Чат (хикәя)

Урамда яңгыр ява. Чиләкләп коя. Әйтерсең: “Яңгыр кирәк, яңгыр җитми”, дип зарлана идегез. Менә сезгә яңгыр, рәхәтләнегез!” — диюе... Чулпан үзенең кызы белән хастаханәдән кайтып бара. Автобус тулы кеше. Яңгыр коеп яуганда? гел шулай шыплап тула ул.

«Нур» мәчете тукталышы. Киләсе тукталыш — Горький паркы».

— Әни, әнә, бабай! — Җиде яшьлек Сәйдә? парланган тәрәзәне кулы белән сөрткәләп? зур түгәрәк ясаган. Шул түгәрәккә нәни бармагын төртә.

— Кызым, тик кенә утыр.

— Галимҗан бабайга охшаган... — дип кабатлады кыз.

— Каян килеп Галимҗан бабаң булсын инде ул, кызым? Ниндидер сукбай. Кагылма тәрәзәгә. Кофтаңны пычратып бетергәнсең бит инде, җә. Ник тик кенә утыра белмисең икән син?!

Кыз бала күзен һаман тәрәзәдән алмады. Әнисе җилтерәтеп утыргычка утыртты, Сәйдә исә янә урамга үрелде. Сукбайга кул болгады. Аңа җавап итеп, сукбай да кулын күтәрде. Хәлсез кулын. Кыяфәте юк: тормыш таягы кыйнапмы-кыйнаган. Йөзендә мең дә бер җыерчык, яра эзе. Күптәнгеләре дә бар, яңалары да. Яңалары кызарып кутырлаган. Чәч-баш — җир-тузан. Шул пычрак, бит буйлап юылып, иягеннән тама. Күзләрендә — кара болыт, боз болыты. Шек... шек... Шул болыттан, туң күңел такталарына бәрелә-бәрелә, боз кисәкләре коела кебек. Йөрәкне өшетә...

Сәйдә сукбайга карап елмайды. Самими, беркатлы бала елмаюы иде ул. Бәхете чәчрәп торган.

Сез шунда сукбайны күрсәгез! Әле генә кара болыт каплаган карашы үзгәрде дә куйды. Кара болытны ертып кояш чыкты. Аннан ургылган яктылык урамда коеп яуган яңгырны, җиде нурга, җиде төскә җыеп, шәһәр күгенә элеп куйды. Салават күпере мәллә? Әйе, салават күпере! Ул күперне Сәйдә дә күрде. Күрде дә тагын да ныграк шатланып, көлеп җибәрде.

— Болгама теләсә кемгә кулыңны, кызым! — Кызганыч, әнисе генә берни күрмәде. — Нинди хәл ул?! Мин сиңа күпме әйттем! Бер колагыңа керми.

Юлларда көймә йөздерерлек су-күлләвекләр пәйда булды. Ярты сәгать эчендә җыелды алар. Шул су-күлләвекне як-якка чәчрәтеп, машиналар тыз-быз чапты. Вакыт — кичке биш, халыкның эштән кайтып барышы. Барысы да өйләренә ашыга.

Автобус кузгалды. Сәйдә барыбер тәрәзәдәге түгәрәктән күзен алмады. Теге сукбай автобус артыннан кулын күтәргән килеш карап калды. Кечкенә бер ноктага әйләнгәнче...

 

***

Моннан дүрт ел элек көз иртә килде. Сентябрьдә әле җылы була торган иде. Августның соңгы көннәрендә үк көз үз чыбыркысын шартлата башлады. Салкын, пычрак, яңгыр. Яратмый Чулпан көзне. Чөнки күңелне сагыш белән тутыра. Ә Чулпан бер сагышланса, каты сагышлана. Күңеле тула, елый башлый. Ә еларлык сәбәпләр шактый. Бик үк яхшы иргә эләкмәде ул. Эчәргә ярата торган булып чыкты. Танышкан гына чакта бер дә алай кебек түгел иде. Баһадир гәүдәле, типсә тимер өзәрлек ир, шул ук вакытта күзләре һәрвакыт елмаеп-көлеп тора, аралашырга ансат, рәхәт кеше. Чулпан аны бер күрүдә ошатты, бигрәк тә шул елмаеп торган күзләренә алданды.

Бүген шәһәрдән, ярминкәдән кайтып барышы. Җиләк-җимеш, яшелчә саттылар. Ике көнгә дип киттеләр, Чулпан икетуган апаларында куна калырга тиеш иде. Ходай рәхмәте, алып килгән тауарлары бик тиз сатылып бетте. Сәгать кичке бишләр тирәсендә бер әбигә соңгы кәбестәне төреп бирде.

— Тәмләп ашагыз.

— Рәхмәт яусын, кызым.

Болай булгач, кунып яталармы?! Җыенып юлга да кузгалдылар...

“Рәкыйпкә көтелмәгән бүләк ясыйм әле. Шатландырыйм. Кайтуына ашарына пешереп куйыйм”, — дип уйлады Чулпан. Рәкыйп хәзер комбайнда төн уртасына кадәр эшли, урып-җыю вакыты бит.

...Өй капкасы бикле иде. Тик тыштан түгел, ә эчтән. Сәер... Ник алай соң әле бу? Шаяралармы?

Чулпан берни аңламады. Уңлы-суллы бөтерелеп, нәрсә эшләргә белмичә капка төбендә шактый басып торды. Дөбердәтергәме? Шакыргамы? Өйдә кеше булырга тиеш бит. Капка тик торганнан эчтән бикләнә алмый!

Кибетче Суфия апа кайтып бара иде. Авылда бар яңалык кибеттә була. Бөтен гайбәтне шунда кереп чәйниләр. Чулпан белә: Суфия апага кеше белмәгән бөтен серләр таныш.

— Нишләп басып торасың, кызым? Кертмиләрме әллә? — дип шаярткандай итте ул.

— Исәнме, Суфия апа.

— Исәнме, исәнме... Бакча артлап кереп кара инде, моннан булмагач.

— Рәкыйп эштә түгелмени соң бүген?

— Бүген иртән яңгыр коеп яуды. Эшкә чыкмады алар.

— Казанда яумады...

— Казанга тиклем җитмеш чакрым бит ара. Урыны белән коя, урыны белән кояш.

— Эчтән ник бикләп куйган инде бу?

— Бакча артлатып кер син. Тавышланмыйчарак.

— Нишләп алай дисең?

— Моннан керә алмагач, дим...

Чулпан, аптыраса да, бакча артлатып керергә булды.

— Йә Аллам! Нәрсә бу?

Баскыч төбендә чит хатын-кызның аяк киемен күреп, Чулпанның күз аллары караңгыланып китте.

— Рәкыйп!

Ишекне ачкач та нәрсә күрәчәге күзалдына килеп баскан иде инде аның. Колагында Суфия апаның сүзләре: “Тавышланма, бакча артлатып кер”.

Башындагы ямьсез уе хата гына булса иде... Теләсә нәрсә күрергә әзер иде Чулпан, тик хыянәтне генә түгел.

Ишекләр, ачылганда, ишетелер-ишетелмәс шыгырдап алды.

— Рәкыйп!

Тәрәзә буена аш бүлмәсендәге кечкенә өстәл кереп утырган. Өстәл тулы кабымлык, буш шешәләр һәм чит хатын-кыз исе...

Бер мизгел эчендә бөтен тормыш чәлпәрәмә килде. Монда басып торуның файдасы юк иде инде.

— Молодец, Рәкыйп... — дип, бугазындагы төерен көч-хәл белән йотты да... борылды да чыгып йөгерде. Кая барганын белмичә чапты. Алны да, артны да күрмәде. Ә күзләреннән бертуктаусыз яшь акты...

 

×××

Һәр авылда эшкә нык кешеләр була. Җир җимертеп эшли торган ирләр. Алар тракторда, алар комбайнда яисә кырда, кулларына чалгы тотып, иртә-кич печән сызгырталар. Яз-җәй төнлә, ерактан-ерактан, бер сызыкка тоташып авылга таба аккан трактор гөрелтесенең ишетелер-ишетелмәс авазын тыңлаганыгыз бармы?

Террррр... Террррр... Төне буе терелди ул. Бер сәгатьлек тынлык, аннары иртәнге биштә тагын “терр” башлана...

Ул тракторларда авылның иң нык кешеләре эшли. Совет тәрбиясе алган ил уллары. Эшләүләре – мөмкинлекләренә карап, алган хаклары – хаҗәтләренчә.

Галимҗан абый да – шундыйлар рәтеннән. Ярты гомере трактор штурвалы артында узды. Була бит шундый кешеләр, аларга акча да, тәхет тә кирәкми. Алар – эш атлары. Рәхмәт өчен, кемгә дә булса файда китерүләрен тоюдан ләззәт, рәхәтлек алып яшәүче кешеләр. Яше буенча инде ул күптән лаеклы ялда. Барыбер, тракторына утыра да кырга чыгып китә, утыра да чыгып китә. Сүз әйтүче юк, киресенчә, элекке колхоз рәисе, бүген КФХ җитәкчесе — җирбиләүчеләр шат кына. Ник дисәң, аның хәзер җирендә эшләргә кешесе дә калмады. Галимҗан абый кебек нык кешеләр исән булсын. Картайды инде, сүз дә юк, буыннары сызлап интектерә. Элек сынган кабыргалары да вакыт-вакыт чәнчеп, гәүдәсен яңгыратып ала.

Эшкә каты кешеләр, эчсә, ташланып, акыллары әйләнеп чыкканчы эчә. Галимҗан абый да кайчагында чамасын белмәде. Тар дөньяда вакыт-вакыт үзенә урын таба алмый иде. Андый чакта кул аракыга үрелә. Бердәнбер улы да мәгънәсез булып чыкты. Үзе аек чагында әтисенең исереклеген яратмый иде. Кыйнап чыгарган чаклары да исәпсез. Мәнсезлеге белән дә каезлап...

Берсендә шулай улы янына кергән иде. Аерым йортта яши алар. Ул йортны торгызырга Галимҗан абый үзе булышты. Бурасын салырга, түбәсен ябарга. Заманында шабашта да шактый йөреп алган кеше булгач, куллары андый эшнең рәтен белә. Әзрәк салмыш иде. Фуражкасын янтайтып кигән. Элек гел керләнгән, трактор маена каткан булыр иде ул фуражка. Ә бүгенгесе чиста, яңа күренә. Кулында мүк өтергесе. Яңа өйнең бураларын мүкләргә кереп чыккалый ул шулай. Никтер, авызына әзрәк аракы кергәннән соң гына, дивар мүкләргә кирәклеге искә төшә. Улы Рәкыйп кызыл кар яуса да өтерге тота торган кеше түгел. Моны Галимҗан абый яхшы белә.

Рәкыйп көлә-көлә телевизор карап ята иде. Ниндидер кызыклы кино бара, күрәсең.

– Менә бүрәнәләреңне мүкләргә кердем әле, улым. Алайса, түр почмак бигрәк ямьсез, мүкләре чыгып, асылынып беткән. Өч почмагын бер кат мүкләдем инде мин аның... Түр почмагын тагын бер кат йөреп чыгарга кирәк булыр...

Рәкыйп җавап бирмәде, телевизордан бүленмәде.

– Менә, улым, – дип, улына якынрак килде Галимҗан абый. Фуражкасын салды. Кулында шуны бөтерә. Күзләрендә балаларча беркатлы шатлык. Салмыш бабайлар кайчак бала-чагага әйләнеп ала бит. Галимҗан абыйның да шундый чагы булса кирәк. – Тегесе каешланып бетте. Карарлыгы калмаган. Кибетче Суфия алдыртты инде. “Менә, Галимҗан абый, яңа фуражкалар кайтты. Алып киеп җибәр әле”, ди. “Монысын тотып ат, бигрәк ямьсез” – ди. Әй, мин әйтәм, чурту-матыр, чукынып китсен акчасы, алыйм әле, дидем... – Галимҗан абый әзрәк чайкалып китте. – Фуражка алдым әле, улым...

Тагын берничә тапкыр кабатлады әле ул соңгы сүзләрне. Нидер сөйли-сөйли дә ахырдан өстәп куя:

– Яңа фуражка алдым әле, улым, – ди...

Шунда өченчесендәме, Рәкыйп түзмәде, яткан җиреннән кубарылып торды да әтисенең фуражкасын кулыннан сугып төшерде. Фуражка идәнгә очты, почмакка тәгәрәде...

– Ни пычагыма соң миңа синең фуражкаң, ә! – дип акырды Рәкыйп. – Ник кадалып китмисең шунда шул фуражкаң белән! Йөрмә монда кереп болганып!

Галимҗан бабай чайкалып куйды. Көтмәгән иде. Исе-акылы китеп, улына шактый карап торды... Аннары гына:

– И-их... – дип, бер сүгенеп куйды. – Улым, улым... – дип авыр сулап, тыныч кына фуражкасы артыннан тәпиләде. Иелеп алды, кире чыгып киткәндә, тагын туктап, улына караш ташлады. Рәкыйп ул мизгелдә яңадан телевизор эченә кереп йотылган иде инде.

– Ярый... Киттем алайса...

Рәкыйп берни җавап бирмәде. Галимҗан абый фуражкасын кырын салып киде. Кулына өтергесен тотты. Сүзсез генә чыгып китте. Аның чыкканын ишетүче дә, абайлаучы да булмады...

 

***

Галимҗан абый ул елны каты гына авырып китте. Бизгәкләп... Үпкә ялкынсынуы, диделәр. Берара туберкулёздан да дәваланып йөрде. Кешегә әйтмәделәр башта, аннары беленде. Кайнатасының авыруына барыннан да бигрәк килене борчылды инде. Бабайны кызганып түгел, үзләренә дә чир йоктырыр дип курыкты. Хатын аеруча да яшь баласы өчен хафаланды. Галимҗан абыйны оныгы янына якын да җибәрми башладылар. Сүз дә юк, киленне дә аңларга була. Кемнең баласын зәхмәтле авыруы булган кеше янында йөртәсе килсен. Галимҗан абый моны бик яхшы аңлый иде. Тик менә салмыш вакытларында гына... Авырыйм, дип, салуын туктатмады. Атна ахырында булса да бәйдән кубып ала иде.

Шундыйрак бер вакытында берчак оныгы янына кергән. Баланы кулына ала да сөя, иркәли. Кечкенә кыз көлә, ул көлгәнгә карап карт сөенә. Агара башлаган сакалы белән баланың әле кулыннан кытыклый, әле битеннән сыпыра. Ә бала һаман саен ныграк көлә.

Нәкъ менә шул мизгелдә эштән килене кайтып төште...

Керде дә, күрде дә... Каравыл акырып җибәрмәсенме! Күз яшьләренә буылып кычкырды.

– Галимҗан абый, нишлисең син?! Үз акылыңдамы син? Чиреңне йоктырасың бит!!! Галимҗан абый! – Дүрт ел бергә яшәп «әти» дияргә өйрәнмәде килене. Бүген бөтенләй бәйдән купты. Кайнатаның киленен мондый хәлдә беренче тапкыр күрүе. Күзләре акайган, йөзе бүртенгән, кабарынган. Кечкенә кызны бабайдан тартып алды да:

– Бар, чыгып кит, тиз бул! Бар, дим! Күземә күренмә! Югал! Рәкыйп! Син кайда йөрисең? – дип кычкырды. Өй диварларына кадәр селкенеп куйды...

Аһ, кызган да иде соң ул көнне килен кеше. Рәкыйп җаваплылыгында калган бала бабай кочагына кай арада кергән? Рәкыйп ун минутка гына калдырып чыгып киткән чакка ничек туры китергән?..

Шул кичне Рәкыйп Галимҗан абыйны ишегалдында яткызып каты гына кыйнаган иде. Кычкыртып, елатып кыйнады. Бөтен авыл ишетеп торды...

Ишеткәнегез бармы алтмыштан узган өлкән кешенең елаганын? Ә менә рәшәтлеләр ишетте. Шулкадәр авырттырып кыйнаганга елагандыр дип уйлады рәшәтлеләр. Юктыр. Үз улының шулай “үтерәм хәзер”, дип кычкыра-кычкыра кыйнавына гарьләнеп елагандыр ул карт. Гарьлектән елагандыр...

Галимҗан бабайны ул көздә хастаханәгә салдылар да, ул аннан авылга бүтән кайтмады...

Хикәянең дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 9, 2018
Фото: Сотсков Николай
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: