Боз өстендә (хикәянең дәвамы)

Хикәяне башыннан монда укыгыз.

Чү, киртәсез-читәнсез йортның ишегалдында ике кеше пәйда булды.

Берсе – иске камзул кигәне – чәйнек тоткан Хисмәтулла... Туктале, икенчесе

– сары чәчлесе – әллә ниткән, шакмаклы, кызыл күлмәге сылу гәүдәсенә ятып

торганы – яшь кенә, чит-ят хатын-кыз түгелме соң?! Болар, сиртмәле кое

янына тукталып, кулларын бутый-бутый нидер гәпләшәләр. Аңлашыла: бусы

картның оныгы булса кирәк, ә Хисмәтулла чишмә суы алырга кергән. Яхшы

гына таныш-белеше дә булырга мөмкин. Шул фаразын җөпләгәндәй, өйдән

ап-ак, көрәк сакаллы карт чыгып, кунакка үз телендә, елмаеп, нидер әйтте,

озаклап кулын кысты. Бераздан монда таба Хисмәтулла белән чибәр мукшы

кызы якынлашты. Күр, кыз бөтенләй дә сөйләшми шикелле, Хисмәтулланың

ым-ишарәсенә каршы йә кулларын буташтыргалап, йә бармаклары белән

ирененә кагылып куйгалый. Йә Аллам, болар бит күзгә-күз карашып, кул

хәрәкәтләре белән, тавышсыз-тынсыз гына, кызып-кызып, үзара рәхәткә чумып

гәпләшәләр, сөйләшәләр! Йөзләре исә, бер-берсен сүзсез дә аңлауданмы,

очрашу куанычыннанмы, кояштай кызарган, юк, ниндидер эчке шатлыктан

балкый иде. Болар инде фани дөньяны хәтердән җуеп, каядыр югарыда,

болытлар арасында йөзгән, очкан хәлдә иделәр. Болар икесенә бер бәхет кошын

тотканнар да шул сөенечтән тәмам исерешкән, үзләреннән гайре аны-моны

белмәс-күрмәс кешеләр кебек... Чөнки мондый көтелмәгән хәлдән качарга да

өлгермичә, тораташтай катып торган малайга килеп төртелмичә, монда үзләре

генә, ялгыз түгел икәнлекләрен искәртмәделәр дә.

 Аптырап калудан, сары чәчле калын толымнары күкрәгенә төшеп торган, чиста

маңгайлы, туры борынлы, зәңгәр күзле кызыйның якты йөзе тагын да алсулана

төште. Малай ягына ымлап нидер сорады да Хисмәтулладан, озын керфекләрен

тибрәндереп, мөлаем гына, ихлас елмаеп куйды. Инсафка ул керфекләр әледән-әле

канатларын ачып-йома торган матур бизәкле күбәләкне хәтерләтте. Шуннан

соң саубуллашу билгесе итеп башын иде дә, Хисмәтуллага мәгънәле бер караш

ташлап, борылып өенә китте кыз. Анысы, ул ишектән кереп югалганчы, артыннан

күзен алмады. Нигәдер авыр сулап куйды, хәтта эчтән генә сыкрану авазы да

ишетелде кебек. Әле генә, кайдандыр бу гөнаһлы җиргә әйләнеп кайткандай,

ниһаять, Инсафка да игътибар итте. Курчак өенә төртеп, «Дюбы» дигән сүз кысып

чыгарды. Инсаф көтүченең сөйләшү рәвешен берникадәр аңлый төшкәнлектән,

ул авазларны үз-үзенә «Люба» дип төзәтеп кабатлады.

 Хисмәтулладан артыгын сорашырга мөмкин дә түгел, уңайсыз да иде.

Әллә ничек кенә әсәрләнгән, әле генә матур да, газаплы да төш күргән кешедәй

уйчан, моңсу иде аның карашы. Зәгыйфьрәк акылы моның хәтле якты, тирән

кичерешләрне берьюлы күтәрә алырлык хәлдә түгел иде микән әллә? Кыскасы,

бу минутларда эченә һичкемгә дә әйтмәслек ниндидер мәңгелек серен,

хәзинәсен яшереп куйган адәмдәй хыялый, сәер иде. Малайның җилкәсенә

җиңелчә генә кагылып, алга барырга ымлады да көтүенә ашыкты...

...Җәй көзгә авышты. Шушы кыска гына көтүчелек иткән вакытта Инсаф

ничектер үзен олысымаграк сизә башлады. Җитдиләнде, уйчанланды, әтисе

әйткәнчә, «башына акыл керде бераз». Бүтән вакытта дусларына теләсә нинди

серен чишәргә ашыккан малай, хәзер мукшы гаиләсен искә төшергәндә дә,

Хисмәтулла белән Люба турындагысын эчендә тыеп калды. Ул хәтлесен

әнисенә дә сөйләмәде хәтта. Бу матур, самими мөнәсәбәтнең (моны мәхәббәт

дип атарга яшьрәк иде әле ул) дәвамын бик тә беләсе килә иде аның. Саф

күңелле әлеге икәүнең арасында нидер барлыгын бала булса да тоя-сизә иде

шул... Булмады, бүтән туры килмәде Асабага барулар. Икенче көнне әтисе

белән калага, мәктәп кием-салымын алырга киттеләр. Аннан соң бүтән эш-гамәл

килеп чыкты. Асабада, көтү көтәргә, теге сихерле йортның сары чәчле,

чибәр иясен күрергә сәбәбе, җае чыкмады. Барысы да кирегә килеп торды.

Сынык мөгез дә шуннан бирле көтүдән ник бер качып кайтсын, кара чутыр

җен актыгы!

Салкын көз җитеп, укулар башлангач, дусты Хисмәтулла бер дә күзгә-башка

чалынмады. Инсаф элегрәк елларда, авыл уртасындагы зур түгәрәк күл каткач,

боз өстендә шау-гөр килгән бала-чаганы аръяктагы йорт капкасыннан озаклап

карап торганын күргәли иде аның. Шуннан артыгын белми иде. Ә быел исә

әнисеннән аның турында атап сораштырды. Күп еллар Үзбәкстанда яшәгән,

дөм ятим үскән икән Хисмәтулла абыйсы. Бирегә исә әнисе ягыннан туган

тиешле Фәйзулла агасы янына кайткан.

– Җәен көтү көтеп, кышын йорт-хуҗалык тирәсен карап, чистартып, бөтен

эшләрен эшләп көн күрә, җан асрый инде шунда бахыр, – дип сүзен очлады

Гөләндәм апа, көрсенеп. Шуннан артыгына керешмәде.

Шул сөйләшүдән соң берничә көн үттеме икән, кичкырын Инсафның

күршедәге дусты Сәлим, чабуына ут капкандай, бар көченә йөгереп керде.

– Анда... Хисмәт җүләре... боз астына киткән! – дип тотлыга-тотлыга, бер

генә аваз салды да янә ишек артында юк булды. Йөрәге кинәт депелдәп типкән

хәлдә Инсаф та күл буена чапты. Монда шактый кеше җыелган, тирә-як шаугөр килә иде.

Инсаф башта олы-караның сөйләшүенә колагын шомартты:

– Казларын куып чыгарырга кергән диме...

– Ничек йөрәге җиткән диген, кәгазь калынлыгы гына ич бозы да…

– Тилемсәгә соң аңа... диңгез тубыктан, – диде берсе, гамьсез генә.

Кичке эңгер төшеп килгәнлектән, суның иң тирән төшендәге боз өстендә

ниндидер җанлы нәрсә карачкыл гына булып шәйләнә. Янындагы боз

чәрдәкләнеп, тирәсенә бәреп чыккан су дегет күлләвегенә охшап тора. Кемдер

Хисмәтуллага күпер ягыннан озын, киң такта кисәге шудырып өлгергән

күрәсең, теге мескен шуңа таянып, менеп яткан иде. Боз авыр кешене дә

күпмедер вакыт күтәреп тора, батарга ирек бирми икән алай. Күл тирәсен

чолгап алган ир-ат төрлечә киңәш биреп сөрән сала.

– Хисмәт, дим, Хисмәт, акрын гына шуыш ярга таба! Шуыш диләр сиңа,

якорный малахай! – дип боерык биргәндәй, бугазы ерылганчы акырды хисапчы

Сәймулла.

 – Күпер ягына шу үрмәләп! Күпергә табан! – дип кычкырды икенчесе.

 Әмма бәлагә тарган аларның берсен дә ишетми, ишетеп тә дикъкать бирми.

Әллә үлгән инде? Юк, менә ул ипләп кенә аркасына борылып ятты. Шул

килеш җайлы урнашудан разый булып, инде каядыр талпынырга, гомумән,

хәрәкәтләнергә уенда да юк иде бугай аның. Медпунктта эшләүче юан гәүдәле

хатынның:

– Җәмәгать, ул бичара катып үлә ич болай, берәр нәстә кылырга кирәк! –

дип ачыргаланып кычкыруына түзмәде, ахрысы, таза гәүдәле Шаһинур дигән

егет, кулына озын колга тотып, яр буена таба төшәргә итте. Аның юлын атасы

Габбас бүлде:

– Син нәрсә, бер тиле-миле аркасында батып үлмәкче буласыңмы? Үзе

тырнашсын, маташсын аз гына, бетәсе килмәсә! Әнә туганнары... ни карый...

 Шуннан соң ир-егетләр бермәл тынып калды, кем булса да Хисмәтулланы

коткарырга ашкынып, хәлиткеч, тәвәккәл адым ясарга алынмады. Булдыра

аламы-юкмы, аны-моны уйламыйча гына, куркыныч күзенә туры карап

ташланырга әзер фидакарь җан табылмады. Шүрләделәр! Шыр җибәрделәр!

Әллә сәер, иләс-миләс, акылга таман, акылга җиңел, дип, хаста кешенең

гомерен сукыр бер тиенгә дә санамадылар, санламадылар! Дөрес, үзләренең

гаебен каплау өчен нидер эшләделәр, ыгы-зыгы килделәр, акырдылар-бакырдылар,

нигәдер влач вәкилен көттеләр, участковый милиционерны

таптырдылар. Шома боз өстеннән Хисмәтулла тарафына тәртәсез иске ат

чанасы, такта-бүрәнә кисәкләре, хәтта яр өстендә торган чүнник

 капкасын шудырып-шудырып җибәрделәр. Боз өсте чуп-чуар булды. Тик юкка!

Хисмәтулла элеккечә җан әсәре күрсәтмәде, якын гына шуып туктаган чанага

таба тамчы да омтылмады, ичмасам. Ул инде һичкемне дә тыңламаска, фани

дөнья белән арасын өзәргә дигән ныклы карарга килгән иде булса кирәк...

 Инсафның аны өзелеп-өзелеп жәлләүдән йөрәге чәнчегәндәй итте,

күзләренә мөлдерәп яшь тулды. Аннары, янына килеп баскан Гөләндәм

апага, бу хәлдән чыгу юлын тапкан кешедәй, кинәт йөзе яктырып, кабаланып

борылды да:

 – Әни, Асабадан Люба апаны чакыртырга кирәк. Аның сүзен, анттыр менә,

тыңлый ул! Күлдән чыгартса, ул гына чыгарта аны! Әни! Барып алсыннар

инде Любаны! – дип, түземсезләнеп сикергәләде.

 Бу бәла-казадан үз уйларына бирелгән ана, аның сүзләрен ишетеп

бетердеме-юкмы:

 – И бала, бала! Әллә саташасың инде… – дип кенә куйды.

 Ул арада тирә-юнь тәмам күз бәйләнерлек булды. Кинәт шомлы

караңгылыкны ярып, күл өстеннән коточкыч тавыш яңгырап узды. Бу –

Хисмәтулланың тетрәндергеч ачы җан авазы белән ниндидер җыр җырларга

азаплануы иде. Сүзләре аңлашылмый, әмма моңнары таныш, якын иде ул

җырның. Һәркем дерт итеп сискәнде, хатын-кыз, «Әстәгъфирулла, тәүбә»,

итенгәләп, белгәнен укыштырды. Ә Хисмәтулла, яман да акырып, икенче

җырга күчте. Бусында «Галиябану» көенең чалымнары иде. Ул аны яраткан

Любасына багышлады төсле тоелды Инсафка. Шулайдыр, соңгы сәгатендә җир

йөзендәге бердәнбер якын, газиз кешесен искә төшереп моңланды, ямансулады

ул. Ә бәлки азаккы җырын сөйгәненә ишеттерергә теләгәндер, үзен үлем

тырнагыннан фәкать аның йолып алуын көткәндер Хисмәтулла-көтүче...

 Төнгә таба шактый ук суытты. Әнисе, Инсафның ай-ваена карамыйча,

җилтерәтеп өйләренә куды. Кайткач, ашарга дип утырган җиреннән бүгенге

тетрәнүләрдән оеп, өстәлгә башын куюга, гафләт йокысына чумды малай.

Уянганда, вакыт төшкә авышкан, кичүк иртән район үзәгенә ронога киткән

әтисе Гыйлемдар абый кайтып кына кергән иде. Үзе генә түгел. Ат җигеп,

районга озата барган колга буйлы, какча гәүдәле завхоз Гаваз абый белән.

Суыктан кергәч, тансык кайнар чәйне шупырдаталар гына! Әнисе, өр-яңа

хәлләрне бүтәннәргә ирештерергә каударланган хатын-кызга хас сабырсызлык

белән, күзләрен яулык читенә мана-мана, авылдагы соңгы яңалыкларны

җиткерә, тезә иде:

 – ...Шул, бичараның каткан гәүдәсен таң алдыннан гына чыгардылар.

Төнката җырлады да җырлады... Ул мескен юка боз өстенә белә торып, әҗәлен

эзләп кергән, имеш тә, диләр... Беләсезме, Фәйзулланың хатыны мәрхүмнең

мәетен өйләренә кертмәс өчен чәчрәп чыкты чистый, җан талашты, җирбит.

Бөтен эшен батрак булып башкарган кеше ләса ул Хисмәтулла… Иренең якын

туганы! Ипи телемен, песигә биргәндәй, маңгаена чиртеп биргәч соң! Булса

да булыр икән оятын бүре ашаган бәндәләр!..

 Гыйлемдар абый, зур түгәрәк күзлеген, чамасыз борчылган чагындагы

төсле озаклап сөрткәч, ике-өч бөртек шадралы борынына атландырып куйды

да авыр көрсенеп әйтте:

 – Аның бу дөньяга карата күңеле әллә кайчан бозланып каткан булган,

алыш-биреше беткән, күрәсең. Урыны җәннәттә булсын инде!

 Аннары ул, гаҗизлектән аптыраулы карашын Гавазга төбәп, асылда

үз-үзеннән сорагандай итте:

 – Неужели кереп коткаручы табылмады икән араларында, ә?

 – Кем керсен соң, Гыйлемдар Нуруллович?! Сала халкы бит ул, нәчәлство

кушмаса, бармагын да селкетми... Хәтерегездә микән, берничә ел элек күрше

чуваш авылында, Михайловкада, Андри пиччә, үзенең кечкенә генә колёсный

тракторы... «чикерткә» дә дибез инде аны... астында калып үлде. Авыл

куштаннары, өстенә ауган тракторны маментында күтәреп, коткарырга ирек

бирмәгәннәр шунда. Милисия чакырмыйча, сәбәбен тикшермичә тотынырга

ярамый авария урынына, бармак эзе югала, авылга сүзе-ние тияргә мужет,

фәлән-фәсмәтән, имеш. Җыен сафсата!.. Милисия килгәч, күтәреп карасалар,

җаны да чыкмаган булган әле мескеннең. Маментында коткарсалар ни була?

Ике-өч кеше «эх» тә итми сыртка салырлык, ат чанасы хәтле генә ич ул

трактор сәләмәсе. Шилә күрә торып кеше үтерделәр! Шуның шикелле...

Әйтәм ич, түрә-карадан шүрләп, пыстаянны төртеп күрсәткәнне генә эшләргә

күнеккән безнең халык... – дип сүзгә кушылды әңгәмәдәше, ачынып. Табын

янында бермәл уңайсыз тынлык урнашты. Бу минутларда өлкәннәр бәхетсез

Хисмәтулланы сагынып искә ала сыман тоелды малайга.

***

Соңгы сүз урынына. Бу хикәя узган йөзнең илленче еллары азагында

чыннан да булган хәлгә нигезләнеп язылды. Һәм ул вакыйганы, мизгелен дә

калдырмыйча, бүгенге тормышыбызга китереп утыртсаң, таман гына булыр

иде кебек. Шул ук вазгыять, шул ук мөнәсәбәт, корбанын йотарга торган шул

ук юка, шома боз, шул ук һәлакәт...

"КУ" 6, 2016

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: