Тормыш хатирәләре (ахыры)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

4. Сөргендә

Бик күп еллар узды. Тәндә ит, кан калмады. Әгәр кулны пәке белән киссәң,

кызыл кан чыкмый, саргылт су гына чыга; тәнеңдә кечкенә бер җәрәхәт ясалса,

аны төзәтергә материал юктан, берничә еллар буена төзәлми.

Забойда эшләгәндә, тугыз йөз грамм икмәк алу өчен, ундүрт вагонетка

таш-балчык төяргә кирәк. Аны бер кеше дә тутыра алмый; әгәр тутырса,

норманы арттыралар гына, тачкада такта өстеннән җитмеш тачка илтергә

кирәк. Әгәр син шул норманы үтәмәсәң (аны беркем дә үти алмый),

«Норманы злостно үтәми» дип, 58нче статья булганнарны эштән кайтканда,

лагерь капкасында туктап, карцерга ябып калдыралар. Көн буена бернәрсә

капмый эшләгән кешегә йөз грамм икмәк, бер литр суга өч борчак, тоз салып

пешерелгән шрафной суп бирәләр. Карцерда кеше тыныч йоклап ял итә

алмасын өчен, кандаланы бик күп үрчетәләр; кандаланың күплегеннән бер

урында утырып торырга мөмкин булмый. Бу шартларга кеше чыдый алмый,

көн дә үлеп торалар. Кайберәүләр эштә, кайберәүләр юлда, кайберәүләр кич

йокларга яткач, иртәнгә үлгән булалар.

Бервакыт тауда эшләгәндә, беркөнне тау шартлатылган иде. Икенче көнне

һәр эшче үз забоенда эшләде. Һәр забойда ике кеше эшли иде. Таш, балчыкны

ала-ала забой тау кыры киселеп төшә. Биек тауның урталарында зур морҗа

кадәр бер таш тәгәрәп төшми тукталып калгач, шул таш без эшләгән чакта,

безнең забой өстенә, аннан вагонетка өстенә барып төште. Вагонетка һавага

күтәрелде, рельс тимере дуга кебек бөгелгән иде, шул таш безнең өстән сикереп

китте. Без исән калдык.

Беркөнне без ат белән эшли идек. Мин балчык арбасы (грабарка) тирәсендә

эшләп маташа идем. Икенче арба өстендәге жулик малай, арбаның бер тактасын

кулына алган да, минем башка ике кулы белән бөтен көченә китереп сукты.

Мин егылдым, һушсыз булдым. Ярты сәгатьтән соң тагын эшемә тотындым.

Минем баш ярылган, кан аркадан аякка барып чыккан иде.

Бу жулик белән минем бер эшем дә юк иде. Жулик задание үтәде, дип

белдем. Ул мине үтерергә дип суккан иде. Аңарга бу заданиене кем биргән?

Казан биргәнме? Әллә колонна начальнигы биргәнме? Белмәдем. Мин «Казан

– колонна начальнигына, колония начальнигы – жуликка бирде», дип уйладым.

Бу эшләр 58ләрне үтерү өчен эшләнә. Казан өчен шул кирәк иде. Кемгә, ничек

җәза бирү турында Казан язып җибәрә һәм хәбәрләшеп тора: әле ул үлгәнме,

юкмы? Үләрлекме?

1936 елда мин ике мәртәбә үлгән идем. Бу ачлыктан булган иде. Мине дару

белән түгел, азык белән, ашату белән дәваларга кирәк иде. Алар мине ачлык

белән, дару белән дәваладылар. Анда врачлар да жуликларның үзләреннән

куела. Чирлеләрне карап, дөрес дәвалау өчен түгел, чирлеләр «мин чирлим»

дип эшкә бармый калмасын өчен куелалар. Эшкә бармый калса, «чирле түгел»

дип тора. Шунлыктан андагы врачларга халыкның карашы бик начар. Миндә

дә врачларга нәфрәт туган иде. Чирләсәм дә, мин аларга бармый идем. Белмим,

аларның үзләрендә дә власть юк иде кебек тоела.

Ничә еллар буена врачлардан бер файда күрмәсәм дә, тагын бик начарлангач,

врачка барып карадым. Чират бик зур иде. Көн бик суык, һич түзәргә мөмкин

түгел иде. Бераз соңрак килермен дип уйладым да китеп бардым. Тагын

барсам, чират беткән, врач китмәгән. Күрендем. Ул мине рәтләп карамады да,

освобождённыйлар дәфтәренә язды да куйды. Врач – хатын-кыз, милләтен

белмим. Икенче көнне тагын да бардым. Ул мине икенче көнне дә коткарды.

Бу миңа бик зур шатлык булды. Эшләмәсәм дә, ике көн 600 грамм икмәк алам

мин. Эшләсәм, норманы тутырып булмый; норма тулмагач, штрафной дип йөз

грамм гына бирәләр, җитмәсә карцерга ябып, өч борчаклы баланда бирәләр.

Өченче көнне тагын да врачка барсам, оят булыр инде дип бармадым. Менә

иртә белән сарайзмер (?) һәр баракны тикшереп йөриләр. Безнең баракка да

килеп керделәр. Бу составта: бригадир, начальник, врач; белмим, тагын әллә

кемнәр. Халык аларны: «Газраилләр керә», – дип каршы алды.

Начальниклар уртада тора, бригадир список укый башлады: исем-фамилияне «освобождён» дип әйтә. Списокта булмаган кешеләр барысы да карцерга ябылырга тиеш иде. Мин врачка бармагач, минем исем чыкмады.

Бригадир: «Әйдә карцерга!» дигәч, шунда торган врач: «Юк, юк! Батыршин

освобождён», – дип, списокка өстәп куйды. Шуның белән бригадирның сүзе

бетте. Башкаларны карцерга, кандалага ашатырга алып киттеләр.

Тагын да кич булды. Мин тагын да врачка бардым. Ләкин минем яраткан врачым:

– Мин хәзер монда эшләмим инде. Мине икенче колоннага җибәрәләр,

– диде. Бу минем башыма таш белән суккан кебек булды. Яшәү өметләрем

бер-бер өзелде. «Син кайдан, нинди кеше?» дип сорарга батырчылык итә

алмадым. «Әллә бу врачны мине освободить иткән өчен гаепләп чыгардылар

микән?» дигән уйлар килде.

Көннәрдән бер көнне, якшәмбе көн булырга кирәк, «Батыршин, сине

конторада бер кеше чакыра», дип, чакырып керттеләр.

– Батыршин Сирин син буласыңмы? – ди.

– Мин булам, – дидем.

Өстәл янына утырдык. Өстәлгә бер ярты аракы куйды. 200 грамм ипи бар

иде. Аракыны стаканга салып: «Эч, аша!» – диде, үзе дә салып эчте.

– Сез кем буласыз? – дидем.

– Мин артист Кәримов, – диде.

Кәримов фамилияле кешеләр күп булганга, мин аны белмәдем.

– Ничек, язасыңмы? – дип сорады.

– «Кайчан үләсең инде?» дип әйт. Мондый шартларда, үлем шартларында

язу эше белән шөгыльләнү бик зур могҗиза булыр иде. Мин бит – үлем алды

хәле, – дидем. – Шундый хәлдә кеше бер эш тә эшли алачак түгел.

Мин аңа бер-ике куплет җыр әйттем. Мин ул җырны үзем кайвакыт җырлап

йөри идем. Ул бу җырны язып алды:

– Минем сеңлем Томскида радиода җырлый. Аңа биреп, мин аны җырлатам

әле, – диде дә: – Безнең монда партия утырышы була. Мин шунда керәм әле,

– дип кереп китте. Мин исәнләшеп чыгып киттем.

Кышның иң суык, ачы буран вакытлары. Көннәр, айлар, еллар кеше ышан-

маслык газаплар белән үтә дә үтә. Ләкин моннан исән кайта алуга ышанып

булмый. Мондагы тормыш кешелек, шәфкать-мәрхәмәтне белми. Монда бер-

береңне ашый, үтерә торган урын.

Белмим, ничектер, мине бүген стационарга илтеп салдылар. Урыным җылы,

азрак ашарга да бирәләр. Мин моңа ышана алмый башладым. Бу дөрес хәл

түгел, төш түгел микән, дим. Яткач, исәпләп ятам: «Иртәгә алты йөз грамм

ик

мәгем бар», – дим. «Эшкә барасым юк. Монда озаграк тотсалар, үлми калып

булыр иде», – дим. Шатланып бетә алмыйм...

Иртә белән кычкырган тавышка уяндым. Бригадир кычкыра икән:

– Батыршин! Әйдә, капчыгыңны ал да этапка! – ди. Минем йөрәгем шау

итеп китте.

– Нишләп мине этапка булсын? Мин бит стационарга салынган кеше, –

дидем.

– Не разговаривать! Молчать! Быстрее! – ди.

Киенеп, үз бригадама барып, иртәнге баланда һәм алты йөз грамм икмәк

алып, ишегалдына чыктым. Ишегалдында бер атаман, бандит, 58нче статья,

«Злостно норманы үтәми торган», «Враг народа» – ул мин икән. Менә шул

ике кешене 12дән 15нче колоннага озаталар икән.

Горносибирский тимер юл буенда 40лап колонна, бәлки аннан да күптер.

Алар бары да штрафной санала. Монда иң начар кешеләрне җибәрәләр. Шулар

эчендә 15нче колонна – штрафнойлар, штрафные. Дөресен әйткәндә, һәр

колоннада үзенә башка закон. 15тә ларёкта икмәк сатыла, ләкин беркемдә дә

акча калдырмый, тентеп кертәләр. Икенчесендә акча бар, икмәк таба алмыйсың.

Ике конвой килеп җитте. Безне кырык чакрым җиргә алып киттеләр.

***

15нче колоннага килгәнгә дә унбиш көн тулды. Организм һаман үләргә

теләми, көрәшә. Килгәч тә көндез йолдыз күрә торган күзләремә «тавык күзе»

булды. Эшкә барганда җитәкләп алып баралар, җитәкләп алып кайталар.

Кайчакта «он килмәгән» дип, өч-дүрт көн өч-дүрт грамм штрафной, йөз грамм

ипине дә бирмиләр. Бер генә суган бирәләр иде.

Беркөнне, төнлә кухняга бәрәңге, суган әрчергә бардым. Повар эшләгән ке-

ше

гә берәр тәрилкә баланда бирергә вәгъдә иткән иде. Анда төн буе эшләп, ике

суган, бер бәрәңге ашаган идем, – баш, йөрәкнең авыртуына үлә яздым. Ач кеше 156

ике суган ашаса, шуның белән үләргә мөмкин икән. Төнлә повар аш бирмәде,

«Иртән бирәм», ди. Иртән, аш тараткач, бардым. Аш бирә торган тишектән

барып сораган идем, аннан жуликлар кайнар су сиптеләр. Чак кына башымны

алып калдым. Шуннан соң яңадан бармадым, эшләгәнем бушка китте.

Беркөнне алты малайга начальник алты грамм ипи бирә. Мин моны күрдем,

авыр хәлемне аңлатып, начальниктан ипи сорадым. Ул миңа: «Бар кит! Син

58нче статья! Эшләп аша!» – дип, мине куып җибәрде. Минем хәзер яши алуга

бер дә өмет калмады. Әйтерсең, эшләгәч – ашарга бирәләр инде!..

Беркөнне миңа повестка китереп бирделәр. Энем утыз биш сум ак

ча

җибәргән икән. «Үләргә тырышма инде», – дип хат язган. Ләкин бу по

вестканы

монда саклап булмый инде. Мин аны ыштан бөрмәсенә кыс

тырып йокладым.

Янымдагы бандит барыбер урлады. Киемнәремне төр

ле урыннан кискәләп,

турап бетергән иде. Иртә белән начальникка ке

реп белдердем. «Минем

повестка белән килүчегә акчаны бирмәгез», – дидем. «Бирмәбез», – дигән

булдылар. Үземнең исемгә почтадан акчаны кайтарырга яздырдым.

Беркөнне трактта эшләгәндә, кичкә кайта алмаучылар, күзләре күрмәүчеләр

күбәеп китте. Шунда бригадир, хатын-кыз бригадасыннан хатыннар алып

килеп, ике хатынга бер кешене җитәкләп алып кайтырга беркетте. Мине дә

ике хатын җитәкләп алып кайтты. Хатыннар безнең кебек начар түгел. Аларга

яхшырак бирәләр иде. Мине җитәкләп кайткан хатыннар: «Безнең янга кер.

Без сиңа үзебезнең калган ипиләрне бирербез», – дигәннәр иде. Бер мәртәбә

кердем. Алар сүзләрендә тордылар. Икенче кат кергән идем: «Яңадан кермә.

Безнең өстән жалоба булган», – диделәр. Хәзер хатыннар янына да кереп

булмый башлады.

Инде бик начарландым. Бер өч көннән үләрмен, дип уйлый башладым.

Бухгалтериягә кереп: «Минем почтада утыз биш сум акчам бар. Сез миңа

авансом ун сум акча биреп торыгыз, акча алгач, мин сезгә түләрмен», – дидем.

Бухгалтер: «Начальник белән сөйләшеп карармын, иртәгә керерсең», – диде.

Икенче көнне кердем. Биш сум акча бирде. «Акча алгач, түләрмен», – дип,

мин дә доверенность бирдем дә рәхмәт әйтеп чыгып киттем.

Ишегалдында ларёк бар. Иң элек бер кило икмәк, ике йөз грамм селёдка,

йөз грамм конфет алдым. Барысына ике сум илле тиен акча түләдем. Тагын

ике сум илле тиен акчам калды. Шунда якында өеп куелган бүрәнәләр тора

иде. Бу зур байлыкны шунда утырып ашадым. Менә хәзер дөньяда миннән

дә шат, бәхетле кеше юк инде! Җитмәсә, тагын иртәгә алып ашарга да акча

бар. Ипи дигән нәрсә бик тәмле була икән ул! Капкан саен җан рәхәтләнеп

китә, нервлар рәхмәт әйтеп, рәхәтләнеп торалар. Ашаган саен рәхәтләнә, миңа

рәхмәт укый. Йөз грамм конфет та, ике йөз грамм балык та, бер кило икмәк

тә бик тиз арада юк булды. Менә дөньяда шундый бәхетле кешеләр дә бар ул!

Менә шундый хәлләрне башыннан кичермәгән кеше бәхетнең нәрсә икәнен

белмәве дә мөмкин.

Икенче көнне тагын бер кило икмәк, ике йөз грамм балык, йөз грамм

конфет алып ашап, шул бүрәнәдә утыра идем, бригадир: «Исемнәре чыккан

кешеләр этапка!» – дип кычкырды. Монда минем исем дә бар иде. Мин, ахры,

15нче колоннада да бер ай янганмын икән. Хәзер шуларны иске урыннарына

кайтаралар. Без тагын, капчыклар күтәреп, конвойлар белән 13нче колоннага

киттек.

***

Бик күп еллар узды. Җәй булса, ашамаган үлән калмады, тамырлар ашап

карадык, берсенең дә туклыгы юк. Энегә посылка сорап хат та язып карадым.

Алар: «Җибәрдек», – дип хат язалар, «Үлмәскә тырыш», – диләр. Ләкин по-

сылкалар килми. Әллә килгәч бирмиләр – белеп булмый. Бервакыт хатын

салган иде; анда: «Колбаса, хәлвә, сары май салдым», – дип яза. Монда килгәч,

капчыкны кисеп, хәлвә, колбаса, майны алганнар да, энә белән тегеп, сургучлы

печать басып куйганнар. «Без рәсми алдык» дигән сүз.

Беркөнне, җәй көне эшкә баргач, откоска кәс тезә идек. Көндез обедка

туктагач, бер кашык обедтан соң, конвой һәр кешегә берәр бит тәмәке кәгазе

өләшеп чыкты. Мин дә барып сораган идем, миңа бирмәде. «Син, – ди, – 58нче

статья, халык дошманы». Бер кеше, конвой ашагач, калган ипине: «Миңа бир

әле», – дип сораган иде, «Син – халык дошманы. Сиңа бирмим, эткә бирәм»,

– дип эткә ыргытты. «Эт синнән яхшырак», – диде.

Бервакыт миннән исем-фамилиямне сорадылар. Мин исем-фамилиямне

белмәдем, туган илемне дә онытканмын, телдән калганмын, күрәсең. Мин

йөрим икән, минем срогым тула икән.

***

Мин инде такта пилорамында да эшләдем, пчеловодлыкка да сынау бирдем,

таш эшендә дә эшләдем. Кая барсам да, минем кара сакалым үз янымнан

калмады. Кая барсам да, «58нче статья!» диләр дә, «Ярамый!» диләр...

Инде минем срок туларга күп калмаган иде. Менә беркөнне, төнге сәгать

уникедә: «Шул числода, төнге сәгать уникедә синең срогың тула. Белеп тор!» –

диделәр. Мин бик шатландым. Ләкин, әкияттәге сыман, тәндә ит кенә калмаган

иде. Мин шуннан соң төнге йокыларны йоклый алмадым. Прораб миңа үзенең

иске гимнастёркасын, иске күлмәген бирде. Бригадир бүреген, бер кило икмәк

бирде. Казённый әйберләрнең барысын сдавать итеп бетердем.

Иртәнге сәгать сигез җиткәч, минем белән китүче бер рус та бар иде. Ул

Кировка кайта иде. Капкага чыгарга баргач, каравыл будкасына кердек. Безгә

пропуск бирделәр. Икебезгә бергә язылган иде. Мин: «Үземә аерым языгыз», –

дип карасам да: «Бу бит Тимертауга кадәр генә. Анда сезгә документ бирәләр»,

– диделәр. Ярар, рус, пропускны алып, кесәсенә салды. Шунда икенче бер

военный кеше бер хат бирде: «Бу хатны шунда, документ бирә торган кешегә

бирерсез», – диде. Хатны сургучлап ябыштырган иде.

«Бу хатны укыма, ачма. Әгәр ачсаң, тагын ун ел алырсың», – диде. Мин

күңелемнән: «Алай ун ел бирә торган булгач, кирәге юк, үзеңә булсын», –

дидем. Шулай да кайчакта искә төшеп куя: «Мин укырга ярамый торган

нәрсә – нәрсә микән ул?» – дим. «Берсенең дә кирәге юк, только тапшырып,

котылырга гына кирәк», – дим.

Капкадан чыгып киттек. Шунда бер як читтәрәк өеп куелган бүрәнәләр

бар иде. Рус әйтте: «Без хәзер иректә. Безне хәзер беркем тота алмый. Без

шушы таудан тирә-якка карап, бер тәмәке тартыйк әле», – диде. Мин дә каршы

килмәдем.

Иптәшем кәгазь табалмый бик озак маташты. Тәмәке тарттык та китеп

бардык. Моннан безгә алтмыш чакрым җәяү, тимер юл буеннан барырга кирәк

иде. Өч-дүрт чакрым баргач та, безгә тоннель чыгарга туры килде. Сакчы

безне тоннельгә кертми, пропуск сорый. Теге рус кесәсеннән пропускны

158

тапмый. «Әллә тәмәке тарткан урында төшердем микән?» – дип, миңа: «Син

әйберләр янында торып тор. Мин карап килим», – дип китте. Бер ярты сәгатьтән

пропускны табып килде: тәмәке тарткан урында төшереп калдырган икән. Без

зур тоннельне чыгып киттек.

Тимер юл буе халык белән тулган. Анда хатын-кызлар да, бар да бар. Безгә

бер көн, бер төн барырга туры килде. Икенче колонналардан кайтучы кешеләр

дә безгә кушылды. Без унлап кеше булдык. Күбесе хатыннар иде.

Тимертауга барып җиткәч, безгә паспорт, язулар бирделәр. Мин теге «ачсаң,

ун ел алырсың» дигән хатны да тапшырдым. Мин хәзер почтадан кырык

сум акча сорый башладым. Почта акчаны бирми. «Син казённый итек, одеал

югалткансың, менә шуңа синең акчаң тотыла», – диләр.

Шунда колонна начальнигы күренде. Мин аңа: «Иптәш начальник, почта минем

акчамны бирми. «Одеал, итек югалткансың, шуңа акчаң тотыла», – дип әйтә.

Минем одеал да, итек тә югалтканым юк», – дигәч, «Ярар, үзем алып бирермен»,–

дигән иде. Ул да качты. Ул үзе дә шул акчаны алып китәр өчен килде, ахры.

Юлга, ашап кайтырга биш сум, ярдәм комитетыннан бер сум бирделәр.

Хатыннарга ярдәм комитетыннан илле сум, ашау өчен илле сум бирделәр.

Минем статьям илле сигез булгач, мин бары биш сум алдым. Ул бары бер

кирпеч икмәк алырга җитте. Миңа юлда хәер сорашып кайтырга туры килде.

5. «Син сөйләмә әле, мин сөйлим»

Лагерьдан кайткач, барып керер урыным булмаганга, мин Бөгелмәдәге

энем Шамилгә төштем. Аның үз өе бар иде. Минем өс-баш бик начар, йөзләр

дә кабердән кайткан кеше кебек – шул сәбәпле күз күргән, белгән кешеләр дә

мине танымыйлар иде.

Советский урамы буенча «Аптека» почмагына килеп җиткәндә, миңа

каршы Сәхәү Миңлекәй очрады да, каршыма килеп:

– Син сөйләмә! Мин сөйлим! Авызыңны да ачма, мин сөйлим, – ди.

Мин аның кулын тоткан килеш тик кенә торам. Мин нәрсәдер әйтергә

теләдем.

– Син минем уемны бүлдермә, юкса минем уйлар бик тиз качып китәләр,

– диде дә сөйләргә тотынды:

– Безгә иске мәдрәсәдә укыган чакта: «Нәҗес ике төрле була: берсе җиңел

нәҗес, аны чиста су белән юсаң, шуның белән тазара, намаз укырга ярый», диләр

иде. «Ә менә икенчесе – авыр нәҗес, анысы су белән юып кына тазармый, аны

кисеп ташларга кирәк», дип өйрәтәләр иде. Менә син бит инде, шагыйрь кеше,

авыр нәҗес. Сине ничек кисеп ташламадылар? Без сине, кисеп ташладылар

инде, ул үлгән инде, дип тора идек. Син сөйләмә әле, мин сөйлим. Авызыңны

да ачма, – ди. – Син ничек болай исән йөрисең? Син ничек үлмәдең? – ди. – Син

сөйләмә әле, мин сөйлим, – ди.

Мин һаман сүзсез генә басып торам. Ул миңа бер сүз әйтергә дә бирми.

– Мин портфель күтәреп эштән кайтам. Иптәшем Сәкинә ишек янында мине

туктата да: «Портфелеңдә язу-сызуларың юкмы? Әгәр булса, хәзер утка ягам.

Шигырь, хикәя кебек әйберләреңне өйгә алып кайтма. Шул хикәя, шигырьләр

белән үзеңне дә, мине дә, балаларны да харап итмәкче буласыңмыни? – ди. –

Син сөйләмә әле, мин сөйлим. Син тик кенә тор! – ди. – Андый язу-сызуларың

булса, өйгә аяк та атлама. Эшләгән җиреңдә калдырып кайт, – диде. Шуннан

соң мин уйга калдым. Инде нишләргә? – дим...

Икенче бер истәлек

*

Мин электә – Ютазы, хәзердә Баулы районы Кәрәкәшле авылында 1896

елның 17 декабрендә туганмын. Әтием – Хәниф, аның әтисе – Гыйльман,

бабасы Батырша булган. Александр патша заманында солдат хезмәте егерме

биш ел булган. Минем әти солдатка барган елны ул биш елга калдырылган.

Исемлеккә язганда, әтинең исем-фамилиясен сораганнар. Ул: «Исемем Хә-

ниф, әтием Гыйльман, фамилиям юк», – дигән. Офицерлар аның бу сүзеннән

көлгәннәр: «Әтиең – Гыйльман, әтиеңнең әтисе ничек?» – дигәч, әти Батырша

дип җавап биргән. «Шулай булгач, синең фамилияң Батыршин була», –

дигәннәр. Шуңа кадәр аның фамилиясе булмаган.

Солдат хезмәтен тутырып, Кәрәкәшлегә кайткач, Кызыл Яр авылының

Калпак Зиякай кызына өйләнгән. Әнием Хөсникамал, аның әнисе Шәмсенаһар

– «Көндезге кояш» дигән сүз була. Шулардан: Камил, Зәки, Җәмил, Мәрхәбә,

Сирин, Гамил, Шамил, Фазыл, Мәхәсин – тугыз бала туган. Шулардан Зәки

белән Гамил бик бәләкәй чакта чирләп үлгәннәр.

Мин тугач, миңа исем куярга кирәк булган. Ахун хәзрәт, миңа исем куй-

ганда: «Борынгы заманда Ибне Сәйрин дигән бер язучы мулла булган. Ул

Коръәнне тәрҗемә иткән. Бу баланың да исемен Мөхәммәдсәйрин кушыйк әле,

язучы булмас микән?» – дип, Мөхәммәдсәйрин куйган. «Сәйрин» – гарәп сүзе,

«сәяхәтче-юлчы» дигән сүз. Сирень – чәчәк, сирень татарча синиль агачы була.

Әти-әниләрем гомер буе авылда яшәп, игенчелек белән көн күргәннәр.

Бала-чага бик күп булу сәбәпле, тормыш бик авыр булган. Кышын мал карау,

язын-җәен сабан, урак эшләре бик авыр булганга, уку-язу белән шөгыльләнергә

аларның вакытлары булмаган.

Мин беренче белемне Кәрәкәшледә, Бәйрәкә мәдрәсәсендә алганмын.

(Кәрәкәшле дигән сүз «кара кошлы» дигән сүздән үзгәргән.) Кәрәкәшле, Әсәй,

Азнакай авылларында укытучы булып эшләдем. Октябрь революциясеннән соң

Бөгелмәдә укытучылар хәзерләү курслары ачыла. Мин дә шул курсларга укучы

булып кердем. 1919 елларда Самарада «Яңа көч» газетасы чыга иде, аннан соң

ул «Кызыл дөнья»га әйләнде. Бөгелмәдә соңга таба «Якты юл» гәҗите чыга

башлады. Мин шул газеталарга шигырьләр яза башладым.

Бервакыт мин «Әнкәмә» дигән бер шигырь яздым да, «Баскач, бер данәсен

Кәрәкәшлегә җибәрегез», дип, «Яңа көч» редакциясенә җибәрдем. Шигырьне

газетага басып, Кәрәкәшлегә җибәргәннәр. Әнкәй бу шигырьне алып укыган.

Бервакыт мин авылга кайткач, әни: «Әй, балакаем, газетта шигыреңне укыдым.

Син мосаннифлар (китап язучылар) юлына кергәнсең икән. Иске китапта:

«Мосаннифлар бик бәхетсез булалар алар», дип әйткән. Син дә бик бәхетсез

булмасаң ярар иде», – диде. Мин аңа: «Ул бит патша заманында шулай

бул ган. Хәзер бит патша заманы түгел, совет хөкүмәте, совет заманы. Без

законны үзебезгә файдалы итеп ясыйбыз, үзебезне бәхетсез итә торган закон

ясамыйбыз», – дидем. Әни бу сүзгә елмайды, каршы сүз әйтмәде.

Мин Бөгелмәдә укырга кергәч, комсомолга язылдым. Бу ел җәй бик җилле,

давыллы булды. Бер тамчы яңгыр яумады. Көз көне ашарга бернәрсә дә булмау

сәбәпле, халык ачтан үлә башлады. Ачлык чире – көзән җыеру чире чыкты.

Моның белән кеше бер-ике сәгать чирли дә, кайнар табага салып куйган кебек,

бик тиз куырылып үлә. Минем әни дә шул чир белән чирли башлады. Мин

160

алабута чабып, аны киптереп сугып, шуңардан азык әзерләп йөрим. Әмма

алабуталар чабып, никадәр тырышсам да, әнине үлемнән коткарып булмады.

Ачлык белән чирләп, кадерле анам үлде минем!.. Миңа дөньяның кызыгы

калмады. Инде нишләргә?..

Үзем дә үпкә шеше һәм тиф белән чирләдем дә, кыш буе чирләгәннән соң, бераз

аякка баскач, «Бәлки, Казанда үлми калырмын», дип, командировка белән Казанга

киттем. Анда да ачлык; икмәкнең килосы бер миллион сум икән. Мине Кабан

күле буендагы зур ак йортка урнаштырдылар. Бу йортка кыш буе ягылмаган икән.

Мин шундагы ачлык, суыклардан «Салкын энәләр» шигырен яздым. Бервакыт

шул зур йортта әдәби кичә булды. Анда бик күп, бик зур кешеләр бар иде. Мин

шунда «Әнкәмә хат», «Салкын энәләр» шигырьләрен сөйләдем.

Еллар актылар...

Мин Бөгелмәгә кайтып, «Сабанчы» газетында бер ел (1926 ел) эшләгәннән соң, 1927 елда Казанга килеп, ВПИнең тел-әдәбият бүлегенә укырга кердем. Анда укыганда, «Тегүче кыз», «Кикрикүк!», «Кеше» һәм башкаларны яздым.

Укуны бетергәч, шәһәр мәктәбендә тел-әдәбият укытучысы булып эшләгәндә (1929 ел) «Булмый, булмый!», «Күп тарат!»,«Яз, җәй, көз, кыш», «Җиләк бакчасы», «Бишек җыры» һәм башкаларны яздым.

Мин ялланып эшләүче кеше булганга, шигырь язарга минем бер дә вакытым калмый иде. Миңа язарга тынычлык бирмиләр иде, 1930 елда. Ун еллык газапларны кичереп, 1940 елны Кәрәкәшлегә кайттым. Тагын илебезне дошманнардан саклау бурычын үтәргә армиягә киттем. Аннан өч мәртәбә контузия алып, сугыш инвалиды булып авылга кайттым. Хәзер пенсия алам. Кырык сигез сум.

Икенче истәлек шунда тәмам.

Редакциядән:

Сирин Батыршин 1946 елдан башлап Баулы районы үзәге Акбуа посёлогында яши. Татарстан АССР Югары Суды Президиумының 1957 елның 13 июнь карары нигезендә реабилитацияләнә. Тормышының соңгы еллары рәхимсез авыру белән көрәшеп уза, ул 1969 елның 23 ноябрендә вафат була. Баулыда һәм туган авылы Кәрәкәшледә Сирин Батыршин исемендәге урамнар бар.

 
Тәмам.

"КУ" 12, 2016

фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: