Тормыш хатирәләре

Автобиографик бәян-истәлек

1. Балачак хатирәләре

Мин элекке Ютазы районы Кәрәкәшле авылында 1896 елның (искечә) 17 ноябрендә туганмын. Әтием – Кәрәкәшле Гыйльман карт улы Мөхәммәд хәниф, әнием – Кызыл Яр авылы Калпак Зиякай кызы Хөсникамал («Кәмаләтнең күркәме»). Әниемнең әнисе Шәмсенаһар («Көндезге кояш») булган. Әниемнең ата-анасы балаларына матур исем куйсалар да, «кыз балага уку харамдыр», дип, Хөсникамалны иҗек укырга йөрүдән мәхрүм иткәннәр.

Әнием укырга бик теләгән. Ул мич алдыннан күмер алып, яшеренеп кенә тактага берничә хәреф язган... Шулай итеп, үзенең тырышлыгы аркасында ул «Бакырган», «Мөхәммәдия», «Кыйссасел әнбия» кебек китапларны укыр дәрәҗәгә ирешкән. Хөсникамал күп балалы Зиякай гаиләсендә өлкән кыз булганга, аны 16 яшькә чыгу белән, Кызыл Ярдан 40 чакрым ераклыкта булган Кәрәкәшле авылына Мөхәммәдхәнифкә кияүгә бирәләр. Мөхәммәдхәниф сабыр холыклы, бик аз сүзле, эшчән кеше була. Ә Хөсникамал уйнарга, көләргә яраткан, матур җырлаган. Әле дә хәтеремдә, һәрвакыт җырлап, көйләп йөри иде. Аның күңелдән җырлый торган җырлары, шигырьләре бик күп иде. Әтинең салкын табигатьле, аз сүзле булуына әни көяләнеп: «Тиз генә җавап бирми бит ул, аның сүзен тартып алырга кирәк», – ди торган иде. Әнием туган авылын сагына, моңлана һәм кайгысын җырлар белән баса торган иде. Шунлыктан әти аңарга «укып күңел юатырга» дип, «Мөхәммәдия», «Кыйссасел әнбия» китапларын алып биргән булган.

Безнең гаиләдә балалар бик күп иде: Камил, Зәки, Җәмил, Мәрхәбә, Сирин, Гамил, Шамил, Мәхәсин. Гамил белән Зәки мин бәләкәй чакта ук, ә калганнары соңгы сугышларда үлеп беттеләр.

Минем төп исемем – Мөхәммәдсәйрин. «Электә тәфсир язучы Сәйрин хәзрәт булган, шуның исемен кушыйк әле» дип, ахун хәзрәтләре куйды», – дип әйтә иде әти.

Хәтеремдә шулай калган: күршедәге Шиһап исемле картның берсе Мәхүп, икенчесе Бибекәй исемле ике кызы бар иде. Шул Мәхүп дигәне керде дә, мине юрганга төреп, авылның икенче башына күтәреп алып китте. Өй эче ярлы, сәкедә самовар тора иде. Минем янга бер бәләкәй кыз утырттылар. «Чәй эчәсеңме?» – диләр. Чәйгә сөт булса да, шикәр юк икән. Хатыннар ул көннең авырлыгы турында сөйләштеләр, ә мин хуҗа хатынның сул кулындагы ике бармак арасындагы, тавык йомыркасы шикелле олы шарга карадым да утырдым.

Патшаларга нәфрәт

Мине хәзер беркем дә күтәреп йөртми. Үзем сәкегә менеп-төшеп йөри алам, кеше сөйләгән сүзләрне аңлыйм, үзем дә сөйләшә башладым. Әти сәкедә утыра иде; шунда югары очтагы Хәйрулла карчыгы Шәмси килеп керде. Аның малае Гарифулла Япон сугышына киткән икән. Хат укытырга дип килгән. Әни шул хатны кычкырып укыды, хат ахырында «Япон сугышы бәете» дә бар иде. Бәетне укыганда, хатын чыдый алмады, кычкырып елап җибәрде. Әни дә елый башлады. Аларның сүзләрен тыңлаган кешегә еламый калырга мөмкин түгел иде. Шунда Гарифулла хатыны: «Бу патшалар нигә сугышалар микән?» – диде. Әткәй аңа: «Җир өчен сугышалар, аларга җир җитми», – дип җавап бирде. Бу сүзләрне ишеткәч, минем дә ачуым килде. «Аларга җир кирәк булгач, үзләре сугышсыннар, нигә бүтәннәрне үтертәләр?» – дидем мин. Әти миңа: «Закон эше, закон аларныкы», – диде. Минем законнарны, патшаларны бетерәсем килде.

Яу килгән

Җәйге урак өсте. Эшкә яраклы кешеләр бары да кырга китеп беткәннәр. Минем әти-әниләр дә, абыйлар да уракка киткәннәр иде. Мин Мәрхәбә апа белән өйдә йоклап кала торган идем. Өй йозак белән бикле була, ә без тәрәзәдән генә чыгып йөри идек.

Бервакыт малайлар урамнан: «Яу килә! Яу килә!» – дип кычкырдылар. Без барыбыз да капка астыннан ишегалдына кереп бикләндек. Капка ярыгыннан гына солдатларның үткәнен карап торабыз. Солдатлар бары да атка атланганнар, кара кием кигәннәр, аркаларына мылтык асканнар. Без аларны кат-кат санадык, ничә санасак та, егерме бишкә чыгардык. Алар безнең авыл аркылы узып, Бәйрәкәгә таба киттеләр. Алар киткәч, без тагын урамга чыгып уйный башладык. Тик уенның кызыгы беткән иде инде. Бәйрәкә белән Кәрәкәшле арасында көчле атыш тавышлары яңгырап торды. Кичен әтиләр урактан кайтып, ашарга утыргач, олылар сүзеннән шуны аңладым: Япон сугышында йөргән бертуган Вахитовлар: «Нигә сугышабыз? Кем җирен саклыйбыз? Безнең җир дә, урман да, су да юк», – дигәннәр. Аларның башлыклары: «Урман, җир, су үзегезнеке, саклагыз, үзегезгә кирәксә, файдаланыгыз», – дигәннәр. Вахитовларның кулында шулай дип язылган печатьле кәгазь дә булган икән. Менә шул кәгазь буенча бәйрәкәлеләр Жданов боярның урманын кисә башлаганнар. Бояр патшадан солдат сораган. Шул солдатлар Вахитовларны атканнар ди. Бөгелмәгә, Соколка күперенә барып кергәч тә, сул яктагы түбәсе пыяла белән ябылган кызыл кирпеч йортлар бары да шул Жданов боярныкы икән.

«Александр патша заманында солдат хезмәте 25 ел иде. Аннан соң 5 елга калдырылды. 5 елга калгач, беренче приёмга Кәрәкәшледән Сәхип белән мин бардым», – дип сөйләде әти.

Укырга баруның беренче көне

Кышның кыска көннәре бәләкәй чана белән утын ташып үтә иде. Безнең салкында кияргә җылы киемнәребез юк. Аякта оек, чабата, башта мескен бүрек иде. Шунлыктан без бик тиз чирлибез. Авылда врач юк. Һәрбер чирне «кизү» дип кенә йөртәләр. Әле күптән түгел бер абыем, бер энем үлде. Өеңдә бер кеше үлсә, бик кыен була икән ул.

Мәрхәбә апа абыстайга укырга йөри башлаган. Беркөнне иртә белән мине дә, букчалар кигезеп, бер тустаган он тоттырып, үзе белән бергә абыстайга алып барды. Без абыстайга барып кергәндә, кызлар шау-гөж килеп укып утыралар, абыстайга сабак тыңлаталар иде. Үзебезгә чират җиткәч, без дә абыстайга ике тустаган онны бирдек. Абыстай дога кылды. Кулы белән минем аркамнан сыйпап: «Укырга килдеңмени?» – диде. Мин нигә килгәнемне белмәгәнгә, нәрсә әйтергә белмәдем. Ул минем букчамдагы «Ясин» китабын алып, бисмилла әйтеп, «Әлхәмде» сүзен иҗекләргә тотынды. Мин бу сүзләрдән бернәрсә дә аңламадым.

Өйдә асмалы бишле лампа янып тора. Ишек янында лакан, аның янында бер бозау муенчак белән бәйләп куелган. Ишек өстендә кадакка элеп ике чыбык куелган. Әгәр кызлар сөйләшеп утыра башласалар, абыстай кулындагы чыбыгын гына күрсәтә, йә сәке тактасына бәреп куя. Кызлар бу хәлдән куркып, җилкенеп «фиасин фи, ләм-әлифлә» дип кычкырып куялар иде. Шулай бу абыстайның бик кыен иҗекне белүе мине бик гаҗәпләндерде. Өйгә кайткач, мин моннан соң укырга бармаячагымны, барсам да бернәрсә дә аңламавымны әтиләргә сөйләп бирдем. Әтиләр минем сүзләремә каршы килмәделәр.

Апам иҗек укырга йөрде, мин йөрмәдем.

***

Тагын кыш җитте. Ап-ак кар яуды. Мин чана шуып уйнарга бик ярата идем. Көн буена уйнап туя алмыйм. Безнең өйгә якын гына бер таш мәктәп бар иде. Мин бик күңеллеләнеп уйнап йөргәндә, Камил абый килеп, кулымнан тотты да: «Әйдә, укырга барабыз!» – дип, мине шул мәктәпкә таба алып китте. Минем бер дә барасым килми. Шулай да әкрен генә абый артыннан барырга мәҗбүр булдым.

Мәктәпнең ишеген ачкач та, бөркелеп, болыт кебек авыр исле пар чыкты. Мондый начар исне беркайда да иснәгәнем юк иде. Мәктәп эченә бер дә керәсем килмәсә дә, абый артыннан аякларымны көчләп, алга таба атладым. Ишектән кергәч тә, ике якта ике зур мич, һәм мич янында бер багана, шул баганаларга кадаклар кагып, чабаталар, хәшәпләр элеп куйганнар. Түрдәрәк эскәмияләр куеп, шул эскәмияләр астына балалар кереп утырган. Мин бу мәктәпне беренче күрүдә сарык бәрәннәре ябылган бер абзарга охшаттым.

Гали Гайсин дигән кеше бу мәктәпнең хәлфәсе икән. Ачык йөзле, ягымлы кеше. Камил абый аның белән минем турыда нәрсәдер сөйләште булырга кирәк, мин аларның сүзен тыңламадым. Минем күзем малайларга, малайларның күзе миңа караган иде. Чабатамны чишендем дә багана төбенә илтеп бәйләдем. Иң астагы чабата минеке була дип хәтергә салып куйдым. Шуннан соң мине Гали хәлфә тыйнаграк малайлар арасына илтеп утыртты. Язар өчен дип бер бит кәгазь, бәләкәй генә карандаш каләм бирде. Бу вакытта Камил абый ачылыкта (аяк киемнәре куя торган урын) басып тора иде әле, мине ташлап китмәсә ярар иде дип, аңардан күземне алмадым.

Бервакыт мин төрле исәпләрем белән Камил абыйның чыгып киткәнен сизми дә калганмын. Монда бар да чит кеше, миңа бик күңелсез булып калды. Башымда: «Мине малайлар кыйнамас микән? Тагын өйгә кайта алырмын микән?» – дигән уйлар кайный башлады. Минем бик рәхәтләнеп елыйсым килә, еласам, малайлар мыскыл итеп көләрләр кебек тоела. Ни теләсәм, шулай кыланып иректә чана шуып йөргән чакларым искә төшә, күз яшьләрем тыгылалар да, инде чыгып агам дигәндә генә, мин аларны көчкә тыеп калам. Беркемгә белдерми, ишеттерми генә күңелемнән: «Нинди бәхетле, ирекле чакларым бар иде!» – дип, шуларны сагынам, әти-әниләрне сагынам.

Безнең каршыдагы стенага зур калай кадаклап куйганнар. Гали хәлфә кулына акбур һәм бер китап тотып, безнең каршыга килеп басты. Мин, теге абыстай сыман аңлашылмый торган нәрсә сөйләр микән, дип торганда, эш болай булып чыкмады. Хәлфә калайга аерым хәрефне язып күрсәтә дә, үзе шуның тавышын әйтә, бездән дә әйттерә, яздыра. Хәлфәнең кулы һәр хәрефне ничек язганын һәм теле белән ничек әйткәнен карап һәм тыңлап торам да ул язганча язып куям. Бу хәлфә безне ачуланмый да, кыйнамый да, кулында чыбыгы да күренми. Дәрес бик күңелле булды, вакытның ничек үткәнен сизми дә калдым. Шуннан соң мин дәрескә, вакыты җиткәч, үзем барам, үзем кайтам. Буш арада уйнарга да җитешәм, әти-әниләрнең кушкан эшләрен дә эшлим. Мин бу хәлфәне бик яраттым. Ул мине ике ай эчендә бик яхшы укырга, язарга өйрәтте.

Акчалылар аш ашый, акчасызлар ач яши

Борынгы Бәйрәкә мәдрәсәсе бер катлы дүрт таш йорттан гыйбарәт. Һәр йортның ничек торуына карап, «Аркылы таш», «Иске таш», «Яңа таш» дип исем бирелгән. Шәкертләр шул йортларда ашыйлар да, укыйлар да, йоклыйлар да. Мәдрәсә эчендә аерым бүлмәләр юк, бүлмә урынына аерым тәрәзәләр бар1. Һәр тәрәзәгә 7-8 кеше урнаша, шулар арасыннан берсе башлык итеп куела.

Менә, зиратка караган беренче тәрәзә, монда кәрәкәшлеләр 8-9 кеше. Шулар арасында 1907 елда крестьян кузгалышы вакытында әтисе үтерелгән Салих Вахитов та бар. Менә акбашлылар тәрәзәсе. Монда бары да – акбашлылар. Шулар белән бергә 1918 елда балалар өчен «Җырлы уеннар» китабын язган һәм «Качкыннар» драмасын язып, Г.Ибраһимовка тапшырган Сәхәү Миңлекәй дә бар. Ләкин бу әсәрнең басылып чыкканы күренмәде. 3нче тәрәзәдә Чупай авылы Мөҗәһит Г. тора. Палач булырга бик сәләтле кеше, шул эшне бик яратып үти. 4нче тәрәзәдә үзенең энеләре белән Мөсәгыйть Ганбәров тора. Революциягә кадәр «Сәгыйдә ханым» дигән роман язган кеше. Революциядән соң укытучы булып эшләде. 1921 елда сәнәкчеләр тарафыннан ерткычларча үтерелде. Башка тәрәзәләрдә дә төрле авыллардан килгән яшьләр тулып яталар. Бары да белем алырга, укырга дип килгәннәр. Ләкин монда ашау-туену ягы да, белем алуы да бик кыен нәрсә. Аш күмәк пешерелә, акчасы булган кеше ашый, булмаганнар – ашсыз, ач яши. Без Салих Вахитов белән бер тәрәзәдә торабыз, бергә укыйбыз, бергә йоклыйбыз. Салих мине кайчакларда үзенә, мунчага алып кайта. Алар бик фәкыйрь яшиләр. Өйләре кыйгаеп ава язган. Бу өйне күргәч, Салихның әтисенең шушы өйне рәтләргә йөргәнлеге, шуңарга урман кисәргә барулары күз алдына килеп баса. Салихның әнисе тәбикмәк пешереп, чәй янына утыртып: «Гаепләмә инде, шәкерт, безнең сыерыбыз юк, шуңа майларга маем булмады», – дип, үзен гаепле санаган кебек әйтеп куйды.


Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Сирин БАТЫРШИН

"КУ" 12, 2016
Картина авторы: Михаил Кузнецов; svistanet.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: