Елан кабыгы (хикәя)

Кайнар һава сулаганыгыз бардыр? Борынны кыздырып, үпкәне яндырып үзәккә үтә ул. Җәй уртасының бер галәмәте менә. Үпкәләр кысыла, йөрәк җәфалана. Челлә... Әле таң беленеп кенә килгәндә дә бик эссе. Шуңа да карамастан көтүгә чыгарга кирәк. Көне буе мичтәге ут кебек кыздырган кояштан беркая кача алмаячагыңны аңласаң да, бернишли ал­мыйсың. Көтү көн саен чыга. Безгә дә чират көтүе килеп җитте. Әни «әле өлгерерсең, үзе­без генә чыгарбыз» дисә дә, киреләндем. Миңа да көтү көтәргә вакыттыр. Сыерларны яхшылап карап, күп итеп ашатып, башыңны горур чөеп кичке шәфәкъ белән генә авылга кайтып керүләре ни тора?! Аяклар арыган, хәл беткән булса да, күңелдә җиңел булачак. Зур эш эшләнәчәк. Эх, күптән кызыгып йөрим инде көтү көтүчеләргә. Шулай да зур чыбыркының шарт-шорт килеп тузан туздыруыннан, кояш­ның уттай кыздыруыннан курыкмасам да, мине куркыткан бер нәрсә бар барын. Аларны көтүдә очрату йөзгә бер генә туры килсә дә, куркыта. Сүзем еланнар турында. Болын сукмагыннан атлаганда да, авыл тыкрыгында да, урман куелыгында да күргәнем бар еланнарны. Аларны күргәч, тәнне калтырау баса, йөрәк туктый, сулыш алып булмый. Җүләрлекме инде бу? Еланнар син аларга тимәсәң тими­ләр, ди бит. Ә тисәләр?! Көтүгә чыгып караган яшьтәшләрем әллә чын, әллә юри генә еланнарны күпләп күрүләре турында сөйли. Мин ышанам инде. Уф, уйлаганнан гына да тәнгә каз тәне чыга. Көтүдә чакта берәрсе аякны чакса? Ник дигәндә, анда биек куе үлән арасыннан шуышкан еланны тиз генә күрмәскә дә мөмкинмен. Ул бит ачык җир түгел. Җитмәсә, авылга кайтмакчы булган сыерны кире бору өчен алны-артны күрмичә йөгергән вакытың булса? Юк, чагалмас, тезгә җитеп торган резин итекләрне юкка гына әзерләп куйдыммыни?
Ә ашап утырганда?! Көтүдә бит җиргә утырып ашыйсы. Шунда ипигә уралса? Анда берәү дә ярдәм итә алмаячак. И-и-и-их!.. Никадәр җүләр, куркыныч уй! Ярар, Аллага тапшырырга кирәк. Начар әйберне уйламаска кушалармы әле? Курыкмаска! Әнә шул кирәкмәгәнне артык күп уйлау ныграк куркыта мине... Әллә көтүгә чыннан да чыкмаска инде.

Әтәчләр тамак ярып таң атуын хәбәр итә. Төштә дә еланнар күреп саташканга, йокым­ йокы булмады, көчкә уяндым. Әлбәттә, әтәч­ләр тавышына уянмадым, йокымны тимер бу­дильникның әче чәрелдәве бүлде. Бу будильник­ларны уйлап чыгарганчы кешеләр шул әтәч, башка кош-корт тавышларына гына уяндылар­мы икән, ә шәһәрнекеләр? Йокы туймыйча уян­сам, шулай теләсә нәрсә уйлап йөри башлыйм инде. Бр-р-р... Юынгычтагы салкын су тигәч, битем яна башлады, күзләрем зуррак ачылды.

– Әйдә, алга, алга! – Тузан, чыбыркы тавышы, зур күзләрен ялтыратып алга йөгергән сыерлар өстеннән минем яшенле-күкле тавышым яңгырый: – Алга, алга!

Вәт бәхет басты!.. Беренче тапкыр көтүгә чыгам! Кулда үземнән өч тапкыр озынрак чыбыркы, аркада зур биштәр. Зур кеше! Ике айдан миңа ундүрт яшь тула, паспортлы булам! Әй, сыерларның шатланганнарын күрсәгез! Шаккатмалы, мин сыерларны болай шат итеп беркайчан да күргәнем юк иде. Көтүдән кайтканда арыган була бит алар... Ярый көтүгә чыкмыйм дигән уемнан кире кайтканмын әле.

Көн уртасы. Челлә. Кызудан тамак кына түгел, бит тиресе дә кибә. Күк уртасындагы утлы шар яндырыпмы-яндыра. Әйтерсең аңа җирдәге бар тереклек барыбер... Тереклеккә генә бу шардан башка яшәү юк.

Сыерлар иртәнге чыклы үләннәрне ашап туйдылар, Бырыс елгасына тездән кереп су эчтеләр. Без көтүчеләр дә берьюлы җиңел сулап куйдык. Хәзер шатлыклары басыла төш­кән сыерларны игенгә кертмәсәк, авыл ягына караганнарын күздән ычкындырмасак, көтү көненең калганы әйбәт кенә узарга тиеш.

Көтүдә чиратлап ашыйсы, минем вакыт та җитте. Башкалар сакта тора. Ашагач, ярты сәгатьләп ятып алсаң да ярый. Алдан ук әйтеп куйдым, җиргә ятмыйм. Салкын тияр дип куркудан түгел, беләсез бит инде, еланнар аркасында. Уттан да ул кадәр курыкмыйлардыр. Бар күзәнәкләрем куырылып килә «елан» сүзен ишетүгә. Моны белгәч, күрше апа, абыйлар һәм классташ малай рәхәтләнеп көлделәр генә. Янәсе, еланнар үзләре үк кешеләрдән курка. Юк, игътибарсызлыгымны югалтып, еланнан чактырыр хәлем юк!

Тәмле өчпочмаклар белән чәй эчкәч, тәнне рәхәт ою басты. Йоклавын йокламасам да, ятып тормыйча булмый икән. Ару үзенекен итә. Иртәнге дүрттән аяк өстендә бит. Хәтфә үләнгә кофтамны җәеп салдым да сузылып яттым. Сыерлар Бырыс суын чупылдата, эссе булгач, инде бер сәгать судан чыкмый басып торалар. Ә биек-биек күкнең нәкъ уртасында кояш исемле зур шар... Шар... Шар... Котым очып уянып киттем. Йоклаганмын!!! Менә сиңа мә! Селкенергә дә куркып, күзләрем белән генә тирә-ягымны барлыйм. Тәндә әллә нинди чемердәү, кырыемда елан ята шикелле. Куркыта. Күз алдында барлыкка килгән күренеш телсез калдырды. Минем бит турысында гына елан кабыгы ята иде. Йоклаган арада озын гына бер елан яныма ук килеп кабыгын салып киткән. Әйтерсең ул беркая да китмәгән, һаман минем янда, үтә-күренмәлегә әйләнгән дә кояшта кызына. Ут капкандай сикереп тордым. Көннең эсселеген онытып, туңа башладым. Тешем тешкә тиеп калтырапмы-калтырыйм... Ничек тынычланырга белмәгәч, тезләремне кочаклап елан кабыгы янына утырдым да үксеп-үксеп елап җибәрдем.

Кызык инде бу дөнья! Безнең куркуларыбыз кайчак үзебез дә сизмәстән янәшәдә генә була. Алар белән күзгә-күз дә очрашабыз, кайвакыт күрмичә, белмичә дә калабыз. Алдан ук бик куркып йөреп тә, еланнан качып котыла алмадым бит. Шулкадәрле курку кирәк идеме  икән соң?!

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: