Чат (хикәянең дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

Тәрәзә төбенә гел су җыела. Ашык-пошык кына алыштырып киттеләр дә, шуннан соң, яңгыр яуса, бер почмакка су керә торган булып калды. Сибәләп кенә яуганда керми, бүгенге кебек чиләкләп койса, ага да төшә, ага да төшә инде шул каһәр.

— Теге малайларны кире чакыртмыйча булмас ахры... — дип уйлады эченнән Чулпан. — Кызым, тамагың ачтымы?

— Әйе...

— Хәзер, берәр нәрсә әтмәллибез...

Чулпан суыткычны ачып җибәрде. Ә анда ике йогырт, буш сөт шешәсе, ишегендә моңаеп утыручы сыңар йомыркадан башка бүтән берни юк.

— Ай тишек баш. Кибеткә керергә оныттым бит! Яңгырдан качам, дип... — Чулпан суыткыч ишеген шапылдатып япты да кулчатырга үрелде. Тәрәзә төбендә су эчендә иде тегесе. Ачып-ябып суын саркытты. — Кибеткә чыгып керәм, Сәйдә. Тик кенә утырып тор. Телевизор кабыз, мультик кара.

— Ярар, әни...

Кинәт телефон шалтырады.

– Чулпан, кызым, Суфия апаң әле бу. Рәшәт авылыннан. Кибетче. Таныдыңмы?

– Таныдым, Суфия апа... Ничек хәлләрегез?

– Хәлләр начаррак. Рәкыйп үлеп китте кичәгенәк... Иртәгә җирлиләр...

Чулпан берара сүзсез торды. Суфия апа дәвам итте.

– Беләм инде, бик үк матур аерылышмаганыгызны да беләм. Тик, ни... Белеп торсаң, яхшырак булыр дип уйладым. Кайту, кайтмау – анысы синең эш дигәндәй. Гаеп итмәячәк беркем дә. Шул гына иде...

– Рәхмәт... Суфия апа. Аңладым мин сине...

 

***

Җиде юл чаты, диләр... «Чат» дип Рәшәт авылында бер генә урынны атыйлар. Ике төп урам кисешкән төшне. “Җирнең уртасы кайда?” — дигән сорауга рәшәтлеләрнең җавабы һәрвакыт әзер: “Менә шушы чат инде аның уртасы!” Шулай шаярталар. Җирнең уртасыдырмы, юкмы — анысын берәү дә исбатлый алмас, ә менә ул чатның авылның үзәге булуы күпләргә билгеле. Ә бүген ул язмыш чаты да кебек әле.

Чулпан авылга яңадан кайтты. Бүген менә нәкъ шул чатта басып тора. Рәшәт чатында... Кайсы якка борылуына карап, кемнеңдер язмышы хәл ителер кебек. Ник кайттымы? Әлегә үзе дә белми. Әмма кайтуы очраклы түгел. Нидер тартып кайтарды.

Яраткан кешеләрне югалту бик авыр. Табигатьнең битарафлыгына кайчак ачу килә. Җирдә кеше үлгән, кемнеңдер якыны, газиз туганы вафат булган. Әле кичә генә ул шушы җиргә басып нидер эшләп йөргән. Су буйларына төшкән, бәлкем, шул табигатькә карап сокланып та утыргандыр. Сәпиттә урам тузанын туздырып үтеп киткән бала-чагага сәлам биреп калган. Һәр иртә зур адымнар белән җитез-җитез атлап эшенә чапкан. Ә бүген инде ул кеше юк... Юк. Бетте-китте. Бүтән су буена да төшмәячәк. Балаларга урамда сәлам дә биреп калмаячак. Җитез-җитез атлап урамнан да узмаячак. Күңел шулчак табигатьнең дулаганын, кешелекнең әлеге югалту белән килешмәвен күрергә тели. Җил кубуын тели ул! Тузан күтәрелсен! Коеп яңгыр яусын! Түбә калайлары дөбердәсен! Халык: “Кара, табигать ничек котыра!” – дип ах итеп сөйләсен! “Яхшы кешенең китүе белән килешә алмый торгандыр инде бу табигать. Яхшы кеше иде бит. Бигрәк яхшы иде...” – дисен! Ә юк... Беркем берни әйтми. Табигать тә тыныч. Әйтерсең берни булмаган. Әйтерсең, кемнеңдер кадерле кызын яисә улын, кемнеңдер яраткан ирен яки хатынын соңгы юлга озатмыйлар бүген. Барысы да шулай тиеш кебек.

Ник алай соң?! Ник?! Кайчак табигатьнең шул битарафлыгына ачу килә. Ачу килә! Шул ачудан, сузылып ятып, җирне тырный-тырный кыйныйсың. “Ни өчен нәкъ менә ул? Ни өчен нәкъ менә минем әни, минем әти, минем ир? Ни өчен?!” Соңыннан гына аңлашыла. Гомерең – менә шушы юл чатындагы тузан. Җил истеме — оча да тарала. Кешенең җирдәге өлеше шулкадәр генә...

Моннан берничә ел элек Чулпан әнисен җирләгән чакта тормышның бу хакыйкатен аңлады сыман инде. Менә тагын бер дәлил. Тик ул бүген сузылып ятып җирне кыйнамаячак. Бүген ул, кызыл балчык катыш туфрак өеменә читтән карап, сүзсез генә басып торачак. Зиратта кеше юк. Чулпан үзе дә кызы. Башта кайтырга уйламаган да иде. Сәйдә өчен генә кайтты инде ул монда. Нинди генә булуына карамастан, кызга җан өргән әти кеше бит. Әлегә ул — бала, бөтенесен аңлап та бетерми, шуңа күрә әнисенә каршы берни әйтмәс, ә үскәч аңлар, “әти белән хушлашырга да алып кайтмадың”, дип сүгәр. Ни өчен алып кайтмаганын, сәбәбен сорап тормас. “Алып кайтмадың”, гына дияр.

– Әтиең белән хушлаш, – диде Чулпан.

– Хуш, әти, – диде Сәйдә. Әнисе кушканга гына әйтте...

Зиратта озак тормады алар. Чулпан тизрәк чыгу җаен карады.

Ә авыл үзгәргән... Соңгы тапкыр монда Чулпан дүрт ел элек булды. Әллә ни күп тә үтмәгән кебек. Тик бүгенге заман тизлеге белән — шактый. Әнә, күпме өйләр яңартылган, кемнәрнең түбәләре калайга алыштырылган, кемнәр коймаларын яңарткан, зур-зур сарайлар баш калкыткан. Ара-тирә яңа йортлар да күренә. Авыл кешесе барыбер тырыша-тырмаша инде. Хәләл көче белән эшләп тапкан тиеннәренә йортын ямаштыра, кешедән калышмыйк, дип эшли, нидер төзи, яңарта.

Ә менә Рәкыйпнең хуҗалыгы яңармаган да, үзгәрмәгән дә. Тәрәзәләр һаман да йөзлекләрсез, өйалды яртылаш калай белән төрелгән, яртылаш ачык. Чулпан монда яшәгән вакытта ук ул өйалды, эшли башланып, ярты җирдә ташлап калдырылган иде. Авылда инде күптән бөтен кешенең коймалары тимер, калайдан. Ә Рәкыйпнеке – буяулары купкан, яңгыр явып, өске читләре кимерелгән, төсе уңып беткән тактадан. Бер-ике баганасы череп авышкан, аратасы-ниен бергә өстерәп бөтенләй җиргә сеңмәсен өчен, урам ягыннан каен агачы белән терәтеп куйганнар.

– Менә шундый хәлләр, Чулпан кызым...

Суфия апа Чулпанны өенә алып кайтып, чәй эчертте, кунак итте.

– Галимҗан абый тоткан коймалар инде бу, хәтерлисеңдер... Әтисе булмагач, йорт җирен карап-барлап торучы да юк. Көне-төне исерек. Бер аек көне булмады. Әле дә күпкә түзде инде, мин сиңа әйтим. Организм таза. Ул эчүгә, ул эчүгә инде, җанкисәгем! Әле дә озак чыдады. Синнән соң бик бетеренде Рәкыйп, сеңлем. Син киткәч, юлдан бөтенләй язды. Сиңа гына тотынып торган булган икән... Үлгән кеше турында начар сөйләргә ярамый инде, беләм. Бер тотып алырлык яхшы сүзе булмагач та кыен. Ни дип әйтергә дә белмәссең...

– Дәшмик, Суфия апа.

– Шулай итик, шулай итик. Дәшмик, сеңлем. Шул җанны телгә алып, гөнаһлы булганчы, әйеме? И Ходаем, тагын ни сөйлим инде. Үзеннән-үзе китә шул. Сизмичә дә каласың... Син, килгән-килгән, кайнатаңның да хәлен белеп чык инде, ярыймы? Ул да чирле, аңа да күп калмагандыр. Гел-гел кайтып йөри алмассың.

Чулпан шунда кинәт туктап калды.

– Нинди кайната, Суфия апа?

– Ник, мин сиңа әйтмәдеммени әле? Галимҗан абыйны әйтәм... Ул кайтты бит!

– Галимҗан абый?! – Чулпанның күзләре түгәрәкләнде.

– Әйе, нәкъ үзе! Синең кайнатаң.

– Тукта, Суфия апа, ни сөйлисең син? Ул бишбылтыр үлде бит инде.

– Үлде, диделәр шул. Рәкыйп йөрмәде бит артыннан. Хастаханәдән чыгып качкан булган бит ул. Аннары югалды. Участковыйны гына җибәрделәр дә эзләргә... Ул да барып берни майтара алмады. Үз малаена кирәк булмаганны, чит кешегә нигә кирәк булсын адәм баласы?! Ниндидер баракта бомжлар янып үлгән, ди. Шуларның берсен Галимҗан абый дип яздырып кайттылар. Менә шул инде аның бар булган үлгәнлеге.

– И-и Ходаем, миңа үлгән, диделәр. Үзең беләсең бит ничек булып беткәнен. Бик авыр көз иде. Начар чир белән дә чирләде... Ничек? Ничек исән ул?

– Белмим, сеңлем. Без үзебез дә шаккаттык! Күзебезгә күренәме, дип торабыз. Илдус абыең сөйли – минем хәләл җефет. Рәкыйпне җирләгәндә, ди... Алар җиде кеше, мулла да алты ир генә җирләделәр аны. Үзләре каберен казыдылар, үзләре бөтен эшен эшләделәр. Бүтән кеше кайтмады. Илдус әйтә: берәү басып тора читтә, ди. Кап-кара, шакшыга баткан, киемнәре ертылып беткән, бит-чыраен сакал-мыек баскан, ди. Басып тора, китми дә китми, ди. Хәле юк, җил әкрен генә иссә дә, егылып җиргә сузылып ятачак инде менә. Шул мәлне килде дә, кулына көрәк алды да, ди, кабергә балчык ишә башлады, ди. Аннан килә ис, ди. Авызыннан ник бер сүз чыксын! Теләсә дә чыгара алмый, ди. Ул авыз-иреннәре кибеп кутырланып ябышкан. Ачып әйтсә, шундук кан саркып ага башлар сыман, ди. Илдус нидер ишеткән шунда. Пышылдаганы ишетелгән. “И, улым”, - дигәнен ишеткән. Аңлыйсыңмы? “Улым”, дигән. Менә шунда башларына китереп бәргән дә инде Илдусларның. “Галимҗан абый, син мәллә бу?” – дип, күзләрне шарландырып карап торабыз, ди. Бабай дәшми икән. “Галимҗан абый, синме?” – дип сорыйлар, ди. Дәшми икән. Берни аңламый, ди. Акылы томаланганмы?!

Чулпан ни әйтергә белми басып торды. Ә Суфия апа һаман дәвам итте.

– Бабай берни хәтерләми. Тиле кеше кебек карап тора, ди. Кайда булган, кайда йөргән ул шул вакыт? Ничек Рәкыйпнең үлгәнен белгән, ничек кайткан? Гаҗәп... Аңламыйлар берсе дә...  Илдус әйтә...

– Кайда соң ул хәзер? – дип, Чулпан аны бүлдерергә ашыкты.

– Фатыймаларда булырга тиеш. Аның ире Хамис тә бар иде бит бүген зиратта. Ул өенә алып кайтып киткән. Аның әтисе белән классташлар иде алар. Фатыйма авылда бердәнбер шәфкать туташы да...

– Аңладым, Суфия апа. Аңладым. Рәхмәт... – Чулпан Сәйдәсен җитәкләде дә Рәшәт чатына таба йөгерде. Суфия апа иярмәде. Күз уңыннан югалганчы, артларыннан карап озатып калды...

 

***

Язмыш чаты. Гади бер авылда гына. Һәр юлы төрле. Авыл кечкенә. Ул чатта мең тапкыр басып торыла, мең тапкыр уңга да, сулга да барыла. Әмма шундый вакытлар була икән – синең кая борылуыңа карап, язмыш булып язмыш хәл ителә!

Менә Чулпан нәкъ шундый чатларның берсендә басып тора. Рәшәт чатында.

– Ник туктадык, әни? – Сәйдә әнисенә беркатлы самими күзләре белән карап тора.

Әзрәк торыйк әле, кызым...

– Без кая барабыз соң хәзер?

– Аска төшәрбез. Фатыйма апаңнарга...

– Ә Фатыйма апалар кемнәр?

– Яхшы кешеләр.

– Ә без аларга ник барабыз?

– Белмим әле, кызым.

Тагын яңгыр сибәли башлады. Теге коеп яуганнан соң, әле ярты көн яумый тыелып кына торган иде.

– Керәбезме, әни?

Фатыйма апаларның капка төбенә җитүгә,  тагын бер тапкыр туктап калды Чулпан. Атлап керергә йөрәге җитмәде. Нидер тыеп, туктатып тора сыман. Тик нәрсә? Ниндидер яман эше, гаебе, гөнаһы бардыр кебек. Шул гөнаһы кара богавы белән Чулпанның кул-аягыннан эләктергән дә капканы ачып эчкә үтәргә ирек бирми, артка таба тартадыр шикелле.

Ә ул арада тиктормас кыз инде, капканы ачып, ишегалдына ук кереп китте. Капка, шапылдап кире ябылып та калды.

Чулпан әле аннан соң да ишегалдына керә алмый торды. Аякларына потлы гер асканнармы, ул аларны селкетә дә алмады.

Менә капка тагын ачылды. Кемдер ачты. Ишегалды бакча белән тоташ. Койма юк. Бакчада чәчәкләр. Яңгырда чыланган чәчәкләр арасында ике эскәмия кара-каршы утыртып куелган. Шуның берсендә кара яхшы күфәйкедән берәү утыра. Икенчесендә кем? Кызы утыра, Сәйдә...

– Бабай, син бит инде бу, әйеме? — ди.

Күфәйкеле кеше бер сүз дә дәшми...

– Галимҗан бабай бит инде син, әйеме? Мин бит сине теге чакта ук таныдым, – дип кабатлап сорый кыз бала.

Ә күфәйкеле кеше һаман бер сүз әйтми. Бары елмая. Кыяфәт юк: тормыш таягы кыйнапмы-кыйнаган. Йөзендә мең дә бер җыерчык, яра эзе. Күптәнгеләре дә бар, яңалары да. Алар кызарып кутырлаган. Иягеннән су тама. Ә күзләрендә – кояш. Моңарчы күренмәгән кояш. Бала шул кояшка үрелә. Кулына кагыла, сакалыннан тота.

– Ә мин сине таныдым... – ди кыз.

Әйе... Чулпан да таныды. Шул бабай иде ул. Автобус тукталышында Сәйдәгә кул болгап калган сукбайның нәкъ үзе иде...

Чулпанның тамагына төер тыгылды. Әче төер, каты, йотып булмый торган төер. Ул бугазны кыса, суларга ирек бирми, башка кан җибәрми. Әллә нәрсә булды шунда Чулпанга. Күңеле эчтән актарылып-актарылып килде. Мизгел эчендә үткәндәгеләр бер-бер артлы күз алдыннан үтте. Барысы да. Рәкыйпнең шул кичне әтисен елата-елата ишегалдында кыйнаганы... Туктатмады бит Чулпан аны шулчак. Өйдән чыкмыйча, кызын кочаклап тик утырды. Чыгып туктата ала иде. Чыгып туктатырга кирәк иде...

Менә хәзер бу хатирә Чулпанның бәгырен кисә, чәнчи, кадала.

Күфәйкеле кеше Чулпанны әле генә абайлады. Борылып карады. Чулпан карашын яшерде. Юк... карап булмый иде әлеге мизгелдә аның күзенә. Берничек тә туры карый алмады ул аңа.

Бик озак сүзсез тордылар. Тынлыкны өйдән чыгып җиткән Фатыйма апа бүлде.

– Чулпан, сеңлем, синме әллә бу?

Чулпан башын селкеде.

– Әйе, Фатыйма апа. Мин...

– Хамис абыең алып кайткан аны бүген... зираттан... – дип сөйли башламакчы иде. Чулпан бүлдерде.

– Беләм, Фатыйма апа. Мин барысын да беләм...

Берара тагын тынлык урнашты. Сәйдә әле әнисенә карый, әле бабасына карап елмая.

– Син, ничек, болай гынамы соң, кызым? Хәл белергә генәме? Чәй эчеп чыгасызмы? Әйдәгез, әзерлим. Галимҗан абыйга яңгыр астында торырга ярамый. Өйгә керик.

– Рәхмәт, Фатыйма апа... – диде шунда Чулпан. – Без аны үзебез белән алып китәрбез инде. Шәһәргә... аның монда бүтән беркеме дә юк...

Яңгыр сибәләвеннән туктамады... Җәй яңгыры булса да, озак басып торсаң, барыбер туңдыра.

– Әти, әйдә, кереп чәй эчеп, җылынып чыгыйк та... Аннары Казанга китәрбез...

Әти...

Моннан да ныграк җылытучы тагын нинди сүз бар?

Галимҗан бабай берни дәшмәде. Аның каравы, күзләрендә — рәхмәт, карашында — мәрхәмәт. Кипкән иреннәре кымшанмый, әмма аларда шат елмаю катып калган иде...

Тәмам.

"КУ" 9, 2018

фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: