайда буталып йөргәнсездер, анысы миңа караңгы. Аңлатмагыз

иртәгә үк өстәлемдә булсын! Ә менә Ивановның әнисе алдында хәзер үк гафу

үтенергә кирәк! Хәзер үк! Ишеттегезме?!

— Вакыт соң бит инде... Бәлки иртәгә... — диеп авыз ача башлаган идек,

директор:

— Знать не знаю! Тәүлектә егерме дүрт сәгать! — диде дә ишекне шапылдатып

чыгып китте.

Компьютерны ачып, программага кабат күз салсак... Гагарин урамындагы

теге йортта җиде Иванов яшәп ята икән...

"КУ" 7, 2015

Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: