"Нәккаш – бизәк остасы ул..."

НӘҖИП НӘККАШКА 70 ЯШЬ Нәҗип Нәккаш белән Айсылу Имамиева әңгәмәсе
Татар милләтенең борынгы мәдәни мирасын барлаучы, өйрәнеп, тикшереп, яңадан халыкның үзенә кайтаручы, сәнгать традицияләрен дәвам итүче шәхесләр арасында Нәҗип Нәккаш исемле бер асыл зат бар. Әйе, беренчедән, ул – әдәбият галиме, текстолог. Архивлардагы, китапханәләрдәге борынгы кулъязмалар арасыннан «энҗе-мәрҗәннәр» табып, әдәби мирасыбызны барлап, текстологик яктан эшкәртеп, хәзерге әдәби телгә яраклаштырып, Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшләгән дәверендә (32 ел) дүрт китап чыгарды. Икенчедән, ул – талантлы рәссам, коммунистлар хакимияте чорында онытылырга дучар ителгән борынгы сәнгатебезнең бер төрен – гарәби каллиграфия сәнгатен тергезеп, яңартып җибәрүче. Татарда каллиграфлар күп түгел, бармак белән генә санарлык. Нәҗип Нәккаш гарәби матур язу сәнгатенең берничә төре белән берьюлы шөгыльләнә һәм һәр өлкәдә уңышлары аз түгел. Шуңа күрә дә хөкүмәтебез бу күренекле шәхесебезне «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән шөһрәтле исем, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләде. Ниятебез – укучыларны шушы сирәк һөнәр иясе белән якыннанрак таныштыру. – Нәҗип әфәнде! Әңгәмәне традицион сораудан башлыйсы килә: кем, кайдан Сез, әдәбият фәненә ничек килдегез дә сәнгать өлкәсенә ничек кереп киттегез? – Тумышым белән Мамадыш төбәгеннән, Чулманга коя торган ямьле Берсут елгасы буена урнашкан үрле-үзәнле, елга-чокырлы, бик күп чишмәләре булган борынгы Өчөйле (рәсми исеме – Усали) авылыннан. Әтием Фәйзерахман һәм әнием Бибигайшә исемле колхозчылар гаиләсендә беренче бала булып 1948 елның август аенда дөньяга килгәнмен. Атам ягыннан бабаларым (тугыз буын) – Ырысай нәселе – игенче һәм һөнәрчеләр, балта осталары. Балта остасы булу өчен, рәссамнардагы кебек, кул белән күз арасында тыгыз бәйләнеш кирәк, шуңа күрә мин үземдәге рәсем ясау сәләтен нәселебездән киләдер, дип уйлыйм. Әтием клуб яисә ферма мөдире булып эшләгәндә, белдерүләр, плакатларны үзе яза иде. Элекке заманда фанерадан эшләнгән чемоданнар бар иде бит. Шундый чемодан тотып яңа гына армиядән кайткан Мөбарәкҗан абый (әтинең энесе) бервакыт шуның капкачын ачып җибәрде дә эчке өслегенә акварель буяу белән үзенең хәрби киемле портретын ясап куйды. Заман башка булса, уку, тәрбия эләксә, аңардан рәссам да чыгар иде, бәлки. Мин үзем дә рәссам булу өчен махсус белем алмадым. Кечкенәдән үк рәсем ясауны, матур язуны яраттым. Бишенче сыйныфтан башлап укуны тәмамлаганчы, сыйныф дивар газетасының бизәүче рәссамы идем, мәктәп һәм авыл китапханәләрен бизәүдә катнаштым. Урта мәктәпне тәмамлагач, күп балалы атам-анам гаиләсенә булышыйм дип (алты бала идек без), үзем укып чыккан мәктәбемдә җиде ел эшләргә туры килде. Рәсем дәресләрен укыттым, түгәрәкләр алып бардым, шуның өчен сәнгатькә кагылышлы барлык журналларны алдыра, китаплар туплый идем. Шулар аша үзлегемнән өйрәнергә тырыштым. Шулай итеп, рәсем ясаудан мин һичкайчан өзелеп тормадым. Үзем белән бергә эшләүче, электәге татар теле һәм әдәбияты укытучым Мәрьям апа: «Нәҗип, бу сәләтләрең белән монда йомылып калма, сиңа укырга кирәк, укырга бар!» – дип кыстый торгач, ниһаять, 1974 елда 26 яшемдә Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кердем. Беренче курстан ук Лена Таҗиева кул астында гарәп телен өйрәнә башладым. Кечкенәдән шул серле хәрефләрнең мәгънәләрен белергә омтыла идем. Университетта «Әдәби сүз» дивар газетасын бизәүгә күп көч куйдым. Профессор Хатыйп Госман сәләтле студентларга зур игътибар бирә торган шәхес иде. Дүртенче курста укыганда, ул мине, тагын бер студент һәм ике укытучы белән бергә, Бакый ага Урманчега каллиграфия өйрәнергә йөртте. Атаклы остадан өч-дүрт дәрес алып кала алдым, ул безне каләм тотарга, матур язуның кайбер серләренә төшендерде. Борынгы әдәбият белән кызыксынуым гыйльми тикшеренүгә – моңарчы өйрәнелмәгән урта гасырлар татар прозасын өйрәнүгә этәрде. Бу эштә иң беренче җитәкчеләрем Хатыйп Миңнегулов, Хатыйп Госман булды. Өченче курста укыганда, Хатыйп ага миңа XVIII гасырдан сакланып калган зур күләмле хикәятләр җыентыгын тикшерүне тәкъдим итте. Шул китап хакында диплом эшемне якладым һәм кулъязманы басмага әзерләү эшен Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшли башлагач дәвам иттем. Ул китап булып (437 битле) 1994 елда басылып чыкты. Шуннан соң «Физаиле-ш-шөһүр вә саваплы гамәлләр», «Гыйбрәтле хикәятләр» һәм «Камилә вә Димнә» проза китаплары дөнья күрде. Хәзерге вакытта бишенче китап өчен әзерләнгән хикәятләр «Безнең мирас» журналында басылып килә. – Элекке дини һәм әдәби мирасны халыкка кайтару – Сезнең эшчәнлекнең бер ягы. Без әле аның икенче ягын да, шулай ук борынгы мирас – бу юлы гарәби каллиграфия сәнгате белән бәйле эшчәнлегегезне беләбез. Сезнең «Нәккаш» дигән тәхәллүсегез кызыклы, аның мәгънәсе нидән гыйбарәт? – Бу тәхәллүсне 1991 елда журналларда тәүге эшләрем басыла башлагач та алдым. Беренчедән, Исмәгыйлев – бик таралган фамилия, мине башка Исмәгыйлевләр белән бутамасыннар, дидем. Икенчедән, минем әлеге шөгылем әдәбият белән турыдантуры бәйләнгән. «Нәккаш» – гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә, иң беренче тар мәгънәсе – «ташка уеп бизәк ясаучы, ташка язучы» дигәнне аңлата. «Нәкыш» (бизәк) сүзе дә шул тамырдан. Киң мәгънәдә бу сүз «рәссам», «график» дип тә аңлашыла. – Сезнең әүвәлге традицион шәмаилләргә якын эшләрегез дә һәм алардан аерылып торган, үзегезгә генә хас, яңача әсәрләрегез дә бар. Аларның үзенчәлекләрен, яңалыгын аңлатып бирсәгез иде. – Традицион шәмаилләрдә, гадәттә, Коръәннән аятьләр, Мөхәммәд пәйгамбәрнең хәдисләре, Алланың бөек исем-сыйфатлары; Мөхәммәд галәйһиссәламне данлаган сүзләр, аның сәхабәләре Әбүбәкер, Гомәр, Госман, Галинең исемнәре; дүрт олуг фәрештә: Җәбраил, Газраил, Микаил, Исрафилнең исемнәре языла. Шулай ук, сирәгрәк булса да, атаклы гарәп һәм фарсы шагыйрьләренең Аллага, Мөхәммәд пәйгамбәргә, Ислам диненә багышланган хикмәтле юллары бирелә. Мин исә үземнең шәмаилләрдә Коръән аятьләре, пәйгамбәр хәдисләре белән бергә, үзебезнең татар шагыйрьләренең дә шул эчтәлеккә туры килгән, аваздаш булган шигъри юлларын урнаштырам. Мәсәлән, Коръәндә (2 нче сүрә, 153 нче аять) сабыр итү турында шундый гыйбарә бар: «Аллаһы Тәгалә сабырлар белән бергә». Нәкъ шуңа туры килеп тора торган мәгънә Тукайның «Сөткә төшкән тычкан» шигырендә бар: И карындаш! Син кирәксә суга бат йә сөткә бат – Ит сабыр, күрсәт чыдамлык һәм дә ит гайрәт, сәбат! Гомумән, Коръән аятьләренә һәм хәдисләргә тәңгәл шигъри юлларны Тукайдан күп табарга була. Тукайның шигъри юлларын файдаланып, кырыкка якын әсәрдән торган тулы бер цикл иҗат ителде. Нәкъ менә шул цикл һәм татар мәчетләре бизәлеше өчен дәүләтнең Г.Тукай исемендәге олы бүләгенә лаек булдым. – Сез каллиграфия сәнгатенең онытылган, күпләр бөтенләй белми торган төре – тугра сәнгате белән дә шөгыльләнәсез. «Герб» сүзен алмаштырган тугра төшенчәсен матбугатка, сөйләмгә кертеп җибәрүче дә, ялгышмасам, Сез булдыгыз кебек... – Әйе, шулай туры килде. Җөмһүриятебез туграсын иҗат итү конкурсында мин дә катнашкан идем. Профессор Марсель Бакиров идеясенә иллюстрация буларак, дәүләт тугралары ясадым. Шул сурәтләр белән аның мәкаләләре дөнья күрде, «тугра» сүзе шул вакытта таралды. «Тугра» – борынгы төрки сүз. Ул – билге, тамга монограмма, логотип, герб дигәнне аңлата. Тамырында «ту», «тугъ» сүзе ята. Гаскәри берләшмәнең, бүлекчәнең билгесе булган әләмне, байракны шул сүз белән атап йөрткәннәр. Бу сүз безнең борынгы әдәбиятыбызда очраштыргалый. Әле язу кулланылмаган борынгы чорларда күчмә төркиләр берничә гади сызыктан оешкан бакыр, бронза, тимер туграларны утта кыздырып басып, далага көтүгә чыгарып җибәрәсе атларын һәм башка терлекләрен тамгалый торган булганнар. Һәр кабиләнең, ыруның да үз тамгасы булган. Соңрак дәвердә, төркиләр Ислам динен кабул иткәч, дин белән, Коръән белән бергә гарәп хәрефләре дә кулланылышка кереп киткәч, хан, әмир, шаһ, солтаннарның фәрманбоерыкларында, ярлыкларда, дәүләтара хатларда хөкемдарның исеме, титулы инде гарәп хәрефләре белән үзенчәлекле мәһабәт, купшы стильдә, матур монограммалар рәвешендә языла торган була. Шуны электән килгән төрки сүз белән – «тугра», дип атаганнар. Руслардагы клеймоның синонимы булган «тавро» сүзе нәкъ менә шул төрки сүздән ясалган. XIX гасыр урталарыннан татарлар, бигрәк тә укымышлы кешеләр, муллалар, сәүдәгәрләр үзләренең шәхси мөһерләре, китап билгеләре (эклибрис) рәвешендә куллана башлаганнар. Ә инде XIX гасыр ахырында үзеңнең туграң сурәтләнгән шәхси мөһерең булу культуралылык билгесе саналган. Казандагы Милли музейда 48 мөһердән торган, Казанда яшәгән француз рәссамы, сәнгать белгече Л.О.Сиклер тарафыннан тупланган коллекция саклана. Алар арасында классик стильгә якыннары да бар. Гарәп хәрефе – күркәм сурәтле, сыгылмалы, тасвирый мөмкинлекләре зур булган шрифт. Хыялың бай икән, аннан күптөрле сурәтләр, бизәк-сыннар ясарга мөмкин. <...>

Әңгәмәдәш – Айсылу ИМАМИЕВА.


Мәкаләнең дәвамын «Казан утлары» журналының 7нче (2018) санында укый аласыз.

Фото: "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: