Алмалы күлгә китү (хикәянең ахыры)

Хикәяне башыннан монда укыгыз.

– Мин хәзер ирекле! – диде әтисе көр тавыш белән. – Сезнең кебек үк

ирекле! Яшәү белән үлемгә килгәндә... эшеңне бетергәч, буталып йөрмәскә

кирәк... Чикләвекнең кабыгын ватып, төшен ашагач, аны тагын ник әвәләргә?

Төшнең эрерәгеме, ваграгымы... анысы язмыш эше. Адәм баласының иң

миһербанлы органы йөрәк «келт» кенә итә дә елганың икенче ярына чыгарып

куя... – Аның күзләре күлнең каршы ягындагы зәңгәрсу томан артында сизелер-

сизелмәс кенә күренгән офыкларга төбәлгән иде. Шактый вакыт тынып торды

да, нәрсәнедер оныткан кешедәй, кабат Хәниягә борылып, сүзен дәвам итте: –

Мин синнән риза, кызым. Бала вакытыңда да, укыган чагыңда да игътибарым

җитмәде... Булдыра алсаң, кичер...

– Әллә ниләр сөйлисең, әти... – Хәниянең күзләренә яшь тыгылды. –

Беркемнән дә ким итмәдең. Син миңа сүз бир: даруларымны берсен дә

калдырмыйча эчәрмен, диген.

– Эчәм, әлбәттә! – Юныс җанланып китте. – Ак флаг күтәрсәм, мин кем

булам, ди?! Мин күлнең теге ярына юкка гына карап тормадым. Анда әтинең

алма бакчасы гөрләп үскән. Менә хәзер сизәм, аның рухы шушында – безнең

яныбызда гына тора. Әтиләр без яшәсен өчен газиз башларын салган! Мине төн

йокыларымнан уята-уята бер сорау борчый: әтинең васыятен үти алдыммы?!

– Ул ике кулы белән күзләрен каплап, башын селкеп торды. – Үземә бирелгән

сәләтнең яртысын гына файдалана алдым, дип уйлыйм. Моның белән мактанып

булмый. Тиз яшәлде. Учтан коры ком коелган гына шикелле... Минутлап

саныйсы булган... – Ул карашын югары күтәрде. – Кызым, күрәсеңме бер кош...

әллә тургай... Гел безнең тирәдә сайрый... Күкнең очы да, кырые да юк... – Алар

озаклап күкне күзәттеләр, теге кошның тагын килүен көттеләр. Ул аларның үзен

күрергә теләвен сизенгәндәй, юкка чыкты, әллә күктән, әллә үлән арасыннан

моңлы тавышын ишеттереп-ишеттереп кенә алды. – Әти рухы алдында искә

алырлык бер вакыйга бар. 1962 елгы Кариб кризисында катнаштым бит мин.

Кубада ракеталар белән җир шарын сакладык. Америка ракеталары безгә

каршы куелган иде. Төймәгә кайсы як басар? АКШ президенты Кеннеди белән

СССР башлыгы Хрущев телефонда тарткалаша. Ни булыр? Без ракеталарга

береккән. Дөнья ялкынга чорналырмы, юкмы? Вакытны йөрәк тибеше белән,

минутлап санадык. Чем-кара чәчләрем шул чакта яртылаш агарган иде. Шунда

кигән тельняшкам бу. Исән кайткач, гомер буе кагылмыйча сакладым. Кичә

генә кидем менә. Әмма әти алдында акланырга тельняшка гына аз. Алар

хыялланган ирек әле бик еракта... Якынайта алмадык... Мин әниең белән

синең алда да бурычлы...

– Әти, зинһар, тукта!.. – Хәния үкси-үкси йөзен куллары белән каплады. –

Түземлегем бетте... Китәм мин...

Юныс аны иңбашларыннан иркәләде:

– Кызым, бу сөйләшү... бик олы гамәл. Калдыра торган түгел... Ни хәл итим,

үкенечләр күп... Әниеңә яратканымны гел-гел кабатлап тормаганыма үкенәм.

Бәйрәмнәрдә бүләкләр алып та куандырмадым мин аны. Яратуны әйбер биреп

яуламыйлар, дидем. Тәтәй биреп хатыныңның күңелен йомшату ул гөнаһларны

юу өчен уйлап чыгарылган гамәл, дип санадым. Ялгышканымны әниеңне

югалтканнан соң гына аңладым.

Хәния, күпме генә тырышса да, үксүен тыя алмады, китәргә дип кузгалган

җиреннән туктап, артына борылды һәм әтисен кысып кочаклап алды, күз

яшьләренә чыланган битен аның кырынмаган кытыршы битенә терәде. Аның

өчен бу биттән дә йомшаграк, якынрак нәрсә юк иде җир йөзендә. Кайнар

иреннәрен Юнысның колак йомшагына тигереп пышылдады:

– Мин сине шулкадәр яратам бит, әтием!..

Алар, бер тән, бер җан булып, бер-берсенең сулыш алуларын һәм йөрәк

тибешләрен сизгән хәлдә бик озак тордылар. Бу иң бәхетле мизгелләр иде.

Бу мизгелләргә бөтен дөнья, аларның бөтен тормышы сыйган иде. Шунда ул

кызының яшьле күзләренә карап елмайды да сорап куйды:

– Гомергә лексиконыңда булмаган бу сүзләрне каян алдың?

– Киявеңнән, – дип пышылдады Хәния, елмаерга тырышып.

– Молодец, кияү! Мин дә сине өзелеп яратам, кызым!

Хәния әтисенә тутырып бер карады да машинасына атлады. Юныс аның

артыннан иярде. Кызы кабинага кереп утырды, моторын кабызды, ал тәрәзәнең

пыяласын төшереп:

– Хәзергә хуш, әти! – диде.

– Хуш, кызым, хуш!

Ак машина яшел болын уртасыннан шәһәр ягына юл алды. Ялан

аякларыннан тельняшкасына кадәр ләмгә, балык тәңкәсенә баткан Юныс

аңардан һаман ерагая баручы кызына иреннәре белән генә пышылдап хәер-

фатиха юллады. Үзенең шушы кыяфәттә әз генә дә кымшанмыйча яр башында

басып торуы белән ул гомере буе дөньяның барлык диңгез-океаннарын гизеп,

шушы яшел бишегенә кайтып өлгәшкән карт матросны хәтерләтә иде...

 

Тәмам.

"КУ" 9, 2019

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: