Блокада хатирәсе (хикәянең дәвамы)

Хикәяне башыннан монда укыгыз.

III

Исәпләсәң, исең китәрлек: сугыштан соң кырык ел вакыт узып та киткән әнә...

Шушы зур гына вакыт арасында Нурмый өйләнде, яңа йорт җиткереп керде, шадра

битле Хупҗамалы белән бергәләшеп балалар үстерде.

Беркөнне ул, җитмешен тураклап баручы ир заты, әнә шуларны уйлый-уйлый

һәм «Катя-катюша» дип сөйләнеп, бертуган абыйсының улы Замир янына сугыласы

итте. Әйе, үзе генә белгән уе, яшерен дип әйтерлек нияте бар иде аның. Сәбәпнең

дә мач килеп торуын кара син! «Мондый форсатны кулдан ычкындыру ярамас.

Дөнья бит бу, нигә әле тәвәккәлләп карамаска? Бер генә яшибез ич», – дип эченнән

генә фәлсәфә корды ул.

Хикмәт шунда иде ки: бертуган абыйсының улы Замир Шәрәфетдинов калага

китеп биш ел укыды да, үзе әйткәнчә, номенклатура баскычларын үтеп, яхшы

гына карьера ясап куйды, менәтерә! Ул – республика күләмендә танылган хөкүмәт

гәзитендә бүлек мөдире булып эшли иде. Белемен тагын да күтәрү өчен, аны

Ленинград югары партия мәктәбенә ике еллык курсларга укырга җибәрәселәр

икән. Шул уңайдан, әти-әнисе һәм туганнары белән күрешү-саубуллашу өчен,

туган авылына кайткан ул.

Әйткән сүз – аткан ук.

Канкардәш Замир энесе белән ике куллап күрештеләр, бакчадагы чатыр-беседка

эскәмиясенә утырып әңгәмә кордылар. Август урталары иде бу. Алма өлгереп

килгән чак. Алмагачның кызыл-яшькелт алмалар белән бизәлгән ябалдашлары,

ымсындырып, беседканың ачык тәрәзәсенә орынып тора диярлек. Бакчага хуш

исләр таралган.

Хәл-әхвәл сорашканнан соң, Нурмый туганының өс-киемнәре генә түгел, инде

килеш-кыяфәте дә тәмам шәһәрләшеп беткән укымыш иясенең күзләренә туп-туры

карады да мәгънәле генә итеп:

– Кайчандыр мин йөргән эзләрдән атлап йөриячәксең икән, Замир энем, – дип

әйтеп куйды.

Бу сүзләр Замирның күңеленә хуш килде, билгеле. Яңа-ерак сәфәргә ашкынып

торган җанын горурлык белән тутырды. Сөйләшү ачыктан-ачык барды. Нурмый,

әйтәсе килгәнен тел очында яшереп тормыйча, сүзне блокада көннәреннән,

шәһәрнең фашистларга каршы көрәшеннән башлады һәм шул чакта апалы-сеңелле

Катя белән Валяга ничек булышканын, үзенең солдат паёгыннан өлеш чыгарган

чакларын сөйләп бирде.

Замир аны игътибар белән тыңлады. Азактарак, түземсезләнеп, капыл гына

сорап куйды:

– Нурмый абый, синең кебек чая кешенең хәтер тартмасында аларның өй

адресы сакланып калгандыр бит?

Энесенең шундый сорау бирүенә балаларча куанды абыйсы, шатлануы йөзенә

үк бәреп чыкты.

– Адрес бар, энем, бар!.. Мин аны көнче Хупҗамал апаңнан ерак яшергән идем.

Эзләп таптым, алып килдем менә... Шоссейная урамын тапмый калмассың, – дип,

нәсел кардәшенең кулына саргая төшкән кәгазь кисәген тоттырды.

Журналистлык мәктәбе узган, язарына азык эзләргә яратучан Замир бу мәлдә

кулына нинди табыш килеп керүен бөтен күңеле белән тойган иде. Ләкин Нурмый,

аның шул теләген сизеп-чамалапмы шунда, җай белән генә кисәтеп куюны кирәк

тапты:

– Кара аны, улым, гәҗит-фәләнгә язар өчен бирүем түгел бу. Шушы адрес белән

барып, шәт иншалла, йортларын тапмый калмассың. Исән-саулыкларын белешеп,

миннән сәламнәр тапшыра күр, зинһар... Үтенечем шул.

– Аңладым, – диде Замир, ризалашып. Ни генә булмасын, Нурмый абыйсы аңа

кыенлык китерми торган бик тә кешелекле, дөньяви бер йомыш куша лабаса...

Канкардәш ике туган арасында сакланачак яңа сер әнә шулай бөреләнеп килде

бу минутларда.

IV

Илнең төньяк башкаласы Ленинградка килеп, уку йортының заманча тулай

торагына урнашу белән, Замир икенче көнне үк шәһәргә чыгып китте. Әле

укулар башланмаган иде. Алдагы көннәрдә Кышкы Сарайны да гизәр ул, атаклы

«Аврора»ны күрер, шәһәрнең тагын-тагын күп кенә тарихи урыннарына да сәфәре

булмый калмас аның. Есенин яраткан «Астория» ресторанына да кереп чыгар,

боерган булса. Ә бүген, бүген ул Нурмый абыйсының эзләреннән барып, аның

үтенечен, һичшиксез, үтәргә тиеш.

Шәһәрнең кешеләре бик ачык, гади һәм игелекле булып чыкты. Кайсы

транспортка утырасын, кая-ничек барасын җиңел генә аңлатып бирделәр.

Шулай итеп, үзенә кирәкле Шоссейная урамын чагыштырмача ансат кына

эзләп тапты ул. Йөрәге ешрак тибеп, күңеле алга ашкынса да, уйларын тәртипкә

китерү өчен салмак атларга тырышты. Нинди очрашу көтә икән аны? Әйбәт

кабул итәрләрме? Әгәр өйдә туры килмәсәләр яки башка адрес белән күчеп

киткән булсалар...

Әнә шундый уйлар катламын ера-ера, күңеле инде ятлап өлгергән утыз икенче

номерлы биек йорт янына якынлашып килүе... Августның кояшлы-җылымса

җиле, мәрхәмәтен кызганмыйча, битләрне йомшак кына иркәләп уза. Замир, бер

мәлгә тукталып, кинәт кенә өченче каттагы ак пәрдәле тәрәзәгә караш ташлады.

Пәрдә почмагын ачып, аннан өлкән яшьләрдәге бер хатын урамга баккан иде.

Замир түбәннән аның йөз чалымнарын күреп өлгергәнче, ул арада пәрдә кинәт

ябылды һәм яулыклы шәүлә юкка чыкты. Замир өчен әйбәт фал иде бу – әлеге

йортта кешеләрнең барлыгы, яшәп ятулары аңа ниндидер көч һәм ышаныч

өстәде шикелле.

Туры килүен күр син – ул эзләгән фатир да нәкъ менә шушы өченче катта булып

чыкты. Дулкынлануын тыеп, кыңгырау төймәсенә басты.

Ишекнең теге ягында кыштырдау-сөйләшү кебегрәк авазлар колакка чалынды.

Йа Хода, өйдә кешеләр барлыгы Замир өчен сер пәрдәсенең бер почмагын ачып

куячак түгелме соң?

Шулай да ишек ачылырга ашыкмый иде. Хәер, бер белмәгән, ягъни урамнан

кергән кешегә берәү дә ишеген ачарга ашкынып тормастыр шул. Замирга үзенең

кем икәнлеген һәм ни өчен килгәнлеген бәйнә-бәйнә аңлатырга туры килде,

әлбәттә. «Казан» һәм «Нурмый» дигән сүзләрне кат-кат ишеткәннән соң гына,

чылбыр чылтырап куйды, аннары ишек ачылды.

Каршыда алтмыш белән җитмеш арасындагы бер хатын басып тора иде. Ярым

бөдрә чәчләре чалара төшкән, ә өстендә эре чәчәкле халат иде аның. «Керегез»,

– диде ул йомшак кына һәм үзен Валя дип таныштырды. Шикләнмәскә мөмкин,

Замир каршында, чыннан да, авылдагы абыйсы сөйләгән Валя-Валентина басып

тора иде.

Көтелмәгән кунакка түрдән урын тәкъдим ителде.

Сөйләшеп киттеләр. Баштарак кырыс сыманрак тоелган Валя ханымның йөзе

тиз арада ачылып китте, еллар томанына кереп югалган Нурмыйның кече энесен

күргәч, күңеле куаныч һәм дулкынлану белән тулды.

– Нурми-Нуралей... Это он спас нас от голода, – диде ул, хөрмәт һәм горурлыгын

яшереп тә тормыйча.

«Нуралей». Күр әле, яшьлектәге Нурмый абыйсын, үзләренчә җайлаштырып,

менә ничек атап йөрткән икән алар! Татарча да, русча да әйбәт яңгырый торган

исемне таба белгәннәр әнә...

Нурмый – фронтовик Катя турында талпынып, аерым бер мәхәббәт белән

сөйләгән иде бит. Исән-саумы, кайда-кайларда икән ул менә хәзер? Аңлашылса

кирәк, Замирның әнә шул хакта беләсе, сорашасы, нинди дә булса мәгълүмат

ишетәсе килә иде.

Шулвакыт ишеге ябык булган каршы як бүлмәдә кемнеңдер урындык-мазарнымы

этеп куйганы кебегрәк тавыш ишетелде. Димәк, бу фатирда тагын

кемдер бар. Ә нигә ерак-ераклардан килгән кешене күрергә чыкмый икән ул? Катя

булса, зал якка чыкмый калмас иде. Замирның йомышыннан бихәбәр икенче бер

кеше яши микәнни анда?.. Серле тоелды бу.

Валяның сөйләгәннәреннән сер бик тиз ачылды.

...Моннан ун еллар чамасы элек Катя кинәт кенә билгесез чир белән авырый

башлаган. Сул як аягын һәм кулын параличлаган бу чирне «Паркинсон авыруы»

дип атыйлар икән. Аны җиңүдә медицина көчсез. Фабрикадагы эшеннән азат итеп,

Катяга икенче группа инвалидлык биргәннәр. Менә шуннан бирле Катя-Катерина

дару төймәләре белән гомерен озайтып яши икән. Калтыравыннан уңайсызланып,

кеше күзенә күренмәскә, аралашмаска тырыша...

Боларны ишеткәч, Замир кинәт күңелсезләнеп китте, чәй янына утырырга да

ашыкмады. Казан күчтәнәчләрен чыгарырга да оныткан иде.

– Беләсезме, – диде Валя ханым, кунакка игътибар белән төбәлеп. – Ул бит синең

атлап килүеңне тәрәзәдән карап торган икән... «Нурми-Нуралей!» дип кычкырып

җибәргәнен ишеткәч тә янына атылып кердем. Саташуыдыр дип уйлаган идем.

Чөнки Нуралейны сагынып яшәде ул. Көннәрнең берендә килми калмас дип, озак

еллар көтте ул аны. Тәкъдир язмаган икән... Ә син абыеңның яшьлектәге чагына

охшагансың. Сине ул дип кабул итте бугай ул...

Ханымның соңгы сүзләрен Замир ишетмәде диярлек. Ул Катя турында уйлый

һәм бөтен барлыгы белән аны күрергә, сүз кушарга тели иде. Шуңа да үтенечен

ачыктан-ачык әйтергә ашыкты:

– Миңа аны күрергә рөхсәт итегез. Берничә минутка булса да...

– Юк, юк... – диде хатын, ике кулын берьюлы ишарәләп. – Аның сүзен аяк астына

 салыр хәлем юк. Сине үз янына кертмәскә кушты. Сиңа үзенең чарасызлыгын,

авыр кыяфәткә калуын күрсәтәсе килми аның...

Бүлмәдә уңайсыз тынлык урнашты.

– Алайса... – дип, бер кавым уйланып торды Замир. – Алайса, ишекне бармак

киңлеге генә ачып, бер тапкыр булса да читтән генә күреп калыймчы, зинһар...

Ходайның рәхмәте, ханым аңлады бугай. Имән бармагын иреннәренә куеп,

сүзсез генә ризалыгын бирде.

Замир, аяк очларына гына басып, ишеккә таба якынайды. Үзе вәгъдә иткәнчә,

ишекне юка гына ачты да бүлмә эчен күзләде. Тәрәзә буендагы кәнәфидә... яулык

ябынган, киң итәкле күлмәк кигән бер карчык утырып тора иде. Кинәт Замир

эсселе-суыклы булып китте. Катя-Катеринаның кәнәфи иңсәсенә салынып төшкән

куллары тигез бер ритм белән туктаусыз дерелди иде. Аскарак иелә төшкән башы

да, дәү курчакны хәтерләтеп, алга-артка салмак кына калтырана... Ул үзалдына

тын гына сөйләшеп утыра иде шикелле.

Замир барысын да аңлады.

Көченнән берни дә килә алмавына гарьләнеп, авыр сулап куйды, каты гына

йомарлап йодрыгын кысты. Их, дөнья! Нигә шулкадәр дә рәхимсез икәнсең

син... Дөньялыкта яшәп яткан кайбер бәндәләреңне рәхим-шәфкатеңнән мәхрүм

иткәнсең.

Шулвакыт ханым ымлап кына Замирны үз янына чакырды.

– Син утырып тор, – диде ул, ниндидер уе барлыгын сиздереп. – Мин сезгә

гаилә реликвиясен күрсәтәм хәзер. Сабыр итегез...

Шулай диде дә, бүлмәгә кереп, берничә минуттан кире әйләнеп тә чыкты.

Кулында – еллар чалымын сеңдерергә өлгергән әллә кайчангы бер фоторәсем иде.

Замир әлеге фотоны кулына алып, сүзсез генә озаклап карап торды. Йөзенә

моңсулык катыш елмаю җәелде. Анда... рәсемнән аңа, үтә күренмәле еллар пәрдәсе

аша, егерме яшьләр тирәсендәге Нурмый солдат карап тора иде. Тельняшкадан.

Башында бескозырка. Түгәрәк йөзле, мускуллары кабарып тора. Күзләрендә генә

блокада көннәренең кырыслыгы чагылып калган...

– Абыең биреп калдырган истәлек... – диде ханым, бүтән сүзләр таба алмыйча.

***

Алдагы көннәренең берсендә Казанга, аннары туган авылына кайткач

та, фронтовик Нурмыйның әлеге фотоны кысып-кочаклап елавын, хатыны

Хупҗамалның көнчелек галәмәте күрсәтеп алуларын күз алдына да китерми иде

Замир. Блокада хатирәсе аның күңелендә, хәтер күгендә мәңгелек бер

симфония-музыка булып уелып калачак – шушы хакыйкатьне ул еллар үткән саен ныграк

тойды, якты дөньяда кеше кадеренең бетмәс-төкәнмәс икәнлеген аңлап яшәде.

Тәмам.

 

 

"КУ" 5, 2016

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: