Ник керәсең төшләремә? (ахыры)

Бәянны башыннан монда укыгыз.

Фаҗигадән беркем хали түгел

Әлмәттәге пенсионер тормышыннан ул нигездә канәгать иде. Уналты

яшеннән үз көнен үзе күреп, шул чор хәятенең үзәгендә кайнаган, бу хакта

кайбер бушбугазлар кебек кычкырып йөрмәсә дә, милләт гаме, милләт хәсрәте

белән яшәгән кешенең тынычланып, күзләрен зәңгәр экранга яисә түшәмгә

багып кына, яисә көрәш темпын үзгәртеп яшисе дә килгәндер. Аның фани

дөньядагы соңгы «тукталышында» – җыйнак кына ике бүлмәле фатирында

энекәшем, медицина фәннәре докторы Әфхәт белән дә, аерым да ике тапкыр

булдым. Табиб кеше аңа киңәшләрен дә бирде.

– Берәр ярдәм кирәкмиме? – дип сорауга, ул болай җавап тотты:

– «Татнефть», «Әлмәтнефть» егетләре мине ташламыйлар, өй янына гараж

төзетеп куйдылар, матди яктан да ярдәм итеп торалар, күбесе заманында

миннән тормыш дәресләре алган кешеләр, – диде ул, ярдәм итү ягына басым

ясагач. Шул хакта сүз кузгалгач, аның беркайчан да кесә калынайту артыннан

кумаганлыгын да искәртеп үтәсе килә.

Әзергә-бәзер яшәргә өйрәнгән кеше өчен мөһим нәрсәне – вакытында ашау-эчү мәсьәләсен дә хәл иткәннәр икән үзе үстергән хезмәттәшләре.

– Әлмәт нефть-газ берләшмәсе мине карап, көненә өч тапкыр пешереп,

ашатып китүче бер ханымны эшкә алды. Стажы да бара.

Сөйләшә киткәч, ашын әзерләп, өен җыештырып йөрүче ханымның

заманында Алабуга пединститутының чит телләр факультетын тәмамлаганлыгы

мәгълүм булды.

Соңрак Әкълим Касыйм улының ул ханымга өйләнергә дә исәбе булганлыгы

ачыкланды. Әмма, билгеле булганча, иң якын кешеләрнең арасын бозучы афәт

– мал-мөлкәт бүлешү, нәфес җан җылысыннан көчлерәк, якыннары аның бу

теләген хупламыйлар (фатир, гараж, затлы машина бар бит әле). Кем белә,

бәлки ханым үзе баш тарткандыр. Кичке ашын ашаткач, караучысы өенә кайтып

китә, төнлә Әкълим дусны йөрәге уята, ул даруын алырга дип кулын суза һәм

шул килеш җан тәслим кыла. Кыскасы, 2004 елның 21 июлендә тынгысыз

йөрәге тибүдән туктый.

Галәмәт зур эшләр майтарган, меңнәр белән идарә итеп, дөньяның

тупсасына тибеп яшәгән затлар да гомерләренең соңгы мизгелендә иң гади

игътибарга: бер йотым суга, бер сәдәф даруга, Коръән сүзенә мохтаҗлыкта

үлә ала икән.

Гыйбрәтле язмыш. Караучы хатын янында булып, вакытында дару

төймәләрен авызына каптырса, суын бирсә, беразга булса да, гомерен озайтыр,

һич югы үлеме дә болай ук аяныч булмас иде.

Татар халкының гореф-гадәте, Ислам диненең кануннары буенча, газраил

җанын алганда, янында якыны булырга, су йота алмаса, каз канаты белән

иреннәрен чылатып торырга тиеш.

СССР һәм Татарстан югары советларының депутаты, әллә ничә орденмедаль иясе, РСФСРның нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәре,

әллә ничә шәһәрнең мактаулы гражданины, татар халкының горурлыгы,

соңгы сулышын алганда, бер кашык суга лаек булмасын инде? Шул фактны

күңелдән сызып ташлап булмый: легендар шәхесләрнең тормыш юлы сәер

генә тәмамлана. Беркемгә үпкәләп тә, гаепләп тә булмый. Ул вакыттагы

Татарстан Президенты М.Шәймиев премьер-министрның урынбасары Равил

Моратов җитәкчелегендәге комиссиягә күмүне оештыруны йөкләде. Мин дә

катнаштым һәм, дусты буларак, татарча (бердәнбер) чыгыш та ясадым. Әкълим

Мөхәммәтҗановны соңгы юлга озату бик югары, тантаналы дәрәҗәдә барды.

Казаннан килгән комиссия әгъзалары кунак-кунак уйнап калдылар, без улым

Булат белән акрын гына юлга чыктык. Күңелдә нәрсәдәндер канәгатьсезлек,

хакимияттән килгән кешеләргә битарафлык өчен рәнҗү хисе калды. Шулай

моңланып, уйланып кайтканда, безне ДАИ машинасы туктатты. Күмүне

«оештырган» комиссия аэропортка вертолёт белән кайткан да, аларның

эскортына без юл бирергә тиеш икәнбез. Туктап көтеп тордык, кая барасың!

Милләте өчен җанын ярып бирергә әзер Мөхәммәтҗановлар дәвере

яшьнәп узып китеп, кырыс базар, исәп-хисап чорына кергәнбез. Киләчәктә

ни күрәсебезне бер Алла гына белә. Тик Әкълим дустым, төшләремә кереп,

мине интектермәсен, безне көтеп, тыныч кына йокласын иде. Ул аңа лаек!

 

Шәхес дәвамчыларында яши

Иң әүвәл сүзне «Шәхеснең көче нәрсәдә?» дигән сорауга җавап эзләүдән

башлыйсы килә. Бу сөальгә төрлечә: ул үз халкы рухи һәм матди яктан үссен

өчен игелекле эшләр башкарсын, туганнарына, дусларына ярдәм итсен,

ата-анасының фатихасын алсын, балаларын әби-бабаларыбыз йоласында

тәрбияләсен кебек бик күп гонсырларны атап булыр иде. Әйтелмәгәннәрдән

иң әһәмиятлесе: көнчелекне белмәгән олылык, кешелеклелек һәм үзеңә

лаеклы алмаш әзерләп калдыру. Бу яктан, гадәти калыпларга сыймаган

Әкълим Мөхәммәтҗанов ифрат киң күңелле шәхес иде һәм җегәренең бер

өлешен үзенә әхлакый якын, эшенә, халкына бирелгән алмаш әзерләүгә бирде.

Аны «Татнефть» берләшмәсенә хаким итеп күчергәч (андагы чикләнмәгән

мөмкинлекләрне иңләгәндә, «хаким», хәтта «хөкемдар» сүзе дә бәяләмә

буларак туры килә кебек, ялгышсам, гафу итәрсез), Алабугага якын танышын,

фикердәшен, үзеннән берничә елга гына яшьрәк Марс Җәләтовны җибәрде. Ул

Мөхәммәтҗанов кебек киң колачлы, ярдәмчел булмаса да, минем «тегендә»

хәбәр итү мөмкинлегемне уйлап булса кирәк, институтны ярдәменнән

ташламады, бер үтенечемне дә, мөмкин булган тәкъдирдә, кире какмады. Бер

мәсьәләдә хәтта тирәнгәрәк тә кердек. Физика кафедрасы белән берләшмә

нефтьне судан һәм тоздан арындыру ысуллары буенча фәнни-гамәли эзләнүләр

алып бардылар. Шул эштә катнашкан хезмәткәрләр, белгечләр өчен өстәмә

түләү дә иде бу килешү. Тупланган акчага институтның кирәк-ярагына бер

«Жигули» машинасы да юнәттек.

Мәскәүнең нефть-газ сәнәгате министрлыгында Әкълим Мөхәммәтҗанов

шикелле белгечкә ихтыяҗ тугач, аңа мәркәзгә күчәргә туры килде. Теләп

киттеме ул анда, юкмы, бар җаваплылыкны өстемә алып, кистереп җавап

бирә алмыйм. Мәгәр иң авыр, четерекле, капиталистик мөнәсәбәтләргә кергән

1990-2000 елларда ул министрның турылыклы, эшчән урынбасары булып

хезмәт итте.

Мәскәүгә, министрлыкка күчергәч, үз кәнәфиенә әүвәл белгечлеге буенча

нефтьче, соңгы вакытта горком сәркатибе вазифаларын башкарган, ифрат

игелекле, йомшак табигатьле Ринат Галиевне тәкъдим итә. Аның Әлмәт

төбәгендә яшәүче язучыларның, аерым алганда, Баулы районының Кызылъяр

авылында туып-үскән, ярдәмгә мохтаҗ Фәнис Яруллинның үтенечләрен бер

даим дә онытмавы, бар мохтаҗлыкларын үтәп баруы турында тәгаен беләм.

Ул вафат булгач, урынны Мөхәммәтҗановта баш инженер буларак тормыш

мәктәбе узган Шәфәгать Тәхәветдинов биләде. Аның белән Нурлат Сабан

туенда очрашып танышсак та, якыннан озаклап аралашырга туры килмәде.

Аңлавымча, ул мәгълүм киртәләрдән читкә чыкмый торган чын технарь иде.

Бигрәк тә, Казанга күчкәч, аның белән аралашырга ихтыяҗ да булмады.

Хәзерге «Татнефть»нең хуҗасы Наил Маганов белән элемтәгә кереп

карадым, чөнки Мөхәммәтҗановлар гаиләсенең бу фамилиягә мөнәсәбәтләре

яхшы икәнен белә идем. Гөлчәчәк ханым аларны бик еш искә алуы хәтер

сандыгында. «Магановлар чит илдә йөреп кайтканнар, аларга барып, бик

озак сөйләшеп утырдык. Күңелле булды». Яисә: «Магановлар чакырганнар

иде, шунда барырга җыенабыз»...

Фикер сөрешеннән аңлашылганча, сүз Наил әфәнденең атасы Өлфәт

Маганов һәм аның гаиләсе турында бара иде. Нәкъ шуңа күрә, Әкълим

Мөхәммәтҗановларны, аларның дусларын искә алу Наил Магановны

кызыксындырыр, дип, бәлки наив хөкем йөртептер, аның белән элемтәгә кереп

карадым, «танышлыгым», профессор Вахит Хаков әйтмешли, кампитр аша

ярдәмчеләре, сәркатипләре белән аралашудан узмады. Рус телендә басылган

ике томлыгымны бүләк итеп җибәргәч, ул вакытта ябык «Ак Барс» ширкатендә

эшләгән хатыным Фәүзиягә, бер килүендә, китаплар турында уңай фикерен

әйтеп калдырган.

Наил Магановның «Сәет Сакманов» трилогиясенә һәм берничә бәян

белән хикәяләремә, «Замана балалары»ның ике кисәгенә юл уңаенда биргән

бәясе минем өчен сөенечле булды. Ифрат тыгыз тормышта яшәүче сәнәгать

кешесенең әдәбият белән кызыксынуы, аның күңел киңлегенә, мәрхәмәтле

булуына ишарә ясый торган фал. Әлбәттә, өлкән Маганов, аның гаиләсе, Әкълим

Мөхәммәтҗановка мөнәсәбәте турында фикер алышып утырасы килсә дә,

барысы Аллаһ кулында, дип, бәянда телгә кергән башка «каһарманнарымның»

әдәбиятка, гомумән, сәнгатькә мөнәсәбәте турында бераз сүз куертып алу

зарур һәм урынлы дип саныйм. Әйтик, Әкълим Мөхәммәтҗановның төп

сыйфатын – бер урыс сүзен дә катнаштырмыйча гаҗәеп саф, әдәби телдә

сөйләвен ассызыкларга кирәктер. Аның җырга, гомумән, музыкага мөкиббән

кеше икәнен искәрткән идем. Мәсәлән, ул – Илһам Шакиров, Рәшит Ваһапов,

Әлфия Авзалова кебек бөек җырчыларыбызны җиргә иңгән фәрештәләргә

тиңләп яшәде. Ул елларда Алабугага иң еш килә торган җырчы Хәмдүнә

Тимергалиева булды. Әкълим ага артистны җирләрендә нефть чыгарылган

колхозларга, совхозларга алып барып та концертлар куйдыртты.

Мин аны, мөмкин булган чикләрдә, хәзерге әдәбият, үзем өйрәнгән,

Алабугада булгалаган С.Хәким, И.Юзеев, Ш.Галиев, М.Мәһдиевләр иҗаты

белән таныштырырга тырыштым. Бер концерттан соң Сибгат абый белән бик

озаклап әңгәмә корып утырганы хәтердә.

– Яраткан шагыйрең кем? – дигән соравыма хәйләкәр елмаюына төрелгән

көтелмәгәнрәк җавап алдым.

– Бу соравыңа, кемнедер рәнҗетмәс өчен, җавап бирмим. Ә яраткан

шигырьләрем бар. Менә сиңа бер өзек, – дип, кулын җилкә дәрәҗәсенә

күтәреп, укып китте:

Югаргы басма мәгърур: «Мин югары, сез түбәнсез, – ди.

Ничек гали минем урным, түбәндәгеләр, күрәмсез?» – ди.

Бер адәм килде дә шул чакта әйләндерде баскычны:

Түбәндәге басмалар менде, югарысы түбән төште.

Тукай иҗатына мөкиббән хәлдә, шигырьләрен шактый анализлаган кеше

буларак, «Баскыч» шигыреннән китерелгән өзекне таныдым. Поэзия белгече

исемен күтәреп йөреп, өзекнең кайсы шигырьдән икәнен белмичә, ким-хур

булуың бик тә мөмкин икән. Үзе үк өстәп тә куйды.

– Үткән гасыр башында язылган шигырь безнең хәзерге тормышыбызны

үзәккә алган диярсең! Менә мин хәзер биектә утырам! Алабуганың (миңа

төрттерү җаен да кулдан ычкындырмыйча), ректордан кала иң бай, иң

мөхтәрәм кешесе. Иртәгә Казаннан йә Мәскәүдән килгән берәр түрә баскычны

әйләндереп куярга мөмкин. Масаеп, борынны күтәреп йөрсәң, буровойга гади

эшче булып китүең ихтимал. Тормыш куляса – бер әйләнә, бер баса, диләрме

әле, мин анысына да әзер.

 Һәм кинәт җилкәсен турайтып, күзләрен офыкка төбәп, кулын тагын да

югарырак күтәреп, сөйләп җибәрмәсенме:

– Есть аул вблизи Казани, по названию Кырлай.

Даже куры в том Кырлае петь умеют... Дивный край!

– Тукай «Шүрәле»сендә Кырлай урманнарын күтәрә, ә ул Алабуганың

Шишкинны рухландырган нарат урманнарын күрсә, ничекләр язган булыр иде.

Кыскасы, тирәнгә кермичә, шулай әдәбият, җыр сәнгатебез, хәтта педагогика

мәсьәләләре турында «Онегин каенлыгы»нда йөргәндә сөйләшүләр еш

кабынып китә торган иде. Сәнәгатьченең нигез белеме педагогик көллият булу

аны зыялыларга, халыкка якынайтып торучы бер «баскыч» иде.

Аны алыштырган Марс Җәләтовның урта белемне саф татар мәктәбендә

алуы, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, Г.Әпсәләмов кебек язучылар иҗатыннан

хәбәрдар булуы татарча затлы сөйләшүеннән сизелеп тора иде. Яраткан

шагыйре Такташ икәнлеге ачыкланды. Ул аңа үз бәясен дә бирде.

– Ул – күкләр, фәрештәләр, газраилләр, таң кызлары, кылычы канга баткан

баһадирлар белән уртак тел тапкан шагыйрь. Ул... ул... татар поэзиясенең

Зевсы, ягъни алласы.

Алабугадан аны Әлмәт нефть берләшмәсенә күчерделәр, кем әйтмешли,

лаеклы ялга чыккач, ул «Татнефть» «генералының» киңәшчесе вазифаларын

башкарды.

 Хәзер менә шул олы затларга алмашка килгән Маганов Наил Өлфәт улын

да үз милләтенә, аның гореф-гадәтләренә турылыклы, дөнья сере – китапта,

дип ышанган шәхесләрнең берсе, дәвамчысы кебек кабул итәм. Нинди халык

баласы икәнен онытмыйча, элгәреләрнең җанлы традицияләрен үстереп

яшәвен теләп, бәяныма нокта куям. Әлегә...

"КУ" 7, 2018
Фото: pixabay
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: