Тарих – сабак, тарих – гыйбрәт

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры, академик, халкыбызның тарихын өйрәнүгә зур көч куйган күренекле галим Рафаэль Сибгат улы Хәкимов бу айда үзенең юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан журнал укучыларыбызга аның белән әңгәмә тәкъдим итәбез. – Рафаэль Сибгатович, Сез җитәкләгән институт ике дистә ел эчендә халкыбызга егерме гасырлык тарихын кайтарып бирде. 7 томлык татар тарихын туплап чыгару – үзе үк тарихи вакыйга. Тарих ул сабакланыр, гыйбрәтләнер өчен дигән гыйбарә бар. Тарихчы, фәлсәфәче, сәясәтче буларак, халкыбызның шушы олы тарихы Сезгә нинди сабаклар алырга, нинди гомумиләштерүләр ясарга мөмкинлек бирде? – Беренчедән, без татарларга һәм Татарстанга төрле уйдырмаларга түгел, ә документларга таянып эшләнгән чын тарихны кайтардык. Әлеге эштә дөньяның иң танылган 200дән артык галиме катнашты. Безне үз тарихыбызны үзебез яздык дип гаепләү мөмкин түгел. Бу хезмәтне кире кагу бик авыр. Икенчедән, КПСС ҮКның 1944 елгы карары нигезендә, өйрәнү катгый тыелган Алтын Урда чоры тарихы, Миркасыйм Госманов тырышлыгы белән шактый тулы һәм җентекле рәвештә яктыртылды. Өченчедән, «болгарчылык» һәм «татарчылык» тарафдарлары арасында бернинди дә каршылык юк. Болгар дәүләте татар тарихында әһәмиятле чорларның бары тик берсе генә. Болгарлар үзләре – һуннарның көнбатыш тармагы гына, ә көнчыгыш тармагын, әлбәттә, татарлар тәшкил итә. Көнбатыш һәм көнчыгыш тармаклар берләшкәннән соң, Алтын Урда барлыкка килгән. Болгарларның Батый хан һөҗүменә каһарманнарча каршы торуы төрки кабиләләр арасында даими рәвештә булып торган үзара чуалышлар кысаларында каралырга тиеш. Бу – этник түгел, ә сәяси мәсьәлә. Шуңа күрә «болгарчылык» белән «татарчылык» тарафдарлары арасында үзара килешмәслек катгый каршылыкларга һичбер нигез юк. Бер уңайдан шуны да әйтергә кирәк: Болгардагы мәчетләр, хан сарае, төрбәләр – болар барысы да Алтын Урда шәһәре калдыклары, алар Бату хан башкаласы ныгу белән бәйле. Батуга кадәр ул башкалага охшамаган бер авыл була, һәм анда җимерерлек нәрсәләр булмый. – Һәр яшәлгән көн тарихка күчә. «Кичәге», «бүгенге» көннәр дип тарихчылар хәтта тулы гасырларны да атыйлар. Бу гыйбарә фәнни яктан караганда да шулаймы? Әйтик, Казан ханлыгы, Алтын Урда чорларын «кичәге көн» дип кенә бүгенгегә якынайтып әйтүләр – бу чынлыкта фәнни чыганаклар күп булуданмы? Тарих институты галимнәре тарафыннан халкыбыз тарихындагы кайсы ак тапларны юа алдык дип бәялисез? – Бу сорауны ике өлешкә аерып карарга кирәк. Беренчесе. Татар халкы, нигездә, Алтын Урда чорында формалаша. Элеккеге чорлардан безгә ниләрдер калган, ләкин Урда күп нәрсәне тамырдан үзгәрткән. Әмма татарларның ХIХ-ХХ гасыр реформаларында җәдитчеләрнең роле зур. Бу чорда татарларның менталитетында, яңа тормыш төзүгә әзерлегендә кискен үзгәрешләр була. Икенчесе. Җиде томлык («История татар с древнейших времён») татар тарихының ни дәрәҗәдә киң, бай (масштаблы) булуын күрсәтә. Татарлар һәрвакыт дәүләтчелеккә ия халык булган, күпсанлы дәүләтләр төзегән. Алар җимерүчеләр түгел, киресенчә, төзүчеләр. Бату хан үзе генә дә гомерендә 110нан артык шәһәргә нигез салган. Өченчесе. Чынбарлыкта «татар игосы» вертикаль хакимияттән гыйбарәт булган: (1) кенәзләр хан указы (ярлыгы) нигезендә билгеләнгән; (2) 10 процент күләмендә халыктан салым (ясак) җыелган. Дин әһелләре салымнан азат ителгән; (3) ир-атлар хәрби хезмәткә тартылган. Барлык башка нәрсәләрдә кенәзлекләр автоном булган. Татарлар үз динен һәм мәдәниятен башкаларга көчләп такмаганнар. Монда бернинди дә гайре табигый нәрсә юк. «Монгол-татар игосы» дигән төшенчә рус елъязмаларында күзгә чалынмый. Ул 1817 елда Христиан Крузеның «Атлас и таблицы для обозрения истории всех европейских земель и государств от первого их народонаселения до наших времён» дигән язмасында беренче тапкыр искә алына. XIX гасыр урталарында әлеге хезмәт рус теленә тәрҗемә ителә һәм Петербургта бастырып чыгарыла. Шуннан бирле «татар игосы» темасына мөрәҗәгать итмәгән бер генә тарихчылар буыны да юктыр, мөгаен. Бу ак таплар сәясәт нәтиҗәсендә килеп чыкканнар. Тарих, фән аларның нигезсез икәнен күрсәтте, исбатлады. – Тарих институтының өйрәнү-тикшеренүләренең географиясе киңәйгәннән-киңәя. Бу Сезнең күбрәк «Алтын Урдачы» булуыгыздан киләме, әллә өйрәнү-тикшеренүләр нәтиҗәсендә ул киңлекләр үзләреннән-үзләре киңәяме? Ишеткәнебезчә, Сез менә ничә еллар инде Алтай Республикасы, Болгария илләре белән тыгыз хезмәттәшлек итәсез. Ул хезмәттәшлекнең нинди перспективаларын күрәсез? – Алтай белән эшләү табигый, чөнки безнең төп тамырларыбыз шунда. Һуннар берләшмәсе, Төрки каганлык нәкъ менә шунда барлыкка килгән. Безнең ата-бабаларыбыз Алтайда металл эретә башлаганнар, металлдан башка корал да, моннан соңгы яулап алулар да булмас иде. Бабаларыбыз төрки рун язуын уйлап тапканнар. Һуннар Дунай ярларына кадәр барып җиткәннәр, шуңа күрә Болгария дә безгә кызыклы. Татар тарихын Татар бугазыннан алып Дунайга хәтле булган гаять зур аралыкны колачлаган хәлдә генә аңларга мөмкин. – Әйдәгез әле бүгенге көн вазгыятенә кайтыйк. Быел бөтен дөньяны тетрәндергән Октябрь революциясенә 100 ел тула. Һәр түнтәрелеш тарихка кан белән язылган. Тарих 100 ел элек булган вакыйгаларга кайчан хак хөкемен чыгарыр? Әллә чыгардымы инде? Ул хөкем карары белән академик Хәкимов килешәме? – Тарихны «ошый-ошамый» күзлегеннән бәяләргә һич ярамый. Ул ничек бар, шундый. Революциянең кайсын гына алма, барысы да канга буялган – аның табигате шулай. Робеспьер диктатурасына карамастан, Француз революциясенең Франциягә генә түгел, ә бәлки бар Европа тарихына да йогынтысы зур була. Рус революциясе дөньяны үзгәртте. Әлбәттә, Октябрь революциясе барышында илне Урта гасырдан алып чыгуга тәвәккәл адым ясарга мөмкинлек бар иде. Әмма Гражданнар сугышыннан соңгы вакыйгалар аны котылгысыз тарихи чоңгылга ташлады. Төп гаеп, әлбәттә, Сталинда. Әгәр Ленин озаграк яшәгән булса, ил, мөгаен, Швеция кебек, социал-демократик юлдан китәр иде. Черчилльнең шундый сүзләре бар: «Россиянең беренче фаҗигасе – Ленинның дөньяга килүе; икенчесе – аның үлеме». – 100 ел элек булган вакыйгаларның бүгенге глобаль дөньяга йогынтысы әле дә бармы? Нинди ул бүгенге дөнья? – Социализм йогынтысында капиталистик дөнья үзгәрде, ул үзе җибәргән хаталарны истә тотып, социаль проблемалар белән шөгыльләнә башлады. Россия исә, ни кызганыч, үзенең үткәненнән гыйбрәт алмады. – Федерализм турында Сезнең фикерләрегез журнал укучыларыбыз өчен бик тә кызыклы булыр. Бүген еш кына Россияне федерализм тарафдарлары саклап калды дигән бәяләмәне ишетергә туры килә. Федерализм ник СССРны саклап кала алмады соң? Инде киләчәгебезне фәкать федератив дәүләт төзелеше генә тотрыклы итәрме? Милли мәсьәләләр һаман саен киеренкелек ала барганда, федерализмның үзен алда ни көтә? Милли республикаларның үзәк белән вәкаләтләр бүлешүе – бу федерализмның бер төреме? Киләчәктә андый килешүләрнең дәвамы көтеләме? – Федерализм СССРны коткарып кала алмады, чөнки Союз чын федераль дәүләт түгел иде. Союз Килешүе яхшы булды, әмма аны төзүне Горбачёв озакка сузды. Шулай итеп, ил Союзны сүз баткагында батырды. Илебезнең киләчәгенә килгәндә, инануымча, федерализмга альтернатива юк. Моңа ике сәбәп бар. Беренчесе – этник төрлелек. Икенчесе – бердәм үзәктән торып кына идарә итеп бетереп булмаслык дәрәҗәдә зур территория. Мәгълүм ки, барлык алга киткән илләр федератив. Әгәр Россия дә алга киткән илләр дәрәҗәсенә җитәргә уйлый икән, төбәкләрне көчәйтү турында кайгыртырга тиеш. Көчле төбәкләр – көчле Россия. Көчсез төбәкләр – көчсез Россия. Сайлау мөмкинлеге зур түгел. Вәкаләтләрне тапшыру килешүләр нигезендә яисә үзәк хакимият карары буенча булырга мөмкин. Ничек кенә булса да, вәкаләтләрне аларны яхшырак башкара алучыларга тапшырырга кирәк. Үзәккә әллә ни күп вәкаләтләр кирәк түгел, әгәр дә ул инде коррупциягә кереп батмаган булса, аңа стратегик функцияләр мөһимрәк: илнең иминлеген саклау (оборона), финанс системасы, тышкы сәясәт, бюджетны өстенлекле юнәлешләргә карап бүлү, дәүләт аппаратын тоту. Калганын рәхәтләнеп төбәкләргә һәм муниципаль берәмлекләргә бирергә мөмкин. – Милли мәсьәләләр Советлар хакимлек иткәндә болай киеренке түгел иде, диючеләр бар... Ул вакытта да киеренкелек булган шул. Әтиегез, халык шагыйре Сибгат ага Хәким, шәһәр мәктәпләрендә очрашуларда булып кайткач, укучыларның милли әдәбиятны бик сай белүләренә тирән борчылуын белдерә торган булган. Ул чакта шәһәрләрдә милли мәктәпләр, гомумән, бармак белән санарлык кына калган иде, һәм бу проблема милли мәгариф проблемасы буларак түгел, ә шәһәр белән авыл арасындагы проблема, ягъни сәяси-милли проблема буларак түгел, ә социаль проблема булып каралган, күрәсең... Сәясәтче, Дәүләт Советы депутаты буларак, милли мәсьәләләрне, бигрәк тә милли мәгарифебезне үстерү өчен кичекмәстән нинди чаралар күрү кирәк дип исәплисез? – Мәгариф ул, гомумән, милли булырга тиеш. Мәсьәлә аралашу чарасы буларак каралган телдә генә түгел, ә телдә сакланып калган гореф-гадәтләрне, йолаларны, рухи кыйммәтләрне югалтмауда. Мәсәлән, мин балачактан «тәртип», «чаманы бел», «дәрәҗәне төшермә» кебек сүзләрне ишетеп үстем. Башкача әйткәндә, мин үземә тапшырылган эшне җиренә җиткереп, төгәл башкарырга, бар нәрсәдә чама хисен белергә һәм бер чиктән икенче чиккә ташланмаска, милли абруйны сакларга тиеш. Мин боларны иң мөһим, дөньякүләм кыйммәтләр дияр идем. – Союз түгел, җәмгыять тә түгел, Курыкмаган диген ничек, әй, Хакыйкатьне әйтеп бирү өчен, Бер Толстой җиткән, бер Тукай. Сибгат аганың атаклы «Кырыгынчы бүлмә» поэмасындагы бу юлларга бәйләп, шундый сорау бирәсе килә: милләтебезнең бүгенге шартларда да алгарышын тәэмин итү өчен ничә Тукай, ничә Толстой кирәк икән безгә? Иҗат союзлары, милли җәмәгать оешмалары, милли зыялыларыбыз, әдипләребез нинди уй-гамәлләрдә булырга тиеш бүген? Милли матбугатыбыз, радио-телевидение, интернет челтәре ни дәрәҗәдә җәлеп ителгән бу максатка? – Халык белән бергә яшәргә, аның ихтыяҗларын, теләкләрен белергә кирәк. Башка критерийлар юк. Мин күп кенә илләрдә булдым, һәр халыкның үз тарихы, үз яшәү рәвеше бар. Үз мохитеңә чит илдән бер нәрсәне дә күчереп куеп булмый. Башкаларны белергә, өйрәнергә, алга киткән милләтләрдән үрнәк алырга кирәк, ләкин Татарстанда ничек, ни рәвешле яшәргә кирәклекне берәү дә әйтә алмас. Минем Әти һәр җәй авылга кайта торган иде. Ул гомере буе, хәтта язган темасы сугыш һәм Ленин белән бәйле булганда да, һәрвакыт шушы бер авыл турында гына язды. Синең кечкенә генә дөньяң бар кешегә дә кызыклы, чөнки без барыбыз да үзебезнең шул кечкенә тормышыбыз белән яшибез, дия иде ул. – Кешелек тарихына ике төрле караштан бәя биреп була: беренчесе – ул тоташтан сугышлар, басып алу-буйсындыру тарихы – бу тарихны, әлбәттә, «җиңүчеләр» яза; икенчесе – кешелекнең рухи, мәдәни үсеше тарихы... Ни кызганыч, бүгенге дөнья тагын да сугыш афәтенә тарыды. Канлы сугыш, салкын сугыш атамалары еш кабатлана бүген... Курск дугасының иттарткычында үлем белән күзгә-күз очрашкан Сибгат ага татар әдипләре арасында иң актив пассифист иде бит. Ни кызганыч, бүгенге телевидение экраннарда сугышның романтик төсмерләрен күбрәк куллана түгелме? Чын патриотизммы бу? Каләм ияләре, әдипләргә ни әйтер идегез? – Патриотизмга дошман кирәк, югыйсә ул үзен дәлилли алмый. Патриотизм идеология була алмый, чөнки ул дәүләтнең, икътисади сәясәтнең, әхлакның ниндибулырга тиешлеге турында сөйләми. Тыныч заманда патриотизм ул – ни эшләргә белми аптырашта калу кебек. – Әдәби журнал мөхәррире буларак, дөнья әдәбияты, милли әдәбиятыбыз, сәнгатебезнең бүгенге хәл-әхвәлләре турындагы фикерләрегезне дә беләсебез килә... Без кайда идек тә, әле кая барабыз? Язучы Рафаэль Хәкимовның каләме кальбендә ниләр бар? – Бер сүз белән әйткәндә, татарлык. Соңгы китабым «Каково быть татарином?» дип атала. Бу бик җитди китап түгел, ләкин ул чынбарлык, безнең һәм күршеләребезнең тормышыннан алынган вакыйгаларны сурәтләүдән гыйбарәт. – Мәгълүм булганча, быел безнең милли әдәбиятыбызның алтын көшеле булган «Казан утлары» журналының да нәшер ителә башлавына 95 ел тула. Сезгә журналыбыз белән даими хезмәттәшлектә булганыгыз өчен, бүгенге әңгәмәгез өчен зур рәхмәтләребезне әйтеп, үзегезнең дә шушы көннәрдә гомер бәйрәмегез – 70 яшь тулуны бөтен әдәбият сөючеләргә җиткерәбез. Сезгә, гаиләгезгә иминлек, бәхет-шатлыклар телибез! – Рәхмәт. Мин «Совет әдәбияты» журналының яңа саны чыгуын нинди түземсезлек белән көтүебезне әле дә хәтерлим. Сугыштан соңгы чорда редакциядә Кави Нәҗми, Габдрахман Әпсәләмов һәм Сибгат Хәким эшләде. Атна буе журнал материалларын тикшереп, бары тик шуннан соң гына үзебезнең иҗат эшенә керешә идек, дип сөйли иде әти. Журналның һәр саны үзе бер вакыйга иде. Хәзер дә шулай... Әдәбиятыбызга, гомумән, халкыбызга хезмәт итүдә уңышлар телим Сезгә!

Әңгәмәдәш – Илфак ИБРАҺИМОВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: