Дөньяның асты өскә киләчәк!.. (хикәя)

Бу күңелсез кыйссаны нерв җепселләре

нык булмаган кешеләргә, бигрәк тә

хатын-кызларга укымаска киңәш итәм.

Автор

Фатирыма атна саен диярлек кереп чыгарга күнеккән якын танышым

Мирза юкка чыкты...

Әйе, әледән-әле килә иде үзем кебек үк кырыгына таба баручы тәбәнәк

гәүдәле шушы сазаган буйдак. Һәр килүендә, моңсу гына тавыш белән бер

җөмләсен кабатламый калмый иде:

− Өйләнер идем дә, парин, хәзерге хатын-кызның тугрылыгына

ышанмыйм мин... Типтерәләр алар... Нык аздылар…

Әнкәсенең сүзен дә еш искә төшерә, башлы-күзле булу турында сүз

чыккан саен:

− Алай-болай өйләнә калсаң, улым, чибәрлегенә алданма, сакланган кыз

тап! − дия икән. − Бөкре булса-булсын, саф кыз булсын, ыштубы!

Туктале, тукта... Әллә соң, берәр саф кыз табып, өйләнеп җибәрде

микән?! Булыр-булыр... Андый дусларны да күрмәдем түгел: өйләнгәч

үк ахириләреннән качып йөриләр. Дөресрәге, кәләшләрен күрсәтмәскә

тырышалар... Көнләшәләр, сабакылар...

Хәер, телефонының нумирын блокнотыма үзе язып куйган иде бит бер

килүендә... Яле, чылтыратып карыйк! Нишләп ята микән?

Бер генә түгел, атна буена көндез дә, хәтта төн уртасында да

чылтыраткаладым − үзе дә юк, сүзе дә юк... Инде тагын да бер чылтыратып

карагач, кулымны селтәдем дә, кәмпүтер яныннан кузгалып, электрон

сигаретны тарта-тарта балконда укып утырыйм әле ичмасам дип, электрон

китап та алдым кулыма. Бетмәс монда хәбәр дә бирмичә югалып торучы

килде-китте дус-ишләр...

Ләкин балкон ишеген ачасы урынга фатир ишеген ачарга тиеш булдым:

нәкъ шул мизгелдә ишек кыңгыравы сайрап җибәрде. Барып ачсам, ни күрим,

ниндидер япун басып тора. Сокура агачы сурәтләре белән бизәлгән күлмәк

кигән, муенында иероглифлар белән чуарланган галстук, ә күзләрен, дөресрәге,

йөзен чем-кара кысалы, көрән пыялалы зур күзлек каплаган. Өскә күтәрелгән

авызы түгәрәк кашык кебек йоп-йомры булып ачылган. Иреннәрен ертырдай

булып алга калыккан тешләре ыржаеп тора. Ә үзе кет-кет көлә, чукынмыш. Хәтта

чәче дә керпе энәләре кебек тырпаеп тора моның. Япун гына түгел, самурайның

үзе бу, мәлгунь!.. Җитмәсә, түшенә зур шоколад хәтле смартфон дигән нәрсәкәй

асып куйган. Кулындагы дипломатына да япун гербы ясалган. Тфү!

Ишекне гөпелдәтеп ябам гына дигәндә, теге адәм саф татар телендә

әйтеп өлгермәсенме!

− Әллә танымыйсыңмы? Мирза бит мин!

Йа, ходавәндә, нинди генә модалар белән саташмый бу замана бәндәләре...

Әле яшь булса, бер хәл иде. Әйткәнемчә, ике-өч елдан кырыгына җитәчәк

бәндә бит инде бу, адәм тәганәсе! Ул аяк савытын сала тора, ә мин кыланчык

маймылны күзәткәндәй аңа текәлеп торам...

Залга үтеп, кара-кашы утырышкач, ниләр кылып йөргәнен сөйләп бирде

бу. Чыннан да ай буе Япониядә, хәтта Токионың үзендә кунакта булган икән.

Шунысы да искә төште кинәт: сөйләгән иде бер, Мәскәүнең Ломоносов

университетын тәмамлауга ук пләмәшен, ягъни мәрхүм абыйсының улын

бер япун эшмәкәре үзенә ияртеп киткән иде өч-дүрт ел элек, дип. Шуның

заводында төрле-төрле электрон аппаратлар ясап яталар икән. Пләмәше,

хак булса, шунда баш инженер икән хәзер.

− И малай, ниләр генә уйлап тапмыйлар ул япуннар!..

− Анысын монда ятып та беләбез, − димен тегеңә, ис китмәгәндәй. −

Менә мин дә яңа кәмпүтер алдым. Үзе бер могҗиза! Эче тулы электрон!

Менә монысы электрон сигарет. Өстәлдә ятучы китабым да — электрон

китап. Әнә, үзең дә күрәсең, Казанда да тыкрык саен видеокамералар

күзәтеп тора. Ә инде синең пләмәшең укып киткән Мәскәүдә йөз илле

меңгә якын икән хәзер андый камералар. Берәр куаклыкка кереп, пес итә

башлауга ук полиция дәррәү килеп җитә...

Мин берәмтекләп саный, сөйли яки күрсәтә торам, ә ул һәр җөмләмнән

соң чыраен чытып һәм, шөпшә кугандай, кулларын селтәштереп, «пүчтәк,

пүчтәк, барысы пүчтәк» дип утыра. Нәтиҗәсен дә ясап куйды мин сулыш

алган мизгелдә:

− Япуннар өчен бу элекке ачышлары борынгы иске чабаталар инде...

Алар хәзер дөньяның астын өскә китерердәй өр-яңа нәрсәләр уйлап

тапканнар! Ләкин кайберләрен сер итеп саклыйлар...

Ул арада кухнядагы чәйнүгемнең әче итеп сызгыруы ишетелде. Мирза,

шуны гына көткәндәй, дипломатын кулына алып, ача башлады:

− Әйдәле, чәеңне эчик. Япун күчтәнәчләре дә бар монда... Алар эчеп

кәефләнә торган саке дигән аракы да бар. Фатирың артык җылы, тамак

кибә башлады...

Өстәл янына утырыр алдыннан галстугын салды, тары бөртегедәй вак

күзәнәкле чылбырга таккан күзлеген колакларыннан ычкындырып, күлмәк

кесәсенә шудырды. Өстәлдәге ризыкларга карый-карый чәй йоткалый һәм

йоткан саен көлә. Ә карашы, муены борылмый торган кешенекедәй, миңа

төбәлгән.

Шуннан әйтеп куя бу:

− Шәп типтергәнсең мин киткәч. Шә-әп!!! Әйт-те-лә-әр!.. Мин белгән

Сәлимә-Сәкинәләрең, Роза-Венераларың өстенә сары чәчле... нәрсә

диләр әле андыйларны... әйе, блондинка диләр... япь-яшь марҗушка да

китергәнсең... Исеме Ольга икән, шулаймы?..

Кинәт акылымның − дертләп, гәүдәмнең сискәнеп куюын тойдым.

Нишли бу адәм, ә?! Әйе, Мәскәүский базарда танышкан идем Ольга белән.

Ул да өч мәртәбә килде. Ләкин бит ул караңгы төшеп беткәч, урамда кешеләр

түгел, этләр дә калмагач килде. Ә бу «сөй-лә-де-ләр» дип утыра... Ольганы

бит киткәндә дә күрүче булмады. Ни өчен дигәндә, ирем төнге сменадан

кайтуга мин үз ятагымда булырга тиеш, дип, иртүк чыгып китә... Кемнәр

сөйләгән булырга мөмкин моңа?! Әле бит ул Казанның аргы читендә яши.

Күргән сурәттә дә кем танысын аны безнең ишек алдында? Җитмәсә, үзенең

әйтүенә караганда, бу «самурай» Казанга кичә генә кайтып төшкән...

Акылымны җыеп, нәрсәдер әйтергә теләгән идем Мирзага, кытаклый-

кытаклый кабат көлә башлады:

− Карале, Самат, әле кичә генә, шампанскийны йоттырган саен

Ольганың авызына тыга-тыга тешләттергән шоколадыңның яртысы калган

икән бит!

Валлаһи дип әйтәм, башым уйлаудан туктады сыман. Каян белгән,

каян кинодагыдай күреп торган Мирза дигән бу шайтан безнең ниләр

кыланганыбызны? Тәрәзәләр дә калын пәрдәләр белән капланган иде бит

югыйсә...

Мирзаның элеккечә юаш та, моңсу да тавышы керә башлады колакка:

− Үзеңнең ирлек куәтеңне саграк исраф ит әле син, Самат! Безнең бит

әле саф кызларга өйләнеп, балалар үстерәсебез дә бар... Патроннарыңны

атып бетерергә ашыкма. Безнең чын «революцияләр» алда!

Үземне, урыслар әйтмешли, «подопытный кролик» итеп тоя башлаган

идем инде бу татар самурае алдында. Ләкин, адәмчә тавышын ишеткәч,

зиһенемнең ачыла баруын тойдым һәм аңа:

− Табарсың, бар, эзләп кара саф кызларны! Әле кичә генә гәҗиттән

бер хәбәр укыдым. Баксаң, аларның кырык ике проценты мәктәпне

тәмамлаганчы ук «мәхәббәт уены» белән гарык булганчы маташа икән...

Мирза, көтмәгәндә, тамаша залындагы сыман кул чаба башлады.

− Браво, Самат! Димәк, илле сигез проценты исән! Хәер, урта мәктәпнең

соңгы сыйныфын тәмамлап чыгучылар арасында да бардыр сакланып

калганнары! Шулар арасыннан сайлыйбыз кәләшләрне!

− Барысын да чишендереп карапмы? − дип, мыскыллы карашымны

төбәүгә дә исе китмәде Мирзаның.

Ул кабат кул чапты:

− Күзләренә бер-ике мәртәбә генә карап алабыз, туганым! Барысы да шик

калмаслык булып ачыклана. Егетләрнең якасын да иснәп карамаганнарын

аерып алабыз да, шул ук авылның мулласыннан никах укытабыз! Әйе-әйе,

авыл мәктәбеннән, чыгарылыш кичәсендә үк сайлыйбыз шәпләрен! Авыл

кызлары, барыбер, сакланганрак булырга тиеш.

− Бик ансат икән! − дип, дивана бәндәдәй шаркылдап җибәрүемә

Мирзаның күзе тонды, теле тотлыкты. Ә миңа сүземне әйтеп бетерү өчен

форсат туды. − Алдым, салдым, кайттым киттем, дисең инде, алайса, ә?!

Бик ансат икән өйләнү. Ә син ул кызлардан егерме яшькә зуррак икәнеңне,

керпедәй чәчеңә кырау төшә башлаганын беләсеңме соң?

− Пүчтәк ул егерме яшь! Әнә, минем әти-әнидән утыз яшькә өлкәнрәк.

Туарга да, үсәргә дә өлгердек, Ходайга шөкер. Алты бала үстек! Кызларның

башы яңача эшли хәзер. Казан уртасында өч бүлмәле фатирым бар, ай саен

бер атлык, ике сыерлык акча эшлим, дисәң, үзләре шундук риза була, ата-

аналары ашыга-кабалана хәер-фатиха бирә.

− Шуннан соң инде, яшь хатыным кемнәр белән чуала икән, дип,

шикләнеп яшисең генә кала, шулаймы? Мирза, телсез һәм хәлсез калгандай,

авызын да, күзен дә ачып, хәсрәткә калган кыяфәт белән миңа текәлде дә,

кара күзлеген кия-кия:

− Их, Самат, Самат!.. − дигәч, тагын тынып калды. Авыр сулап куйды...

Хәтта миңа аның әнә шул сулышы да кайнар сыман тоелды. Ниһаять, салмак

кына сүзен дәвам итте. − Мин бит, Самат, беренче җөмләләремне ишетүгә

үк башка сораулар бирә башларсың дип уйлаган идем... Ягъни, синең нинди

хатыннар белән ничә мәртәбә яткан-торганыңны төгәл әйткәч үк, син миңа:

«Боларны каян беләсең?» дип, изүдән эләктереп сорарга тиеш идең, минемчә...

Инде хәзер мин сиңа япуннардан алып кайткан гыйлемемне үзем аңлатып

бирергә тиеш булам. Иң элек сиңа берничә сорау бирәм. Ләкин син аларга

җавап бирмә, минем йөземә генә карап утыр. Әйт әле, үткән җомгада син

банкка күпме акча илтеп салдың? Әйтмә, үзем әйтәм... 125000 салдың. Ай

ахырына кадәр яшәү өчен күпме калдырдың? Җавап бирмә... 17000 калдырдың.

Дәшми тор... Кичә, теге Ольга киткәч, нишләдең? Во, дөрес! «Акчарлак»

гәҗитен актаргалап яттың да, шуннан кроссворд табып, чишә башладың...

Сүзем бетте! Кайда хата җибәрдем? Әйтеп бирсәң дә ярый хәзер...

− Барысы да дөп-дөрес, − диюдән башка сүз тапмадым. Аптыраудан гаҗиз

булып утыра торгач, тормозланып беткән акылымда бер-ике сорау туды:

− Ләкин син аларны каян белдең? Күрәзәчелек һөнәренә өйрәнеп

кайттыңмыни?

− Юк, электрониканың өр-яңа ачышы бу! Миңа центильоннан да ким

булмаган бихисап электроннар ярдәм итә бу очракта.

− Анысы... синтиллон дигәне... нәрсә була?

− Центильон ул − 1ледән соң алты йөз ноль тезелеп торган сан була. Алар

ярдәмендә минем өчен һәр кешенең маңгаенда шырпы кабының күкертле

ягы кадәр генә экран ачыла. Менә шуннан мин һәр кешенең уйларын да,

серләрен дә, нинди гамәлләр кылганын да кинодагы кебек күреп, ишетеп

торам... Ә син?!

Соңгы сүзен әйтүгә үк Мирза шүрәле кытыклагандай эче катып көлә

башлады. Үзе көлә, үзе сулыш алган саен нәрсәдер әйтергә тырыша:

− Ә син?! Нәрсә... дидең әле... бая... яшь кызларның ... барысын да

чишендереп карыйбызмы дидең... Көлдереп үтерәсең бит, парин. − Аннары

әңгәмәдәшем күктән кинәт кенә җиргә сикереп төшкәндәй, сорау бирде:

− Әнә, лампочкаларың балкып яна. Электр чүтчигең бармы?

− Бар, әлбәттә...

− Суны исәпләп бара торган чүтчигең дә бардыр?

− Өч-дүрт ел элек куйдырдым...

− Төгәл үлчиләрме? Күпме киловатт яки ничә кубметр сарыф

ителгәннәрен күрсәтеп торган цифрлары әйбәт күренәме?

− Ап-ачык күренеп тора.

− Менә шулай, брат! Хатын-кызларның маңгаенда да шундый ук

чүтчикләр бар! Әйтик, кайда барган, нәрсә алган, кемгә ни биргән, бирсә,

ни өчен һәм ничек биргән, нәрсәләр күргән − барысын да әнә шул

маңгайларындагы экран теркәп бара. Үзеңнең дә ишеткәнең булгандыр

гыйлем картларның:«Язмышың да, гамәлләрең дә маңгаеңа язылган»,

дигән сүзләрен. Хак икән ләбаса! Япуннарның өр-яңа ачышлары арасында

шундые да бар. Ике иңеңдәге ике фәрештәнең барлык гөнаһ-савапларыңны

теркәп баруына да ышанмый булмый хәзер, әфәндем! Кешеләрнең нинди

ният белән йөрүенә кадәр белеп була. Менә мин дә телевизор караштырып

утырам бит кайчак. Теләсә кайсы ил башлыгының мәкерле уйларын һәм

киләчәккә нинди провокацияләр әзерләп ятуын да беләм.

Дөрес сөйләвенә шигем калмаса да, куеныма шүрәле кергәндәй тоелды,

кытыкланып көлә башладым.

− Соң, Мирза дустым, андый кеше икәнеңне белсәләр, бәреп кенә

үтерәчәкләр бит сине!

− Ә кем белсен аны?!

− Миңа сөйләп утырасың ич! Миндә дә тел бар, минем дә әләкләвем

ихтимал, хәтәр оешмага барып...

Миңа кушылып, Мирза да көлеп куйды:

− Пажалыста, сөйлә! Акылы ычкынган икән моның дип сары йортка

тыгарлар да куярлар − ирешкәнең шул булыр... Чөнки мин үзем дә шулай

диячәкмен аларга. Бер әкият сөйләгән идем ул ахмакка, ышанган икән,

дип, шаркылдап көләчәкмен. Чөнки мин белгән серне чишәрлек бәндә

табылмаячак.

−Туктале, тукта... Бары тик берүзең өчен уйлап тапканнармыни ул

хикмәтне?!

− Әйе... Хәзергә ул дүрт кенә кешедә. Берсе − миндә, икенчесе − аны

әзерләп чыгаручы завод хуҗасы Ката-Яма дигән капиталистта, өченчесе

минем пләмәштә...

Мирза, тотлыккандай, сүзсез калды. Сагайган сыман як-ягына каранды...

Аннан соң гына авызы ачылды:

− Дүртенчесе Обамада икән... − дип өстәде ул ярымпышылдап. − Ката-

Яма, яңа ачыш әзер булуга ук, Америкага барып, ничек, нинди очракларда

файдалану ярашлы булыр икән бу галәмәтне, дип киңәшкән аның белән...

Тегесе, нәрсә икәнен аңлап бетергәч, әйткән моңа, әгәр дә яңа Хиросима

һәм Нагасаки теләмәсәгез, сер итеп саклагыз бу гамәлегезне, ыштубыты,

дигән. Чөнки бу нәрсә дөньяга таралса, Җир шарын атом бомбаларына

караганда да ныграк җимерәчәк, дөньяның астын-өскә китереп бетерәчәк,

җәмәгатьчелекне пыр туздырып, глобаль революциягә илтәчәк, дигән. Ә

инде үзенә биргәнен алып калган, бу нәрсә миңа демократияне тыйган

мәкерле диктаторлар белән сөйләшкән чакта кирәк булыр, дип тә өстәгән...

Тагын... заводның расхутларын, керемнәрен капларлык капиталны

тынычлык фондыннан түләттереп торачагына вәгъдә биргән... Өч елга

килешү төзегәннәр.

Дөресен әйтим, күңелемә шом йөгерде, хәтта куркыныч булып китте ул

текемләп сөйләгәндә. Хәтәр нәрсә эләккән икән бит Мирзага, аңлатканы

хак булса!.. Шулай да шигемне әйтми кала алмадым.

− Ә син причум монда? Бик серле ул нәмәкәй синең кулга ничек килеп

керде? Иң куәтле дәүләт җитәкчесе белән тигезләнгәнсең ләбаса! Алланың

кашка тәкәсе түгелсеңдер бит?

− Анысын Ката-Яма үзе бирде. Бу ачышта синең пләмәшнең өлеше

галәмәт зур, шуңа күрә әткәседәй якын кешесенә бирү гөнаһ булмас, дип

тапшырды...

− Барыбер ышандырмый! Синең тузга язмаган фантазияң генә булырга

охшый бу, брат!

Учы белән өстәлгә чәпәп, Мирза җәһәт кенә урыныннан кузгалды:

− Сүз боткасы үземне дә туйдырды, тынчу була башлады. Әйдә, урамга

чыгыйк әле. Мине озатып җибәрерсең... Озатканчы, хаклыгымны да

исбатлармын.

Мин киенә башлагач, тагын көлә башлады сәер дустым:

− Күрше паркта тукталып, берничә хатын-кыз белән сөйләшербез. Бераз

гәпләшкәч кенә, шаярган кебек итеп, минем күзлекне алып киярсең. Ләкин

минем кулны тотарга онытма. Маңгайларындагы экран шул очракта гына

ачылачак сиңа. Экранда күргән саннарны исеңдә калдырырга тырыш.

Хуш... Әрле-бирле паркта йөрибез... Үзебезгә иш булырдай, хәтта

өйләнергә ярардай чәчбикәләр күзлибез. Әнә, җитәкләшкән безләргә дә күз

салгалап, озын такта эскәмиядә өч чибәркәй көлешеп утыра. Буй-сыннары

да кәттә күренә. Затлы «малларга» охшаганнар. Һаман да җитәкләшкән

хәлдә шулар янына якынлашабыз. Ә алар, сәер нәрсә күргәндәй, дәррәү

чыркылдашып куйдылар:

− Что за чудо! Әй, абый, әллә хатын-кыз тапмадың? Кеше көлдереп, ир

башың белән ир җитәкләп йөрисең?

Үзебез дә көлешеп-елмаешып, каршыларына килеп бастык.

− Менә, − мәйтәм, − бу япун егетен өйләндерергә исәп. Бик оялчан,

безнең телне белми. Ләкин бик тә өйләнергә тели. Саф кыз эзли. Аларда

саф кызларга гына өйләнү хуп санала икән.

Тагын да чыркылдашкач, берсе әйтеп куя:

− Әх, ашыкканмын икән... Бер иргә чыгып кайттым шул инде... Икенче

ирем булырга ризалашмас микән?

− Качар идем, туйдым бу Россиядән! − дип куя түп-түгәрәк шәрә

түшенә алтын тәре таккан иң чибәре, кыска итәгеннән тулышкан ботлары

да күренеп һәм ымсындырып торганы. − Минем әле бер кияү дә күргәнем

юк.

Өченчесе, карап-карап торды да:

− Бәлки, аның күзе ямьсездер? Күзлеген салсын инде хет. Күзе дә

ягымлы булса, үзем чыгам!

Ә миңа шул гына кирәк тә! Шаярган кебек итеп кенә Мирзаның күзлеген

салдырып, үзем киям дә, тегеләргә төбәләм. Әстәгъфирулла! Чыннан да,

һәркайсының маңгае экранга әйләнде дә куйды бит, әттәгенәсе! Күргәч,

телсез кала яздым. Ләкин, Мирза белән килешкәнчә, кабат елмая башладым.

Ә Мирзага нәрсә! Без сөйләшкәндә, әледән-әле:

− Худасай!

− Банзай!

− Хатимунди! − кебегрәк япун сүзләрен кычкыргалап вә һәм дә алга

чыккан казнасын ыржайткалап, безнең кебек көлгәләп тора бирә...

Чәчбикәләр исә, берсеннән-берсе уздырышып, сорауларга күмә Самат

дигән бу бәндәгезне:

− Нәрсә дип әйтә ул?

− Ни дип кычкыра?

− Бигрәк шат бу! Бик байдыр, ахрысы?

Ә мин, шартына китереп, «тәрҗемә итәм»:

− Бигрәк шәп кызлар болар, сокланудан үлеп китәрлек, дип әйтә.

Бәлки аңлыйсыздыр, «банзай!» дигәне безнеңчә «уррра!» дигәнне аңлата.

Кыскасы, тәмам гашыйк булган ул сезгә − безнең Казан кызларына! Ә

инде байлыгына килсәк, Токиодагы кәмпүтерләр, телевизорлар заводының

хуҗасы ул. Крупный олигарх!

Ә үзем маңгайларындагы саннарны истә калдырырга тырышам.

Гелләрем генә паспорт нумирларын хәтерләтә икән бу саннар, берсеннән

берсе аерылып-аерылып тезелгәннәр. Мәсәлән, бер генә ир белән

торганыныкында − 79 1327, алтын тәре такканында − 717 2018, Мирзаның

күзлеген салдыртканында − 11 160...

Хәтерем җитмәслеген аңлагач, кесәмнән мобильнигымны чыгарып,

теркәп куярга мәҗбүр булдым һәркайсының «арифметикасын», телефон

номерлары язгандай кыланып.

Шулчак Мирза кулын кулымнан ычкындырды да, җәт кенә сәгатенә күз

төшереп, нәрсәдер исенә төшкәндәй, кыбырдап куйды.

Үзем дә, бик ашыккан кебек, чәчбикәләр белән сүзне кыскарттым:

− Интернет аша заводында эшләүче меңнәрчә кешеләре белән ашыгыч

киңәшмә үткәрәсе бар аның! Ярый, очрашкаларбыз әле, − дип, баскан

җиремнән кузгалып киттем. Парктан бераз ераклашкач, телефонга теркәлгән

баягы саннарны Мирзага күрсәттем. Ягъни, ни-нәрсәләр болар?

битараф кына әйтеп бирде:

− Беренче цифрлары − типтергән зинахурларының хисабы. Икенче

цифрлары − күпме мәртәбә кочакларда вәрәмәч килүләренең саны... Алтын

тәре такканының «Досуг» юлында йөргәне болай да сизелгән иде инде

миңа. Телевизордан үзең дә күргәнсеңдер, андыйларның «хезмәте» турында

Медведев үзе сөйләде: «Аларның хезмәтләре колбикәләрнеке кебек авыр.

Махсус заведениеләр булдырып, эшләрен законлаштыру кирәк булыр»,

— диде. Ә син хәзергә шуны гына бел: саф кызларның маңгаенда бары тик

нульләр генә тезелеп торырга тиеш! Шундыйларны алып, иманлы балалар

үрчетеп, милләтне сафландыра башларга вакыт безгә! Шуны да онытма,

быел, Универсиадага ныклап әзерләнү өчен, май аенда ук төгәллиләр икән

уку елын. Саф кызлар сайлау ниятенә керү вакыты җитә. Әзерлән!

Гаҗәпләнүемне күргәч, шаян карашын төбәп, сүзен түгәрәкләү җаен

карады:

− Аптырама, үзеңнең янга килгәләүчеләрнең маңгаен да карарсың әле...

Буйдаклыкны ташларга вакыт безгә, Самат!

Шыркылдап алды да, тиз генә саубуллашып, килеп туктаган трамвайга

кереп тә утырды.

 

Хикәянең дәвамын иртәгә укыгыз.

 

"КУ" 2, 2014

Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: