Ак күбәләкләр (хикәянең дәвамы)

Хикәянең башы монда.

 

Әле югалып, әле күренеп... Әле күренеп, әле югалып... Озак барды. Базарга

таба. Һәркөн шулай. Сусау тынгы бирми...

Тыңкыш, чирләшкә теге карт үзенең бетчәле, озын сыйраклы улына һаман

акыл биреп ята:

— Синең кебек егет сагымда мин аттан төсмәдем. Яслегем бәхетсезлектә

узды: сезгә корбан иттем. Әйттем бит: укый алмыйсың икән — өйлән. Күрсе

Кудайберген кызын ярәстерәсе килгән иде. Кәзәләндең: симез, имес. Аның

нәрсәсе яман? Үзеңнең табысыңны аңламыйсың, зүләр. Кыс көне — зылы,

зәйдә — күләгә...

— Фу, әти, җитте! — дип, әтисенең сүзен туктатты улы.

... Һәр шәһәрдә тукталып, бер караватта уяндылар. Даурен башта якынлыктан

качарга теләде, әмма кыз инде гадәти сүзләрне ишеттерде:

— Нәрсә? Бу бәхет сиңа күктән очып төште, дип беләсеңме әллә? Барысы

да минем ярдәм, минем тырышлык белән, чөнки мин сине үлеп яратам.

— Ни сөйлисең син? Ярар, ярар, яхшы! Мин дә... — диде ул әкрен генә,

мескен тавыш белән.

— Ярар булса, бу суың белән сату итүеңне туктат. Барып җитүгә...

— Ы-ым!

— Нәрсә-ә-ә?

— Әйттем бит инде — әйе, ярар!

Ә аннан соң... Йомры тезләр эскәнҗәсенә (тиски) кыстырып, әллә инде киребеткән

атны буйсындырды... Әллә инде тимерче алачыгында, күрекләрне өрдереп,

сандалны утта кыздырылган чүкеч белән кыйнады... Әллә инде ниндидер базарда

түгел, ә оҗмах кочагында эреп бетеп, нык ләззәтләнде. Аны хәзер шушы артык

җиңел һәм тиз туган рәхәтлек, өзлексез хәрәкәт үзенә йотты һәм Жарбайдан

берүзе чыккан егеткә ни үз ихтыярын, ни үз тәртибен бирәсе килмәде...

Сәфәрдән кайтып керү белән, үзенең Алимәсенә очты. Чират таралганнан

соң гына керфекләрен күтәреп күзен ачты Алимә...

— Килдеңме?

Салкын гына елмайды, элеккечә күңелләрне күтәрерлек чың ишетелмәде.

Бар да күзгә күренми торган сагыш болытына кереп тулды. Кашлар арасындагы

тары ярмасы кадәр миң, әйтерсең лә үрчеп китеп, чак кына күренеп торган

кырмыска эзләре күк бите буйлап таралган.

— Жарбайдан әниең килгән иде. Сине эзли. Кул-аякларым сызлый, ди.

Безнең заманда башлык булган улыңны тотып буламыни, дип зарланды.

— Ы-хым...

— Аны кайчан алып киләбез? — озак дәшми торганнан соң әйтеп куйды

Алимә. — Театрга да бармый калдык, Даурен...

— Әйбәт спектакльләр куелып бетте инде...

***

... Әле югалып, әле күренеп ... әле күренеп, әле югалып... Озак барды. Базарга

табан. Һәркөн шулай. Шушы сусау, түзә алмаслык сусау тынгы бирми иде...

Теге карчык тыңкыш картка кабат очрады.

— Юлың уңмасын! — диде карчык, кулын карт өстеннән болгап алып.

— Кара син моны, шәһәргә яшь хатын эзләп чыккан, янәсе. Яшьләр түгел,

хәтта мин аксак та синнән куып тоттырмам!

— Саярма сана! Ату үлән семсетермен. Бүгенгә кадәр кымыз эсеп, ат ите

асыйм. Э-э-э... Адресыңны бир әле!

— Кит әле, гөнаһ шомлыгы! Балалардан оялыр идең.

Бу минутта озын сыйраклы, бетчәле яшь егет белән кендеге ачык кыз, бер-

берсен күзләре белән ашап, мыскыллы елмаю белән туңдырма ялап тора иде...

...Ул көнне Даурен, матур итеп киенгән Сыргалыны алып, якындагы

«Никахлашу сарае»на барды. Һәм өйләнешергә гариза биреп кайттылар.

Туйдан соң татлы-баллы ай да, шашкын дәрт тә бик тиз үтеп китте, хәзер

инде Сыргалы чит илгә бару көнен тилмереп көтеп ята.

— Африкагамы? Ходай сакласын!

Кирәк бит ә: акылында була торып, шундый фикер әйтергә. Яшь хатын

ирен шәфәкъ төсенә кертте.

— Юк, Жарбайга. Алар янәшә икән, дип ишеттем, — диде Даурен, күңеле

төшеп.

Кинәт икесе дә көлеп җибәрде. Шушы көлү әлеге үпкәне йомшартты да

куйды.

Төшке аштан соң, борчылудан үзенә урын таба алмыйча, ашыга-ашыга

эшенә килеп кергән иде, яман хәбәр ишетте:

— Алимәне «Ашыгыч ярдәм» алып киткән!

— Су эчкән иде, шундук һуштан язып егылды, диләр.

— Нинди су? — Агу бит! Эчәргә мәҗбүр иттеләр. Ай Аллам, мәҗбүр

иттеләр!

— Җиде айлык көмәне бар иде, — дип тәкрарлады хатыннар, болай да асты-

өскә килгән дөньяны һәм җиһанны тетрәтеп.

Дауренның күзләре томаланды, шундук кире борылып китте. Хастаханә

ишеге төбендә Сыргалы белән чүт бәрелешмәделәр. Нишли ул биредә?!

— Нәрсә-ә?! — диде Сыргалы, кинәт туктап калып. Иртәнге алсулыгы куе

кызыл төскә әйләнде, күк төсендәге күзләре кабат агарды.

— Тыгылып йөрмә!

— Нәрсә-ә-ә?!

Операция өстәле янына үтте. Ак халатлы, өлкән яшьтәге хирург бу егетне

сүнә башлаган күзләре белән үтәли тиште. Янәшәдә торган ике шәфкать туташы,

Газраилне күргәндәй, кычкырып җибәрде:

— Якын килмәгез!

— Сабыр булыгыз!

— Хәлебездән килгәннең барысын да эшләдек.

Кинәт ак япма ябылган тәннән якты балкыш күтәрелде. Әйтерсең лә Алимә

үзе! Судагы чагылышы кебек чайкалып торды да куркудан югалып калган

Дауренга йөзеп килде. Бераз акрынаеп, аңа сагыш һәм үпкәсен белдереп карап

торгандай итте һәм, бу шикелле таралып, түшәмгә күтәрелә башлады. Аның

белән бергә, канатларын җилпеп, язгы алма чәчәгенә охшаш ак күбәләк очып

китте.

***

... Әле югалып, әле күренеп... әле күренеп, әле югалып... Озак барды. Базарга

таба. Һәркөн шулай. Шушы сусау, түзә алмаслык сусау тынгы бирми...

Узып баручылар әйтерсең лә затсызланган: әле юлны аркылы кисеп, әле аяк

астында чуалып, эчне пошырып йөриләр. Аксак карчыктан да, кәтәнә карттан

да җилләр искән. Озын сыйраклы, бетчә баскан егет, кем дә булса аннан тартып

ала күрмәсен, дигәндәй, сөйгән кызының шәрә биленнән нык итеп кочкан.

— Телисеңме, мин сине ашыйм?! — дип сорады егет беркатлы һәм җиңел

акыллы кызыннан, үзенең көчле җенси теләге объектын сынап карагандай,

озын һәм дәртле бармакларына ирек биреп.

— Туярсың микән соң? — гаҗәпләнгән күзләрен түгәрәкләндереп, пышылдап

кына шаярып әйтте кыз.

— Телим икән, кабат-кабат ашармын!

Узган ел, ул дия-дия, печелгән кызыл үгезне суйдылар югыйсә, ә үзе

— кешечә укый да белмәгән ач көчек — дөньяга китергән әтисен юл кырыенда

ташлап калдырырга да әзер...

Язылышу мизгелендә Дауреннан кала беркем дә сизмәгән һәм күрмәгән якты

балкыш үзе белән Сыргалы арасында очып йөрде. Сагыш һәм шелтәсез генә

аларга карап үтте. Сүнеп бара торган элекке өмете урынына хәсрәтле йөзенә

салкын хәвеф җиле килеп бәрелде.

— Ю-ю-ю-к! — дип, чайкала-чайкала, кансыз иреннәрен тешли-тешли

ялварды ул.

Ак алмагач чәчәкләре сыман күбәләкләрнең якты өеме Даурен белән теге

дөньядан килгән сихри шәүлә арасында очып йөри. Кинәт, ак чәчәкләр килеп

тулган кебек, аның күзләре чуарланып китте... Ә музыка тагын да көчлерәк

яңгырый башлады. Җырчының йөрәккә үтеп керә торган нык таныш тавышы

«Камажай»ны җырлый иде...

Ул, кинәт кенә чайкалып китеп, аңын югалтып ава төште...

...Шуннан бирле ак күбәләкләрне куып йөргәндә, соңгы дәрманын да

югалтып, өстәвенә тамагы кибеп, калтыранып уяна башлады...

Даурен базарга килеп кергәндә:

— Никахсыз туган бала елый-елый әтисен эзли. Аңа ике дөньяда да

тынычлану юк, — дип әкрен генә әйтелгән сүзләр ишетелеп куйды. Сәер тавыш!

Шомланып, тирә-юньгә күз салды: алыпсатарларның мәш килгән агымында

ни аңа, ни бу сәер тавышка игътибар итүче юк. Исләре дә китми, абзарга куып

кертелгән сарыклармыни...

Ничек инде ул алай була ала?! Бердәнбер улының туй ыгы-зыгысыннан соң

күз яшьләре белән үзенең Жарбаена кайтып киткән әнисенең тәкрары ич бу!

Даурен колагында Алимә белән икесенең баласы турында әнисенең әйткән

сүзләре кабат җанланды. Ә бәлки бу сүзләрне ул кайчандыр еракта калган бала

чагында ук ишеткән булгандыр?!

Ул яңадан Алимәсе су тутырып торган урынга килеп чыкты. Базарның үҗәт

хуҗасы бу урынны җир белән тигезләтеп, асфальт җәйдергән. Егет, рахиттан

газапланган бала кебек, әкрен генә артына утырды.

— Су! Су бирегез! Зинһар, су...

Баскан яки яткан килеш бер үк сүзне җан әрнеткеч зәгыйфь тавыш белән

кабатлый-кабатлый үтенеп сорый. Тик бер нәрсә аңлашылмый: кемгә мөрәҗәгать

итә?! Төн уртасына кадәр урыныннан да кузгалмыйча. Дәшми генә көтеп утыру

инде гадәтенә керде. Һәркөн үтәлергә тиешле бурыч кебек тора...

Бары тик ак күбәләкләр... Канат җилпеп очып йөрүче ап-ак күбәләкләр

генә...

Тәмам.

 

Рахымҗан Отарбаев

Казакъ теленнән Флёра Тарханова тәрҗемәсе

"КУ" 12, 2014
Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: