Боссоойко (ахыры)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

Гыйззәтулла тагын кулына корал алырга мәҗбүр булды. Үз отряды белән берничә канлы орышта катнашып, төньякта берничә каланы яңа хакимнәрдән азат иткәч, мөстәкыйль дәүләт төзү уена килсәләр дә, биш йөздән артык ирнең батырларча көрәше озак бара алмаячагын Гыйззәтулла да, саха белән тунгус ирләре дә яхшы чамалый. Аларның бәхетенәме, егерме бишенче елның маенда яңа хакимнәр солых тәкъдим итте. Ике якның да төп җитәкчеләре – биш кеше – тынычлык килешүенә җыелды. Аның берсе, әлбәттә, Гыйззәтулла иде. Хакимнәр аларның теләкләрен истә тотарга, каршылык күрсәткән өчен җәза бирмәскә вәгъдә итте. Шушы җирләрнең төп хуҗаларының тормышына хәзер аяк чалучы булмаска тиеш иде.

Гыйззәтулла, тәмам тынычланып, үз алаһасына кайтып китте һәм ике ел тыныч кына үз тормышын алып барды. Бигрәк тә улы Гарифулланың көннән-көн ныгуы, көрәш серләренә төшенүе куандырды аны.

– Гомерем синең өчен янып-көеп үтте. Әллә малай тыныч кына башкалар кебек яшәсенме соң? – Матыйфа ата белән улның әле таш күтәреп ярышуын, әле көрәшүен, йә булмаса таяк тартышуларын күргән саен, җайлап кына Гыйззәтулланы үз ягына аударып карый.

– Батыр туса – халыкка файда, карчык! Хакимнәрдән якты көн күрмәгән кешеләр кемгә таянсын соң? Мин картайгач, сахалар киңәш сорап, яклау өмет итеп Гарифуллага киләчәкләр. Ул алар өчен калкан булачак!

Тыныч тормыш озакка бармады, бик тиздән тагын болыт чәйнәп, боз бөркәнә торган кара көннәр килде. Баш күтәрүчеләрне яңадан эзәрлекләүләр, җирләреннән кабаттан кысрыклаулар башлангач, җирсез, терлексез калган саха ирләре кабат коралга ябышты. Гыйззәтулла бу юлы да алар белән бергә булды. Авыл-калаларда канлы бәрелешләр канат җәйгәч, хакимнәр бу юлы да хәйләкәр адымга барды: баш күтәрүчеләргә тынычлык килешүе төзергә тәкъдим итте. Аларның үтенечләренә колак салыначак, җәза бирелмәячәк, дип ышандырды алар.

Табигать кочагында яшәгән кеше самими була. Саха ирләре дә, Гыйззәтулла да аларның ихласлыгына ышанды. Дьокуускай каласына шуңа да рухланып юлга чыктылар. Гыйззәтулла гаиләсен сагынган иде, бер-ике көнгә юл уңаендагы алаһасына кайтып килергә булды.

Борчылудан җыерчыклары тирәнәя төшкән Матыйфа аны кочаклап бик озак елады.

– Зинһар, барма шәһәргә. Күңелемне нидер тырный, ышанмыйм мин аларга! – дип бик озак ирен юмалады ул.

– Мин дусларны ярты юлда ташлап калдыручылардан түгел, карчык. Борчылма, җиңү әләме белән бик тиз әйләнеп кайтырмын!

Калада шомлы хәбәрләрдән торган җилләр генә исә иде. Килешүгә чакырылганнарның барысы да кулга алынган, кайберләрен инде асканнар, кемнәрнедер атканнар. Исәннәре төрмәдә үлем көтеп ята. Гыйззәтулла имәнеп китте.

– Беркайчан да... Беркайчан да бирешмәячәкмен! – дип кабатлады ул.

Башка юл юк иде – яңадан алаһасына элдерде.

Ике ел – утызынчы елга кадәр ул өненә поскан аю кебек куе урман эчендә яшәде. Рәхмәт яусын дусларына – аның гаиләсенә булдыра алганча ярдәм итеп торды, аны сатмады. Әмма һәрнәрсәнең ахыры була...

... – У-лым! Га-ри-фул-ла!..

– Әткәй...

Кинәт землянка урыныннан күчте, Гыйззәтулла батыр атылып чыкты да канга баткан улын кочакларга, үбәргә кереште:

– Улым! Улым, улым... – дип сөйләнде батыр. Артыгын әйтә алмый иде, теле көрмәкләнде, тамагына төер утырды.

– Әти... бар да бетте... – диде авырлык белән улы. Әнине... абыйны... апаларны... оныгыңны... – барысын да җәзалап үтерделәр. Картларны... көмәнле хатыннарны да... кылычтан уздырдылар. Беркем дә... беркем дә... сине сатмады, әти... Беркем дә...

Җир шары күчәреннән кубып, кире якка әйләнә башлады сыман. Гыйззәтулла акылы киткән кешедәй аягына басты да әйләнергә-тулганырга тотынды. Күкрәгендәге ярасын кысып тоткан Гарифулланың тешен шыгырдатып ыңгырашуы гына аны чынбарлыкка кайтарды. – А-а-а! – Мәңгелек туңлык өстеннән йөгереп узып, урмандагы агачлардан көчәеп тауларга килеп бәрелде дә, кайтаваз тагын да катырак яңгырады.

– А-а-а!..

Гыйззәтулла дерелди, үзен кулга алалмый калтырана иде.

– Һөҗүмгә! – дип кычкырды шулчак кызыл командир.

Әлеге күренештән тетрәнеп басып торган солдатларга бу фәрманның тәэсире булмады.

– Һөҗүмгә! – дип ярсып кычкырды ул тагын.

Солдатлар, бер-берсенең каралыгына аптыраган каргалар шикелле, үзара карашты. Әмма тораташтай каткан аякларын җирдән аера алмадылар.

Шулчак җир селкенде, шартлау авазы бар җиһанны яңгыратты. Бөтенесе дә җиргә егылды. Иңрәү авазларын урман бик озак кабатлады. Бераздан дары тузаны таралды, солдатлар берәм-берәм җирдән күтәрелде.

Теткәләнеп беткән ике җансыз гәүдә алан читендә ята, Гыйззәтулланың йозактай бикләнгән ике кулы Гарифулланы кысып тоткан иде...

***

...Саха илендәге бер атна узып та киткән. Шәһәр үзәгендәге «Тыгын Дархан» кунакханәсе аклык кочагында күмелеп калды, саха дуслар озатуында аэропортка килдек. Хабырыыска җылы тунын салып бирдем дә үземнең пәлтәмне кидем.

– Икенче килгәнгә кадәр сакла, – дигән булдым, үземчә шаяртып.

Менә сиңа мә! – самолётның кечерәген билгеләгәннәр дә, кырыклап кеше сыймый калган икән. Очкыч һавага күтәрелергә ике сәгатькә якын вакыт бар югыйсә, әмма соңга калганмын булып чыкты. Юлга дәртләнгән күңелнең сүрелүеннән дә яманрак нәрсә бар дөньяда? Озата килүчеләр тыз-быз йөгереште, мин инде вакытында кайтмауны хәбәр итәргә әзерләнгәндә, Мәскәү рейсының тоткарлануы турында җиткерделәр. Ул арада авызы колагына кадәр җәелгән Хабырыыс күренде.

– Синең аркада самолётны туктаттык...

– Бу кадәр үк миннән туйгансыңдыр дип уйламаган идем...

– Әллә каласың киләме?

– Юк, кайтам. Монда сезнең бер татарыгыз бар инде.

– Боссоойконы әйтәсеңме?

– Гыйззәтулланы...

Очкыч һавага җиңел күтәрелде. Артык шомланмыйча гына аклык дөньясын, тундраны, чал чәчле тауларны, аяз күк йөзе аша бик биектән анда-монда күренгән кечкенә авылларны күзәтергә мөмкин иде. Бераздан ул киңлекләр күздән югалды, очкыч биеклеген алып, ак дулкыннар кочагында акрын гына тибрәлергә кереште. Күземне йомдым – ап-ак кар өстеннән эре-эре адымнар белән канәгать елмайган Гыйззәтулла-Боссоойко якынлаша иде...

"КУ" 3, 2017

фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: