СОҢГЫ СУЛЫШЫНА КАДӘР ИҖАТ ИТТЕ
Танылган режиссёр, актёр, публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әхтәм Исмәгъҗан улы Зариповның (1935–2024) тууына 90 ел.
Танылган режиссёр, актёр, публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әхтәм Исмәгъҗан улы Зариповның (1935–2024) тууына 90 ел.
Башкортстанның Илеш районы Тәҗәй авылында дөньяга килеп, Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлап кайткан Ә.Зарипов 1961–1972 елларда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында актёр буларак иҗат итә. Беркадәр вакыт Татарстан радиосында режиссёр булып эшли, 1987–1992 елларда Татарстан телевидениесенең баш режиссёры вазифасын алып бара.
Татарстан радиосы фондында Әхтәм Зарипов тарафыннан эшләнгән дистәләрчә радиоспектакль саклана. Күпчелегенең сценарий авторы да, режиссёры да – ул үзе. Ә инде телевидениедә аның режиссёрлыгында кырыктан артык телеспектакль һәм телефильм куелган.
Әхтәм Зариповның якты рухын искә алып, игътибарыгызга 2015 елның июлендә эфирга чыккан бер тапшырудан фрагментлар тәкъдим итәбез. Үзенә 80 яшь тулып килгән көннәрдә Әхтәм ага «Кызыклы очрашулар кунакханәсе» сәхифәсендә катнашкан иде. Бу язмада аның тормыш юлы да, иҗат эшчәнлеге дә, дөньяга карашы да күпмедер дәрәҗәдә чагылыш таба.
Әңгәмә 1972 елда Әхтәм Зарипов тарафыннан куелган «Төнге тамчылар» радиоспектакленнән өзекләр белән үрелеп бара. Биредә, профессор Хәлим Ишмаев ролендә – Нәҗип Гайнуллин, автордан – Ринат Таҗетдинов, Ләйлә – Рауза Хәйретдинова, Мәрвәр – Мәрзия Миңнебаева, Зәйнәп – Вера Минкина. Күрәсез, язманы тыңлаганда никадәр газиз, кадерле шәхесләрнең тавышын ишетәчәкбез!
2015 елда 80 яшен каршылап әзерләнгән тапшыруда Әхтәм ага үзенең иҗат планнары белән дә уртаклашкан иде. Ходай аңа әнә шул планнарының шактый өлешен тормышка ашырырлык гомер бирде. Ул соңгы көннәренә кадәр каләмнән аерылмады, әдәби әсәрләр иҗат итте, замандашлары турында истәлекләр, публицистик мәкаләләр язды. Радио, телевидение фондларында да, әдәбиятта да зур рухи мирас калдырды. Әлге мирас онытылмасын, кешеләргә хезмәтен дәвам иттерсен, Әхтәм Исмәгъҗан улының урыны Җәннәттә булса иде дип телик.
Фото: архив
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев