Әләк

Миңлегөл итле бәрәңге бәлешен бөреп, мичкә тыгарга тора иде, ишек келәсе шылтырады. Борылып караса, имәнеп китте: ире ачкычын йозактан алып булаша, төсе... Төсе качкан, дию генә аз, ике күзе, гүя, утлы күмер булып көйри. Хатын, кулындагы табасын чак төшереп җибәрмәде. Нинди усал шөпшә тешләгән моны, дип уйларга да, сүз кушарга да өлгермәде, Сәгыйте, әле генә салган аяк киемен тотып, җил-җил атлап, юыну бүлмәсенә кереп югалды. Гадәте шундый аның: яз ае булса да, җәен-көзен дә, кайтуга, битен-кулын юганчы ук, кигән аяк савытын табаннарына кадәр әйбәтләп юып, сөртеп куя. Көннең көнендә шулай матавыклануыннан баштарак көләсе дә килгән иде Миңлегөлнең. Шикчеллек галәмәте инде бу дип, кызганып та куйды берара... Аннан аңлады, чисталыкны юлдаш иткән кешенең мондый гадәтен кимчелеге түгел, ә бәлки, үзенчәлеге, яхшы, хәтта ки отышлы ягы дип кабул итәргә кирәктер. Уйлап карасаң, аякка ияреп йортка күпме тузан, мир пычрагы керә! Ә кирәкмәгән чит-ят мәгълүмат хакында әйтеп торасы да юк. Менә шунысыннан араларга тели иде бугай ул үзен. Чыннан да, җирдә, күктә – ни генә булмас, шагыйрь әйтмешли, очсыз-кырыйсыз күк бит ул! Эшеннән иртәрәк, сорап кайтып киткән иде Миңлегөл. Үзе зу-ур, үзе бәләкәй генә тантана бүген безнең, диюенә аптырадылар, билгеле. Ни-нәрсә соң ул үзе зур, үзе бәләкәй, дип төпченүләренә ачылып китәсе килмәде. Өйләнешеп бергә яши башлавыбызга нәкъ менә бүген ун ел тулды, дип тәфсилләп сөйләп тормас бит инде! Кемгәдер ул бик аз гомер, кем өчендер зур вакыйга... Нигә аны ваклап, шәрехләп маташырга? Сәгыйтенә дә алдан белгертүне кирәксенмәде. Үзе белер, әгәр оныткан булса – исенә төшәр, дип кенә уйлады. Ә ирләр хәтере, хатын-кызныкыннан да кыскарактыр, күрәсең... Бәләкәй-зур вакыйга хөрмәтенә иренең яраткан ризыгы – шулпалы бәлеш шәп буласы иде дә... Ни хәл итәсең, өлгермәде! Су тавышын тыңлый-тыңлый, әзрәк янтаеп киткән бәлешне ипләштереп-сипләштереп кайнар мичкә озатты озатуын, әмма пешеп чыгуын ике сәгатьләп көтәсе бит әле! Салатлар ясый торыр. Тик нигәдер иренең кашы-күзе җимерелгән. Нидер булган. Хатынның атлый-йөгерә чәй табыны хәстәрләвен дә өнәмәгәндәй: – Куй! Йөрмә, – диде төксе генә. Тавышы әллә ни усал да түгел, шулай да ниндидер аңлашылмаган шом бар. Әллә бик арыган, әллә күңелсез хәлгә тарыган. Ят кеше кебек бөкрәеп утыруы да сәер. Бик сәер аның кыяфәте. Әйтерсең, имгәтеп, изеп ташлаганнар үзен. Миңлегөлнең йөрәге кысылды: – Сиңа әйтәм... Сөмсерең коелырлык ни булды? Әвенең янгандай... – Янды! Яндырдылар! – Сәгыйть кырт кисте. Аптырап калган хатынына җылырак итеп дәште. – Утыр әле яныма. Иркенләп утыр. Сөйләшәсе озак... Ун ел бергә яшәп тә, Сәгыйтьнең холык-фигыленә төшенеп җитә алмады бугай Миңлегөл. Югыйсә, ун ел аз гомер түгел... Ир белән хатын икесе ике планетадан диюләре хактыр. Әллә чыннан да астыртын, үзсүзле, сәеррәк ул. Холкы кырыс-корырак инде, сүзгә саран. Эчендәгесен тышка чыгармый. Күнде боларына да Миңлегөл, ир-атның юкка-барга сүз куертып, бытылдап йөрүен сөйми үзе дә. Тырышлыгы, булдыклылыгы бар Сәгыйтьнең. Үрә-түрәгә тәлинкә тота, ялагайлана белми инде... Намуслы, әйтәсе сүзен турыдан ярып, шома-шыштырдавыклы кабыкларга төрмичә, күп чакта әдәп саклап торуны да кирәксенмичә, үзе дөрес дип исәпләгәнне ярып салырга маһир. Андый кешенең дустан дошманы күбрәк була. Белә ул монысын да... Тик нишлисең, чир китә, гадәт кала. Начар да яшәмиләр югыйсә. Кызлары үсә. Карап торышка тормышлары ал да гөл. Кеше өстендә – фатирда яшәп интекмәделәр, Сәгыйтьнең бабаларыннан калган, җыйнак булса да якты, бер бүлмәле фатиры бар иде. Икесе дә эшли. Уч тутырып акча алабыз дип юаналар. Ә ник юанмаска! Кафе-рестораннарда типтерерлек булмаса да, сак тотканда тормыш итәргә җитә ич. Һәрхәлдә, байлык-нигъмәтнең күктән яумаганын икесе дә аңлый. Артыгын өмет итми, булганына шөкер итеп яшәп яткан көннәре. Моңарчы шулай уйлый иде Миңлегөл. Ялгыштымы әллә? Хатын-кыз затына исе китә, мәдхияләр яудыра-яудыра теләсә кайсы итәк артыннан иярә торган гадәте юк ирнең. Хәер, үз хатынына да игътибары җитеп бетми. Һәрхәлдә, джентльмен дип мактап, күккә чөеп булмый аны. Әнә, оныткан бит бүген бәйрәм икәнен дә... Чәчәк кыстырып кайтса шунда... Озакка сузылган тынлыкны Миңлегөл үзе бозды: – Йә, әйт, ни булды? Нәрсә хакында сөйләшәбез? – Сәгыйтьнең баядан бирле төбәлеп, сынап карап торуы да, бу... күз бәйләш уены да ялыктыра башлаган иде. Билгесезлек җанын үрти, күңелен бимазалый. Ә ире, ишетмәгәндәй, хатынның колак яфрагына текәлгән дә тик тора. Әһә, имәндә икән чикләвек. Алка! Менә нәрсә сәбәпче икән! Әйтмичә генә алка сатып алуын килештермәгән. Бурычка кергән дигән уй һафага салган әллә берәүне?! – Күрми дә торам, алка алгансың икән! Әллә саф алтын инде? – Алтын! – Артка чигенергә юл юклыгын шәйләп алган иде инде ул. – Шушы яшемә җитеп, бижутерия асып йөрүдән туйдым да алдым әле менә! – Әйбәт булган. Кайчан? Күпмегә? – Болай ипле генә сорау алуын көтмәгән идеме, хатын-кыз күңеле үзе һөҗүмгә күчәргә тиешлеген сизде. – Күпме булса да, үзем эшләп тапкан акчага. Алка алып тагарлык кына хезмәт хакы алам ич мин дә. Онытмаган булсаң... – Эчтә ниндидер билгесез җен баш күтәрде. Беркайчан да болай кыю-кискен, тупас сөйләшкәне юк иде югын. Бүген әллә нәрсә булды. Үпкә-сапка күңелгә җыелган булган, күрәсең, буасы ерылды. – Үпкәләп йә табалап әйтүем түгел, син бит кәләшеңә никах балдагы киертергә кирәклеген дә әллә белмәдең, әллә онытканга салыштың. Ирем алып бирерме дип көттем-көттем дә үземә-үзем бүләк ясарга булдым. Авырткан җиренә кагылды инде – Сәгыйтьнең йөзе чытылды. Югыйсә бер дә рәнҗетергә теләмәгән иде Миңлегөл ирен. Тапты вакытын! Моңарчы күңел түренә күмелгән нәни үпкә баш күтәрде. Чарасыздан бичара таш атып бәргәндәй... Теленнән ычкынды. Юләр инде, онытылып беткән никах балдагы белән битәрләргә... Фәкыйрь студент чакларында өйләнешүләрен белми гүя? Җәеп ятарга түшәк-юрганың югында алтын балдак кайгысы идемени? Баегач, диделәр... Баер чаклар алда, дип күпме өметләнергә була? – Кайчан алдың? Йөзеге дә бар икән! – Ирнең тавышы сүлпән, үпкәле. – Йөзеге белән пардан булсын, дидем дә... Кайчан дип? Алынуы күптән инде... Үткән ел җәй көне авылга кайткач, Ижаудагы Мөбинә апа... син аны беләсең, бер бүләк тә бирмәдемени кияү-балакай, дип бик төпченә башлагач, әйткән идем... Алкага кызыгам, алыр идек, әмма бездә чират, алтын кибетенә баш тыккысыз, дидемме шунда. Дус хатыны ювелир әйберләр сата торган кибеттә эшли икән. Кыскасы, апа алып куйган. Акчага аптыраган көнем түгел, үз җаең белән бирерсең, кызыккач, рәхәтләнеп тагып йөр, дигәч, алдым. Акчасын кеше артыннан җибәрермен, дигән идем. Көтәрмен, ди ул. Ышандыра алдымы ул ирен? Юктыр... Карашы һаман да моңсу Сәгыйтьнең, юкса аның моңсу халәтен таратасы килә иде. Көлгән булды: – Ике атна тагып йөрим инде. Күрерме, сорармы дип юри әйтми тора идем. Ә син, хәләлеңә шундый да «игътибарлы»! Күрмисең дә! – Күрмәгән идем шул. Күрсәттеләр! – Кемнәр? Ничек? – Шулай. Кемнәр икәнен белмим. Синнән сорамакчы идем. Бәлки, дусларыңдыр? Әллә дошманнарың микән? – Нинди дус, дошман? Юк минем дошманым. Белмим тагын. Аңлат! – Аңлатканнар! – Ире үрелеп портфелен алды. Бармак очы белән чеметеп кенә бер конверт тартып чыгарды. Җирәнгәндәй, йөзен чытып, аны хатынына сузды. – Менә үзең укып кара, бәлки, аңларсың! – Каударланып хатка сузылуын килештермәгәндәй, конвертны ычкындырмыйча, сыкранып: – Ашыкма! – диде. – Алдан ук кисәтәм, хат кына түгел бу, гаилә өстенә ишелгән бәла. Бүтәнчә аңлата да алмыйм. Бәла генәме, зур сынау бу безгә. Ләкин... ничек кенә авыр булмасын, без бер-беребез алдында ихлас булырга тиеш. Ихлас! Син беләсең, мин хыянәтне кичермим. Миңа дөресен, фәкать чын дөресен сөйләргә тиеш син. Хакыйкать никадәр генә ачы, ямьсез булмасын, татлы ялганга караганда сихәтлерәк. Менә, хәзер укысаң да була.

***

Хәрефләр, юллар сикерешкәнгә, Миңлегөл баштарак берни аңламады. Аңа һич кагылышы булмаган сүзләр, җөмләләр... «Сәгыйть туган! Син мине белмисең. Син беркатлының күзен ачарга теләп, яхшылык теләүче яза моны. Ну малай, минем ирем синең хатын белән типтерә. Бар дөнья белеп-күреп тора. Тик син генә берни белмисең... Барып күрдем сөяркәсен – кып-кыска итәк, ул чәч – кара болыт, каш – нәп-нәзек! Авыз ерык. Җүнле ир хатыны гел елмаеп-көлеп тора димени? Йөрәк яна... Кеше көлә үзеңнән. Ирем аңа алтын алка, алтын йөзек бүләк иткән бит. Ә миңа юк. Күрсәтер, үзең дә ышанырсың. Яхшылык белән үтенеп сорыйм, тизрәк чарасын күр! Син бозау булсаң, мин үзем... күрсәтермен күрмәгәнегезне! Яхшылык теләүче: Ә...» Тагын ниндидер ямьсез сүзләр күзгә чалынды. Аңламады... Адәм ышанмаслык яла белән тулган ни соң бу? Хат... Түгел!.. Хөкем карары ич бу. Күзенә яшь бөялде. Бер сүз әйтә алмыйча, ул сыгылып төште. Әбисенең: «Хак бәлаләрдән, нахагыннан үзең сакла, Ходаем!» – дип дога кылганда ялварганын ишетә иде. Әмма гөнаһсыз кешене юкка гаепләп була дигән уй башына да килми. Киресенчә, икенче әбисенең: «Тик торган телеграмм баганасына берәү дә килеп бәйләнми!» – диюен хак саный.  Шуңа күрә берәү белән дә ачуланышырга, ызгышка сәбәп булырга теләми бит ул.


Хикәянең дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Картина: pinterest.co.uk

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: