Дастаннар ватаны син, Себер!

Күпкырлы милли фольклор – татар халкын белемле, тәрбияле, рухи чыдам итүдә үзе бер университет ул. Татарны татар итеп танытуда, аның милли үзаңын үстерүдә, омтылышлар тәэминатында тел-авыз иҗатының өлеше юк түгел. Хәлбуки, татар яшәгән җирлектә барлыкка килеп, әле бүген дә югалып бетмәгән фольклор әсәрләре җитәрлек. Сибелеп яткан күп кенә фольклор хәзинәләрен туплап, замандашларга һәм киләчәк буынга җиткерүнең максаты – татарлыгыбызны саклау. Халык иҗатын җыйнау, өйрәнү, халыкныкын халыкка кире кайтару миллилегебезне саклауның бер чарасы буларак кыйммәт. Татарстан, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә фольклор экспедицияләрендә йөргәндә, шуңа игътибар ителә: төрле җирләрдә сибелеп яшәүче татарларның кайсы әле дә үзе әкият, кыйсса яки риваять сөйли белә, кайсынадыр, буыннан-буынга тапшырырлык дәрәҗәдә үк булмаса да, милли фольклор әсәрләре әлегә таныш, ә кемдер инде, ни кызганыч, халык иҗатын бөтенләй белми, белүне кирәк тә санамый. Ә халыкта фольклор саегу – бик аяныч хәл, чөнки сүз сәнгате бетү белән телне югалту арасы бик кыска, шуңа да этник традицияләребезне, фольклор үрнәкләрен барлап, яңартып, алар хакында еш искә төшереп тору кирәк. Фольклорга булган игътибар – туган телебезне саклау чарасы да ул. Себер җирлегендә яшәүче татарлар тарихи яктан төрле этник компонентлар кушылмасыннан гыйбарәт. Себердә борын-борыннан көн күрүче җирле халык, XIV гасырлардан бирегә күпләп агылган бохаралылар (ягъни Урта Азия төркиләре), төрле чорларда Идел буеннан күченеп килгән татарлар һ.б. бүгенге көндә халкыбызның гаять үзенчәлекле бер катламын тәшкил итеп яши. Шуңа күрә Себер татарларының рухи культурасы, аерым алганда, фольклоры гаять кызыклы, бай, төрле яклап өйрәнүне сорый. Себер татарлары иҗаты гасырлар буе галимнәр игътибарын җәлеп итеп килгән. ХХ гасыр урталарында күренекле галим, академик В.Радлов Себердәге татарлардан җыелган фольклор материалларына үзенең атаклы томнарының берсен багышлаган. Галим бастырып чыгарган әлеге томда урын алган халык иҗаты үрнәкләренең егермегә якыны – эпик әсәрләр. 1984 елда дөнья күргән «Татар халык иҗаты» академик басмасының «Дастаннар» томына (төзүчесе, кереш мәкалә һәм искәрмәләрне язучы – Ф.В.Әхмәтова) кертелгән эпос текстларының күбесе – шушы төбәктә тупланган җәүһәрләр. Ышанып әйтә алабыз: татар дастаннары ватаны – ул Себер, халык иҗатының таҗы булган эпос жанрына карый торган әсәрләрне күпләп биргән данлыклы төбәк. Атаклы төрки «Алпамыш»ның татар версиясен тәшкил иткән «Алыпмәмшән», гасырлар буе татар күңелен тетрәндереп, телдән-телгә күчкән «Таһир белән Зөһрә», «Бүз егет» яисә «Күр углы» кебек гаҗәеп әсәрләрнең сөйләмә вариантлары, «Йиртөшлек», «Ак Күбәк», «Кузы Көрпәч белән Баянсылу» дастаннары һәм, әлбәттә, «Идегәй» үзе, иң беренче чиратта, нәкъ менә Себердә яшәүче татарлар арасында киң таралган булган. В.Радлов яшәгән чорлардан алып бүгенге көнгәчә Себер татарларында да фольклор үзгәрешсез тормаган, әлбәттә. Төрле чорда Х.Ярми, Х.Гатина, Ф.Әхмәтова, Ф.Йосыпов, Д.Рамазанова, И.Закирова кебек галимнәр Себер татарлары фольклорына игътибар бирә килделәр. Себер татарлары иҗаты белән кызыксыну, лиро-эпик һәм лирик фольклор әсәрләрен барлап, бастырып чыгару бүген дә дәвам итә. Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештырган фәнни экспедицияләрдә, гадәттә, халыкның барлык төр байлыгы – буыннан-буынга тапшырыла килгән эпик һәм шигъри сүзе, бәйрәмнәре, йолагадәтләре, халык медицинасы, педагогикасы, милли сәнгатебез үрнәкләре, музыкасы, бәйләү-чигү осталыгы, йорт-каралты бизәкләре, кием-салымы, тел үзенчәлекләре, эпиграфик һәм археографик мирасы – һәрберсе барлана-туплана, җентекләп өйрәнелә. Мондый чараның төп нәтиҗәсе – халыкта булган матди яисә рухи хәзинәләрне күреп алып, аларны бөртекләп җыйнау, реконструкцияләү һәм халыкның үзенә кире кайтару. Төмән өлкәсе Вагай районында үткәрелгән фольклор экспедициясенең максаты итеп эпик фольклор, дастаннарның бүгенге хәлен-торышын барлау мәсьәләсе куелган иде. Эпос-дастаннары, аларны көйләп-сөйләп бирүче дастанчы-чичәннәре белән дан алган Себердә эпик әсәрләр сакланганмы? Сакланышы ни хәлдә? Шушы сораулар нисбәтеннән, Казанлы авылына килеп төшкәч тә башкарган иң тәүге эшебез авыл астанасы белән танышу булды. Астана – изгеләр зираты. (Астанә – фарсы сүзе, «бусага», «сарай ишеге төбе», «төп» дигән мәгънәләрне белдерә. – Гарәпчәтатарча-русча алынмалар сүзлеге. – Казан, 1965. – Б.19). Биредә шундый исем белән атап йөртелә торган урыннар бар, дип сөйлиләр. Берничә гасыр элек Себергә бохаралылар, ягъни Урта Азия төркиләре күпләп агылган. Аларның бирегә килүенең төп сәбәбе сәүдә-икътисад мәсьәләләре булса, ислам динен таратуда да рольләре зур. Бохаралылар, бу җирләргә килеп төшкәч, төпләнер урын эзләгән. Җирне казыйлар да чыккан туфракны казылган чокырга кабат күмеп карыйлар икән. Уңдырышлы җирнең туфрагы күпереп, өелеп калырга тиеш ди. Моңа кадәр шундый урын табылмаган, ә Казанлыда исә туфрак казылган чокырына сыймаган, мул булып артып калган. «Уңдырышлы җирләр бу», дип, изгеләр шушында төпләнеп яши башлаган (информант – Сәгыйдуллина Мөнирә Хәлим кызы, Казанлы авылы, 1970 елгы). Һәрбер астананың үзенең җаваплы кешесе була. Аны «астана хуҗасы» яисә «астана», дип йөртәләр. Бу кеше изгеләр зиратын карап-тәрбияләп тора яисә шул эшне оештыра. Астана хуҗасы булу – гади генә йөкләмә түгел, ә Аллаһыдан бирелгән әмер, борын-борыннан билгеле бер нәселгә тапшырылган бурыч дип ышана җирле халык. Бу нәсел кешесе астана йоласын үтәп яшәргә, бозыклыктан, явызлыктан, һәртөрле начар уй-гамәлләрдән азат булырга тиеш. Әгәр шушы кагыйдәдән чыкса, аның үзенә генә түгел, нәсел-нәсәбенә бәла килә. Андый очраклар да булган. Халык хәтерли, энәсеннән-җебенә кадәр сөйләп тә күрсәтә. Бүген Казанлы астанасы, ягъни астананың төзеклеге өчен җаваплы кеше – Әшрәфҗамал исемле карчык. Моннан тыш, Төмән өлкәсендәге һәр астананың үз тотемы бар. Әйтик, бу якларда иң олы астана булган Кече Уват (халык телендә – Малай Уват) каберлегенең символы – Үгез. Казанлыда ул – Каз. Халык үзе моны Бохарадан килгән билге дип аңлата. Бу күпмедер дәрәҗәдә мәҗүсилекне, борынгылыкны чагылдырган күренеш буларак кызыклы. Төшендә астана тотемын күргән кеше тиз арада астана хуҗасына сәдака китерергә тиеш икән. Сәдака итеп тәңкәле акча алына, ул кызыл чүпрәккә төрелә. Шуннан соң гына төш күргән адәм сәдакасын илтеп тапшыра. Тәртибе шулай. Халыкта моны «шык сәдакасы бирү» яки «шыкка төю», дип йөртәләр. «Шык» сүзенең «изгеләр каберен караучы» дигән мәгънәсе бар. (Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге. – Т.2. – Казан, 2015. – Б.497.) Нәзере булса яисә бәла-каза килсә дә, кеше шыкка төяргә, ягъни астананы караучыга хәер-сәдака төенләргә мөмкин. Шык сәдакасын Төмән өлкәсендәге һәр астанага берәрне таратып чыгу гадәте дә бар. Астанага шык сәдакасы бирергә уеңа килгән булса, аны, һичшиксез, астана хуҗасына илтеп тапшыру мөһим. Тарихтан билгеле ки, XIV гасырдан Көнбатыш Себердә Урта Азиядән килгән мөселманнар – шәехләр мәҗүсиләргә каршы корал тотып көрәшкәннәр. Халык үзе дә: «Бу җирләрдә бик каты сугышлар булган», – дип сөйли. Шәехләрнең кораллы гаскәрләре, исламны инде кабул итәргә өлгергән җирле халык белән берлектә, Себер олысында бохара ханнарының, татар феодалларының һәм, әлбәттә, ислам диненең йогынтысын ныгыту өчен, көрәш алып барганнар. Шушы вакыйгалар нәтиҗәсе буларак, Себердә яшәүче җирле татарлар арасында ислам таралган. Астаналарга багышланган риваятьләрне һәр йортта беләләр монда. Күрәсең, изге гореф-гадәтләрне шулай күркәм рәвештә буыннан-буынга тапшыра киләләр. Менә,  мәсәлән, Мөгамәтуллина Мөнәвәрә Җамалетдин кызы (1933 елгы, Сөләйман авылы) Паеш астанасы турында мондый риваять сөйләде: «Бохарадан килгән муллалар җирле халыкны дингә өйрәткән. Аларны саклаган солдатлар булган. Әллә ничә йөзләп шундый кеше үтерелеп, күмелгән җирне бездә «астана», диләр. Паеш астанасы – Иртыш аша яхшылар яткан җир. Инде алар, кешенең төшенә кереп, үзләрен белдерткән. Бер хатын Паеш астанасын карап торган. Иртән, ире торганчы, яланаяк Иртышны атлап чыгып, яхшыларны зиярәт итеп кайта икән. Ире белгәнче, шулай караган астананы. Бервакыт ире күзәтә бара моны. Иртыш аша чыгып та хатынының батмавына исе китә моның. Ире күргәч, хатын балтырыннан суга бата. Шул хәлдән соң, ирем көнләшә, дип, астананы нәселендәге башка кешегә тапшыра». Тәрбияви әһәмияте ягыннан гаҗәеп тәэсирле булып тоелган «Кәтербәт сазлыгы риваяте» дә шул ук бохара «яхшылары»на барып тоташа. Аның «Нугайдагы алтын риваяте» дигән исеме дә бар. Төмән өлкәсенең төрле авылында бу вакыйганы төрлечә сөйлиләр, әмма сюжет, мәгълүмат – бер үк, асылы – үзгәрешсез. Бу риваятьнең Казанлы авылында Хәлим Харис улы Сәгыйдуллиннан (1949 елгы) һәм Тугыз авылында Гөлҗамал Садыйк кызы Шамратовадан (1937 елгы) ишеткән вариантларының җыелма тексты түбәндәгедән гыйбарәт: «Малай (Малый, ягъни Кече. – Л.М.) Уват белән Большой Уват арасында кырык биш чакрым озынлыктагы, унбиш чакрым киңлектәге күл бар. Аны Олы күл, диләр. Тирәвене (тирә-юне. – Л.М.) Нугай кыры дип атала. Күл кырында авыл булган. Элекке заманда. Ул вакыт без дә булмаган. Бу күлдә балык тотканнар. Кәтербәт сазлыгы шул күл янында. Анда яхшылар алып килгән алтын күмелгән. Бервакыт Нугай авылына яшь килен төшкән. Ул килентәшкә күлдән алтын чыгып утырган. Юан (зур. – Л.М.) чүген (чуен. – Л.М.) булган, имеш. Өч көн рәткә киләте бу килентәш күл буена, өч көн рәткә алтын чыгаты. Анда энҗе-мәрҗәннәр, ат сбруйлары, унике штук алтын ияр булган. Килен моны беркемгә дә әйтмәгән, байлык үземә генә булаты, дигән. Ул килентәш алтынны шулай өч көн уйната икән, карап торып. Инде дүртенче көн баруына чүген казан да юк, алтыннар да юк. Аннан килен авылга кайтып сөйләгән: «Мин сезгә әйтмәгән идем, ул шундый-шундый урында шулай-шулай батып китте», – дигән. Шуннан бер карт, мулланы ияртеп, күл буена төшкәннәр. Мулла китап тотып барган, аннан китап ачкан да әйткән: «Авылдан бер начар кеше чыкты, ул килеп җиткәнче алсак, җитешәбез, өлгермәсәк, алтын төпкә китәр». Алтынны чыгара башлаганнар икән дә, чыгарып бетергәндә генә мулла әйткән: теге кеше болар янына килеп җитәр, дип. «Миңа өлеш калдырыгыз», – дип кычкырган. Шуннан алтын төпкә төшкән-киткән, тотып кала алмаганнар. Карт мулла полтар караган (фал ачкан, баккан. – Л.М.) һәм әйткән: «Котык токымнан (Коелар нәселе) ак чәчле күк күзле кыз бала туар, күз иясе (уртасы. – Л.М.) кызыл булыр. Унсигез яшенә җиткәч, алтын аңа чыгар, ул ала алыр байлыкны», – дигән. «Алтын аңа чыгып утырыр, курыкмаска кирәк. Алтын янына килеп, юан (зур. – Л.М.) пычак алып, корбан чалсын», – дип өйрәткән. «Корбан чалганда: «Байлыгым бөтен илгә, миргә булсын», – дип чәнечсен. Ул вакыт алтын батмай», – дигән. Котык токымда, мулла әйткәнчә, чыннан да, ак чырайлы, ак чәчле, күк күзле, күз уртасы кызыл бала туа. Әмма кызга унсигез тулганда, аны алтын яткан җиргә – Кәтербәткә алып чыгучы булмый, чөнки әтисе сугыштан кайтмый калган, ә эшнең рәтен белүче башка кеше юк. Шулай итеп, алтын төптә кала. Мулла тагын әйткән була: «Әгәр дә кыз ала алмаса, Котык токымның җиде буынынача китәр: унсигез елдан унсигез елга шул ук нәселдә шундый ук бала туар. Алтын табылганчы. Җиде буынга җиткәнче, алтын табылыр. Котык токымга әйтелгән алтын бу». Әмма шунысы да бар диләр: «Котык нәселе иманлы, шәфкатьле, изге нәсел булып дәвам итәргә тиеш. Әлеге нәсел кешесенең күңеле гел чиста, керсез булуы кирәк. Комсызларга, затсызларга Нугай алтыны чыкмайты, булмайты». Котык нәселе бүген дә яши, ди, халык аларның кемнәр икәнен яхшы белә, кызыл күзле, ак тәнле ир бала хәзер уналты яшьтә, диделәр. <...>
Мәкалә кыскартылып урнаштырылды. Тулаем "Казан утлары" журналының 7нче (2018) санында укыгыз.

Фото: pikabu.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: