Ата белән ханбикә (тарихи хикәя)

Әшрәф Баба өеннән Сөембикә нык дулкынланып, хәтта ниндидер күңел очынуы

белән чыгып китте. Зыялы картның сөйләгәннәре аңа шундый көчле тәэсир

итте, менә ул хәзер Сарайчык урамыннан атлый, ә күзләре йорт-каралтыларны,

коймаларны, сирәк-мирәк очраган кешеләрне дә күрми сыман. Башында бер-

берсен узышып, хәтта бер-берсен бастырып китеп уйлар, уйлар йөгерешә. Гүя ул

яңа дөньяга аяк баскан, гүя аның алдында ниндидер офыклар ачылып киткән дә ул

таныш булмаган җиргә килеп кергән. Картның нугай кауменең борынгы тарихын,

Эмба, Җаек буендагы далаларга Аму-Дәрья, Бохара якларыннан урау юллар узып

күчеп килүен, мәҗүсилектән аерылып, ислам динен тота башлавын сөйләве,

рәсүлебез Мөхәммәд пәйгамбәр хәдисләрен тәрҗемә итеп аңлатып утырулары

Сөембикәнең күзен ачты. Картны тыңлый-тыңлый, ул үзен бөтенләй икенче

кешедәй хис итә башлады. Моңарчы күпме нәрсәләрне белми яшәгән икән...

Ул бит ундүрт яшендә, туган иленнән аерылып, татар мәркәзе Казанга килен

булып төште. Көтмәгәндә Казан ханбикәсенә әверелде. Кыз чагында, Сарайчыкта

атасы Йосыф мирза йортында яшәгәндә, нигездә дин сабагы алды, җәй җиткәч,

туганнары белән иркен җәйләүләргә чыгып китте, үз халкының матур җырларын,

риваятьләрен тыңлап үсте. Тик риваять чын тарих түгел шул. Ә аның, ханбикә

исемен йөрткән затның, үз халкының чын тарихын бик беләсе килә иде. Моны

белмәү аңа килешми генә түгел, ә зарури икәнне ул инде күптән төшенде. Шул

хакта еш уйлана иде. Әмма ватаны ерак, ул унөч ел Казан ханбикәсе сыйфатында

татар мәркәзендә яшәде. Шундагы катлаулы тормыш эчендә кайнады.

Менә көтмәгәндә вазгыять үзгәрде дә куйды. Ире Сафагәрәй хан Нугай Урдасы

башкаласы Сарайчыкка кайтып төшәргә мәҗбүр булды. Казанда шушы кыш

башында Сафагәрәйгә каршы фетнә кузгалды. Ханның иминлегенә куркыныч

яный башлады. Аларга бөтен гаиләләре белән Казанны ташлап чыгарга туры

килде. Шулай Сафагәрәй тәхетен югалтты. Хәзерге көндә менә атасы Йосыф

мирза йортында яшәп торалар. Сафагәрәе нугай гаскәре белән барып, Казанда

тәхетен кайтарып алмакчы. Шул хакта сөйләшүләр алып бара. Сөембикә

Сафагәрәйнең тәхетне кайтарып алачагына бөтен күңеле белән ышана, бу хакта

бер шиге дә юк. Ул моңа вакытлы бер кыенлык дип кенә карый.

Сөембикә дә, Сафагәрәй белән Сарайчыкка кайткан башка хатыннары да

монда күпме торасыларын белми. Менә бүген зыялы карт Әшрәф Баба янында

булып, күпме яңа нәрсәләр ишетте. Башларың әйләнерлек. Ул әле атасыннан

да күп нәрсәләр сорашачак. Туган җиренә кайту форсатыннан тулысынча

файдаланып калырга тырышачак.

Атасы Йосыф мирза йортына килеп җитәрәк ул, ниһаять, үзен кулга алды.

Тәбәнәк капка баганасына тотынып бераз уйланып торды, өйгә ул тынычланып,

берни булмагандай кайтып керергә тиеш. Сөембикә сораштыручыларга артыгын

сөйләмәскә булды. Әшрәф Баба сөйләгәннәр сер булып калырга тиеш иде. Ул

күңел дөньясын кемгә дә булса ачарга җыенмый, ни кичергәннәрен сөйләсә,

дөрес аңламыйча, аңа сәерсенеп карый башлаулары да бар.

Сөембикәөйгә елмаеп-көлеп, шат йөз белән килеп керде. Биредә төшке ашка

әзерләнәләр иде. Әнисе Акбикә ханым, башка хатын-кызлар янәшә куелган

тәбәнәк ике өстәл тирәсендә кайнашалар, өйдәгеләргә Сафагәрәй хатыннары

да килеп кушылгач, берөстәл генә тар була башлаган иде. Шуңа күрә ике

өстәлне кушып тәгам җыю гадәткә кереп китте. Барысы да урнашып беткәч,

иң соңыннан өстәл башындагы күн мендәргә Йосыф мирза үзе килеп утырды.

Кулларын күтәреп бисмилла әйткәч, өстәлгә тезелгән нигъмәтләргә керештеләр.

Монда вак итеп туралган сарык ите шулпасында ачы камырдан пешерелгән

хинкал, нугай пилмәне касык бөрек, бавырсак, токмачлы аш, тары боткасы,

киптерелгән сайгак ите һәм башка нугай ризыклары бар иде.

Сафагәрәй хан белән өлкән хатыны Фатыйманы атасы Шәех Мамай биләргә

кичә кунакка алып киттеләр. Анда куна калганнар, төшке ашка әле кайтып

җитмәгәннәр иде.

Тәгам җыеп утырганда, сүз артыннан сүз чыгып, Йосыф мирза Сөембикәдән

сорап куйды:

— Син, кызым, бүген Әшрәф Баба янына барып кайткансың икән. Ничек

соң, Әшрәф Баба исән-саумы?

— Аллага шөкер, атаем, әлегә саулыгына зарланмый.

— Ниләр сөйли соң?

— Ул миңа Мөхәммәд пәйгамбәр хәдисләрен тәрҗемә итеп утырды. Бик

укымышлы карт икән.

— Укымышлы гына түгел, ул бездә бердәнбер, — дип өстәде Йосыф мирза.

— Бохараның үзендә дә аның белән тиңләшерлек кеше юк, диләр. Берәр

моназарада катнашса, дин әһелләрен гел җиңеп чыга икән, зиһене, сөйләү

осталыгы искиткеч дип сөйлиләр.

— Шуңа күрә аны яратып бетермиләр, ахры.

— Нишләп алай дисең? — дип сорап куйды Йосыф мирза.

— Үз сүзеннән чыгып әйтүем. Бохарада фәкыйһләр белән дини мәсьәләләр

буенча сүз кузгаткан идем, килешмәделәр. Дошманга әйләндем, ди.

— Булыр, булыр, бик туры сүзле затлардан ул.

Өстәл янындагылар ата белән кыз арасында барган сөйләшүне игътибар

белән тыңлап утырдылар. Сафагәрәй ханның башка хатыннары Сөембикәнең

шулай иркен фикер йөртүенә көнләшеп тә куйдылар. Хәер, Сөембикә үз өендә,

үз атасы белән сөйләшә. Бу табигый. Кемнән тартынып торсын соң ул. Әмма

барыбер көнләшү дигән нәрсә күңелләрендә төер булып утырып калды.

Сөембикәнең анасы Акбикә ханым табындагыларны гел кыстап, әле бер,

әле икенче ризыкны тәкъдим итеп торды:

— Менә монысыннан авыз итегез, — дия-дия, күбрәк Сафагәрәй хан

хатыннарын сыйларга тырышты. Ни дисәң дә, алар үз өйләрендә түгел, инде күпме

үтүгә карамастан, әле һаман кунаклар санала. Аларга аерым ихтирам, хөрмәт

кирәк. Дөресен генә әйткәндә, Йосыф мирза йортында алар үз кеше булып, җәелеп

яшәп китә алмадылар, үзләрен ничектер кысынкылыкта яшәгәндәй хис итәләр

иде. Түземсезлек белән Казанга кайтып китү көнен көтәләр, Сөембикә дә аларның

бу халәтен ничек үзгәртергә белми иде. Ул туган йортында, атасы-анасы, ир һәм

кыз туганнары арасында үзен бик иркен тота, еш кына карынында үсә башлаган

баласы турында уйлый һәм язмышына тагын бер сөенеп куя.

Ашап-эчү тәмамланганнан соң, хатын-кызлар табындагы нигъмәтләрне җыя

башладылар. Йосыф мирза да киенеп ишегалдына чыгарга җыенып тора иде.

Шулвакыт Сөембикә аның янына килде:

— Атаем, минем синең белән сөйләшәсе сүзем бар иде. Кайчан вакытың

булыр икән? — дип сорады.

Йосыф мирза кызына игътибар белән карап алды. Моңарчы Сөембикә бөтен

мәсьәләләрне анасы белән хәл итеп килде. Бу Йосыф мирза өчен яңалык иде.

Димәк, гади сүз түгел, дип уйлап алды ул hәм Сөембикәгә:

— Кызым, хәзер минем ашыгыч эшләрем бар. Иртәгә иркенләп сөйләшербез,

яме, — диде дә тышкы ишеккә юнәлде.

Иртәгесен Йосыф мирза Сөембикәне эш бүлмәсенә үзе чакырып алды.

Каршысына утыртты да, ягымлы караш ташлап:

— Йә, кызым, миңа нинди сүзең бар иде? — дип, урынына җайлашып

утырды һәм аны тыңларга әзерләнде.

Сөембикә сүзне нәрсәдән башларга икән дип беравык уйланып торды да:

— Атаем, кичә Әшрәф Баба белән сөйләшкәндә, ул мангыт бабаларыбызны,

Мангыт Йортын телгә алып узды. Без бит нугай халкы саналабыз, ә илебез

Нугай Урдасы дип атала. Без ничек башта мангытлар булып, аннан нугайларга

әверелдек соң? Бу ничек килеп чыкты?

Кызының соравы гади сораулардан түгел иде, Йосыф мирза аңа гаҗәпсенеп

карап куйды. Менә нинди сораулар кызыксындыра икән аның ханбикә кызын.

— Кайдан килә мондый сораулар синең хатын-кыз башыңа, кызым? Шактый

катлаулы сорау бирдең бит әле син. Аңа бер-ике сүз белән генә җавап таба

торган түгел, — диде ул, тагын да аптырый төшеп.

— Халкыбызның тарихын беләсем килә, атаем. Казанда миңа еш кына

зыялылар, галим-голяма белән аралашырга туры килә. Үз халкыңның тарихын

рәтләп белмәү, бер яктан, ят булса, икенче яктан, ханбикә дәрәҗәсендәге затка

киңрәк фикер йөртергә ирек бирми.

Йосыф мирза уйга чумып ханбикә кызына карап торды. Ул аны беренче

кат күргәндәй булды. Үзгәргән, бик нык үзгәргән икән аның сөекле кызы бу

елларда. Ә ул аңа элеккечә һаман баласытып карый.

— Кызым, бу сорауга җавап бирүөчен, безгә мәшһүр Алтын Урда мәмләкәте

тарихына мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк. Алтын Урданың уң һәм сул кулга

бүленгәнен сиңа сөйләп торасы юктыр. Син аны беләсең. Уң кулга кергән

далалар Иделдән уң якта җәелеп ятсалар, сул кулга Иделдән сул якта, кояш

чыгышында урнашкан җирләр кергән. Мәмләкәтнең сул кулына кергән

җирләрне икенче төрле Күк Урда дип атап йөрткәннәр. Менә шул Күк Урдада

элегрәк заманда Ырыс хан углы Тимер Мәлик хан хөкем сөргән. Ханның иң

тәҗрибәле һәм ышанычлы киңәшчесе Балтачык би булган. Ә Балтачык бине

кем дип беләсең, кызым? — дип сорап куйды Йосыф мирза.

— Белмим шул, атаем. Беренче ишетүем.

— Белмибез шул тарихны, белмибез. Нугайларда чынлап торып тарих белән

кызыксынучылар әлегә юк дәрәҗәсендә. Ярар, әйтсәм әйтим инде: Балтачык

би Идегәй бабабызның атасы булган бит. Менә хәлләр ничек тора. Зирәк зат

буларак, ханнарда киңәшче сыйфатында хезмәт иткән ул... Ә хәзер тарихи

манзара киңрәк күз алдына килеп бассын өчен, көньякка, Сыр-Дәрья белән

Аму-Дәрья елгалары арасында урнашкан Мавараеннәһер дәүләтенә күз салыйк.

Мавараеннәһердә Аксак Тимер атлы көчле һәм гаярь әмир хөкем сөргән,

ара-тирә Күк Урда калаларына хөҗүм итеп торган. Ул элегрәк Күк Урдада

хакимлек иткән Ырыс ханнан качып килеп сыенган Туктамыш атлы угланны

да үз сәясәтендә бик оста файдаланган. Туктамыш углан ханнар нәселеннән

булганга, Аксак Тимер аңа гаскәр биреп, Күк Урда җирләренә яуга йөрткән.

Бераздан хәтта хан дәрәҗәсенә күтәргән. Кул астыңда үзең үстергән, үзең тәхеткә

утырткан тыңлаучан хан булуның нинди отышлы нәрсә икәнен Аксак Тимер

яхшы аңлаган. Шуңа күрә Туктамышка гел ярдәм итеп торган.

Йосыф мирза урыныннан торды, кулларын билендә кушырып, бүлмә буенча

йөренә башлады. Күрәсең, йөренеп сөйләү аңа җиңелрәк иде булса кирәк. Ул

сүзен дәвам итте:

— Әйтергә онытканмын, бу вакытта Идегәй бабабыз да Туктамыш хан белән

яуларга йөргән. Ә атасы Балтачык би каршы якта, Тимер Мәлик ханда хезмәт

иткән. Шулай вакыйгалар агышы ата белән улны капма-каршы якка куйган...

Күк Урда калалары өчен барган бәрелешләрнең берсендә Аксак Тимер әмерен

үтәп йөргән Туктамыш хан җиңүгә ирешә, хәтта Тимер Мәлик ханны да, аның

киңәшчесе Балтачык бине дә әсирлеккә төшерә.

— Идегәй бабабыз атасы Балтачык бине коткарып кала алганмы соң? — дип

сорады Сөембикә.

— Юк шул, кызым, коткарып кала алмаган. Бөтен фаҗига да шунда. Ул бит

әле бу вакытта Туктамыш ханның бер нөгәре генә булган.

— Үтергәннәрмени Балтачык бине? — дип, хәвеф белән сорап куйды

Сөембикә.

— Бу хәл болай була, кызым. Туктамыш хан Тимер Мәлик ханда хезмәт

иткән Балтачык бинең зур акыл иясе, дәүләт эшләрендә үтә дә тәҗрибәле,

идарә эшләрендә файдалы зат булуын белә, аны үз ягына аударырга тырыша.

Ул болай ди: «Әгәр дә мине үзеңнең ханың дип танып, бигать бирсәң, ягъни

ант итсәң, гомереңне саклап калу гына түгел, чал башыңнан бер чәч бөртеге

дә төшмәс. Бу очракта мин сине үземнең якын кешем итеп идарә эшләренә

билгеләрмен», — дип ышандыра Туктамыш хан. Беләсеңме, моңа каршы

Балтачык би аңа ни дип җавап биргән: «Тимер Мәлик хан исән чакта мин

абруйлы әмир булып яшәдем. Хәзер кулларым бәйле булмаса, сине ханым

тәхетендә күргән бу күзләремне чокып чыгарыр идем. Әгәр дә миңа изгелек

кыласың килсә, башымны чабып өзәргә боер, башымны — ханым башына,

гәүдәмне аның гәүдәсенә каплап куярга куш. Аның асыл гәүдәсе болай кадерсез

килеш ятарга тиеш түгел», — ди. Ягъни тугры йөрәкле Балтачык би хыянәт

юлына басмаячагын Туктамыш ханның йөзенә бәреп әйтә. Әлбәттә, бу Балтачык

бинең соңгы сүзләре була. Ул шунда ук кылычтан үткәрелә.

Бу вакыйга Сөембикәне тәмам тетрәтте. Ул, кулларын күкрәгенә кушырып:

— Моны хәтта күз алдына китерүе дә куркыныч, — дип калтыранып куйды.

— Атасының үтерелүен күреп тору ничек авыр булгандыр Идегәй бабабызга.

Йөрәге ничек түзде икән?..

— Әйе, кызым, Идегәй бабабызга үз гомерендә бик күпне күрергә туры

килгән. И-и, аны сөйли башласаң...

— Әшрәф Баба әйтә, Идегәй бабабыз — Мангыт Йортына нигез салган зат

ул, ди.

— Дөрес әйтә Әшрәф Баба. Идегәй бабабызның халкыбызөчен кылган изгелекләре

санап бетергесез. Халык шуңа күрә аны онытмый, аның турында дастаннар чыгара.

— Атаем, Идегәй бабабызның Алтын Урда мәмләкәтендә бик зур дәрәҗәләргә

ирешүе билгеле. Бу ничек булган соң? Шул хакта сөйләгез әле.

Йосыф мирза кабат үз урынына барып утырды. Тәрәзә яктысына карап

байтак уйланып торды:

— Кызым, бу хәлләргә барып җиткәнче әле бик күп вакыйгаларга тукталып

узарга кирәк. Әйтеп торам бит, Идегәй бабабызның тормышы бик катлаулы

булган, дип. Анда көтелмәгән борылышлар күп. Барысын да искә төшерү җиңел

эш түгел. Син мине ашыктырма, яме.

— Гафу ит, атаем, — диде Сөембикә һәм тыныч кына тыңларга әзерләнде.

Йосыф мирза карашын тәрәзәдән кызына күчерде дә дәвам итте:

— Атасы Балтачык би үтерелгәннән соң да Идегәй бабабыз Туктамыш

ханда хезмәттә кала. Ниләр кичергәнен бер үзе генә белгәндер. Әмма тормыш

итәргә, яшәргә кирәк. Күктә — Аллаһ, җирдә — хан, дигәндәй, кайвакытта

адәм баласына, тешен кысып булса да, тормыш шартларына яраклашырга туры

килә. Әйтергә кирәк, Идегәй бабабыз батыр йөрәкле, искиткеч сәләтле, үтә

сизгер, зирәк һәм тапкыр телле, төскә-биткә чибәр кеше булган. Ул кешеләр

белән бик тиз уртак тел таба белгән. Шушы сәләтләре аркасында Туктамыш хан

хезмәтендә ул тиз күтәрелгән, хан аңа җаваплы эшләр йөкли башлаган... Әйе,

Туктамыш хан Күк Урдада байтак еллар сугышлар алып бара, анда төп көчкә,

Күк Урданың иң көчле ханына әверелә. Әлбәттә, аңа Аксак Тимер дә ярдәм

итеп тора, чөнки ул күп эшләрен фәкать үз канаты астында үскән Туктамыш

хан кулы белән башкара. Туктамыш хан аның кулында бер коралга әверелә.

Күк Урдада тәмам ныгып җиткәч, ә бу шактый елларга сузыла, Туктамыш хан

күп көч белән Идел буена, Алтын Урданың мәркәзе Сарай каласын яуларга килә.

Әлбәттә инде, бу елларда Идегәй бабабыз да аның белән көрәшләрдә катнаша.

Ахыр чиктә, Алтын Урдада барган эчке низаглардан файдаланып, Туктамыш хан

Сарай ханнарының алтын тәхетенә утыруга ирешә. Шулай итеп, кайчандыр Аксак

Тимер йомышында йөргән углан Алтын Урданың абруйлы ханына әверелә. Аксак

Тимер оясында канат ярган кошчык бөркеткә әйләнә. Идегәй бабабызга да тәхет

тирәсендә дәрәҗәле урын табыла, өстәвенә Туктамыш ханның кызына өйләнеп,

аның ышанычлы кешесенә әверелә. Хан кадерле киявенә мәмләкәтнең сул кул

гаскәре белән идарә итүне тапшыра. Менә шулай Идегәй бабабыз мәмләкәттә зур

гаскәр белән идарә итүче абруйлы зат булып китә. Бер караганда, шундый биеклеккә

күтәрелгәнсең икән, тормыш-яшәешнең рәхәтен күреп, аннан ләззәт табып яшә дә

яшә, ләкин Идегәй бабабыз башкарак кеше булган шул. Тарих шуны күрсәтә...

 

Хикәянең дәвамын күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 4, 2015

Картина авторы: Бузунеева Анастасия

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: