Байрак турында баллада (хикәя)

«Байрак — ул изге әләм... шул... шуңа...»

А.Куприн, «Капма-каршылык» 

 

Бөек Ватан сугышыннан исән-сау кайтып, хәрби хезмәтен дәвам иттерерлек

офицерларны декабристларга тиң күреп, шау-шулы вакыйгалардан ерак тотарга

теләп, илнең аулак урыннарына урнаштырдылар. Ауропаны күреп кайтканнар

бит алар, Алла сакласын, ни килеп чыкмас. Шуларның күбесе сугыштагы

хәлләрне искә алгалап, шул аулак почмакларда пенсия яшен җиткерделәр.

Шундыйларның кайберләре Ленинград хәрби округының бер мотоукчы полкына

да урнаштырылды. Чынбарлыкта исә ул гап-гади пехота полкы иде.

Полк белән сугышны буеннан-буенача узган, күп кенә орден-медальләр иясе,

язмышым шушындадыр дип ризалашкан гаярь полковник идарә итә иде.

Сугыш беткәч, исән полковниклар чамасыз күбәя икән, аларны кая куеп

бетерәсең? Штабта җылы урынга яисә вузның хәрби кафедрасына теләсә кем

урнаша алмый. Ә бу туры юлдан гына йөри торган, хәйлә-мәйләләрне белми

торган, ихлас күңелле полковник иде.

Полкта тормыш бер көйгә генә бара. Көндәлек гарнизон тормышы. Дан,

батырлыкларга ирешүләр артта калды. Бүген яшь солдатларны өйрәтергә, уңга-

сулга хисаплар тапшырырга кирәк. Полкта эчү-салулар һәм вак-төякне чәйнәп

утырулар да юк түгел.. Күршедә генә кечкенә авыл, тирә-якта урманнар һәм

сазлыклар... Кая барырга? Күңел шөгыленә дә юньле ризык юк.

Авылда хәерчелек, сүрәнлек.

Шулай да полкта елга ике мәртәбә көтеп алынган вакыйга була. Хәрби парад.

Аңа әзерләнгәндә, полковник хезмәттәшләрен җигеп, булачак тантананың бөтен

вак-төяген барлап, вакытны онытып, көчен кызганмыйча эшли. Парадка ике атна

кала тантаналы маршның ялыктыргыч күнегүләре башлана. Бер атна кала авыл

советы бинасы каршына трибуна корыла, ул кызыл комач белән уратып алына...

Транспарантлар ясала, коймаларга плакатлар эленә. Сержантлар солдатларны

йөгертә, офицерлар орденнарын чистарта. Ул техниканы юу, аны буяу дисеңме,

көпчәк дискларына хәтле ап-ак була, бар да ялт-йолт килеп тора.

Шулай итеп, 7 ноябрьның яки 1 майның куанычлы иртәләрендә авыл

халкы алданрак җыелып, мәйдан тирәсенә туплана. Җитәкчеләр һәм өлкән

офицерлар – трибунада. Ак пирчәткәләр кигән, Симонов карабиннары тоткан

комендант взводы мәйданның ян-якларына баса. Полк оркестрының быргылары

кояшта ялтырый. Маршлар яңгырый. Өч батальонның тугыз ротасы да трибуна

алдыннан үрә катып уза. Парадны, традиция буларак, разведрота ача, ә

артдивизион белән танк ротасы тәмамлый. Иң соңгы сафларда – санчасть

машиналары һәм роталарның кыр кухнялары.

Халык шат, малай-шалайлар акыра, офицерлар үрә каткан, ә үзәктә

полкының фидакарьлегенә сокланып, орденнар белән тулган күкрәген киереп,

горур полковник үзе генә басып тора. Гаскәри шөһрәт казануын, хәрби хезмәткә

җаны-тәне белән тугрыклыгын шушы парадта раслый ул.

Әлеге иксез-чиксез тоелган колоннаның башында – байракчы! Дан

орденнарының тулы кавалеры, мыеклы, ике метр буйлы көяз старшина бара.

Мондагы халык аны ярата, хөрмәт итә. Дан орденнарының тулы кавалеры

булгач, малайлар аны башка офицерлардан өстенрәк күрәләр, аның белән

ихлас горурланалар иде.

Парадтан соң программаның кендеге – сыра! Моның мәгънәсен аңлар,

бәяләр өчен ул вакыттагы хәерче, дөньядан аерылган авыл тормышын күз

алдына китерергә кирәк. Елга ике мәртәбә фронтовик полковник, булмаганын

булдырып, сәмәнен, чарасын һәм җаен табып, Ленинградка машина җибәреп, өч

мичкә сыра алдырта иде. Җан башына берәр кружка исәбеннән. Бу мичкәләрне

ел буена буш торган ларёкка тәгәрәтеп кертәләр дә парадтан чыгучыларга

насыйп кружкаларын чират белән (анысы да алдан уйланылган) бирә торалар.

Авыл халкы әле генә парадтан чыккан, төтене дә сүнмәгән кыр кухняларыннан

салып биргән ботканы ашый. Халык саны солдаттан күпкә ким булганга, ботка

барысына да җитә. Бер читтә эленеп торган «Халык белән армия бердәм!»

плакатының мәгънәсе бәйрәмнең рухына туры килеп тора.

Яхшы кеше булды полковник: солдатка да гадел һәм мәрхәмәтле, түрәләрдән

дә сүз тидертмәде.

Ул көнне дә 1 май парады гөрләп бара. Оркестр дәртләнеп уйный. Гаскәриләр

үрә каткан, штыклары сөңге сыман күккә терәлгән, аларга бәйләнгән

әләмчекләр җилдә җилферди. Иңбашы аркылы киң ал тасма таккан, авыл

мәйданыннан шап-шоп атлап барган старшинаның кулында 327нче, Богдан

Хмельницкий исемендәге орденлы Славгород мотоукчы гвардия полкының

байрагы – чуклары, хәрефләре алтын, почмагында орден ялтырый. Аннан ярты

адымга арттарак – ассистентлар, зифа буйлы яшь лейтенантлар, кулларындагы

көмештәй кылычлары көн яктысында ялтыр-йолтыр килә.

Алар артыннан сызгыра-сызгыра җырлап разведрота үтә.

Йөрәкләр җилкенә! Җиңелмәс армиядә фронт рухы яши бит!

Тиешле юлны узгач, байракчы старшина ларёкка килә. Кружкалар

тутырылган, ак курткалар һәм калфаклар кигән кухня нәрәте сыра таратырга

әзер – вакыт бик таләпчән, парадтагы мең ярым кешегә берәр кружка сыра

минутлар эчендә таратылырга тиеш!

Старшина сыраны беренче булып, әле бер генә кружка түгел, икене ала.

Беренчесен ул тын алмыйча эчеп бетерә, икенчесен тантанага алдан махсус

хәзерләгән, кыйммәтле, командирлар гына тарта торган «Казбек» папиросын

кабызып, төтен аралаш тәмләп, ләззәтләнеп суыра.

Ниһаять, көтеп алынган парад тәмам.

Хәзер инде гарнизон матур итеп бизәлгән ашханәгә, бәйрәм табынына ашыга.

Төшке ашка полковник әмере белән ярдәмче хуҗалыктан дуңгыз, сарыклар

суелган, авылдан тозлы кыяр сатып алынган, рота командирлары шау-шушысыз

гына барлык составка «наркомски» йөз граммны да салып бирә.

Чыннан да, яхшы кеше иде полковник. Андыйлар, кызганычка каршы, юк

шул хәзер. Полк аның хакына утка да, суга да керергә әзер иде. Җитәкчеләр

дә аның белән исәпләште, яхшыга мисал итеп һаман да аны күрсәттеләр, тик...

үстермәделәр генә. Әллә кайдадыр артык сүз ычкындырган, әллә яше узып

киткән, әллә инде йөз граммнар турында замполиты дивизияның политотделына

барып чаккан... Кыскасы, аның хәзер барлык тормышы шушы полкта иде, ә

тормышының бар куанычы шушы парадлар иде.

Старшина исә тәмәке төпчеген ыргыта, бушаган кружкага моңсуланып

карап тора һәм төрелеп янында гына ларёкка сөяп куйган байракны алырга

дип кулын суза.

Сузса... Байрак урынында юк. Һай, Алла!.. Бутаган, ахры, байрак ларёкның

икенче ягындадыр.

Анда да юк байрак...

Гаҗәп. Шунда гына сөяп куйды бит. Әллә артка сөяп куйганмы?..

Ларёкның артында да юк байрак!

Старшина ассистент-лейтенантлардан сорый:

— Егетләр, байрак кайсыгызда?

Тегеләр аптырашта.

— Кемдә булсын? Син аны кулыңнан төшермәдең ич.

— Менә бит, монда гына куйган идем...

Алар, җыелышып, ларёкның бар ягын да карап-тикшереп чыгалар – юк,

байрактан җилләр искән.

Кем алырга мөмкин соң? Як-якларына күз атып эзләсәләр дә — юк, күренми.

Әйләнә-тирәдә ашыга-ашыга сыра эчеп, взводлап, роталап кайтып баручы

хезмәттәшләре генә.

— Кем бүген 1нче постта кизү? Каравылны постка куючы уйламыйча-

нитмичә байракны парад бетүгә урынына илтергә кушкандыр да. Менә тинтәк.

Аны сорамый эшләмиләр бит инде. Салагалар...

Старшина инде кылычларын кыннарына тыккан ассистентлары белән бергә

полк штабына, андагы 1нче постта күкрәгенә автомат аскан сакчы басып торган

атаклы витрина янына килә.

Витрина да буш.

— Байрак кайда соң? – дип сорый старшина сакчыдан.

Тегесе, мондый почётлы постта сөйләшү катгый тыелган булса да,

аптыравыннан җавап бирә:

— Сез бит — байрак йөртүче...

— Ник, аны монда алып килмәделәрмени?

— Кем?

— Теге... тышкы каравыл...

— Юк. Алып килергә тиеш иделәрме?

Каравыл башлыгына баралар.

— Байракны син алдыңмы?

Тегесе, шаярту дип аңлап, көлеп җибәрә.

— Әйе, — ди. – Әз генә КПП өстендә дә җилфердәп торсын әле дип элдергән

идем, белсеннәр, теләсә кая түгел, ә орденлы гвардия полкына кергәннәрен!

— Ну син ахмак!! Кайда ул?!

— Сез нәрсә?.. Егетләр... шаярып кына әйтүем... ни булды?

— Шаярттыңмы?! Ярар. Тыныңны чыгарма... Аңладыңмы?

Старшинаның йөзе агарганнан-агара, купшы мыегы юкарганнан-юкара

бара. Ассистент-лейтенантларның да балтасы суга төшә. Алар дөнья бетереп

актарына башлый: кайсы идиоты байракны алган һәм аны кайда тота икән,

ну тапсалармы...

Ларёкка әйләнеп кайталар. Анда сыра хуҗалыгы инде җыештырылган.

— Юк, — ди ларёк кешесе, — сез нәрсә. Бернәрсә дә күрмәдем. Син бит

аны кулыңнан да төшермәдең.

— Төшермәдем шул, — ди старшина зәгыйфь тавыш белән.

Бәлки полк командирының кабинетына керткәннәрдер йә штаб

начальнигына?

Яңадан штабка кайталар. Штаб буш. Часовой да буш витрина янында басып

тора, ишәк. Бөтен тәрәзә пәрдәләрен әйләндереп карыйлар.

Алар барлык роталарны кармалап чыга. Автопаркка хәтле баралар: бәлки,

ларёк кырыенда байрак авып төшкәндер дә, берәрсе ыгы-зыгыда күтәреп,

әйтик, танкка салгандыр. Шулай итеп байрак автопаркка киткәндер.

Юк инде, юк, анасын сатыйм!

Парктагы дежурный да боларның тимер-томыр арасыннан байрак эзләп

йөрүләренә гаҗәпләнде.

Ул арада полкта төшке бәйрәм ашы да тәмамланды. Солдатларның яртысы

увольнениедә: көмешкәгә акча җыя, авылдагы дүрт кыз янында чуала һәм

мәктәп яшеннән яңа чыккан шул балаларны гыйшык-мыйшык уенына кыстый.

Офицерлар өйләрендә, табын янында бәйрәмне дәвам иттерә. Полк утарында

тынлык. Ә байрак бер җирдә дә юк.

Сугыштан соң беренче ун елда Совет Армиясендә хезмәт итмәгән кеше —

армия хезмәтен бөтенләй күрмәгән кеше бу коточкыч хәлне берничек тә бәяли

алмый. Ул күп булса байрак астында берәр хатын-кыз белән яту кебек әкиятне

ишеткәндер. Хәзер, автобуста лейтенант полковникка урын бирмәгән, солдат

солдат түгел, офицер офицер түгел, ант ант түгел заманда, армия чәлпәрәмә килеп

таралып ятканда, байрак түгел, крейсерларны, колонналары белән танкларны

урлап, контрабанда итеп чит илләргә сатканда – сталинча тәрбияләнгән армия

чал истәлек булып кына калды. Чөнки ул елларда колхоз малаена армияга бару

бәхет иде: җылы, матур кием! Урын-җир, карават! Ун көнлек отпуск. Өч ел

узгач — кулга паспорт. Син ирекле, бар теләгән җиреңә! Хәзерге замандагы

һава десанты гаскәрләренә алынып, турникта бер тапкыр да тартыла алмаганнар

түгел инде. Ә офицерлар аксөяк иде. Энәдән-җептән төшкән форма, паёк, юлы

түләнгән отпуск, бару-кайту вагон-купеда, взвод командирының ике меңлек

хезмәт хакы – офицерлар бай һәм хөрмәткә лаеклы кешеләр иде.

Частьта байрак булмау исә — әсирлектә булудан да яманрак. Бу — Ватанга

хыянәт итүгә тиң. Бу — трибунал һәм мәңге юылмаслык хурлык. Бу... бу — күз

алдына китергесез хәл, мондый хәлнең булуы мөмкин түгел! Байрак өчен үләргә

була, аны үз-үзеңне корбан итеп сакларга була, ут эченнән яраланган килеш

тәнеңә бәйләп алып чыгарга була, тезләнеп үбәргә була, һәлак булган батырның

өстенә капларга була. Ләкин аны югалтырга мөмкин түгел. Дөньясы шартласын

– тик байрак сакланырга тиеш.

Ямьле язгы кояш ялт итеп балкый, берләшкән пролетарий бәйрәме дәвам

итә, тик байрак кына юк. Вөҗдан кануннары мондый очракта җаваплыларга

бердәнбер юлны тәкрарлый – атылырга!

Башта строй алдында синең погонарыңны өзеп атачаклар, аннары тормыш белән

исәп-хисапны үзең ясыйсың. Инде соңгы исәп — син үз-үзеңне атарга ирекле.

Ләкин сугыш афәтеннән исән калган старшинаның бер дә атыласы килми.

Шуның өстенә аның баласы, гаиләсе бар. Әлегә бит байракның табылу өмете

дә өзелмәгән, ул бит каядыр монда гына, шушы тирәдә генә.

Байракны үзләренең кылычлары белән сакларга тиешле ассистент-

лейтенантлар да атылырга теләми. Алар байракны кулларында тотмадылар, аны

алардан тартып алмадылар, нишләп алар атылырга тиеш ди әле?!

Алар өчәүләп тагын полк хуҗалыгында казыналар – байрак беркайда да юк.

Ленин бүлмәсендә дә юк ул, полк рәссамында да юк, оркестрның тромбоннары

һәм геликоннары арасында да юк, дуңгыз абзарында да, ярдәмче хуҗалыкта да

юк. Ни кухняда, ни полигонда, ни санчастьтә юк.

Байрак эзләүчеләр үзләре дә аңгырайды. Ни сөйләшмиләр, ни дәшмиләр.

Хәер, кемгә дәшәсең, ни дип әйтәсең? Полкның иң мөкатдәс әйбере ялгыш

кына югалды диясеңме?

 

Хикәянең дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 5, 2014

Фото: yandex

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: