Ник керәсең төшләремә? (дәвамы)

Бәянны башыннан монда укыгыз.

Исеме җисеменә рас килә...

Адәм баласы тумыштан нинди генә сәләтле, әзерлекле, заманага яраклашып

әйткәндә, креатив күренмәсен, өендә аңлар, таяныр яртысы, яисә тәртип

булмаса, арып-талып эштән кайткач, аркасыннан, битеннән сыйпап, «әйт,

җүнсезем, кайларда йөрдең», дип, кичен каршы алучы, иртән хәерле көн теләп,

озатып калучы булмаса, ул хезмәт фронтында тулы көчкә тугарылып, ачылып

китә алмый. Үз тормыш тәҗрибәмнән чыгып әйтелгән һәркемгә мәгълүм ошбу

фикер Әкълим Касыйм улының гаилә учагы белән якыннан танышкач, янә бер

исбатлау, ягъни «апробация» узды.

Без дә Алабуганың калкурак өлешендә урнашкан Разведчиклар урамында,

юл салучылардан бушаган йортка күчкәч, Мөхәммәтҗановлар белән ике йорт

аша гына күршеләр булып чыктык. Рәткә тезелгән бер катлы өйләр артында

элегрәк утыртылган, тоташ каеннардан торган, берничә гектар җир биләгән

урманчык бар иде. Иртәнге алтыларда, без шаяртып, «Онегин каенлыгы» дип

йөрткән урынга чыгып, алда торган көндәлек эшләр турында киңәшеп йөрү

гадәтен керттек.

Янәшәдә яши башлагач, Гөлчәчәк ханым белән дә якыннан танышып,

дуслашып киттек. Сәйфетдин абзый кызы түгәрәк ак битле, ачык чырайлы,

күгелҗем күзле; гәүдәсе тулылана башласа да, спайлыгын саклаган иде. Җитез

хәрәкәтле ханымның үз бәясен белеп яшәгәнлеге, ихтыярлы, нык холыклы

булуы сизелеп торды.

Минем җәмәгатем Галия – балалар табибы – ифрат тыныч холыклы, һәр

шәйне фәлсәфи ноктадан килеп бәяләсә, Гөлчәчәк исә, киресенчә, кайнап

торган кызу канлы, артыннан яратып, анда да авызны уч белән каплап, ул чорда

киң әйләнешкә кереп киткән «ультра» дигән сүз белән атаган чаклар иде бу.

Без аларга, алар безгә кереп, ял көннәрендә гел аралашып яшәдек.

Мөхәммәтҗановлар гаиләсендәге татулыкны, аңлашу үрнәген күреп,

сокланып чыга идек. Гөлчәчәкнең өйдә хуҗалык мәсьәләләрендә баш булуы,

олы нефть-газ компаниясе белән җитәкчелектән дә гарык булып кайткан иргә

(ул горкомга да артык баш бирми иде) буйсыну иллюзиясен тудыруы эчке

талгын рәхәтлек биргәндәй тоелды миңа.

Гөлчәчәк тыштан кырыс, таләпчән күренергә тырышса да, балаларын

тәрбияләүдә, иренә мөнәсәбәтендә хәлдән килгәнчә, терәк булуы сизелеп

тора иде.

Өйләрен тәртиптә тоту, яңа мебель алу кебек хуҗалык мәсьәләләрендә ире,

башын «юләргә салып»: «Гөлчәчәк, син ничек әйтәсең, шулай булыр», дип,

аның һәр теләге белән елмаеп килешә һәм, әлбәттә инде, үзенчә эшли. Хатыны

моны сизеп, «Әкълим, алай ярамый инде», дисә, җавабы әзер.

– Гөлчәчәк, син дөрес әйтәсең! Бу юлы шулай туры килде инде. Киләсендә

нәкъ син әйткәнчә эшләрбез.

Шул ук тарих кабатлана торса да, ике як та канәгать.

Ирләр арасындагы дуслык хатыннар аңлашуы белән ныгытылса, нур өстенә

нур иңгәндәй, хәтта хәмерне дә хәләлеңнән качып-посып эчү мәшәкатеннән

дә котыласың. Кыскасы, җәмәгатьләребезнең уртак тел табуы безне тагын да

ныграк якынлаштырды.

Гөлчәчәк ханым ире янында, кадрларның белемен күтәрү буенча инспектор

буларак, төрле семинарлар, очрашулар, хәтта артистларны чакырып концертлар

оештыруга күп вакытын бирсә дә, йөгән кияргә өйрәтелмәгән яшь тай яисә

шома балык кебек шуып чыгарга гына торган ирен гелән күз уңында тота.

Ышанып, авызыңны ачып торсаң, ирсез калуың бик ихтимал икәнен ул тәгаен

белә. Әкълиме әле генә Казан йә Әлмәт белән сөйләшә, шул арада кунаклар

каршы алырга Чаллы аэропортына чыгып китә, вертолёт белән Әгерҗегә

очканын күрми дә каласың. Гөлчәчәк аның эше шундый булуга күнегеп, үзен

тыныч тотарга тырышса да, бер вакыйга аны, тәмам чыгырыннан чыгарып,

«атакага» ташланырга мәҗбүр итә.

Алабуга урманының рәссам Шишкинны даһи киндерләрен тудыруга

рухландырган бер җирендә, Әкълим Касыйм улы санаторий-профилакторий

төзетә. Ул гамәлгә кереп, ял итүчеләрне кабул итә башлагач, табиб вазифасына,

яшь, чибәр урыс хатынын алалар. Кемдер юриме, әллә чынлапмы, янәсе

чибәркәйне хуҗа үзе махсус читтән алып кайткан дип, яңалыкны тиз арада

тараталар. Һәм Гөлчәчәк ханымның колагына да ирештерәләр. Әкълимнең

үз-үзен тотышыннан бу фараз аклангандай була. Ул бермәлне: «Әкълим

Касыймович кая икән?» – дигән соравына сәркатиптән стереотип җавап ала:

«Ул профилакторийга китте, ял итүчеләр, бүлмәләр салкын, йөрәк дарулары

җитми, дип зарланалар, берсенең ашыннан чебенме, тараканмы чыккан, илләм

тавыш купкан», ди. Икенче вакытта инде аның шиген көчәйтеп, каһәр суккан

сәркатибе дә хуҗасын «сатмый» башлый: әйтмәде, белмим, күрмәдем, дип

кенә котыла. Һәм вәссәлам.

Сәркатипне дә аңлап була, аны бит эшкә чибәр ханым түгел, ә профилакторий

«тикшерүчесе» алды, ни өчен ул аны сатарга тиеш, ди. Дураков нема.

Гараждан бер буш машинаны алып, Гөлчәчәк шунда килеп төшсә,

Әкълименең, аныңча, «эшен бетереп», профилакторийда тәртип урнаштырып,

тараканлы ашны түгеп, машинасына чыгып утырган мәленә тап була.

– Әкълим Касыймович, сезнең профилакторийның медпунктын тикшерүдән,

врачка тәлинкә тотудан башка эшегез калмадымыни? – дип, тавыш тембрын иң

югары дәрәҗәгә куеп, корбанына сикерергә әзер арысландай, иренең өстенә

килә Гөлчәчәк ханым.

Әкълименең сүздә булса да аны тыңлавына, санлавына, «Гөлчәчәк,

Гөлчәчәк», дип торуына күнеккән ханым иренең янә бер сыйфатын ача. Ул

хатынының беләгеннән каты итеп тота да кара «Волга»ның арткы утыргычына

шып итеп кертеп утырта һәм тәрәзәләрне бикли:

– Син нишләп эш сәгатеңдә монда йөрисең? Кем чакырды, кем котыртты?

Синең должность штатный расписаниедә юк, аны мин керттем, кыскарта да алам!

Тегесе:

– Әйдә, мине кыскарт та теге марҗаңны ал, – дигән сүз белән каршы тора.

– Минем арттан күзәтеп, көнчеләр сүзенә карап, тилереп йөрсәң, икебезне дә

эшсез калдырасың. Сиңа шул кирәкме? Рәхәтеңә чыдый алмый башладыңмы?

Каның куерса, салкын су эч!

Ирнең сүзләре кызу канлы ханымны тиз айнытып җибәрә.

– Ярый, киттек, гафу ит, – дияргә генә кала.

Язмышына буйсынган булып кыланса да, ничек кирәк, шулай итә, әмма

профилакторий табибын эшеннән җибәрүгә ирешә ханым.

Әкълиме, М.Светловның «Гренада» балладасында югалтуны сизмәгән

солдатлар шикелле, табибның кинәт «юкка чыгуын» белми дә кала, янәсе. Минем

эшем булмаса да, бар кыюлыгымны телемә «төйнәп», сорарга җөрьәт иттем.

– Теге чибәр ханым профилакторийда күренми, әллә киттеме?

– Ул ышанычлы җирдә, аны Казанның алдынгы хастаханәсенә соратып

алдылар.

«Сәяси мәйданнарны», тарлыкны ирләрен яратуга сылтаган хатыннар,

аларга да, үзләренә дә өстәмә мәшәкать кенә тудыралар. Профилакторий

табибын Гөлчәчәк эшеннән алдырткан, Әкълим аны төплерәк, яхшырак урынга

урнаштырган. Дәгъвачыда хис, икенчесендә акыл шәрифләре өстенлек итә,

ахыр чиктә, тамашада бар катнашучылар да канәгать. Инглизләр «happi end»,

диярләр иде. Ире өенә сөйләшенгән вакытта кайтмаса, Гөлчәчәк ханым аны

телефоннан эзли, әлбәттә инде, таба алмагач, ничарадан бичара дигәндәй,

ярсып безгә кереп җитә.

– Тәлгат Нәбиевич өйдә, минеке кайларда йөри икән тагын, телефоннары да

җавап бирми, тәмам гаҗиз булдым инде, – дип чәпченүенә, Галия тыныч кына:

– Гөлчәчәк, нервыларыңны сакла, үзеңне юкка бетермә. Аның эше шундый,

кайтыр! Мал да ашаган җиренә кайта... Әйдә әле, чәй эчеп алыйк, минем дә

авызым кибеп тора, – дип, «ультра»ны тынычландырып, өенә озатып куя.

Берничә минутка иртәрәк кайтып кергән ире юри тавыш күтәрә: «Инде күпме

вакыт сине көтеп, ач утырам, кайларда браматта йөрисең?»

Гөлчәчәк ире кая сугылса да, аны җылы ризык көткәнне белә. Бигрәк тә

өчәр-дүртәр көн шунда яшәп, эшли торган Менделеевск, Әгерҗе кырларына

урнашкан буровикларга термослар белән алып барып ашату тәртибен кертә яңа

НГДУ начальнигы. Аның да шуннан кайтуы икән. Кеше турында кайгыртсаң,

үзеңә дә файдасы тия, дигәннәре шул була торгандыр инде.

Тулаем алганда, Мөхәммәтҗановлар гаиләсе белән чәй янындамы,

телевизор карагандамы, сөйләшеп-аралашып утыру күңелне ял иттерә,

вак-төяк хәсрәтләрне оныттыра, саф һавада, иркендә йөреп кергәндәй, кан

тамырларын, сулыш юлларын киңәйтеп җибәргәндәй итә иде.

 

Укытучы кайда да укытучы!

Советлар идарә иткән заманда коммунистлар фиркасендә, бигрәк тә

Фикрәт Табеев беренче секретарь булганда, «партактив» дип аталган

җыелышлар даими булып тора иде. Көн тәртибе нинди икәнлегенә нисбәтән,

шәһәрләрдән, районнардан җаваплы әгъзаларны чакырып, алдан әзерләнгән

докладчыны, кисәтеп куелган нотыкчыларны, куштан хуплаучыларны ифрат

бирелеп тыңлаганнан соң, сыйланып алгач, рухланып эшебезгә таралыша

торган идек.

1975-1976 еллар тирәсендә булган шундый җыелышка Әкълим

Мөхәммәтҗанов белән мин дә чакырылган идем. Кышкы, буранлы вә

җилле көннәрнең берсе. Кичке якта табигать, сез кем дә, мин кем дигәндәй,

кырыс холкын күрсәтүне кирәк табып, дулавын аеруча көчәйтте. Без

«Татнефть»нең тыйнак кунакханәсенә кереп капкаладык та, якты чакта юл

алыйк, дип, Алабуга тарафларына чыгып киттек. Мин, әлбәттә, Казанда

кунып, иртәнге якта кайтырбыз, дип карасам да, «Волга» машинасының

хуҗасы нефтьче булгач, әлләни каршы тора алмадым. Ташлап китсә дә,

берни эшләр хәлең юк.

Шул рәвешле, кичке сәгать бишләрдә юлга тәвәккәлләдек. Әле «КамАЗ»

юллары, Нократ елгасы аша күпер турында хыялланган да юк. Гадәти авыл

юлларының язгы, көзге, кышкы көннәрдәге «сөенечләрен» өлкән буын

хәтерли булыр. Юл буйлап күрсәткечләрнең юклыгын искә төшереп тору

да кирәкмидер. Әкълим дусның өенә ашкынган дәртле ышанычын миңа

да уртаклашырга туры килде. Машина өр-яңа, ажгырып тора, йөртүчесе –

Алабуганың иң данлыклы асы. Яктырак чакта шактый юл үттек. Зур тизлек

белән автомобилебез көрт өемнәрен ерып кына уза. Мәгәр кәттәләнеп, гел

йомшакта утырып кына бара алмадык. Эңгер-меңгер төшкәч, юлны югалткан

очраклар да ешайды, төшеп машинаны төртергә, көпчәк асларын казырга, якякка китеп, төп юлны эзләргә дә туры килгәләде. Тирә-якта ап-ак кар дәрьясы.

Юлда машина димим, атлы юлчының да очрамавы турында сүз әрәм итеп

әйтеп тә тормыйм. Ачы сызгырып килеп, буран машинаны да, үзебезне дә

коендырып китә.

– Абзый, сүземне тыңламадың, кунып кына кайтыйк, дип күпме ялындым.

Кай җәһәннәмебезгә шулай ашкынабыз? – «Хатыныңның җылы кочагын

сагындыңмы», дип өстәмәкче идем дә, аның кырыс йөзенә багып, тыелып

калырга акылым җитте.

– Сезгә нәрсә, арба ватылса – утын, үгез чирләсә – ит. Расписаниегез

буенча дәресләр уздырыла тора. Укытучы килмәсә, студентка бәйрәм, дөнья

җимерелми. Минем, әнә, өч буровойда буран аркасында ут өзелгән. Күпме

зарар!

Шунда ук үзендә шаяртырлык көч табыпмы, ничарадан бичара дигәндәйме:

– Докладны да, чыгышларны да бик бирелеп, дөньяңны онытып тыңлап

утырдың, нәрсә диделәр, «эшегезгә кайтып, икеләтә-өчләтә тырышлык белән

хезмәт итегез», дип киңәш-нәсихәт бирделәр. Шуның өчен ашыгуым иде.

Бераз үкенгәндәй өстәп куйды:

– Бабайлар, вакыты белән бала-чаганы да тыңларга кирәк, дигәннәр, синең

тәкъдим белән, ятып кына йоклыйсылар булган.

Шул арада тирә-якта йөренеп, юл эзләп килгән йөртүчесе:

– Без дөрес барабыз бугай. Әнә тегендә, буран аз гына ял иткән арада, ут

күренгәндәй булды. Карагыз әле шул якка.

Егетебезнең күзе үткен икән, еракта, әллә нәрсәләр вәгъдә итеп,

ымсындырып, бүре күзе кебек кенә ут күренә. Без нәкъ шул утка «кайткандай»,

анда берәр якыныбыз өзелеп көткәндәй, Әкълимебез әмерен төшерде.

Тиз генә утырдык та, киттек шунда. Безне «чакырган» уты да алдавыч булды,

тиз генә барып җитә алмадык, без алга үрмәләгән саен, уты да ераклашкандай

тоелды. Янәдән ике-өч тапкыр төшеп, машинаны төртә, карны казый торгач,

ут янына барып җиттек. Ул колхоз идарәсе булып чыкты. Инкыйлабка чаклы

ук берәр кулак төзеткәнлеге, шактыйны күргәнлеге сизелеп торса да, халыкта

ташпулат дип йөртелгән бина иде. Димәк, зур татар авылларының берсе икән.

Ишек шакып, эчкә уздык.

Урындыкта, күзлеген борын очына төшереп, әллә төнге кизү, әллә

җыештыручы – өлкән яшьтәге апа оныгына оекбаш бәйләп утыра. Гаҗәпләнеп,

күтәрелеп каравыннан безне көтмәгәнлеген сизү кыен түгел иде. Без авылның

кайсы районга кергәнлеген дә, исемен дә белмибез. Бик тәртипле генә

исәнләшкәннән соң, буранда адашып калуыбызны аңлаттык.

– Без Алабугага кайтып барабыз. Мин НГДУ начальнигы булам, колхоз

рәисе белән тоташтырыгыз әле?

Апабыз ашыкмыйча гына җепләрен, энәләрен күрше урындыкка куеп:

– Персидәтелебез өйдә юк. Казанда, – диде.

– Авыл советы рәисенә шалтыратсагыз иде.

– Ул да өйдә юк, каядыр кунакта.

Шунда мин дә, сүзгә катнашырга булып:

– Мин Алабуга пединституты ректоры булам, мәктәп директоры өйдәдер

бит, аңа шалтыратыйк әле, – дим.

– Син дә диликтолмыни? Аны сразы атәсе иде? Хазер, хазер. Безнең

диликтолыбыз мишәр генә булса да, бик яхшы, ачык кеше, – дип сөйләнәсөйләнә, «диликтолның» телефонын җыя башлады.

– Буранда адашкан кешеләр килеп керде. Берсе әллә кем шында, берсе мин

дә диликтол, ди. Килеп ал үзләрен!

Мәктәп директоры бик тиз килеп җитте. Урта яшьләрдәге, җыйнак гәүдәле,

сүзчән ир-ат булып чыкты. Мине танып, икебез белән дә итагатьле итеп

исәнләште. Безне дуамаллыгыбыз өчен, «кем инде шундый буранда төнгә

каршы юлга чыга», дип әрләп алганнан соң, «ике йорт аша гына татар теле

укытучысы яши, аңа чәй куярга куштым. Хәзер шунда барабыз», диде.

Үзенең ун ел элек, хәзер юкка чыгарылган Казан педагогия институтын

тәмамлавы, укытучылар коллективының яртысы диярлек Алабуга

пединститутында укып чыгуы, читтән торып белем алучылары да барлыгы,

тагын әллә ничә баланың төрле факультетларда белем алуы турында мәгълүмат

биргәннән соң, безне кунасы йортка алып китте.

Машинаны колхоз идарәсе янында калдырып, директор артыннан киттек.

Тигез сары бүрәнәләрдән корылган якты, зур өйдә хуҗалардан башка тагын

берничә кеше бар иде. Алары Алабуга пединститутын тәмамлаган, җирле

мәктәптә эшләүче укытучылар булып чыкты. Миңа, өемә кайтып кергәндәй,

илләм рәхәт булып китте.

Мәктәп хәлләре, уку еллары, укытучылары турында гәпләшкән арада

барысы бергәләшеп төрле ризык белән тулы өстәл әзерләп өлгерделәр. «Чуваш

малае» да үз урынын алды. Мин торып тост әйттем.

– Укытучылар, үзара тынгысыз яшәсәләр дә, кыенлык килгәндә берләшә,

ярдәмләшә алалар. Чөнки алар иң гуман һөнәр кешеләре. Менә бүген дә безне

туңып үлүдән коткардылар, – дип, шактый озын нотык тоттым.

Шул ук вакытта һәркайда игътибар үзәгендә торган Әкълим дусның

укытучыларны артык мактаганны хупламавын, үзенә дикъкатьнең җитәрлек

булмавыннан кара көюен сизсәм дә, бер рольгә кергәч, фикеремне әйтеп

бетермичә туктый алмадым.

Әкълим Касыйм улы, бәлки, чыннан да арыган булгандыр, бәлки, ят-чит

коллективта кызык тапмагандыр, гадәттә, бер-ике рюмкадан баш тартмый

торган кеше, үпкәләп, авызын турсайткан нарасыйдай, аркама кагылды да:

– Иптәшләр, гафу итегез, мин бик арыдым, мөмкин булса, ятар идем, –

диюгә, хуҗа аны такталар белән бүленгән бүлмәгә алып кереп, алдан әзерләп

куелган урынга урнаштырып килде.

Без укытучылар белән әле бик озак сөйләшеп утырдык. Тәрбия фәненең

без кагылмаган тармагы калмады кебек.

Аның каравы, Әкълим дус бик иртә уятып «үчен алды», гарьлеген чыгарды.

Икенче көнне җил тынган, буран басылган булып, безне алырга аның вертолёты

килеп җиткән иде. Без, хуҗалар белән җылы гына саубуллашып, Алабугага

юл тоттык.

Буранда адашып йөрүләр, күптәнге танышларым, якын туганнарым кебек

кабул итүләр мәңгегә җылы истәлек булып күңелдә калды. Тик менә авылның

исемен дә, укытучыларның фамилиясен дә – берсен дә хәтерләмим. Язып та

куймаганмын. Мәгънәсезлек димә, укытучыларның берәрсе, «диликтол»,

исән-имин булып, бу язмаларымны укып, Татарстанның Язучылар берлеге

аша мине табып шалтыратсалар, яшьлегемә әйләнеп кайткандай булыр идем.

Хәтта ул чорда «демагогия» дип кенә бәяләнгән партактивлар да сагындыра

шул. Һәр шәйнең, хәтта буранда адашып интегүләрнең дә үз вакыты була икән...

 

Әсәрнең дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 7, 2018
Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: