Тормыш хатирәләре (дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

 

3. Казанда яшәгәндә

 

1927 елда мин Казандагы Пединститутның тел-әдәбият бүлегенә укырга

кердем. Анда татарның атаклы галимнәре Җамал Вәлиди, Галимҗан Шәрәф,

Гали Рәхим, Галимҗан Нигъмәти, Габдрахман Сәгъди һәм башкалар укыта 150

иде. Авыл малаена уку эшләре авыр иде. Минем квартирым «II Солдатскида»,

ялгышмасам 9нчы номерда. Шакир Юсупов дигән бер студент белән тора

идем, Арбузов степда. Мин, утырган тавык кебек, һәр кичне дәресләр өстендә утырам. Атнага бер мәртәбә әдәбият түгәрәге була, анда катнашам.

Анда Такташ, Кутуй, Нур Баян, Демьян Фәтхи һәрвакыт була иде. Кичәгә

студентлар да күп-күп килә иде. Язарга бер дә вакыт булмаса да, ара-тирә мин

дә язгалап куя идем. Менә бервакыт «Тегүче кыз» шигырен яздым. Түгәрәктә

һәм концертларда бик күп мәртәбәләр укыдым. Халык шигырьне бик яратып

каршы алды.

Кайвакыт Галиев Гальгаф та безнең квартирга килеп утыра иде. Үзе дә

хикәяләр яза, башкаларның язмасын тәнкыйть итәргә, халыкны көлдерергә

бик ярата иде.

Башның бервакытта да буш торган чагы юк, йә берәр дәрес турында, йә

берәр шигырь турында уйлыйсың.

Вакыт сәгать дүртләр иде. Менә берәү ишек какты: «Батыршин шушында

торамы?»

– Әйе, шушында тора, – дидем мин.

Бу кеше кулына портфелен тоткан, битенә пудыр сөрткән, өстенә өр-яңа

костюм кигән иде. Мин бу кешенең ненормаль хәленә аптырап калдым. Бу

җүнле хәл түгел, дип шунда ук уйлап алдым. «Әйдә, утырыгыз!» – урын

күрсәттем.

Ул өстәл янына урындыкка килеп утырды да портфелен ачып актара

башлады:

– Синең исемең ничек?

– Сирин.

– Фамилияң ничек?

– Батыршин.

– Сез 21нче елда сату иткәнсез икән. Сездән ике мең сум налог тия. Сез

менә шуны түләмәгәнсез.

Мин аңа: «Минем сату иткәнем юк. Минем үз гомеремдә сатканым да,

алганым да юк. Гафу итегез!» – дидем.

– Бу ничек болай булган соң? Фамилия саташтыру булды микәнни? Ярый,

алайса хуш! – диде дә, ул чыгып китте.

«Бу җүнлегә түгел» – дип, мин аптырап калдым.

Шуннан бер сәгатьме, ярты сәгатьме вакыт үткәндер, кичке ут алынган иде,

ишектән дүрт кеше килеп керде. Шуларның берсе военный милиционер иде.

– Батыршин арестован, – диделәр дә мине милиция янына куйдылар. Хуҗа

хатыны, күрше хатыннарыннан комиссия төзеп, өстәлдә булган китапларны,

кәгазьләрне җыеп алып бәйләделәр. Әйберемне һәм үземне «Кара карга» дигән

машинага утыртып алып киттеләр.

Караңгыда, бөркәүле машинада кая барганны да белеп булмый иде.

Машинадан төшкәч, аңладым: мине Черек күл каршындагы НКВД төрмәсенә

китереп япканнар икән.

Мин баш вата башладым. Ни гаебем бар соң? Минем бер начар эш тә

эшләгәнем юк. Китапларым барысы да институт программы буенча укырга

күрсәтелгән китаплар, язган шигырьләрем барысы да үземчә дөрес шигырьләр.

Берничә көннәрдән соң, гомуми камерада кайберәүләр:

– Мин Мәскәүдән килдем.

– Мин Ленинградтан килдем, – дип, үзләре белән таныштыралар.

– Ә син каян килдең? – дип миннән сорыйлар. Мин:

– Институттан килдем, студент, – дим.

– Кайсы милләт? Еврәйме? – диләр.

– Юк, – минәйтәм, – татар.

– Сине нигә яптылар?

– Белмим. Минем бер гаебем дә юк, – дим.

Мин бу вакытларда диалектик материализмнан зачёт хәзерли идем. Бу

сорауларына Маркс, Ленин белән җавап бирә башладым. Шуннан соң мине

ялгыз камерага керттеләр дә тагын берәүне минем янга керттеләр. Бу кеше дә:

«Мин Ленинградтан килдем», – ди башлады. Кием-салымы начар, ашау-эчүе

бик яхшы, байларча, ясалма кайгырулар ясый. Миңа милли мәсьәлә буенча

төрле сораулар бирә. Мин аларның һәрберсенә Ленинча җавап бирәм.

Бу шымчы кешегә һәр көнне яхшы обед китерәләр. Ул ике-өч блюдадан

ашый. Ләкин: «Батыршин иптәш, синең дә ашыйсың килә торгандыр. Менә

бу майлы ботканы аша әле», – дими. Димәк, ул үзе өченгә аеры торган,

үзе өчен генә тырыша торган кеше. Аның кайгысы да ясалма кайгы, мине

ышандыру өчен генә. Ул минем белән өч-дүрт көннәр күп мәсьәләләр буенча

сөйләшкәннән соң, «Мине допроска чакыралар», – дип чыгып, бер сәгать

чамасы торганнан соң, тагын керде. «Мине кире Ленинградка җибәрәләр», –

дип, әйберләрен алып, чыгып китте.

Шуннан соң мин дә күп тормадым: кулга алынуга утыз көн тула дигәндә,

начальник мине чакырып алып: «Казаннан башка беркая барырга да рөхсәт

ителми», – дип, шул кәгазьгә миннән кул куйдырды һәм теге китап-кәгазьләрне

биреп, кайтырга кушты. «Без чакырсак, килерсең», – диде.

Бервакыт урамда гына очрап, Мансур Крымов белән танышырга туры

килде. Шунда аның белән байтак сүзләр сөйләштек. Ул авылга барып кайткан

икән. Ул мине авылдагы тормыш белән таныштырды. «Авылда балалар песи

борчагы ашап көн күрәләр. Авыл тормышы начар, ачлык», – диде ул. Мин дә

һәр ел авылга кайтып киләм, авылдагы халыкның алабута, кәлҗемә, өшегән

чөгендер ашаганын белә идем. Бу нормаль хәл түгел, тормыш болай булырга

тиеш түгел, дип карадым.

Мин бу вакытта Татиздатта эшли идем. Менә бервакыт телефон шалтырады:

«Батыршин, бу синме? Яныңда кеше бармы? Минем сүзне кабатлама. Кичен

сәгать алты да унбиш минутта минем янга кил».

Бер дә барасым килмәсә дә, аяк атлыйсым килмәсә дә, «Ярар», дидем мин.

Шуларны искә төшерсәм, җаным тетрәп китә иде. Хәзер миндә эш кайгысы

түгел, җан кайгысы килеп басты. «Нигә чакыра икән? Тагын исән кайта

алырмын микән?» дигән уйлар кайный башлады. Шушы уй минем баштан бер

генә минутка да чыгып тормады. Менә шундый шартларда ничек редакция

эшен эшләргә кирәк?!. Язучы кешегә менә ничек ярдәм итәләр!..

Билгеләнгән вакытта капка янына барып җиткәч, тирә-якка карандым да

эчкә кереп киттем. Бер дә исәнләшәсем килмәсә дә, исәнләштем. Ул миңа

урындык бирде. Мин тик кенә утырдым. Ул кәгазьләрне актара торгач, бер

кәгазь китереп чыгарды.

– Син Мансур Крымовны беләсеңме?

– Беләм, – дидем. Мин шунда ук уйлап алдым: болар минем Мансур Крымов

белән йөргәнемне күзәткәннәр икән, дидем.

– Менә синең турыда Мансур: «Күмәкләшүгә каршы», дип яза, – диде.

– Дөрес түгел, ышанмыйм. Минем күмәкләшүгә каршы сүз сөйләгәнем

юк. Бу – ялган. Сез моны үзегез язгансыз. Кая, бир, үзем укыйм әле, –

ди дем.

Ул миңа язуны бирмәде. Димәк, ул миндә ялган юл белән Мансурга

дошманлык кузгатырга тырышты. Мин Мансурга каршы бер сүз дә әйтмәгәч,

«Бу барып чыкмады», дип, язуны яшереп куйды.

Аннан соң Ф.Хөсни турында сорый башлады:

– Фатих Хөсни үткән Язучылар җыелышында нәрсә сөйләде?

Мин:

– Белмим, – дим.

– Менә шуны язып бир!

– Белмәгәч, нәрсә языйм? Алдап яза алмыйм.

– Аның собраниедә сөйләгән сүзләрен яз! – ди. – Сез, контрлар, бер-

берегезне яклашасыз. Әгәр язмасаң, син үзең дә контр. Син үзең дә шулар

белән бергә булырсың, – диде.

Мин бер сүз дә әйтмәдем. Ул миңа пропускны бирде дә, мин чыгып киттем.

Өйгә кайтсам, квартир хуҗасы:

– Сиңа ике кеше килгән иде. Синең бүлмәңә кереп, китапларыңны,

язуларыңны карадылар. Чемоданыңны актардылар, – ди. Алар мин үзем эштә

чакта, минем квартирга барып, обыск ясап, шигырьләр эзләп йөриләр икән.

Татар бүлеге следователе Б.: «Фатих Хөснинең собраниедә сөйләгән речен

язып алып кил», – дип миннән сорый иде. Менә мин бер көнне «Татарстан»

гәзитендә Фатих Хөснинең шул рече турында бер мәкалә укыдым. Аны

Ф.Мөсәгыйть язган иде. Ярый, мин әйтәм, булды. Менә бу газетны следователь

Б.гә илтеп бирергә булдым.

Менә бервакыт телефон шалтырады. «Занятие беткәч, килеп җит!» –

диделәр.

Занятие беткәч, бардым. Йөрәк ненормаль тибә. Б.гә: «Сез миннән

Фатих Хөснинең собраниедә сөйләгән речен язып китер, дип сораган

идегез. Менә мин Сезгә «Татарстан» гәзитен алып килдем. Анда Ф.Хөс-

нинең шул рече турында Ф.Мөсәгыйть язган. Менә гәзитне укыгыз», – дип

өстәлгә куйдым.

Б. гәзитәне алмады, кесәсеннән револьверын алып кулына тотты да:

– Бу формальность! Бу кирәкми безгә. Безгә синең имзаң белән үз язмаң

кирәк, – диде. Револьверын кулына тотып, төзәп торгач, мин: «Бу мине

куркытырга исәпли», – дип уйладым. «Бу – формальность» дигән сүзгә җавап

итеп:

– Без шуны дөрес дип укыйбыз, – дидем.

Шуннан соң ул урыныннан торды да, телефонга барып:

– Миндә бер контрреволюционер утыра. Нишләтәбез аны? – диде. – Ябарга

дисеңме?

Шуннан соң ул бүлмәдән чыгып китте. Мин бүлмәдә берүзем калдым.

Ярты сәгатьтән соң тагын керде. Минем белән сөйләшми башлады. Минем

дә аның белән бер дә сөйләшәсем килми иде. «Ни булыр икән? Бүген исән

кайта алырмын микән?» – дип, мин утырам да утырам.

Менә бервакыт следователь Б. мине бу бүлмәдән алып чыгып китте дә

җыелыш залының сәхнәсенә кертеп утыртты. Мин: «Әллә бу мине атарга

уйлый микән?» дип уйлап утырам. Нервларның гадәттән тыш авыр хәл кичерүе

аркасында йөрәкнең эшләве бозылды, куллар язу яза алмас хәлгә килде. Үземне

паралич сукмаса ярар иде, дип курка башладым.

Менә следователь Б. белән военный киемнән бер казак килеп керде. Бу теге

телефонда сөйләшкән кеше иде. Миңа карап, куркыныч кыяфәт күрсәтеп:

– Шушымыни ул контр? Нигә япмыйсың аны? Яп та куй, ашарга бирмә.

Менә шуннан соң тыңлар!

Бер татарча, бер русча: «Враг!.. Халык дошманы!..» дип чыгып китте.

Мин тагын бүлмәдә ялгыз калдым. «Болар үзләре халык дошманы!» дип,

мин утырам да утырам. «Бүген болар мине җибәрмәскә булдылар, ахры», –

дип уйлый башладым. Күңел төрлечә уйлый: кая барырга, нишләргә дә белеп

булмый. «Әллә үземне һәлак итим микән?» дигән уйларга да килеп куям.

Следователь Б. мине тагын үз бүлмәсенә алып чыкты һәм: «Монда кил-

гәнеңне бер кешегә дә әйтмә!» – дип, пропуск биреп, кайтарып җибәрде.

Кремль буена, аннан Казансу буйларына барып, уйланып йөрдем. Үз квар-

тирыма кайтасым да килми башлады.

Бөтен эштән күңел кайтты. Язарга мөмкинлек юк. Яшәргә мөмкинлек,

ашарга мөмкинлек юк. Үземне үзем үтерүгә генә мөмкинлек бар. Үлгәч тә:

«Яшисе килмәгән кешегә үләргә мөмкин. Ул безнең кеше түгел, дип, дөньяда

менә шулай яшисе килмәгән кешеләр дә бар бит», – дип куярлар. Дисәләр

диярләр, мин һаман түзәм әле.

Бервакыт мине дә Язучылар союзы ябык лавкага беркеткән иде. Бер генә

ай файдаланып калдым. Икенче айда сызып та ташлаганнар. Димәк, миңа

ашамасам да ярый. «Яшәү мөмкинлеген кешегә кайда бирәләр соң? Минем

дә ашыйсым, минем дә яшисем килә!» – дип, урамда кычкырасым килде...

 

Дәвамын сайтыбызда иртәгә укыгыз.

"КУ" 12, 2016

фотода Сирин Батыршин, tatobzor.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: