Дөньяның асты өскә киләчәк!.. (дәвамы)

***

…Фатирыма кайткач, караңгылык тойдым. Бәй, хикмәтле күзлеген

салдырып алырга оныткан икән бит, мөртәт! Минем дә башка килмәгән

кире бирү, сүз белән мавыгып китеп… Шуңа күрә, бераз вакыт үтүгә үк,

өенә чылтыраттым:

− Кадерле күзлегең миндә калган икән бит..!

− Калсын, әйдә… Пүчтәк…Миннән башка беркемгә дә кирәге юк аның…

Кунакларыңның кулы җитмәслек җиргә алып куй. Ял көннәре җиткәч,

очрашырбыз…

Дөресен әйтим, йокым йокы булмады ул төнне. Башымдагы уйлар,

бер-берсенә үрелә барып, әллә нинди куркыныч фаразларга кертте… Ху-

уш, Мирзаның әйтүенә караганда, гади кешеләргә чыкмаган һәм өч ел

буе чыкмаячак икән мондый товар. Ләкин табылган ачышның иртәме-

соңмы дөньяга чыкмый калуы мөмкин түгел. Нәрсә була соң әле бу?!

Әгәр дә шушы гыйбрәт дөньяга таралса, әйтик, һәр кеше кулына керсә,

миллиардлаган гаиләләр таркалып, җимерелеп бетәчәк, мал-мөлкәт бүлешү,

судларга ыргылулар башланачак, миллионлаган ирләр, хатыннар арасында

үтереш-суешлар шаукымы кузгалачак. Чөнки гасырлар буе ирләр, хатыннар

арасында хыянәтләр булган һәм булачак! Әнә, даны бөтен планетага билгеле

булган генераллисимус Суворов та хатын казасы белән җәфаланган. Үзе, җир

тигезлегеннән күп чакрымнар өскә күтәрелган Альп тауларының түбәләре

аша үтә-үтә, армиясе белән соклангыч җиңүләр яулаган, империянең

данын арттырган. Бер генә сугышта да җиңелмәгән! Ә менә илле килолы

хатынын − Варварасын җиңә алмаган. Ул сугышларда йөргән чакта хәләл

җефете дистәләрчә ирләр белән зина кылып яткан. Урысларча да әйтсәк,

иренә бихисап мөгезләр куеп яшәгән шул Варвара. Нинди ирләр белән бит

әле, җитмәсә!.. Аларның күбесе Суворовның үз туганнары, кардәшләре,

пләмәшләре булганын да тарих теркәп барган. Хатынын аерырга рөхсәт

сорап, Әби патшага елый-елый үтенечләр − челобитныйлар язган бөек

полководец. Ләкин Патшабикә ризалык бирмәгән, катгый рәвештә тыйган.

«Хатыныңны аерсаң, үзеңнең − абруең, бөтен армиянең, империянең даны

юкка чыгачак, минем дә әфтәритем калмаячак!», дигән. Менә шундый

хурлыклар вә мәсхәрәләрне йөрәге аша кичереп яшәве сәламәтлеген дә

кыерлап бетергән, үлемен дә тизләткән...

Мирза әйтмешли, кайсыдыр иргә дәрте кызышкан, чыдые хәттин

ашкан хатыннар өчен үз иренең кемлеге дә, әфтәрите дә нипачум! Ире

полководец кына түгел, король яки император булса да үзе теләгән зинахуры

кочагына пушкадан чыккан снаряд шикелле томырылып бара. (Менә шушы

«зинахур» сүзе урынына матбугатта «сөяркә» сүзен кулланучы әдипләрнең,

журналистларның вә һәм дә мөхәррирләрнең наданлыгына җенем котыра:

сөяркә дигән тамга ул хатын-кызларга гына хас, ә этлек юлында йөрүче

ирләр бары тик «зинахур» дип бәяләнә!) Зинахуры белән әвәрә килгәне фаш

ителгәч, нинди җәзага яки бәхетсезлеккә юлыгу ихтималын да уйламый

хатын-кыз. Хәер, кайнар экстаз аның акылын соңгы тамчысына хәтле

алып бетерә...

Хәтерегездәдер әле, моннан унбиш-уналты еллар элек кенә принцесса

Диананың язмышы турында радиолар, телевизорлар айлар буе шаулап торды.

Дөресрәге, аның да башы әйләнгән гарәпләр илендәге эре капиталистның

улына гашыйк булгач. Иренә − принц Чарльзга сиздермичә генә яхтада

типтергәннәр болар. Хәтта, соңыннан мәгълүм булганча, бер фотограф

ятакта ниләр кылануын төшереп алу җаен да тапкан. Хәзер шул фотосурәтне

аукционга куйса, йөзләрчә миллион долларларын чыгарып салырга әзер

байларның саны-хисабы хәтсез икән. Бер мизгелдә «эләктергән» сурәткә

алдагы егермеләп буының елмаеп-көлеп һәм биеп кенә яшәрлек акча керү

бәхет түгелмени? Шул гарәп белән башы әйләнгән, шуның өстенә шәрабне

дә шактый чөмергән килен, зинахуры, шул зинахурның шоферы белән

машинада томырылып җилдерткән хутка, бәрелеп үлгәннәр. Анри Поль

дигән шоферлары дә исерек булган шул... Ләкин шунысы ачык: Диананың

үлеме дә ләззәтле булган. Теге гарәп кочагында алган рәхәтлеге тәненнән

чыгып та өлгермәгән булган. Бәлки, әле ул теге дөньяда да шул ләззәттән

изрәп ятадыр... Югыйсә, мәрхүмәкәй, безнең Казандагы меңнәрчә кызлар

кебек, Лондонда фатир «снимать» итеп, барлы-юклы акчага балалар

бакчасында эшләүче кыз булган ул принцка кияүгә чыкканчы!...

Менә безнең һәркайсыбызның зиһененә бала чактан ук сеңә килгән

«Династия русских царей и императоров» кебегрәк кәлимә бар. Ягъни, бу

нәселдәге патшалар гелән урыс булганнар. Шушы династиядәге иң беренче

патша, ягъни Михаил Федорович тәхеткә утыруга ук яһүдләшә бу нәсел...

Хәер, әз генә сабыр!.. Патшаларның хәл-әхвәлләрен тикшергәнче,

үзебезгә күз салыйк. Һәркайсыбыз белгәнчә, һәр ир үзен булдыклы итеп

күрсәтергә тырыша бу дөньяда. Әгәр берничә ел хатын белән торып та

балалары булмый торса, ирләр хатыннарын хурлый башлый. Имеш,

хатыны балага узмый торган зат булып чыккан. Кайберләре, хәләл җефетен

аерып, икенчесенә өйләнмәкче... Кайсылары сабырлык күрсәткәндәй:

«Ярый инде... бергә тапкан мал-мөлкәтебез дә бар, түшәк үзгәртмичә

генә яшәгәнчә яши бирик, чурт с ней», − дип җиффәрә. Әнә, ике-өч ел

бергә торып та бала тапмагач, хатынын куып чыгарып, яңасына өйләнде

бер дус. Бәй, аерган хатыны, башка иргә чыгып, ел да үтмәстән, мендәр

хәтле көмәне белән урамда күренгәли башлады. Әлеге дус белән бергә

барганда да ике-өч мәртәбә күзгә чалынды теге, ә инде бераздан тәпи

йөри башлаган бер малайны җитәкләп йөргәнен дә күрдек. Әлеге дусның

исә икенче хатыны да өч-дүрт ел бала таба алмый, мескен... Аңларлык

кешегә аңларлык бит, ә ?!

Аллаһы Тәгалә без фәкыйрьләрне дә, хәтта хәерчеләрне дә мәхәббәт,

гыйш-гыйшрәт җәһәтеннән патшалар белән тигез яраткан. Михаил

Федоровичны да үзенең гади колы итеп кенә күргән. Ул да, патшалыгындагы

иң чибәр чәчбикәгә (хәзергечә әйтсәк, илкүләм конкурс игълан итеп!)

өйләнә! Ләкин ул да, минем дус кебек үк, өч-дүрт ел буе «әти» дигән исемнән

мәхрүм яши... Ул да хатынын аерып җибәреп, яңа кәләш алып кайта. Һы,

монысы да кысыр җефет хәлендә күз көеге булып йөри... Михаилга үз

тирәсендәге кардәш-ырулары, затлы саналучы боярлары киңәш бирә:

− Менә, Ваше сиятельство, фәлән-фәлән җирдә Елезар Анзерский дигән

изге зат бар икән. Җефетең янында берничә тәүлек кенә шифалы догаларын

укып утырса һәм һәйбәтләп өшкерсә, дәва таба һәм сразы көмәнлегә әйләнә

икән! Әллә соң шуны эзләп табыйкмы?

Табып китерәләр моңа әлеге чибәр дә, Сабантуй батырыдай таза, көр

күңелле Елезарны. Яшь айгыр кебек ялт итеп тора бу, кешнәве генә

ишетелми. Түләнәчәк бәя, биреләчәк бүләкләр хакында килешенгәч, кертеп

җибәрәләр моны патша бикәченең «покои» дигән бүлмәсенә....

Әйе, кереп китә Елезар Анзерский патшабикә бүлмәсенә, иң шәп, иң

изге догаларын укый һәм, бөтен сәләтен җигеп, атналар буе армый-талмый

өшкерә. Күрәмсең, җиренә җиткереп өшкергәндер − патша сараеның

барлык бәндәләре сокланырлык могҗизага ирешә Елезар: беренче атнада ук

Михаил бичәсенең йөзләре нурлана, күзләрендә бәхет очкыннары җемелди.

Ике ай да үтми, балага узуы бөтен илгә игълан ителә! Тик менә үгет биргән

боярлар, борыннарын җиңнәренә тыгып, астыртын гына елмаешып йөрү

гадәтлегә әйләнәләр...

Юк шул, булмаган шул Михаил Федорвич заманында Мирзада булган

үтәли күрү сәләте. Хатынының маңгаендагы чүтчигенә бер генә карап алса

да ап-ачык күргән булыр иде Елезарның ничек өшкергәнлеген. Бәлки

хурлыгыннан асылынып үлгән дә булыр иде.

Хурлыктан үлүчеләр дә күп бу дөньяда. Мәсәлән, шундый хәл

сөйләделәр миңа: яшьли өйләнешкән ир белән хатынның бер-бер артлы

җиде уллары туып-үскән. Алтысы сокланып, горурланып туймаслык

гөрнадирдай каракучкыл егетләр! Ә берәүсе зәгыйфь, акылы да юк. Кара

бөркетләр арасында сары чебеш кебек, бәләкәй гәүдәсен көч-хәл белән

генә сөйрәп йөри икән мескен. Ә зур урында түрә булып эшләүче аталары

бу чирләшкәнең үзенеке булуына шикләнә. Хәйлә кора да ата кеше, хәтәр

авыруга дучар булган сыман, түшәккә егыла һәм хәләл җефетенә:

− Әҗәл килде миңа, хатын! Ләкин үлеп киткәнче бер хакыйкатьне

беләсем килә... Менә бу зәгыйфь баланың кемнән икәнен әйт. Дөп-дөресен

сөйлә, гөнаһ җыеп калма, − ди.

Инде сулышлары да кыскарып беткән иренә елый-елый карап утырган

да хатыны:

− Ярый инде, алайса, дөресен әйтәм... Ул зәгыйфе − синнән, башкалары −

сантехник Хәтмулладан, − дигән.

Шул хакыйкатьне ишетүгә сары чәчле ата үзе дә сау-сәламәт хәлдә җан

биргән...

Кызганыч. Ләкин күпчелек хатыннар өчен кызык өчен сөйләрлек

вакыйга гына. Әнә бит, күп балалы бичәләрнең берсе:

− Кеше күңелен күрәм дип яши торгач, үз иремнән бала да таба алмадым,

− дип көлгән.

Шулай ул, мәхәббәт, хыянәт, азгынлык дәрәҗәгә карап тормый. Әнә,

исеме бөтен дөньяга мәгълүм бөек пролетар шагыйрь Владимир Маяковский

да мондый эчтәлектәге шигырь язып калдырган: «Кочагымдагы хатын

министр хатыны булса да, уборщица булса да, минем өчен барыбер! Буржуаз

Европага үч итеп коммунистлар үрчетүем хак булсын!»

Димәк, мин министр яки генераль директор дип масайсаң да, шуны бел:

хатыныңның урам себерүчедән − дворниктан да балалар үрчетеп, үстереп

ятуы гаҗәп түгел син тапкан миллион долларларга.

Дворник дигәннән, бер попның дворник вазыйфасын да башкаручы

батрагы ихатадагы юлны себергәндә, себеркесен уңга селтәгәндә дә, сулга

селтәгәндә дә: «И так хорошо! И так хорошо!» дип бертуктаусыз сөйләнеп

бара икән. Еллар буе тыңлап йөргән хуҗасы, ягъни побы:

− Менә син, Иван, ул сүзләреңне телеңнән төшермисең. Әйт әле,

нәрсәләр куандыра сине шул кадәр? − дип сораган.

− Әйтмим, − дигән батрак. − Әйтсәм, эштән куачаксың.

Поп, чукына-чукына, «ей Богу, кумыйм!» дия-дия ант иткәч кенә серен

чишкән батрак.

− Менә син, атакай, мин күрмәгәндә хатыным белән шаярасың һәм аңа

акча да бирәсең бит, әйеме? Ә син чиркәүдә чакта анакай мине ятагыгызга

чакыра. Үзен уйнаткан саен ул да миңа акча бирә. Шулай булгач, болай

да хорошо, тегеләй дә хорошо була бит инде. Чөнки акчага туя яшибез!

Сездә − минем улым, бездә синең кызың үсә. Димәк, без инде туганлашып

беттек! Монысы инде сәпсим хорошо!!! − дигән.

Һай, бу Мирзаны! Валлаһи, дип әйтәм, бәреп кенә үтерәсе бар аны. Әнә бит,

япуннардан нәрсә алып кайткан, яптырмалахай! Анда гына булса бер хәл иде

әле центильон электронлы ул нәмәкәй. Өч ел үткәч, бөтен дөньяга таратулары,

ягъни бихисап кешеләргә сатулары бар бит ул зәхмәтне япуннарның. Ул чакта

инде ким дигәндә уйнаштан табылган миллиардларча балалар, урамнарга куып

чыгарылып, төркем-төркем хәер сорашып, тилмереп йөриячәк. Ләкин ризык

таба алмаячак. Ни өчен дисәгез, андый чакта кешеләрдә ашлык үстерү кайгысы

бетәчәк. Алай гына да булмаячак әле. Ирләренә хыянәт иткән хатыннарны да

горур ирләр өйдән себереп чыгарачак. Мондый ук зур афәттән Җир шарының

асты өскә генә килеп калса бер хәл. Әле бит аның экватор дигән кабыргасына

ятып тәгәри башлавы да ихтимал бөтен Галәм буйлап!.. Әгәр дә инде хатын-

кызлар кулына да эләксә чүтчикләр карый торган ул галәмәт, дөнья бетте

дигән сүз!... Ник дисәң, үзләре типтерергә яратсалар да, ирләренең башка

бичәләр кочагында ятуларын йөрәкләренә сыйдыра алмыйлар. Миллионнарча

йөрәкләр шартлаячак! Йөрәкләре шартламый калганнары йоклап яткан

ирләрен суячаклар. Кан дәрьялары Җир шарын басачак, шул кан эчендә

мәетләр агачак. Мондый ук коточкыч хәлне күргәч, хыянәт итмәгән сирәк-

мирәк кенә адәмнәр дә куркудан кырылачак. Ка-аш-ма-ар!!!

Ирләр арасында да суешлар хәттин ашачак. Күп ирләр, чит хатыннарга

ясаган балаларының куылып чыгарылганлыгын белгәч, теге хатыннарның

никахлы ирләрен якаларыннан элеп алып:

− Ник минем баламны куып чыгардың, ысбулыч! − дип, сүзен пычак

белән дәвам итәчәк... Кы-ххх! и вәссәлам...

Кыскасы, Мирзаның сөйләве хак булса, Обама дөрес бәяләгән

япуннарның бу яңа ачышын: планетадагы барлык атом бомбаларын дөньяга

сипсәң дә бу кадәр үк фаҗигаләр тумаячак.

Чын кыямәт көтә безне, җәмәгать, аң булыгыз!

...Ә бит, төбенә төшеп уйлана белсәң, дөньяны җәһәннәмгә әйләндерәчәк

бу фаҗигаләрнең бер генә сәбәбе бар: адәм балаларының үз нәфесләрен

тыя алмаулары һәм шул нәфес коткысына бирелеп, шыпырт кына чит

кочакларда әвәрә килә-килә ләззәт өстенә ләззәт җыясы килүләре...

Бөтенләй пүчтәк сыман. Ләкин, әнә, шул ләззәтләр аркасында туган

миллиардларча фальш балалар − гомумән, барлык кешелек − җан ачысы

белән газапланып, каберләргә күчәчәк...

***

Атна ахырында килеп кергән Мирзага, беренче эш итеп, күзлеген

тоттырдым.

− Ал бу зарарлы нәрсәңне. Йокымны качырды, йончып беттем...

Ә ул, ашыкмый гына күзлеген сөртә-сөртә, сөйләнә башлады:

− Бик файдалы булачак ул сиңа да, миңа да... Ярый, менә мин катлаулы

кәмпүтерләрне көйләү, төзәтү белән көн итүче бәндә генә... Ә син бит

адвокат! Судларда бик күп кешеләрнең язмышын хәл итәсең. Бәлки әле

ялгышып һәм чын хакыйкатьне белми калып, гөнаһлы да буласыңдыр.

Кулыбызда мондый мөмкинлек бар чакта син бер чакта да ялгышмаячаксың.

Судьяларның һәм прокурорларның да, син якларга тиешле кешеләрне судка

биргән кемсәләрнең дә уй-гөнаһларын, кылган гамәлләрен көзгедән күреп

торгандай дөп-дөрес итеп белеп торачаксың. Хәтта үзең яклаячак кешең дә

бер кабахәт жулик яки аферисттыр... Һәрхәлдә, отучы булачаксың. Аның

өчен, парктагыча, бер-ике минут минем белән контактта булуың да җитәчәк.

Шаһит рәвешендә барып утыруымнан беркем дә тыймас... Гаделлегең белән

җиңүче булып, атаклы адвокат булып танылачаксың!

Күзлеген киеп һәм күзләремә карап алгач, кайгыга калгандай булды

Мирза:

− Һы, кәнишне, бу кадәр әллә нәрсәләр уйлап яткач, саташуың да

ихтимал!... Экваторына ятып тәгәрәүче Җир шары да күренә ләбаса

карашыңнан... Син бит лирик шигырьче түгел... Юрист!

Аннары, бу дөньяга күңел ачар өчен генә туган адәм сыман кеткелдәп

куйды.

— Җитди уйлар белән баш катырып утырмыйк әле, өйләнү темасын

яңартып җибәрик!

Шушы сүзләреннән соң гына игътибар иттем өс-башына, чырай-

кыяфәтенә: ну киенә дә белә инде шомлык! Башында алтын җепләр белән

чигелгән затлы түбәтәй, өстендә елкылдап торган өр-яңа кәчтүм, ап-ак

күлмәге, гүя, бөгелүне-җыерылуны белми торган ак калайдан ясалган...

«Самурай» кыяфәтенең әсәре дә калмаган. Хет хәзер үк туй түренә кияү

итеп утыртырлык! Борынны иркәли торган хушбуй да сөрткән җитмәсә...

− Күңелеңне ачып җибәр, брат! Үзем дә өйләнәм, сине дә өйләндерәм

Мүкләк сыер хәлендә яшәүне туктатыйк! Әйткәнемчә, саф кызлардан туган

балалар үрчетеп сафландырырбыз бу пычрак, каһәрле дөньяны.

Көлештек, елмаештык, билгеле... Ләкин күп уйландырган, җәфалаган

бер соравым башымнан чыгып бетмәде...

− Менә бу синдәге үтәли күрсәткечне дөньяга сатмый калмаслар...

Хатын-кызлар да куллана башлаячак бит аны. Иң куркыныч мәхшәр

шуннан башланачак...

Мирза исә, тузга язмаган нәрсә ишеткәндәй кистереп карады да, татарча

сүз таба алмагандай, учының кыры белән һаваны ярды.

− Анысы − исключено! Уйлап та таба алмаячаклар! Чөнки хатын-кыз

күзәнәкләре нык аерылып тора безнекеннән.

− Соң... без дә гөнаһсыз түгел бит инде ...

− Ә синең, ниндидер хикмәт белән, чит-ятлардан балага узып, өендә шул

баланы тудырып, хатыны кулына үзенеке итеп тоттырган ирне күргәнең

бармы?!

Аңа җавап бирерлек, бәхәс куертырлык бер сүз дә таба алмадым...

Тәмам.

"КУ" 2, 2014

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: