Югалган Мәрзыя

Хикәя Ахыры

Беркөнне ялт итеп торган матур машинага төялеп, авылга немец офицерлары килеп төшә. Озакламый халык арасына коточкыч хәбәр тарала: имеш, барлык матур кызларны, комиссия куеп, М-льдә ачылачак «начар йорт»ка алып китәчәкләр икән. Авылны кайгы сөреме баса. Матур кызлары булган ата-аналар кызларын тизрәк берәр яры олактырырга тырышалар. Әмма юл чатларына инде автоматлы солдатлар куелган була, хатын-кызларны авылдан чыгармыйлар, карчыкларга хәтле битләрен төкерек белән ышкып карап кына уздыралар. Мәрзыя бит бу авыл кызы булмый, тик аны да комиссиягә дәштерәләр. Әле кайчан гына үзенең матурлыгына куанып бетә алмаган кыз бала бүген инде матур булып тууы өчен хәсрәткә төшә. Фашистлар килгәч, матурлык кирәксез, зарарлы, алай гына да түгел, хурлыклы бернәрсәгә әйләнеп кала. Мәрзыя төн буе йоклый алмый, ә иртә белән, әнкәсе өйдән чыккан арада, өстенә күкерт кислотасы сибә. Кызның куллары, аяклары пешә, ә бите, Мәрзыяның бүгенге дошманы – матурлыгы – исән кала... (Китап эченнән табылган язуны Мәрзыя үзенә кислота сибәр алдыннан язган була.) Шифаханәдән чыккач, яңадан авылга кайтып күренмәскә кирәк булган, ләкин кая барсын? Ул тагын әти-әнисе янына кайтып керә. Бераз ябыккан, агарган, әмма матурлыгы, немецлар килгәннән бирле бәлагә әйләнгән матурлыгы, бераз да сулмаган була. Картлар кызларының исән-сау үз аягы белән кайтып керүенә чиксез куаналар. Тик күңелләренең бер кырые белән, иртәрәк кайтты, дип пошыналар, чөнки кызларны әле һаман җыялар икән, «тегендә» матур кызлар һаман җитми икән. Мәрзыя кеше күзенә бөтенләй күренмәскә тырышып яши. Мөмкин булса, ул хәзер ташка, агачка әйләнер иде, вакытлыча үлеп торыр иде. Әмма ни аяныч! Адәм килеш яшәргә кирәк. Авыл кара урман түгел, кызның кайту хәбәре немецларга барып ирешә. Күңел ачу йорты өчен кызлар җыючы отряд Миргали абзый өенә килеп керә. Мәрзыя тәрәзәдән сикереп төшә, качмакчы була, аны түтәл бакчасында куып тоталар. Кыз тегеләрнең кулларын тешли, битләрен тырнап бетерә, аның кул-аягын бәйләп өлгерәләр, машинага салып, үзләре белән алып китәләр. Артларыннан йөгереп чыккан Мәрфуга түти, һушыннан язып, урамда егылып кала. Карты Миргали үзенең карчыгын күтәреп өйгә кертеп сала. Бер төндә хатынының чәчләре танымаслык булып агара. Карт белән карчык ут йотып хәбәр көткәндә, өйләренә беркөнне ике иякле, ал яңаклы фельдфебель килеп керә. Ул Миргали агайдан ниндидер язуга кул куйдырырга тырыша. Янәсе, аның кызы хәзер Германия гаскәренә хезмәт итә, ата- анасына ай саен фәлән хәтле акча килеп торачак, менә шушы контрактка кул куй. Миргали абзагыз, кул куярга минем сезгә кызымны сатканым юк, сез аны талап алдыгыз, ди дә, бүреген киеп, өйдән чыгып китә. Баядан бирле елап басып торган Мәрфуга түти немецтан кызы Мәрзыя хакында сорашмакчы була, фельдфебель аны аңламый, кесәсеннән акча чыгарып: «Сатлык йомыркагыз юкмы?» – дип сорый. Көннәр үтә. Бүтән кызлардан хәбәр килгәләп тора, Мәрзыядан юк. Беркөнне, караңгы иңәр алдыннан, Мәрзыя үзе кайтып керә. (Караңгыланганчы авылга керергә оялып, урманда йөреп торган икән.) Элекке матур Мәрзыядан инде күләгә генә калган була. Ул хәзер көннәр буе, башын тезләренә куеп, бер урында утыра. Әнкәсе берәр сүз катса, җавап кайтару бик газаплы эш булган кебек, кашларын җыера, чыраен сыта, ләкин авызын ачып бер сүз дә әйтми. Кайтуына биш көн тулды дигәндә, Мәрзыя бераз җанлана, аз-маз сөйләшкәли дә башлый. Бер тапкыр ул «тегеннән» киеп кайткан затлы күлмәген утка салып яндыра да үзенең өйдә калган ак күлмәген киеп куя. Мәрфуга түти аның көзге каршында боргаланганын да күргәләп кала. Ананың күңеле сөенә. Кызыбыз әкренләп аелына кайта дип уйлый. Бер тапкыр Мәрзыяның, күлмәк өстенә күлмәк, күлмәк өстенә күлмәк киеп, көзге каршына барып басканын күргәч, әнкәсе: – Кызым, ник алай кат-кат киеп куйдың? – дип сорый. Кыз сәер генә елмая, әнисенең соравын җавапсыз калдыра. Аннары ул каядыр чыгып китә. Аны кич белән әлеге коры елга битендә тезләрен кочып утырган җиреннән табып алып кайталар. Икенче көнне дә аны шуннан табалар. Бервакыт әтисе аның көрәк күтәреп бакча ягына киткәнен күреп кала. Бераздан шул якка барса, кызы Мәрзыя яр битенә чокыр казыган да шул чокырга кереп утырган. – Кызым, нишләп чокырда утырасың? Чык, әйдә кайтыйк, – дигәч, Мәрзыя, әтисен танымаган кебек, күзләрен тутырып, гаҗәпләнеп карап-карап тора да, калтыранып, кинәт чокыр төбенә сеңә. Аптырап киткән Миргали кызын тартып чыгармакчы, алып кайтмакчы була. Мәрзыя үрсәләнеп кычкыра, еларга тотына: «Сез мине биреп җибәрәсез, куркам, кайтмыйм!» – ди. Миргалинең өендә бик озакка ачы хәсрәт урнаша. Тоташ кайгылы көннәр эчендә тик бер генә шатлыклы көн булып ала: кызлар җыючы отрядның биш кешесен коры елга төбеннән үле килеш табалар. Авылның хәсрәте өчен, кемнәрдер шулай үчне кайтара. Әмма бу куаныч та озакка бармый. СС отряды килеп, ярты авылны кара күмер итеп китә. Мәрзыя, ашарга да, хәтта кунарга да кайтмыйча, чокырда утыра башлый. Ата белән ана нишләргә белмиләр, кызны өйдән чыгармаска, бикләп асрарга уйлыйлар. Ләкин Мәрзыя йә качып, йә алдап чыгып китә. Атасы чокырны күмеп тә карый, Мәрзыя барып яңадан казый. Инде ахырда килешәләр: берни эшләп булмый, утыра бирсен, диләр, ач үлем белән үлмәсен дип, ашарына илтеп-илтеп бирәләр. Бәла өстенә бәла килеп кенә тора. Мәрзыя күршеләрнең кече кызлары Наденьканы үзе белән чокырга алып йөри башлый. Алып бара да көннең-көн буе җибәрми. Наденьканы уенга чыгара алмыйлар. Мәрзыя, сагалап торып, үз янына алып китә. Күршеләре, зарланып, Миргали абзый янына керәләр. Ул бичара нишләсен! Үз баласын бәйләп куярга кулы бармый. Тик шулай да өйдән чыгармаска вәгъдә бирә. Ләкин Мәрзыя беренче көнне үк, тәрәзәне ватып, чыгып кача, Наденьканы, уйнап йөргән җиреннән тотып, чокырга алып китә. Күршеләр керәләр, барып әйтәбез, дип куркыта башлыйлар. Бүтән бер чара да калмагач, атасы Мәрзыяны бау белән стенага бәйләп куя. Бу урынны сөйләгәндә, карчыкның кинәт тавышы бетте, ияге калтырый башлады. Мескен Мәрзыя ябыгып сөяккә генә кала, өсте-башы тетелеп төшә. Әнкәсе яхшы күлмәк кидерергә теләсә, Мәрзыя кими: «Укырга киткәндә киярмен, торсын», – ди (ул медицина институтына җыенган булган икән), көчләп кидерсәләр, шундук салып атып, искесен киеп куя. – Үз балама үзем әҗәл теләгән чакларым күп булды, – ди бичара карчык. Күз көеге булып шулай йөри торгач, беркөнне Мәрзыя юкка чыга. Китаплар тотып, кичкырын авыл урамыннан барганын күреп калучылар булган. «Кая барасың, Мәрзыя?» – дип сораганнар. «Мәскәүгә укырга киттем, әтигә әйтмәгез», – дигән. Билгеле инде, аның сүзен берәү дә чынга алмаган. Артыннан кызганып карап калганнар. Карчык сөйли-сөйли тәмам арыды, тавышы сына, әйткән сүзләре авызыннан абынып-сөртенеп чыга башлады. Ниһаять, ул бөтенләй тынды. – Эзләп карагансыздыр бит? – дип сорадым мин, бик озак көткәннән соң. – И, эзләмәгән кая инде! Атасының бармаган җире калмады. Юк, суга аккан шикелле югалды. – Ә кабер? – дидем мин, баягы кебек бик озак көткәннән соң. – Кабергә берәү дә күмелмәгән... Мәрзыя чокыры дип йөртәләр... Атасы шунда таш та куйды. Яңгыр суыннан тәрәзә пыялалары елый. Өй эче караңгы, йодрыкларымны тез башыма кадап, мин хәрәкәтсез утырам. Карчыкның сулыш алганы да ишетелми: вакыт-вакыт уфылдап куймаса, аны үлгән дип уйларга мөмкин булыр иде, ул тәмам кипкән, саргайган. Күпме шулай утырганмын, менә карчык янә телгә килде: – Күрше хатыны әйтә, мин аны төнлә чокыр янында күргәнем бар, ди. Белмим. Чокырга кайткач, нишләп өйгә кайтмас икән... Әтисе сагалап та карады, юк, очрата алмый. Үлгәндер инде, мескенем... Ул гомердән бирле... Мин карчыкны тынычландырырлык бер сүз әйтә алмыйм. Тешләремне кысып, тәрәзә пыяласыннан агып төшә торган яңгыр суына карап утырам. Күңелем сызлый, күңелем әрни...
Башын укырга: http://kazanutlary.ru/?p=19999

 Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: