Театр – тылсымлы учак

Россиянең халык артисты, Россия Дәүләт премиясе, Башкортстанның С.Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Оренбург рус драма театрының баш режиссёры Рифкать Вәкил улы Исрафилов белән «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Илфак Ибраһимов әңгәмәсе. – Театр сәнгате уенга корылган. Шулай булса да, ул безнең тормышыбызның чагылышы... Һәрхәлдә, параллель дөньяны күрсәтми ул... Әмма театр дөньясы дигән дөнья да бар бит әле... Бүгенге глобаль дөньяда театр сәнгате, театр дөньясының йөзе–портреты нинди... Нинди үзгәрешләр кичерә ул... Моннан йөз ел элек Тукаебыз әйткәнчә, яктылыкка, нурга илтәме ул кешелекне?.. – Театр – кешеләрне тормыш турында уйлану, үз-үзләренә эчтән карау өчен үз тирәсенә җыя торган тылсымлы учакка тиң ул. Театр турында шулкадәр күп язылган ки, безгә аны өр-яңадан ачу, мөгаен, мөмкин булмастай эштер. Хәтта борынгы греклар да, шәһәр төзергә керешер алдыннан, башта театрның кайда булачагын уйлаганнар. Юкка гына түгелдер. Кайсы гына шәһәргә килсәң дә, анда театр булмаса, шәһәрнең үз йөзе юктыр кебек тоела. Телисезме-теләмисезме, рухи дәрәҗә барыбер театр, сәнгать һәм мәдәниятнең торышы белән билгеләнә. Күп еллар дәвамында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының сәнгать лидеры һәм җитәкчесе Марсель Сәлимҗанов булды. Бөек режиссёр, ул үз заманының сәнгать зәвыгы кануннарын да булдыручы иде. Һәм Татар театрының даны бөтен Россиягә яңгырады. Әлбәттә, театрлар күптөрле: кемдер рус психология театрын яклый, кемдер рус психологиясе мәктәбе кысаларында яңа формалар табарга омтыла. Кемдер, искелеккә санап, Станиславский системасын кире кага. Театр тирәсендә нинди генә бәхәсләр кабынса да, җанлы театр үзгәрешсез кала! Әгәр сәхнәдә ниндидер җанлы тормыш бара һәм ул кешенең күңеленә кагыла икән, димәк, мондый сәнгатьнең яшәргә хакы бар. Ә бит безнең театр эшенең нигезендә өч кит ята. Беренчесе – фәлсәфә. Сәхнә әсәре нинди фикер алып килә. Ә без беләбез: фикер хисләрне тудыра, һәм шуннан икенчесе – образлы сәнгатьлелек, ул спектакльнең эмоциональ энергетикасын барлыкка китерә. Шунда инде өченчесе – тамашачының катнашы (мөнәсәбәте) беленә. Ягъни тамашачы спектакльнең тууында катнашучы булып чыга. Әгәр шушы компонентларның барысы да булса, югары сәнгать – җанлы театр туа! – Бүгенге театр дөньясы дигәндә, әлбәттә, милли театрыбызның хәл-әхвәле турында фикерләрегезне беләсебез килә... Гәрчә сез инде ике дистә елга якын Оренбургта, рус театрында – баш режиссёр. Шуңа да карамастан, Сезнең милли театр сәнгатеннән читләшкәнегез юк. Бүгенге заман театрының герое, каһарманы кем? Тамашачы нинди образларны күрергә сусаган бүген? – Мин рус һәм милли театр проблемаларын әллә ни аерып карамас идем. Аларның мәктәбе бер. Марсель Сәлимҗанов, Азәрбайҗан Мамбетов (М.Ауэзов ис. Казакъ академия театрына җитәкчелек итте) кебек талантлы режиссёрлар һәм башка бик күпләр театраль белемне А.Луначарский исемендәге ГИТИСның күренекле рус театраль педагогларыннан алдылар. Үзләренең милли театрларында Мәскәү театраль уку йортлары программалары буенча актёрлык кадрларын әзерләү методларын керттеләр. Ягъни укыту һәм әзерләү методикасы бер үк иде. Артист осталыгының база мәктәбе бер үк. Бездә актёр уенының тереклек рәвеше һәм табигате психологик кичерешләр театры мәктәбенә нигезләнә. Әлбәттә, күпмедер дәрәҗәдә аерымлыклар бар. Милли театр актёры үз героеның эчке кичерешләрен чагылдыруда эмоциональрәк, ачыграк, әмма җанлы уенга нигезләнгән театрның тегесендә дә, монысында да фикер тирәнлеге бердәй. Атаклы режиссёр Питер Брук әйтүенчә, җанлы булмаган театрда актёрлар вакыйганы яшәмиләр, ә сөйләп күрсәтәләр, ягъни сәхнәдә барысы да текст дәрәҗәсендә бара. Ә без сәхнәдә кеше җаннары өчен көрәшүче, оятсызлык, тупаслык белән көрәшүче кыю, намуслы геройларны күрергә телибез. Сәхнәдә герой төзүче булырга тиеш, ә җимерүче түгел. Тискәре персонажмы ул, уңаймы – барыбер. – Алдагы соравым очраклы түгел иде... Соңгы гастрольләрегездә Василий Шукшин әсәрләреннән төзелгән тамаша-спектакль тәкъдим иттегез. Шукшин – чын-чынлап халык әдибе. Халыкның рухын, эчке потенциалын халыкның үз фольклоры, йолалары, традицияләре белән күрсәттегез. Ике ел элек Петербург рус драма театры, Фёдоров романын сәхнәләштереп, биш сәгатьлек спектакль күрсәтеп әсир иткән иде. Әлбәттә, алар кассовый спектакльләр түгел... – Безнең театр репертуарында В.Шукшин, А.Вампилов, В.Гуркин һәрвакыт аерым урын алып тора. Игътибарыбыз халык драмасына юнәлтелгән. Алар рус халкының өметләрен һәм әрнүләрен, авылның кискен проблемаларын, крестьянлык нигезләренең ничек акрынлап җимерелә баруын эчтән торып белгән. Бу проблемалар бар кешене дә, татар тамашачысын да борчый. Моннан күп еллар элек без Башкорт академия театры белән Хәйбулла районында гастрольләрдә булдык. Зур авыл, кечкенә генә клуб. Бөтен авыл спектакль карарга килде, тәрәзәләр ачылды, барысын да сыйдыру өчен могҗизалы баскычлар куелды – спектакльне эленгән хәлдә диярлек карадылар. Ә аннары, тамашачылар соравы буенча, артистлар кояш чыкканчы концерт куйдылар, колхозчылар шуннан турыдан-туры җырлый-җырлый эшкә таралды. Бүген менә мондый рухны без югалттык! Хәтеремдә, минем туган авыл – Башкортстанның Мәчетле районындагы Яңа Мөслим авылында кешеләр иртән эшкә җырлап китәләр, ә кояш баеганда җырлап кайталар иде. Ачлар – ашар әйбер юк. Әмма рухи күтәренкелек һәрвакыт бар иде. Мин әнә шуларның барысының юкка чыгуы, алмашка җимереклек килү турында спектакль куйдым. Бу – Василий Шукшин темасы. Минем әрнүләрем дә ул! Бүгенге чынбарлыкка ни дәрәҗәдә аваздаш булды, тамашачыны, үз йөзен күрсәтә алдымы ул? Минемчә В.Шукшин безгә әле бик озак еллар кирәк булыр... – Театр сәнгате – борынгыдан сүзгә, әдәбиятка корылган сәнгать. Эсхил, Софокл, Аристофаннардан алып, Шекспир театры, Мольер театры, Гольдони театры, Лопе де Вега, Ибсен, Островский, Чехов, Галиәсгар Камал, Тинчурин, Мостай Кәрим, Туфан Миңнуллин театры – бар да драматурглар... Бүгенге театрда әдәби сегмент нинди урында? Аның урынын кечерәйтеп күрсәтүгә Сезнең карашыгыз нинди? – Театр сәнгате хәрәкәткә нигезләнгән. Бу хәрәкәттә нинди фикерләр үстерелә – төп момент шул үзе инде. Кайчакта А.П.Чехов сүзләр урынына «пауза» дип яза. Бу паузада сүзләр юк, әмма актёр фикерне сүзсез дә җиткерә алырга тиеш. Һичшиксез, хәрәкәттә сүзләр мөһим, әмма анысы – соңгы инстанция. Әгәр текст фикерсез генә уйналса, бу начар театр, Питер Брук әйтмешли, «үле театр». Безнең театр репертуарында «Письма памяти» («Хәтер хатлары») дигән искиткеч спектакль бар. Анда бер генә сүз дә ишетелми, әмма гаҗәп дәрәҗәдә фикер һәм хәрәкәт үстерелә – тамашачылар елый! Тик бу факт һич тә драматургның икенче урында калуы турында сөйләми. Юк һәм тагын бер кат юк! Драматург, әлбәттә, драматургик материалга салынган үз фәлсәфәсе, фикерләре белән – беренче урында. Без, режиссёрлар, авторның юл арасына яшерелгән тирән фәлсәфәсен ачарга тиеш. Инде бу хакта В.Шукшин мисалында фикерләремне җиткердем. Без ГИТИСны тәмамлаганда, күпләребез теләсә кайсы китаптан, хәтта телефон белешмәлегеннән дә спектакль куеп була дип уйлый иде. Бу тәҗрибәсез чыгарылыш студентларының, әле бер тапкыр да авызлары пешмәгән «бала-чага»ның, тирән ялгышуы иде. Мин күптән болай уйламыйм инде! Әлбәттә, минем өчен беренче урында үз фәлсәфәсе булган автор тора. Миңа күренекле драматурглар – рус һәм чит ил классиклары, милли авторларның пьесалары белән эшләү бәхете тиде. Туфан Миңнуллин, аның иҗаты белән очрашу иҗат тормышымның бәхетле чоры булды. Туфан Миңнуллин пьесаларын кую минем өчен сөенеч иде! Аның пьесалары Россиянең күп театрларында зур уңыш белән барды. Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия театры артистларының ничек илһамланып эшләүләрен искә алам, репетицияләр тоташ бәйрәм иде. Театр тарихында Туфан Миңнуллин иҗаты үзе бер чор тәшкил итте. Димәк, Туфан Миңнуллин ТЕАТРЫ бар иде һәм бар! – Соравымны икенче яктан болайрак итеп бирим әле... Станиславский театры, Таиров, Мейерхольд, Товстоногов, Эфрос, Струве театрлары, Марсель Сәлимҗанов, Рифкать Исрафилов театрлары булды һәм бүген дә бар... Болар инде даһи режиссёрлар. Театр режиссурасында үз мәктәбен булдырган мастерлар. Санап үткәннәрнең һәркайсы әдәбиятның ролен иң беренче урынга куйдылар. Әллә заман, модернизм дигәннәре башка юнәлешкә өстенлек бирүне кулайрак күрәме? – Әлбәттә, һәрбер сәнгать дөньясы үз театрын төзиячәк. Һәркемнең үз театраль почеркы. Әмма база мәктәбе – психологик театр мәктәбе нигез (фундамент) булып кала. Югарыда телгә алынган театр эшлеклеләре үз иҗатларында нәкъ менә рус психология мәктәбе ярдәме белән канат ярдылар. Аларның һәркайсы форманы үзенчә һәм төрле юллар белән эзләде һәм эзли, әмма сәхнәдәге тормыш үзгәрешсез кала. Әдәбият исә һәрвакыт беренчел чыганак булды һәм шулай булып кала да. Театр тарихында экспериментлар күп булды. Хәзер дә интенсив рәвештә яңа формалар, яңа «сәхнә теле» эзләү дәвам итә – кайчакта уңышлар, кайчакта оттырулар белән. Бу – театр үсеше тарихының табигый барышы. Тик беркайчан да чын авангардны «колхоз авангарды» (Анна Кузнецованың «Литературная газета»да әйткән гыйбарәсе) белән бутарга ярамый. Ә менә бу мәсьәләдә, ни кызганыч, «Алтын битлек» мили премиясе кайчакта ялгышкалый. – Без – Сәлимҗанов театры традицияләрендә үскән буын... Исрафилов режиссурасында төп үзенчәлек, минем күзәтүемчә, ул спектакльләрнең поэтик чишелеше булуда... Сез 70нче елларда Казанга алып килгән «Галиябану» (М.Фәйзи), «Тапшырылмаган хатлар» (Г.Кутуй) спектакльләре белән тамашачыны әсир иттегез... «Галиябану»да каеннарның шашып шаулавы, биюләре... Гомумән, шигъриятле, хисле тамашалар... Гафури театрында эшләгән елларыгызда бөтен татар классикларын сәхнәләштердегез... Тамашачы аңына җаны аша үтеп керүдә шигъриятне ачкыч итеп куллануга ничек ирешәсез? – Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия театрындагы эшчәнлегемне югары бәяләвегез өчен зур рәхмәт. Казандагы беренче гастрольләребезне һәрвакыт җылы итеп искә алам. Режиссёрлык эшчәнлегемне югары бәяләгән Казан тамашачылары онытылмас хисләр калдырды. Ул чакта бик шәп татар язучысы Рабит Батулла Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» спектакле турында «Бөек сәнгать белән очрашу» дигән искиткеч мәкалә язып чыкты. «Тапшырылмаган хатлар» спектакленә Минтимер Шәймиев килде. Шунда мин беренче тапкыр бу гаҗәеп кеше – акыл иясе һәм философ белән таныштым. Минем иҗади тормышымда ул биниһая зур роль уйнады. Булдыра алганча, ул минем яңа эшләремне карап барды, һәрвакыт аларга үз бәясен бирде һәм хуплады. Һәрвакыт аның аталарча кайгыртуын тойдым. Башкортстанда вазгыять кискенләшкәч, без аның белән берничә тапкыр очраштык һәм ул тагын ярдәм кулын сузды... Аңа иксез рәхмәтлемен. Хәзер мин Казанга гастрольләр белән башка – Оренбург театры белән киләм, тик барыбер үземнең эчке тоемлавым аша әле дә рухташым – Минтимер Шәймиев каршында хисап бирүемне дәвам итәм. Аллаһ аңа озын гомер насыйп итсен! Гастрольләр вакытында кызыклы шәхесләр – Туфан Миңнуллин, Равил Фәйзуллин, Илдар Юзеев... белән таныштым. Ул чакта халык язучылары һәм шагыйрьләре түгел иде әле алар. Алар белән аралашу үзе бер рәхәтлек бирә иде. Андый шәхесләр белән аралашу сине һәрчак баета, халыкта юкка гына: «Дустың кем икәнен әйтсәң, синең кем икәнеңне әйтермен», – димиләр бит. Мин алар белән озак дуслашып йөрдем, безнең очрашулар һәрвакыт кызыклы булды. Ни кызганыч, Туфан белән Илдар инде бакый дөньяга күчтеләр. Ә менә Равил белән күптән түгел гастрольләрдә очраштык. Аның дачасында, каен суы эчеп, иртәнгә кадәр сөйләшеп утырдык... Шигърият, шигъри чишелеш мәсьәләсенә килгәндә, бу инде безнең һәркайсыбызның шәхесенә, иҗат итү стиленә дә бәйле... Безнең милли йөзебезне, уртаклыгыбызны билгеләүче илаһи бер халәт, төшенчә бар бит әле... Ул – Моңыбыз... Аның төгәл аңлатмасы юк, дибез... Әмма Моң шигъриятсез була алмый... Ул аның төп элементы... Болай әйтү ваклау була: Шигъриятсез – Моң, Моңсыз Шигърият була алмый... Спектакльләр чишелешендә аны, ягъни шигъриятне кертәм-кертмим дип уйламыйсың... Ул үзеннән-үзе, пьесаның әдәби тукымасыннан килеп чыга... Үзегез дә әйттегез, В.Шукшин белән дә шулай килеп чыкты. Мин спектакльгә рус фольклорын керттем. Ул үзе үк шигърият... Моң дәрәҗәсендәме? Анысы инде тамашачының күңелендә туа. Тамашачы сәхнәдәге уеннан әнә шул сихри, мәңгелек көчкә ия шигъриятне көтә. Бу – театр өчен генә түгел, эстрада өчен дә хас күренеш... Моңлы тамашага без тамашачы белән ирешәбез, чөнки тамашачы, халкыбыз моңлы, шигъриятле... – Милли театрларыбызда халкыбыз тормышына, милли каһарманнарыбызга багышланган әсәрләр куелмавы, куелса да, репертуардан төшеп калуы уйландыра. Бу хакта журналыбызда махсус фикер алышулар да уздырып, укучыларга тәкъдим иттек. Меңьеллык дәүләтчелеге булган халыкның милли каһарманнары азмы әллә? Сез, мәсәлән, Оренбург рус театрында Г.Державинның «Сююмбика – царица» драмасын, Казанда яки Уфада Гаяз Исхакыйның «Олуг Мөхәммәд» трагедиясен куяр идегезме? Әллә Шекспир трагедияләре барыбыз өчен дә чын-чынлап универсалмы?.. – Театрның репертуар сәясәте – шактый катлаулы процесс. Репертуарны төзегәндә, бик күп әйберне истә тотарга кирәк. Әлбәттә, беренче урында – теге яисә бу сәхнә әсәренең сәнгати дәрәҗәсе. Пьеса вакыт сорауларына һәм таләпләренә җавап бирәме? Бервакыт мине башкорт классикасын куймауда гаепләделәр. Бу классикадан заманга туры килгәннәрен куйдым, ә калганнары – гадәти уртакул пьесалар иде, аларны ничек куясың? Әгәр теләсә кайсы тарихи драма А.Пушкинның «Борис Годунов»ы дәрәҗәсендә язылса – ышаныгыз, күп театрлар аларны үз репертуарына кертәчәк. Әгәр нибары даталар гына билгеләнгән булса – нәрсә куярга? Советлар чорында язылган тарихи темалар, шул исәптән тарихи шәхесләргә кагылышлы әсәрләрдә дәүләтнең ул чактагы идеология таләпләре ярылып ята иде. Ул чакта ук күп ак таплары булган вакыйгаларны сәхнәгә алып менү ихлас иҗатчы алдында бик күп әхлакый сораулар да куя... Совет заманы гына түгел, Сез атап үткән йөз илле, ике йөз ел элек язылган әсәрләрдә дә шул чорның идеологиясе ярылып ята. Бүген аны шул хәлендә сәхнәгә менгерүнең зыяны сәхнәләштермәүгә караганда күбрәк... Бу фикерем һич кенә дә мондый спектакльләр булмаска тиеш дигәннән түгел... Алар кирәк һәм репертуарда һәрчак булырга да тиеш. Тарихилык шәхесләрсез булмыйдыр. Әмма безнең фольклорыбыз, мифларыбыз, әкиятләребез дә сәхнәгә менәргә чират көтеп ята. Бүгенге көн әдипләре, бәлки, иң әүвәл балалар театрлары өчен язарлар тарихыбызга кагылышлы пьесаларны... Әлбәттә, «Галиябану» (М.Фәйзи), «Ат карагы», (Т.Миңнуллин) да тарихи әсәрләр... Әмма шәхесләр турында язу кирәк. Шәхес дигәннән, Сез бер Шекспир җитәме, дидегез... Бездә, чыннан да, аның «Ричард III»е зур уңыш белән бара. Тарих нәрсә ул? Ул – бүгенге, кичәге көнебез! Бүгенге көндә тарихи әһәмияткә ия әсәрләр яза алсак, тарихи әһәмияткә ия спектакльләр куя алсак, зур эш башкарган булырбыз. – Рәсәй – түнтәрелешләр, үзгәртү-реформалар иле... Хәзер кабат сыйнфый бүленеш, социаль тигезсезлек, гаделсезлек күренешләре калкып чыга. Алар сәхнәгә юл сорамыймы? Илне, җәмгыятьне алдан кисәтү өчен, бүген «Борис Годунов»ны кую кирәктер, бәлки, барлык драмтеатрларда?.. Оренбург – гади, гадәти шәһәр түгел... – Яхшы театр һәрвакыт заман белән бергә атлый. Үз спектакльләрендә үз заманының проблемаларын күтәреп, театр барометр булып тора. Шуңа да театрлар һәрвакыт бүгенге көн әрнүләрен чагылдырган спектакльләргә кабат әйләнеп кайта. Шул исәптән, А.Пушкинның «Борис Годунов»ына да. Әгәр исегездә булса, моннан күп еллар элек, әле совет заманында ук, Е.Вахтангов театры Азат Абдуллинның «Унөченче председатель»ен куйды. Бу спектакльне күп тапкыр тыйганнар иде һәм, ниһаять, аны караганнан соң, Косыгин үзенең фатихасын бирде. Ә бит спектакльдә Советлар Союзының булу-булмау мәсьәләсе күтәрелгән иде. Театрлар ул чакта ук чаң какты! Ишеттеләрме? Юкмы? Ә нәрсә килеп чыкты? – Казандагы гастрольләрегез бик уңышлы булды. Ишетеп белүебезчә, Сез тулы сәнгать тормышы белән яшисез. Спектакльләр кую белән бергә, үзегезнең театр мәктәбендә шәкертләр әзерлисез, Уфа, Казанда милли театрларыбызда спектакльләр куясыз. Т.Миңнуллинның «Эзләдем, бәгърем, сине» әсәре буенча куелган спектакль минем өчен газиздән-газизрәк. Кызганыч, репертуардан төшеп калды. Алдагы көннәрдә безнең театрларыбызда спектакльләр куярга тәкъдимнәр бармы? – Оренбург драма театры эшчәнлеген яхшы бәяләвегез өчен рәхмәт. Шөкер, бүген безнең театр спектакльләренә ихтыяҗ бар. Алла бирсә, 2016 елның 18 сентябрендә, Калуга шәһәрендә, фестиваль оештыручылар чакыруы буенча, В.Шукшин хикәяләренә нигезләнгән «Милые люди» («Сөйкемле кешеләр») спектаклен күрсәтәчәкбез. Бу бик кызыклы, Россиянең борынгы театрлары фестивале. Ә 24 ноябрьдә шушы ук спектакльне Мәскәүдә, «Золотой витязь» фестивалендә куярга җыенабыз. Мин, Оренбургка килү белән, иң элек өлкә җитәкчелеге алдына сәнгать институтында актёрлык факультеты ачу мәсьәләсен куйдым. Һәм үзебездә, Оренбургта, актёрлар әзерли башладым. Хәзер театр труппасының сиксән процентын үзебезнең институтны тәмамлаучылар тәшкил итә. Инде күп еллар Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына талантлы режиссёр Фәрит Бикчәнтәев җитәкчелек итә. Без аның белән күптәннән дуслар. Ул мине яңа куелышларга чакыра, ләкин үз театрымны берничә айга калдырып китү авыр. Урыныма калдырыр кеше юк. Артистлар эш белән тәэмин ителергә һәм бары иҗат белән генә шөгыльләнергә тиеш. Аларны, балалар кебек үк, озакка ташлап китәргә ярамый! Әлбәттә, гаҗәеп драматург Туфан Миңнуллин иҗаты белән кабат очрашасы килә – ул әсәрләрендә яшәвен дәвам итә. Аллаһ насыйп итсә, бәлки, теләкләребез тормышка ашар! – Инде күренгәнчә, Сез киләчәккә өметле ышаныч белән карыйсыз. Димәк, безнең милли мәдәниятебез, сәнгатебез бар, яши... Безне рухи савыктыру, яшәүгә өметләндерү миссиясен алга таба да үти алачак. Ихлас әңгәмә өчен Сезгә зур рәхмәт!   Редакциядән: Рифкать Вәкил улын 75 яшьлек юбилее белән ихластан котлыйбыз! Аңа исәнлек-саулык, озын гомер, иҗат уңышлары телибез.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: