Чиккән кулъяулык (хикәя)

Яз... Быел ул авылда да, шәһәрдә дә иртәрәк килде. Кышын ишеп яуган кар

өемнәре март башында ук ямьсезләнеп, иске бишмәт төсле керләнеп-каралып,

бөтен матурлыгын җуйды.

Карлы яңгыр озак яуды. Таң сызылганда гына туктады ул. Авылларны

район үзәге белән тоташтыручы асфальт түшәлгән юлның чокырлы-чакырлы

урыннарында күлләвекләр җыелган. Иртәнге сәгатьтән үк юлга кузгалган

машиналар ул суларны як-якка чәчрәтә-чәчрәтә ашыгалар.

Менә шул машиналарның берсе, яшел төстәге «Жигули», район үзәгендәге

бизәкле тимер койма белән әйләндереп алынган ике катлы таш пулатның

капка төбенә килеп туктады. Иске булса да, яхшы хуҗа кулында сакланган

машинадан олы яшьтәге бер агай төште. Колакчын куян бүреген салмаган,

кыска җылы курткасы авыл кешесе икәнен сүзсез дә аңлатып тора. Ул юл

сумкасын алды, аннан машинаның ишекләрен бикләп, берәм-берәм тикшереп

чыкты һәм түбәсенә зур хәрефләр белән «Сәламәтләндерү үзәге» дип язылган

капканы ачып, эчкә узды.

Аны ишек төбендә үк күптән көтелгән кадерле кунак сыман каршы алдылар

һәм икенче каттагы олы бер бүлмәгә чаклы озатып, компьютерлы, язу-сызу

әсбаплары белән тулы өстәлләр артында утыручы бик мөлаем яшь кенә бер

ханым хозурына тапшырдылар.

– Әйдә, абый, түргәрәк узыгыз. Күреп торам: ерак юлдан килгәнсез,

арыгансыздыр, утырыгыз. Олы кеше белән аяк өсте сөйләшмиләр бездә, – дип,

бик җылы итеп елмайды ул.

«Хуҗаларыдыр инде», – дип уйлады абзый һәм сумкасыннан үзе белән алып

килгән юлламаны, паспортын алып, шул сөйкемле ханымга сузды.

– Безгә беренче мәртәбә килүегезме, Искәндәр абый? – Документларын

укыгач, аңа бу юлы исеме белән дәштеләр.

– Алтмышка җитеп, читкә алты адым да ясаган кеше түгел дияр идем,

дөнья булгач, район үзәгенә еш киленде, әмма шуннан ары чыкканым булмады.

Гомерем иген басуында җир сөреп, фермада малларга кыш буе салам ташып

узды. Ял йортларына да, санаторий дигәннәренә дә кыстадылар. Бер елны район

сабанчылар конкурсында җиңгәч, Кырымга путёвка бирделәр хәтта. Бармадым,

хатынны берүзен җибәрдем. Әле сезгә дигәненә дә фельдшерыбыз, Әлфия

исемле бик миһербанлы кыз бала үзе районнан юллама алып кайтып бирде.

Искәндәр абый, ялгыз башың тәрәзәдән карап моңаеп ятма, бар, кеше күреп,

сәламәтлегеңне ныгытып кайт, дип, бик кыстагач кына ризалаштым, балам.

– Ә нишләп берьялгызың, дидең, хатының, балаларың юкмыни?

– Хатыным үлгәнгә сигез ай. Егерме елдан артык шикәр чиреннән интекте.

Күзе күрмәс, колагы ишетмәс булды, бер аягын бот төбеннән кистеләр

бәгырькәйнең. Үлеме дә кинәт кенә, аяк өсте дисәм дә ярый, иртән тәһарәт

алып, намазлыгына басты да балта белән чабып аударган агач сыман идәнгә

сыгылып төшеп, намазлыгы өстендә җан бирде.

– Урыны оҗмахта булсын, изге җан икән. – Өстәл артындагы ханым, авыр

сөйләшүне өзеп, шулай диде.

Тәрәзәсе урам якка караган бу бүлмә ике кешелек иде, караватлар пөхтә

итеп җыелган, каз мамыгыннан булмаса да, күпертеп куелган мендәрләр...

Шәһәрдәгечә, ваннасы белән бәдрәфенә кадәр бар.

– Абый, куясы ризыкларыгыз булса, коридорда суыткыч та бар. Ашыкмагыз,

иркенләп урнашыгыз да бездән кәгазьләрегезне алып, табибка керерсез, – диде

дә чибәр ханым чыгып китте.

Искәндәр асылмалы юл сумкасын ачты. Кирәге чыгар дип, бер тавыгын суеп,

үзе йолкып-чистартып, пешереп өлгергән иде, шуны төреп алып килде. Пөхтәләп

төргән спорт костюмын кияргә ниятләп, караваты өстенә куйды. Ул хатыны исән

чакта Чаллы базарына барып алып кайткан, кисә дә бер-ике генә кигән кара төстәге

буй-буй сызыклы костюм-чалбарын киеп килгән иде. Элек кая барсалар да, киемен

һәм башка кирәк-яракларын хатыны үзе барлап, үзе сайлап ала, Искәндәрне

бала киендергән кебек киендерә торган иде. Хәзер уңга караса да, ялгыз, сулга

борылса да, сөйләшер, киңәшер кешесе юк. Балалары: бер кызы Казанда, икенчесе

Чаллыда, үз тормышлары белән көн күрәләр. Аналарын җирләгәч, баштагы мәлне

ешрак кайткалап тордылар Тик: «Әти, ялгыз яши алмассың, күчеп кил безгә», –

диючесе булмады. Әйтсәләр дә, бармас иде ул. Кызларың үзеңнеке булса да, кияү

бит – чит кеше баласы. Гомер буе олы йортта хуҗа, хатынга – ир, балаларга чын

әти булып яшә-яшә дә карт көнеңдә кияү кулына кал: ул тапканны ашарга, ул

кушканча яшәргәме? Юк, Искәндәр анысын булдыра алмый инде. Ир кешегә ялгыз

яшәү авыр, диләр. Анысы хак, баштарак Искәндәр ашын да пешерде, сыерын да

сатмады – үзе сауды, үзе көтүгә куды. Тавыкларын да карарга өлгерде.

Кышны бигрәкләр авыр чыкты ул. Күршегә керми, беркемгә бармый, кар

яуса – көрәп, яумаса – диванда аунап, телевизор карап, көн уздырды. Фельдшер

Әлфия ишек шакымаса, язы да шулай бертөсле үтәр, җәе дә җитәр иде. Бар,

дигәч, карышмады, күрәсең, үзен дә ялгызлык туйдыргандыр. Кичтән җыенды,

иртән иртүк торып, юлга чыкты.

Җыенды дигәчтен дә, ул юл сумкасына нәрсә салырга, нәрсәләр алырга

белми аптырады. Үз гомерендә түр яктагы шифоньерның ишеген ачканы юк

иде. Бүген ул аның ике ишеген дә ачып куйды – аласы, киеп барасы киемнәрен

барларга кереште. Шунда ул бик күптән күзенә чалынмаган, барлыгы истән

дә чыга башлаган карасу-яшькелт төстәге солдат мундирын чөйдән алып,

беренче мәртәбә күргән кеше сыман, бик озак әйләндерә-әйләндерә карады.

Иренмәде, өстендәге киемнәрен салып, галифе чалбарын, ялтырап торган җиз

төсле мундирын, элгечләр өстенә ясалган киштәдән йолдызлы фуражкасын

киеп, көзге каршына килеп басты. Егет чагында озынча буйлы, шомырт кара

куе чәчле, типсә тимер өзәрдәй гәүдәле, солдатта чакта ике потлы герне

йөзәр мәртәбә «эһ» тә итмичә һавага чөйгән егет иде ул. Гомер тиз уза икән.

Кайчандыр мәһабәт гәүдәсенә сыланып торган кием зурайган бугай, буш

капчык сыман салынып тора.

Искәндәр, ыспайланырга маташып, күкрәк турысын сыпырып алды. Бер

кесәсе күперебрәк торган шикелле тоелды аңа. Башта ул акча микән әллә,

хатыны салып куйгандыр да оныткандыр, дип уйлаган иде. Акча да, солдат

хаты да түгел бу – бик тә нәфис ефәк кулъяулык иде! Дүрткә бөкләнгән, кер

дә кунмаган, еллар узып та хуш исләре бетмәгән. Зәп-зәңгәр җепләр белән

челтәрләп чигелгән әлеге кулъяулык Искәндәр өчен яшьлегендә бик кадерле

һәм истәлекле булса, йөрәктә яра калдырган, аның саф мәхәббәтенә хыянәт

китергән көннәрнең инде онытылып беткән хатирәсе дә иде. Ул кулъяулыкның

бер почмагына җете кызыл җепләр белән чигелгән сүзләрне, күзе начар күргән

кеше сыман, әле бер ягын, әле икенче ягын әйләндереп, әллә укыды, әллә уйлар

дөньясына чумып, шактый ара онытылып торды.

Искәндәр кулындагы кулъяулыкны пөхтәләп, дүрткә бөкләде дә инде

гимнастёрка кесәсенә салмыйча, киеп барасы костюмының кесәсенә тыкты. Ни

өчен болай эшләгәнен ул үзе дә бу мизгелдә әйтә алмас иде. Күңеле нишләптер

нечкәрде, алда аны нидер көткәндәй билгесез хисләр кайнады.

Ул төнне күзләренә йокы кунмады Искәндәрнең, таң алдыннан гына бераз

черем итеп алды. Күп нәрсәләр исенә төште аның, шул кулъяулык яшьлек

хатирәләрен язгы ташкын сыман айкады...

Ул урынында микән дигән сыман, түш кесәсенә тыгылып, кулъяулыгын

капшап карады. Онытып та җибәргәнмен, врачка керергә кирәк бит әле дип,

утырган җиреннән торып, ашыга-ашыга ишеккә атлады.

Врач бүлмәсе шул ук катта икән. Шактый озын чират җыелган. Күбесе дивар

кырыйлап куелган урындыкларга утырган, басып торучылары да җитәрлек.

Искәндәр шулар янәшәсенә килеп басты.

– Минем арттан булырсыз, – диде аңа алдарак басып торган, күзгә

ташланырлык чәчкәле озын күлмәк, кызыл төстәге җылы кофта кигән бер

ханым. Ул бу сүзләрне башын бераз гына борып әйтсә дә, Искәндәр аның

йөзендә ниндидер таныш төсмерләр күреп өлгерде. Буй-сыны да кемнедер

хәтерләтә иде. Әллә берәр таныш кешегә охшаган гынамы?

Була бит шулай, берәрсенә читтән җентекләп карап торсаң, кешедә сиземләү

тойгысы көчәя. Менә ул Искәндәргә борылып карады. Сүзсез генә баштан-аяк

күздән кичерде дә:

– Сез Яшьлек авылыннан түгелме? – диде.

Искәндәр аны бер карауда танып алды. Илле ел гомер узса да, ул белгән

унҗиде яшьлек чая, чибәр кыз бер дә үзгәрмәгән шикелле тоелды аңа.

Үзгәрмәгән дип, ул яраткан сылу буйлы, карлыгач койрыгы сыман сызылып

торган кара кашлы, кызыл ефәк тасмалар белән үрелгән, биленә чаклы төшеп

торган толымлы Әнҗүдә түгел иде аның каршысында... Шул толымнарын

кисеп, җилкәсенә җитәр-җитмәс кенә калдырып, коңгырт төскә буяган.

Зәп-зәңгәр күзләрендә яшь чактагыча очкын уйнап тормаса да, инде шактый

олыгайган, зифалыгын җуйган, шулай да һаман мөлаем Әнҗүдә иде бу.

– Син дә ял итәргә килдеңме, Әнҗүдә? – диде ул, исәнләшеп тә тормыйча.

Әйтерсең лә гел очрашып, гел күрешеп торган танышлар.

– Әйе. Син һаман да авылдамы, Яшьлектәме, диюем? Үзең генә килдеңме,

әллә хатының да мондамы?

Искәндәр, башта кайсы сорауга җавап бирим икән, дигән сыман уйланып,

сүзсез торды. Аннан:

– Үзем генә, Әнҗүдә. Хатыным вафат булды, җәйгә елын үткәрәбез. Ә син

кайда яшисең хәзер? Шулкадәр гомер узып, авылга да кайтканың булмады

бугай, әллә юлларыбыз гына кисешмәдеме?

– Кайталмадым шул, Искәндәр, – диде ул, ниһаять, аңа исеме белән эндәшеп, –

язмышым туган җирләрдән еракта йөртте. Тормышымны көйли алмадым, яшьлегем

белән күп ялгыштым. Беренче зур ялгышым – сиңа биргән вәгъдәмне бозуым булды.

Шунда сүзләре өзелде. Әнҗүдәнең чираты җитте, ул врач бүлмәсенә кереп

китте. Искәндәр дә бушаган урындыкларның берсенә килеп утырды...

Әнҗүдә бер колхозга, бер үзәккә караган күрше авыл кызы иде. Урта мәктәп

тә алар авылында иде. Искәндәр шунда йөреп унны бетерде, ул аттестат алганда,

Әнҗүдә сигезне генә тәмамлаган, буйга җиткән һәм классташлары арасында гына

түгел, бөтен мәктәптә чибәрләрнең дә чибәре төсле тоела иде аңа. Алар укыганда

ук аерылгысыз пар булдылар, качып-посып күрешмәделәр. Дәресләр бетү белән

Искәндәр, күрше авыл егете булса да, Әнҗүдәне көн саен өенә чаклы озатып куя

иде. Өйләренә кергәләде, әти-әнисе бик тә итагатьлеләр, Искәндәрне яраттылар,

чәй эчерми озатмаслар иде. Мәктәпне тәмамлагач та, һәр кичне шул авыл юлын

такырайтты ул. Кыз бик матур итеп бии, җиңел гәүдәле, биегәндә, аяклары идәнгә

тимәс иде. Ә Искәндәргә Ходай моңлы тавыш биргән, аның җырлавын Әнҗүдәсе

генә түгел, бөтен авыл таң калып тыңлый, концертларда катнашсалар, икесенә дә

дәррәү кул чабарлар, кат-кат сорап биетер-җырлатырлар иде.

Аттестат алган җәйне үк Искәндәр комбайнга утырып, иген урды, ашлык

суктырды. Беренче урагында ук районның яшь комбайнчылары ярышында кыр

батыры булды. Шул көзне аңа хәрби комиссариаттан повестка килде. Армиягә

китәсе атнаның һәр төнен таң әтәчләре кычкырганчы, бергә утырдылар.

Вәгъдәләр куештылар. Иртәгә юлга дигән кичне кыз аңа читләрен үзе каймалап,

бер почмагына: «Көтәм сине. Әнҗүдәң» дигән сүзләр чигеп, ефәк кулъяулык

бүләк итте. Бүген аның түш кесәсендә шул кулъяулык иде...

– Искәндәр, Искәндәр дим, әллә мәрткә киттеңме? Синең чират, бар, кер врачка.

Ул уйларын кабат яшьлегендә калдырып, башын күтәрде.

Врач бүлмәсеннән тиз чыкты ул. Әнҗүдә китмәгән, урындыкка утырып,

аны көтә иде. Урнашып беткәч очрашырга сөйләшеп аерылыштылар...

 

Хикәянең дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 12, 2019

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: