Яшь режиссер Әминә Миндияр ир-ат белән хатын-кыз кочаклашмаган татар театры турында хыяллана

Театр режиссеры Әминә Миндияр татар спектакльләрен сәхнәдә ир-ат белән хатын-кыз кочаклашмый торган итеп кую турында хыяллана. Бу хакта ул “Татар-информ”ның “Шәһәрчеләр” проектына интервью биргәндә әйтте. “Режиссерлыкка укый башлагач, үземә беренче курстан ук шарт куйдым: сәхнәдә кызлар һәм егетләр кулга-кул тотынышмыйлар, кочаклашмыйлар. Кызганычка, әлегә бу хыялга тугры калып булмый. Иншаллаһ, киләчәктә берәр форма уйлап чыгарырмын, мондый мөнәсәбәтләрне күзгә ташланмаслык итеп күрсәтермен”, - диде ул. Әминә Миндияр “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укыганда Туфан Миңнуллинның “Мулла” спектаклен куйган. Студентлар әсәрдәге сүгенү сүзләрен, урын-җырдә сикерүләрне, шаярту-кочаклашу күренешләрен төшереп калдырган. “Мин хәзер иран фильмнарын карыйм, төрек фильмнарын... Анда мәхәббәт турында сөйләсәләр дә, ничектер бик тыйнак итеп иҗат итәләр, аларда шакшылык юк”, - ди яшь режиссер. Хәзерге вакытта Әминә Миндияр - Г.Камал театры проекты булган "D`әrt" һәвәскәрләр труппасы режиссеры. Ул театр өлкәсендә иҗат итү өчен заманында Рәшидә абыстай Исхакыйдан фатыйха алуын әйтә. Бу хакта тулырак: tatar-inform

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: