Яшәү матурлыгы – саулыкта

«Кирәк вакытта, кыен ситуацияләрдә тәвәккәл адымнар ясауга сәләтле, төрле ясалма киртәләр аша чыгуны булдыра ала торган кыю зат», – дип сурәтли аны рәссам Нәҗип Нәккаш, Казан каласының 18нче шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы, медицина фәннәре кандидаты, «Европа-Азия» Халыкара гуманитар академиясенең мөхбир-әгъзасы,Татарстанның һәм Россиянең атказанган табибы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Сәйфулла улы БАКИРОВка атап ясалган туграсында. Укучыларыбызга әлеге танылган шәхес белән «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Илфак Ибраһимов әңгәмәсен тәкъдим итәбез.

– Рөстәм Сәйфуллович, табигать үзе үк сәламәтләндерә дигән әйтем бар... Әлбәттә, табигать үзе таза-сау булса гына, сихәтләндерү сәләтенә иядер. Сез, гомер кичкән инсани зат кына түгел, ә бөтен гомерегезне сәламәтләндерү-сихәтләндерүгә багышлаган күренекле табиб. Сез – җиде меңнән артык операция ясаган хирург... Димәк, тәнне тузган, зарарланган әгъзалардан арындыручы, аларны төзекләндерүче... Кыскасы, әйдәгез, сәламәт яшәү турында иркенләп сөйләшик әле.

– Әлбәттә, сәламәтлек хәзер кешенең үзеннән генә тормый. Нинди чорда яшәгәнебезне онытмыйк. Ходай Тәгалә Җир шарын, андагы тереклекне шундый итеп яраткан ки, бер генә җан иясе дә, үсемлек, хәтта бер күзәнәклеләр дә артык түгел. Алар һәммәсе үзара тыгыз бәйләнгән. Ошбу гармонияне күреп шаклар катарлык! Хәтерлим, берара, Кытайда чыпчыкларга каршы һөҗүм башлаганнар иде, имеш, үсемлекләргә зыян салалар. Төрле зарарлы кортлар үрчи башлауга, кытай дуслар чыпчыкларны кире читтән сатып алып кайттылар! Төлке, бүре дә кешегә зыян сала, дибез. Соң... алар булмаса, табигатьне, урманнарны төрле авыру хайваннар басып китәчәге дә мәгълүм бит. Мисаллар күп. Мәсәлән, сулыклар, елгалар кибә, юкка чыга, дибез. Әүвәл без үзебез елга буендагы әрәмәлек, агачларны кисеп аттык, ә алар исә үз чиратында суларны саегудан, кибүдән саклап торганнар икән! Саный китсәң, бихисап мондый мисаллар. Мин, хирург буларак, кешенең эчке органнарын үз күзем белән күргән кеше, бер генә артык әгъза да юк анда. Ләкин кайсыдыр орган эштән чыккач, аны кисеп атарга туры килә бит инде. Кеше аннан соң яшәвен яши, әмма организмдагы баланс бозыла да куя. Бер бөер белән туу очраклары да бар, бу инде Ходайдан сынау. Чүп үләне дә, алабутасы да кирәк табигатькә. Аларсыз җир ашланмас иде. Сугыш вакытында бабайларның алабута күмәче аркасында исән калуы хакында әйтүем түгел. Сугышны Ходай башламый, кешеләр үзләре чыгара. Шуның белән тереклектәге баланс бозыла, адәм баласы шуның аркасында черек, өшегән бәрәңге, алабута күмәче ашарга мәҗбүр була. Монысы башка тема. Хәер, акрынлап, сорауларга җавап бирә-бирә, шул фикергә таба барабыз шикелле. Кешелек тарихына күз салсаң, исең китәр, адәм баласы гомер буе проблеманы үзенә үзе тудырып тора! Урмандагы бүре авызына кабып алып килми аларны, нәкъ менә үзе тудыра ул аны!..

– Табигыйлек – табигатьнең үзе булса, кешеләр арасындагы, җәмгыятьтәге мөнәсәбәтләр аерым кагыйдәләр, кануннар белән көйләнеп алып барыла... Аны инде традицияләр, йолалар белән ныгыталар. Гасырлар дәвамында тупланган милли йола, традицияләребезнең аеруча кайсылары кешелекнең саулыгын, икенче төрле әйткәндә, сәламәт яшәвен тәэмин итүгә юнәлтелгән? Милләтнең, гомумән, җәмгыятьнең сәламәт яшәвендә бүгенге көндә сулаган һавабыз, эчкән суыбыз, ашаган ризыгыбызның сыйфаты ни дәрәҗәдә?..

– Менә, мәсәлән, намазны гына алыйк. Беренче чиратта, ул адәм баласын рухи яктан сафландыра, сәламәтләндерә. Гомумән, шәригать кануннарының барысы да шундый! Соң, шулай булмыйча, намаз уку үзе үк сәламәтлек, хәрәкәт бит инде ул! Аннан соң намаз алдыннан тәһарәтләнү? Болар бит чисталык, сафлык, ягъни тагын шул ук сәламәтлек дигән сүз. Хәмер эчәргә ярамый, тәмәке тарту тыела, хәрәм ашамаска һәм башкалар! Татарның барлык фольклор уеннары да хәрәкәтле, ә хәрәкәттә – бәрәкәт инде. Шунысы кызык: милли йолаларны элеккеге патшалар үзләренең указлары нигезендә тудырмаган, алар – халыкныкы! Сәламәт яшәү рәвеше гади халыкның тормыш фәлсәфәсе ул, димәк!.. Безгә аны үзебезнең булыр-булмас ясалма кануннар белән бозарга ярамый. Болар безгә Фрейдның психология китаплары аша түгел, әби-бабаларыбыздан ук килә. Буыннан-буынга тапшырылып бара, күзәнәкләр аша сеңә, геннар аша бирелә. Безнең авыл Казаннан өч йөз чакрым ераклыкта. Ләкин мин оныкларым белән авылда бик еш булам, алар хәзер үзләре дә анда кайтырга атлыгып торалар. Һәр елны туган авылда «Авыл көне» бәйрәме уздырабыз. Быел аны «Бәрәңге бәйрәме» итәргә исәп, чөнки сугыш вакытында безнең әби-бабалар бәрәңге аркасында гына исән калган. Әти дә, әни дә шулай дип сөйлиләр иде. Илһамланып китеп, бәрәңге хакында җыр да яздык әле, бәйрәмдә башкарырга уйлыйбыз. Мондый бәйрәмнәр табигать белән дә якынайта. Адәм баласының бар авыруларының сәбәбе ул табигать кануннарына каршы килү һәм аларга буйсынмыйча яшәүдән! Мин моны табиб буларак әйтәм! Аннан соң, экология бит ул заводтан чыккан төтен генә түгел, ул кешенең үзенең эчке чисталыгы, яшәү рәвеше дә. Билгеле, хәзер бик күп төзелә, тиеш булмаган җирләрдә күп катлы йортлар да калка, кайвакыт саклану чаралары да кулланылмый.

– Сезнең нәсел-тамырыгызны, шәҗәрәгезне барлап язылган китабыгыз белән танышканда, гаилә, нәсел-ыру традицияләренә булган тирән ихтирамыгыз нык сизелә. Тыйнаксызлык, димәгез, үзебезнең Хак динебезгә карата мөнәсәбәтегез ничек? Совет чорында атеистик темага лекцияләр уку табибларга һөнәри бурыч булып та йөкләнде бит.

– Мин, бу соравыгызга җавапны алдан ук биреп куйдым кебек, ә менә дин хакында, әлбәттә, кичләр буе сөйләшеп утырырга була. Хәер, моның өчен кичләр генә дә җитмәстер. Беләсезме, әлеге сорау мине кайчакта куркытып та куя, чөнки мондый сораулар еш кына модага әйләнеп китүчән һәм җаваплары да! Шуңа күрә, матур сүзләр кыстырырга тырышмыйча гына, бер-ике сүз белән җавап бирәм: диннең кешегә мөнәсәбәте ничек – адәмнең дә аңа мөнәсәбәте шулай ук! Элегрәк, халыкка ислам динебезнең «мөнәсәбәте» богаулап куелан иде, гомумән, барлык диннәр дә тыелды бит инде. Ә менә без, Аллага шөкер, авылда үскәч, рәсми рәвештә тыелса да, бала чакта ук аның йогынтысында тәрбияләндек. Әти-әниләр ярдәме белән! Авыл җирендәге гореф-гадәтләр аша! Диннең безгә «мөнәсәбәте», тәэсире булды. Аннан соң, дин әле ул мәчет яки чиркәү генә түгел, Ходай Тәгалә адәми затның, һәр бәндәнең күкрәк читлеге эчендә булырга тиеш! Ә ул исә анда бары тик ана сөте белән генә керә ала! Менә шул, күңелеңдәге Югары Акыл Ходай белән тоташа да инде. Мондый тәрбия орлыклары бала чактан ук салынган булмаса, аны булдыру, ай-һай, кыен эштер... Дини кануннар – алар тормыш фәлсәфәсе. Тик хәзер динне төрле максатларда файдаланучылар күбәйде. Шунысы куанычлы: Татарстан җитәкчелеге инде менә ничә еллар буе үзенең «рухи мәхәллә»сен булдыру өчен тырыша! Безгә исламдагы төрле агымнар түгел, ата-бабаларыбыз инанган, аларның яшәү асылы булган динебез кирәк! Үзебезнең дин белгечләре, дини уку йортларыбыз кирәк. Болгар ислам академиясе ачылу да зур куаныч.

– Әйе, Сез дөрес әйтәсез... Саулык, сихәтлек өчен инсаннарның акыл саулыгы, күңел-уй саулыгы тагын да әһәмиятле. Үзегезнең шәҗәрә китабында әтиегезнең яшәү рәвешенә, Ата кеше буларак гаилә тормышын алып барудагы роленә тирән ихтирам белдерәсез... Баксаң, гаилә – дәүләтнең бер күзәнәге, дип бәяләнү коммунистлар уйлап тапкан афоризм гына түгел. Безнең әткәйләр, сугыштан гарип-гораба кайтсалар да, үз гаиләләренең башлыгы, ханы, президенты да була белделәр. Фронтовик әтиегез, җиде бала табып үстергән әниегездән Сезнең аша балаларыгыз, оныкларыгыз, тагын җиде буынга нинди сыйфатларның күчүен теләр идегез?

– Ата-бабаларыбыздан килгән Иман нуры күчсен иде оныкларыбызга! Безнең тамырлар авылга береккән, дидек. Буш сүзләр генә түгел бу. 2011 елда «Сүз» нәшриятында туган ягым тарихына багышлап чыгарылган «Безнең тамырлар – Бизнәдә» китабы – шуның бер дәлиле. Китапка кереш сүздә оныкларга мөрәҗәгатем бар: Үсә төшкәч, бу китапны Укып чыгарсың әле. Анда – мең сорауга җавап, Анда – яшәүнең мәне. Анда – ата-бабаларның Һәм минем тормыш гаме.

...Каләмеңнән төшкән һәр сүз Килер буынга калсын. Укып гыйбрәтләр алсын да Юлыннан горур барсын!.. Яшьләргә шундый сорау да бирәсем килә: «Кайчан да булса үткәнеңә – тарихка әйләнеп караганың бармы? Анда ниләр күрәсең? Шул хакта балаларыңа, оныкларыңа ни рәвешле сөйләргә уйлыйсың, туган?» Оныкларның нинди булып үсүе дә фәкать үзебездән генә тора. Оныклар дигәннән... Үзем җитәкләгән хастаханәнең ташландык балалар бүлеге хакында да берничә сүз әйтеп китим әле. Әйе, чынлап та, ташландык балалар анда! Кемдер сабыен вокзалда калдырып киткән, кайсысын чүплек савыты яныннан табып алалар һәм әлеге бүлеккә китерәләр. Мин аларның опекуны, ягъни «бабалары» булам. Ташлап киткәч, әлбәттә, аларның һәрберсенең диярлек сәламәтлегендә ниндидер тискәре үзгәреш була, без шуны дәвалыйбыз. Рәхмәт хөкүмәткә, ата-анасы баш тартса да, аларны ташламый. Менә бу балаларга иман нурын кем сеңдерер икән? Ана сөтен кем имезер? Күп нәрсә, ахыр чиктә, ана сөте белән керә, дидек бит. Никадәр генә яхшы шартлар тудырырга тырышсак та, без аларга барыбер әти-әнисен алыштыра алмыйбыз. Ана назын, ата кайгыртуын тоеп үсә алмыйлар бит алар – шунысы кызганыч. Гаиләләребезне, милли гаилә институтларын саклау, аның уңай үрнәкләрен алга чыгару каләм ияләренең дә эше, минемчә...

– Әйтегез әле, намус-әхлак төшенчәсе бүген актуальме? Гамил Афзал: «Мин минизм алга киткән заман, акча санап хисләр киткән заман», – дип ачы гына көлгән иде безнең заманнан?

– Кризис, икътисади кризис дип сөйләшәбез. Ходай кушса, узар ул, кайчан булса да. Ә менә рухи кризис килсә, китәргә дип килмәячәк! Монда таба килергә юлга чыккан инде ул!..

– Әти-әниегезнең еш куллана торган нинди мәкаль-әйтемнәре исегездә калган?

– Әти – сугыштан күп орден-медальләр белән кайткан кеше, аның турында тулы бер роман язып булыр иде. Кызганыч, исән чагында сугыш турында гади солдаттан алынган мәгълүмат буларак күбрәк сөйләтеп калдырмаганмын. Әти әйтергә ярата иде: «Җиде кат үлчә – бер кат кис», дип. Хирургка бу исә тагы да мөһим. Утын кискәндә дә ул безгә барсын да бер үлчәмдә итеп, 20 сантиметр итеп кистерә иде. Күтәреп алырга уңайлы, матур булып тезелеп торсыннар, дип. Операциядән соң да тәннең җөйләре тигез, күзгә артык ташланмый торган булып төзәлә алу мөһим. Моңарга бигрәк тә хатын-кызлар нык борчыла.

– Гомер озынлыгы кыскара, авыруларның яше яшәрә, диләр. Кеше үзе гаеплеме, әллә һаман да шул ук экология мәсьәләсеме бу? Табибларның профессиональ эшчәнлеге дә роль уйнамыймы? Бәлки, кешенең үзеннән дә торадыр, әйтик, вакытында табибка күренмәү...

– Әйбәт табиблар күп булсын өчен, әлбәттә, табибка, беренче чиратта, яхшы шартлар кирәк. Түбән Камадан күчү көтмәгәндә булды. Республиканың ул чактагы сәламәтлек саклау министры Камил Зыятдинов тәкъдим ясагач, бераз икеләнеп тә калдым, Түбән Камада тормыш көйләнгән иде бит инде. Камил Шагарович бу хастаханәгә күп көч куйган иде. Монда баш табиб булып эшли башлагач та, аның эшен дәвам итүче буларак, үземә максат куйдым: әлеге хастаханә радиоприбор эшчеләренеке генә түгел, шәһәр күләмендә иң яхшы хастаханәләрнең берсе булырга тиеш, дип. Кеше гомере – иң кыйммәт әйбер, ул аны сиңа ышанып тапшыра. Дәвалануның нәтиҗәсе – авыруга төгәл һәм дөрес диагноз кую. Шуны күздә тотып, 1996 елны ук хастаханә базасында заманча җиһазландырылган, үз эченә компьютер томографиясен, ультратавыш, эндоскопия ысулларын алган район консультация-диагностика үзәге оештырдык. Бүгенге көндә хастаханә күп яктан алдынгы. Күпчелек табиблар хастаханә ачылган көннән бүгенгә кадәр эшлиләр икән – бу да хастаханәнең дәрәҗәсе турында сөйләмиме?! Алар барысы да югары квалификацияле белгечләр, күбесе фәнни дәрәҗәгә ия, мактаулы исемнәре бар. Терапия, неврология, хирургия һ.б. бүлекләр белән берлектә психотерапия бүлеге дә бар әле бездә. Көндәлек мәшәкатьләр, стресслар нерв авырулары килеп чыгуга сәбәпче була, биредә авыру комплекслы тикшерү уза, психолог киңәшләрен дә ала. Хастаханә каршында поликлиника булу да зур әһәмияткә ия, авыру тикшеренү узуга, тиз арада хастаханәгә урнаша. Сүз дә юк, һәр ясаган операцияң горурлык хисе бирә, ләкин яшь барган саен, ул хис кими төшә, ничек итеп кешенең гомер озынлыгын арттыру турында уйланасың. Анык беләм, 90 яшькә җитсә дә, кешенең үләсе килми. Без янгын сүндерүчеләр кебек: алар өйне саклап калырга тырышса, без кешеләрне саклап калырга тырышабыз, тик моның өчен чирне вакытында ачыкларга кирәк, янгынны да шулай бит. Без бүген бәхетле чорда яшибез. Югары технологияләр заманы. Медицинада бу бик мөһим әйбер. Безнең табиблар теләсә кайсы илдә эшли ала. Армиядәге кебек, медицинада да патриотизм хисе булырга тиеш. Авыруның табиб белән беренче очрашуында ук арада ышаныч туа алуы да бик мөһим әйбер. Сиздегезме, хастаханә ишегалдына килеп керүгә, үзгә бер һава, ис, мохит... Эрбет агачлары хикмәте бу. Эрбет агачлары паркы да безнең горурлыгыбыз. Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, сугыш ветераны, агроном Габбас ага Камалетдинов тырышлыгы белән булдырылган алар. Нарат һәм эрбет агачларыннан үсеп чыккан «кедрач» 1998 елда табигать һәйкәле, республиканың милли хәзинәсе дип игълан ителә. Шифасы барлыгын бирегә килгән һәркем әйтә.

– Мөмкин булса, түләүле медицина турында да сөйләшеп алыйк әле. Андый төре гадәтиеннән нәрсә белән аерыла? Халыкка кайсы яхшырак? Түләүледә чират юк, тик гади халык анда бик бара алмый...

– Мин – ике заманда да эшләгән кеше. Ләкин хәзерге заман түләүлене дә таләп итә. Без бит чит илләрдән дә күрәбез. Медицинаны дәүләт үз өстенә алды, югыйсә. Кеше налогын түли, бу бит инде ике тапкыр түләгән кебек килеп чыга. Аерым затларның үз акчаларына ачкан шифаханәләре, билгеле, түләүле. Сайлау мөмкинлеге кешенең үз ихтыярында. Түләүсез медицина бар һәм булачак дип уйлыйм. Чит илләрдә дә шулай.

– Табиблар, математиклар арасыннан иҗади сәләткә ия затлар, язучылар, көйязарлар чыкканын беләбез. А.Чехов белән үзебезнең Ш.Хөсәеновның исемнәрен әйтү дә җитә... Бүген дә ак халатлы дусларыбыз арасында иҗат белән яшәүчеләр бар. Республика клиник хастаханәсе табибы – пульмонолог, шагыйрь һәм прозаик Нәкыйп Каштанов та... Һәм – үзегез! Сезнең шигырьләргә җырлар Күренекле кардиохирург Ренат Акчурин, Америка кардиохирургиясе патриархы Майкл Дебейко һәм башка олы кунаклар 18нче хастаханәдә языла... Әтиегезгә багышланган поэмагызны бүген һәр әдәби журнал бернинди ташламаларсыз бастырып чыгара алыр иде... Иҗатка ни-нәрсә этәрә?

– Бәлкем, безнең заманда милли мәктәпләребездә туган тел, әдәбиятны бик үтемле укытудандыр... Әдәбиятыбыз, халык авыз иҗаты бик бай бит безнең. Тукайлы халыкның күңелендә шигырь уты булу табигыйдер. Тукай – үзе бер могҗиза. Ни өчен каләм аламмы кулыма, белмим, төгәл генә җавап бирә алмам кебек бу сорауга. Табигатем шундыйдыр инде, күрәсең. Минем уемча, әгәр дә бар табиблар да шигъри күңелле була икән, начар булмас иде. Җитәкчеләр дә бераз шагыйрь булса, ә? Минтимер Шәрипович күптән түгел булган бер очрашуда: «Мин кайчак күңелгә килгән шигырь юлларын кәгазьгә төртеп куярга гадәтләнгән!» – диюе белән мине аяктан екты! Шагыйрь күңелле җитәкче! Шагыйрь күңелле олуг физик яки математик! Начармыни?!

– Тагы да әйтегез әле: коллектив җаваплылык төшенчәсе бармы ул? Бүген үзегез эшләгән хастаханәдә тулаем хәлләр өчен баш табиб күмәк җаваплылык куямы? Куйса, моңа ничек ирешелә?

– Бер генә җитәкче дә, эшендә ниндидер уңышка ирешкән икән, ул коллективтан башка була алмый. Мин үземнең коллективым белән чын күңелдән горурланам, аларның һәммәсенә рәхмәтлемен. Күз алдына китерегез: хирург кына операцияне башкарып чыга аламы? Һәр операциядә коллектив эшли. Җаваплылык та коллектив өстендә. Һәркем үз эшенең остасы булса гына, зур уңышларга ирешергә мөмкин. Һәрбер уңышыбыз – уртак җимешебез.

– Узган елдан бирле халык экраннардан Г.Әпсәләмов романы буенча төшерелгән «Ак чәчәкләр» фильмын карый... Бүгенге өлкән яшьтәге табиблар, аеруча хатын-кызлар үзләренең әлеге һөнәрне сайлауда романның тәэсире булуын әйтәләр... Әлбәттә, романда да, фильмда да үрнәкләр бар...

– Хәтерлисезме икән, 60-70 нче елларда авылда иң абруйлы кешеләр табиблар һәм укытучылар иде! Хәзер исә бу хәл бераз кими төште. Табиб белән укытучының абруе зур булгач, димәк, медицина белән мәгариф тә абруйлы, ягъни кирәкле дигән сүз бит инде! Әлбәттә, аларның бүген дә кирәге бетмәгән. Дөньядагы кебек безнең илдә дә үзгәрешләр бара. Ләкин үзгәрткән чакта элеккеге традицияләрне дә онытмаска иде, чөнки үткәнгә таянмыйча, якты киләчәкне корып булмый! Билгеле, кайбер урында алга китсәк тә, кайберләрендә әле тиешле дәрәҗәдә эшләнеп бетмәгән әйберләр бардыр. Әйткәнемчә, кешеләр үзләре дә сәламәтлекләренә, Ходай биргән гомерләренә сак карасыннар иде. Фильм турында нәрсә әйтә алам: миндә роман тәэсире әле дә яши... В.Аксёновның «Коллегалар» әсәре экранга менде... Г.Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр»е, ниһаять, тасмага язылды... М.Маликованың табиблар турында язган романнары бар. Язучылар бүген дә гомерләрен кеше сәламәтлеген кайгыртуга багышлаган табиблар турында әсәрләр язсын иде.

– Халык медицинасы турында да фикерләрегез белән уртаклашсагыз иде. Им-томчы, күрәзәче-диагностлар, «сыпырып алып төзәтүчеләр» кемнәр дә, чын-чынлап табигать үзе биргән сихәтләндерү көченә ия затлар кемнәр?

– Сүзне ерактан ук башлыйм әле. Халык медицинасы да, аның йолалары да, ырымнары да юктан бар булмаган. Мәсәлән, минем җаныма «җиделе» саны якын. Безнең халык борын-борыннан бу санны үз иткән: җидегән чишмә, җидегән йолдыз, җиде юл чаты, җиде кат күк, җиде кат җир асты һ.б. Әтием белән әнием дә җиде малай тәрбияләп үстерделәр. Һәркемнең балачагы, яшүсмер вакыты, егетлек чоры була. Аннан инде гаилә корып җибәрәсең, балалар туа, ир уртасы дигән исем аласың... Мин, табиб булсам да, бервакытта да халыкның дәвалау чараларына өстән карамадым, аларны үз балаларым өчен дә куллана идем. Канга сеңгән инде ул авыл белән бергә. Без бит авыл малайлары, дип кабатларга яратам мин. Казанда гына түгел, Мәскәүдә, Парижда, Мисырда – пирамида иленә барып яшәсәк тә, шул ук авыл малайлары булып калырбыз. Кайчакларда, эчем пошып, үземә урын тапмый йөргәндә, хатыным Фәридә әкрен генә әйтеп куя: «Рөстәм, авылга кайтып килмисеңме соң?» Кайтып китәм шулай авылга, тәнгә генә түгел, җанга да сихәт алып киләм!.. Халык медицинасы да, беренче нәүбәттә, шул авыл җирлегендә туган түгелме соң?! Тәнне генә түгел, җанны да савыктыра торган авыл нигезендә... Безнең әни һәр чәчәк-үләннең исемен генә түгел, аның нинди авыруга дәва икәнлеген дә яхшы белә иде. Ул чагында адым саен аптекалар булмаган бит. Ә җиде малайны сау-сәламәт килеш аякка бастырырга кирәк!.. Тик шулай да медицина төп урында булырга тиеш. Медицинада төп девиз нәрсә: «Зыян салма!» Халык медицинасында да шул әйбер онытылырга тиеш түгел. Акча эшлим дип кешенең гомере турында онытып җибәрмәсеннәр иде.

– Сезнең нәсел белән танышканда, тагын бер гаҗәеп вакыйгага юлыгасың: бер гаиләдән генә дә дүрт фән кандидаты, барысы да ил-көндә абруйлы шәхесләр. Бәлки, сезнең үрнәк нигезендә балаларыгыз табиб һөнәрен сайлаганнардыр әле дип уйлыйсы килә.

– Ике кызым – табиблар, бу һөнәрнең җаваплы да, дәрәҗәле дә, авыр да икәнлеген кечкенәдән күреп үстеләр, укыганда ук үземдә санитарка итеп эшләттем, кем әйтмешли, түбәннән күтәрелделәр, хәзер алар турында яхшы табиблар дип горурланып әйтә алам.

– Очрашуыбызны әңгәмәбез башындагы сорау белән тәмамлыйк әле: саулык өчен, алдагы көнең өчен ышанычлы өмет, өмет саулыгы да кирәктер, шәт... Бүгенге глобаль дөнья кешелек өчен аңлаешлымы? Адәм баласының киләчәге ышанычлымы? Табиб, ил агасы Рөстәм Сәйфулла улының милләттәшләребезгә – «Казан утлары» укучыларына теләге нинди? Бәлкем, шигырь белән җиткерерсез?

– Адәм баласының, иң беренче чиратта, үз-үзе белән килешеп, ягъни үз-үзе белән гармониядә яши алуы кирәк. Күп нәрсә кешенең үзеннән тора. Моны мин табиб буларак кына әйтмим. Әти-әниемә нык рәхмәтлемен. Әлеге рәхмәт хисләрен барча туганнарыбыз исеменнән дә энебез Рифкать Бакировның шигъри юллары белән җиткерәсем килә. Биредә барчабызның да уй-хисләре чагыла. Әткәй, Әнкәй, мең-мең рәхмәт Сезгә – Сез йөрәктә безнең һаман да! Җиде гомер безгә бирдегез бит, Бер бала күп, дигән заманда. – Ихлас әңгәмәгез өчен рәхмәт Сезгә! Һәммәбезгә дә исәнлек-саулык насыйп булсын!

Әңгәмәне басмага Гөлзадә БӘЙРӘМОВА әзерләде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: