Боссоойко

Очкыч, аксыл болыт пәрдәсен ертып, калтырана-калтырана, өскә күтәрелде. Дәһшәтле «Боинг» озын канатларын әле бер, әле икенче якка янтайтып алганда, адәм баласын бу дөньяда тәкъдир йөрткәнен уйлап, һәр мизгелнең никадәр кадерле икәненә төшенәсең. Самолёттагы һәркем шулай уйлыйдыр кебек тоела. Әйе, күккә күтәрелү үзе бер могҗиза бит ул... Ноябрь башы. Юеш кар Мәскәүнең урам ташларына орыну белән, мизгел эчендә карала. Кала читендәге тапталмаган кырлар гына бары аксыл булып күренә. Шуңадыр, куе томан эчендәге шәһәр өстән аклы-каралы кебек тоела. «Внуково» аэропорты исә биеклектән чиксезлек тамгасын хәтерләтә. Әллә елганы буып ясаудан хасил булган күлме шунда? Гүя, күл тирәли канатларын кагына-кагына су эчәргә җыелган казлар сибелешкән... Ниһаять, очкыч тиешле биеклекне алды, калтырану, дерелдәүләр бетте, һәм ул ап-ак дулкыннары тын гына тибрәлгән диңгез өстеннән йөзгән корабка охшап калды. Маңгайдагы бөрчек-бөрчек тирне сөртеп алдым, саклану каешын ычкындырдым да драп пәлтәмнең төймәләрен чиштем. Бары хәзер генә юлдашыма игътибар иттем: җыйнак гәүдәле, калын кысалы күзлеге аша кысынкы күзе җемелдәп балкыган, киң йөзле сөйкемле агай икән. – Кунакка барасыңмы? – дип сорады ул бәрхет тавыш белән. – Әйе. – Беренче тапкыр, ахры? – Ул минем җиңел пәлтәмә күз ташлады.– Безнең Сахада салкын көннәр тора. – Тәүге баруым, әйе. Нәрсә кияргә дә белмәдем, бездә юеш кар бит, – дидем аклангандай. Аннары сүзне уен-көлкегә борырга теләдем: – Әй, исегез китмәсен сана, татарларны суык та, эссе дә алмый, чыдам халык без! – Син татар егетемени? Якут агайның күзенә җылы йөгерде. Аның сүзен раслап баш кагарга гына өлгердем, җилкәсен җилкәмә үк терәп, болай да ягымлы тавышын тагын да җанландырып, озын-озак әңгәмәгә әзерләнде. Хәер, сүзчән юлдашка үзем дә каршы түгел, җиде сәгатькә якын очасы бар, ул арада нишләп бетмәк кирәк?

– Сахада туганнарың бармы? Анда татарлар бик аз бит? Әллә эшкә урнашасыңмы? Юлдашым сорау арты сорау яудырды. – Дустым Хабырыыс – якут язучысы, күптән түгел Татарстанда кунак булып китте, хәзер менә үзе оештырган әдәбият бәйрәменә чакырды. – Әллә син дә язучымы? – Язмыйча тора алмаучы... – Ә-ә, аңладым! – диде агай, тынычланып. – Төшендем! Син Боссоойко турында әсәр язарга барасыңдыр! – Боссоойко? – Әллә аны белмисеңме?! – Беләм, беләм! – дидем кабаланып. – Миңа аның хакында Хабырыыс дустым сөйләгән иде! Саха халкының милли каһарманы ул! Татар егете Гыйззәтулла Рәхмәтуллин! Тиңдәшсез батыр, көчле, зур булганга сез аны Боссоойко дип йөртәсез икән!.. Якут агае канәгать көлемсерәде. Карашын дулкын-дулкын кабарып торган ак болытларга текәп, бермәлгә тын гына уйланды да, оныгын йоклатырга әзерләнгән бабайларныкы төсле тигез, йомшак тавыш белән Гыйззәтулла турында ишеткән-белгәннәрен сөйли дә башлады. Җиде катлы болыт өстендә, биектә – күктә милләттәшең турында әкияткә тартым хикәятләрне тыңлау шулкадәр мавыктыргыч, кызык иде... Шомырттай кара күзле, түгәрәк йөзле чибәр стюардессаның җилкәмә кагылуыннан сискәнеп, айнып киткәндәй булдым. – Самолёт җиргә төшәргә әзерләнә. Саклану каешын эләктерегез! Их, бу вакытның кыскалыгы! Мин, имезлеген тартып алган баладай, нәүмиз генә юлдашыма бактым да дертләп куйдым: аның күзендә яшь иде! – Мин белгәннәремнең барысын да түкми-чәчми сөйләдем, – диде агай, елмаеп. – Тагын да тулырагын, әнә, галимнәрдән, язучылардан белешерсең. Очкыч Лена елгасының өстеннән очып узды да аклык патшалыгында утлары җемелдәп балкып торган Якутск каласының аэропортына төшеп утырды. Якут агае белән каршы алучылар янына бергә чыктык. Саха халкының милли киемнән кымыз, ипи-тоз тотып каршы алуларын күреп, күңел тулды. Ул арада елмаеп торган ике кыз уртасыннан дустым Хабырыыс атылып чыкты да кочаклап алды. – Юлың уңсын, Боссоойконың туганы! – Якут агай җилкәгә җиңелчә кагылып алды да саубуллашырга ашыкты. – Рәхмәт, агай! Үзегезгә дә гел яхшы юлдашлар гына очрасын! Хабырыыс исә драп пәлтәмне тотып карады да башын чайкады: – Бу пәлтәң самолёт эчендә кияргә генә ярый, бездә инде утыз градуслы салкыннар хәзер,– диде ул, көлемсерәп. – Ярар, сиңа җылы тун табармын. – Ничава, түзәрбез! Ишетмәдеңмени – абзый мине Боссоойконың туганы дип атады! Хабырыысның күзендә кызыксыну утлары җемелдәде. – Әллә вәгъдәңне үтәдеңме? Мин җибәргән архив кәгазьләре эшкә ярадымы? – Ярады! Үзең дә язучы кеше, беләсең: күрмичә, тоймыйча, кичермичә әсәр язу мөмкин түгел! Шуның өчен дә Сахага килдем бит! – Шуның өчен кунакка чакырдым да сине, дускай. – Хабырыыс сер бирмәскә тырышты. – Мәңгелек туңлык иленә, Боссоойконың ватанына рәхим ит!.. Якутиядә узган бер атна эчендә Гыйззәтулла Рәхмәтуллин турында юлымда очраган һәрбер саха кешесеннән сораштым дисәм дә һич ялган булмас.

– О-о, ул безнең милли каһарманыбыз! – диде күренекле галим-язучылары. – Сахаларның мөстәкыйльлеге, азатлыгы өчен көрәштә башын салган мөхтәрәм зат, батыр сугышчы. Беренче Бөтендөнья сугышында катнашып, каһарманлыгы өчен бүләкләнгән кеше... – Совет елларында бу исемне кычкырып әйтмәскә тырыша идек, әлбәттә, – дип башлады сүзен карт тарихчы, як-ягына карангалап. – Хәзер инде аның инкыйлаб чорындагы роле турында иркенләбрәк тә сөйләргә буладыр, мөгаен. Саха иленең автономия алуында аның өлеше, һичшиксез, зур... – Ул – башкисәр булган! Аның бандасыннан өркеп торганнар! – диде бер аучы. – Аның шикелле көчле кеше дөньяда юк! Әнә, Алдан елгасы ярында алтмыш потлы таш ята. Боссоойко күтәреп уйнаган таш ул! – Ул көрәштә беркемгә бил бирмәгән! – Хабырыысның авылдаш агае, күзен серле кыса төшеп, Гыйззәтулла турында белгәннәрен сөйләргә әзерләнде. – Аның иң якын дусты Бараммат Байбал дигән саха батыры булган. Тик алар беркайчан да бер-берсе белән көрәшмәгән. Әле берсе, әле икенчесе чираттан батыр кала икән. Шуларның кайсы көчлерәк икәнен берәү дә әйтә алмаган. Бервакыт бер төркем халык киртәгә бәреп кергән нәсел үгезен ничек чыгарырга белми изалана икән. Әй, сез, дип көлгән алардан яннарыннан үтеп барган Боссоойко, мин бу үгезне күтәреп кенә алып чыгар идем, дигән. Халык кәмит ярата бит инде ул, үзең беләсең. Әгәр күтәреп чыга алсаң, үгез – синеке, дигәннәр. Боссоойко мөгезләре белән киртә җимереп йөргән үгезне җиңел генә күтәреп җилкәсенә салган да ике чакрым ераклыктагы алаһасына1 кайтып киткән... Тарих тәгәрмәче әйтерсең лә кирегә әйләнә башлады. Чү! Әнә, еракта-еракта, Гыйззәтулланың тирмәсе күренә түгелме? Пөхтәләп төзәтелгән чем-кара сакаллы, куе кашлы, тундраның ачы җилләреннән кысыла төшкән яшькелт күзле, башына кара түбәтәй кигән киң җилкәле, мәһабәт нарат агачыдай төз, озын буйлы, хатын-кызларны бер караштан әсир итәрдәй кыяфәтле ир-ат Боссоойко бугай? Шул-шул, үзе! Әнә бит – алагаем ташны бик җиңел генә күтәреп алды да кулында уйнаткалап җиргә ташлады. Нәрсәдер тетрәде, җир күчәреннән күчте...

бос

***

– Айхал!..2 – Айхал! Айхал!.. Гыйззәтулла үзен көрәш мәйданында сыман хис итте. Әнә, түгәрәк боҗра хасил иткән халык гөж килә. Үгез тиресенә капланган Гыйззәтулланы хөкемдар хәзер алан уртасына алып чыгачак та каплавычларыннан арындырачак. Шунда ул көндәшен күрәчәк һәм... аннан инде көчлене ачыклый торган гадел көрәш башланып китәчәк. – Айхал! – Айхал! Айхал!.. Гыйззәтулла тамырларын кыздырып кан йөгергәнен тойгандай булды. Гөжләү авазлары, колакны иркәләп, көчәйгәннән-көчәя, көрәшкә чакырган тавышлар якынайганнан-якыная бара иде. Чү! Бу боҗра ник кысылганнан-кысыла, һаман да тарая соң әле? Киресенчә, киңәергә, батырларга юл бирергә, иркенлек тудырырга тиеш түгелме соң?

***************************************** 1 Алаһа – якутча: мең еллар элек боз эрүдән барлыкка килгән тирән сөзәк чокыр. 2 Айхал – якутча: дан.

*****************************************

– Рәхмәтуллин, бирел! – Боссоойко, син – капкында! – Кулларыңны өскә күтәр дә алан уртасына чык! Нәрсә бу?! Кем анда аңа – тирә-якта тиңдәшсез батырга – шулай эндәшергә җөрьәт итә?! Гыйззәтуллага күсәк белән тондырдылармыни – күз аллары караңгыланып киткәндәй тоелды. Кайсысы аңа – җиңелмәс пәһлеванга – шундый хурлыклы сүзләр әйтергә кыйды?! Гыйззәтулланың дилбегәне кыска тотуын, ачуы кабарса, кыя-ташлар җимерүен, таулар күчерүен алар белмиме әллә? – Син җиңелдең, Боссоойко! – Әшнәләрең безнең кулда!.. – Камалышта берүзең!.. – Башыңны иеп чык!.. Гыйззәтулла, ярсуын көчкә тыеп, иренен тешләде. Авызлыклана алмаган гайрәте, гәүдәсенә сыймыйча, аны калтыратырга тотынды. – Беркайчан да... – дип пышылдады кан чәчрәгән иреннәре. – Беркайчан да, беркайчан да! Ул землянка ярыгыннан тышка бакты: аның камалышта калуына инде өченче тәүлек китте. Ике ел тоташ аны эзәрлекләүчеләр, ниһаять, тайганың кеше аягы сирәк баса торган караңгы почмагында яшеренгән Гыйззәтулланы эзләп тапты. Кырык кешелек отряд инде өченче көн аның землянкасын утка тота. Мылтыклы солдатлар тирәсендә кызыл командир кайнаша. Юк, тәнендә җаны бар чакта Гыйззәтулла беркемгә дә бирелмәячәк, җиңелмәячәк! Кем-кем, әмма аны җиңәрдәй, тезләндерердәй көч әле дөньяда юк. Шуңа да ул Боссоойко! Кораллы солдатлардан берәү дә землянкага таба беренче адым ясарга, баш югалтып һөҗүмгә ташланырга кыймый. Гыйззәтулланың нинди батыр булуын, оста сугышчы икәнен ишетеп тә, инде күреп тә белә алар. Күбесенең хәтта аның көрәшкәнен якыннан күргәне һәм... сокланып, көч биреп торганы да бар. Кызыл командир исә котыра, сүгенә, наган белән җилкәләргә төртә – әмма үзе солдатлар артында качып торудан ары китә алмый. Землянкага якынлаша торган түгел – Гыйззәтулла төз мәргән, өстәвенә, кулында гранатасы бар – беренче көнне үк ике солдат ахирәт дөньясына күчәргә өлгерде инде. Башкаларының исә алар артыннан китәргә һич исәбе дә, теләге дә юк. Аннан да бигрәк Саха иле батырына кул күтәрергә намуслары кушмый иде. Әмма... кызыл командир гына... төкерекләрен чәчә әнә: – Ул безгә тереләй кирәк! Шәһәрнең үзәк мәйданына асабыз мөртәтне, искелек калдыгын! Революция дошманын! Халык корткычын!.. Гыйззәтулла бу көрәшнең чиксез түгеллеген бик яхшы белә. Дусларының коткаруына өмет бөтенләй юк – алар төрмәдә, инде байтагы фани дөнья мәшәкатьләреннән котылды да. Өч тәүлек буе керфек какмаудан, ачлыктан хәле кимегәннән-кими, күп дигәндә, ул бүген кичкә кадәр каршылык күрсәтә алыр. Ә аннары... Ул кулындагы гранатасын сикертеп алды. Аннары әтисе өйрәткән догаларны укыр да... мәңгелек юлга кузгалыр... – Ә-ти... – Әт-кәй... Чү?! Улы Гарифулланың тавышы ишетелә түгелме соң? Әллә инде үлем саташуы башланды дамы?

– Ә-ти... – Әт-кәй... – Ал-дан-ма, чык-ма... Ул, калкынып, землянка ярыгыннан күз ташлады: алан уртасында канга манчылган, авыр яралы унике яшьлек төпчек улы Гарифулла ыңгыраша иде. Нәрсәдер өзелде. Йөрәге атылып чыгарга җитешеп тибеп алды да киселгәндәй тын калды... ... – Айхал! – Айхал! Айхал! Гыйззәтулла соклангыч карашлардан пәйда булган җанлы рәтләр арасыннан башын югары тотып, горур гына атлады. Кемдер аның кулын кысарга тырыша, кайсыдыр җилкәсеннән какмакчы. Ул арада мактаулы авазлар бер-берсенә ялганып, укмашып китә: – Мондый батыр гасырга бер генә туа!.. – Бүтүн күүстээх киһи!3 – Эһ тә итмәде, ә? Күрдеңме? – Моның кулына эләксәң?!. Боҗра ачылып аңа юл бирде – Гыйззәтулла бер читтәрәк басып торган хатыны Матыйфага таба атлады. Матыйфаның кулында ике яшьлек Гарифулла, әтисен ерактан ук күреп алып, әнисенең кочагыннан тыпырчынып җиргә төште дә, аякларын чалыштырып атлап, әтисенә атылды. – Әт-ти! – Әт-тим! – дип бытылдады теле яңа ачылып килгән малай. Әле генә таш күтәргән Гыйззәтулланың кочагыннан кайнарлык бөркелеп тора иде – малай борынын әтисенең киң күкрәгенә төртте. – Менә шушы улым, – Гыйззәтулла малаеның башыннан сыйпады, – минем кебек үк җиңелмәс батыр, иң көчле ир булачак! Әле мине дә уздырачак, күрерсез! Гарифулла, аның сүзләренең мәгънәсенә төшенгәндәй, бер кагынып, аяклары белән тибенеп алды. Ай-һай, каты да, нык та, зур да соң әтисенең кочагы! Гыйззәтулланың кендек каны Сахада тамганлыктан, үзе дә якут кешесенә әйләнеп бетә язган иде. Даны-шавы еракларга таралганга, аның татар икәнен барысы да белә, мәрхүм әтисен дә хөрмәт белән Тулла татар дип йөртәләр иде. Әмма аны сахаларныкы, үз батырлары итеп саныйлар. Алып гәүдәле булганга, хәзер инде аны Боссоойко дип кенә йөртәләр. Менә бүген ул сахаларның җәй бәйрәме Ыһыахта иң көчле кеше булып танылды. Белсеннәр, ишетсеннәр Саха иленең төп батыры кем икәнен, әй-һә-һәй, Өлүөнэ4 елгасы, диңгезләргә, океаннарга җиткер бу хәбәрне! Әһ-һәй, туундара5, мәңгелек туңлык иле, сызгырып искән җилләрең бөтенесенә дә таратсын шушы яңалыкны! Җиһанда 1920 ел хөкем сөрә иде. Утыз җиде яшьлек Гыйззәтулла әнә шушы шатлыклы хисләргә уралып, төпчек малаен кулына күтәргән килеш һаман да тынмаган мактаулы авазлар хозурында атлады да атлады. Аның әтисе бу якларга Казан ягыннан сөргенгә җибәрелгәнен генә белә ул. Әмма ни өчен, сәбәбе нәрсәдә икәнлеген аңа беркем дә әйтмәде, үзе дә әтисеннән бу хакта сорашмады.

**********************************

3 Тулы көчкә ия. Сахаларда физик көч чирек көчле – 25 пот (400 кг) күтәрә алучы, ярым көчле – 50 пот (800 кг) күтәрүче, тулы көчле − 100 пот (1600 кг) күтәрүчегә бүленә. 4 Лена елгасы. 5 Тундра.

***********************************

Хикәянең дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: