Югалган Мәрзыя (хикәя)

Ян, күңел, сызлан, күңел!

Ноябрь башларында Украинада җан биздергеч ямьсез көннәр була. Шалама болытлар, салына-салына, агач башларына хәтле төшеп, җирдәге ләчкелдек томан белән тоташалар да, вак иләктән иләгән кебек, тәүлекләр буе сибәләп торалар. Кая гына басма, анда су чыпырдый, кая барып ышыкланма, аннан җилкәгә су тама. Киемнәргә генә түгел, бәгырьгә хәтле яңгыр суы сеңәдер кебек. Ә кояш... мәңге күренмәскә сүз биргән кебек, атналар буенча күк йөзенә чыгып карамый. Кешеләрнең чырайлары караңгылана, тиктомалга бәйләнешәсе, әрләшәселәре килә. Матур вакытлар җиткәнче, кояш чыгып дөньяны нурга күмгәнче, минем үземнең, мәсәлән, бөтенләй үлеп торасыларым килә башлый. Мондый көннәрдә ялгыз башың юл йөрергә язмасын! Ә менә мин нәкъ шундый көннәрнең берсендә юлда идем.

Иртәдән бирле яңгыр астында килә-килә, чыланмаган бер генә җирем дә калмады. Фуражкамның кырыйларыннан тамчы тама, шинелемнән кайнар пар күтәрелә, аякларыма пычрак өелгән. Адым саен диярлек туктыйм да итегемә ябышкан пычракны атып торып җибәрәм, аннары тагын әкрен генә адымлыйм. Инде бик арыдым. Утырып ял итәсем килә, тик уч төбе хәтле генә дә коры җир юк.

Авыл күренде. Картаны чыгарып карадым. Самодурово булырга тиеш. Бу авылдан соң да миңа әле утыз километр барырга кирәк. Юк, бүген җитү турында уйларга да ярамый. Шушы авылда гына кунармын, ахры.

Аякларымны көчкә өстерәп, урам авызына килеп кердем. Дөресрәге, элек урам булып та, хәзер кара күмерләр генә өелеп калган җиргә... Юк, бу снаряд йә бомба төшеп янмаган. Немецлар йә үч итеп, йә чигенгәндә шулай яндырып киткәннәрдер. Чигенгәндә алар гел шулай итәләр. Бер авылның сыер көтүен пулемётлар белән кырып киткәннәр иде; без барып кергәндә, сыерлар кырда күбенеп ята иде. Аннары аларның тагы мондый яман гадәтләре дә бар: чигенер алдыннан, махсус отряд тәрәзәләргә автоматтан сиптереп йөри. Билгеле инде, алар моны тәрәзә пыяласына кунган чебенне үтерү өчен эшләми, ә чигенү ачуыннан, ичмаса, хатын-кызларны, бала-чагаларны күбрәк кырып китик дип эшлиләр. Күрәсең, бу авылда тәрәзәләргә ату белән генә канәгатьләнмичә, урамы-урамы белән яндырып киткәннәрдер. Монда кереп кунарга түгел, яңгырдан ышыкланырга да урын юк.

Элек урам булган җирдән әкрен генә барам. Як-ягымда сөремле кара мичләр басып кала. Авылны урталай ярып узган коры елга каршына килеп җитәм дә туктыйм. Теге якта йортлар исән, берничә морҗадан төтен дә чыга. Коры елганың төбеннән чишмә бәрә булса кирәк, бер кыз көянтә-чиләк белән су алып кайтып килә. Мин аңардан: «Теге якка туры юл бармы?» – дип сорыйм. Ул бер сукмак күрсәтә. Сукмак, коры елга төбеннән узып, үргә таба күтәрелә, бакчалар аркылы үтеп, урамга барып чыга булса кирәк.

Кеше бакчаларыннан йөрергә яратмасам да, туры юл шул дигәч, киң чокыр төбенә, мондагыча әйтсәк, балка төбенә тая-тая төшеп китәм. Аннары очларында гына яшел яфраклар эләгеп торган вак агачлар арасыннан үргә таба менә башлыйм. Яңгыр һаман сибәли. Агачларга ябыша-ябыша менәм.

Туктап ял иткән чагымда, ниндидер көзге чәчәкләр арасында язулы таш күрәм. Якынрак барып карыйм. Кабер ташы. «Кайсы бичарасы ята икән инде монда?» дип уйлыйм. Украина җиренең азатлыгы өчен башын салган берәр сугышчымы? Әллә фашистлар кулыннан кичкән гөнаһсыз берәр совет кешесеме? Әллә берәр чудак үзе исән чакта йөргән, утырган тау битенә күмүләрен сорап, дуслары, иптәшләре аның соңгы үтенечен җиренә җиткергәннәрме?

Ташның битен каплап торган чәчәкләрне кулым белән аралап, язуга иеләм. Бу нинди могҗиза? Гарәп хәрефләре белән татарча: «Сөекле кызыбыз Мәрзыяга...» дип башланып киткән язу! Мең тугыз йөз кырык өченче елда Украина илендә татарча язылган кабер ташы! Донбасстагы шахталарда, заводларда татарларның күп булуын белә идем. Ләкин бу бит Донбасс түгел, Көньяк Украина, монда шахта да юк, заводлар да юк.

Сугыш, сугыш! Кайларга гына адаштырмыйсың син безнең сөякләребезне! Кем булган икән соң бу кыз? Ни өчен аны бирегә текә яр битенә күмәсе иткәннәр? Нинди язмыш аны Көньяк Украина туфрагына китереп ташлаган?

«Хәер, – дидем мин үз-үземә, – моның бер дә искитәрлек җире юк. Сугыш бөтен халыкны бутап бетерде. Менә син үзең, Идел буенда туып Идел тауларында үскән бер татар, шушы сугыш аркасында кайларда гына булмадың, нинди генә җирләрдә йөрмәдең. Әгәр сиңа сугыш кырында үлеп калырга язган булса, иптәшләрең, бәлки, сине дә берәр юл чатында күмеп, кабер ташыңа исемеңне язып китәрләр... Күрәсең, сугыш давылы чәчеп ташлаган татарларның берсе шушында вакытлыча төпләнгән булгандыр да, кызлары Мәрзыя үлеп калгандыр. Алайса, нигә соң аны зиратка илтеп күммәгәннәр, ә бирегә, яр битенә китереп җирләгәннәр? Рус каберлегенә күмәргә теләмәгән өченме?»

Кемнән дә булса сорашып беләсем килде. Таштан күзләремне алып, тирә-ягыма каранам. Бер кеше дә күренми. Аруымны да онытып, тиз-тиз сукмак буйлап менеп киттем.

Башына капчык бөркәнгән, кулына чыбык тоткан яланаяклы бер хатын бакчадан чыга да сукмак буйлап минем каршыма төшә башлый. Мин аны туктатам. «Бу кабергә нинди кеше күмелгән?» – дип сорыйм. Ул минем соравыма каршы: «Берәү дә күмелмәгән», – дип кырыс кына җавап бирә дә чылтыр-чылтыр узып китә.

Ничек инде берәү дә? Ташта аермачык язылган бит! Мин аптырабрак калам.

Сукмак мине түтәл бакчасына алып менә. Башлары кисеп алынган айбагыр таяклары, кәбестә күчәннәре арасыннан бара-бара, бер ишегалдына килеп чыгам. Ян тәрәзәләре белән салкын гына карап торган йорт кәмәшендә җан әсәре барлыгы сизелми. Гүя хуҗалары аны ташлап чыгып киткәннәр дә, шуңа кәефе кырылып, ул яңгыр астында күңелсез генә боегып утыра кебек. Башка вакыт булса, мин мондый караңгы чырайлы йортның бусагасын да атламас идем, ләкин Мәрзыя каберенә бик якын торганга, мин, кыз хакында болар ни дә булса әйтә алмаслармы дип уйлап, кереп чыгарга карар итәм.

Ишектәге язуны күреп, кинәт туктап калам. Украин телендә күмер белән «Марфа өйдә юк» дип язылган. Яхшылабрак карасам, стеналарның да төрле җирләрендә шундый ук язуны күрәм. Сәерсенәм. Берәр им-том булса кирәк дип уйлыйм. Өйгә чир кермәсен дип, шулай язып куюларны ишеткәнем бар иде. Ничектер күңелем тартмый башлый. Берәрсе чыкмый да ичмаса. Әллә чынлап ташландык йортмы бу югыйсә? Өйалды ишеген әкрен генә төртәм. Ишек шыгырдап ачылып китә. Идәндә өсте капланган сулы чиләкләр тора. Бер почмакта сыра чүлмәге-сыра чүлмәге сары кабаклар тезелгән. Шик юк, бу йорт ташландык түгел.

Өй ишеген ачып, бусаганы атлыйм да беркавымга басып торам. Бер кеше юк. Инде чыгып китмәкче булам, шул вакыт зәгыйфь кенә тавыш ишетелә. Миңа ул идән астыннан ишетелә кебек. Бик сәерсенәм, тагын тыңлыйм. Юк, тавыш кабатланмый. Ул да булмый, ыңгырашу ишетелә һәм шуның артыннан ук әлеге зәгыйфь тавыш татарча (саф татарча!) «Миргали, синме?» дип сорый.

Күзләрем ияләшеп җитмәгәнгә, абайламый торам, имеш. Түрдәге караватта кемдер кыймылдый, тавыш та шул яктан ишетелә икән. «Миргали, ник алай иртә кайттың?» дигән тавыш кабатлануга, мин тиз генә шунда таба атлыйм. Йа Хода! Беләкләре сөяккә генә калган бер карчыкмы, хатынмы дип әйтим, караваттан миңа шомлы күзләре белән карап ята. Ахры, ул, үз өендә кинәт кенә ят кеше күргәч, бик курыккандыр, мин дә, аның мендәрдәге сап-сары йөзен, шомлы күзләрен күреп алгач, әллә нишләп киттем. Ул миңа карый, мин – аңа, икебез дә сүз башлый алмый. Шуннан кисәк кенә мин:

– Мәрзыя сезнең кызыгыз түгелме? – дип сорап куям.

Көтмәгәндә татарча дәшкәнгә, төшемме бу, өнемме дип бугай, караваттагы җан иясе күзләрен миңа тери дә ката да кала. Мин тизрәк тагын сүз кушарга ашыгам:

– Ник дәшмисез? Мин кешегә тимим.

Карчык кыймылдап куя. Күзләрендәге шомлану бетә. Ул үзенең мине танымавын әйтә, кем булуымны сорый. Күрәсең, ул әле минем бичура түгеллегемә ышанып бетми булса кирәк. Мин үземнең нинди кеше икәнлегемне әйткәч, карчыкның кипкән куллары миңа таба сузыла, күзләренә ике тамчы яшь чәчрәп чыга.

– Якынрак кил, ичмасам, күрмим ич, – ди ул миңа. Берничә ай инде бизгәк чире белән газаплана икән, соңгы көннәрдә тавык күзе килеп өстәлгән, кичкырын күрми башлый икән.

– Тәрәзәдәге шәлне алып ташласана, – ди ул, сөяк кулы белән ишарәләп.

Мин барып шәлне алып атам. Өй эченә тонык кына яктылык саркый.

– И улым... – дип, ул миңа бик озак карап тора. – Үзебезнең татарны күрмәгәнгә бишбылтыр. Картым Миргали монда бердәнбер татар...

Минем кебек узып баручы бер солдат, шушыны эчсәң сихәтләнерсең дип, сары сәдәп төсле дару биреп калдырган икән дә, хәзер ул да беткән, әрем эчеп кенә бер дә файда күрә алмый икән.

Марфагыз кем була соң сезнең? – дип сорыйм мин.

– Марфабызмы? Мин булам инде ул Марфа, – ди карчык.

Исеме Мәрфуга икән, хохол хатыннары Марфа дип йөриләр икән. Күршеләре бик яхшы кешеләр икән: кайсы сөтен кертә, кайсы җимеш суы биреп чыга. Рәхмәт яусын үзләренә. «Марфа өйдә юк» дип яздыручылар да күрше хохол хатыннары, имеш. Янәсе, чир өйдән чыгып торган арада шулай дип язып ишеккә элсәң, чир инде кайтып керә алмый икән. Карты Миргали татарча гына язмакчы булган да, хатыннар, хохол чире татарчаны аңламас дип, украинча язып биргәннәр. Ләкин бу бизгәк өянәге, күрәсең, язуга да карамый торгандыр. Һаман сәламәтләнә алмый икән.

Карчык минем Мәрзыя турындагы соравымны җавапсыз калдырды. Мин хәзер инде Мәрзыя тәгаен аларның кызлары йә кардәшләре дип уйлый башлыйм. Карчыкның хәле авыр булганга, кайтарып сорарга базмыйм, ә сорыйсым бик килә. Бу йортка шуның өчен генә кердем дә бит. Мәрзыя алар кызы булып, мин карчыкның төзәлеп җитмәгән ярасына орынсам, аңа бик кыен булачак. Мин һаман бизгәк турында сөйләшәм, карты хакында сорашам, ә кыз турында авыз ачарга куркам.

Берәр китап күрсәм, битләрен актарып карамыйча түзә алмый торган гадәтем бар. Киштәдәге китапларга барып ябыштым. Юк, карт белән карчык укый торган китаплар түгел болар. Моны укыган кеше яшь булган. Бу, мөгаен, Мәрзыя китапларыдыр. Минем шулай дип ышанасым килә. Берсен алам, берсен куям. Боларны Мәрзыя тоткан дип уйлыйм, китаплары исән, ә үзе инде юк, ул инде кара җир куенында ята. Фашистлар кавеме илебезгә сугыш белән килеп кермәгән булса, ул әле, бәлкем, бүген исән-сау булыр иде. Бәлкем түгел, әлбәттә, исән булыр иде. Аның үлемендә, мөгаен, немецлар гаепледер. Башка кем яшь кешенең гомерен киссен? Тик алар гына безнең илебезгә үлем, газап һәм күз яше алып килделәр. Тик алар гына безнең кызларыбызны, егетләребезне хайван урынына куып алып китеп, Германиядә муеннарына коллык камыты кидерттеләр. Алар гына, безнең хатын-кызларыбызның чәч толымнарын кисеп, үзләренә йомшак түшәк ясадылар. Алар гына, безнең кешеләребезнең тиреләрен салдырып, үзләренең дамаларына ридикюльләр тектеләр, лампаларына карындыклар тарттылар. Бу дөньяда бер гомер түгел, биш гомер яшәсәм дә, мин аларның бу «эшләрен» онытачак түгел!

Карчык белән сөйләшә-сөйләшә, һаман китап битләрен актарам, карандаш белән сызылган урыннарга күз йөгертәм, эзләнәм, нәрсә дә булса табармын, Мәрзыя укыганмы, әллә бүтән берәүме икәнен тәгаен белермен кебек тоела. Чү, ниндидер кәгазь! Дәфтәр битеннән ертып алынып, карандаш белән генә язылган: «Әткәем, әнкәем, кичерегез мине, артык чыдар хәлем калмады. Кызыгыз». Беренче сүзләрне укуга, эсселе-суыклы булып китәм. «Кызыгыз» дип кенә кул куйган булса да, моның Мәрзыя булуында шигем юк. Ул, бичара, үзен-үзе үтерде микәнни? Мин карчыкка күтәрелеп карыйм. Безнең күзләребез очраша. Карчык көрсенә, уфылдый, мышкылдый башлый. Карчык елый. Мин башымны түбән иям.

...Ул бүленә-бүленә, күз яшьләрен йота-йота сөйләде. Кайвакыт кинәт туктап кала иде дә бик озак вакыт бер сүз дәшә алмыйча ята иде. Мин куркып китә идем. Аннары ул янә телгә килә, янә сөйли башлый иде. Шулай туктап хәл җыя-җыя, ул бер сәгатьләп сөйләгәндер. Тавышы бик зәгыйфь булганга, мин, берәр сүзен ишетми калудан куркып, бик зур игътибар белән тыңлап утырдым.

...Бик матур, бик җитез кыз була аларның Мәрзыялары. Бөтен тирә-күрше сокланып туя алмый үзенә. «Кызыгыздан уңдыгыз, бәхете түгәрәк булсын» диләр. Ана белән ата куанып бетә алмый, үзләрен бик бәхетле саныйлар. Кызны укыталар. Яхшы киендерәләр. Иртә белән җилфердәп мәктәпкә чыгып киткәндә, кызның артыннан сокланып карап калалар. Мәрфуга түти кызны үзенә охшата, яшь чагымда мин дә аның шикелле идем, ди. Карт исә миңа охшаган дип бара. Матурлыгы синеке булса, уңганлыгы минеке, ди. Яшь чагымда мин фәлән идем, төгән идем, дип сөйли башлый. Алар шулай кызларының матур сыйфатларын үзара бүлешәләр.

Сугыш булмаган булса, язмыш аларның гаиләсен монда китереп ташламас иде. Әнкәсе дә бүген, бизгәк ялкынында көеп, болай кибеп ятмас иде. Без дә, гадәтләнгән хезмәтебезне ташлап, кулыбызга үлем коралы алмас һәм бүген монда йөрмәс идек. Ләкин сугыш... сугыш безнең тормышыбызның астын өскә китереп ташлады. Сугыш безнең шәһәрләребезгә, авылларыбызга кеше канына сусаган фашистларны алып килде. Совет кешесен кешегә дә санамаган, ә үзләрен әллә кемгә куйган немец фашистлары безнең өйләребезнең ишекләрен каерып ачтылар да хуҗаларча рөхсәтсез-нисез туп-туры түргә уздылар. Сандыкларыбызда, гардеробларыбызда казыну гына җитмәде, алар җаныбыздан да кадерлерәк күргән намусыбызга тукынмакчы булдылар. Яшьләребезне матур яшьлектән, сабыйларыбызны рәхәт балалыктан мәхрүм иттеләр. Фашист аждаһасының аягы баскан җирләрдә балаларга карасам, күңелем өзелә. Көлмәсләр, шаярмаслар. Сабый килеш картайганнар. Бичараларның сабыйлыгын фашистлар урлады. Мең ләгънәт аларга шуның өчен!

Сугыш кабыныр алдыннан, Миргали абзый М-ль шәһәрендә тимер юлда эшли. Сугыш, Мәрзыялар гаиләсен куып килә-килә, шушы Самодурово авылында артларыннан килеп җитә. Баштарак әле берәү дә немецлар монда озак эләгеп тора алыр дип уйламый, менә-менә яңадан үзебезнекеләр килеп җитәр, фрицларны пыранлатып куып алып китәр дигән өмет белән яши. Авылның кызлары, егетләре, Кызыл Армия борылып килгәнче дип, урманга кача. Безнең Мәрзыя да алар белән китә. Әмма фронт бик тиз ерагая, туп тавышлары да ишетелми башлый. Кызларның күбесе урманнан кире авылга кайтырга мәҗбүр була. Немец солдатларының күзенә чалынмаска дип, Мәрзыя, битен корымга буяп, иске киемнәргә киенеп, пәри төсенә кереп йөри. Бүтән кызлар да шулай итәләр. Үз илеңдә урамга чыгарга курык, матурлыгыңны күрсәтергә шиклән, кач, пос, таракан кебек, ярыкка кысылып яшә... Шул ук кояш, шул ук ай, шул ук йолдызлар, шул ук кешеләр, бер төрле дә үзгәреш юк сыман, ләкин урамда немец солдатлары, авыз гармуны уйнап, «Дойчланд үбер аллес»ны акырып йөриләр. Алар сине теләсә авыл артындагы чокырга илтеп атып үтерә ала, теләсә этләрдән талата ала, теләсә намусыңны таптый ала. Кичәге кояш, кичәге йолдызлар астында бүген син ирексез, бүген син кол. Бүген синең җиреңә дә, үзеңә дә килмешәкләр хуҗа. Күңел моның белән һичничек килешә алмый, урамга йөгереп чыгасы, бугазларына ябышасы килә... Әмма автомат көпшәсеннән өстеңә үлем сикерергә торганны күрәсең дә, тешләреңне кысып, артка чигенәсең...

Беркөнне ялт итеп торган матур машинага төялеп, авылга немец офицерлары килеп төшә. Озакламый халык арасына коточкыч хәбәр тарала: имеш, барлык матур кызларны, комиссия куеп, М-льдә ачылачак «начар йорт»ка алып китәчәкләр икән. Авылны кайгы сөреме баса. Матур кызлары булган ата-аналар кызларын тизрәк берәр яры олактырырга тырышалар. Әмма юл чатларына инде автоматлы солдатлар куелган була, хатын-кызларны авылдан чыгармыйлар, карчыкларга хәтле битләрен төкерек белән ышкып карап кына уздыралар.

Мәрзыя бит бу авыл кызы булмый, тик аны да комиссиягә дәштерәләр. Әле кайчан гына үзенең матурлыгына куанып бетә алмаган кыз бала бүген инде матур булып тууы өчен хәсрәткә төшә. Фашистлар килгәч, матурлык кирәксез, зарарлы, алай гына да түгел, хурлыклы бернәрсәгә әйләнеп кала. Мәрзыя төн буе йоклый алмый, ә иртә белән, әнкәсе өйдән чыккан арада, өстенә күкерт кислотасы сибә. Кызның куллары, аяклары пешә, ә бите, Мәрзыяның бүгенге дошманы – матурлыгы – исән кала... (Китап эченнән табылган язуны Мәрзыя үзенә кислота сибәр алдыннан язган була.)

Шифаханәдән чыккач, яңадан авылга кайтып күренмәскә кирәк булган, ләкин кая барсын? Ул тагын әти-әнисе янына кайтып керә. Бераз ябыккан, агарган, әмма матурлыгы, немецлар килгәннән бирле бәлагә әйләнгән матурлыгы, бераз да сулмаган була. Картлар кызларының исән-сау үз аягы белән кайтып керүенә чиксез куаналар. Тик күңелләренең бер кырые белән, иртәрәк кайтты, дип пошыналар, чөнки кызларны әле һаман җыялар икән, «тегендә» матур кызлар һаман җитми икән.

Мәрзыя кеше күзенә бөтенләй күренмәскә тырышып яши. Мөмкин булса, ул хәзер ташка, агачка әйләнер иде, вакытлыча үлеп торыр иде. Әмма ни аяныч! Адәм килеш яшәргә кирәк.

Авыл кара урман түгел, кызның кайту хәбәре немецларга барып ирешә. Күңел ачу йорты өчен кызлар җыючы отряд Миргали абзый өенә килеп керә. Мәрзыя тәрәзәдән сикереп төшә, качмакчы була, аны түтәл бакчасында куып тоталар. Кыз тегеләрнең кулларын тешли, битләрен тырнап бетерә, аның кул-аягын бәйләп өлгерәләр, машинага салып, үзләре белән алып китәләр. Артларыннан йөгереп чыккан Мәрфуга түти, һушыннан язып, урамда егылып кала. Карты Миргали үзенең карчыгын күтәреп өйгә кертеп сала. Бер төндә хатынының чәчләре танымаслык булып агара.

Карт белән карчык ут йотып хәбәр көткәндә, өйләренә беркөнне ике иякле, ал яңаклы фельдфебель килеп керә. Ул Миргали агайдан ниндидер язуга кул куйдырырга тырыша. Янәсе, аның кызы хәзер Германия гаскәренә хезмәт итә, атаанасына ай саен фәлән хәтле акча килеп торачак, менә шушы контрактка кул куй. Миргали абзагыз, кул куярга минем сезгә кызымны сатканым юк, сез аны талап алдыгыз, ди дә, бүреген киеп, өйдән чыгып китә. Баядан бирле елап басып торган Мәрфуга түти немецтан кызы Мәрзыя хакында сорашмакчы була, фельдфебель аны аңламый, кесәсеннән акча чыгарып: «Сатлык йомыркагыз юкмы?» – дип сорый.

Көннәр үтә. Бүтән кызлардан хәбәр килгәләп тора, Мәрзыядан юк. Беркөнне, караңгы иңәр алдыннан, Мәрзыя үзе кайтып керә. (Караңгыланганчы авылга керергә оялып, урманда йөреп торган икән.) Элекке матур Мәрзыядан инде күләгә генә калган була. Ул хәзер көннәр буе, башын тезләренә куеп, бер урында утыра. Әнкәсе берәр сүз катса, җавап кайтару бик газаплы эш булган кебек, кашларын җыера, чыраен сыта, ләкин авызын ачып бер сүз дә әйтми.

Кайтуына биш көн тулды дигәндә, Мәрзыя бераз җанлана, аз-маз сөйләшкәли дә башлый. Бер тапкыр ул «тегеннән» киеп кайткан затлы күлмәген утка салып яндыра да үзенең өйдә калган ак күлмәген киеп куя. Мәрфуга түти аның көзге каршында боргаланганын да күргәләп кала. Ананың күңеле сөенә. Кызыбыз әкренләп аелына кайта дип уйлый.

Бер тапкыр Мәрзыяның, күлмәк өстенә күлмәк, күлмәк өстенә күлмәк киеп, көзге каршына барып басканын күргәч, әнкәсе:

– Кызым, ник алай кат-кат киеп куйдың? – дип сорый.

Кыз сәер генә елмая, әнисенең соравын җавапсыз калдыра. Аннары ул каядыр чыгып китә. Аны кич белән әлеге коры елга битендә тезләрен кочып утырган җиреннән табып алып кайталар. Икенче көнне дә аны шуннан табалар.

Бервакыт әтисе аның көрәк күтәреп бакча ягына киткәнен күреп кала. Бераздан шул якка барса, кызы Мәрзыя яр битенә чокыр казыган да шул чокырга кереп утырган.

– Кызым, нишләп чокырда утырасың? Чык, әйдә кайтыйк, – дигәч, Мәрзыя, әтисен танымаган кебек, күзләрен тутырып, гаҗәпләнеп карап-карап тора да, калтыранып, кинәт чокыр төбенә сеңә. Аптырап киткән Миргали кызын тартып чыгармакчы, алып кайтмакчы була. Мәрзыя үрсәләнеп кычкыра, еларга тотына: «Сез мине биреп җибәрәсез, куркам, кайтмыйм!» – ди.

Миргалинең өендә бик озакка ачы хәсрәт урнаша. Тоташ кайгылы көннәр эчендә тик бер генә шатлыклы көн булып ала: кызлар җыючы отрядның биш кешесен коры елга төбеннән үле килеш табалар. Авылның хәсрәте өчен, кемнәрдер шулай үчне кайтара. Әмма бу куаныч та озакка бармый. СС отряды килеп, ярты авылны кара күмер итеп китә. Мәрзыя, ашарга да, хәтта кунарга да кайтмыйча, чокырда утыра башлый. Ата белән ана нишләргә белмиләр, кызны өйдән чыгармаска, бикләп асрарга уйлыйлар. Ләкин Мәрзыя йә качып, йә алдап чыгып китә. Атасы чокырны күмеп тә карый, Мәрзыя барып яңадан казый. Инде ахырда килешәләр: берни эшләп булмый, утыра бирсен, диләр, ач үлем белән үлмәсен дип, ашарына илтеп-илтеп бирәләр.

Бәла өстенә бәла килеп кенә тора. Мәрзыя күршеләрнең кече кызлары Наденьканы үзе белән чокырга алып йөри башлый. Алып бара да көннең-көн буе җибәрми. Наденьканы уенга чыгара алмыйлар. Мәрзыя, сагалап торып, үз янына алып китә. Күршеләре, зарланып, Миргали абзый янына керәләр. Ул бичара нишләсен! Үз баласын бәйләп куярга кулы бармый. Тик шулай да өйдән чыгармаска вәгъдә бирә. Ләкин Мәрзыя беренче көнне үк, тәрәзәне ватып, чыгып кача, Наденьканы, уйнап йөргән җиреннән тотып, чокырга алып китә. Күршеләр керәләр, барып әйтәбез, дип куркыта башлыйлар. Бүтән бер чара да калмагач, атасы Мәрзыяны бау белән стенага бәйләп куя.

Бу урынны сөйләгәндә, карчыкның кинәт тавышы бетте, ияге калтырый башлады.

Мескен Мәрзыя ябыгып сөяккә генә кала, өсте-башы тетелеп төшә. Әнкәсе яхшы күлмәк кидерергә теләсә, Мәрзыя кими: «Укырга киткәндә киярмен, торсын», – ди (ул медицина институтына җыенган булган икән), көчләп кидерсәләр, шундук салып атып, искесен киеп куя.

– Үз балама үзем әҗәл теләгән чакларым күп булды, – ди бичара карчык.

Күз көеге булып шулай йөри торгач, беркөнне Мәрзыя юкка чыга. Китаплар тотып, кичкырын авыл урамыннан барганын күреп калучылар булган. «Кая барасың, Мәрзыя?» – дип сораганнар. «Мәскәүгә укырга киттем, әтигә әйтмәгез», – дигән. Билгеле инде, аның сүзен берәү дә чынга алмаган. Артыннан кызганып карап калганнар.

Карчык сөйли-сөйли тәмам арыды, тавышы сына, әйткән сүзләре авызыннан абынып-сөртенеп чыга башлады. Ниһаять, ул бөтенләй тынды.

– Эзләп карагансыздыр бит? – дип сорадым мин, бик озак көткәннән соң.

– И, эзләмәгән кая инде! Атасының бармаган җире калмады. Юк, суга аккан шикелле югалды.

– Ә кабер? – дидем мин, баягы кебек бик озак көткәннән соң.

– Кабергә берәү дә күмелмәгән... Мәрзыя чокыры дип йөртәләр... Атасы шунда таш та куйды.

Яңгыр суыннан тәрәзә пыялалары елый. Өй эче караңгы, йодрыкларымны тез башыма кадап, мин хәрәкәтсез утырам. Карчыкның сулыш алганы да ишетелми: вакыт-вакыт уфылдап куймаса, аны үлгән дип уйларга мөмкин булыр иде, ул тәмам кипкән, саргайган. Күпме шулай утырганмын, менә карчык янә телгә килде:

– Күрше хатыны әйтә, мин аны төнлә чокыр янында күргәнем бар, ди. Белмим. Чокырга кайткач, нишләп өйгә кайтмас икән... Әтисе сагалап та карады, юк, очрата алмый. Үлгәндер инде, мескенем... Ул гомердән бирле...

Мин карчыкны тынычландырырлык бер сүз әйтә алмыйм. Тешләремне кысып, тәрәзә пыяласыннан агып төшә торган яңгыр суына карап утырам. Күңелем сызлый, күңелем әрни...

ахыры: http://kazanutlary.ru/news/edebi-hezinelerebez/yugalgan-merzyya-2

Ибраһим Гази
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: