Чиккән кулъяулык (хикәянең дәвамы)

Хикәяне башыннан монда укыгыз.

 

Җир өстендәге пычракны ташкын итеп агызган, табигатькә җан өргән,

карт йөрәкләрне дә җилкендергән яз үтте... Чәчәкле җәйне, елак кара көз

алыштырды... Кыш уртасы да җитте... Ләкин алар әле һаман аерым – Әнҗүдә

киң караватта ялгызы ята, Искәндәр икенче бүлмәдәге йомшак диванда

йоклый...

Йоклый дип инде, Искәндәрнең айдан артык рәтле-юньле йокы күргәне юк.

Уй белән ята, уйларыннан арынып өлгерми, таң белән аякка баса.

Баштагы мәлдә уртак тормышлары матур башланган иде шикелле. Икесен

дә ялгызлык туйдырган булдымы, көннәрен дә сөйләшәләр, төннәрен дә

серләшер сүзләре җитәрлек иде. Әкрен-әкрен яшьлек хатирәләре белән тулы

күңел сандыклары бушады, гадәти тормыш мәшәкатьләре белән күмелгән

авыл тормышы башланды.

Хатыны үлгәч, Искәндәр мал-туардан арынды үзе, тавыклар белән генә

калды. Ул аларны да иренмичә карады, җимен бирде, суын куйды, кышын

тагаракка кар кертеп салды. Әнҗүдә, авыл кызы булса да, гомерен шәһәрдә

үткәргән хатын, крәстиян нужасына чуммасын әле дип, күп эшне үзе эшләргә

тырышты. Алсуы ашка-суга бик булган хатын иде, Әнҗүдә ботка пешерсә –

боткасы, коймак тугласа – коймагы күп вакыт көйгән була. Авыздан сулар

китереп, исе борынны кытыклап торган ит бәлеше, таба ризыкларын Алсу

үлгәннән бирле күргәне юк Искәндәрнең. Сирәк булса да, җаны теләгән, күңеле

төшкән таба ризыкларын үзе пешергәләде. Алсуы исән булса, хатын-кыз эшенә

тыгылып, хатынша булып йөрмә аш-су бүлмәсендә, дияр иде. Әнҗүдә андый

сүз әйтмәде, ул пешергән һәр ризыкны, тәмле булган, шәп повар икәнсең,

тракторчы булып әрәмгә гомер уздыргансың, дип, кеткелдәп көлә-көлә ашады.

Араларына шайтан кергән көн кышның соңгы аенда булды. Һаман да шул

акча сәбәпче булды аңа. Искәндәрнең пенсиясен хат ташучы китереп бирә. Ул

аны ала да савыт-саба тезелгән шкаф киштәсендәге олы чәйнек эченә салып

куя, кирәк-яракка шуннан үзе алып тота.

Бүген дә хат ташучыны капкага чаклы озатып кергәч, аның пенсиясен санап

утырган Әнҗүдә кулыннан акчаны алды һәм үзе белгән урынга илтеп куйды.

Әнҗүдә беркавым дәшми утырды да:

– Искәндәр, тормышта ирләр акчаны хатын кулына бирә. Яши

башлаганыбызга инде ел тула, минем синең акчаны күргәнем юк әле, – диде.

– Син дә пенсия аласың бугай, минем дә күргәнем юк, әллә сиңа пенсия

түләмиләрме? – дип, Искәндәр сүзне шаянга борып, нокта куярга уйлаган иде,

барып чыкмады, Әнҗүдәгә аның шаяртуы барып җитмәде, тавышын ачуланган

сыман көчәйтә төшеп:

– Нишләп бирмәсеннәр, бирәләр, тик өйгә генә китермиләр, сберкнижкага

күчерәләр.

– Бик әйбәт. Күчергәнне алып буладыр бит? Әллә картлык көнеңә җыеп

барасыңмы?

– Җыям, ди, әйттем бит инде, кызым ирдән аерылып кайтты, ике баланы

берүзе үстерә. Пенсиямне аларга бирәм, бала бит...

– Минем дә ике балам бар. Оныкларымны үстерәләр. Икесе дә «КамАЗ»

заводында туктап-туктап, атнага өч-дүрт көн генә эшлибез, диләр. Мин дә аларга

бирсәм, газга, утка, суга кем түләр? Мал-туар юк, абзар буш, күп ризыкны кибеттән

сатып-алып көн күрәбез, Әнҗүдә. Үзең күрәсең, эчеп-тузып, әрәм-шәрәм итеп

йөрмим. Безнең бөтен тапкан малыбыз хөкүмәт биргән шул пенсия бит.

– Абзарым дигән була тагын. Өеңне дә, абзарыңны да – бар мөлкәтеңне

балаларыңа бүләк итеп яздыргансың бит. Беркөнне шкафның тузаннарын сөрткәндә,

кәгазьләрең арасыннан васыятьнамәңне күреп шаккаттым. Шыр ялангач хәерче

икәнсең бит син, Искәндәр. Сиңа ышанып, мин җүләр кияүгә чыктым. Ә син үлсәң,

балаларың икенче көнне үк мине куып чыгарачаклар, шулай түгелме?

– Син ни сөйлисең, Әнҗүдә, мин бит әле үләргә җыенмыйм, типсәм, тимер

өзәрлек ирмен.

– Алла диген, дөньяныкын бер дә белеп булмый, адәм баласы бүген исән,

иртәгә... – Ул җөмләсен нокталап бетермәде, сүзне икенчегә борып, йомшаграк

тавыш белән:

– Никах укыткач та әйттем мин сиңа, язылышыйк, никахыбызны

законлаштырыйк, дидем. Бер түгел, ун әйттем. Әле дә соң түгел, язылышсак,

васыятеңне дә үзгәртерсең, йорт-җиреңне хосусыйлаштырырбыз да, миңа да

өлеш яздырырсың.

– Мин язылышкан законлы хатын белән гомер кичердем, балалар үстердек, бу

нигездә аның да хезмәте – уртак мал. Кем беләндер бүлешәсе малым юк. Законлы

хатын буласың килгәч, көтәргә идең. Минем эчкерсез яшьлек мәхәббәтемне

ташлап, өч иргә җиткәнсең, язылышкансыз, малларын, фатирларын бүлешеп

аерылышкансыз бит. Сиңа мин түгел, минем мал, йорт-җирем кирәкме? –

Искәндәр аның җавабын да көтмичә, гарьлегенә чыдый алмыйча, әй, дип кул

селтәде һәм тиз-тиз генә киенеп, ишегалдына чыгып китте.

Ул анда үз-үзен кая куярга белмичә, тынычлана алмыйча, әрле-бирле йөрде.

Кулына лом алып, кар астына су төшеп каткан ышык урындагы бозларны вата

башлагач кына бераз тынычланды. Тынычланды дигәч тә, карт йөрәкнең дөп-дөп

ярсып тибүе кимеде, тик Искәндәрнең өйгә керәсе килмәде. Бозларны чабып,

кардан ачылган кояшлы җир өстенә таратып бетергәч, тавык кетәклегенә керде,

андагы кыш буе җыелган тиресне кырып, әрҗәле кул арбасына төяде дә бәрәңге

бакчасындагы өемгә чыгарып түкте. Эш белән вакытның узганын сизми дә калды,

соңгы арбаны бушатканда, язгы кояш җир читенә тәгәрәп төшеп, күк чабуын алсу

нурларга мана-мана баеп бара иде. Көн саен күзәткән шушы кичке манзараны

беренче мәртәбә күргән кеше сыман баскан килеш шактый вакыт сокланып торды.

Аннары кул арбасын бакча кырыена чыгарып, ихата коймасына терәп куйды һәм

көздән ярылмый калып, утыргыч итеп куелган каен бүкәненә барып утырды.

Яшәгәндә, бар нәрсә дә онытыла: кайгы-хәсрәт тә үтә, авыр сүз дә йомшара,

аны да кичерәсең, тик менә беренче мәхәббәткә кылынган хыянәт һич кенә

дә онытылмый икән. Кушылып, парлы мендәрләрдә йоклый башлагач та,

Искәндәр Әнҗүдәгә күнә, үз итә алмый газапланды. Алсуы ирененә иннек,

бит алмаларына кершән якмады, сирәк кенә, кунакка барганда гына, Искәндәр

туган көненә бүләк иткән француз хушбуен бармак очына тидереп кенә, колак

артларына сөртер иде. Бизәнмәсә дә, Искәндәр өчен чибәрләрнең чибәре,

гүзәлләрнең гүзәле иде бит ул. Башны башка куеп ятсалар, чәчләреннән

күңелгә якын хуш ис килеп торыр иде. Кышкы суыкларда өй суынган төннәрдә

Алсуын кочаклап, аңа сыенып ятса, мич җылысы бер читтә торсын – изрәп

йокыга китәр иде.

Әнҗүдә белән алай түгел. Ят иде ул. Авыл кызы булса да, шәһәрдә гомер

уздырып, авыл тормышыннан бизгән, кош-корт янына да чыкмый, аш-суга

да осталыгы чамалы.

Бер көнне Искәндәр:

– Әнҗүдә, суыткычта Алсудан калган колмак чүпрәсе бар, әйдә әле, баш

ясап, кайнар мичтә авыл ипие пешерик, ят ризык бик тәмле була ул, – дип

башлаган иде, сүзен төгәлләргә өлгермәде...

– Хәзер, Мамай заманындагы мичеңне ягып, камыр басып, ипи-кабартмалар

пешереп ятармын. Пешкәне әнә кибет тулы, кер дә алып чык, акчаңны йомарлап

ятма, – дип авызын япты да куйды.

Искәндәр ул көнне каршы дәшмәде. Ямьсезләнәсе-тәмсезләнәсе килмәде

инде. Авылга газ кергәнгә дә биш былтыр, утын ягып өй җылытасы, казан

астына ягып, аш пешерәсе юк. Авылда миче сүтелмәгән өй бар микән, булса да

Искәндәрдә генәдер, шәт. Алсуы сүттермәде. Аларның урам як бакчаларында

Искәндәр белгәннән бирле коймага үрелеп колмак үсә. Әнисе җәй урталарыннан

соң шул мичтә пешерә торган чәкчәкләргә охшаган чәчәкләрен җыеп киптерә

дә кыш буе шуны кайнатып, оеткы салып, чүпрә ясый һәм шешәләргә тутырып

сакларга куя иде. Киленне каенана туфрагыннан яралган, диләр бит, Алсу күп

эшкә каенанасыннан өйрәнде. Әни белән кыз сыман бик тату яшәде алар. Урын

өстенә калгач та, Алсуы аны үз анасыннан артык тәрбия кылып, соңгы юлга

озатты... Искәндәр мич алдына баскан килеш шуларны күңеленнән кичерде дә,

чукынып китсәнә, дигән сыман кулын селтәп, тиз-тиз өйдән чыгып китте. Ул

чакта да ике көн кырлы-мырлы гына сөйләшеп йөргәннәр иде.

Бүген исә Искәндәр караңгы төшкәч кенә кайтып керде. Әнҗүдә алгы

өйдә телевизор карый. Аш бүлмәсендә аны көтеп торучы, ашыйсыңмы, чәй

эчәбезме, диюче дә юк. Искәндәр өстендәге курткасын, бүреген салып, чөйгә

элде дә, бер сүз дәшми-нитми, балалар үскәндә, алар бүлмәсе булган, алар

таралышкач, Искәндәр үзе ял итәргә, беркемгә дә комачауламыйча, шунда

телевизор карарга яраткан бүлмәгә кереп китте.

Әмма бу халәттә озак яши алмадылар. Кояшлы бер иртәдә барысы да хәл

ителде дә куйды. Искәндәр уянганда, Әнҗүдә аш бүлмәсендә чәйләп утыра

иде. Бер ел элек күтәреп килгән олы шакмаклы сумкасы ишек төбенә куелган.

Искәндәрнең шул сумкага карап торганын күрептер инде, Әнҗүдә:

– Мин китәм, Искәндәр, безгә бергә яшәргә язмагандыр инде. Әнә, нинди

сумка күтәреп килсәм – шуның белән китәм, бер ел яшәдек, арткан бер җирем

дә юк. Күрәсем дә юк, чөнки син үзең хәерче. Бу минеке, дияргә нәрсәң бар?!

Авызың ачсаң – үпкәң күренә, җанкисәгем.

– Син ни сөйлисең, Әнҗүдә? Уйлангансың, акылыңа килгәнсең дигән идем.

Ярар, мин сине кумыйм, китәсең икән – юлыңа ак җәймә. Хәзер машинаны

кабызам, чыгарсың, – дип, ишек тоткасына кулын салган иде, Әнҗүдә:

– Кабызма, кызым такси белән килеп җитә хәзер, – дип, аны туктатты.

Ул арада урамда машина кычкырткан тавыш ишетелде. Әнҗүдә чөйдәге

җиңел пәлтәсен алып киде дә, авыр сумкасын күтәреп, урамга ашыкты.

Искәндәр урындыгында утырган килеш калды.

Озак утырмады, капкасының «дөп» итеп ябылуына сискәнеп, кинәт кенә

сикереп торды да шифоньердагы костюм кесәсеннән чиккән кулъяулыкны

алып, урамга атылып чыкты. Ул чыкканда, Әнҗүдә утырган такси, авылның

югары очындагы күперен узып, баганалы олы юлга борылган иде инде.

Искәндәр капка баганасына сөялгән килеш Әнҗүдәне алып киткән шул юлга

бик озак карап торды.

Ул, авыр уйларыннан айнып, Әнҗүдәнең үзенә кире бирермен дип алып

чыккан кулъяулык белән яшьле күзләрен сөртеп алды. Аннары әрдәнәдән бер

кочак каен утыны алып кереп, берәм-берәм мич алдына бушатты. Әле генә капка

төбендә җанына тынгылык бирмәгән уй-фикеренең берсен үтәргә җыенуы иде

аның. Алсуы үлгәннән бирле кул тимәгән агач саплы озын тимер кисәүне мич

астыннан тартып чыгарды. Ботаксыз коры пүлән сайлап, чыра телде дә мич

төбенә өйде. Каен тузына ут төртеп утын өстәде. Күптән ут күрмәгән мич эче

кинәт дөрләп яктырып китте. Корымлы морҗа да, гүя сөенә-сөенә, ялкынны

үзенә тартты. Коры каен утыны бик тиз янып бетте: башта утлы кисәүгә әйләнде,

аннан кып-кызыл күмер булып, мич төбенә җәелде. Искәндәр күмерне әледән-әле

әйләндергәләп, бер урынга өя торды. Һич икеләнеп тормыйча теге кулъяулыкны

кисәүнең очына туздырып салды да утлы күмер өстенә ыргытты. Яулык гөлт

итеп бер балкып алды да аклы-каралы көлгә әйләнде.

 

Тәмам.

 

"КУ" 12, 2019

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: