Тормыш хатирәләре (дәвамы)

Әсәрнең башын монда укыгыз.

2. Дөнья матур ул, аны «аклар» гына ямьсезли...

 

1919 елның февраль ахырлары иде. Без ул вакытта Кәрәкәшле авылыннан

Фатих Махиянов, Сәетнур Фәхриев, Сәрвиназ Гыйсмәтуллина, Мәрхәбә Гәрәева,

Гаишә Батыршина һәм мин Бөгелмә Тәрбия-тәгълим курсларында укый идек.

Укучылар һәм шәһәр халкы арасында «Совет хөкүмәтенә каршы Себердән утыз- кырык мең гаскәр белән Колчак дигән бер генерал килә икән» дигән хәбәр таралды.

Бу вакытларда укучыларның язгы каникул вакытлары җиткән булганга, укучылар

каникулга таралдылар. Шул сәбәпле без дә Кәрәкәшлегә кайтып китәргә тиеш

булдык. Башка каникулларда без Кәрәкәшлегә кайтканда, авылдагы укытучылар

белән бергә концерт, спектакль куярга хәзерләнеп кайта торган идек. Бу кайтуда

эшләр алай булмады. «Колчак килә икән» дигән хәбәр укучыларга бик начар тәэсир

итте. Ф.Махиянов: «Минем бер аягым зәгыйфь, әгәр аклар ягында калсам, минем

качарга аягым да юк», – дип, бөтенләй кайтмаска уйлады. Кызларга килгәндә,

алар инде таш яуса да, әти-әниләре янына кайтмый калмаячаклар. Ә менә миңа

нишләргә? Мин бит Гыйльман Хәнифенең уртанчы малае. Мин дә, Махиянов та –

Алланың рәхмәтеннән сөрелгән кешеләр. Әгәр мин авылга кайтып, аклар ягында

калсам, авылның берәр куштаны: «Ул – коммун», дип акларга күрсәтеп бирсә,

миңа ни булыр? Акларның табигате юлбарыс табигате белән бертөсле. Алар ачу

килүгә карап эш итә. Акыл аларда баш түгел, гомумән, иске фикерле надан халыкка

зур ышаныч белән карап булмый: аклар килсә, алар сине «Коммун!», кызыллар

килсә, «Аклар яклы», дип күрсәтүдән һич тә тартынмаячаклар. Шулай булгач,

миңа әллә авылга китми, шәһәрдә генә калыргамы? Шәһәр җирендә кемнең кем

икәнен беркем дә белми, күрсәтүче дә булмый. Шулай димсең, шулаен ул шулай

ла, миңа бит авылга кайтмый калырга ярамый. Бик яшерен сер булса да әйтим:

минем авылда сөйгән кызым бар. Ул миңа кызыл кара белән: «Язгы каникулга

кайтмый калма, бик көтәм», – дип хат язган. Мин ул кызны ничек сөйгәнемне,

ничек сагынганлыгымны беркемгә дә әйтмим. Миңа кайбер иптәшләр бу турыда:

«Син нигә ул кыз белән йөрисең? Ул бит шундый, мондый», – дип хурласалар да,

ул хурлаулар миңа бертөрле дә тәэсир ясамый. Ул кечкенәрәк икән, артык кыю

икән, җырларга-биергә, киенергә ярата икән, моның белән аны хурлап булмый.

Кызлар шулай, бары да кыю булырга, ирләрдән куркып тормаска тиеш. Мин әле

аның сез белмәгән тагын бик күп сыйфатлары өчен яратам. «Менә шуның өчен

мин Колчактан курыкмый, авылга кайтам. Башкача булырга мөмкин түгел», –

дип уйладым да, мин авылга кайтып киттем. Авылга кайткач, буш вакытларда

укырмын дип, К.Марксның «Коммунистик манифест» дигән китабын алган идем.

Ул китапның башында К.Марксның рәсеме бар икән. Өйгә кайткач, мин шул

рәсемне кайчы белән кисеп алдым да, ашый-эчә торган өстәл каршына – стенага

ябыштырып куйдым. Шуннан соң мин төрле исәп, төрле эшләр белән, ул рәсемне

бөтенләй онытканмын.

Мин авылга кайтып алты-җиде көн торгач та, кызыллар Бәйрәкә ягыннан

авылга чигә башладылар. Минем кызылларны бер дә чиктерәсем килми, аларга

ярдәм итәсем килә – бертөрле дә ярдәм күрсәтеп булмый. Авыл халкының да

күпчелеге минем кебек акларны бер дә яратмыйлар, кызылларны җиңдерәсе

килә. Боярларны талауга катышкан авыл ярлылары аклар килүдән куркып

торалар. Мәктәптә укучы балалар да: «Совет власте булмаса, безгә укулар

булмас инде», – дип кайгыралар.

Мин үзебезнең өйгә кергән бер кызыл командирга:

– Сез нигә чигәсез? Бу чигүнең сәбәбе нәрсәдә? – дип сорадым. Ул минем

сүземә көлемсерәп карап торды да: «Колчакның көче бик зур аның. Ул кырык

мең гаскәр белән килә. Аның солдатлары сукыр чебен кебек, лыжа белән

теләгән җиргә бара алалар. Ә безнең көчебез бик бәләкәй, барысы да атлы

гына. Ат белән калын кар өстеннән теләгән җиргә барып булмый. Җәяүле

гаскәр бездә бөтенләй юк диярлек. Безгә өстәмә зур көч бирелмәгәндә, безнең

Колчакка каршы тора алырлык көчебез юк», – диде командир.

– Булмаса, сорарга кирәк. Совет хөкүмәте Колчак белән көрәшерлек кенә

көч табар. Ничек тә Колчакны җиңәргә, алга җибәрмәскә кирәк, – дидем мин.

Кызыл командирның минем белән сөйләшеп торырга вакыты булмады.

Аларга тизрәк Кәрәкәшледән чыгып, тимер юл буена чигәргә приказ булган

иде. Алар бездән бик тиз генә чыгып киттеләр дә, Кәрәкәшледән дүрт километр

ераклыкта, каршыда күренеп кенә тора торган тимер юл буена урнаштылар.

Аклар үзләренең батареяларын Кәрәкәшле артындагы Бәйрәкә тавы

ди торган тау артына яшереп, шуннан атарга уйладылар. Бу план буенча,

Кәрәкәшле сугыш эчендә калды.

Югарыдан офицерларга, офицерлардан солдатларга приказ бирелде: «Без

алпавытларның, боярларның җирләрен, урманнарын үзләренә кайтарып

бирәбез. Атыгыз кызылларга!»

Солдатлар пышылдап кына үзара сөйләшә башладылар.

Беренче солдат: «Болар безне үз файдалары өчен сугыштырып йөртәләр.

Болар безнең җирләрне алып, боярларга бирәләр».

Икенче солдат: «Үзебез сугышып алып бирәбез. Без үзебезнең туганнарыбызга атабыз. Бу нинди ялгыш тормыш?»

Өченче солдат: «Атмый чараң юк. Син аларга кол кеше. Синең кулыңда

ирек юк. Син үзеңә үзең хуҗа түгел. Әнә, кызыллар дөреслек өчен сугышалар.

Алар дөрес юлда, без ялгыш юлда йөрибез».

Янә приказ: «Без элекке боярларның, алпавытларның җирләрен, урманнарын

үзләренә кайтарып бирәбез. Атыгыз кызылларга!»

Солдатлар трубаларга снарядларны салып аталар. Бер снаряд авылның

түбән башындагы бер фәкыйрьнең өй түбәсенә төшеп ярылды. Гаиләсендә

биш кеше: ире Галимулла, хатыны Рәкыйга, кызлары Һаҗәр, Фатыйма һәм бер

кунак кызы Шакирә булган. Гаиләдә бары да үлгәннәр. Шакирә дигән кунак

кызының тешләре түшәм тактасына сыланып калган. Хуҗа хатыны Рәкыйга,

авыр яраланып, ничектер үлми калган. Халыкка ясалган зарарның хисабын

тиз генә белергә мөмкин түгел.

Кызыллар акларга җавап итеп: «Җирләрнең хуҗалары боярлар, алпавытлар

түгел. Алар җирләрне ярлы халыктан сатып, талап алучылар гына. Җирләргә,

урманнарга, табигый байлыкларга халык хуҗа», – дип, миномётларга уналты

килолы миналар салып ата башладылар.

Аклар тагын: «Халык үзенең динен үзе тотсын. Аллага, муллага, үлгәч

терелеп яшәүгә, үлгәч оҗмахка керүләргә ышанып яшәсен. Мәктәпләрдә иҗек,

намаз, Коръән укылсын. Арба-чана укытулар бетсен. Без аны укымасак та

беләбез», – дигән фикерләрне яклап, тагын команда бирелде. Солдатлар берберсенә карашалар да, нәрсәдер сөйләшеп, тагын ата башлыйлар.

Мин: «Безнең ат, сыерлар исәнме икән?» – дип абзарга чыккан идем.

Ни күзем белән күрим: ат та, сыер да үлгән. Абзарның юан имән өрлеге,

чыраланып, урталай өзелгән.

Кызыллар: «Динне, Алланы, мулланы наданлык тудырган. «Үлгәч терелеп,

оҗмахка керәм», дип яшәү – үз-үзеңне алдау гына. Бу сүзгә акылы булган

кеше ышанмый. Әгәр үлгәч, оҗмах була торган булса, ул оҗмахка байлар,

муллалар үзләре керсеннәр. Без җир өстендәге, үзебез эшләгән оҗмахка

керергә телибез», – дип ата башладылар. Һәр мина үтерү-җимерү эшен үти

иде. Сугыш бик каты дәвам итте.

Минем энем Мәхәсин, урамнан атылган снаряд башы табып кереп, шуның

җизен алырга маташа иде. Мин: «Кая, үзем алып бирим», – дидем дә, снаряд

башын аның кулыннан алып, кайчы очын бер тишеккә тыгып, каерырга

тотындым. Атылган снаряд башы булганга, мин аңа кагылу куркыныч дип

уйламадым. Кинәт снаряд башы бик каты шартлап, минем кулдан атылып

китте. Мин бу шартлаудан бик каты контузия алып, морҗага ябышып, чак

кына егылмый калдым. Әти ишегалдында нидер эшләп йөри. Әни, утын

күтәреп, мунча ягыннан өйгә таба килә иде. Өйдәге шартлау тавышын ишеткәч,

кочагындагы утынын ташлап, ашыгып өйгә керде дә, бик зур борчылу белән:

– Әй, балакайларым! Нәрсә булды? – диде. Мин, әнине борчымаска тырышып: «Бернәрсә дә булмады. Снаряд башы гына шартлады», – дидем.Әни

бик борчылган тавыш белән: «Ник шундый кеше үтерә торган кораллар белән

уйныйсыз?» – дип, бик каты тиргәде.

Минем башым исерек кеше кебек, томаланып тора. Бер колагым шаулый, начар

ишетә. Мәхәсингә, миннән бераз читтәрәк булу сәбәпле, бернәрсә дә булмаган.

Мин бераз ятып ял иттем дә айныган кебек булдым. Түзмәдем, укытучыларның хәлен белим дип, Фәсхетдин абзыйларга барып кердем. Аларның да

ишегалларына снаряд төшеп, подвалларын әйләндереп ташлаган. Бер өйләренә

керсәм, тәрәзәсе ватылган, анда беркем дә юк. Икенче өйләренә керсәм, анда

укытучы Сәрви Ишмакаева, Гайшә Батыршина, Риза Сәхәбетдинов, снарядтан

куркып, морҗага ышыкланып утыралар иде. Мин барып кергәч, алар җанланып

киткән кебек булдылар. Мин аларга үзебездә булган бәхетсезлекләрне – ат,

сыерның үлүен, үземнең атылган снаряд башын сүтәргә маташып, чак кына

үлми калуымны сөйләдем.

Укытучылар совет хөкүмәтенең акларга каршы зур көч куймавына бик

аптырап сөйләшәләр. «Әгәр аклар монда озак тора торган булсалар, без

нишләрбез?» – дип бик кайгыралар иде. Шул вакытта аклар Бәйрәкә тавы

артыннан: «Без сезгә ачлык, коллык, бөлгенлек китерәбез!» дип аткан сыман,

тагын да ата башладылар. Кызыллар аларга җавап итеп: «Без барлык кешене

тигез, бәхетле, белемле итә торган, күптөрле милләтләрне бертуган ясый торган

тормыш төзибез, һәм шуңа атабыз!» дигән сыман каршы аталар.

Аклар: «Безгә андый тормыш кирәк түгел. Без үзебез генә бәхетле булуны

яратабыз. Һәркемне дә бәхетле итә торган тормыш булу – хыял ул. Үз корсагыңны гына зурайтырга, бер-береңне таларга, рәнҗетергә мөмкинлек

бирегез!» дигән сыман, снарядларны яудыралар гына. Бер снаряд без утыра

торган өйнең Гыймай өе белән ике арадагы читән өстенә төшеп ярылды.

Читәнне күтәреп ыргытудан, тәрәзәләрне ватудан башка зур зыян булмады.

Бик озак атышканнан соң, кичкә таба сугыш басылды.

Сугыш дүрт тәүлеккә сузылды. Урамнар, бәрәңге бакчалары, кырлар яз

көннәрендәге кебек ала-тилә булып калды. Соңыннан кайда, кемнәр үлгән,

кемнәргә нинди зыяннар булу турында төрле хәбәрләр йөри башлады. Бу

вакытта башына куян бүреге кигән, аягына чабата бәйләгән, аркасына чабата

киндерәсе белән мылтык аскан солдатлар урамнарга тула башлады.

***

Безнең әни мескен, үзенең карчык булуына карамастан, иртә белән иртүк

торып, оек-чабатасын кия дә, әле теге эшкә, әле бу эшкә йөгерә башлый.

Гаиләдә башка хатын-кыз заты булмаганга, аңа һәрбер эшне үзе башкарырга

туры килә иде. Бу чаклы ишле халыкка җилкә белән су ташуны гына уйлап

кара: нинди авыр хезмәт бу! Ләкин шуңа авылда игътибар иткән бер кеше дә юк.

Су китерү, кер юу – татарларда хатын-кызлар эше булып гадәткә кергән.

Менә шуның аркасында безнең әниләргә гомер буе су ташып җәфа чигәргә

туры килә икән. Борынгыдан калган бу кыргый гадәтне бетерергә кирәген

аңлый белгән кешене ул чакта авылларда табу бик читен иде.

Әле менә күптән түгел авылда кызыллар иде, ул аларны ашатты, туйдырды,

тәрбияләде. Менә хәзер аклар килде. Бары да ашарга сорый. Ару киемең булса,

салдырып алалар. Бирмәсәң: «Син кызыллар яклы. Син – коммун! Сезнең

барыгызны да атарга гына кирәк...» – дип, ату белән куркыталар. Боларга каян

икмәк табып җиткерергә кирәк?!

Генерал Колчак аңсыз малайларны мәҗбүриләп, мобилизовать итеп җыйган

да: «Мә, сиңа мылтык, кызылларга каршы ат! Әгәр ашарга кирәк булса, сез бит

авылларга, шәһәрләргә таба барасыз, кулыгызга мылтык бирелгән, авылларны,

шәһәрләрне талап ашарсыз. Кием кирәк булса, «Без сезнең өчен йөрибез»,

дип, өсләреннән салдырып алырсыз», – дип, ул аларны үз әти-әниләренә,

туганнарына каршы сугышка җибәрә. Надан малайлар шуны аңламый. Колчак

кебек халык дошманнарына синең надан булуың кирәк тә инде.

Бүген мин өйгә кайтып кергәндә, ишегалдына кухнялар, солдатлар тулган,

бер төркем солдатлар өйдә чәй эчеп утыралар. Әни һәрвакыт шулар янында:

аларны ашата, алар белән һәр мәсьәләдә бер дә курыкмый сөйләшә ала. Мин

ишек янына бардым да аларның сүзләрен тыңлап тордым: солдатлар иске

тормышны, иске тәртипне, иске дини укуларны яклап сөйлиләр: «Хәзерге

яңа укытучылар арба-чана укыталар. Моның безгә ник кирәге бар? Без моны

укымасак та беләбез. Безгә дин, Коръән, намаз, иҗек укытсыннар», – дип, әни

белән тарткалашалар. Мин боларның сүзләре белән кызыксындым да китә

алмый бик озак тыңлап тордым. Әни карчык аларга:

– Хәзерге балалар яңача уку аркасында бик тиз укырга, язарга өйрәнәләр.

Без менә элекке вакытта берничә еллар абыстайга укырга йөрсәк тә, укыргаязарга өйрәнә алмый калганбыз. Менә шул иске тәртип, иске уку аркасында

сез дә надан калгансыз. Җитмәсә сез, шуның өстенә тагын мылтык тотып, шул

иске тәртипне сакларга сугышып йөрисез. Бусы инде, үзең генә бәхетсез булу

җитмәгән, балаларыгызны да бәхетсез итү өчен кирәктер, – диде.

Бер солдат:

– Ай-һай, бик усал карчык икәнсең син. Әллә малайларың коммунистмы?

Дөньялык белән генә түгел бит, ахирәте дә бар аның. «Тегендә» баргач, ни

җавап бирербез? – диде.

Әни карчык, бу сүзгә көлемсерәп:

– Анда баргач, борылып кайткан кеше юк әле. Кайтып сөйләгән кеше дә

юк. Белмәгәнне кеше ышандырып сөйләргә ярамый, – диде.

Солдатлар:

– Вәт, әби дисәң дә әби! – дип көлештеләр.

Бер бик наданы:

– Син, әби, чистый коммунист булгансың икән. Сиңа бары тәре генә тагасы

калган... – дигән иде, «әби» аны бик тиз эләктереп алды да:

– Коммунистлар тәре такмыйлар, алар – укыган, аңлаган кешеләр. Алар,

сезнең кебек, генералларны, патшаларны, боярларны яклап, мылтык күтәреп,

сугышка чыкмыйлар, – диде. Солдатлар бары да шаулашып көлделәр. «Дөрес!

Дөрес!» диделәр. Әни карчык минем янга, ишеккә табан килде дә:

– Боларның берсе, әнә почмакта утырганы – укытучы, – диде.

Мин аңарга читтән генә күз төшердем дә, солдатлар ашап-эчеп кузгалгач, ул

солдатны каршыдагы өйгә алып кердем: «Нихәл, исәнмесез!» дип, кул биреп

аның белән күрештем:

– Сез укытучы буласызмыни? Миңа әни шулай дип әйткән иде, – дидем.

Ул:

– Әйе, укытучы. Бирски өязе, Л... волысы, ...авылы, – диде.

Мин:

– Бик яхшы! – дидем. – Сез ничек болай, үзегез укытучы булгач, аклар

ягында сугышчы солдат булып йөрисез? Бу турыда синең уйлаганың бармы?

Менә мин дә укытучы. Без, татар укытучылары, революцияне зур шатлык белән

каршы алдык. Ул безнең барыбызны да, милләт аермасына карамастан, тигез

хокуклы ясады. Синең кебек, минем кебек, хәер-садакага укытып йөргән татар,

башкорт укытучыларын хәерчелектән коткарды. Минем сине дә, барыбызны

да коллыктан, хәерчелектән коткарасым килә... – дигәч, ул миңа:

– Мин мобилизовать ителдем. Иптәшләрдән уңайсызланып кына йөрим.

Уңайлы вакыт булу белән, кызыллар ягына чыгачакмын, – диде. Мин аңа

рәхмәт укып, кулларын кыстым.

Бу вакытта кич булган иде. Бүген бу укытучы солдат бездә куначак булганга,

без аның белән ындыр артына барып, тауларга менеп, сөйләшеп кайттык. Без

кайтканда, аның иптәшләре йоклап яталар иде. Бу укытучы да идәнгә йокларга

ятты. Мин, каршы өйгә чыгып ятсам да, тиз генә йоклый алмадым. Башыма

төрле уйлар тулды: «Әгәр бу укытучы мине «ул – коммунист» дип күрсәтеп

бирсә, мин нишләрмен? Мин нигә тик кенә тора алмыйм икән?» – дип, үземнеүзем тирги башладым. Моннан соң үземә саграк булырга куштым... «Юк, ул

андый кеше түгел», – дип, тагын үземне юаттым. Шулай уйланып ята торгач,

бик тәмле йокыга киткәнмен.

***

Кичтән сөйләшкән башкорт укытучысын миңа яңадан күрергә туры килмәде.

Алар иртә белән чәй эчкәннәр дә үз юлларына киткәннәр. Алар урынына икенче

төркем солдатлар кереп тулганнар. Тәрәзәдән карасаң, урам тулы солдатлар.

Бары да икмәк эзләп йөриләр иде. Бер-бер артлы өйгә кереп-чыгып торалар.

Кергәне берсе: «Карчык, икмәк бир!» – ди. Әни: «Каян алыйм? Икмәк юк», –

дигәч, солдатлар: «Без сезнең өчен йөрибез»,– дип, сүгенеп чыгып китәләр.

Әни аларга: «Сез безнең өчен йөрмисез. Сез байлар өчен йөрисез! Байларның

җирен кайтару өчен йөрисез», – дип кычкырып кала.

Мин бу хәлне күргәч, икенче өйгә чыктым да, анда мичкә якмаган, салкын

булганга өши башлагач, башыма кара бүрек (кубанка), өстемә кара пальто киеп,

нишләргә белми торганда, ишектән бер солдат килеп керде.

– Атыгыз бармы? – ди. Мин әйтәм:

– Атыбыз юк.

– Бар бит. Ник алдыйсың?

– Булса, үзең сарайдан алып кит! – дидем.

– Син бик комиссарга охшаулы, әллә кызыллардан калган комиссармы? –

ди ул.

– Һәрбер озын чәчле, кара бүрек, кара пальто кигән кеше комиссар булмый

торгандыр ул, – дидем мин.

– Без сине яңадан килеп тикшерербез, – диде дә чыгып китте. Минем «Ат

юк» дигән сүзгә ышанмый абзарларны карап йөрде. Анда, сарайда, кичәге

сугышта үлгән сыер, үлгән ат ята иде. Шуларны күргәч, бик тиз чыгып китте.

Минем күңел тагын дулкынлана башлады. Теге солдат мине тикшерергә

яңадан килер сыман тоела. К.Марксның укырга дип алып кайткан «Ком мунистик манифест» дигән китабы бар иде. Күңел тыныч булмагач, ул китапны

да укыйсы килми. Мондый вакытта китап укып буламы соң инде?! Теге «Без

сине килеп тикшерербез!» дигән сүз күңелдән китми.

Менә тагын бер малай килеп керде, бусы үзебезнең авыл малае:

– Мине сиңа идарәдән Гәрәй абзый җибәрде. «Монда исеме чыкты. Үз җаен

үзе карасын, дип әйт! – диде дә чыгып китте.

Мин нәрсә әйтергә дә белми аптырап калдым. Кая барыйм? Нишлим?

Төрлечә уйлана башладым. Һичбер уңайлы урын таба алмыйм. «Әллә теге

кичәге укытучы, идарәгә барып, сөйләп бирде микән?» Бәлки шулайдыр, бәлки

түгелдер. «Тукта, мин әйтәм, әгәр урамда бәла-казага очрамасам, укытучылар

янына барыйм әле. Алар ни хәлдә яталар икән?» дип, урамга чыгып киттем.

Урамда солдатлар йөри иде. Мин укытучылар торган Фәсхетдин картның

капка турына барып җиткән генә идем, бер мылтыклы солдат:

– Әйдә, минем белән. Миңа подвозчик кирәк, – диде.

Мин аның бу сүзенә бер дә игътибар итмичә һәм тукталып та тормыйча,

күңелемнән: «Сиңа подвозчик кирәк булуда минем ни эшем бар?» – дип уйлап:

– Мин нишләп сиңа подвозчик булып йөрим? – дидем дә, бик җитез генә сул

як капкадан кереп, кергәч тә сулга борылып бераз баргач, өйнең ишеген ачтым.

Мин өйгә кергәндә, Фәсхетдин карт, аның карчыгы, иргә чыккан кызы Минсафа

һәм квартирда торучы укытучы Риза Сәхәбетдинов сәкедә түгәрәкләнеп чәй

эчеп утыралар иде. Мин кергәч тә аларга:

– Монда подвозчик эзләп бер солдат йөри. Әгәр мине эзләп монда керсә,

«ул монда кермәде», дип әйтегез, мине тизрәк бер урынга качырыгыз! – дидем.

Укытучы Риза:

– Морҗа артындагы чытыр утын астына кер дә ят! – диде. Мин бик тиз генә

утын астына кердем дә яттым. Бераздан теге солдат килеп керде:

– Монда бер кара пальтолы малай кердеме? – дип сорады. Укытучы Риза:

– Юк, кермәде, – ди. Солдат, һаман ышанмыйча:

– Нишләп кермәсен, керде бит, – ди.

Риза тагын аңа:

– Ул капкадан кергәндер дә, сул яктагы капкадан чыгып, су буена киткәндер,

– диде.

Солдатның күзе һаман мине эзләде. Ләкин беркайда да кара бүрекле, кара

пальтолы малай күренмәде. Тагын карана башлады, аның күңеле ышанмый

иде. Тагын эзләде; ишектән чыгып, өйалдыннан эзләргә тотынды. Беркайда

да кара пальтолы малай күренмәгәч, ишегалдына чыкты да, урам капка янына

барып, тирә-якка каранып тора башлады.

Фәсхетдин карт, тәрәзәдән карап:

– Ул солдат ат, чана тапкандыр да шуңа подвозчик эзли торгандыр, – диде.

Аның бу сүзе мине тизрәк чыгарып җибәрәсе килүне белдертә иде. Ул туптуры әйтә алмагач, карчыгы минем янга килде дә, картның сүзен көчәйтеп:

– Бар, чыгып кит бездән! Алласыз, мәлгунь! Синең аркаңда безгә әллә нәрсә

булыр! – дип, мине тирги башлады.

Мин морҗа артындагы чыбык-чабык утын астыннан чыктым да, теге солдат

күренмиме дип, тәрәзәдән карадым. Ул һаман капка янында каранып тора иде.

Мин әбигә:

– Зинһар, әби, бераз гына сабыр ит инде. Теге солдат капка яныннан китсен.

Ул киткәч тә, мин дә чыгып китәрмен. Син нәрсәдән куркасың? Сиңа бернәрсә

дә булмас. Син коммун түгел бит, – дидем.

Карчык:

– Аллам сакласын! Алласыз! Мәлгунь! – дип һаман сукранды. Ул тагын: –

Бар, бар, кит! Алласыз, мәлгунь! Коммунисны яшереп тоткансыз дип, үзебезгә

әллә нәрсә булыр дип куркам, – дип, мине бик каты куа башлады.

Шунда аларда торучы укытучы Риза да, шул карчыкны юатып: «Борчылма,

әби! Бернәрсә дә булмас», дип әйтеп куймый. Мин ничә мәртәбә әйтсәм дә,

файдасы юк. Минем бу әбигә бер начарлык та эшләгәнем юк иде.

– Бу карчык нигә болай кылана? – дип укытучы Ризадан сорадым. Ул, минем

янга килеп, колакка шыпырт кына:

– Минсафаның кияве Мәгъдүм, синең монда килеп-китеп йөрүеңнән, сине

хатыны Минсафа янына килә дип көнли икән. «Мин әтине итек калыбы белән

бәреп үтергән идем. Әгәр монда килеп йөрсә, мин аны да бәреп үтерермен», дип

әйтә икән. Шунлыктан син монда килеп йөрмә инде, алар шуңа ачуланалар, – диде.

– Ярый, килмәм, – дидем мин. Үзем тагын кая бару турында уйлана

башладым.

Үземчә кыска гына бер план кордым. Теге әби яңадан килеп куа башлаганчы

яки солдатны алып кереп тоттырып биргәнче, миңа моннан тизрәк китү кирәк

иде. Мин теге солдатны тәрәзәдән карап тордым да, ул бер якка тайпылган

арада өйдән чыгып, абзарга таба киттем. Аннан Ютазы суы чокырына төшеп,

Шәмсетдин күпереннән чыгып, Җыланлы тауга бардым. Аннан Шәрип

абзыйларның ындырында башак келәтенә килеп туктадым. Минем план шулай

корылган иде.

Тирә-як тып-тын. Ап-ак кар өстендә аяк эзләре дә күренми. Келәтнең

ишеген ачып эчкә керсәм, салам астыннан бер солдат килеп чыкты. Ул да

курыкты, мин дә курыктым. Мин нәрсә әйтергә белми торганда, ул мине бик

тиз танып алды булырга кирәк: «Син нишләп монда?» – диде. Хәзер мин дә

аны тавышыннан танып алдым: бу солдат безнең күрше Шәрип абзый малае

икән. Ул үзләренең ындыр келәтендә ята. Без аның белән мәктәптә бергә

укыган идек. Мин дә аңа: «Син нишләп монда?» – дидем. Ул: «Мин акларда

хезмәт иттем. Хәзер аклардан кызыллар ягына качып калмакчы булып монда,

үзебезнең келәткә кергән идем. Хәзер акларның хәле ничек? Алга баралармы?

Чигәләрме?» – дип сорады.

Мин аңа: «Аклар әле алга баралар, Бөгелмәгә таба китәләр. Күпме алга

барырлар, кайчан кире чигә башларлар, анысын әйтеп булмый әле. Җәй җиткәч,

барыбер чигәрләр», – дидем мин. Ул миңа: «Алай булгач, җәй җиткәнче шушы

салам астында ятасы бар икән әле», – диде.

Мин аңа үземнең эшләрнең ничек булуы, нишләп бу башак келәтенә килүем

турында сөйләдем. Ул минем хәлне аңлагач: «Алай булгач, син минем яннан

кит. Әгәр эләксәк, икебезне дә тотып атачаклар», – диде.

Мин тагын уйга калдым: кая барырга, инде нишләргә?

Күңел бик җитез нәрсә: кешегә үлем куркынычы килгән чакларда, үзен үлемнән

саклау өчен табигать аңа бик тиз уйлау сәләте биргән. Мин дә шул сәләттән

файдаланып, бик тиз генә: «Хәзер моннан чыгып, үзебезнең бәрәңге бакчасына

кайтырга. Ишегалдында солдатлар күренәме, юкмы – карарга. Әгәр күренмәсәләр,

абзардан барып, сарай түбәсенә менеп ятарга. Шуннан башка чара юк», – дип,

мин башак келәтеннән чыгып киттем. Абзарга кайтып, сарай түбәсенә менәргә

барганда, минем бәхеткә каршы, әни мунча янына утынга килә икән. Күрде

дә минем янга килде. Мин аңа хәлне кыскача гына сөйләп бирдем. Ул да теге

җитез акыл белән уйлап алды да: «Хәзер солдатлар да, офицерлар да – барысы

да собраниегә киттеләр. Безнең урам як өйгә поплар, офицерлар керделәр. Хәзер

берсе дә өйдә юк. Син хәзер шул өйнең базына кер дә ят!» – диде әни.

Ишегалдында кухнялардан башка бернәрсә дә күренмәде. Өйгә керсәм,

анда телефоннар корганнар икән. Мин, күп каранып тормый, базга төштем дә,

умарталар янына барып утырдым. Менә бервакыт поплар, офицерлар, солдатлар

шаулашып собраниедән кайта башладылар. Ниндидер зур мәсьәлә хәл кылган

кебек, шау-гөж килеп сөйләшәләр. Өйгә кергәч, әнине чакырып алдылар да:

– Карчык, син безгә тизрәк аш пешер. Без аш ашамый китмибез, – диләр.

Әни аларга: «Бернәрсәм дә юк. Нәрсә белән пешерим: оным да юк, итем дә

юк», – ди.

– Булмаса, башкалардан алып кайт. Без ашамый китмибез. Каз ите алып

кайт! Акчасын соңыннан бирербез, – диләр.

– Хәзер авылда бернәрсә дә сатмыйлар. «Әле киләчәктә кайсы патшаның

акчасы йөрер бит, белмибез. Белмәгәч, ничек сатасың?!» диләр. Беркемнән дә

таба алмыйм, – диде әни.

– Син кызылларны ашатырга табасың, безгә тапмыйсың. Сезнең барыгызны

да атып үтерәсе генә бар. Бар, күршеләреңнән алып кайт! – диде берсе.

Шуннан әни тау буе Шәйхетдин картларга барып, бик ялынып, акчасын

соңыннан бирербез дип әйттеләр, дип, бер каз алып кайтты. Кайткач: «Авыл

халкы акчага бернәрсә дә сатмый. Хәзер акчасын китерәм дип, ялынып кына

алып кайттым», – диде әни. Офицерлар: «Анда безнең эшебез юк. Безгә тизрәк

ашыңны пешер!» – диделәр дә көлештеләр.

Әни анда йөгерә, монда йөгерә. Утын кирәк, су кирәк. Офицерлар аның

берсе белән дә хисаплашмый. Шул ашны пешереп ашап, иркенләп чәй эчкәч

кенә китәргә җыена башладылар. Бу вакыт көндезге сәгать уникеләр булган

иде инде. Берөзлексез телефоннан сөйләшәләр.

Менә бервакыт, болар аш ашап, чәй эчеп туюга, офицерлар, поплар,

чемоданнарын алып, өйдән чыгып китә башлагач, әни:

– Мин сезгә каз алып кайтып пешергән идем. Хуҗасына түләү өчен акчасын

бирсәгез иде, – дигән иде, офицерлар аңа:

– Әле безнең яңа акча эшләнеп бетмәгән. Бераз көтеп торырга туры килер

инде, – дип, әйберләрен алып, көлешә-көлешә чыгып киттеләр.

Мин, алар чыгып киткәч тә, ашыгып баздан чыкмадым әле. Аларның берсе

керә, берсе чыга. Берәү ишектән килеп керсә, аның тавышын тыңлыйм, кем

булуын белергә тырыша идем.

Поплар, офицерлар китеп байтак вакыт узгач, сөйләшә-сөйләшә бер кеше

килеп керде. Алар әни белән сөйләшәләр иде. «Ул кайда ята?» – дип сорады.

Бу тавыш хатын-кыз тавышы иде.

– Ул менә шушы базда ята, – диде әни. Мин сискәнеп киттем. «Кем

булыр бу?» – дим. «Әллә мине тотып алырга эзләп йөриләрме?» дип, тәнемә

кырмыскалар йөгерде. Тавышыннан бик тиз аңлап алдым: бу бит минем сөйгән

кызым, укытучы Зәйнәп! Мин бит шушы кызны күрү өчен, Колчактан да

курыкмыйча, Бөгелмәдән кайттым! Менә хәзер базда утырам.

Зәйнәп, өйнең идән сайгагын ачып: «Бу караңгы базда ятма! Әйдә, кояшлы

көнгә чык!» – дип, мине баздан тартып чыгарды да, кысып-кысып кочаклап,

мине үбеп алды. Күңелемнән: «Бу кояш каян чыкты?» – дидем. Мин аның

белән танышып ничә еллар йөрсәм дә, аны кочакларга, үбәргә кыюлык итми

идем. Үзе үпкәч, кочаклагач, миңа да юл ачылды: мин дә аны кысып-кысып

кочаклап, үбеп алдым.

Ул килеп керү белән, өйгә кояш чыккан кебек булды. «Дөнья матур ул,

аны аклар гына ямьсезли», – диде ул. Өстәл янында стенада Карл Марксның

рәсеме тора иде. Зәйнәпнең күзе шул рәсемгә төште дә:

– Син нишләп монда бу рәсемне ябыштырып тотасың? Ул бит акларның дошманы. Шул рәсем өчен үзеңне ябып куйсалар, нишләрсең? –

диде.

– Мин кайтканда, авылга аклар килмәгән иде. Аклар килгәч, мин аны алып

куярга онытканмын. Офицерлар, поплар бу өстәлдә ашаган-эчкән вакытта,

рәсем шунда торган. Алар аның кем булуын аңламаганнар, күрәсең, – дип,

без көлештек.

Искәрмә: әлеге бүлекнең икенче бер вариантында түбәндәгеләр язылган.

Кызыллар китеп, аклар кергәч, авыл бик ямьсезләнеп калды. Кызыллар

барында авыл яңа чәчәк букеты кебек иде. Хәзер җансыз, урамнарда беркем

дә күренми, беркемнең дә кулы эшкә бармый; хатын-кызлар, балалар да өйдән

чыкмыйлар. Кызыллар барында балалар һәр көн иртән сумкаларын тотып,

мәктәпкә баралар; укытучылар матур киенеп, күңеллеләнеп урамнан узып

китәләр иде. Аларның урамнан узып китүе дә авылга зур ямь бирә иде. Аклар

килгәч, алар берсе дә күренми. Чөнки авылда уку-укыту эшләре тукталган.

Балалар: «Совет власте булмаса, безгә укулар булмас инде», – дип кайгыралар.

Укытучылар: «Без хәзер хокуксыз кеше, әгәр кызыллар озак килми торса, без

ничек яшәрбез?» – дип эчтән яналар. Хәзер авыл чирли, паралич суккан кеше

кебек; аны дәваларга кирәк. Дәвасы шул: алар кызылларны көтәләр. Күк күкрәп,

яшен яшеннәп яңгыр яуса, «безнекеләр киләләр...» дип, бер-берсенә карап

көлешәләр иде.

Кәрәкәшле авылында берничә коммунист, комсомол һәм комсомолка бар.

Аларның кайберләре аклардан куркып, кардәшләре булган күрше авылларга

китеп, айлар буе шунда ята. Чөнки яшисе килә, шуннан башка мөмкин түгел.

Күрше авылда аларны беркем дә белми.

Бөгелмәдән кайткан курсисткалар да урамга чыгып, гәүдәләрен күрсәтүдән куркып, авылдагы караңгы шартларга яраклашып, тын гына ята бирәләр

– башкача мөмкин түгел иде.

Авыл кешеләре: «Аклар законы – патша законы», – дип, үзләренең патша

вакытында сука, сабан артыннан йөреп, ач-ялангач яшәүләрен, ул вакытта

үзләренең дә, балаларының да укый алмый калуларын, хатыннары, балалары

белән бергә байларга дисәтинә урып йөрүләрен искә төшерәләр. Шуңа алар

Колчакны яратмыйлар, кызылларны көтәләр.

Белмим ничектер, Кәрәкәшле авылының кайбер кешеләре аклар армиясенә

эләккәннәр дә шунда хезмәт иткәннәр. Хәзер шулар кызыллар ягына чыгарга

теләп, ындырларга, келәтләргә, салам асларына кереп, авылда аклардан качып

калалар. Алар түземсезлек белән акларның чигенүен, кызылларның җиңүен

көтәләр. Кызыллар килмәсә, аларның тормышы салам астында. Мондый качып

калучы солдатларның саны байтак. Менә шуларның берсе безнең күршедә.

Бәләкәй чакта минем белән бергә мәктәптә укыган Шәрип абзый малае Хаҗип

ындырда салам астында яши; төннәрдә әнисе ашарга илтә. Хаҗип үзе халыкка

күренеп йөри алмый.

Бервакыт минем үземә, аклардан качып, шул ындырдагы келәткә барып

керергә туры килде. Ишекне ачып керсәм, келәт башак, салам белән туты

рылган иде, салам астыннан бер солдат килеп чыкты. Ул да, мин дә курыктык;

берсүзсез торабыз. Ул мине бик тиз танып алды...2

Мин чыгып киткәндә: «Дөнья матур ул, аны аклар гына ямьсезли», – дигән

идем, «Дөньяның киңлегеннән ни файда бар, аягыңа кигән итегең тар булгач»,

– дип, ул күрешеп калды.

Аклар власте укытучыларны бер дә яратмый, ул аларны иске тормышның

терәге булган динне, Алланы, мулланы бетерүчеләр дип карый. Шул сәбәпле

һәрвакыт аларны эзәрлекләп тора. Әгәр Колчак авылда озак яши торган булса,

укытучыларның тормышы куркыныч астында. Аклар ягында аларга бертөрле

дә ярдәм булмаячак. Укытучы Риза бу хәлне бик аңлый. Шунлыктан, дөнья

хәлләрен аңлап кайтыйм әле, дип, Бөгелмәгә киткән иде, ул аннан бик күп

хәбәрләр алып кайткан: «Аклар Мәләкәскә барып җиткәннәр дә шуннан ары

алга бара алмыйлар икән. Кызылларга Самардан бик зур көч килгән. Самардан

Куйбышев үзе килеп, «Хәзер акларны бер адым да алга җибәрмәскә!» – дип,

речь сөйләгән ди. Шуннан соң аклар кая качарга белми, мылтыкларын ташлап

качалар икән. Кызыллар безгә хәзер килеп җитәләр, көт тә тор!» – ди. «Әгәр

алар хәзер Ыктан чыгып калмасалар, Ык ташый башласа, үзләре дә Ык белән

бергә агып китәчәкләр», – ди, үзе кыт-кыт көлә. «Шул сәбәпле мин хәзергә

беркая бармыйм, торган урынымда торам, ни күрсәм дә күрермен», – ди.

Бу хәбәрне мин салам астында ятучы күрше Хаҗип солдатка сөйләдем.

Ул, нишләргә белми шатланып: «Аклар чигүен генә чиксеннәр. Без аларга

авылдан бер ат та бирмәбез. Кемнәрдә ат бар, кемнәр аклардан качып

калганнар – барыбыз да бердәм булып, бергә оешып, мылтыкларыбызны алып

«Карлыганлы кул» чатына, урманга китәчәкбез. Әгәр аклар ат эзләп безнең

янга барсалар, без аларны исән җибәрмәбез», – ди.

Шуннан соң биш-алты көн узды. Укытучы Ризаның сөйләгән хәбәре дөрес

булып чыкты. Алтынчы көн дигәндә, аклар авылга кайтып керделәр, кая керергә

белмиләр, бар да ат эзлиләр. Ләкин бу вакытта авылда бер ат та калмаган;

аклардан качып калган солдатлар да, атлары булган кешеләр дә, атларны алып,

«Карлыганлы кул» чатына качып киткәннәр иде инде.

Аклар авылда ат таба алмагач, ашарга да булмагач, авыл советына барып:

«Атларыңны кая яшердең? Бир!» – дип, авыл советы башлыгы Күкәйче

Гәрәйне (Сафиуллинны) кыйнап ташлаганнар. Аклар урамнан өч көн буена

узып тордылар. Ләкин беркаян ат таба алмадылар.

Укытучылар яши торган Фәсхетдин карт үзенең атын урманга биреп

җибәрмәгән икән; атын табып алганнар да, укытучы Ризаны подвозчик итеп,

үзләре белән алып киткәннәр. Риза, Ык суы ташуына бүленеп, бер ай буена

кайта алмый йөргән. Солдатлар аны җибәрми, һаман үзләре белән алып китәләр

икән. Бер авылда, төнлә чанасын ташлап, атына атланып качкан. Шунда үзенең

күргәннәрен сөйләп бетерә алмый. «Дөнья матур ул, аны шулай аклар гына

ямьсезли», – ди.

Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.
"КУ" 12, 2016

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: