Чыршы бәйрәмендә

I

 Безнең балачакта Яңа ел – чыршы бәйрәмнәре дигән нәрсә юк иде.

 Татар-мөселман, ачыклап әйткәндә, аңа фарсы календареннан кергән яңа ел

– Нәүрүз бәйрәме март азакларына туры килгәнлектән, без яңа елны үзебезнең

гамәлдә булган григориан календаре буенча да, дини исәпләнгәнлектән, Нәүрүз

бәйрәме итеп тә үткәрмәгәнбез. Ел башлары шулай «башсыз» гына килгән

дә киткән, килгән дә киткән. Монда бәлки безнең халыкка хас мөслимин

тыйнаклык та, йомыклык та, ярлылык та сәбәпче булгандыр. Мин болай дип

милләтемне, нәселемне, авылым халкын йә булмаса үземне гаепләргә теләмим.

Хакыйкать буларак кына искә алып китәм.

Беренче тапкыр мин Яңа ел бәйрәмен бары тик 1965 елда, Казан

университеты студенты булып алгач, анысын да, шәриктәшләрем тырышлыгы

белән генә «билгеләргә мәҗбүр» булдым. Анысы да югыйсә, кеше кыланганны

кыланып калыйм, дип түгел, ә беренче гыйнварның минем туган көнемә туры

килүенә бәйле иде!

 1949-1950 еллар арасындагы Яңа ел булырга тиеш ул. Сугыш әле

тәмамланган гына. Күкрәкләргә кунып өлгермәгән йолдызлар күктән

җиргә атылган заман. Хәрабәләрдә торымбашлар төтенли, йөрәкләрдә

яралар кансырый. Хәрәкәттәге армиядән исән калган аяксызлар, кулсызлар,

госпитальләрдән яралылар, концлагерьлардан әсирләр һәм үз илебездәге

санаусыз зоналардан тоткыннар кайта тора. Безнең әтиебез беркайчан да

кайтмаячак, бу хакта сугыш тәмамланыр алдыннан гына килгән «кара кәгазь»

шүрлегебездәге дүәкәмнәтләр савытында ята...

 Бер караганда, усал холыклы, кырыс табигатьле, кулы кычыткан саен, еш

кына бер сәбәпсез, күбрәк яратудан миңа менгәләп төшкән, икенче караганда, ифрат та йомшак күңелле, туган җанлы, кыскасы, шушы ике сыйфатны бергә

тигез итеп берләштергән агам, авылыбыздан өч-дүрт чакрымда яткан Олы

Кәркәле җидееллык мәктәбенең бишенче сыйныфы укучысы, караңгы төшеп,

йокларга ятар алдыннан гына:

 – Иртәгә Яңа ел – Чыршы бәйрәме! Бик теләсәң, барырсың. Иртүк, таң

тишегеннән! – дип ярып салмасынмы!

 Тукта, нинди Чыршы бәйрәме? Яңа елы нәрсә дә, чыршысы нәрсә?! Безнең

якларда чыршы үсми дә әле ул, беләсегез килсә. Күргәнем булмаса да, чыршы

нишләптер ямь-яшел агач булып күз алдыма килеп басты.

 Абзамнан бу кадәр миһербанлылыкны көтмәгән мин – эрепләр төштем.

Барам, бармый диме!.. Таң тишегеннән генә түгел, хет төн уртасыннан – хет

хәзер үк!

 Мич алдында мәшәләнгән инәкәебез:

 – Нигә аны иртәрәк әйтмәдең? – дип битәрләп алды агамны. – Синең шул

булыр инде: урманың – колаксыз, басуың – күзсез. Кешегә күренергә аягында

юньле чабатасы да юк. Туганыңа чабата тукып бирсәң, бер дә кулың корымас

иде!..

 Минем бакчама төшкән таш минем файдага иде. Файдаланып калырга

кирәк!

 – Инәй, өч сум бир! – дип йөгереп бардым мин мич каршына. – Галимулла

карттан чабата барып алам...

 – Менә хәзер! Тутырып куйганнар ди...

 – Булмаса, биш йомырка! Өчне!.. Миңа бабай өч йомыркага да бирәчәк!

 – Бирәчәк! Тот. «Төрек Галимулласы» диләр әле аны. Ул нәселдән кышын

кар сорап ала алмассың, – дип көяләнде утыз ике яшендә дүрт малай белән

тол калган: унике яшьлек улы кырык алтынчы ел ачлыгында эчәгесе шартлап

үлгән, бер ел элек иң өлкәне Ташкент тарафларына бәхет эзләргә чыгып сызган,

инде хәзер бәләкәй абзам белән икебезне үстергән инәбез. – Сезнең шул булыр

инде. Бир дә бир! Кайчан «Мә!» дия башларсыз икән, Ходаем?

 Ул, чәчүргеч очындагы чулпыларын зеңгелдәтеп, ишекне ачты, тыштан

өй эченә борхылдатып салкын пар болытлары кертеп, кәҗәнкәгә1

 чыкты һәм

минем күзләремә ун булып күренгән биш йомырка алып керде.

 – Мә. Башка юк. Бирмәсә, утыныңны ярырга киләм, дип ялын, бәкедән

суыңны кертәм, дип буынына төш!..

 Йомыркаларны бүрегемә салып, төшеп ватыла күрмәсеннәр өчен

колакчыннарын уратып тотып, яланбаш, җәядән атылган уктай тышка

атылдым. Өч атлап, ике сикереп, Галимулла бабайның Өязе ярындагы уенчык

кебек курасының ишеген шакыдым. Ул авылда иң оста чабатачы. Ул үргән

чабаталар чыдам, теземнәре вак, матур, ничектер адымга ырамлы, йөзләре,

яшь киленнәр кебек әллә кайлардан елмаеп торалар. Ихата ягындагы бердәнбер

тәрәзәчектән өйдә ут әсәрәсе шәйләнми иде. Мин ишекне шакыдым. Салкын

һавада ул дөбердәп яңгырады. Күп тә үтми Миңсылу әби, сукрана-сукрана

аркылы агачын бушатып, миңа ишек ачты. Чыршыны күрү хакына карт

кешеләрне борчу бу мизгелдә миңа, әле быелгы көздә генә беренчегә кергән

сабыйга, ике тиен дә тормаган, күрәсең. Чабата дигән хикмәти зариф каршында

калганы – вак нәрсә иде. Өй эчендәге юкагач буы белән куерган һавада күптән

түгел генә мич кайнарында пешенеп, кәүсәсеннән суерылган курыс әчесе, яшь юкә, чалабаш исе тынымны буып куандырды: болай булгач, бабамның

тукылган чабатасы әзер булырга тиеш! Мич артыннан, сәкедән ыңгырашкандай

авазлар чыгарып, идәнгә төшкән Галимулла карт шәйләнде. Безнең яклар

өчен ят, торганы белән ата төрек кебек җете-кара картның карадан-кара

сакалы өй эчендәге караңгыдан тагын да караебрак шәйләнеп, миңа якыная,

өметем акланасына ышанычымны арттыра барды. Миңсылу әбинең мич

кашагасыннан шул арада черт итеп кабызып өлгергән өчле лампасы бабайның

ат яңаклары сыман ач битен яктыртып, мөселманча аяланып торган сакалы

тәмам сурәтләнгәч, никтер күңелем кителгәндәй булды: бабайга мөкатдәс

серемне сөйләп аңлатыр өчен миңа яктылык бөтенләй кирәкми, миңа бары

тик караңгылык кына кирәк иде!

 – Галимулла бабай! – дидем мин, тыным кысылып. – Иртәгә... иртәгә...

таңның тишегеннән... Чыршы бәйрәменә!.. Чабата!..

 Сүзем шуның белән тәмамланды. Йөрәк дарс-дорс тибә. Дулкынлануымнан

чак егылып китмәдем. Карт бер миңа, бер кулымда төргәктәй төрелгән бүрегемә

караш ташлады да, шомырттай кара күзләре, кара сакалы белән йөземә үк

капланып:

 – Was ist das?2

 – диде.

 Мин бабабызның Беренче Бөтендөнья сугышында әсирлеккә төшеп,

берничә ел Германияның Вустрау лагеренда булганлыгын һәм ватанына

кайткач, кайчакта, кәефе килгәндә, олысына-кечесенә мәзәк итеп нимесчә

эндәшкәнен белсәм дә, бу минем өчен шулкадәр дә җаваплы, чабата аркасында

гына чыршыны күрә алмый калуым куркынычы янаган мизгелдә нимесчә

маташтырып, җанымны кыюы көтелмәгән хәл иде.

 – Галимулла бабай... – дип үрсәләндем мин, янган утларга төшеп. – Акчабыз

булган чак булмады бит әле... Әтәйнең пинсәсе килгәч бирер идек... Менә

инәкәем биш йомырка... Җитмәсә, мин сиңа көн саен абзарыңда тиресеңне

тазартам! Утыныңны кисәм! Бәкедән суыңны кертәм!..

 – Ich liebe dich! Jawohl!3

 

 Мин ят телне аңламаудан телсез идем. Ичмасам, гарьлегемне күтәрешергә

түмәр умарта кебек юан гәүдәсе белән Миңсылу әби дә каядыр юкка чыкты

бу шырпы кабыдай кечкенә өйдә. Үземне кая куярга һәм нишләргә белмичә,

үкенечтән һәм өстемә ишелеп төшкән кара кайгыдан тиле кебек шаркылдап

җибәргәнемне сизми дә калдым. Әмма Галимулла картның һич кенә дә көләргә

исәбе юк иде. Өйдәге караңгылык спут каршындагы лампа яктысыннан күпкә

көчлерәк булган аралыкта янган күзләре белән миңа чекерәеп текәлгән дә, авыз

читләре белән генә елмаеп, бу нишләр икән дигәндәй, агымсулар астындагы

кара чуерташ кебек карап тора.

 – Галимулла бабай... – дидем мин, тәмам югалып калып. – Миңа ярарлык...

яңа чабаталарың бармы соң?! – Аннан ачуын китереп, дөресен әйттерү өчен

өстәп тә куйдым. – Миңа гади түгел, миңа шыгырдап торган чабата кирәк!..

 – Das ist interessant, kameraden!4

 Ул «Син кем белән эш иткәнеңне белеп сөйләш!» дигәндәй гасаби хәрәкәт

белән почмакка таба атлады, идәндә аунап яткан тасма-тасма юкәбашлар,

чөшле, калыплар аша җирнең икенче ярымшарына үрелгәндәй үрелеп,

шүрлектән күрер күзгә нәкъ минем өчен үрелгән, балавыздай сары, уенчык кебек җыйнак чабата киеме алды, күз алларымда уйнатты. Алардан җәйге

юкә урманнарының баллы чәчкә исләре аңкыгандай, нурлар чәчрәп, өй эче

яктырып киткәндәй булды. Аннан бабай аларны минем колак төбемә китереп

бил уртасыннан сындырды, сәнгать әсәре кебек килешле чабаталар өзелгән

аһәң чыгарып ыңгырашты, шыгырдашты, сайрашты, мин шатлыгымнан

тәһарәтсез калыр хәлгә җитеп, урынымда сикереп куйдым һәм йөрәгем ярылып

китмәсен дип күзләремне йомдым...

 – Йә, бала белән бала булма инде, карт тиле! – диде Миңсылу карчык сәке

тарафыннан. – Бирсәң, бир дә җибәр!..

 – Ир-ат арасына кысылма, әбисе! – дип кычкырды ул аваз килгән тарафка.

– Үзебез беләбез, әйеме, улым?

 – Әйе, Галимулла бабай! Jawohl!.. – дип эләктереп алдым мин, аның

кулларында очар кош кебек талпынган чабаталарга карап. Аннан, гүя

кызыктырырга тырышып, бүркем эчендәге йомыркаларга ымладым. –

Абзарыңны тазартам! Ишегалдыңны себерәм! Карларыңны көрим, билләһи

дип әйтәм!..

 Карт чак сизелерлек кенә кеткелдәп, миңа таба борылды, кулларымнан

бүрегемне алды, чабаталарны йомыркалар янына салып, бауларын тыгыз итеп

бәйләде дә миңа бирде:

 – Zum gluсklichen Neujaһr!5

 Нимесләр шулай ди. Бар син, кайт.

Йомыркаларыңны инәкәеңә тапшыр. Галимулла карт белән Миңсылу

карчыкка йомырка ярамый, эчләре китә, диген. Ул аларны сиңа Яңа ел таңында

пешереп ашатсын. – Бабайның авызыннан чыккан татлы сүзләрдән үземә-үзем

ышанмыйча күзләрем шар ачыла барды. – Икенче килгәндә син миңа кар

көрәргә дип килмә, нимесчә өйрәнергә кил, яме!.. Man muss deutsch bennen,

um keinen Krieg fuhren!6

 Килми диме! Миңа бушка чабата бүләк иткән телне өйрәнми диме!..

Сүзләреннән кире кайта күрмәсен дип, тупса аша чыгып ычкынам дигәндә

генә, ул сырмам чабуыннан тотып алды. – Тукта. Бик җитди үтенечем бар. Олы

Кәркәленең бәйрәм чыршысыннан син миңа берәр ылыс өзеп алып кайтып

бирерсең, яме!.. Ылысның сере бар!..

 II

 Төне буе йоклый алмадым. Искергән чабаталарымны яңага алыштырыр

алдыннан кабатлана иде бу хәл минем белән. Мин яңа чабаталарымны бер

киеп, бер салып саташу, таушалып-тузып, мунчалага әйләнгән чыпталарны

яңарту минем өчен бәйрәм дә, газап та иде. Бу юлы инде бу гамәл бөтенләй дә

мәхшәргә әйләнде. Җитмәсә, боларга тагын бабайның чыршы ылысы дигән

борчу өстәлде. Нәрсә була ул ылыс? Мин аны таба алырмын микән? Ылыста

нинди сер бар икән?

 Шунысын беләм: чыршы бәйрәмендә мин аеруча ыспай күренергә тиешмен.

Минем өчен җир йөзендә чабатадан да матуррак аяк киеме юк иде. Гүя ул

авылым урманнарындагы юкәләрдән суерылган гади курыс тезмәсе түгел, ә

бәлки чәчкәле сурәтләр белән чигелгән хан читекләре иде! Тагын да ныграк

кипсен, коргаксысын, күн итек кебек, тагын да кәттәрәк шыгырдасын өчен

спут башына куйган чабаталарны мин бая телгә алган төшләремдә кидем дә

салдым, кидем дә салдым. Алар миңа энҗеләре чәчелеп торган сафьян каталар булып күз алдымда уйнаклыйлар иде. Тез очларыма җиткән ап-ак тулаекларым

өстеннән мин аларны ничек кенә кыландырып кими идем! Тора-бара, уянып, бу

таң кайчан атар, чабаталарны кияр мизгел кайчан килер икән дип йөзгә кадәр

саныйм да, йокыга китмәдем микән дип күземне ачам, саныйм да күземне

ачам. Без, абзам, инәй һәм мин бер уртак чүпрәк палас астында йоклыйбыз.

Мин, төпчек, уртага йомылганмын. Шулай иткәндә өшетми. Беребезнең тыны

белән икенчебезнең арка үзәге җылына. Бер якта ятып, тәннәребез ойый

башласа, барыбыз берьюлы икенче якка әйләнеп ятабыз. Болай иткәч, мичкә

ягулыкка утын да азрак тотыла. Ята торгач, йокымсырап киткәнмен. Мичтә

четер-четер килеп яна башлаган чытыр-чатыр тавышыннан күземне ачсам,

мич алдына кунаклаган инәйнең йөзе утның үзеннән дә көчлерәк уйнаклап

ялкынлана. Куркып киттем: чыршы бәйрәменә соңга калмаганмынмы?! Сул

кулым терсәген сак кына кузгаткандай итәм – урыны буш, инәй чынлап та

торган, уң кулым терсәге буш түгел – анда абзам мыш-мыш йоклый. Мин аңа

сиздермәскә тырышып, тәңкәле балык кебек, шыпырт кына палас астыннан

суырылып чыгам, песи җитезлеге белән спутка сикерәм, инде җылыда шикәр

кебек агарган, хуш исләр килеп торган чабаталарымны эләктереп, киенә

башлыйм. Бозлы тәрәзәләр әле кап-караңгы. Эресәләр, сулары агар өчен

куелган чүпрәкле шешәләргә чүлт-чүлт итеп тамчы тамгалый. Андый-мондый

тавыш юк. Димәк, тышта үр куяннарын үрле-кырлы сикертерлек салкын

икәнлеген аңлау миңа, балага да, читен түгел...

 Вак шакмаклы тастымал бәзеннән тегелгән күлмәгемне, ике кат итеп

типчелгән нәзек кара бумази чалбарымны күз ачып йомганчы эләктереп алып,

ниһаять, иң көтелгән, иң ләззәтле гамәлемне үтәргә керештем. Аякларыма

эчке оекбашларымны, алар өстеннән тулаекларымны тезем очларына кадәр

менгезеп кидем, аннан аларны йөзлекләре вак тешле көнбагыш мәмие кебек

тезелеп киткән чабаталарым эченә тыктым, киндерәләрен аякны кысмас һәм

бушак та итмәс дәрәҗәдә уратып бәйләгәч, тулаекны шаталакларымнан бераз

гына югарыдарак катлап, киндерә очларын шуның астына яшереп каплагач,

инде хәзер ап-ак шәм кебек тәмам бөтәеп калган тулаекларымны түбәнгә таба

сыдырып, гармун күрекләре, күн итек сырлары кебек сыман дулкынлатып

сырладым һәм аякларыма басып тыпырдап карадым.

 Барысы да кып итеп тора иде!..

 Чабаталарым чынлап та җырлый иде!

 – Очып китә күрмә! Күнитекле идек, чабаталы булдык! – диде мич алдында

кичәдән калган умачны җылытып азапланган инәй. – Җайлап атла, Кәркәле

үрләре ай-һай биек!.. Кәҗә майларың чыгасы алда әле!..

 Шушы мизгелне генә көткән шикелле, әле һаман йоклап яткан абзам, уянып,

янәшәсендә мине дә мырлый дип уйлап, йокылы тавышы белән минем буш

урынымны уятырга кереште:

 – Тор! Бәйрәмнән каласың килмәсә!..

 – Мин әзер!.. – дидем мин, сәке түбәненнән чак кына ишетелерлек итеп.

 Кайнар умачны гаптыр-гоптыр җәмхәлләгәннән соң, без абзый белән

тыннарны куырып барган салкын төн караңгылыгына чумдык һәм Шәрифҗан

күпере каршында, олы юл чатында, күрше авылга йөреп укучы балалар белән

җылыдан кубарылып чыгып, чыңрау торналар кебек, шыңгырдый-шыңгырдый

еракка барган тезмәсенә килеп кушылдык. Өсләренә безнең кебек бер кат

ыштан, юкадан-юка сырма, элпәдәй җиңел баш киеме кигән, суык энәдәй

чеметкән сугыш ятимнәре, берсе-берсе белән куыша-куыша, шаярыша, үрләргә менгәндә-төшкәндә су өсләрендәге чөгермәкләр кебек буталыша, өшисе

урында да өшеми, шушы гамәли хәрәкәт белән җылына, күңелен күтәреп,

җан азыгы таба иде. Кар шыгырдый, аякларда хәтфә карлар өстеннән йөгергән

чабаталар да шыгырдый. Мин шундый сәер күренешкә игътибар итәм: күзгә

төртсәң күренмәс караңгы белән авылдашларымның гәүдә каралары ничектер

кушылмый, алар үзләренә билгеле бер серле сызык белән аерылалар, сөйкемле

сөякләре белән танылып торалар икән. Гүя бу сабыйлар юл буйларындагы

көртләргә кара маяк булып кадалганнар да, сугыш яланнарында ятып калган

аталарын, туган-тумачаларын каршыларга баралар. Шулар арасында мин дә

бар. Чөнки сугыштан кайтмый калып, каршылар кешеләрем минеке дә бар бит.

Бар гына диме, күпләр. Сиксән йортлык авылдагы Хәлим нәселеннән уналтау.

 «Тырын Түбәсе»ндәге «Бүләк урманы»на да җитеп киләбез икән. Балалар

арасында мин үзем укыган Кәркәлетамак башлангыч мәктәбенең башка

укучыларын күрмәдем. Бу хәл минем яңа чабата куанычына «Алар бу бәйрәм

хакында белми калганнардыр» дигән ялгызлык тойгысы уята иде...

 Менә безнең боҗрага боҗра бәйләнгән тере чылбырыбыз әле ут та алып

өлгермәгән Олы Кәркәле авылына килеп керде. Сулда атлар абзарының

каравылчысы өендә мезелдәп яктырган кечтеки тәрәзәсе шәйләнде. Менә

сүнәм, менә сүнәм дип калтыранып яна иде ат абзары эчендәге ялгыз

соры фонарь. Шушы ялгыз, тирә-яктан караңгылык белән камалган ут

әле безне тыштан гына өйкегөн суыкны ниндидер дәһшәт белән эчебезгә

куып керткәндәй итә иде. Абзар эченнән малкайларның авыр көрсенгән,

миһербан сорап пошкырган тавышлары ишетелде. Кая ди печән, саламының

оннарына кадәр ялап алынып, авызларын түшәмгә элгән колхоз атлары

күз алдыма килде. Минем күп тапкырлар күргәнем булды: салам кибәге

борыннарына кергәндә, алар төчкерәләр, күзләре, күл кебек, яшь белән тула

һәм туңа. Менә әле дә аларның күзләрендәге туң яшь шушы ялгыз фонарь

салкынында чатнагандыр, тояклары тишкәләнеп ярылгандыр, кабыргалары

саналып тырпайгандыр. Кайнар тыннарында коры суыктан яратылган бәс

аларның тырпаешкан сирәк мыекларын, колак читләрен, борын тишекләрен

көмешләгәндер, кашларын, башларын һәм ялларын он кебек ак кар

кырпагына тыгып агарткандыр. Атлар, ятим балалардан да ятимрәк атлар,

безнең кебек чабышып җылына алмыйлар иде шул. Минем аларның сөяк

булып та шакыраеп туңган тоякларына үземнең тулаекларымны кидерәсем,

шуны эшли алмавымнан җылыйсым килеп китә.

 Җыларлык та шул. Менә бу күпер минем өчен бик моңсу истәлекле ядкяр.

Хәтеремдә, моннан өч ел элек, җәй айларында, мин, дүрт яшьлек ятим, сугышта

үлгән фронтовик-укытучы улы буларак, биредә оештырылган ач балалар

йортында тукланып азапланган, авылымны, инәм һәм туганнарымны сагынып,

берничә тапкыр бу «берәнник» вәгъдә итеп, ачы торма да бирмәгән йорттан

качып кайтырга ниятләп, берничә тапкыр менә шушы нәгъләт төшкән күпер

төбендә хәлдән таеп, егылып, кире кайтарылган идем...

 Урамда авылның, безнең кебек кара маяктай серәеп, берәм-сәрәмләп

мәктәпкә барган укучылары очраштыргалады. Йокыларын куып, алар

күзләрен уыштыра һәм безнең карларны өзеп-өзлегеп атлауларыбызга карап

юл бирә. Безнең артыбыздан авылга кергән җылы булып тәрәзәләрдә мезмез килеп хәлсез утлар кабына. Әйдәп баручылар сулгарак тартты. Яктыра,

караңгылык сыегая башлаган икән. Алдыбыздагы янкапка буйлап сузылган

тәбәшәк рәшәткәдән безне чакыру каршылады. Әле тәмам юкка чыгып өлгермәгән караңгылык эченнән «Мин дә мин!» дигәндәй чекерәеп кычкыра

иде бу чакыруның эре кызыл хәрефләре. Мондагы «мин»нәр арасында мин

үзем дә күпмедер күләмдә «мин» була башлаган идем бит әле, җәмәгать. Әйе,

беләсегез килсә, беренче сыйныфның беренче яртысын бер дүртлесез майтарып

ыргыткан идем мин. Боларнымы? Боларны абзагыз чәйнәп кенә ыргыта! «Комму-нистлар пар-тиясе... җит-тәк-челе-ген-дә... – дип иҗекләдем мин. – Ал-га

коммунизм җиң-ңүен-нә!»

 Капка аша кергәч, тапалган карлы сукмакта безнең чабаталар кинәт кенә

шыгырдаудан туктады. Каршыбыздагы озын, бик тә тәбәшәк бинаның кыегы

буйлап кычкырган икенче чакыруны да җиңел укыдым мин. «Яшәс-сен без-гә

бәх-хетле бал-лач-чак бир-гән юл-баш-чыб-быз Ыс-тал-лин!»

 – Бу безнең мәктәп, – диде абзый, горурлангандай итеп, алда утлары

яктырган биек бина калкып чыккач. – Чыршы бәйрәме шушында була...

 Ниндидер сирәк тойгы белән сизенеп, сизенеп кенә түгел, танып алдым:

безнең ач балалар йорты нәкъ менә шушы бинада урнашкан иде ич! Монда

минем күңел ташуларым ташкан, саташуларым башымнан ашкан, кайнар

яшьләрем тамган иде!

 III

 Без ишеккә сыеша алмаган ташкын булып берничә куыклы лампа яктырткан

залга килеп кердек. Залны да танып алдым мин. Без монда кашыкларыбыз

белән коштабакларыбызны доңгырдата-доңгырдата ашарга таләп итә идек.

Урталыкта кечкенә түгәрәк мәйдан калдырып, залны балалар тутырган иде.

Бирегә башка авыллардан да йөреп укыйлар икән. Мин йотлыгып яшел

чыршыны эзләдем. Биредә бернинди дә чыршы дигән яшел ылыслы галәмәт

күренмәде. Абзамнан сак кына:

 – Кая соң ул чыршы? – дип сорадым. – Юк бит!..

 – Әнә бит! – диде ул, алдыбыздагы, түшәмгә кадәр җиткән сап-сары каенга

ымлап. – Шуны да күрмәскә, күзең чыккан мәллә?!.

 Әмма мин күзләремә шырпы куеп карасам да, алдымда каенны чыршы

итеп күрә алмаудан гаҗиз идем. Иске дәфтәр, китап, гәзит битләреннән

ясалган куян, төлке, аю һәм башка җәнлек-җанвар сурәтләре, ясалма «кәнфитберәнникләр» белән бизәлгән ак, дөресрәге, яфраклары саргаеп, ни сәбәпледер

коелып бетмәгән каен чаукасыннан башка бернәрсә дә юк иде биредә. Без

салкында алсуланып алмаланган битләребезне дә җылытып өлгермәдек,

нәзек кенә муенына кызыл чүпрәк – аны галстук диләр икән! – таккан бер апа

чыкты да, барыбызны даһи Ысталин бабабыз исеменнән Яңа ел бәйрәме белән

котлады, бәхетле балачагыбыз өчен киләчәктә даһи ышанычын яңа җиңүләр

белән аклавыбызны теләде, аннан балаларны, алар белән безнең барыбызны

да җитәкләтеп, тыгыз боҗрага тартып кертте һәм без, түгәрәктәге балалар,

безнең белән барлык зал хәрәкәткә килеп, каен чаукасы тирәли җырлап әйләнә

башладык:

 Чыршы, чыршы, без сине

 Сагынып көттек ел буе...

 Куанычым чиксез иде. Чөнки мин, каен тирәли әйләнеп, аның чынлап та

каен түгел, чыршы булуына, алай була алмаган хәлдә, чыршының кайдадыр

бер читтәрәк яшеренеп торуына ышана башлаган идем инде. Тагын да шунысы кызык: мин бу җырның сүзләрен гүя кайчандыр алдан бикләп куйган кебек,

яттан белә һәм башкалар кебек, тигез аһәң белән кушылып җырлый идем:

 Син тагын да матурырак

 Бизәлгәнсең бу юлы...

 Апа безне биетте дә биетте. Безнең белән бергә ясалма кәгазь аюлар да,

куяннар да, хәтта уенчык кәнфит-манпачилар да биеде. Үзебез ярымач булсак

та, ашау, аларны авыз итеп карау уйларыннан бөтенләй арынган идек. Шулай

да биредә миннән дә шатлыклырак җан иясе булмагандыр. Мин инде каенның

каен икәнлеген тәмам исемнән чыгарып, каенның чыршы була алуына ышанып

беткән идем бугай. Кинәт алдыбызда рәт-рәт балалар хасыйл булды. Аларның

каршына уң яңагы сабан белән сөреп төшкәндәй тирән яралы, түмәр аягын

тез өстеннән аеллы кара каеш белән ныгыткан абзый чыгып, кулындагы нәзек

талчыбыгы белән селтәнүе булды, бу төркем кинәт дистәләгән аһәңнәрдән бер

тавышлы давылга әйләнеп кубарылды:

 Яфраклары яшел ак каенның

 Хәтфә җәйгән кебек һәр ягы...

 Мондый тотып тыйгысыз күмәк тавышны хор, мондый талчыбыклы

абзыйны «дирижир» диләр икән. Ул гүя шушы нәзек кенә чыбыгы белән

алдындагы сабыйларны яратып кына суктыра, кыйнап җырлата, тегеләр исә

суктырган саен тавышларын үзгәртеп, бер калынайта, бер нечкәртәләр иде:

 Әйлән-бәйлән уйный яшь балалар,

 Гөрләп тора һәр көн тау ягы...

 Кинәт түмәр аяклы абый кесәсеннән кечкенә елтыр нәрсә чыгарды, аны

авызына терәде һәм шушы көйнең азагын кабатлап уйнап куйды.

 – Галиулла абый. Җыр укытучыбыз. Акампанир итә7

, – диде абзам. – Әле

авыз гармунында салдырды. Дәрестә кем яхшы җырлый, шуларга уйнап

карарга да рөхсәт итә...

 – Аягын германда калдырган, – дип пышылдашты артымда балалар. – Аның

каравы, гармун алып кайткан... Авыз гармуны диләр!..

 Гармунның үксегән тавышыннан, аңардан да бигрәк уйнап карарга

теләвемнән һушым-зиһенем таралган иде. Менә, ичмасам, ничек кенә укыйлар

тек укыйлар, нинди генә укытучылардан белем алмыйлар! Мин Олы Кәркәле

мәктәбендә укыр өчен Тырын түбәләреннән кайчан менәрмен икән?! Балалар

җырлады да җырлады, йөзендәге буразнадай ярасы ничектер тигезләнеп юкка

чыккан Галиулла абый исә нимеснең трофей гармунында уйнады да уйнады.

Аның кыланышлары үлчәмле, илһамлы, йөзе нурлы, түмәр аягы да үзе кебек

тере иде бугай. Минем инде бу куанычтан ачуым килә башлады: балалар

нишләп һаман да ниндидер ак каен турында җырлый?! Ул бит инде безнең

өчен күптән бүләкләр, уенчыклар элгән Яңа ел чыршысына әйләнде! Әмма

бер үк вакытта йөрәгемне исемә төшкән борчу да чәнчеп алды: тукта, чыршы

дигәнем бит чынында каен, шулай булгач, аякларыма шушы гармун кебек

шыңгырдап торган чабаталарны бүләк иткән Галимулла бабама чыршы энәсен

каян табып алып кайтырмын?! Шулай дип сискәнеп өлгермәдем, түгәрәккә күбәләктәй ак күлмәкле, су буедай озын толымлы, кара кыйгач кашлы кыз

бала чыгып басты. Аның исеме Мәрьям икән. Кахул кызы ди. Чыны – Мария.

Сугыш вакытында әбисе белән эвакутсига8

 килгән дә, әбисе үлгәч, Кәркәледә

торып калган. Татарча чатнатып сөйләшә. Чишмәдәй челтерәгән тавышы белән

«Эскадрон» дигән халык җырын башкарды. Ду килеп кул чаптылар. Шунда

ук Зөмәрә Зәйнетдинова дигән кызкайны чакырдылар. Шушы кызлар белән

нибары өч елдан шушы ук мәктәпнең бишенче-җиденче сыйныфларында

бергә укырмын, артларындагы партадан толымнарын тарткалап утырырмын

дип кем уйлаган?! Зөмәрә мин ишетмәгән-белмәгән Сәгыйть Рәмиев дигән

шагыйрьнең «Уку» дигән шигырен шартлатып укып бирмәсенме!

 Безне адәм иткән уку,

 Адәмне алга илткән уку,

 Илтеп күккә җиткән уку,

 Уку, уку, уку!

 Урысча да уку, уку,

 Кытайча да уку, уку,

 Кемчә генә дә уку, уку,

 Уку, уку, уку!

 Шигырьнең гади генә сүзләре мине әллә ниткән сихри дөньяларга алып

кереп киткән, мин инде «урысча да, кытайча да, кемчә генә булса да укыпукып», әллә кемнәргә әйләнеп беткән идем. Дөнья үзгәрде дә куйды: минем

каты бәгырьле чынбарлыгым теләктәш, йомшак күңелле якты, бәхетле

тормышка, аягымдагы чабаталарым чынлап та күн итекләргә, өстемдәге ямаулы

бишмәтем затлы тунга, алдымдагы сап-сары каеным ямь-яшел чыршыга, каен

ботакларындагы кәгазь кисентеләр чын атлас уенчыкларга әйләнгән иде! Мин

авызымны ачып, дүрт тарафны күздән кичердем. Бу дүрт тараф, мине – чын

бәйрәмгә әле генә керә башлаган сабыйны, һушына китереп, кузгатышты

һәм ишеккә таба чайкалыштырды. Тукта, чыршы бәйрәме дигәннәре бетте дә

мәллә?! Шулчак абзам касыгыма төртте:

 – Нәрсә каттың? Бәйрәм күп булмый. Чыга башла!..

 Арттагы тыгыз агым барыбызны ишеккә таба этәрде. Мин нишләргә дә

белмичә, абзамның җиңенә сарылдым:

 – Чыршыдан... чыршыдан... Уенчык!.. Бер генә энә өзеп бир!

 – Ахмак та икәнсең син, энем! Сары каен чаукасында чыршы энәсен каян

аласың?!

 Абзамның бу сүзләре мине әкият дөньясыннан чынбарлыкка кайтарды.

Минем өчен яшел чыршы булып беткән чауканың мин киредән сагыштан һәм

сугыштан көйгән сары каенга әверелүен һич теләми идем.

 Без ишекнең тар бугазында буыла-буыла тышка тугарылдык. Монда һава

саф, тынны куырып барган салкын иде. Безнең авыл балалары, күрше авыл

балалары кебек, бер читкәрәк елышып, үзләре белән алып килгән түтәрәм

ипекәй, тәгәрәткән бәрәңге кебек ризыкларын кесәләреннән чыгарып тамак

ялгый башладылар. Абзам да үзе белән алып килгән түтәрәмен урталай

бүлеп, миңа сонды. Мин аны авыз итәргә дә өлгермәдем, бер соры шинельле,

шинеленең күкрәгенә ак салган мал күзе кебек акайган орден беркеткән дәү

бәндә, яныма килеп, кулын сузды:

 – Миңа да бир!.. Минем аңа дип сузган ипиле кулымны читкә этәреп, абзам аңа үз сыныгын

бирде. Бернәрсәгә аптырамаган башка балалар да ипиләрен өзгәләп, аңа

суздылар. Теге бер читкәрәк китеп, комсыз рәвештә учындагы ипи кисәкләрен

умыра башлады.

 – Вәлиулла абый, – диде абзам. – Математика укытучыбыз. Җирдәге

кешеләр арасын йолдызлардан чыгып исәпли. Теге гармунчы Галиулла абый

белән игезәкләр. Сугышта бер бомбадан берсе аяксыз, икенчесе һушсыз калган.

Контуженнай, диләр. Математиканы су кебек эчә!..

 – Су кебек кенәме! Бөтенләй дә алмашынган!.. – дип өстәде бер бик

белдекле бала. – Шуңа өйләнми, ди!..

 Кинәт ул мине үзенә тартып алды, кысып кочты һәм бар көченә үзеннән

этеп җибәрде дә кулларын йодрыклап күкне төя башлады:

 – Кабахәт!.. Бәддога!.. Сам знам!..

 Әле авызындагы чәйнәмен дә йотарга өлгермәгән Вәлиулла солдат, аңына

килгәндәй, кемне каһәрләде, кемгә бәддога укыды, монысы бер Аллаһка гына

билгеле иде...

 Капкага таба барганда, артыма борылып карадым. Соры шинельле абый

итәкләреннән җилләр кузгатып, ырамлы адымнар белән аргы урамга җитеп

бара иде.

 Башкасын мин хәтерләмим.

 Байтак еллар үткәч, мин туксанга җитеп барган Галимулла бабайдан чыршы

энәсенең аңа теге чакта ни өчен кирәк булганлыгын сорадым. «Мин Чыршы

бәйрәмендә чыршының булмаячагын белеп кенә сине шаярткан идем. Әмма ул

миңа түгел, сиңа кирәк иде. Чыршыда кеше гомерен озайта торган мәтлекәп9

бар, – дигән иде ул. – Әсирлектә без аны мыскалы-мыскалы белән кайнатып

эчтек. Исән калдык. Аның нимесчә исеме «die Tanneunadel» була. Онытма.

Мин сиңа шуны аңлатасы идем. Ярар инде, соң булса да, уң булсын. Аллаһ

сиңа чыршы мәтлекәбеннән башка да озын гомер бирсен».

Фото: ok.ru

Теги: хикәя
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: