Боз өстендә (хикәя)

Инсафның гәүдәсе татлы бишек йокысы белән, камыр төсле изрәгән, тәмам

таралып төшкән. Шундый рәх-ә-әт! Йокы аралаш, бәллүдәге тимер сиртмәнең

тигез генә тирбәлә-тирбәлә, сирәк кенә шыгырдавына кушылып, җанга бик

тә таныш, бик тә якын хатын-кызның такмаклап көйләве ишетелгәндәй була:

Хак Тәгаләм, Аллаһу...

Кәҗәбезне талга ку!

– Тал яфрагын ашасын,

Инсаф елавын ташласын.

Туктале, чуар, чәчәкле яулыгын артка чөеп бәйләгән сөйкемле, газиз ул

адәми зат биш-алты ел элек үк үлгән зур әнисе түгелме соң? Кайдан килеп

чыккан ул монда? Малайның ябык күз кабаклары тетрәнеп куйды, сизелер-

сизелмәс елмаюлы иреннәре бер генә сүзне пышылдады: «Әбие-е-м!..»

– Йә, йә, уян, тор, улым; бастырыласың бугай... Хисмәтулла абыең баюк инде

тегермән ягына узды. Җәтрәк тор да кәҗәне куып кайт! Ишетсен колагың, Асабага

кадәр илтеп җиткер үзен, – ди-ди, караваты янында, «йокы чүлмәген» төртеп

уятырга кызганып, шулай акрын гына сөйләнеп әнисе Гөләндәм апа утыра икән. Ах,

яраткан әбисен төшендә генә күргән икән лә! Үзенең дә инде елак бәби чоры әллә

кайларда калган! Ирен читләре гел елмаерга торган, түгәрәк, көләч йөзле әнисенең

каһәр суккан кәҗә турындагы сүзләре исә татлы йокы белән тартышканда, әле генә

колагына кергән. Теге кәҗә-мәкәрҗә исә өнендә икән, ул бар! Уянып күзләрен ачуга,

авызы-борыны салынды, сипкелле йөзе, әче балан капкандай, чытылды Инсафның.

Таң тишегәннән, тәмле йокы базыннан, көтү куарга кузгалу кайсы малайга гына

ошар икән соң?! Ямьле җәй иртәләрендә, самый үтереп йокы килгәндә сикереп

торырга мәҗбүр иткән ул сакалбай белән изаланулары!

Сумаладай чем-кара, сул як мөгезе урта җиреннән сынык, мут, хәйләкәр,

карак-угры ул мәхлукны белмәгән кеше юктыр авылда. Сырлы мөгезен, артка

таба үсә-үсә, кинәт боҗрадай алга бөгелеп, күзен томаларлык рәвешкә килгәч,

пычкы белән кисеп ташлаганнар иде. Күрше-күлән бакчасын басып, зыян-зәвер

сала торган дүрт аяклы «тәмуг кисәве»нең шул аерым билгесе һәркемгә ап-ачык

чекерәеп тора хәзер. «Тамгалы шайтан» аркасында кеше зарын, үпкә-сапка,

гаепләү сүзләрен ишетмәс өчен, бөтенләй урамга чыкмассың, билләһи. Кача да

кайта өч-дүрт чакрымдагы көтүлектән. Аннары бәрәңге бакчасында көнозын

хөррият аның өчен. Үзләренең соң, кәҗәнкә ишегенең келәсен танавы белән күтәреп ачып, тәмле-томлы ризык белән бүксәсен тутыруга, җәтрәк шыларга

өйрәнгән әлеге дә баягы шул ристан түгелмени?! Шуңа күрә авыл халкының

вак терлеген ялланып көтүче Хисмәтуллага ияреп, шаян әтисе әйтмешли,

«Сынык мөгез»не канвуй белән тантаналы төстә озатып кайту» гаиләдәге

бердәнбер ир бала – унике-унөч яшьлек Инсафка йөкләнде. Нишләсен, иртә

таңнан кара, керпе чәчен су белән чылатып артка таба сыпыра-сыпыра, төсе

белән коңгырт күзләренә туры килеп торган өч-дүрт кесәле кыска ыштаны

эченә «сикергәннән» соң, мәлгунь кәҗәне җитәкләп, Асабага барудан башка

чарасы юк аның. Бүгенге «сәфәре» икенчеме-өченчеме тапкыр буладыр инде.

Сынык мөгезнең арт санын һәйбәт пеше чыбык белән юмарт кына «сыйлый-

сыйлый» куып җиткәндә, махмырдан интеккән адәм кебек бертуктаусыз

«кых» та «ках» ютәлләп, тамак төбен чистартып барган сарык-кәҗә көтүе

басу капкасыннан чыгып килә иде инде. Җыен ыбыр-чыбыр «башлыгы»

Хисмәтулла, кара төк баскан саргылт йөзен борып, юлдашына ваемсыз төстә

бер генә карап алды. Кечкенә башына уңып беткән урыс кипкәсе чәпәгән,

кышын-җәен өстеннән төшми торган кыска көрән бишмәте сөякчел, арык

җилкәсеннән салынып тора. Шома артыш таягын артына куйган куллары

арасына кыстырган да, уй тулы башын күтәрәлмәгәндәй аска игән килеш,

бөкрәя биреп бара да бара ялан кыр буйлап. Малай, кәҗәсен чыбыклый-

чыбыклый, үзенчә усал гына кычкыргалап алган арада, кырыс, томса чырайлы,

шушы аңлаешсыз кешегә сиздермичә, яннан гына шикләнебрәк, шүрләп карап-

карап алырга да өлгерә.

Эчке дөньясын нык каптырмалы биккә япкан, һичкем белән аралашмас, сәер,

исәр табигатьле, егерме биш яшьләрендәге мыштым кеше ул Хисмәтулла. Хәер,

авыз тутырып гәпләшерлеге дә юк бугай аның: сирәк-мирәк кенә сүз катса,

«бкд-бкд-бкд» кебегрәк авазлар чыгарып, кызып-кызып нидер бытылдарга

керешә – һич аңларлык түгел. «Атың ничек», дисәң, «Кисмәдылы» диебрәк

җаваплый. Усал, чапак телле егет-җилән, аның исемен ялгыш ишеткәнгә

салышып, бозып «Нихәл, Кисмәк улы?» дип үрти, үчекли, ирештерә үзен. Анда

да, авызына су капкандай, дәшми-нитми кала. Әмма бервакыт көтү кергәндә,

иллә дә каты давыл, туфан кузгатты ул...

...Пожарный янында «Катынша» дигән даны таралган Маза Әкрамы:

«Көтүдән кайтканда, ник кәҗәбезнең сөте булмый, үзең савып эчәсеңдер әле

аны», – дип җикеренеп, бәйләнепме-бәйләнә. Теле белән генә мәсхәрәләве

җитмәгән, «эх, син, шүрәле!» дип, җирәнүле чыраен чытып, Хисмәтулланың

күкрәгенә төртеп җибәрде. Шуннан соңмы? Шуннан соң көтелмәгән хәл булды,

Хисмәтулла, ниндидер кыргый аваз чыгарып, саллы гына таягы белән тегенең

сыртына бер генә сылады. Коты алынган Әкрам, авырткан җирен уа-уа, читкә

йөгерде. Пожарный Кәлимулла янында гәп сатып утыручы ир-ат сүзсез катып

калды. Юк, ханнар тирәсендә әвәрә килүче, маймыл кыланмышы белән кеше

көлдереп, күңелләрне күтәрүче, халык тарафыннан «мескен», «бичара» дип

кызгандыра, жәлләтә, хәтта үзенчә яраттыра торган, яисә юри-марый тилегә

сабышучы, гадәти дивана түгел иде көтүче Хисмәтулла. Ул һаман бөтенләй

башка, адәм төшенмәслек, яшерен, серле күрәзәче булып калды.

...Менә шул сыйфатлары өстенә табигать адәм рәтле сөйләшүдән генә түгел,

килешле төс-биттән, кыяфәттән дә мәхрүм иткән бичараны. Алап авызлы, калын

иренле, мәңге кырынмаган йөзендә төп урынны кыска, киң, җәлпәк борын биләп

тора. Күгәреп, зәңгәрләнеп торган иреннәр артындагы тешләре дә мулдан түгел

бугай. Шушы «байлык» арасында күзләр генә ничектер үз гаме, үз дөньясы белән,

аерым яши сыман. Бу салкын, караңгы, төксе биттә көтелмәгән хәзинә шикелле,

төбендә хәтәр очкыннар уйнап торган, әллә нинди уйлар белән янган моңсу, саф,

якты күзләр алар. Күз карашында исә һәрвакыт – ниндидер тынгысыз борчылу,

гасабилану чалымнары булыр. Инсаф, күпме генә тырышса да, ул күзләрнең төсен

ачыклый алмады. Берсе – соры, икенчесе зәңгәрсу күк йөзе сыман түгел микән?

Берүзенә ике төрле күзгә ия булганнар да очрый икән ич бу җиһанда.

Дөрес, аның ише бәбәкләрнең төрлелеген бер карауда гына аныклау читен.

Берникадәр вакыттан соң гына, уйлана торгач, монда гадәти булмаган «нидер»

барлыгына, чын асылына төшенәсең. Хисмәтулла турында сүз чыккач, укытучы

булып эшләүче әтисе Гыйлемдар абый кемгәдер аңлатып торган иде, җир

йөзендә андый гайре табигый күзле инсаннар миллионга бер генә очрый,

имеш. Тәндә ниндидер меланин җитешмәгәнлектән, шулай булгалый, диме.

Андыйлар әкәмәт кыланышлы, әллә нинди, көтелмәгән «мөгез» чыгарырга

сәләтле булалар икән. Хисмәтулланы да башында җилләр генә уйнап торган,

тилемсә адәмгә саныйлар бит. Бер адымын атлауга, икенчесен кая басасын һич

кенә дә белеп булмаслык, сүлпән-саллы хәрәкәтле адәм иде ул... Күпме генә

баш ватсаң да, асылда кем булуы нәмәгълүм, гадәтен, холкын, эчке дөньясын

аңлап-аңлатып булмый торган, хикмәтле кеше, акылга сыймаслык, серле

табигать күренеше кебек үк, һәрвакыт куркыта, шик-шөбһә уята ич. Аны

өнәп бетермиләр, ошатмыйлар, яратмыйлар. Ахыр чиктә аның күңелдә ачу,

дошманлык, нәфрәт хисләре тудыруы да ихтимал... Катынша Әкрам белән

булган бәрелеш тә, Хисмәтулланың баш китмәле дуамаллыгы да әллә никадәр

гайбәткә азык бирде. Аның белән авылдашлары арасындагы киртә рәшәткәләре

тагы да тыгызлана төште, ятсыну артты. Шулардан хәбәрдар Инсафның да

Хисмәттән шөлләве, тәшвишләнүе урынлы...

...Коргаксып яткан япан кыр өстендә алагаем көчле, соргылт тузан болыты

кузгатып килгән көтү, Асаба җиренә, исемсез вак инеш ярына җиткәч,

комсызланып сусыл үләнгә ябырылды. Инсаф, җиңел сулап, «инде котылдым

кәҗә тәресеннән, тегесеннән дә», дип, кайту ягына борылды. Күпмедер барып,

үрдән төшүгә, артына әйләнеп караса, ни күрсен, калкулыкның нәкъ түбәсендә,

һәйкәл булып, Сынык мөгезнең кара сыны катып тора. Кичәге кебек үк, яшь

хуҗасының койрыгына тагылган бу! Малай, кадалып китсәнә, дип тиргәнә-

тиргәнә, адымнарын ешлатты исә, тегесе дә җәтрәк кылана. Туктаса, ул да

тукталып, качарга нияте дә булмаган гаепсез кыяфәт белән, танавын төртеп,

нидер чемченгәндәй итә әле, әбисе әйтмешли, бигылый. Гарьлегеннән бәреп

чыккан ике-өч бөртек күз яшен сөртә-сөртә, кире көтүгә әйләнеп кайтудан

гайре чарасы юк иде Инсафның.

Ни гаҗәп, ихтыярсыз көтүче ярдәмчесенә әверелгән юлдашының мөшкел

хәленнән мыскыллы көлемсерәү билгеләре сизелмәде Хисмәтуллада.

Аңлаешсыз күзләрендә күләгәдәй кызгану, хәленә керү чалымнары да чагылып

китмәде микән әле?! Ничек кенә булмасын, ул, басулар буйлап агылый да

тагылый булып йөргән бу икәүне күрүгә, әкрен генә торып, чүпрәк букчасыннан

бау алды да бер очын кәҗәнең муенына чалып, икенче башын каен кәүсәсенә

бәйләп куйды. Көтүченең каты кулында бермәл, шыр җибәреп, бәэлдәргә

керешкән мур кыргыры, кинәт тынычланып, тирәсендәге мул үләнгә ябышты.

Хисмәтулла, «кәҗәбезне хәзер нишләтә инде бу?» дигән хәтәр уй белән

читтәрәк басып, тынсыз калган малайны, үзенчә бытылдап, янына, чирәмгә

җәелгән бишмәте өстенә күлмәгеннән тартып чүктерде... Икәүдән-икәү генә,

дәшми-нитми, вәкарь генә тамак кыргалап, бер шөгыльсез кукраеп утыру

да алҗыта. Малай эч пошудан чалкан әйләнеп төште дә зәңгәрсу күк йөзенә

текәлде. Янәшәдә өлкән иптәше, үзенчә моңлы көй шыңшый-шыңшый, пәке

белән нидер юнып, шомартып мәш килә. Йокымсырап киткән генә иде, бер

мәлне курай, чып-чын курай тавышына сискәнеп, күзләрен ачты. Карасана, тал

чыбыгыннан ясаган нәрсәдә көй чыгарып маташуы ласа карачкының. Малай

аның күксел иреннәрендә елмаю әсәре дә күргәч, тагы гаҗәпкә калды. Менә

сиңа җүләр сыңары, мыштымбай, йомыкый! Аның да күңеле буш түгел икән ич,

аңарда да нидер кызыксыну уята, аны да нәрсәдер борчый, тынгылык бирми,

күрәсең ...Курай димәсәң, хәтере калырлык, сыбызгы ише уенчыгын малайга

сузды бу. Әйдә, син дә уйнап кара, янәмәсе. Малай, бар көченә сулышын

өреп, сызгырта башлауга, якында гына утлап йөргән аңгыра, куркак сарыклар,

башларын күтәреп, «бу нинди галәмәт тагы?» дигәндәй, аңа текәлеп каттылар.

Ә Хисмәтулла, караңгы, салкын чырайлы, төксе, мөҗем кешесе, ышанасызмы,

тешсез авызын ерып, рәхәтләнеп көлеп куйды. Инсафның үзенә дә ничектер

җиңел булып китте, ул, үзе дә сизмәстән, кырны яңгыратып шаркылдады.

Ул да түгел, Хисмәтулла, урыныннан кубып, кәҗәне печәнлерәк җиргә, бүтән

агач кәүсәсенә илтеп тозаклады. Көнозын, иренмичә, берничә тапкыр шулай

итте ул. Тегесе дә, бурлык, качкынлык гадәтеннән бөтенләй ваз кичкән рәвешле,

бик канәгатьләнеп, әле үлән кыркый, әле тәмләп сагыз чәйни. Тугайлыкта тәнне

оетып йокымсырата торган тынлык хөкем сөрә. Хисмәтулла исә башын кашып

алды да, Инсафны «әдә, әдә» итенгәләп, инеш ярына дәште. Сулыкның киңрәк

бер урынында вак балык – маймыч уйнаклый. Әле уктай атылып китәләр, әле

яр читендәге үләннәргә килеп төртеләләр. Хисмәтулла иелгән дә, дөньясын

онытып, шуларның уйнаклавын күзәтә. Бу чакта кабартма иреннәре ачылып

китә, төрле күзләрендә бер үк хисләр – соклану, ярату, тагын әллә ниләр тоемлана иде. Инсаф авыл күлендә еш кына беләк шае балык эләктерә, вак-төягенә әллә ни исе китми иде. Әмма саргылт йөзенә саран елмаю сирпелгән көтүченең куанычлы-моңсу, бер үк вакытта ниндидер эчке газаптан еламсыраган карашын күргәч, әллә нишләп китте. Саф суда рәхәт чиккән шул гөнаһсыз җан ияләренә мөкиббән китеп, карап туймаган Хисмәтулла бу юлысында ничектер бик тә гади, аңлаешлы, самими, үз абыйсы сыман якын булып күренде. «Кисмәк улы», «тилемсә», «җиңелрәк акыллы бәндә», дип мыскыллаучыларга карата үзендә кинәт ачу хисе кымырҗап куюын да сизде хәтта.

Инде озын яр буйлап, иркен тугайда көтүне йөртеп, төшкелеккә тукталгач,

Хисмәтулла абыйсы биргән ипи белән сөтне дә, һичнинди чиркану-нитү

белмичә, умырды гына малай. Алардан да тәмлерәк ризык ашаганы

булмагандыр, шәт. Коры-сары ягып, чәйнектә кайнаткан кыр чәе дә эчеп

туймаслык була икән. Кичкырын көтүне авылга куып кайтаргач, карусыз

кәҗәне ишегалдына дуфкынга чаптырып кертте дә Инсаф, аркасыннан сөеп

каршылаган ачык йөзле әнисенә бүген күргәннәрен, үзенең булдыклылыгыннан

чүт кенә масаеп, йотлыга-йотлыга сөйләп бирде.

– Иртәгә дә Асабага барам, әни! – дип тә ычкындырды.

Дөрестән дә, таң белән үзе торып, кәҗәсен әйдәкләп, Хисмәтулла абыйсының

көтүенә иярде ул. Ашамлык-төчемлек төенчеген алырга да онытмады. ...Бу

көнне көтүче, ихластан игътибар белән тыңлаучы табылуга сөенеп булса кирәк,

гаҗәеп җанланып, юлда очраган үлән-чәчәкләргә төртә-төртә, нидер аңлатырга

тырышып, бытылдап барды. Аңышкан хәтлесе шул: дәвалану өчен кулланыла

торган шифалы үсемлекләр турында икән. Инсафның һәммәсен дә төшенеп

бетермәгәненнән ни, шушы галибанә матурлык кочагында бөтен җаны-тәне

белән, гади кешеләр кичерә алмаган чын ләззәтле-тантаналы халәттә иде

Хисмәтулла – эчкерсез табигать баласы...

Беркөнне челлә эсселегендә мал-туар, бер өемгә өелешеп-укмашып, әлсерәп

яткач, Хисмәтулла Инсафка, чытырман әрәмәлегендә кеше-кара булмаса да,

әүвәле як-ягына карана-карана, җир җиләге яфракларын аралап, ниндидер бер

кош оясын күрсәтте. Көтүче абыйсы күз карашы белән, аяз күктә тыпырчына-

тыпырчына сайраган тургайга ымлагач кына аңлап алды Инсаф. И, әнекәчем,

тургай оясы икән ич бу! Бәләкәй күкәйләрне күргәчтен, ике күзе ут булды

малайның. Ул бит тургайның үзен дә якыннан рәтләп-юньләп күргән кеше

түгел. Аны гел күктә, гел болытлар арасында төшми генә яши дибрәк белә

иде ләбаса.

Малайга иң яшерен серен ачкач, Хисмәтулла, бармагын бәхеттән ерылган

иреннәренә тидереп, күз кысып куйды. Бу турыда һичкемгә – ләм-мим, имеш.

Сары җирлеккә кызгылт-көрән төстәге бөрчек-бөрчек тимгелләр төшкән ул

биш йомыркага кулы белән кагылырга да курыкты әле Инсаф. Кая ул, аңа

ышаныч белдереп, эчендәгесен чыгарып салган өчен генә дә шушы мөлаем,

кече күңелле кешегә бик рәхмәтле иде, аны малайларга чишмәскә эченнән

генә кат-кат ант итте. Кырда, тугай кичкән көннәрдә ул үзе дә табигать

хикмәтләренә, могҗизага гаҗәпләнергә, гүзәллеккә соклана белергә аңардан

үрнәк алып өйрәнде ич. Сынык мөгезне, койрыгын сыртка салып, авылга

шылудан биздерүче дә шул ук Хисмәтулла. Һәрхәлдә йонына кырмавык

ябышып беткән сакалбай искиткеч тыйнаклык, күндәмлек күрсәтә, хуҗасының

аяк шәрифләренә ял бирә торган булды. Хисмәтулла белән «сөйләшеп» туйгач,

тирә-якта сәйран чигеп, куе посадкалар арасында йөрергә дә әллә нихәтле

вакыты кала торган иде ифрат кызыксынучан, елдам малайның.

Авылдан өч-дүрт чакрымдагы Асаба тугайлыгы, кечкенә инеше җирле

халык өчен гадәти бер аулак урын гына ул. Бирегә бала-чага да сирәк килеп

чыга. Чумып-чумып коену өчен уңай тирән күле дә, җыеп ашар тәмле җиләк-

җимеше дә булмагач соң! Кыскасы, карт-коры әйтүе буенча, «Асаба» атамасы

урысча «особенный»дан килеп чыкса да, шаккатырлык һичнинди аерым

үзенчәлеге күзгә ташланмый иде. Дөрес, монда кайчандыр, патша заманасында

ук, бай алпавытның утары булган, диләр. Әнә, тегендә, кояш баешы ягында, куе

булып, рәт-рәт үскән ак каеннар артында түгел микән ул? Хисмәтулла, өйләдән

соң, көтүне күздән ычкырдырмаска ишарәләде дә, яньчелеп, корымланып

беткән чәйнеген тотып, посадка буйлап нәкъ шул юнәлешкә китеп барды.

Ни өчендер артына борылып, бер күз йөртеп алгач, агачлар арасына кереп

югалды ул... Инде менә кояш күптән күк түбәсенең икенче ягына тәгәрәп

төште, ә Хисмәтулла-көтүче юк та юк. Ни булды икән? Көтүдән аерылып

болай озак йөрми торган иде ләса. Сабырсызланган малайның түземе төкәнде

һәм ул йөгерә-атлый куе агачлар ешлыгына юнәлде. Бер-берсенә ябышып,

котырып үскән куак-агачларны ерып чыккач, үз күзләренә үзе ышанмыйча,

баскан урынында баганадай катып калды. Алда, аланның бер читенә иске

генә бер йорт кәмәше сыенган. Иясез-нисез дә түгел бугай: ат арбасы, коесы,

каралты-курасы бар. «Кылт» итеп исенә төште малайның: шушы тирәләрдә

генә ниндидер мукшы карты яши дигәннәр иде. Заманында ярыйсы гына зур

авылдан кызы, оныгы белән ул гына торып калган ди хәзер...

Хикәянең дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 6, 2016

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: