Тормыш хатирәләре

Әсәрнең башын монда укыгыз.

 

Шәкерт намазы

Иске мәдрәсәнең үзенең тәртибе бар: анда укыган һәрбер шәкерт шул

тәртипне һәрвакыт хәтерендә сакларга тиеш. Әгәр ул шуны хәтереннән чыгарса,

үзе дә сизми кала, бик тиз җәзага эләгә. Тәртип буенча, бер вакытта йокларга,

бер вакытта ашарга, һәр намазны бергәләп укырга, зуррак класста укучылар

икенде белән ахшам намазын мәчеткә барып укырга тиешләр. Аларның кайтуына

яшьләр утларны яндырып, чәйне өстәлгә хәзерләп куярга тиеш. Ашханәдән чәй алып керү эшләре һәр тәрәзәдә чират белән эшләнә. Шулай бер вакытны ахшам

чәен алып керү миңа туры килде. Мин, чәйнекне алып, ашханәгә чыктым. Анда

су кайнамаган, малайлар җыйналып көтеп торалар иде. Мин дә бик озак көтеп

тордым. Су кайнап чыккач та, бик ансат кына алып булмый әле. Көчлеләр

сугышып алдан алалар, көчсезләр артка калалар иде. Мин, әдәп саклап, иң

соңга калдым. Икенде, ахшам намазым да укымаган, берәрсе казыйга язып

биргән булса, казый чакыртса, нишләрмен инде? «Чәй алып кердем» дип кенә

котылып булырмы, юкмы – белеп булмый. Шулай уйлана-уйлана чәй алып

кергәндә, хәлфәләр, зур шәкертләр бары да өстәл янында чәй эчеп утыралар

иде. Мин чәйнек күтәреп ишектән керү белән, барысының да күзе миңа

ташланды. Ашыгыч рәвештә чәйнекне үзебезнең урынга, өстәлгә илтеп куйдым

да иптәшләргә: «Сез эчә торыгыз. Мин хәзер намаз укып кына киләм», – дидем

дә, урталыкка, намаз укый торган урынга барып, чәй эчүче шәкертләргә артым

белән торып, намаз укый башладым. Үзем намазлык өстендә, күңелем әллә

кайларда: «Мине малайлар намаз укымады дип язып биргәннәрдер. Хәзер мине

казый чакыртыр да: «Нигә бергәләп укымадың?» – дип әйтер. Мин аңа: «Чәйгә

чыккан идем, тиз генә керә алмадым», – дип әйтермен. Шуның белән эш бетәр,

дип уйланып, машина тизлегендә хәрәкәтләр ясап, намазны бик тиз генә укып

бетердем дә, киемне шкафка элеп, инде чәй эчим дип иптәшләр янына барганда,

казый: «Батыршин, монда кил әле!» – дип кычкырды. Мин борылып карадым да,

бармый булмый инде дип уйлап, казый алдына барып, шәрә идәнгә тезләндем.

«Нигә син намазны ялгыз укыдың?» – дип әйтер, дип уйлаган идем, ул миңа:

«Син нәрсә эшләдең?» – ди. Мин аңа: «Намаз укыдым», – дидем. «Намазны

шулай укыйлармыни? Нигә син намазны мыскыл итәсең?» – диде дә, бер кулы

белән сандык өстендәге тал чыбыкка үрелеп: «Башкаларга да сабак булсын

бу. Ят!» – дип кычкырды. Мин ихтыярсыз ятарга мәҗбүр булдым. Бу вакытта

шәкертләрнең барсының да күзе миңа караган иде. Казый минем аркага бик

каты итеп ике мәртәбә сукты да, бик зур эш башкарган кешедәй булып, өстәл

янына чәй эчәргә утырды.

Минем өстемдә бер кат күлмәк, җиңсез юка камзулдан башка бернәрсә дә

юк иде. Ике мәртәбә сугуга, аңгыраланып калдым, ахры, бернәрсә дә белми,

аңламый тордым. Казый: «Тор!» – дип әйткәч кенә тордым да елап җибәрдем.

Шуннан соң казый: «Бар, намазыңны яңадан укы!» – диде. Елый-елый торып

киттем дә, идәнгә җиләнне җәеп, намаз укырга тотындым. Ашау вакытларында

сөйләшеп, шаулап утырырга рөхсәт ителмәгәнгә, 70ләп кеше чәй эчкәндә,

бер кеше дә юк шикелле, бер тавыш та ишетелми. Ара-тирә теш белән шикәр

ваткан, чынаяк куйган тавышлар гына ишетелә. Мин үзем намазлык өстендә,

күңелем һаман да әллә кайларда...

Мин хәзер намазны бик әкрен укыйм. Кайбер шәкертләр моны күзәтеп,

бик көләселәре килеп торалар икән. Менә берсе түзә алмады, пырхылдап

көлеп җибәрде. Аңа ияреп башкалар да көлде. «Болар минем бик әкрен укудан

көләләр», дидем дә, намазны ашыктыра төшеп укып бетергәч, киемнәр шкафы

артына кереп, кулым белән аркамдагы чыбык эзләрен тотып, бик озак еладым.

***

«Укыр өчен акча эшләргә кирәк, аннан соң шул акча белән укырга кирәк»,

– ди торган иде Җәмил абый. Ул шуның өчен акча эшләргә дип Казанга

китте. Инде елдан артык вакыт узды, бер хаты да килми. Аның өчен әти,

әни дә, мин дә бик кайгырабыз. Менә беркөн әткәйләргә хат килгән. Абый

үзенең исән булуын, «Гасыр» идарәсендә экспедитор булып эшләвен, Кабан

күле буенда дүрт почмаклы ике катлы кечкенә бер өйдә Исләев һәм Оренбург

Каргалысының Мәхмүт Рафиков дигән студент белән бер квартирда торуын,

өс-башын да рәтләвен, ашау-эчүгә дә ач булмавын язган. Бу хатны алгач, әтиәниләр дә, мин дә бик сөендек. Шуның өстенә тагын кайгылы хәбәр булса да

языйм инде дип язган: «Халык шагыйре Тукай үлде бит. Бу барыбыз өчен дә

бик зур кайгылы көн булды», – дигән. «Мин сезгә Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Камал

рәсемнәрен һәм Тукай турында язылган «Аң» журналын җибәрдем. Сирин

укып аңлатыр», – дигән. «1914 ел кайтырмын дип йөрим. Кайтканда, Сирин,

сиңа мандолина алып кайтам», – дигән.

Бу хат безнең өчен абыйның исәнлеген белдерү ягыннан зур шатлык,

Тукайның үлеме ягыннан зур кайгы китерде. Тукай шигырьләрен, «Аң»

журналын кат-кат укыдым. «Кайтканда мин сиңа мандолина алып кайтам»

дигән сүзне генә аңлап булмады. Нәрсә икән ул мандолина? Бәйрәкәдәге

хәлфәләрдән дә сорап карадым. Алар «Әхтәри»дән дә карап белә алмадылар,

«Берәр ашый торган җимештер», – диләр. Шуннан соң мин Җәмил абыйга:

«Син миңа мандолина алып кайтам», дип хат язгансың. Нәрсә ул мандолина?

Бәйрәкәдәге хәлфәләрдән сорап караган идем, алар «Әхтәри»дән карап белә

алмадылар. «Берәр ашый торган ят җимештер», диделәр. Син миңа аңлатыбрак

яз әле: кия торган нәрсәме ул, ашый торган нәрсәме?» – дип яздым. Җәмил

абый шул хатны иптәшләре алдында укыган икән, бар да кычкырып көлгәннәр.

«Ашый торган да, кия торган да түгел, уйный торган нәрсә», – дип язган абый.

Шуннан соңгы бер хатында: «1914 елның язында мин кайтам. Кайтканда

сине укытырга бер укытучы студент – Мәхмүт Рафиковны һәм кирәкле китапларны алып кайтам. Без сине бер язучы ясап булмасмы, дип уйлыйбыз»,

– дигән.

Киләчәк – якын, үткән – ерак

Мин язгы сабан, тырма эшләрендә йөрим. Язның узып барганын сизми дә

калганмын. Менә бервакыт Җәмил һәм Мәхмүт Рафиков абыйлар Бөгелмәгә

кайтканнар да өч кешелек квартир алганнар. Аннан Кәрәкәшлегә кайттылар.

Аларның кайтуы безнең өчен бик зур бәйрәм булды. Миңа кирәкле китапларны

һәм теге без белмәгән мандолинаны алып кайтканнар. Алар кайткач, мин

вакытны бушка уздырмыйм дип, тизрәк укырга тотындым. Мәхмүт Рафиков

бик яхшы укыта. Их, мин әйтәм, шундый зур белемле кеше белән һәрвакыт

бергә торсаң, бергә яшәсәң иде, дим. Ул сине һәрвакыт өйрәтә, һәрбер юк-барга

ышанулардан көлә. Кайсы көнне бергәләп кырга эшкә барабыз. Алар белән

эшләү дә күңелле, ялыктырмый. Шунлыктан минем алардан һич аерыласым

килми иде. Кәрәкәшледә унбиш көн чамасы торгач, без тагын Бөгелмәгә барып,

хәзерләп куйган бүлмәгә урнаштык. Авылдан китеп, анда барып торуның

сәбәбе нәрсә булгандыр, мин анысын аңламадым. Мәхмүт Рафиков минем

белән уку эшләрен бетергәч, миңа эш бирә дә, үзләре шәһәргә чыгып китәләр

иде. Менә беркөнне аларга ияреп, безгә бер кеше килде. Мин ул вакытта

бүлмәдә укып утыра идем. Алар өстәл янында бераз утыргач та: «Анда бүлмә

эчендә кем бар?» – дип сорады ул кеше. Абый аңа: «Ул минем укырга килгән

энем», – диде дә, үзе минем янга кереп: «Әнә, ул килгән кеше Камил Якуб

була. Син чыгып аның белән күреш, ул бик әйбәт кеше», – диде. Мин бүлмәдән

чыктым да Камил Якуб белән күрештем. Ул зур кеше, мин бәләкәй кеше булгач,

өс-башым да начар булудан оялып, ни әйтергә белми, кире бүлмәгә кереп

укырга башладым. Камил Якуб Казаннан кайткан китапларның әле берсен,

әле икенчесен карап утыра. Алар шунда бик озак сөйләшеп утырдылар, мин

аларның сүзләрен тыңламадым. Алар Бөгелмәдә спектакль куярга «Ачлык

кушты»ны хәзерләп йөргәннәр иде. Бөгелмә нотариусы рөхсәт бирмәгән,

китапны русчага тәрҗемә итеп китерергә кушкан. Тәрҗемә итеп барганнар

иде: «Укып торырга вакытым юк», – дип кире кайтарды. Шуннан соң Казаннан

Уфага кайтышлый Фәттах Латыйпов, Бөгелмәдә тукталып, русча-татарча

концерт бирде. 1914 елдагы бу концерт Бөгелмәдә, бәлки, беренче концерт

булгандыр. Бу минем дә беренче концерт тыңлавым булды.

Җәмил абый да, Мәхмүт Рафиков та бик күңелле кешеләр, уйнап, көлеп

сөйләшергә яраталар. Алар белән булганда, кайгырып торырга мөмкин түгел:

көлке сүзләр әйтеп, алар синең кайгыңны бик тиз бетерәләр. Шунлыктан

аларның сүзен һәрвакыт тыңлыйсы килеп кенә тора. Менә бервакыт Җәмил

абый: «Бөгелмәдәге Шакир бай үзе ак кәгазьгә фамилиясен куярга белмәсә

дә, безнең тирәдә аны белмәгән кеше юктыр. Бөгелмә бакчасы янындагы

зур йорт, базар каршындагы өчәр катлы зур йортлар, квартал буена сузылган

тимер баганалы магазиннар – барысы да аныкы. Шуның өстәвенә Бөгелмәдә

хөкүмәт гаскәрен дә туйдыра. Менә шуның әтисе Хәкимов, үлем түшәгенә

яткач, Уфада: «Дүрт малаем бар, берсе – Уфада, берсе – Оренбургта, болары

бик байлар. Берсе – Казанда, анысы да бик бай дип әйтергә була. Менә берсе

Бөгелмәдә, иң төпчегем, менә шунысы ярлырак. Шул ничек яшәр инде?» –

дип кайгыра икән, ди.

Мәхмүт Рафиков та, мин дә көлеп җибәрдек. Менә ул, ди, нинди авыр хәлгә

төшкән, аны кызганырга кирәк. Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә,

ди. Мондый хәл башыңа төшсә, яман булмас иде, дип, үзе дә көлеп җибәрде.

Шуннан соң, Мәхмүтне дә, Сиринне дә Оренбургка җибәрү өчен акча

мәсьәләсенә күчеп: «Без менә шул Оренбургка барырга юллык акчага да

аптырап утырабыз. Халык җырлап әйткән:

Бер еламый, бер җырламый

Эчкәйләрем бушамый.

Һәркемдә дә бар ул кайгы,

Кайгы кайгыга охшамый.

Хәкимов белән безнең кайгы бер дә охшашмый шул. Бу турыда Камил

Якубта утырганда, И.Даишев: «Шакир байга мөрәҗәгать итеп карагыз әле.

Кәефе килгәндә, аның фәкыйрь укучыларга ярдәм иткәләгәне бар иде, дигән

иде. Без үзебез барып сөйләшүгә караганда, Сирин үзе барып сөйләшү яхшырак

булыр, дип уйладык без», – диде.

Мин бу сүзләрдән бик уңайсызланып калдым. Мәхмүт Рафиков та,

нәрсәгәдер уңайсызланып, урыныннан торып, бер читкәрәк китте.

Минем Шакир байга барырга күңелем тартмый. Барсам да файдасы булмас

кебек тоела. Күңел тартмаса да, абыйларның сүзен тыңламый булмый инде.

Мин шулай бик озак уйланып йөрдем дә, беркөнне, якшәмбе көн иде, ни булса

да булыр, бармасам, абый ачуланыр дип уйлап, Шакир байга киттем. Шуннан

башка көнне аны очратырга да мөмкин түгел икән.

Иртән сәгать сигезләрдә, бакча янындагы йорты капкасына килеп, капка

ярыгыннан бик озак карап тордым. Капка тимер чылбыр белән бәйләнгән.

Тартсаң, әз генә ачыла. Шакир байның хезмәтчесе ишегалды себерә. Аның

янында кызыл борынлы кыска юан кеше (Шакир бай үзе булырга кирәк)

хезмәтчесен ачулана: «Миндә Андрей казнасы бар дип беләсеңме? Миңа да бит

беркаян акча агып тормый», – ди. Бераз эчкән булырга кирәк, борын очлары бик

кызарган. Бәхетсезгә – вакытсыз дигәндәй, мин үземнең бик уңайсыз вакытка

туры килгәнемне аңладым. Үз-үземә: «Керергәме? Кермәскәме?» – дим.

Кермәсәм, көн дә көн уза. Яңадан аны тагын бер атнасыз күреп булмаячак. Ни

булса да булыр, Аллага тапшырам, дидем дә керергә булдым. Капка чылбыры

астыннан гына кердем дә, кергәч, якын барырга куркып, капка янында гына

басып тордым. Шакир бай хезмәтчесе белән һаман талаша иде. Бервакыт

Шакир байның миңа күзе төште дә: «Сиңа нәрсә кирәк тагы?» – дип миңа

кычкырды. Мин аның бу сүзеннән курыкмаска тырышып, аңа якынрак бардым

да: «Шакир абый, мин Оренбургка мәдрәсәгә – «Хөсәения»гә укырга барырга

хәзерләнгән идем. Барырга юлга акчам юк. Шунда бару өчен миңа юллык

акча белән ярдәм итә алмассызмы?» – дидем. Шакир бай бу сүзләрне бик тиз

аңлап алды: «Миндә Андрей казнасы бар дип беләсеңмени? Акчаң булмагач,

нигә укырга йөрисең? Сине беркем дә көчләми торгандыр бит. Бар, чыгып

кит моннан!» – дигәч, мин нәрсә әйтергә дә белми, «ни әйтсәм дә файдасы

булмас», дип уйлап, әкрен-әкрен генә артым белән капкага таба чигендем.

Мондый күңелсез хәбәр алып кайту бик уңайсыз иде. Ныграк булырга

тырышып, күз яшьләремне киптереп, кайтып ишектән кергәч тә, абыйның

«Нәрсә булды?» дип соравы булды, минем күз яшьләрем тыгылып, сүземне

сөйли алмас булдым. Буам ерылды. Минем мондый хәлдә кайтуым Җәмил

абыйны да, Мәхмүт абыйны да бик күңелсезләндерде.

1914 елда Бөгелмәдә забастовка

1914 ел җилле, давыллы, икмәкнең уңышы начар ел булды. Шул сәбәпле

халыкның күңеле төшенке. Менә авылларда кызу урак өсте; эшкә яраклы һәр

кеше эштә. Шул хәлдә еллар тыныч булганда, һәркем үзенә эшләргә тырышыр

иде. Әле көтмәгәндә «Германия Русиягә каршы сугыш башлаган» дигән хәбәр

таралды. Бу куркыныч хәбәр халыкка яшен кебек тәэсир итте. Эш вакытында,

беркем дә өйдә булмаганга, сугышка китәргә тиешле кешеләрне ат менеп

кырлардан куып йөрделәр. Бөгелмә урамнары авылдан килгән солдатлар белән

тулган. Кайберләренең балалары, хатыннары елый-елый әтиләре артыннан

ияреп йөриләр. Безнең Камил, Кәрип абзыйлар да сугышка китәргә килгәннәр.

Беркөнне иртә белән Мәхмүт һәм Җәмил абыйлар чәй эчтеләр дә каядыр

чыгып киттеләр. Мин аларның кая киткәнен белмәдем. Көндезге сәгать икеләр

җиткәндә, рус хатыннары: «Бөгелмәдә забастовка булган икән. Военкомат

начальнигын сүз сөйләгәндә таш белән бәреп төшергәннәр. Мылтыклы полицияләрне дә атларыннан бәреп төшергәннәр. Урамда бер полиция дә калмаган,

бары да башларын бәйләп качканнар», – дип сөйлиләр.

Мин үз күзем белән күрү өчен урамга чыгып киттем. Урамда төркем-төркем

кешеләр сөйләшеп торалар. Аларның сүзен тыңласаң, солдатлар: «Без сугышка

бармыйбыз. Әгәр сезгә сугыш кирәк булса, үзегез барыгыз!» – дип әйткәннәр,

дип сөйлиләр. Полиция ак йортка кереп бикләнгән, һәрберсенең башы ак марля

белән бәйләнгән. Мин бу хәлләрне күрдем дә, «барысы да дөрес икән, абыйлар

исән кайтсалар ярар иде», дип, абыйларны көтә башладым.

Күп тә үтмәде, абыйлар кайтып керде: «Полицияләр ата башлагач, Камил

Якуб каршыдагы бәрәңге арасына качты», – диләр дә көләләр. «Урамга җәяргә

дип хәзерләп куйган таш бик яхшы булды», – дип, бии-бии «Марсельеза»

җырлыйлар. «Марсельеза»ның нинди көй булуын Мәхмүт абый сөйләп

аңлатты: «Бу көйне халык алдында җырларга ярамый», – диде. Мин бу көйне

аңардан өйрәнеп калдым:

Ташлыйк, туганнар, иске тормышны,

Ул тормыштан безгә файда юк.

Булса, байлар илә тик түрәләр,

Аркабызда рәхәт күрәләр.

Нигә соң без болай тик ятабыз?

Нигә соң бер казык какмыйбыз?

Патшасын, Алласын һәм түрәсен

Шул казыкка бәйләп атмыйбыз?!

Мин бу җырны гомер буе җырлап йөрдем. «Бу җырны татарчага кем тәрҗемә

иткән?» дигәч, «Анысы билгеле түгел», дип җавап бирделәр.

Безнең ишегалдында бер стражник тора иде. Ул, башын ак белән бәйләп,

бүрәнәләр өстенә чыгып утырган. Абыйлар шуның янына чыкканнар да

сөйләшеп утыралар. Мин моңарга бик борчылдым. Кич белән өйгә кергәч:

«Сез нигә полиция белән сөйләшеп утырасыз? Ул сезне сизеп алыр да төрмәгә

ябар», – дигәч, «Без үзебез аның белән ничек сөйләшергә беләбез. Син

кайгырма», – диделәр. Мин шуның белән тынычландым.

Озату

Бу вакытларда августның унбишләре җиткән иде инде. Мәхмүт Рафиковның да,

минем дә Оренбургка китәр вакыт җитеп килә. Абыйлар, юл мәсьәләсен аз акча белән

хәл итә алу өчен, поездга Бөгелмәдән утырмаска, бәлки Кәрәкәшледән 120 чакрым

ат белән Абдуллинога барып, поездга Абдуллинодан утырырга план корганнар.

Без шушы план буенча Кәрәкәшлегә кайттык. Аннан Кызыл Яр, Исергәп, Шалты,

Чаганлы авыллары аркылы Абдуллинога барып, тимер юл вокзалы янына туктадык.

Мәхмүт абый станциягә керде дә, бик тиз чыгып: «Монда поезд хәзер

Оренбургка китәргә тора икән. Билетлар сатылып беткән. Мин шунда Оренбургтан

килгән бер кешене күреп сөйләштем. Ул әйтә: «Хәзергә «Мәдрәсәи Хөсәения»дә

укулар юк. Ул хәзер, сугыш сәбәпле, солдатлар казармасына әйләнде. Кайчан

бушатылуы билгеле түгел әле», – диде. «Шул сәбәпле сез хәзер кайтып торасыз

инде. Яңадан мәдрәсә ачылса, мин сезгә хат белән хәбәр итәрмен», – диде дә,

машинага соңга калмыйм дип, безнең белән күрешеп, станциягә кереп китте.

Мин станция артында атны саклап, абыйның кайтканын көтеп калдым. Мәхмүт

абыйдан бер дә аерыласым килми иде, аңардан аерылу бик кыен булды.

***

Без 1916 елны, бер казык та калмый, янып беткән идек. Түбәсе янган таш

өйнең кысасын рәтләп, түбәсен ябып, биш-алты кеше шунда кышлап чыктык.

«Йорт салу нәрсә ул, мүклисе дә чутлыйсы», дип халык бушка гына

әйтмәгән. Ул бик кыен эш булып чыкты. Камил абый бездән башка яши;

Җәмил абый, 1914 елгы сугыштан яраланып кайтканнан соң, бер кулы эшкә

ярамагач, Жмакинда ачылган кортчылык-бакчачылык курсларында укып,

Бөгелмә янында ирләр монастырендагы совхоз умарталыгында кортчы булып

эшләде. Аннан соң Бөгелмә җир бүлегенә агроном-инструктор итеп куйдылар.

Бер энем Фазыл Кызыл Армиягә алынды. Без хәзер өйдә әти, әни, Шамил,

Мәхәсин һәм мин – биш кенә кеше калдык.

1917 елда гражданнар сугышы башлангач, авылда власть бик еш алмашынып

торды. Менә чехлар килә, тагын кызыллар килә, тагын Колчак килә, тагын

кызыллар килә. Сугыш вакытында авыл ике арада кала, ике яклап та авылны

керендерәләр генә. Бары да авылны талап китәләр, ашарга сорыйлар. Бигрәк

тә Колчак солдатлары, аклар – ару кием кигән кеше очраса, аның киемен

салдырып алалар, бирмәсә, ату белән куркыталар; мичкә салган икмәгең булса,

мичтәге икмәгеңне алып китәләр иде. Шунда безнең сыер абзарына снаряд

төшеп, сыерны үтерде. Бу хәл безнең тормышны тагын да кыенлаштырды.

1920-1921 еллар ачлык еллар булды. Ачлык еллар моңа кадәр дә булган

ул, ләкин безнең халыкның мондый кеше ашый торган ачлыкны күргәне юк

иде әле. Бу ачлык шундый ачлык: язгы кар эреп беткәннән алып җәй буена

җиргә бер тамчы яңгыр төшмәде. Чәчкән ашлыклар бары да, баш чыгара

алмый саргаеп, көеп беткәннәр. Тауларда, су буйларында яшел үләнне күреп

булмый. Җирнең өсте ягып кыздырган мич төбе кебек, яланаяк туфракка басып

булмый. Кайбер егетләр, кызлар, чиләкләр алып, салкын су белән бер-берсен

коендырып йөрсәләр дә, яңгыр яудыра алмыйлар. Күктә бер генә бөртек тә

яңгыр болыты күренми; әгәр күренә икән, син аны куертып, зурайтып, күңелең

белән матур яңгыр яудыра башлаганчы, ул болыт таралып юк була. Халык

кычыткан, балтырган, бәрәңге сабаклары, чөгендер яфраклары, алабута кебек

чүп-чар үләннәр ашый. Дөрес ашау булмау аркасында, ачлык чире – көзән

җыеру – дигән бер чир чыкты. Моның белән кеше бер-ике сәгать чирли дә,

кайнар табага салып куйган кебек, бик тиз куырылып үлә. Менә хәзер минем

дә әни шушы чир белән чирләп ята. Врачлар юк, авыруга бертөрле дә ярдәм

күрсәтеп булмый. Шуның өчен бу көннәр минем өчен иң авыр вакытлар булды.

Мин бүген кырга барып алабута чабып кайттым. Шуны киптереп сугып,

алабута икмәге хәзерләмәкче булып маташам, башка кешеләр дә шул эштә. Менә

тагын кич булды, өйдә керосин лампасы бик кайгылы гына янып утыра. Камил

абый белән әти чирле әни янында ут тотып утыралар. Мин, арып эштән кайткан

кеше, ишегалдына арбага чыгып, әнинең кайгысын кочаклап, йокларга яттым.

Бик тиз йокыга киткәнмен. Төшемдә мин Бөгелмәдә курсларда укыйм икән.

Мин авылга, өйгә кайтканмын. Безгә бергә укучы кызлар килгәннәр, укытучы

Бастамов та килгән. Әни шул кунакларга чәй, аш хәзерләп йөри. Мин, кулыма

мандолина тотканмын да, бер шатлыклы көй уйныйм. Мандолинаны туктатып,

сүзгә күчеп: «Менә нинди зур шатлык! – дим. – Безнең әни чирли иде, менә шуңа

без бик кайгыра идек. Менә хәзер безнең әни терелгән. Нинди зур шатлык!» –

дип ятканда, Камил абый килеп: «Сирин! Сирин, тор! Әни үлә!» – диде.

Мин уянып киттем дә, «Аһ, бу шатлыклар бар да төш кенә икән!» дип,

кайгыга баттым. Мин өйгә кергәндә, әнинең җан биргән чагы иде. Күзләремнән

яшьләрем ага башлады...

 

Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.
"КУ" 12, 2016

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: