Ник керәсең төшләремә? (дәвамы)

Бәянны башыннан монда укыгыз.

Бала күңеле далада

Мөхәммәтҗановлар Ринат, Ришат исемле ике ул үстерделәр. Олы улларын

бик якыннан белмим. Алар Алабугага килеп урнашканда, егет Мәскәүдә укый

иде инде. Шул дәвердә ул «дөньякүләм» тавыш-гауга чыгарып, тарихка кереп

калды. Аның тулай торакта яшәгән вакыты. Дәрестән кайткач, бәрәңге турап,

чуен табага салып, коридорда торган газ плитәсенә куеп, бүлмәсенә кереп китә.

Әзер ризыгын алырга чыкса, ни күрсен, бер студент негр бәрәңгене рәхәтләнеп

ашап тора.Тәмләп, кашык белән, авызын тутырып, бәрәңгене кызыл иреннәре

аша корсагына озатып бетерә язган. Ач кешенең ачуы яман, дип юкка гына

тел шомартмыйлардыр. Шул мизгелдә үк татар дуамаллыгы уяна да, Ринат

озак баш катырып тормыйча, табаның сабыннан тота да бәрәңгеле ягы белән

ашаучының башына тондыра. Негр егет чак-чак аягында кала, кан китә,

ашыгыч ярдәм машинасын чакырталар. Башын бәйләп, дарулар биргән арада,

чит ил студентларын карап торучы җаваплы адәм илчелеккә хәбәр бирә. Кеше

бәрәңгесен тәмләргә яратучының кайсы мәмләкәттән икәнлеген (Мозамбикмы,

Зимбабвемы) тәгаен хәтерләмим, зур тавыш күтәрелгәне әтисе аша миңа да

мәгълүм булды. Милләтләр дуслыгы, артта калган илләргә ярдәм итү лазем

дигән өрәк советлар иле сәясәтенең асылында ятты. Ректор Ринатның әтисен

чакыртып, Мухаметзяновның институттан чыгарылуы турында приказны

кулына тоттыра.

Дөрес, ярты елдан соң, тавыш тынгач, ректор егетне үз төркеменә үк

кайтара. Приказ чыкканчы ук, декан шыпырт кына аңа лекцияләргә йөрергә,

имтиханнарын бирә торырга рөхсәт итә. Егеткә яшәү урынын алыштырырга

гына туры килә. Шәхси фатирда яшәп, аның каравы бәрәңгесен берәү белән

дә бүлешмичә ашап, дипломын вакытында ала.

Әлеге вакыйгадан хәбәрдар кешеләр Ринатның бу кыюлыгын, «шул кирәк

аларга, илебезгә хуҗа булып йөрмәсеннәр әле, чит-ят мәмләкәтләр, кара,

соры халыклар алдында тез чүгеп яшәүгә чик куярга вакыт», дип хупладылар,

сокландылар гына.

Бәлки, артында куәтле, абруйлы әтисе тормаса, гади авыл мокыты гына

булса, Ринат та мондый адымга җөрьәт итмәс, тук негрга кырын караудан

узмас, табада калганын күтәреп бүлмәсенә кереп кенә киткән булыр иде.

Әлбәттә, коммунист-җитәкче Әкълим ага сүздә Ринатның бу адымын

хупламады, әмма соры яшькелт күзләре горурлык хисен яшерә алмадылар.

Әз-мәз «зәмзәм суын» капкалап утырганда, ул мактанып куюны да гарьлеккә

санамады.

– Йә, әйтегез, кайсыгызның улы әрсез негр башына чуен таба белән

тондырганы бар?.. Дәшмисезме? Шул шул, андый кыюлыкны һәркем булдыра

алмый.

Икенче улы Ришат, абыйсы шикелле батырлык майтара алмаса да, шулай

ук чегән арбасыннан төшеп калган төссез егет түгел иде. Ул әтисеннән гәүдәгә

кайтышрак булып, шундый ук бөдрә чәчле, тиктормас, хәрәкәтчән булуы

белән хәтердә калган. Керү имтиханнарын уңышлы тапшырып, тиз арада

студент вазифаларын үзләштереп, беренче курсны тәмамлаганда, чит телләр

факультетында ул шактый популяр бренд студент иде инде.

Аның төрле музыка коралларында уйный белүе, факультет егетләре-кызлары

белән уртак тел табуы үзешчән сәнгатькә җанлану кертте. Факультетның ул

чордагы деканы, күренекле тел галиме профессор Фәрит Йосыпов Ришатны

аркасыннан сыйпап, үз янында гына йөртте.

Дөрес, Ходай гәүдә җыйнаклыгы өстенә тел осталыгын да биргән, егет безгә

дә, бигрәк тә әтисенә шактый мәшәкатьләр тудыра. Чөнки аңа пединститут

рамкалары гына тар булып тоела башлый, тиздән ул мәдәни-агарту көллиятендә

дә, милиция мәктәбендә дә үз кеше булып китә, өлкәнрәк курсларда шәһәр

оркестрын оештыручыларның берсенә әйләнә, күрше Чаллы, Түбән Камада

концертлар белән чыгышлар оештыра. Чит телләрне өйрәнүнең энә белән кое

казу икәнен белгән әтисе укуыннан артта калыр дип борчыла. Гөлчәчәк ханым

улы ишетмәгәндә нәгърәләр ора.

– Меңләгән кеше эшли торган коллектив белән җитәкчелек итүем Ришатны

тәртәдә тотуга караганда җиңелрәк. Кич җиттеме, аны эзли башлыйм, кемгә

охшагандыр шулхәтле?!

Әкълим ага риторик соравына үзе үк җавап та бирә.

– Мин үзем дә яшь чакта шук, тальянканы кулдан төшерми идем. Тик

киләчәк тормышыңа кирәкле төп юнәлешкә – эшеңә, укуыңа зыян китерергә

ярамый барыбер.

Шунда ук улына нисбәтән җылы сүзләрен дә таба.

– Ришат үзе бик игелекле, ярдәмчел, иркә малай. Соңарып кайтканда,

ишектән керә-керешкә үк: «Әти-әнием, хәлләрегез ничек? Сезне сагынып,

йөгереп кайттым. Милиция мәктәбенә музыка коралларын төзәтеп, күрсәтеп

бирергә чакырганнар иде, шунда тоткарландым. Үзегез бит ярдәмчел булырга

өйрәтәсез», – дип теленә салынуга, без җылыга тарган сары май кебек эрибез

дә китәбез, әрләргә әзерләп куйган сүзләребез куактагы өлгергән чикләвек

төсле, күңелдән шыбырдап коела да төшә.

Әкълим ага, йөзенә кырыслык касәфәте чыгаргандай булса да, улларын,

аннан оныкларын ихластан яратты, булмышлары белән горурланып яшәде.

Үзен Мәскәүгә күчергәч, ике улын да шунда урнаштырып, фатирлы итеп

калдырды. Ришат һаман да хәлләрне белешеп тора. Үзгәрмәгән. Шулай ук

телгә оста, хәрәкәтчән, теләсә кем белән аралашыр сүзен таба торган үзебезнең

Ришат булып калды.

 

Яшьнәп яшәүгә ни җитә?

Мин үз гомеремдә бик күп кешеләр белән аралашып яшәдем, әмма Әкълим

Мөхәммәтҗанов шикелле баскан җирендә бер дәкыйка да тик тора алмаган,

дәртле кешене сирәк очраттым. Әйткәнемчә, ул бер үк вакытта кул куярга

кертелгән кәгазьне карый, алдында утырган кешене тыңлый һәм шул ук

вакытта телефоннан ниндидер саннарны җыярга мөмкин. Бераздан сәркатибенә

кемнедер чакырырга, берсекөнгә баланс комиссиясен җыярга куша, каядыр

барырга җыенып, машинасын чакырта. Алабугада эшләү чорында ул Казан,

Әлмәт түрәләре белән уртак тел таба, җылы мөнәсәбәт урнаштыра алды. Аерым

алганда, Министрлар Советы рәисе, аннан соң фирканең өлкә, Үзәк комитет

сәркатибе Гомәр Усмановның аның эшчәнлеген уңай бәяләве миңа мәгълүм.

Ә инде ул чордагы «Татнефть»нең генераль директоры Ришат Булгаков белән

дустанә мөнәсәбәтләренә мин күп тапкырлар үзем шаһит булдым. Улына

аның исемен бирүе дә тикмәгә түгелдер, шагыйрь әйтмешли, йолдызларны

кабызалар икән, бу гамәл кемгәдер кирәктер. «Татнефть»нең ул чордагы

генералы (гади халык бу кәнәфине биләгән кешене шулай дип кенә атый)

Булгаков ифрат зыялы, тыныч, бервакытта да тавышын күтәрми, ашыкмыйча,

һәр сүзен уйлап әйтә, кыскасы, атаклы фамилияне йөртергә лаеклы шәхес

иде. Әкълим Касыйм улы белән дуслыгым ярдәмендә, миңа да ул чордагы

«Татнефть»нең генераль директоры, җыйнак гәүдәле, җитен чәчле Ришат

Булгаковны күреп, аз булса да аралашып калырга насыйп булды. Нәрсәләр

сөйләшкәннәре истә калмаган (мин әле өлкәннәр гәпләшкәнне мич башында

тыңлап ятучы тыйнак малай гына), әмма Гөлчәчәк ханым биргән сорау һәм

аңа җавап һаман хәтердә. Кичә нәрсә ашаганымны оныткаласам да, аларның

сөйләшүе бүгенгедәй күз алдымда.

Һәр шәйнең асылына төшенеп ачыкларга яраткан Гөлчәчәк ханымның инде

саубуллашыр алдыннан төп бер соравы калган икән.

– Ришат Тимергалиевич, сез чит илләрдә шактый йөреп кайттыгыз, әйтегез

әле, кайда яшәве әйбәтрәк, андамы, әллә үзебезнең илдәме?

Булгаков фамилиясен йөрткән кешенең, «Татнефть» берләшмәсе генераль

директорының җавапны тирәнгә кереп, череп бетүгә барган капитализмга

агуын тамызып, җир, туган ил тартуы, совет чоры кодексы буенча, монда

яраткан эшем, хөрмәт иткән коллективым, диюен көтеп утыруым «бушка»

китте, ул тамагын кырып алды да, бик гади итеп әйтеп куйды:

– Кайда сине яраталар, шунда яхшы, Гөлчәчәк.

Мин соңрак кына төшендем, бу гадәти күренгән җөмләдә барлык сорауларга

җавап җәйрәп ята икән. Череп баеп яткан капиталист сине ярата алмый,

син үзең эшләгән җиреңдә, гаиләңдә генә хөрмәт таба аласың! Бетте-китте.

Артыгын төпченүнең кирәге юк.

Әкълим дус белән икәү генә калгач, мин ихластан зарланып алдым.

– Булгаков кебек яңгыравык фамилияле кешеләргә рәхәт. Татарча яңгырый,

русча да, бозмыйча, авыз тутырып әйтә алалар. Мәскәүдә кунакханәләргә

урнашканда яисә үзебезнең Министрлыкта фамилиямне телдән әйткәч, «как,

как, повторите», дип интектерәләр, документтан күчереп язганда да, еш кына

азактагы «л» ны алга күчереп, «Галлиулин» дип язалар. Ишетүемчә, «Галлы»

французча «әтәч» дигәнрәк мәгънәне белдерә. Син дә шул фамилияңне дөрес

аңламау белән очрашасыңдыр әле.

– Юк, мин андый мәшәкатьне белмим.

– Ничек инде ул?

– Менә шулай.

– Мин кунакханәләрдә, офисларда утыручы Мәскәү туташ-ханымнары

Мухаметзяновны әйтә алмый интегәләр, дип уйлыйм.

– Мин аларга, язу-сызу эшен башлаганчы ук, күчтәнәчне бирәм дә,

фамилиям ике рус сүзеннән – «муха» һәм «мед»тан тора, шуларга мәгълүм

«зянов» өстәлә, дип аңлатып куям.

– Кызык, – дигән булам, аның шаяртуын кабул итеп. – Ә бу сүзләрне татарча

яңгыратсаң нәрсә килеп чыга?

Ул, күзләрен уйнатып:

– Бал өстендә чебен дигән мәгънә туа.

Җәһәт кенә як-ягына каранып алды да кинаяле көлеп өстәп куйды:

– Ә чебеннең кем икәнен үзең чамалыйсың булыр?

– Син фамилияңне аңлатуда җайлы алым тапкансың, ә миңа нишләргә:

балым да, хәтта әрсез чебенем дә юк фамилиямдә.

– Филолог, галим исемен күтәреп йөрисең шунда рисвай булып.

– Соң? – дим, үпкәләргә дә өлгерә алмыйча.

– Синең фамилияң ике рус хатын-кызлары исеменнән тора бит.

– Юк, – дим үҗәтләнеп. – Гали – бөек дигәнне аңлата.

– Гарәпчә шулай булсын, ди. Синең фамилияңдә ике рус хатын-кызы елап

ята: берсе – Галя, икенчесе – Уля (Ульянадан). Синең очракта беренчесе

хатының булса, икенчесе бик яхшы танышың яисә берәр студенткаң булуы

ихтимал!

Мин мондый шәрехләүне яраткан фамилиямне мыскыл итү дип кабул итеп,

аның исеменә бәйләнергә булдым.

– Әкълимә исемле хатын-кызны күргәнем бар. Ә Әкълим дигән исемне

очратканым булмады. Русларда Клим дигән исем, «клин» дигән сүз бар,

шулардан алынгандыр инде!

Ул бу төрттерүемә үпкәләү түгел, исе дә китмичә, педагогларча аңлатып

бирде.

– «Әкълим» – гарәп сүзе; «климат»тан азган, димәк, һава торышын аңлатучы

кеше була инде ул. Тагын сорауларыгыз бармы, иптәш профессор? Булмаса,

киттек чәйләргә, ризыгыбыз суынып бетеп, сөйләргә яраткан Гайҗан бабай

көненә калуыбыз бар.

 

Канатлыга – зәңгәр биеклек

Әлмәттә Ришат Булгаков белән күрешеп, озаклап сөйләшеп утыруыбыз

минем өчен соңгысы булып чыкты. Үзен башка эшкә күчергәндә (кая киткәнен

тәгаен әйтә алмыйм), ул бу олы вазифаны үтәүгә Мөхәммәтҗановны тәкъдим

итә. Обком хуплый. Мин инде Алабугада аның белән киңәшеп, матди ярдәменә

таянып яшәргә күнеккән идем. Шул хәбәр миемә килеп җиткәч, йөрәгем жу

итеп китте. Шатланырга да, кайгырырга да белмәдем. Дустың, якын кешең

үсүгә, әлбәттә, чын күңелдән сөенергә кирәктер. Ә борчылуым күбрәк институт

мәшәкатьләре өчен иде. Шул рәвешле, бөтен Алабуга өчен, бераз күпертебрәк

әйткәндә, якты йолдыз булып балкыган шәхес 1980 елда аны ташлап китте.

Дөньямның бер өлеше убылып төшкәндәй булды. Ректор вазифаларын

башкарган чорда (мин Казанга 1986 елда күченеп киттем) Әлмәттә эшендә

дә, өйләрендә дә булгаладым.

Ул шундый гаҗәеп олы дәрәҗәгә ирешкәч тә, һәрхәлдә миңа нисбәтән

үзгәрмәде, шундый ук гади, киң күңелле һәм ясалмалыкны кабул итмәгән

ихласи кеше булып калды. Мин телефоннан хәбәр биреп, вакытны килешүгә,

ул мине кабул итү бүлмәсенә чыгып каршы ала. Шул мәлдә, аңа йомыш белән

килгән кешеләрдән, нинди гозер белән көтүләрен белешеп, берничәсенең

мәсьәләсен шунда ук хәл итүенең дә шаһиты булганым бар.

Эш кабинетында минем белән аралашырга, сөйләшеп утырырга вакыт таба.

Ерак юлны якын итеп анда хәтле килгәч, нинди мәсьәләне булса да чишүне

сорамыйча кеше борчып йөрмисең. Бер килүемдә яңа төзелгән ашханәгә мебель

белән ярдәм итүгә, икенчесендә, улы укып чыккан факультетның лингофон

кабинетларына магнитофоннар туплауга булышты. Ул чорда акча булса да,

кирәкле әйберен табуы авыр иде, хәзер җаның теләгән тауар тулып ята, акчага

кытлык. Минем белән дуслык җепләре бәйләсә дә, аның үзен кырысрак

тотарга, эреләнеп китәргә дә мөмкинлеге бар һәм тиеш тә кебек иде. Ә хәзер

шул дәрәҗәдәге кешегә эләгү өчен тәмугның җиде катын үтәргә кирәк, ягъни

әүвәл урынбасарлары, күпсанлы ярдәмчеләре, сәркатипләре иләгеннән уза

алсаң гына, «үзенә» язылырга мөмкин икән. Әле анда да кабул итәме-юкмы,

бер Аллаһ кына белә.

Гафу, гафу... Сүзем яңа кәнәфигә утырган Әкълим Мөхәммәтҗанов турында

иде. Ул җитәкчелек иткән 1980-1990 елларда «Татнефть» иң тотрыклы эшләп,

кара май чыгару планын арттырып үти килде. Татарстанда эшләү генә аңа

тар була башлады, ул үзенең тәҗрибәле белгечләре белән Көнбатыш Себердә

нефть ятмаларын эзләү һәм чыгару эшенә кушылды.

Үз биләмәсендә нефть табучы һәр берләшмәдән үзләре өчен авыл

хуҗалыгы нигъмәтләрен үстерүче юнәлешләр булдыруны, анда яңа

технологияне куллануны таләп итте, тирәлекне, җирне, елга, күл, аеруча

чишмәләрне пычратудан саклау юнәлешендә җитди эш алып барды һәм

экология өлкәсендәге казанышлары өчен СССРның дәүләт премиясенә лаек

булды.

Казанда мин әле гади укытучы вазифаларын үтәп йөргән чорда да, һәр

килүендә, мине эзләп таба иде. Әкълим Касыйм улы үзенең «гадилектә

бөеклек» дигән карашын үзгәртмәде. Үзенә аерым игътибар, коттедж

яисә кәттә кунакханә таләп итмәде. Университеттан Профсоюз урамына

төшкәндә, нефтьчеләрнең берничә гадәти бүлмәдән торган тукталу

урыны бар, «Татнефть»нең яңа хуҗасы гел шунда тукталды. Телефон

ашамы, машинасын җибәрепме, мине кунакка чакыргач, ашказаны

бизләремне кызыл, кара уылдыкларга, каклаган казга, киптерелгән иткә,

затлы колбасаларга, итальян сырларына, җиләк-җимешкә, әрчелгән

чикләвекләргә, һич югында тәмле кәтлитләргә әзерләп килсәм, бар

хыялларым «чәлпәрәмә» килә. Өстәлдә бөтен килеш пешерелгән, парын

чыгарып торган бәрәңге, берничә шешә катык йә кефир, сыер мае һәм кара

«Бородино» ипие торыр. Эчәсең килсә, тышына «Татарстан» дип язылган

ак аракы булыр. Мин аның бу куышында берничә тапкыр булдым. «Бөдрә

чәч»нең зәвыгы үзгәрмәде.

 1990 елда аны Мәскәүгә, әле таркалып бетмәгән СССРның нефть сәнәгате

министрының икътисад һәм чит мәмләкәтләр белән багланышлар буенча

урынбасары итеп күчерәләр. Ул яңа урында да элекке Әкълим – Тимәш авылы

егете булып калды. Мин Казан дәүләт университетында Татар филологиясе,

тарихы һәм көнчыгыш телләр факультеты деканы булып эшләгән дәвердә

безгә, КДУ ректоры Ю.Коноплёв, проректоры М.Госманов белән, Германиягә

Мәскәү аша барырга кирәк булды.

Әкълим Касыймович Татарстан поездыннан үзе каршы алып, башкала

буйлап йөртте, каядыр алып кереп сыралар эчертте, ашатты һәм машинасы

безне аэропортка озатып та куйды.

 Мәскәүдә дә ул татар халкының йөзенә кызыллык китермәде, тырышып,

җанын биреп эшләде һәм җитмешен тутыргач, пенсиягә чыгып, Әлмәткә

кайтты. Тормыш иптәше Гөлчәчәк ханым иртәрәк вафат булгач, коттеджларын

сатып, ике бүлмәле фатирда гомер сөрде...

 

Әсәрнең ахырын сайтыбызда алдагы көннәрдә укыгыз.

"КУ" 7, 2018
Фото: pixabay
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: