Сөлге булсын бүләгем! (хикәя)

Сәгать унберенчегә киткәч, каенлыкта сәер гөжләү, гадәттән тыш сәер хәрәкәтләр башланды. Табын корып, сыйланып-кәефләнеп утыручылар да, җыр-бию карарга ачык сәхнә янына җыелганнары да, бары бер булып, басу ягына ашыктылар. Бер-берсенә бөтенләй таныш түгел кешеләр, үтеп барышлый сораштыралар:

— Киттеләр микән әле?

— Юк, ди әле, атлар комиссия үтә, имеш.

— И-и, хайваннарга да комиссия дигән нәрсә такканнармы?! Хурлык!

— Ипподромныкылар киткән инде!

— Ә-әй, ипподром аты атмыни ул?! Аларны бит уколлар кадап, витаминнар каптырып үстерәләр. Дармоедлар алар. Менә колхоз аты — әйтсәң дә, урынында!

— Кайсы алдан килер бит әле?..

Ат чабышын карарга килүчеләр арасында әллә кемнәр бар. Берәве — атның ни икәнен дә белмәүче шәһәр баласы. Аның янәшәсендә үк, тумыштан авылда яшәп, соңгы гомерен каладагы баласы янында җыеп бетерергә килгән карчык баскан. Картлар да күренә. Ап-ак чәчле бер бабай күкрәгенә орден-медальләрен тагып чыккан. Аның тирәсендәгеләр, узыш карарга килүләрен онытып, батыр бабайны күзәтәләр.

— Күрдеңме картыңны — түше тулы тәңкә!

— Әйтәсең бармы?! Мондый тәңкәләрең булганда, мактансаң да уры нында! Ике «Дан» ордены, малай! Аның бит өчесе — Геройга тарта!

— Алайса бу карт Герой ук түгел икән әле.

— Күңелең киң булса, Геройга да тутырырга була, медальләрне сана саң, артып та кала, «Батырлык өчен» медале үзе генә дә ни тора?!

Карт үзе бу сүзләрне ишетмәмешкә салыша, гел юлны гына күзәткән булып кылана. Аның инде төссезләнә башлаган күзләрен сагыш баскан. Тирә-юнен яңгыратучы соклану сүзләренә дә ул: «Әй, егетләр, егетләр! Күзегезне юкка кыздырмагыз! Ул орденнарның, барын бергә җыеп, сездәге яшьлеккә алмаштырыр идем. Кире кайтсын иде кырык яшьлек чакларым — бүләкләрнең мондыен гына алыр идеммени?!» — дип, күңеленнән гел кире җавап кайтарып тора кебек.

Атлар әле китмәгән икән. Хәзергә алар да — тамаша кылырга әзерләнгән халык арасында. Ир-егетләр аларны якын ук килеп тә, читкәрәк китеп тә карый. Аннары бәхәс кыза.

— Менә шунысы алдан киләчәк! — дип, берәве сүз башлый. Икенчесе аңа каршы төшә.

— Һи-и, кеше көлдермәсәнә! Бу авыр санлы ат йөз метрлар китүгә күбеккә батачак.

Ак бәкәлле кара бия бәхәсләрнең үзәгенә әйләнде. Иясе, ябык кына бер агай, маңгаена ук төшереп кызыл бизәкле кара яулык бәйләгән. Боларны күрү белән: «Кара, икесе дә бертөсле!» — дип уйлап куясың. «Кечкенәләр, тиктормаслар, сөйкемлеләр». Аты берөзлексез бии, карт гел аны иркәләп тора, маңгай чәчләрен рәтли, сыйпый, сөтен савып-савып ала. Бу хәлгә гаҗәпләнгәне:

— И-и бичара, колынлы бия икән әле! — дип, атны кызганып куйды. — Савып дөрес эшли. Чапканда кыенга килә бит ул, — диючесе дә табылды.

Моңарчы эндәшми торган, ак челтәр күлмәк кигән ир кулын гына селтәде.

— Хайван азаплап йөри инде шунда, ахмак, — диде. — Ятсын иде бия абзарында, колынын имезеп!

Яңа бәхәс кузгалырга шул җитә калды. Йөрәгенең ярсулыгы очкынлы күз карашыннан ук сизелеп торучы, җиңел сөякле икенче ир, «челтәр күлмәк»кә каршы төшеп:

— Синнән сорап тормаганнармыни?! — дип эләктереп алды. — Аларның чабышка беренче катнашулары түгел, бик беләсең килсә!

— Чабарга була ул, юл иркен. Килер шунда сөйрәлеп, сөтен агыза агыза...

— Мал танымасаң, йөрмә монда ачу китереп, яме. Сөйрәлердәйнеке башта ук сөйрәлә аның, беләсең килсә! Беренче, димим, әмма ләкин өченче урынны берәүгә дә бирми бу, бик беләсең килсә!

— У-уу! Күрәселәр бар икән! — «Челтәр күлмәк» бөтенләй кызып китте. — Мин, агайне, мондагы атларның барысын да энә күзеннән үткәзеп чыктым: шәп ат бер генә. А-а-нау, алмачуар тимер күк! Чабышкы дисәң дә чабышкы! Бу бит синең атың атка да охшамаган, кәҗә бит бу!

Ярсу ир бераз сүз таба алмыйча торды, аннары:

— Күрербез! — дип, тирән мәгънәле иттереп әйтә куйды. — Мин синең белән тел талдырып та тормыйм.

— Ярар, ярар. Бүтән эшең булмаса, бар, садакаңны әзерлә! Бу йол кыш иң артка калачак, хәер бирерсең. Авылы да Хәерби бит аның, хәер бир, дип кулын сузып тора...

Атлар тирәсендә ир-егетләр күбрәк йөри. Хатын-кыз җәмәгате шуларның бәхәсеннән ишетелгәненә дә канәгать. Белгәненә шөкер итә, аңлап җиткермәгәнен үзе фараз кылып тутыра. Шунлыктан бер колакка эленгән сүз, икенчеләргә җиткәндә, шактый ук «баеп» та өлгерә.

Гөлҗиһан исә мондагыларның барыннан да аерылып тора. Йөзенә карап, илле-илле бишләрдән артыкны бирмәсәң дә, аның килеш-килбәте бик өлкәннәрнекенә тартым. Өстендәге кызыллы-яшелле күлмәге дә карчыкларныкыча итеп тегелгән, күкрәкчәле ак алъяпкыч бәйләгән, башында батист яулык. Бер кулы — каш өстендә, икенчесе белән, алъяпкычы итәгенә яшереп, нидер тоткан.

Гөлҗиһан берәүнең сүзенә дә кушылмады, шулай да чабышка китәргә торган атлар янына мөмкин кадәр якынрак килергә тырышты. Башкалар ат хуҗаларына сорау биргәндә, җавапларның иң беренчесен, төгәлен ишетеп калырга теләп, сөйләүченең авызына карап торды. Сабыр гына атласа да, ул һәр ат турында азмы-күпме мәгълүмат алды. Аннары, күзәтү өчен уңайлы төшне сайлап, беләгенә кызыл бәйләгән егет янына барып басты.

Дружиначы бу егет ара-тирә: «Солыны таптамагыз!», «Юлның уң ягына чыкмагыз: килгән шәпкә атлар ул якка туры бәреп кереп китә, тояк астында калырсыз»... — кебек кырыс-кырыс кисәтүләр ясап торгаласа да, Гөлҗиһанга актан-карадан сүз әйтмәде.

Гөлҗиһан кымшанмады да. Ул, атлар килгәнче, каккан казыктай шунда торачак, көтеп алачак, кемнең кайчан килүен үз күзе белән күреп калачак иде. Егерме чакрым ераклыктагы авылдан шәһәр каенлыгындагы Сабан туена килүенең бөтен максаты да шул аның.

Чабыш алдыннан юлга су сиптергеч машина чыкты. Ирләр моңа да бәя бирергә ашыкты:

— Дөрес итәләр, тузан күзгә керә бит ул!

— Асфальт җәйдерәселәре калган! Андыйны юдырсаң, тузанның бөртеге дә калмый.

— Ахмак икәнсең, ат тоягы җиргә басар өчен яратылган ул! Гөлҗиһанның басу юлына су сиптергәннәрен күргәне юк иде. Хәйран калды. Сабырлыгы сынып, дружиначы егеттән:

— Карале, энем, тузанлы юлны чылатып бетергәч, атлар таеп егылмасмы соң? — дип сорамыйча булдыра алмады. — Безнең заманда тузан шул килеш торадырые, зыяны тимидерие...

— Аның, әби җаным, чамасын беләләр, атка чуртым да булмый аңа!

Гөлҗиһан куырылып калды. «Әби» дип вакытыннан элек картайтуы — бер хәл. Атларга карата күңелендә тамчы да шәфкать йөртмәгәч, нигә монда эшем кешесе булып тора соң бу адәм? Эндәшмәве хәерлерәк буласы икән. Гөлҗиһан тирәнрәк сулап куйды да мөлдерәмә күзләрен дымлы юлга текәп тынды.

Әллә ни озак көтәргә туры килмәде — атлар, салмак атлап, юлга төштеләр, кузгалып китәргә тиешле урынга юнәлделәр. Кара яулыклы карт иң арттан бара. «Атын ардыртмас өчен шулай сабыр атлатадыр, — дип уйлады Гөлҗиһан. — Вакытсыз каударлануның нигә кирәге бар?!»

Чабышчылар белән танышып-күрешеп чыкканнан соң, Гөлҗиһанның күңелен шушы ак бәкәлле кечкенә чабышкы биләп алды. Аның хакындагы ямьсез бәхәсне дә ишетте ул, әмма теләкләрнең иң изгесен «ак бәкәл»гә багышлады. «Исән-имин әйләнеп кайта күр! Сөрлегеп китеп, аягыңны имгәтмә! Колының да бар, ди бит. Чирләсәң, аны кем үстерер? Хуҗаңны егып калдырма тагын! Ул да начар кешегә охшамаган...»

Карт кыяфәтендәге: «Әле минем дә төшеп калырга исәп юк!» — дип кыюлану галәмәте Гөлҗиһанны әсир иткән иде.

Старт алырга киткән атлар күренмәс булгач та, Гөлҗиһан ике ягына карт каеннар тезелгән киң юлдан күзен алмады. Иреннәре өзлексез калтыранды. Уң кулы һаман алъяпкыч астында торды. Вакыт-вакыт, әле син исәнме дигәндәй, сул кулы алъяпкычның өске ягын сыйпап куя.

Чабыш карарга килүчеләрнең Гөлҗиһанда да, аның теләкләрендә дә, кулларының ни капшавында да кайгысы юк. Өзлексез бәхәсләшәләр, шаян сүзләр яудыралар. Тирә-юнь гөж килә. Азга гына тынып тордылар да сүз тагын куерды. Берәү: «Киләләр!» — дип кычкырып салган иде.

— Белмәсәң, сөйләмиләр аны! Юк бит.

— Бәлки, әле алдан машина үтәр, нәчәлникләрне озата йөргәндәге кебек...

— Ни пычагыма ул машина, туйган ул машиналардан...

— Әле әнә милиционер әйтә: чабышны туктатып торачаклар, ди. Кемдер атына аракы эчергән. Шуның аркасында хәзер бөтенесен өр-яңадан тикшерәчәкләр икән.

— Кит моннан! Ат — синең белән мин түгел ул, нишләп аракы эчсен?!

— Эчмәс! Биреп кара!..

Ярый әле, бәхеткә, атлар киткән яктан тузан күтәрелде. Бөтен җаннарны бер сорау биләп алды: «Алдан кем килә?»

— Кара! Икесе бер булып атлый!

— Өчәве бергә килә бугай! — Дүртәү бер эзгә басалар!

Юлны иңләп дүрт ат килә иде. Тик ул алдан караганда гына тигез күренә икән. Аралар якынайган саен, хәл ачыклана барды. Гөлҗиһан әлеге дүрт чабышчы арасыннан үз теләгәнен, Ак бәкәлне танып алды. «Килә! Килә бәгырькәем! Сөрлекмәгән, егылмаган, соңармаган! Сау-сәламәт килеп бара!» Иясе белән аты бербөтенгә әйләнеп, уктай алга атылып килүче кечкенә кара атны соңра башкалар да абайлады.

— Кара, кара, бабаң нишләтә!

— Әйткән идем бит! Әйдә-ә-ә, бабай, бирешмә!

— Менә сиңа мә! Кәҗә бәтие генә диген син аны!

Иң алдан алсу күлмәкле малай очып үтте. Аның нечкә сыйраклы биек сынлы чаптары әлеге араны узудан һич йончымаган. Тизлеген киметеп, сабыр атлата башлагач та, арт санын уйнаклатып, көязләнергә тотынды. Теләсәң, өр-яңа баштан узышка керт, алдан килүен көт тә тор!

Финиш сызыгын кичкән һәр атны халык сырып ала. Гаҗәеп манзара иде бу: әйтерсең лә иң четерекле имтиханны чабышчылар түгел, тамаша кылучылар тоткан. Яраткан атларын күрү белән, аның янына киләләр дә сораштыра башлыйлар, атны сыйпыйлар, хуҗасын котлыйлар, аңа бүләкләр сузалар. Кайбер хатыннар, башларындагы яулыкны сыпырып алып, ат йөгәненә бәйләп куя. Нигә болай итүләрен үзләре дә белештерми: кайсы көлә, башкасы елый...

Гөлҗиһан, тирә-юньдәге башка бернәрсәгә дә игътибар итмәстән, туп-туры «ак бәкәл» ягына китте. Әй ашыкты, әй кабаланды. Барып җитәренә биш-алты адым гына калгач, шып туктады. Кечкенә батырны халык сырып алган иде. «Менә, ичмасам, булдырдың!», «Иллә мәгәр җилле икәнсең!», «Бияң — асыл зат синең!» — диешәләр. Имән баганасыдай ирләр арасына курчак кадәр генә Гөлҗиһан ничек барып керсен? Күңеле генә очар коштай талпына. Шул бия янына килеп җитә алса, бөтен дөньясы тигезләнер сыман. Аннары сабан туеннан кайтып китсә дә була.

Һич уйламаганда, Гөлҗиһанга «күк капусы» ачылды. Ак бәкәлне котларга, карт чабышчының кулын кысарга дип, төркем янына баягы «челтәр күлмәк» тә килгән икән. Авызы колагына җиткән, берөзлексез сөйләнә:

— Вәт, малай! Шул кәҗә бәтие икенче килер, дип кем уйлаган, ә?! — ди.

Аның шул сүзне ычкындыруы булды, төркем эченнән әүвәлдә үк Ак бәкәлне яклап сөйләгән ярсу ир калыкты. Килеп тә чыкты:

— Син нәрсә! — дип, «челтәр күлмәк»нең каршына барып та басты. — Көч сынашканчы — матурны, җиңгәннән соң батырны хуплап йөрисең ме?! Кит, күземнән югал!

«Челтәр күлмәк», эшне зурга җибәрмәскә өметләнеп, вәкарь белән:

— Кит әле, синең янга килмәдем! — дип әйтеп салды. — Былтыр кылган гөнаһым күк торма күз каршымда!

Бер-беренең якасына ябышырга җитешкән бу икәүне башкалар сырып алды. Һәр икесенең яклаучылары да, хурлаучылары да табылды. Гауга купты.

Шул хәлләрдә Гөлҗиһан Ак бәкәл белән чабышчы карт янында берүзе торып калды. Ул иң элек:

— Исән-имин килеп җиттегезме? — дип сорады.

— Килде-ек, килми, безгә ни булсын?! — Карт шатлыгын яшерергә тырыша иде.

— Алай димә! Алай дип әйтә күрмә! Дөньяда көтелмәгән хәлләр дә күп була... — Гөлҗиһан, сөйләгәне уңаена, атның дым бәреп чыккан муенын сыйпарга тотынды. — Тирләгәнсең! Әнә ничек тирләгәнсең...

Аннары ул алъяпкычы астындагы кулын чыгарды. Бик пөхтәләп кат-кат бөкләгән борынгы кызыл башлы сөлге тотып торган икән ул. Сөлгене, ике куллап, картка сузды:

— Кабул итеп ал, зинһар! — диде. — Заманында үз сабан туебызга әзерләп торган идем — насыйп булмады...

Карт аны-моны абайламадымы, башка нәрсә турында уйланып, кул сузарга кирәген белмәдеме — бүләкне кабул итеп өлгермәде. Гөлҗиһан, сөлгене бөтен буена сузып җибәрде дә «ак бәкәл»нең муенына бәйләп куйды.

Ул да түгел, атны кабат ирләр урап алды. Гөлҗиһан читкә тайпылды. Күңеле гаҗәеп бер ләззәт кичерә иде. Елыйсы килүе дә — рәхәтлектән. Ул үзалдына: «Менә бит, барыбер бирдем! Барыбер сабан туе батырына туры килде!» — дип сөйләнде. Шушы гамәле белән ул моннан утыз биш еллар элек булган фаҗигане томалап куйгандай итте.

Гөлҗиһанның килен булып төшкән елы иде. Язгы эшләр бетте. Җәй җитте. Алдагы бәйрәм шатлыгы турында хәбәр таратып, авыл урамына яшьләр чыкты — сабан туена бүләк җыю башланды. Гөлҗиһан, батыр егеткә атап, сабый чагында, әбисе белән бергә басып, кул станында чүпләп суккан кызыл башлы озын сөлгене биреп җибәрде. Ире Миңлехәйдәр аңа алдан ук вәгъдә итте:

— Әгәр дә мәгәр, — диде ул, Гөлҗиһанны киң күкрәгенә кысып,— Җирән кашкам белән беренче килеп, бүләккә синең сөлгене алмасам, исемем Миңлехәйдәр булмасын!

Килгән булыр иде Миңлехәйдәр, мөгаен, беренче килгән булыр иде.

Сөлгене дә, һичшиксез, ул алган булыр иде. Тик, кызганычка каршы, Балыклы Күл авылында ул елны сабан туе уздырылмады. Бүләкләрне яшь киленнәргә кире өләшеп чыктылар. Миңлехәйдәр дә, аның кебек үк мәйдан батыры булырдай бик күп башка ирләр дә сугышка китеп барды. Киттеләр, кайтмадылар...

Каенлыктагы тантана әле кызып кына килә иде. Ат чабышы турында хәбәрләрне көрәш мәйданындагы яңалыклар алмаштырды. Тирә-юньне җыр тутырды. Табын яннарында, яше-карты бер булып, җир җимертеп бии башладылар.

Гөлҗиһанны болары әллә ни кызыксындырмый иде инде. Ул әле һаман халык арасында әрле-бирле йөренгәләүче Ак бәкәл ягына күз ташлады да кайтып китәргә ниятләде. Ат атлаган уңайга сөлгенең кызыл чүпләмле башы җилфердәп-җилфердәп китә. Яу кырында ятып калганнарның якты хатирәсенә үрләтелгән мәңгелек ялкыннар, диярсең...

Кояш Тимбикова

1969

"КУ" 3 (март) 2014

Фото: архив

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: